Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Чуашстан татарлары тарих яза

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Татарларда октябрь революциясенә кадәр эшләгән мәхәллә системасы буенча яшәүче Чуашстан татарлары мәхәлләнең эчке документларын булдыруга кереште. «Мөхтәсибәт китабы», «Исәп-хисап китабы», «Никах китабы», «Никах таныклыгы», «Исем кушу таныклыгы», «Җеназа китабы» һ.б. документлар милли яшәешне рәсмиләштерергә булышыр дип уйланыла. Чуашстан Диния нәзарәте президиумы карары нигезендә теркәү китапчыклары урындагы мәхәлләләргә таратыла инде.

 

Болар гадәти документлар кебек түгел. Мисал өчен, мәхәлләдә сакланачак теркәү китабында кешенең тууыннан алып кабергә кадәрге тормышы теркәләчәк. Мәсәлән, исем кушу, никах һәм җеназа мәгълүматларында, мәхәлләдә исем кушылган балалар саны, гайре табигый исемнәр, ел дәвамында никахланучылар, татар милләтеннән булмаган никахланучылар, мәһәр, мәхәлләдә ел дәвамында вафат булганнар, мәрхүмнең васыяте кебек мәгълүматлар исәптә булачак. Яшь буынга да шактый игътибар бирелгән, әйтик, җәйләү (лагерь) тарихы, вакыты, тәрбиячеләре теркәләчәк, мәхәллә каршында эшләүче мәктәпләр буенча да мәгълүматлар кертелеп барачак. Яки шул ук «Исем кушу таныклыгы»н гына алыйк. Анда яңа туган бала исеменең мәгънәсе дә биреләчәк. Бу документлаштыру гади кешенең үзе өчен дә бик файдалы дигән сүз.

 

Әлеге милли документлык милли мохитне ныгыту, татарларны милли мохиткә теркәп кую, кешене рухи кыйммәтләре белән аерылгысыз элемтә урнаштыру дигән сүз. Шул ук вакытта бу урындагы халыкның яшәеш күрсәткечен, милләт эчендә нинди тенденцияләр баруын белергә дә ярдәм итә.

 

Чуашстанда нәшер ителүче «Гөлстан» газетасы баш мөхәррире Рәфис Җәмдихан милли документлаштыруны тарихка кире әйләнеп кайту ди. «1830 еллар ахырында Русия империясе метрика кенәгәләре керткәч, халыкны мөселман авылларында мәхәлләләр теркәп барган. Ул документлар әле дә саклана. Нәсел-нәсәбәсен өйрәнүче кешеләр аларга мөрәҗәгать итә», – ди ул.

 

Чуашстан татарлары документлаштыруны эчтәлеге ягыннан гына түгел, формасы ягыннан да сыйфатлы дәрәҗәдә башкарган. Ул заманча да, милли дә, шул ук вакытта, мәсәлән, никах таныклыгында «шәригать кануннарына, милләт һәм өммәт йоласына муафыйк буларак никах укылды» дигән сүзләр күрергә була.

 

Бу үз чиратында башка төбәк татарларына, шул исәптән Татарстанга да яхшы үрнәк булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) теле белән әйтсәк, «бишектән алып ләхеткә кадәр» татарларны милли-дини мохит чыганагы институтларына теркәп барачаклар.

 

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark