Исламда хатын-кызның роле, аның җәмгыятьтәге урыны нинди? Безне ислам илләре белән чагыштырма инде, диярсез. Дөрес. Әмма бүген ислам илләрендә хатын-кызларга яңадан-яңа мөмкинлекләр ачыла. Чөнки Көнбатыш җиле аларга да йогынты ясый, аларны да хафага сала, уйланырга мәҗбүр итә. Әйтик, хиҗаб кигән Иран Республикасында да яулыксыз мода күрсәтүче модельләр күбәя башлаган.
"Модернизация шаукымы яки заманча яшисегез килсә, үзегезнең традицияләрдән баш тартырга туры килә". Күптән түгел Казанда кунак булган Иран Республикасының Хатын-кызлар һәм гаилә мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Сәдигә Хәҗази Көнбатыш аларга тәкъдим иткән әлеге "формула" турында ачынып сөйләде.
– Көнбатыш безгә үзенең мәдәниятен, традицияләрен көчләп тага, – ди ул. – Аларның яшәү рәвеше Голливуд кинолары белән килеп керә. "Барби" курчагына карап, сабый кечкенәдән менә шундый кешеләргә охшап үсәргә кирәк, дип уйлый. Көнбатышның, дин – бүгенге җәмгыятьтә чит күренеш, дигән гыйбарәсе бөтенләй дөреслеккә туры килми. Хиҗаб кигән, яулык япкан мөслимәләр дә гаиләсенә зыян китермичә, иҗтимагый эш башкара ала. Монда киенүнең, диннең бернинди дә катнашы юк. Ә Көнбатыш илләрендә дөньяга аваз салган балаларның 45 проценты – никахсыз туучылар. Тулы гаиләдә үсмәгән балалар кем файдасына? Көнбатыш моның белән нәрсә ота? Ислам – иҗтимагый дин. Без Көнбатышның коткысына бирелмичә, үзебезнең ислам кушканча яшәвебезгә, асылыбызга кайтырга тиешбез. Мөслимәләр иҗтимагый эштә дә, гаиләдә дә дөрес яши белүләрен дәлилләргә тиеш.
Сәдигә ханымның тел төбеннән нәрсә әйтергә теләве аңлашыла, әлбәттә. Көнбатыш "арба"сына утырып китүчеләр арасында без – беренче сафларны биләүчеләр. Сәдигә ханым мөслимәләрнең иҗтимагый тормышта актив катнашуын, аларның Көнбатышка каршы торырлык катгый карарлар кабул итүләрен тели.
Ислам илләрендә андый йогынты ясау җиңелрәктер дә, әмма бездә җилләргә каршы бару, ай-һай, авыр. Әнә "Мөслимә" җәмгыяте рәисе Әлмирә апа Әдиятуллинага паспортка яулык белән фотога төшү өчен рөхсәт алырга шактый гына суд бусагасын таптарга туры килә.
– Казанда алты тапкыр, ә Мәскәүдә ике тапкыр суд булды, – ди ул. – Ә Колшәриф мәчете янындагы сыра кафесын алу өчен күпме йөрергә туры килде? Әмма тырыша торгач, аны юк итүгә ирештек.
Бу Ираннан килгән кешеләргә сәер булып тоеладыр, бәлки. Әмма биредә вәзгыять башкача. Колшәриф мәчете янында "Дөнья яратылышы" рок-фестивален үткәрмәү турында күпме сөйләшүләр булды?! Күпме мөэмин-мөселман бу чараларны бабайлар рухына бәддога дип тәкрарлап торды? Әлегә ишетүче юк.
Әйе, бүген мөслимәләрнең иҗтимагый тормышка тәэсире булсын өчен, катлаулы киртәләр аша үтәргә кирәк. Сәдигә ханымның: "Безнең нәфис затларыбыз ишегалды җыештырмый, урам себерми, чөнки дәүләт конституциясе хатын-кызларга сәламәтлекләренә зыян китерә торган авыр һәм пычрак эшләрне тыя", – диюе үзе үк уйланырга мәҗбүр итә. Ә бит бездә иң авыр эшләрдә – хатын-кызлар. Бу сөйләшүдән соң урам буйлап бер тукталыш җәяүләп барырга туры килде. Егерме градус салкында бер апа лом белән киртләп-киртләп боз вата иде. Берничә метр узуга, тагын бер хатын-кыз көрәк күтәргән. Без монда хатын-кызның роле турында сөйләшәбез, ә бездә аның кадере, Тинчурин әйтмешли, сукыр груш бер алтынга тормый лабаса.
10.02.2012 № 24-25 (26743-26744)






















