Нәрсә ул — Википедия?
Википедия (Wikipedia) — ирекле, күп телле универсаль Интернет-энциклопедия. Ул «Викимедиа Фонды» коммерцияле булмаган оешма тарафыннан идарә ителә. Ә исеме «вики» (сайтлар ясау технологиясе) һәм «энциклопедия» сүзеннән барлыкка килгән. Википедиянең 19 миллионнан артык мәкаләсе ирекле волонтерлар тарафыннан язылган (шуның 12000нән артыгы — татарча). Барлык мәкаләләрне дә диярлек төзәтергә мөмкин. Теләге булган һәркем анда яңа мәгълүмат өсти ала. Википедия катнашучыларын «википедиячеләр» дип атыйлар. Хәзерге вакытта Википедиягә ай саен 400 миллионнан артык Интернет кулланучы кереп чыга. Шул исәптән, сез дә!
Беренче Википедия — инглиз Википедиясе (һttp://en.wikipedia.org) 2001нче елның 15нче гыйнварында ачыла. Аңа Джимми Уэйлс һәм Ларри Сэнгер нигез салалар. Ә 2003нче елның 15нче сентябрендә Википедиянең татар бүлеге ачыла. (һttp://tt.wikipedia.org) Беренче вакытта Татар Википедиясенең активлыгы аз, эчке бәхәсләре дә күп булганга, эшнең нәтиҗәлелеге әллә ни юк иде. 2009нчы елның язында яңа яшьләр-волонтерлар килгәч, Википедиягә яңа сулыш өрелде. Мин дә шул чорда Татар Википедиясенә килдем һәм энциклопедия төзү хезмәтенә кушылдым.
Катнашу — ирекле
Википедия ничек эшли соң? Күпчелек укучылар һәм студентлар, үзләре дә сизмәстән, ирекле энциклопедия проектын кулланалар — рефератлар, докладлар, курс эшләре, диплом эше өчен мәгълүмат алалар. Бу Википедиягә ышанычлы мәгълүмат чарасы буларак карыйлар дигән сүз. Димәк, аны «тутыручылар» һәр мәкаләне зур җаваплылык белән эшләргә тиеш.
Википедиядә синең иркендә булган мәкаләләрне язу — катлаулы да, җиңел дә хезмәт. Бердән, мәгълүматның ышанычлылыгын белергә кирәк. Мондый очракта иң яхшысы — үзең белгән тематикада гына язу. Шунысы яхшы: язылган мәкаләне башка катнашучылар да тикшерә, өйрәнә, хаталар булса — төзәтә. Еш кына бик кыска «сүзлек мәкаләсе» языла. Бу махсус эшләнелә, чөнки сайтка аноним кергәннәр дә, башка катнашучылар да кыска мәкаләләрне тулыландыра ала.
Ышанычлы мәгълүмат кайдан табыла соң? Гадәттә, басма китаплар, академик журналлар, кәгазь энциклопедияләр һ.б. ышанычлы мәгълүмат чыганагы буларак карала. Материалны турыдан-туры күчереп язу тыела, чөнки бу авторлык хокукларын бозу булыр иде. Өстәвенә, башка чыганакларда мәгълүматның бизәлеше Википедия тәртипләренә туры килми. Игътибар итсәгез, Википедиядә мәкаләләр үзенчәлекле тәртиптә урнаштырылган: рәсемнәр генә түгел, төрле таблицалар, схемалар, искәрмәләр, аңлатма язулары... Мондый тәртип булсын өчен, википедиячеләр шактый «тир түгә».
Википедия эшчәнлегенең иң үзенчәлекле ягы — теләсә кайсы мәкаләдә киткән хаталарны, төгәлсезлекләрне төзәтә алу мөмкинлеге. Менә, мәсәлән, Линар Татар Википедиясенә «Ялкын» турында мәкалә язды. Ул мәкаләгә 10-15ләп төзәтү кертелде һәм күбесе — төрле катнашучылар тарафыннан. Ирекле катнашу — Википедиянең төп принцибы, төп кагыйдәсе.
Татвики ни турында яза?
Универсаль эчтәлек булдыру — Википедиянең максаты. Катнашучылар кайчандыр Википедиядә язылырга тиешле мәкаләләрнең исемлеген дә төзегәннәр иде. Рус Википедиясендә, белүебезчә, дөньяда булган күп төрле күренешләр, объектлар, тасвирлауга лаек нәрсәләр турында 800 меңгә якын энциклопедик мәкалә бар. Әлбәттә, татар, башкорт, каталон, үзбәк, һинди кебек Википедияләрдә милли темаларга багышланган мәкаләләр күбрәк була. Региональ үзенчәлекләргә карап, мәкаләләрнең күпкырлыгы да үзгәрә. Татар Википедиясендә, мәсәлән, АКШның Флорида штатындагы бик бәләкәй шәһәрчек турындагы мәкалә артык булыр иде. Ләкин татар авыллары турындагы мәгълүмат ТатВики өчен бик тә кирәкле. Гомумән, Татар Википедиясендә татар халкы, теле, аның тарихы, татар шәхесләре турында мәкаләләр күбрәк языла. Милли мәдәниятебезнең сакланышы өчен бу алым бик кулай санала.
«Правьте смело!»
Без төрле википроектларга берләшеп, күмәк эшлибез. Бу бик тә уңайлы һәм нәтиҗәле. Мин, мәсәлән, тарих, география, әдәбият кебек темалар буенча эшлим, моның нәтиҗәсе дә бар. Википедиядәге эшчәнлегем миңа укуымда бик нык ярдәм итә. Мәкаләләрне тикшергәндә (мин «идарәче» дә булып торам), аларны игътибар белән укыйсың, мәгълүмат истә кала, димәк, аны кирәк чакта кулланып та була. Әдәби тел шомара, бәхәсләрдә үз-үзеңне тотарга өйрәнәсең... Буш вакытларда мин еш кына Википедиядә «кайнашам», шул рәвешле белем җыю һәм тарату дигән изге хезмәт белән шөгыльләнәм.
Дуслар! Татар Википедиясе сезнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Һич курыкмыйча, белгән темагызга мәкаләләр языгыз, төзәтегез, тулыландырыгыз! «Правьте смело!»
Айдар Шәйхин.
«Ялкын», ноябрь 2011.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















