Тагын күпхатынлылык турында. Ике хат, ике фикер.
Татарстан яшьләре
Нәүрүз – безнең бәйрәм түгел
Нәүрүз – Бөтендөнья төрки халыклары бәйрәме икән, ул төркиләрне берләштерә икән, Нәүрүз бик зур бәйрәм икән һәм аны зурлап каршыларга кирәк икән... Менә нәрсәләр белдем мин соңгы вакытларда. Һәм шуңа шаккаттым. Нигә без үз-үзебезне алдыйбыз? Алдый-алдый, шуңа ышана да башлыйбыз.
Гыйбрәт
Бер җомгада Казанның Апанай мәчетенә керергә туры килде. Яшь имам Айнур хәзрәт җомга вәгазе укыганнан соң, азанны ап-ак чәчле, ап-ак сакал-мыеклы Ривкат Кәримов (татарда мондый исем ишеткәнем булмаганга, сәерсенеп, исемен кабат-кабат сорадым. Дөрес ишеткәнмен, чыннан да, Ривкат икән) исемле бер абзый әйтте. Бу абзыйның ике кулында да бармаклары булмавына соңыннан гына игътибар иттем...
Намаз укымауга сәбәп эзләмә
Без – татарлар үзебезне мөселман, ислам дине кануннары буенча яшәүче халык дип йөрибез. Шуңа күрә картаеп беткәч кенә булса да, намазлык өстенә басып, тырыша-тырмаша намаз укырга өйрәндек.
Дин үзешчәннәре
Мәхәлләбез мәчетендә, өлкәннәребез дә шактый йөрү сәбәпле, әлегә туган телебез өстенлек итә. Алай да, балалар бакчасы һәм мәктәп тырышлыгы нәтиҗәсе, яшьрәк намаздашлар арасында: «Аллах сказал...» –дип урысча үгет-нәсихәт «толкать итәргә» мәтәләнү очраклары ешая. Урысчага күчү тарафдарлыгын сиздергәләп куйган һәм имамлык вазифасын да башкаргалаучы бер мөселман кардәшемнән: «Бу – ислам динен бетерүне максат иткән гамәл түгелме?» – дип сораган идем, «Бар нәрсә Хак Тагәлә ихтыяры белән эшләнә”, – дип телсез калдырды.
Страница 1 из 3
Татарстан яшьләре





















