“Татарстан – яңа гасыр” телеканалы Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә быел беренче тапкыр Кол Шәриф мәчетендә узачак Кадер кичәсен турыдан-туры эфирда трансляцияләчәк..
Кайбер хәдисләр буенча бу кич Рамазан аеның 27сенә һәм быел ул 5 нче сентябрьдән 6 нчы сентябрьгә каршы кичкә туры килә. Изге Кадер кичәсе - данлыклы динебезнең иң хәерле һәм иң шәрәфле кичәләрнең берсе, Аллаһның соңгы китабы булган Корьәни Кәримдә тулы бер сүрә белән шәрәфләнгән бөек бир кичәдер. Коръән Кәримдә ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп әйтелә. Мең айдан да хәерлерәк дип әйтү – бу кичәдәге эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк икәне, ягъни сәваплырак икәне аңлашыла. Колшәриф мәчетендә узачак Кадер кичәсеннән турыдан-туры трансляция 5 нче сентябрьдә кичке сәгать уникенче яртыда башлана. Бер сәгатьлек программада күренекле дин әһелләренең вәгазьләре, галимнәрнең чыгышлар, Изге Корьән уку, шулай ук мөнәҗәтләр көйләү, дини эчтәлектәге шигырьләр уку һәм дога кылу булачак. Мөселманнар бу кичләрдә бәйрәм көннәре төсле мәчетләргә барып, төн йокламыйча, намазлар кылып, сәдакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар.
Tuesday, Feb 07th
Last update01:31:38 PM GMT
Актуал





















