Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Җомга 13ендә тудым!

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Сез ничектер, ә мин җомга 13енә туры килгән авыл иртәсен менә шулай күз алдыма китерәм... Шәһәр иртәсеме? Һи-и, анда бар да гадәттәгечә — таш каланың «йөрәге» һәрвакыт бер генә ритмда тибә бит инде.
Җомга 13е турында имеш-мимешләр буа буарлык. Баксаң, гомер бакый бәхетсез булып саналган 13 саны, киресенчә, бәхетне өеп бирә икән.
Җомга 13енә аерым игътибар барлыкка килүен Тамплиер ордены рыцарьларының кулга алынуы белән бәйлиләр. Чыннан да, король Фи­липп IV Күркәм әмере белән 1307нче елның 13нче октябрендә, җомга көнне рыцарьлар кулга алына. Әлеге фикер Рим Папасы башына килгән: имеш, аның төшенә Гайсә кергән дә барлык тамплиерларны кырып бетерергә куш­кан...
Тарих-тарих белән, ә бүгенге көндә җомга 13е нинди мәгънәгә ия? Ул көн килеп җитсә, бәла-каза булмасын дип тәүлек буе кул кушырып тик кенә уты­рыргамы инде? Сүз уңаеннан, 2012нче елда җомга 13е өч тапкыр булачак: гыйнварда, апрельдә һәм июльдә. Әлеге көннең балы белән маен, то­зы белән борычын кем яхшырак белә дисезме? Әлбәттә, җомга 13ендә туган кешеләр! «Тәнәфес» аларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
1. Үзеңнең туган көнеңә ничек карыйсың?
2. Син үзеңне үзенчәлекле кеше дип саныйсыңмы?
3. 13 — бәхетсез сан дигән фикер бар. Синең тормышыңда күңелле вакыйга­лар күбрәкме, әллә күңелсезләреме?
4) Җомга 13ендә туганнарның интуи­циясе көчле дигән сүз дә йөри...
Reina presenta
1. Минем теория болайрак: «бәхетсез көннәр», ягъни җомга 13е, елына берничә тапкыр гына бу­ла, ә калганы — «бәхетле көннәр». Минемчә, бәхетсез кешеләр бик-бик күп. Әлеге логика буенча эш итсәң, җомга 13ендә туучылар — бәхетле кешеләр!
2. Мин бит әле тагын бер үзенчәлеккә ия — яңагымда Җидегән йолдыз булып тезелгән миңнәрем бар. Күктәге йолдызлык белән яңагымдагы йолдыз­лыкны чагыштырганда, йолдызларның (миңнәрнең) аралары миллиметрга кадәр тәңгәл килә.
3. «Бәхет елмайды» дигән сүзне яратмыйм. Ләкин минем дистәгә якын хәвефле ситуациядә физик һәм мораль яктан исән кал­ганым бар. Бәлки, мин башкалардан көчлерәктер?..
4. Без дус кызым белән икебез дә җомга 13ендә туганбыз. Икебез дә физика һәм математикадан генийлар. Мин — дүрт, ә ул өч телне белә... Бәлки, без бераз сәеррәктер. Ләкин икебез дә модель кыяфәтенә ия булсак та, маньяклардан курыкмыйбыз. Алар бездән үзләре курка.
РӨСТӘМ ХӨСНЕТДИНОВ
1. Туган көнне сайламыйлар. Бөтен нәрсәгә Аллаһ хуҗа.
2. Һәр кеше бүтәннәрдән ничек тә бул­са аерыла. Мин башкалардан яхшы якларым белән аерылып торырга ты­рышам.
3. Акылы сай булганнар уйлап тап­кан уйдырма ул. Мин, мәсәлән, җомганы бик бәхетле көнгә саныйм. Чөнки, ислам күзлегеннән кара­ганда, ул — атнаның иң яхшы көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд болай дигән: «Җомга — көннәрнең башлыгы. Ул Ураза һәм Корбан бәйрәмнәреннән дә өстенрәк».
4. Интуиция башлыча тормыш тәҗрибәсенә нигезләнә, шуңа күрә аны камилләштерүнең бердәнбер юлы — белемнең теге яки бу өлкәсендә тәҗрибә туплау.
ӘЛФИЯ САДЫЙКОВА
1. Бик позитив карыйм. Ә кешеләрнең уйдырмаларына исем китми. Иң мөһиме — бәхеткә ышансаң, ул синең белән һәрвакыт янәшә атлаячак. Кайсы көнне тууыңа да карамастан.
2. Һәр кеше үзен кабатланмас дип саный.
3. Дусларым арасында тагын да матуррак көндә туганнары бар. Ләкин нәкъ менә җомга 13е датасында ниндидер әкәмәт серлелек тоям.
4. Җомга 13ендә туган бүтән кешеләр турында әйтә алмыйм, әмма миндә интуиция көчле. Күп тапкыр күзәткәнем бар: күңелдә ниндидер бер көч дөрес юлны сайларга ярдәм итә.
ЛЕНАР ВӘЛИУЛЛИН
1. Җомга 13ендә дөньяга килүем үземә бик тә ошый!
2. Нәкъ менә шуның аркасында, мин башкалар кебек түгел дигән хис бар күңелемдә.
3. 13 саны миңа берничек тә тискәре тәэсир итми, хәтта киресенчә, кайва­кыт уңыш та китерә!
4. Интуиция ягыннан башкалардан ае­рылып тормыйм.
Стереотиплар белән дөнья тул­ган. Җомга 13е — елның иң куркыныч көне дигән уйдырманы сезнең күз ал­дыгызда фаш иттек менә!
«Ялкын» журналы, 1, 2012.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark