Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Мөслимәгә эшмәкәрлек килешәме?

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Мөселман хатын-кызлары өйдә генә утырырга, бала тәрбияләргә тиеш, дигән язылмаган канун яшәп килә. Моннан унбиш-егерме еллар элек яулык япкан хатын-кызларның урамнан үтеп баруы кемгәдер сәер тоелса, бүген алар руль артына да утыра, җитәкчелек вазыйфасын да башкара, соңгы елларда эшмәкәрлеккә дә тотынганнар. 





Яулык бәйләргә өйрәтеп, эшкуар булдым



Галимә Ибраһимованың матурлык салонын ачуның иң беренче сәбәбе – мөселман хатын-кызларын матур итеп яулык ябарга өйрәтү. Аның өчен генә эшмәкәр булу кирәкме икәнни, диючеләр булыр. Матурлык салонына килеп кергәнче, үзем дә шулай уйлаган идем. Әмма Галимә ханымның ничек яулык бәйләгәнен карап торгач, уемнан кире кайттым.



Ул яулык бәйләү серен Төркиядән өйрәнеп кайткан икән. Истанбулда курсларда укыган. "Мөселман кибетләрендә еш йөрергә туры килә, – ди Галимә. – Ишекне ачып керүгә үк манекеннар күренә. Менә шунда яулыкны яптыра белмәүләрен күреп, кәеф төшә. Моңа профессиональ дәрәҗәдә якын килүче юк".



Галимә кияүгә чыкканда яулыгын бәйли алмый азапланганын искә төшереп алды. Яшь кәләшнең кияү алдында матур булып күренәсе килгән. Ә аңа үз өстендә эшләү, төс-кыяфәтен рәткә китерү өчен өйгә килеп хезмәт күрсәтерлек салоннар булмаган. Шәхси эшмәкәрлекне башлап җибәрүнең тагын бер сәбәбе менә шул. Бүген исә алар туйга әзерләнгән кәләшнең өенә барып хезмәт күрсәтәләр икән. Монда инде яулык кына яптырмыйсың, ә педикюрын да, маникюрын да эшлисең.



Яулыкларны үзләре дә тәкъдим итәләр икән. Димәк, сатып алу мөмкинлеге дә бар. Чөнки күп кенә яулыклар тар була. Матур булып күренү өчен аларның да стандартлары бар. Әйтик, кәләшнең никах баш киеме бик тә нәфис һәм матур булсын өчен, аны ике яулыктан бәйләү зарур. Галимә әйтүенчә, төрле чәчәкләр, бантлар ясар өчен үзгә яулыклар кирәк икән. Кайбер вакытта тегү сәләтеңне дә эшкә җигәргә туры килә. Галимә үзе һөнәре буенча тегүче.



Галимә ханымның матурлык салоны, әлбәттә, мөселманнар өчен генә түгел. Бирегә үзенең төс-кыяфәтен матурларга теләгән һәркем керә. "Бәйрәмгә, ки­чәгә, төрле мәҗлесләргә баручы хатын-кыз һәрвакыт матур булырга тиеш. Яулык япканы да, яулык япмаганы да", – ди Галимә ханым.



Яулыклы эшмәкәргә кырын карамыйлар



Җитәкче дә, шул ук вакытта гади хезмәткәр дә, гаиләдә ана да, иренең яраткан хәләл җефете дә булырга туры килә аңа. Барысына да өлгерә. Чөнки алар, ишле гаиләдә тәрбияләнеп, эшне белеп үскән.



Галимә, мөселман хатын-кызлары өйдә генә утырырга тиеш, дигән гыйбарә белән килешеп бетми. Аның әнисе, сигез бала табып та, өйдә утырмый әнә. Бүген дә эшли икән. Пәйгамбәрләр заманында да бит хатын-кызлар эшләгән, сәүдәгәр дә булган, ди ул.



– Яулык япканнарны өнәп бетермиләр, кәгазь эшләре белән йөргәндә дә кырын-кырын карамыйлармы? – дим.



– Алай дип әйтмәс идем, – ди Галимә. – Беренчедән, исламда хатын-кызларга эшләргә ярамый дигән таләпләр юк. Бу хатыннарның үзләреннән тора. Эшлисе килсә – эшли, өйдә утырасы килсә – өйдә утыра. Дөресен әйтергә кирәк, элегрәк урамнан узып киткән яулыклы хатын-кызларга сәерсенеп карау гадәте бар иде. Әмма бүген яулык япкан хатын-кызларны читкә тибәрү дә, үгисетү дә юк. Салым инспекциясенә дә барам, Пенсия фондына да документларымны тапшырам. Уңайсыз хәлгә тарыганым юк.



10.02.2012 № 24-25 (26743-26744)

АЛСУ ХӘСӘНОВА

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark