Чын мөселман башкаларның кайгысына сөенү кебек түбән сыйфатлардан ерак тора.
"Кардәшеңнең кайгысына сөенмә, чөнки Аллаһы Тәгалә аңа рәхим-шәфкать кылырга, ә сиңа бәла-каза җибәрергә мөмкин", – дип әйткән Мөхәммәд галәйһиссәләм.
Ислам рухын сеңдергән чын мөселман кеше кайгысына сөенми, киресенчә, аның хәлен җиңеләйтергә тырыша. Ислам рухыннан ерак торган, үч алырга яратучы, усал ниятле, явыз фикерле һәм гайбәт сөйләүче авыру рухлы кеше генә башкаларның кайгысына сөенә.
"Башына берәр кайгы төшкән кеше: "Без үзебез дә, әһлебез дә һәм барча малыбыз да – Аллаһы Тәгаләнекедер һәм Аның хозурына кайтачакбыз. И Аллаһ! Мин бу кайгым бәрабәренә булачак савапка өметләнәм, сабыр итүем бәрабәренә миңа савап бир, шушы кайгымны яхшылыкка әйләндер!" – дип әйтсен", – дигән Мөхәммәд галәйһиссәләм.
17.02.2012 №29-30 (26748-26749)
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















