Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Авырмас өчен 101 киңәш

Безнең авыл мәчете — Бәхтияр авылы

Написать письмо Печать PDF

Бәхтияр авылы мәчетенең имамы — Илгизәр хәзрәт Һидиятуллин. Ул 2006 елдан имам булып тора. Аллага шөкер, авылыбызда һәрвакыт азан тавышы яңгырый.
Мәчетебездән халык өзелми, җомга намазына йөриләр.

Безнең авыл мәчете — Яңа Сарайлы

Написать письмо Печать PDF

Мәчетебезнең имамы Рәфыйк Миңнерәхим улы Гыйльфанов — дүрт балага менә дигән әти, хатыны Гөлназ — авылыбыз халкының хөр­мәтле фельдшеры. Имамыбыз урта яшьләрдә, даими эш урыны бар.

БЕЗНЕҢ АВЫЛ МӘЧЕТЕ — ТАУЛАР АВЫЛЫ

Написать письмо Печать PDF

Минем туган авы­лым — Таулар. Авы­лыбыз иң гүзәл таби­гать кочагына урнаш­кан. Таулар авылы йортларының ма­турлыгына, төзекле­генә исең китәрлек. Авылның нәкъ урта­сында балкып тора безнең мәчет. Авыл­дашларымның көче белән җиткерелгән мәчет 2008 елның 3 ноябрендә ачылды. Авылыбызда шун­дый искиткеч зур, күркәм мәчет ачылуга бик шатбыз.

НАИЛӘ САБИРОВА: «БӨТЕН БАРЛЫГЫҢНЫ АЛЛАҺЫГА ТАПШЫРЫП ЯШӘҮ ҖАНГА ТЫНЫЧЛЫК БИРӘ»

Написать письмо Печать PDF

Адәм баласына дингә килү өчен ниндидер бер сәбәп кирәк. Чөнки без мөселман дәүләтендә яшәмибез, бишектә чакта ук, хәтта ана сөте белән Ислам дине тәрбиясе алмыйбыз. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы — табибә Наилә ханым Сабированың да андый сәбәбе бар.
— Сүзебезне нәкъ менә шул сәбәптән башлыйк әле, Наилә ханым.

ДИНАР ХӘЗРӘТ САДЫЙКОВ: «ЖАНЫБЫЗ, ТӘНЕБЕЗ ХӘЛӘЛ БУЛМЫЙ ИКӘН, ДОГАБЫЗ ДА КАБУЛ БУЛМЫЙ»

Написать письмо Печать PDF

Динебез күтәрелеш кичергән мәлдә, кешедә ихтыяҗлар да артты. Хәзер халык кибет киштәсендәге чит ил товар­ларына мөкиббән түгел, аңа үзебездә җитештерелгәне кирәк. Аның да «хәләле, бисмиллалысы кирәк» дип эзләнеп йөрүчеләр арта барган саен, күңел сөенә. Редакциябезгә килгән хатларда да бу юлларны укып шатланабыз. Күп кеше әле дә хәләл ризыгының ничек җитештерелгәнен, аны ничек, кайдан сатып аласын бел­ми. Сатучы «хәләл» дисә, уйламыйча да казылык сатып алучылар бихисап. Андыйларны күреп күңел әрни. Газета укучыларыбызга киңәш максатында, сорауларына җавап табу теләге белән, «Кунакханә»безгә милләтебезгә, динебезгә изге эшләре белән зур өлеш кертүче, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Динар хәзрәт Садыйковны чакырдык.

Страница 1 из 5