Башыма шәригатьчә яулык бәйләп йөрүемне күргәч, күпләр: «Син дингә кайчан килдең?» — дип сорыйлар. «Аннан китеп торганым да юк», — дим, уенын-чынын бергә кушып.
Балачагымның якты хатирәсе булып күңелемдә өй түребездә эленгән шәмаил саклана. Ул кояш нурларында җем-җем килеп, ниндидер бер сихри, тылсымлы нур бирә. Бу илаһи нур өйне генә түгел, җаннарны да балкыта.
Балачагымның күңелемә тирән кереп калган бер күренеше — идәнгә җәелгән камыш намазлык. Аның өстендә утырган ак сакаллы, ак чәчле бабаем. Ул намазын укып бетерә дә, озак итеп дога кыла. Үзенең биш баласына, без оныкларына. Мин әле биш яшьлек сабый гына, ләкин тавышланырга ярамаганны беләм. Иң яхшысы — бабай янына утырып, «әппәр» итү. Шулай эшлим дә. Ул арада бабай намазын укып бетерә, акрын гына торып, намазлыгын җыеп, шкаф башына куя. Аннары яныма килеп, башымнан сыйпый да: «Менә кызым зур үскән!» — дип, шкафтан 15 яки 10 тиенлек вак акча алып бирә. Шул көннән ислам дине күңелемдә юмартлык белән тәңгәлләшә.
Авыл картларының җомга намазыннан кайтуын көтүемне дә хәтерлим. Бөтен җирдә мәчетләрнең манаралары киселеп, иман йортлары клуб-китапханәләргә әйләндерелгән чакта да бабамнар бер атнада да җомга намазын укымый калдырмадылар. Махсус бер өйгә җыелалар иде. Миңа өлкәннәрнең кайтуларын карап тору ошый иде. Алар күпне күргән ил картлары. Акрын гына, җиргә каты бассак, авырттырырбыз дигән кебек, сакланып кына атлыйлар. Иң алда минем бабам. Ул — авылыбызның мулласы. Дөньяга яңа килгән кешегә исем куштырырга да, фани дөнья белән алыш-бирешен тәмамлаганнарны соңгы юлга озатырга чакырып та безнең өй ишеген еш кагалар. Бабамны күрүгә каршысына йөгерәм. Шул чакта күңелемдә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык горурлык хисе туа. Әтием булмаса да, бабам бар ич минем! Һәм бабайның да ниндие әле ул! Ак сакаллы, пакь күңелле, Хозыр Ильясның нәкъ үзе төсле. Күрәсең, шул чакта ук ислам дине күңелемдә горурлык хисе буларак иңгәндер.
Өебездә узган авыз ачтыру, Коръән укыту мәҗлесләрен дә хәтерлим. Андый бәйрәмнәрдән соң йортыбыз ничектер яктырып киткәндәй була иде. Ул дини чараларны бик ярата, көтеп ала идем. Авылдан гына түгел, күрше авыллардан да җыелган ак яулыклы әбиләр мөнәҗәт көйлиләр, дини риваятьләр сөйлиләр. Аларны тыңлау шундый рәхәт! Тавышлары да күңелләре шикелле йомшак. Шул чагында ислам дине күңелемә әкияти тылсым, серле бер моң булып кереп урнашты.
Балачак сизелми дә үтеп китте. Студент чаклар җитте. Яшереп тормыйм, чәчләребезне яулык астына яшереп йөрмәдек, теләмәдек тә. Заманалар бүтән иде шул. Ул чакта бөтен Казанда көндез чыра яндырып эзләсәң дә яулык бәйләп йөрүче таба алмас идең. Бер без генә ала карга була алмыйбыз бит инде. Бабаем гына һаман биш вакыт намазының берсен дә калдырмый укый. Каникулларга кайтканда аның сабырлыгына, түземлегенә, иманының ныклыгына шаккатам. Җәйге көннәр озын бит, төннәр кыска. Ястүне укып ятарга өлгермисең, таң әтәчләре кычкыра башлый, иртәнге намазга вакыт җиткән. Рамазан ае уттай кызу урак өстенә туры килгән чакларда да уразасын калдырмады. Авызына иртәдән алып кичкә кадәр бер тәгам ризык, бер йотым су капмаган килеш колхозга печән эскерте өяргә йөрде.
Университетны тәмамлагач, бу түзем, сабыр бабама (хәер, аның кушаматы да Чыдар иде) Коръән китабы бүләк иттем. Сүриядә басылган бүләк басма. Бабам аны кулына алгач, бертын сүзсез торды, күзләре яшьләнде. Еллар зәңгәрлекләрен юса да, игелеген җуймаган ул күзләрне бүген дә хәтерлим. Бабам 97 яшенә җитеп, гүр иясе булды, бүләк Коръәнем кабат миңа кайтты. Аның кулы белән гарәп имлясында язылган кәгазьләрне дә кадерле истәлек итеп саклыйм.
