Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Ислам нуры Коръән елын республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, оештыру комитеты төзү планлаштырыла

Коръән елын республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, оештыру комитеты төзү планлаштырыла

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәнияты нигезе булуын исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды.
Әлеге елны республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, оештыру комитеты төзү планлаштырыла. Оештыру комитетының беренче утырышы 26 гыйнварга куелган.
Коръән елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы белән тиздән Диния нәзарәте сайтында танышып булачак.
2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия патшасы Екатерина IIнең 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы” барлыкка килә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark