Таш түгел, дога кирәк!

«Җәһәннәм биюе» язмасын укыгач, йөрәгемә тынгылык тапмыйча, төне буе йоклый алмадым. Бу зират кайсы да булса бай олигархка кирәктер, чөнки бер мәет күмгән саен 10 мең сум – ул бик күп акча. Ә көнгә ничә мәет күмелә ул зиратка? Байлар, аларның туганнары, әти-әниләре күмелә. Акчасы булмаган хәерче, кешедән калышмыйм дип, әҗәткә алып булса да күмә инде. Бу – күңелгә кереп калган рәнҗүле акча. Ә шул акча мәчет төзүгә дә китә. Җир сатып, шулкадәр акча түләтеп күмү – үзе гөнаһ. Аллаһы Тәгалә алдында моны оештырган түрәләр дә җавап бирәчәк. Без атабыз Адәм, анабыз Һава балалары, җирдән яратылган. Аллаһы Тәгалә алдында бөтенебез бер. Безне дөнья гына аерды.
Безнең гәҗит


Берничә ай элек кызым Алия белән колхоз базарына төшеп мендек. Юл аша чыгуга, тротуарга катыргы җәеп утырган ике балага күзем төште. Инде ул көньяк халкының шулай соранып утыруына күнегеп тә беттек бугай. Ә шулай да салкынча көнне таш өстендә утыручы балаларны күреп йөрәк кысыла. «Я Ходам, үзебезне, балаларыбызны шушы көнгә калдырма», – дип пышылдап, алларына акча салам.
Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәр ел татар журналистларын җыеп, үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясый, журналистларның сорауларына җаваплар бирә. Узган ел ул Казанда үткән булса, быел дистәгә якын татар журналистлары Шыгырданга юл тотты. Очрашуда Әлбир хәзрәт сүзен Чуашстандагы дини һәм милли тормыш хакында сөйләү белән башлады:



















