Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Сынау аша дингә килдем

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Элек мин татарча газеталар укымый идем. Ә язмыш шундый итеп китереп куйды...
Моннан өч ел элек бик нык чирләдем. Чәчләрем куе, озын булгач, «күз тигәндер» дип, әнием авылга, әбием янына кайтарып куйды. Имеш, авылдагы өшкерүче әби янына алып барып мине савыктыра. Әбием үзе бик ышанганга, мине көн саен шул карчык янына йөртте. Тик, күпме генә өшкерсә дә, авыруларым узма­ды, киресенчә, яңалары өстәлде. Беркөнне күрше әбиләренә кергәч, шушы газета күземә чалынды да, рәсемнәрен карап чыкмакчы булдым. Кызыксынып карый торгач, мавыгып, укый башлаганымны сизми дә калганмын. «Миндә тагын бар әле алар, мә, укы», — дип, күршебез биш-алтыны өйгә дә биреп чыгарды. Төне буе шуларны укып, уйланып чыктым. «Әллә миңа да догалар өйрәнеп, намазга басарга кирәк микән?» — дип, әбием белән киңәшләштем дә, тәвәккәлләдем. Догалар тиз өйрәнелде, намазга күрше әби өйрәтте. Догалар өйрәнгәч, укып, үземне үзем өшкерә башладым. Үзем өшкерәм, үзем елыйм. Елаган саен җиңеллек килгәнен тоям, тагын күз яшьләрем ага башлый. Болары — шатлыктан.
Ел ярым вакыттан савыктым. Догаларым, ялваруларым бушка китмәде! Хәзер мин үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Берни дә сәламәтлеккә тормый икән бит! Көн саен ничек биш вакыт намаз укырга кирәк, диеп аптырый идем, авыр түгел икән лә! Элек мин чәчемне таратып, изүе ачык күлмәкләр, кыска итәкләр киеп йөри идем. Хәзер башымда яулык, изү ябык, тезләр каплаулы. Кешенең, бигрәк тә ир-атларның яман күзләре төшми, күз дә тими, сихер-бозым диеп тә куркасы юк. Дөрес, мин хәзерге кызлар кебек уранып-төренеп үк йөри алмыйм, күңелем хупламый. Җирдән сөйрәлеп йөргән кара итәк киеп йөрүчеләрне бөтенләй аңламыйм. Безнең әбиләребез андый кием кимегәннәр бит. Шуңа да андый киемнәр кию артык диеп саныйм. Без — татарларга ак төс килешә, мин үзем ак, җиңел киемнәргә өстенлек бирәм.
Тагын шунысын да әйтми булмый: минем белән бергә әбием дә дин юлына кереп китте бит. Моңарчы: «Вакыт җитми, өйрәнеп булмый, тел өйләнми», — дип йөргән кеше, хәзер җиң сызганып мәчеткә укырга йөри. Ходай Тәгалә безгә сынаулар аша Ислам диненә килергә язган, башкаларга да гыйбрәт булсын иде бу. Хатымны сезгә изге эшегездә зур уңышлар теләп тәмамлыйм.
Зифая НӘБИЕВА,
Мамадыш.
«Авырмас өчен 101 киңәш», №12, декабрь 2011.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark