4 гыйнварда Круглое Поле тимер юлчылар бистәсе (Чаллы шәһәре белән янәшә) мәхәлләсе әгъзалары үз имамнары Газизулла хәзрәт Исрафиловның 76 еллыгын билгеләп үттеләр. «76 яшь инде ул юбилей елы түгел, ни сәбәпле бу датага тукталдыгыз?» — дигән сорауга Газизулла хәзрәт болай дип җавап бирде: «4 гыйнварда миңа 76 яшь тулды. Имам-хатыйб булып эшләп йөрүемә 20 ел була. Бистә аксакаллары шурасына да шулай ук. Шул нисбәттән халыкны җыеп Коръән укытасым, бераз вәгәзьлисем, үз тормышым белән таныштырасым килде.
Чөнки яшебез бара. Былтырга кадәр Круглое Поледа елына өлкән яшьтәге 12-13 кеше вафат була иде. Былтыр бу сан 22гә җитте. Елдан-ел үлүчеләр арта. Тагын күпме яшәрмен, исән вакытта аралашып, яшь буынга әйтәсе килгән сүзләребезне әйтеп калыйм дип ниятләдем. Инде кешеләр бик күп җыелды. Мәчеткә йөри торган бабайларны, әбиләрне чакырдык. Туганнар, балалар килделәр. Аллаһының рәхмәтләре булсын хатыным Тәслимәгә, ул төн буе аш-су әзерләде. Бик күп бүләкләр китерделәр. Тимер юлның баш инженеры Ринат Фәрит улы Яруллин чәчәкләр төшерелгән бик матур самовар алып килде. Хатын-кызлар, бабайлар бик күп котлау сүзләре әйттеләр, бүләкләр бирделәр. Безнең якка күченеп килгән таҗик, үзбәк кардәшләребез бик тәмле итеп пылау пешерделәр. Бергә-бергә җәмәгать намазлары укыдык. Бу көнне кайберәүләр беренче тапкыр намазга басты.
Хәзер мәчетебезгә кунаклар киләләр дә: «Кем бу матур мәчетне тездерде, нинди оешма икән?» — дип сорыйлар.
Мәчетебезне базарларда тиенләп садака җыеп бабайлар үзебез төзедек. Бу урыңда ярымҗимерек балалар бакчасы бинасы иде. Материалларын да үзебез юнәттек. Хәзер җылы, якты. Бер ягын үзәк җылылык челтәре җылыта. Икенче ягын котельной ясап үзебез. Кунак булып якташларым да килә. Мин үзем чыгышым белән Мамадыш ягыннан. Донбасс шахталарында эшләдем. Аннары Чаллыга килеп урнаштым. Тимер юлда хезмәт иттем. Аксакаллар Шурасы оештырып мәчет төзи башладык. Төзелешнең һәр көне җурналга язылып барды. 76 еллыгыма багышланган ошбу чараны да анда язып калдырдым, бездән соңгы буыннар укып гыйбрәт алсын өчен. Әле моннан тыш Мамадыш районының Олыяз поселениесенә тәкъдим белән чыктым, 1941-45 елларда укыган укучыларны бергә җыеп очраштырырга. Алар хәзер шуның өстендә эшлиләр. Бу да яшь буын өчен бер тәрбияви чара булыр иде.
«Ислам нуры», №2, 26.01.2011.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал
Мәхәллә Имам-хатыйбны хөрмәтләде 





















