Без гаиләдә ике бала. Абыем инде зур, мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә белем ала. Аның ял¬ларга кайтуын мин сагынып көтәм. Абыем белән төшке аштан соң бакча артына чыгып утыра торган гадәтебез бар. Бакча капкасын чыккач, хәтфә кебек бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр безне сихри дөньяга алып кереп китәләр.
Без үз-үзебезне онытып шаярабыз, этешәбез-төртешәбез. Абыем балачагына кайта, ә мин шундый якын, кадерле туганым булганга эчтән генә сөенәм. Хәер, ник эчтән генә? Мин бит бу шатлыгымны яшермим. Абыемны кысып ко¬чаклыйм да: «Их, абыем, ничек сагындым сине! Дуслар дуслар инде, синең белән шушы шаяру-уйнаулар, шушы яр буена уты¬рып серләшүләр әлләни тора», — дип, хисләремне белдерәм. Абыем карашын еракларга төби. Йөзенә җитдилек, шул ук ва¬кытта ниндидер сагыш билгесе дә чыга, һәм ул, гадәттәгечә, һәр фикерен төптән уйлап, сөйли башлый:
— Сеңлем, син кечкенә әле, күп нәрсәне аңламыйсың. Шулай да син хаклы, туганлык хисе дуслыктан күпкә көчле, күпкә кадерле. Дуслар кайда да табыла ул. Ә менә әти-әни, абый-сеңелне башка табып булмый. Менә син кайчакта: «Туйдым авылдан, туйдым әти-әнинең өйрәтүләреннән», — дисең. Ә беләсеңме, мин аларның әрләү-орышуларын да сагынып кай¬там. Әнинең тәмле-тәмле ашлары, әтинең көр тавышы белән безне шаяртып үртәүләре, әбекәй белән бабакайның акыллы киңәшләре, синең шушы сарылуларың (көлә дә, нәкъ үзем кочаклаганча, мине кысып ала — авт.)... Болар бернигә алыш¬тыргысыз. Читкә киткәч, барысы да яхшырак аңлашыла икән. Менә без тулай торакта һәр кичне дуслар белән үзебезнең балачак истәлекләрен уртаклашабыз. Мин әти белән әнинең парлашып җырлауларын да, гаиләдәге кечкенә уен-көлкеләрне дә, бер табын артында гөрләшеп утыруларны да зур горурлык белән дусларыма сөйлим. Шундый сөйләшеп утыруларның берсендә элек сүзгә катнашмый торган бер иптәшебез: «Ми¬нем дә шулай яшисем килә...» — дип куйды. Без тынып калдык, ул үз тормышын сөйли башлады. Гаилә җылысын, туганлык хи¬сен бер дә белмичә үскән икән ул. Якын туганнары юк. Шушы япь-яшь гомерендә әлегәчә изү, талау, тавыш-гаугадан баш¬каны белмәгән, ана назын, ата кулы җылысын тоймаган икән ул. Синдәй энекәш-сеңелкәш шаяруларын да күрмәгән. Җылы аш, матур кием, чиста-пөхтә өс-баш аның төшләренә генә кергән. Ярый әле, үзе шул баткаклыкка кереп чуммаган. Тырышкан-тырмашкан, безнең арада укый башлаган... — Абыем, ерактан яшькелтем-күгелҗем булып күренгән урманнан ни¬дер эзләгәндәй, офыкларга карап уйланып ала да сүзен дәвам итә:
— Без, Илмира, синең белән бәхетлеләр, чөнки тигез тату гаиләдә, тынычлыкта үстек. Тормыш баткаклыгы һәр адым¬да ул. Монда безне әле әти-әни саклый. Ә читтә... читтә үзең сакланасың. Менә син шәһәргә китәсем килә, шәһәр тор¬мышында яшисем килә, дисең. Ә беләсеңме, авылларда әлегә сирәк күренеш булган наркомания, СПИД анда һәр адымда ди¬ярлек. Яныңда дөрес юл күрсәтүче әти-әни дә, укытучылар да юк. Һәр гамәлеңә үзең җавап бирәсең. Әлеге авырулар, алардан ваграклары, эчкечелек киң таралган. Сине үз теләгеңнән башка да йотып алырга тора. Аң булмасаң, тирә-ягыңа күз-ко¬лак салмасаң, шул сазлыкка батканыңны сизми дә каласың.
Сөйли китсәң, күп инде алар. Мин әйткәннәр турында уй¬лый тор әлегә. Әти-әнинең җылы кочагын, авылыбызның шушы гүзәл табигатен ташлап китәргә ашыкма. Бу бит кемнәргәдер эләкмәгән бәхет. — Абыем, иңнәремнән җиңелчә кагып, өйгә юнәлә. Ә мин исә, утырган җиремә кадакланган¬дай, ишеткәннәрем турында шактый уйланам әле.
Чынлап та, әтием-әнием — янымда, әбекәй-бабакай да исән, безнең белән. Абыем да, читтә булса да, һәрчак кай¬тып тора. Зур, ямьле өйдә яшибез, бергәләп эшли торган зур бакчабыз бар. Нинди генә хәлдә дә ярдәм кулы сузарга әзер ут күршеләребез, авылдашларыбыз, үзем кебек шук-шаян дус¬ларым... Тагы... тагы бик күп санарга була. Ник тизрәк үсәргә, өлкәнәергә ашыгам соң әле мин? Гаилә җылысының кадерен тоеп, әти-әни назында, шушы ямьле өйдә яшәргә дә яшәргә әле миңа. Ә бит газета-журналлардан укып, телетапшырулардан күреп тә беләм: бүгенге көндә никадәр сабыйга минем бәхет эләкми. Назлы сүз ишетми, җылы аш күрми яшәүчеләрне кызганам мин.
Күңелемә авыр булып китә. Тизрәк өйгә юл алам. Та¬ту гаиләм белән кичке ашны ашап, авыр уйлардан арынасым, тизрәк йокларга ятасым һәм иртәгәсен тагын бер бәхетле көнемне каршылыйсым килә.
Беребезгә дә, абыемның сабакташы кебек: «Минем дә шу¬лай яшисем килә...» — дияргә язмасын иде.
Илмира Миркасыймова,
Мөслим районы Татар Бүләре мәктәбе укучысы.
«Ялкын» журналыннан, ноябрь 2010.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















