Кайчандыр ике мәчет гөрләп эшләп торган безнең Урысбага авылында. Ләкин билгеле сәбәпләр аркасында, бер мәчет элеккеге колхоз һәм авыл Советы бинасын, ә икенчесе Норлат участок хастаханасен төзү өчен сүтелгән.
Шөкер, Аллаһының рәхмәте килде, 1998 елда авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар көче белән яңа мәчет тергезелде. Мәчет төзү эшен башлап йөргән Хәмбәл абый Сафиуллин һәм Тәүфикъ абый Фаязовларны авылдашлар хәзер дә зур хөрмәт белән искә алалар. Мәчетне төзегәндә һәм бүгенге көндә дә мәчетне тоту өчен матди ярдәм күрсәтүче авылдашыбыз Равил Гариповның әтисе хөрмәтенә мәчеткә «Касим мәчете» исеме бирелде.
Мәчет ачылганнан бирле имам вазифасын Мөдәрис абый Камалиев башкара. Ул төп чыгышы белән Арча ягыннан. Илдә чуалышлар башлангач, Үзбәкстаннан гаиләсе белән безгә күчеп кайткан иде. Безгә аны Аллаһы Тәгалә үзе жибәргәндер инде дип сөенәбез. Чөнки Мөдәрис абый ярдәмчесе Ярхәм абый белән армый-талмый авылдашларны дин юлына бастыру өчен борчылып, тырышып йөриләр. Мәчет манарасыннан көн дә намазга чакырып азан тавышы яңгырый. Кызганыч, мәчеткә намазга йөрүче ир-атларыбызның саны гына азрак. Дөрес, Гает намазларына халык мәчетне тутырып килә. Шәһәрдән кайтучылар бик күп була.
Моннан биш ел элек мәчеткә терәп мәдрәсә төзелде. Мәдрәсәдә укытырга Лилия ханым Казаннан, ә Габдулла хәзрәт белән Фәридә абыстай Азнакайдан килеп кыш буе безгә гыйлем бирделәр без аларны хәзер дә сагынып искә алабыз. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын аларга.
Әлхәмдүлилләһ, мәдрәсәбез хәзер дә буш тормый, атнага ике тапкыр укулар оештырыла. Өлкәннәр белән бергә укырга яшьләр тартыла башлады. Соңгы елларда шактый гына яшьләр намазга басты. Мәчеттә Рамазан, Корбан бәйрәмнәре, Мәүлид ашлары зурлап үткәрелә, аш табынына мохтаҗлар да чакырыла.
Дүрт җәй рәттән мәчет каршында мөселман балалар лагере эшли. Ел саен 20-25ләп бала башлангыч дини гыйлем ала, спорт белән шөгыльләнә. Ә соңыннан авылда зур бәйрәм-мөселман балалар Сабан туе уздырыла. Ул көнне авылга барлык тирә-як авыллардан киләләр. Бәйрәмдә азан әйтү, мөнәҗәтләр башкару буенча конкурслар, викториналар, спорт ярышлары, төрле уеннар уздырыла. Узган җәйдә үткәрелгән бу бәйрәмгә 500дән артык кеше килгән иде. Мөселман балалар лагерен оештыручы һәм Сабантуй бәйрәмен үткәрү иганәче Равил Гарипов һәм Лилия гаиләсе соңыннан барлык халыкны да пылау белән сыйладылар. Бәйрәмгә килгән һәр кешенең калебләре чистарып, күңелләре иман нуры белен сугарылып китте.
Аллаһының рәхмәте белән шушы изге эшләр туры юлга басарга этәргеч булса иде.
Ураза аенда тәравих намазына килгән балаларны күреп күңел сөенә. Димәк, безнең иманлы, өметле киләчәгебез бар!
Икенче ел рәттән клубта зур итеп Пәйгамбәребезнең туган көне-Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмне азан әйтеп балалар башлый. Мөнәҗәтләр, вәгазьләр, төрле гыйбрәтле хикәяләрдән, хәдисләрдән төзелгән чыгышларны тыңларга бөтен авыл халкы килә, читтән кунаклар кайта.
Мин үзем мәктәптә укытучы булып эшлим, шушы мәчеткә йөреп башлангыч дини гыйлем алдым. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән «Коръән» китабын укырга өйрәндем. Быел Хаҗга бару насыйп булды. Киләчәктә югары дини белем алырга ниятлим.
Язмамны бөек Тукаебызның шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә:
Гомремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгер янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән,—
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Минниса Фәсхетдинова.
Яшел Үзен, Түбән Урысбага.
«Авырмас өчен 101 киңәш», №2, февраль, 2012.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















