Минем бабамның бертуган абыйсы Абдуллин Әсфәт Сөләйман улы нәселебезнең горурлыгы булып санала. Әсфәт абый 1933нче елда гаиләдә беренче булып дөньяга килә. Әтиләре сугышка китеп, анда һәлак булганнан соң да, тормыш авырлыгын тол калган әнисе белән бергәләп күтәрергә туры килә аңа. Әнисенә булышу, үзеннән кече ике энесен тәрбияләшү өстенә ул бик яхшы укый да әле.
Әсфәт абый 1951нче елда Бөгелмә фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлый һәм туган авылы Урманайда фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе булып эшли башлый. Аннары, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга кереп, 1959нчы елда аны тәмамлый һәм Ютазы районы Урыссу үзәк больницасына баш табиб итеп эшкә билгеләнә. 1962нче елда Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасына аспирантурага керә. Шуннан соң ул бөтен гомерен медицина буенча фәнни эшкә, аерым алганда, яман шешләрнең килеп чыгышына һәм кешеләрне алардан дәвалауга багышлый. Абдуллин Әсфәт Сөләйман улы 1989нчы елда Казанда вафат була. Әмма шәкертләре дә, хезмәттәшләре дә аны онытмый. Улы Марат исә, әтисенең эшен дәвам итеп, табиб булып эшли. Авылдашлары да Әсфәт абыйны һәрвакыт сагынып искә ала. Ә минем үземә килгәндә, исемем шушы абыебыз хөрмәтенә кушылган. Шуңа күрә дә мин аның каршында үземне бурычлы саныйм. Мәктәптә яхшы укырга, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга тырышам. Киләчәктә кайсы һөнәр иясе булсам да, кылган гамәлләрем белән абыема лаек булырга тырышачакмын.
Әсфәт Абдуллин. Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбе.
«Ялкын», февраль, 2012.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