Шулай гомер үтте. Бу бала ак сакаллы бабаен да, ак яулыклы әбисен дә, ир-ат шикелле кырыс холыклы, әмма йомшак күңелле әнисен дә югалтты дип тормады, җир әйләнүен дәвам итте. Бабамның намаз арты саен теләгән изге теләкләре кабул булгандыр, мин әйбәт ирле һәм тиз генә дүрт малай әнисе булып куеп, бар дөньяны шаккатырдым. Әнием сөенеп туя алмаган иде. Урлап өзгән камыр кебек үзе ялгыз үскән елак кызының өй тулы бала-чагасы! Әнием оныкларына кечкенәдән догалар өйрәтте, мәчетләргә ияртеп йөрде. Малайлар башларына түбәтәй киеп, «бисмилла»лы булып үстеләр.
* * *
Казаныбызның меңьеллыгын үткәрергә әзерләнеп йөргән чак, төгәлрәге, июньнең 25 е. Кремльдә Кол Шәриф мәчете ачыла. Бу тантанага безне, журналистларны да, чакырдылар. Өйдәге иң матур ак яулыкны сайлап, эшкә алып килдем: Кол Шәриф һәм шәһәребезне саклап башларын салган бабайлар рухын хөрмәтләп, башыма яулык бәйләп барырга уйлаган идем. Хезмәттәшләрем күрделәр дә: «Тапкансың, әбиләрнеке кебек ак яулык...» — дип, башыма яшел төстәге өрфия яптылар. Шуны бәйләп Кол Шәриф мәчетенең ачылышына бардым. Андагы халык диңгез кебек. Күбесе минем шикелле яулыктан. Көне дә бит аның, җәй башы булуга карамастан, көзге көн төсле: суык, болытлы. Үзәкләргә үтәрлек итеп җил исә. Ә мин туңмыйм, башымны яулык, җанымны горурлык, сөенеч җылыта. Халык диңгезендә яулыклылар да шактый. Алар аны хак юлда корбан булганнар рухына ихтирам йөзеннән бәйләгәннәрдерме, әллә салкыннан куркыпмы, белмим. Ләкин яулыклы диңгезне күргәч, әллә нишләп киттем. Бигрәк сөйкемле итә икән бит бу баш япмасы хатын-кызны! Юкка гына «хатын-кыз күрке — чүпрәк» димиләр икән. Шул чакта үзем дә сизмичә, яулыксыз үткән гомеремне жәлләп куйдым, әрәм булып йөргәнмен ләбаса... Кайтып көзгедән караган идем, тач әнием! Ике тамчы су кебек охшаганбыз. Икенче көнне Казанда Сабан туе иде. Яулыгымны һич саласым килмәде, бәйләп чыктым. Рәхмәт, ирем каршы бер сүз әйтмәде, күрәсең, аңа да сөйкемлерәк булып күренгәнмендер. Соңыннан белдем — ул яулыкны хаҗдан алып кайтканнар икән. Хикмәтле булган, күрәсең.
Кол Шәриф мәчете ачылган көнне бик күп нәрсәгә гаҗәпләндем, сокландым. Бер яшь мөселман әти бүгенгә кадәр күз алдымда тора. Күкрәк баласын арбага салып килгән иде ул. Җомга намазына чакырып азан тавышы яңгырагач, йоклап киткән сабыен кырыйгарак куйды да яшел чирәм өстенә кесәсеннән ап-ак кулъяулыгын чыгарып җәйде, учларын колакларына китереп, камәт төшерде һәм намазга оеды. Ихластан укыды ул намазын, Ходайга бөтен биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт әйтеп дога кылды да, арбасын этеп, үз юлы белән китеп барды. Ышанырсызмы-юкмы, белмим, ләкин шушы мизгелдә арбадагы сабый урынында буласым килде. Ул иманлы атадан туган нарасыйдан ак көнләшү белән көнләштем.
* * *
Еллар тагын тезелешеп үтә торды. Кол Шәрифне ачканда бәйләгән яулыкны салмый йөрим. Ләкин шуннан әллә ни уздыра алган юк иде. Изге Рамазан айларын көтеп алып, уразаны калдырмыйча тотарга тырышсам да, намазны белмим, дигән булып гел кичектерә киләм. Динебездән ерак та, якын да түгел, урталыкта уралам. Үзем гомер буе эшләгән «Сабантуй» газетасында «Иман» сәхифәсен алып барам. Үзем белгәннәрне укучыларыбызга да кечкенәдән өйрәтергә телим. Шундый яхшы ният белән Кол Шәриф мәчетендәге ислам дине музеена экскурсоводтан интервью алырга бардым. Бүтән чакта ихлас булса да, җомга намазына соңга калам, дип ашыга-ашыга сөйләде дә, гафу үтенеп, мәчеткә йөгерде. Ә мин (эшем кешесе) берни булмагандай, өйгә кайтып киттем.
