Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Ирек мәйданы

ОЗЫН ГОМЕРЛЕЛЕК — ХОДАЙДАН

Написать письмо Печать PDF

Рәфыйк хәзрәт Миңнеәхмәтов, Әлмәт шәһәре мөхтәсибе, Татарстанның көнчыгыш төбәге казые:

«ФАТИХА»НЫҢ ФАТЫЙХАСЫ БЕЛӘН

Написать письмо Печать PDF

Балалар газетасында баштарак дини темаларга урын биреп, соңрак аларны укучыларга кушымта буларак тәкъдим итү ислам белән уку­чы арасын тагын да якынайта һәм әлеге басмага да биегрәк күтәре­лергә, дөресрәге, «Фатиха» кушымтасыннан «Фатиха» календарена ире­шергә ярдәм итә. «Көмеш кыңгырау»ның чыңы шулай итеп тагын да ерак­ларга тарала. Әлеге газетада 18 ел хезмәт куйган мөхәррир Нәсимә ха­ным САДЫЙКОВАның шәхси тормышына да аның әлеге игелекле адымы җитди борылыш ясаган. Бүген инде ул гади мөхәррир генә түгел, ә дини гыйлем белән дә коралланган, аягында нык басып торучы намаз әһеле. Аның ничек исламга килүе белән уртаклашуын үтенгәч, ул бу хактагы фикерләрен бары тик дәгъвәт йөзеннән генә уртаклашуын белдерде.

БАСУГА ЧЫГЫП НАМАЗ УКЫЙМ

Написать письмо Печать PDF

Нәтиҗә ясап карасаң, бүген исламга күбрәк мәдәният, мәгариф, җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәт куючылар тартыла. Ә иртә таңнан алып кичкә кадәр басу-кырлардан, фермалардан кай­тып кермәгәннәр, дөресрәге, әлегә эш нужасы бас­каннар авыррак килә дингә. Бу күпмедер дәрәҗәдә вакыт азлык, күп кенә авылларда диннең тиз генә кереп китә алмавы белән дә бәйледер.

БЕЗНЕҢ МАКСАТ — ХАЛЫК ҮЗАҢЫНДА ХАҖ КУЛЬТУРАСЫН ТӘРБИЯЛӘҮ

Написать письмо Печать PDF

Татарстан мөэмин-мөселманнары быел хаҗга Истанбул аша барачак. Казаннан самолетта очу вакыты якынча 25 сентябрь — 20 октябрь тирәсенә туры килә. Хаҗ кы­лырга теләүчеләрдән документлар 1 августка кадәр кабул ите­ләчәк. Хаҗ сәфәре уртача 100 мең сумга төшәргә мөмкин.

МӘЧЕТ АВЫЛЫБЫЗНЫ ҮЗГӘРТТЕ

Написать письмо Печать PDF

Аш-Буҗи — Кукмара районының иң көчле, бердәм, кәсеп авылларының берседер. Монда бөтен кеше җирдә эшли. Үзләренең пай җирләрен беркемгә бирмичә, сату өчен күпләп суган орлыгы, бәрәңге, кишер, печән үстерәләр. «Агулап та бетмәгән чүп үләнен эссе кояш астында утаган бала­ларга, хатын-кызларга авыргарак туры килә», — ди ир-ат халкы. Авылга килеп керү белән үк берсеннән-берсе зур матур йорт­лар һәм капка төпләрендә торган техника күзгә ташлана. Өй саен ди­ярлек икешәр җиңел машина, бер трактор.

Страница 1 из 18