Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Ислам нуры Коръән елында Татарстанда 31 юнәлештә чаралар уздырылачак

Коръән елында Татарстанда 31 юнәлештә чаралар уздырылачак

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә 2012 елны Коръән елы дип игълан итү уңаеннан җыелган оештыру комитеты утырышында мөфтиятнең уку бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов бу елда 31 юнәлештә чаралар уздырылачагын хәбәр итте. 
Аерым алганда, ел дәвамында Кол Шәриф мәчетендәге иң зур басма Коръәнне Болгарга күчерү, юбилей уңаеннан Коръән нәшер итү, республика районнарында һәм Казанда Коръән укучылар бәйгеләр уздыру, массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар урнаштыру, “Татарстан – яңа гасыр” каналында һәм Дәүләт теле-радиокомпаниясендә Коръән турында программалар күрсәтү, “Коръән һәм сәламәтлек”, “Коръән һәм Конституция. Хокукый аспект”, “Иҗтимагый тормышта Коръән кыйммәтләре”, “Балалар тәрбияләүдә Коръән”, “Икътисадта Коръән принциплары” темаларына “түгәрәк өстәл” утырышлары оештыру көтелә.
Шулай ук “Татарларда изге Коръәнгә аңлатмалар ясау традицияләре” һәм “Россиядә Коръән тарихы”, “Коръән һәм хәзерге фән” дигән конференцияләр, “Коръән һәм рәсем сәнгате” күргәзмәсе, “Татар әдәбиятында Коръән мотивлары” симпозиумы, “Коръән яктылыгында хатын-кыз” һәм “Коръән педагогикасы” семинарлары, “Гарәп каллиграфиясе” халыкара бәйгесе, “Таян Аллага” әдәби бәйгесен үткәрү планлаштырылган.
“Казан басмасы” шрифтын компьютерга кертү, хәйрия акцияләре, журналистлар арасында бәйге, Коръән өйрәнергә ярдәм итүче уку әсбаблары чыгару, махсус сайт эшләү һ.б. көтелә.
Коръән елын Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында узачак Коръән бәйрәме тәмамлаячак.

Римма Гатина

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark