«Кызым дингә керде. Яулык бәйләргә җыена. Әле бит ул яшь, төренеп, кеше көлдереп йөрергә. Әнә яшьтәшләре ничек матур киенә, күңел ача...» Автобуста арткы урындыкта баручы әни кешенең икенчесенә зарланганын ишетеп, ирексездән көлемсерәп куйдым. Үземнең дә нәкъ шушы сүзләр аша намазга басуымны, яулык бәйләп, дини йолалар буенча яши башлавымны янә искә төшердем.
Шәһри Казан
Каршы килмәсеннәр иде...
Барыбыз да шунда барачак...
Халкыбыз телендә «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!» – дигән гыйбарә яши. Шуңа күрә дә туган-тумачаңның каберлекләрен белеп, барлап, карап тору өчен бездә мәетләрне бер-берсенә якын урыннарда җирләү гадәтләнгән: карты алданрак китеп барса – карчыгы, карчыгы беренче дөнья куя калса, карты фанилыкта бирелә торган соңгы колач җирне янәшәдән алып калырга тырыша. Гадәттә, күпчелегебезнең ата-аналары, әби-бабалары авыллардан булганга күрә, авыл җирлекләрендәге тереләр өчен төзелгән йортлар акрынлап кимүгә таба барса да, ахирәт йортларында «төзелеш» кайный, зират мәйданнары зурая, киңәя тора... Кеше гомер азагында үзенең яки ата-анасының кендек каны тамган җиргә кайтып сыенырга омтыла.
Битарафларның күңелен уятып булмасмы?
Әле күптән түгел генә Журналистлар берлегенең корылтае булып үткән иде. Аңардан соң озак та үтми Шигырь бәйрәмен, «Үзебез» хәрәкәтенең «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уздырып җибәрдек. Шуның икенче көнендә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган түгәрәк өстәлдә «Татар балалары өчен чыга торган периодик басмалар һәм китапларның бүгенгесе һәм киләчәге» хакында гәп куерттык. Ә алда Язучылар берлегенең олы җыены көтелә...
Аш-Буҗида хәмер юк!
Соңгы елларда хәмергә караш нык үзгәрде. Хәләл туйларда гына түгел, хәрамендә дә исереп эчүчеләр бармак белән генә санарлык. Аллага шөкер, эчү модасы юк. Ни дисәң дә, илебездә капитализм. Аның кискен кагыйдәләре белән эчеп йөрүе авыр. Аннары җөмһүриятебездә дин дә күтәрелеш кичерә.
Исәнлеккә-саулыкка...
Элек, без балачакта, авылда эчкече исемен йөрткән 1-2 кеше булыр иде. Хәзер гаиләсе белән кәеф-сафа корып утыру гадәти күренешкә әверелеп бара. Шатлыкны да, кайгыны да аракы белән «юабыз» бит. Кичәләрдә тел ачкычына әверелде хәмер. Бер танышымның хәерсез хәмер белән башланган гаилә тормышы ике-өч елдан хәерсез тәмамланды да. Нәтиҗәдә ятим бала, яралы җан кала. «Ни җитми бу яшьләргә? Туй күлмәге – 20 меңлек, ул табындагы сый-хөрмәтне үзегез күрдегез», – дип күз яшен сөртә егетнең әнисе Дания апа.
Башка Яңалыклар...
Страница 1 из 22
Шәһри Казан





