Кайтып барам шулай, каршыма ташкын булып халык килә. Араларында яшьтәшләрем дә, улларым яшендәгеләр дә, бездән олыраклар да бар. Яше-карты кызу-кызу атлый — намазга ашыга. Бер мин ала карга булып кайтып барам. Агымга, юк алай гына да түгел, көчле ташкынга каршы йөзүче ялгыз йомычкадай хис иттем үземне. Җир ярылса, оятымнан җир тишегенә төшеп китәргә дә риза идем. Ләкин могҗиза булмады, җир убылмады. Өйгә кайтып киттем. Юл буе үземне тиргәдем, сүктем. «Харап икән, аның гына вакыты юк, ул гына белми, Алланың кашка тәкәсе диярсең. Бүтәннәр белә бит әнә, вакыт та тапканнар». Борылып кире керергә дә риза идем, ләкин ияреп китәргә танышлар очрамады. Ялгыз гына керергә әллә курыктым, әллә оялдым.Ничек өйгә кайтып җиткәнемне бер үзем дә, Ходай гына белә.
Ишектән кергәндә, борчылуым кыяфәтемә чыккан булган, күрәсең, өйдәгеләр беравыздан: «Ни булды?» — дип сорадылар. Һәммәсен өстәл янына утыртып, үзем кичергәннәрне сөйләп бирдем. Ул арада кечкенәләребез мәктәптән кайтты. Газиз ишектән керә-керешкә үк: «Әйдә, әни, мәчеткә барабыз, Шамил дә йөри, Илназ да, минем дә барасым килә-ә!» — дип сузды. Улымны кочаклап алдым да: «Барабыз, улым, барабыз, алтыным!» — дидем. Шул минутта ук чыгып китәргә әзер идем. Иртәгәне көтәрлек әмәлем калмаган иде. Туры килүен күр син!
Иртәгесен урамда утыз градус салкын иде. Ләкин улымның карары нык. Ул инде әзерләнеп тә беткән. «Болар кайда туңып үлделәр икән дип борчылып торыр хәлем юк, машина белән илтеп куям», — дип, әтиебез дә киенә башлады.
Үзебездән ерак түгел урнашкан Гадел мәчетенә килеп җиткәч, улым малайлар укый торган бүлмәгә кереп китте, мин Коръән укырга өйрәнүче хатын-кызларга кушылдым. Кешегә ияреп намаз да укыдым. Белмәгәннәрен кайткач китаплардан карап өйрәндем. «Эх, әнием исән булса!» дип бергә чакның кадерен аз белүебезгә, бергәләп намаз укымавыбызга үкендем.
Шулай әкренләп мин дә намазга бастым. Кояштан алда торып, чиста-рынып-юынып кыйбла тарафына карап, кулларны өскә күтәреп, «Аллаһу әкбәр!» дигәндә галәмнән ниндидер бер энергия килүен тоясың. Ул синең бөтен күзәнәкләреңә тула, күңелеңне җылыта, өметеңне яктырта. Шул мизгелдә үзеңне галәмнең бер кыйпылчыгы итеп, галәм белән кушылып киткәндәй хис итәсең. Тәнең генә түгел, бөтен җаның, рухың уянгандай була.
* * *
Язмамны укып чыгарга түземлекләре җитүчеләр арттырган димәгез, Зинһар. Кичерешләремне ихластан яздым. Үзләре намазга басканнар мине аңлар, аларның хисләре дә минеке белән тәңгәл киләдер. Ә инде бу хисне әле татып карарга өлгермәгәннәргә Ходай ярдәмен биреп, туры юлын күрсәтсен, аларга да иман ләззәтен татырга язсын. Амин!
Бәндә хатадан хали түгел», — ди иде әбием. Белеп кылган, белми кылган эреле-ваклы гөнаһларыбыз да җитәрлектер. Ходай Үзе кичерә күрсен. Ул бар, Ул бер. Ул барысын да күрә, ишетә, белә. Хәтта уйлаган уйларыбыз да аңа ят түгел. Аның барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышанып яшәгәннәрне Ул үз рәхим-шәфкатеннән ташламас, иншаллаһ! Барлык коллары шикелле үк мин дә шуңа өметләнәм.
Йолдыз ШӘРАПОВА, шагыйрә.
«Ирек мәйданы», №7, 17.02.2012.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















