12 майда рәссам, график, монументаль сәнгать остасы, педагог, профессор, Татарстан һәм Үзбәкстанның халык рәссамы Чыңгыз Әхмәревнең тууына 100 ел тула.
Мәдәни җомга
ДИВАРЛАРДА – ДӘВЕР СУРӘТЕ
Дамир Асылов. БЕТСЕН, КАДАЛСЫН НИФАКЪ
«Адәмне адәм иткән әдәп, татарны һәлак иткән әләк». «Әләк» мәкаләсен укып чыккач («ВТ», 26 ноябрь, 2011), әнә шул мәкаль искә төште. Әйе, халык әләк һәм әләкчелекне бик каты хөкем иткән. Бу хакта мәкаль-әйтемнәрнең күп булуы шуны раслап тора. Әйтәсе юк инде, җирәнгечтән-җирәнгеч, шакшыдан-шакшы галәмәт инде бу гадәт. Моннан да түбәнлек булмый торгандыр ул. Ләкин шул әләкчелекнең социаль җирлеге нидән гыйбарәт соң? Милләттәшеңне, туганыңны, атаң-анаңны, хәтта диндәшеңне сатуга нәрсә этәрә безләрне? Мәкаләдә дә бу хәлгә: «Аптыраган! Без үзгәрмибезме, әллә дини сәясәт үзгәрмиме?!» — дип, борчылу белдерелә. Әмма ул, безнең карашка, үте сак төстә белдерелә һәм шул рәвешле әләкчелекне китереп чыгарып, куәтләп торган төп сәбәп күләгәдә кала. Дөрес анысы, кешеләрдә көнчелек, хөсетлек дигән сыйфатлар да барлыгын кире кагып булмый. Ләкин мәкаләдә сөйләнгән очрак — бөтенләй башка, инкубация юлы белән барлыкка китерелгән, бик әшәке җирлектә тудырылган әләкчелек ул. Халыкны бүлгәләп, көчсезләндерүдә әләкчелек империянең иң ышанычлы коралы булган һәм хәзер дә шулай булып кала. Мәкаләдә дә моңа ым бар-барын. Ләкин минем аны җәмәгать хозурына киңрәк итеп җиткерәсем килә.
ИЗГЕ КОРЪӘН – АЛЛАҺ МОГҖИЗАСЫ
Русиядә иң беренче Коръән Санкт-Петербург шәһәрендә 1787 елда Әби патша (Екатерина II) фәрманы белән нәшер ителгән. Коръәнне басмага Казанның имам-муллалары әзерләгән, шунлыктан аны “Казан басмасы” дип тә атап йөрткәннәр. Бу тиңдәшсез зур гамәлнең башкарылуына 225 ел тулу уңаеннан, 2012 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җөмһүриятебездә Коръән елы дип игълан ителде. Җисеме исеменә тәңгәл булырдай хәерле ел насыйп итсен безгә Раббыбыз. Шушы изге форсаттан файдаланып, без дә Коръән Хәкимгә караган гыйлем-белемнәребезне бераз яңартып алыйк әле.
ХӨРМӘТЛЕ ШАМИЛ ЯДКӘРЕ
Вафатына берничә көн элек кенә шылтыратканда: «Фирдәвес Әх-тәмованы җирлибез әле», — дип, ул бик те күңелсез хәбәр ирештергән иде. Мин, билгеле, гафу үтенеп, «Иркенрәк вакытта сөйләшеп алырбыз», — дидем дә телефонны куйдым. Шылтыратуымның сәбәбе — «Салават күпере мәктәбе» үткәрә торган балалар бәйрәме өчен көн билгеләү иде.
СӘДИГӘ ХИҖАЗИ: БЕЗДӘ ӨЙДӘ УТЫРУЧЫГА ИКЕЛӘТӘ ХӨРМӘТ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТҮЛӘНӘ
Күптән түгел Казанда Иран Ислам Республикасы делегациясе булып китте. Аның составында Иранның күренекле хатын-кыз рәссамнары, шулай ук илнең Гаилә һәм балалар эшләре буенча департамент җитәкчесе Сәдигә ханым Хиҗази дә бар иде.
Страница 1 из 13
Мәдәни җомга





















