Илсур Нәфыйков язмасы редакциягә очраклы гына килеп керде: бер көнне очрашканда папкаларыбыз алышынган. Тәкъдирдер инде: папкада хикәя табылды… Кызыксынучан «Идел»челәр аны укып та чыкты. Һәм әсәрне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә булды.
Идел
Әхлак кытлыгы. Май эретү
Узган елның соңгы аенда, бәйрәм ыгы-зыгысы башланган мәлдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үткән бер конференциядә булырга, анда сөйләнгән акыллы сүзләрне тыңларга туры килде. «Ислам террорчылыкка каршы» дип атала иде ул. Бераз уйланып йөргәч, ни-нәрсә күргән-ишеткәннәремне һәм үземнең тәэсирләремне ничек булса — шулай, сыйпамыйча-тарамыйча гына сиңа да җиткерергә булдым, Укучы. Димәк, кемнәрнеңдер хәтерен калдырмыйм, дип, фикерләремне шәхси цензура кайчым белән кискәлисе-тураклыйсы да, кәнфит кәгазенә төреп торасы да түгел.
Борнай мәчете: гасырлар аша ямь өстәү
Борнай мәчете — Әхтәмов урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан чагыштырмача кечкенә генә бина. Ләкин, шуңа да карамастан, әлеге мәчетнең диварлары олы бер тарихны саклый — ул Казанның иң борынгы биналарының берсе Инде якынлашып килүче Яңа елда аның салынуына 140 ел була, ә бу якынча бер гасыр ярымлык гомер, 4-5 буынлык хәтер дигән сүз... Ике ватан сугышы, революция, совет заманы кыенлыкларын кичергән бу тарихи һәйкәл бүген дә Казаныбыз халкын һәм кунакларны үзенең мәһабәтлеге, гүзәллеге белән сокландыра. Мөгаен ул — архитектура ягыннан тыйнак, әмма язмышы иң бәхетле мәчетләрнең берседер. Әмма барын да эзлекле рәвештә карап узыйк
Борнай мәчете өченче Җәмигь мәчете булып санала. Аның мәйданы, әйткәнебезчә, чагыштырмача кечкенә — никах мәҗлесе яки башка дини йола бәйрәмнәре оештырган очракта, биредә күп булмаган кешелек урыны гына бар... Шуңа да карамастан, эче гаять якты; төсләр палитрасы, үзенчәлекле бизәкләр — барысы да үзара эчке пространствоны матурлатып тора.
Гомуми Ислам конгрессына Русиядә яшәүче мөселманнарның хәле турында мөһим хәбәр
Бүген татар милләте тарих тәгәрмәченең яңа бер әйләнеше алдында тора. Нәкъ моннан күп еллар элекке кебек үк, без бүген дә телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм, ахыр чиктә үзебезне милләт буларак саклап калу өчен көрәшергә тиешбез.
Ризида Гасыймова. КӨНЧЕЛЕКТӘН НИ ДӘВА?
Коммунизм төзегәндә көнчелек кебек тискәре сыйфатларга урын булмаска тиеш, дип исәпләнгән, күрәсең — күрше күршесен саткан Сталин заманнарын сурәтләгәндә, моны я кешеләрнең идеология тәэсиренә бирелүе, я үз гаиләсен саклап калырга тырышуы, я ниндидер тәгаен бер вакыйга өчен үч алуы белән аңлатырга тырышканнар. Шул явыз әләкләрнең, ялаларның нигезендә гап-гади көнчелек тә ятарга мөмкин булуына исә күп очракта күз йомганнар.
Страница 1 из 3
Идел





















