«Минем эшем — минем бөтен яшәешем. Бик яратып эшлим. Көнен дә, төнен дә уйлыйм мин аның хакында. Бернинди ялгансыз, хак бу сүзләр. Кемгәдер ярарга тырышу өчен генә әйтмим, минем яшәү рәвешем — эш. Бу гадәтем әнидән киләдер дип уйлыйм. Аның тормышы да гел эштән генә торган шикелле», — дип каршы алды мине балаларның Дәү әнисе — «Күчтәнәч» тапшыруының даими алып баручысы Әлфинур Хисами. Әңгәмәне дә «Яна Гасыр» радиосының монтаж бүлмәсендә алып барырга туры килде. Әлеге дә баягы, Дәү әнинең эше күп булу сәбәп.
— Әлфинур апа, балалар өчен тапшыруларда эшләгән кешеләрнең үзләрен да «бала кебек» диләр. Ә сез?
— Дөрестер ул сүзләр. Менә мин «шыр чыккан», шушыннан китә алмыйча гомер итәм. Электән үк балаларны бик ярата идем, алар белән бик рәхәт бит. Алар чиста күңелле. Олы кешенең эчендә ниләр барлыгын белмисең, ә бала нәрсә уйлый, шуны әйтә дә бирә. Элегрәк: «Дәү әни, нигә синең битең сипкелле?» — дип сорыйлар иде. Кызыксынучан бит ул бала-чага. Миңа аларның ихласлыгы бик ошый, ничек бар, мине шулай кабул итүләре рәхәт. Миңа шушындый эш, матур көннәр биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Дәү әниләрдән алган, туплаган барлык матур сыйфатларны балаларга кире кайтара, күрсәтә алдым.
Дәү әниләр белән үскән балалар барыбер бәхетлерәк. Алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнеп калырга була — йолаларны, гореф-гадәтләрне... Бездә, Апас районы Урта Балтай авылында Сәйяр атлы бер рәссам яши иде. Шул бик хөрмәтле кеше миңа: «Әлфинур, әле син бик яшь, бөтен гыйлемеңне, күргәннәреңне бер «чүлмәккә» туплап бар, олыгайгач кирәге чыга аларның. Шуннан соң яхшылап аралый башларсың», — дигән иде. Гомер иткәндә бу киңәш дөрестән дә ярдәм итте.
— Сезнең тапшыру олы бүләккә лаек булды. Моңа тир чыгарып, озак эшләмичә ирешеп булмаганын һәркем аңлый. Барлык нәни балаларның Дәү әнисе булганыгыз өчен үзегезнең балаларыгыз, оныкларыгыз көнләшмиме соң?
— Әгәр дә син берәр эшкә алынсаң, бөтен җаның-тәнеңне биреп хезмәт итәргә тиешсең. Эшкә барып, өең, гаиләң хакында уйлап утырсаң, булмый ул. Бөтен сәләтеңне, йөрәгеңне биреп, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Кайда эшләсәм дә, намус белән, тырышып хезмәт куйдым. Чөнки без комсомолга, партиягә бик ышанып үскән кешеләр. Дәү әнием миңа: «Кызым, комсомол да бул, партиягә дә кер, тик күңелеңдә иман булсын. Денем өчен түгел, көнем өчен диген дә, алдыңа карап йөр», — дигән иде. Ул миңа бик күп догалар да өйрәтте. Эшкә өйрәтеп, иманлы итеп үстергәннәре өчен дәү әнием, әниемә дә мин гомерем буена рәхмәтле.
Ә бу бүләк — ТЭФИ — бөтен коллектив хезмәтенә бәя. Аны мин генә алмадым, анда безнең бөтенебезнең дә көче кергән. Бүгенге көндә коллективыбыз хакында «күз тимәсен» дип мактау сүзләре әйтергә дә куркам. Берсеннән-берсе әйбәт, ничек шулай җыелган — һәрберсе энҗе бөртеге кебек. Үземне бик рәхәт хис итәм, ашкынып барам, анда эшләү минем өчен бәхет. Эшем күп булса да, арымыйм да, зарланмыйм да. «Җитте инде сиңа, бар, кит», — димәсәләр, шуңа риза. Алай дисәләр дә үпкәләп булмый, яшь бара бит. Өйдәгеләр өчен мин кунак кына. Иртәнге 4тә чыгып китәм, кич 10да кайтам. Ял көннәрендә дә өйдә утырганым юк, әниемнең сеңлесен тәрбияләп кайтам. Шулай булса да, көнләшмиләр, аңлап, ярдәм итәргә тырышалар. Оныкларым йөгереп килеп: «Дәү әни!» — дип муенга сарылса, бөтен арганнар бетеп китә. «Күчтәнәч»не бик яратып карыйлар.
Балалар тугач, мин нык, озак авырдым. Шуңа: «Балаларым өчен исән калсам иде, алар сау-сәламәт булсыннар», — дип Ходайдан бик сорадым. Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдем. Балаларымның балаларын күрергә дә насыйп булды.
— Меңәрләгән баланың Дәү әнисе булгач, намаз укырга вакытыгыз каламы?
— Уразамны тотам, юл буе догаларымны укыйм, тәһлил әйтәм, биш вакытын үти алмасам да, намазымны укыйм, әлхәмдүлилләһи.
Авыр чакларымда Ходай Тәгалә моңарчы миңа ярдәм итеп килде. Балаларымның гаиләле булуларына, яхшы торуларына сөенәм. Вакытлы гына түгел, гомерлек булса иде, дип телим, сорыйм әле дә. Инде бәхетләре булсын, Раббым. Үзем дә аларга эшли алган яхшылыкларымны эшләп яши алсам иде.
Мин булган җирдә ызгыш-талаш булмасын иде дип телим. Көнчелектән, хөсетлектән Аллаһ сакласын. Ходай Тәгалә мине Зәйтүн белән кавыштырды, мин аны бәхетемнең башы дип саныйм. «Кайда йөрисең? Нигә соңга калдың?» — дип тә әрләми, көнләшеп җанны ашамый, тавышын күтәреп эндәшкәне юк. Мин дә аңа карата шулай ук, барсын, күрсен, аралашсын. Нигә аңа каршы килергә?
Элегрәк мин гаиләм, тормышым хакында сөйләргә курка, күз тияр дип уйлый идем. Эчемдәге — тышымда бит. Бөтенесен ничек бар, шулай сөйлим дә, аннары: «И Ходаем, нәрсәләр язып чыгарырлар икән инде?» — дип йөрим.
— Сезнең бөтен йөзегездән якты бер нур сибелә. Сез һәрвакыт шулай елмаеп кына торасызмы, әллә бу бер образ гынамы?
— Мин еласам, каты елыйм, көлсәм — туктый алмыйм. Минем өчен урталык юк, шундый кеше инде мин.
— Адәм баласының күңел түрендә һәрвакыт ниндидер бер хыял яши. Сезнең дә ниндидер, бәлки тормышка ашар дигән хыялыгыз бармы?
— Әлхәмдүлилләһи, шөкер. Барлык хыялларым да тормышка ашты. Хәзер барлык уй-хыялларым балаларым өчен генә. Балаларым үземнән соң догачыларым булып калсыннар, иманлы булып яшәсеннәр иде, дәвамчыларым булсыннар иде дип телим.
Әкиятләр аша булса да, балалар күңеленә иман орлыклары сала алсам иде дигән теләгем зур. Казанның Азино ягында «Күчтәнәч» балалар бакчасы ачылды. Шунда ачылышка чакырганнар иде. Ишекне ачып керүемә, балалар: «Дәү әни!» — дип кычкырып җибәргәннәр иде, сөенечемнән күңелләрем тулды хәтта. Шул балаларның күңелләрен кайтарырлык гамәлләр кылмасам ярар иде дип телим.
— «Авырмас өчен 101 киңәш»не укучыларга киңәшләрегезне җиткерегез әле. Авырмас өчен нилер эшләргә, авырган очракта ничек дәваланырга?
— Юкка-барга кәефегез кырылмасын. Үзегезне хафага салып, кирәкмәгән уйлар уйлап йөрмәгез. «Уяндыңмы елмай, көнне башла шулай», — дигән җыр юллары бар. Дөрес ул. Булган көнең белән шатлана бел, үзеңнең шатлыгыңны башкалар белән уртаклаша да бел. Кәефсез кешене күрсәң, аның күңелен күтәрергә тырыш. Табигать белән дус булырга кирәк. Элегрәк җиргә ятып аунау бар иде. Алай эшләү дә файда китерәдер.
Мин бакчада казынырга, яшелчәләр утыртырга, аларны ашарга яратам. Ел саен борыч үстерәм. Аны чи килеш тә, фарш белән тутырып та, маринадлап та ашыйм. Бер табиб «иң файдалы яшелчә» дип шуны киңәш иткән иде. Кәбестәне бик яратам. Шуңа авырганым да юк. Хатын-кыз өчен борыч — менә дигән дәва.
Кеше ышанмаска да мөмкин, сарымсак белән кайнар чәй эчәм. Үләнле чәйләр эчәргә яратам. Әремне еш кулланам. Сөт салып, бер кашык бал салып эчәм. Юкә чәчәген яратам. Яз җитүгә, беренче үләннәрдән аш пешереп ашыйбыз.
— Телевидение-радиога танышларсыз үтеп кереп булмый диләр, сез ничек килеп кердегез? Кастинг аша узуда мөмкин эш түгел, диләр...
— Радиода эшләргә бик хыяллана идем. Башта телевидениедә эшләдем. Шуннан күчтем мин «Яңа Гасыр» радиосына. Язмыш, Ходай кушуы булгандыр инде.
— Киләчәкне ничек күз алдына китерәсез? Дәү әни булып, оныкларына тәмле ашлар пешереп, җылы оекбашлар бәйләп телевизор карап утырырмы Әлфинур Хисами? Әллә...
— Андый көн дә килер. Оныкларыма, балаларыма кирәкле була алсам иде, дус-тату булсак иде. Үземнең Дәү әнием кебек була алсам иде. Ничә яшьтә булса да кешенең уе-шөгыле булырга тиеш. Әле менә: «Универсиадага әзерләнергә кирәк», — дим, көләләр. Хәрәкәттә — бәрәкәт. Ходай Тәгалә төзәлмәс авырулар бирмәсен, бервакытта да эштән туймам.
— Яңа ел якынлаша, нинди теләкләрегез бар?
— Хәерле еллар килсен! Киләсе ел — минеке, Аждаһа елы. Эшләребез алга китсен, радиобыз дөньяга танылсын иде. Матур үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. «Күчтәнәч» тапшыруына да киң аудитория, матур-тәмле күчтәнәчләр телим. Уңышлы еллар булсын. Балалар ятим булмыйча, әтиле-әниле булып үссеннәр иде. Картлар йортындагы әби-бабайлар үз өйләренә, балалары янына кайтсыннар иде. Балалар өчен уңай үзгәрешләр тагын да артсын иде.
Бөтен яхшылыкның башы диндә. Тыйганнардан тыелып, үзеңне «кысага» кертеп яшәсәң, җирдә тәртип тә, бәхет тә булыр. Ходай сәламәтлектән аермасын берүк! Матур гаиләләр күбәйсен, Дәү әниләрнең дәрәҗәсе, хөрмәте артсын. Җан тынычлыгы белән, Аллаһка таянып, иман белән көн итсәк иде. Амин.
Әңгәмәнең башыннан ахырына кадәр башкаларны зурлап, хөрмәт итеп сөйләшкән Дәү әнидән үзе хакында мәгълүмат алу кыенрак булды. Әти-әнисен, Дәү әти һәм Дәү әнисен, хезмәттәшләрен, җитәкчеләрен, гаиләсен зурлап, хөрмәт итеп яшәгәнгә күрә, Аллаһы Тәгалә аның үзен дә хөрмәткә лаек зат итеп күтәргәндер. Гомерегезнең азагына кадәр кадерле Дәү әни булып яшәргә, тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән чәйләр эчеп, түр башында утырулар насыйп булсын сезгә, Әлфинур апа!
Лилия ГАЛИЕВА.
«Авырмас өчен 101 киңәш», №12, декабрь 2011.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















