XX гасыр башында татар гуманитар-филологик фәненә нигез салына һәм аның тизләтелгән үсеше күзәтелә. Яңарыш хәрәкәтенең бер чагылышы булган әлеге күренешнең 1920-30 елларда да уңышлы дәвам иттерелүе татар филологиясе фәненә үзләреннән ифрат зур өлеш керткән күренекле галимнәр Г.Ибраһимов, Г.Сәгьди, Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхим, Г.Баттал, Җ.Вәлиди, Г.Нигъмәти, Г.Ходаяров, С.Атнагулов, В.Хангильдин, Г.Алпаров, Н.Хәким, Г.Нугайбәк, Г.Шәрәф, Х.Бәдигый һ.б. исеме белән тыгыз бәйле булып, аларны бүген зур горурлык белән телгә алабыз.
Казан утлары
Дин
Диннең нәрсә икәне, аның килеп чыгуы турында акыл сатарга җыенмыйм. Дөресен әйткәндә, күп нәрсәне белеп тә бетермим. Мин бары тик үз-үземне аңлый башлаганнан алып бүгенге көнгәчә яшәү арасында диннең миңа йогынтысы турында гына, ягъни мәсәлән, диннең мине ничек үзгәртүе хакында гына язарга телим. Дин кеше тормышында иң нәзберек урынны били. Шуңа күрә ул турыда язу да аеруча җаваплы гамәл,
ДОГА КЫЛЫП КИТ!
Быел әллә ничегрәк булды. Тормыш мәшәкатьләре артыннан куып йөри торгач, һәр елны жәй башында зыярат кылырга бара торган вакытым сузылды.
Өмет
Кешене Өмет яшәтә. Ә Өметнең нигезе—иманлы Максат. Күпләрнеке шикелле бездә дә бар андый максат. (Без дигәндә, шөгыль-гамәлләре белән Кеше рухын калыплауга мөнәсәбәтле затларны күз алдында тотам. Алар, минемчә, зирәк җитәкчеләр, дин эшлеклеләре-руханилар, әдәбият-сәнгать вәкилләре, мәгариф әһелләре, галимнәр, укытучылар... Гомумән, Кешелекнең әхлак кануннарын үстерә алырлык яңа буын тәрбияләү, һөнәре нинди булуга карамастан, зыялы һәркемнең вазифасы инде ул!)
Страница 1 из 3
Казан утлары





















