Башкалабызда Иран Ислам Республикасы атналыгы булып узды. Ул «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Иран рәссамнарының әсәрләре куелган күргәзмәне ачу тантанасыннан башланып китте.
Белүебезчә, Иран сәнгате төрләре бик борынгы чорлардан ук билгеле. Шуларның берсе — каллиграфия. Матур язу сәнгате күп мәдәниятләрдә булса да, Иранда ул бүтән сәнгать төрләре арасында аерата зур урын тота. Анда пакь күңелле, гөнаһсыз кеше генә матур яза белә дип исәпленелә. Беренче карашка, каллиграфия сәнгатендә рәссамның хыял байлыгына бернинди киртәләр юк кебек тоелса да, биредә бер хәрефнең икенчесенә нисбәте катгый билгеләнгән һәм аны бозу күп гасырлык традицияләрне санга сукмау булып санала.
Келәм туку сәнгатенең тамырлары да бик ерак гасырларга барып тоташа. Ә XVII гасырда бу гамәли сәнгать төре шундый зур үсеш алган ки, иң фәкыйрь йортларда да идән тутырып келәм җәя торган булганнар. Мәчетләрдә, дәүләт оешмаларында, бөтен җәмәгать урыннарында келәм җәйгәннәр. Аларны тәртиптә тотуны үтә намуслы вә ышанычлы кешегә йөкләгәннәр. Бүген дә дөньяда Иран келәмнәре бик популяр. Аларны Алмания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Италия, Канада, Англия, Франция, Япония һ.б. илләр бик теләп сатып ала. Тагын бер Иран традицион сәнгать төрләренең берсе — миниатюра шулай ук бик борынгы чорларда барлыкка килгән. Аурупа рәссамнарыннан аермалы буларак, миниатюра осталары тормыш-көнкүрешне ничек бар, шулай түгел, ә бәлки, аның эчке фәлсәфәсен ачуны максат итеп куйган. Күргәнебезчә, вакыт үтү белән Аурупа сынлы сәнгате әллә нинди «изм»нар белән билгеләнгән төрледән-төрле рәвешләргә кереп бетте, ә асылы дөрес булгач, миниатюра сәнгате бүген дә бик югары бәяләнә. Инкрустация сәнгать төренең килеп чыккан вакыты әлегә кадәр төгәл билгеле түгел, әмма фарсылар үзләре аны Ибраһим (г.с.) бар иткән могҗиза, дип саный. Бу сәнгать төре Һиндстан, Сүрия, Гыйрак, Фәләстиндә нык үскән булса да, Иран инкрустация үрнәкләре барыннан да нәфисрәк, дип исәпли бу халык.
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә иранлыларның халык сәнгате үрнәкләре белән бергә, рәссам, каллиграф Фарназ Джаханбин, каллиграф Мәрьям Хөйям Никуи һәм дизайнер, тукыма конструкторы Азеде Махининың әсәрләре дә тәкъдим ителде. Шунда ук рәссамнар, өйрәнергә теләк белдергән тамашачылар өчен, осталык дәресләре үткәрде. Күргәзмәне ачу тантанасында Иран Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты. Тамашачыларга Иран милли ризыклары, Иран Республикасы, аның мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителде.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
«Мәдәни җомга», №7, 17.02.2012.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















