Яңалыклар Татарстан Нурулла Гарифка - 50 яшь

Нурулла Гарифка - 50 яшь

Написать письмо Печать PDF

Быел районыбыз 75 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шуның белән бәйле рәвештә без әдәбият, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән данлыклы якташларыбызны искә алабыз, сугыш геройлары, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмый. Бу бик дөрес, чөнки яшь буын үз ягының шөһрәтле кешеләрен белергә тиеш. Шул ук вакытта безнең янәшәбездә яшәп, актив иҗат белән шөгыльләнүчеләрне дә онытырга хакыбыз юк. Болай дип әйткәндә мин язучы, ТРның Язучылар Союзы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, Учхоз урта мәктәбе укытучысы Нурулла Гарифны күз алдында тотам.
Туган ягы белән тирәнтен кызыксынып, татар халкының язмышы, аның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге өчен ихлас күңеленнән кайгыртып яшәү – аның тормышында һәм иҗатында менә шушылар аермачык чагылыш тапкан.
Башта тормыш юлына кагылышлы мәгълүматларга тукталыйк. Нурулла Гыйматдин улы Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлаган, урта белем турындагы аттестатны Шомбыт авылы мәктәбендә алган. 1978-1980 нче елларда армиядә хезмәт иткән. 1980-82 нче уку елында Казанның радиотехника мәктәбен тәмамлап, КДУга укырга кергән, анда инженер-радиотехник һәм радиоастроном белгечлеге алган. Аны парамагнит резонанс лабораториясендә калырга чакырсалар да, ул эшкә урнашырга карар кыла, чөнки университет тәмамлаганда инде аның гаиләсе: хатыны һәм ике кызы була. 1988 нче елдан бирле Нурулла Гариф безнең районда яши һәм эшли, Дачное бистәсендәге урта мәктәптә информатика, математика һәм физика укыта. Информатика кабинеты – аның дөньясы. Мәгарифне модернизацияләү, инновацион технологияләр һәм Интернет заманында балаларны ныклы белем алу белән кызыксындыру аеруча мөһим. 
– Безнең мәктәптә өйдәгечә җыйнак, җылы, дустанә атмосфера. Балалар тәртипле, яшьтәшләрен, кечкенәләрне һәм өлкәннәрне хөрмәт итәләр, укытучылар уртак эш – илнең булачак гражданнарын укыту һәм тәрбияләү белән мәшгуль. Мондый мәктәптә эшләве үзе бер рәхәт һәм сөенеч, – ди Нурулла Гыйматдин улы.
Соңгы вакытта фамилияләрнең соңгы иҗеген, «ов», «ев», «ин»нарны кыскарту модага кереп китте. Күпләр Нурулланы да фамилиясенең “койрыгын” кыскарткан, дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел. Ул фамилиясен алыштыру тарихын үзе менә ничек аңлата:
– “Гариф” рус теленә “белемле, зыялы” дип тәрҗемә ителә. Фамилиянең руслаштырылган варианты “Гарипов” дип языла, “гарип” татарча физик яктан зәгыйфь дигәнне аңлата. Аның башка ягы да булды: балачакта әтиемнең документлары югалган, яңа документларда исә аның исемен Гыйматдин урынына Гыймай дип язганнар. Бервакыт Чистайда “Гимаевская” дигән аракы җитештерә башладылар. Мин гарип тә, аракы да булып чыктым. Бу минем нык эчемне пошырды. Сүз уңаеннан әйтеп китим инде – мин эчмим дә, тартмыйм да. Фамилияне законлы рәвештә
алыштырырга булдым, баксаң, бу катлаулы эш түгел икән: загс бүлегенә гариза яздым, 100 сум дәүләт пошлинасы түләдем һәм бер айдан хатыным белән миңа туу турындагы яңа таныклыклар бирделәр һәм алар буенча яңа паспорт алдык. Ә балаларга инде автомат рәвештә Гариф фамилияле паспорт бирелде.

Физика, математика, астрономияне тирәнтен өйрәнгән кеше төп мавыгуы итеп тарихны сайлый. Аның туган авылы янында Казанны алганнан соң Казан ханлыгы башкаласы булып торган Чаллы шәһәрлеге бар. 1993 нче елда язмыш аны тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән очраштыра. Экспедиция оештырыла һәм әлеге территориядә казу эшләре башлана. Биредә күп көмеш тәңкәләр һәм башка тарихи һәйкәлләр табалар. Эш бер яки ике генә ел дәвам итми. Нурулла бөтен буш вакытын Чаллы шәһәрлеге тарихын өйрәнүгә багышлый. Күп материал туплый. Үзе сөйләгәнчә, 2000 нче елда урамнан барганда аны тарихчы Рәшид Галләмов туктата һәм дүшәмбе көнне иртән барлык документларын алып, ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты аспирантурасының кабул итү комиссиясенә килергә куша. Ул күрсәтелгән вакытта килеп, имтиханнар тапшыра да, аспирант була. Укырга кергән унбиш кешенең өчесе генә тәмамлый, барысы да диссертацияләрен уңышлы яклыйлар. 2006 нчы елның 20 нче гыйнварында Нурулла Гариф тарих фәннәре кандидаты була. Ул татар телендә кандидатлык диссертациясе яклаган беренче аспирант. Күп китаплар авторы, мәкаләләре “Казан утлары”, “Мирас”, “Идел”, “Мәгариф” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында бастырыла. Аның мәкаләләре дөнья күрмәгән басмаларны санап чыгуы җиңелрәк булыр, мөгаен. “Мәйдан” журналының быелгы август саны, аның илле яшьлек юбилее уңаеннан, тулысынча диярлек Нурулла Гариф иҗатына багышланган. 
Нурулла Гариф милли дәүләтчелек, халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм татар телен яклаучылар сафында нык тора. Укытучы һәм тынгысыз кеше буларак, ул татар мәктәпләрендә белем алучыларның БДИны рус телендә тапшыруын татар халкының хокукларын бозу дип саный. “Күз алдыгызга китереп карагыз әле: барлык рус балалары имтиханнарны инглиз телендә бирергә тиеш, ди. Сез моңа борчыласызмы? Бу ничек булыр икән?”, – ди ул рус милләтеннән булган журналистка биргән интервьюларының берсендә.
Аңа татар авыллары язмышы тынгы бирми. Әлеге уңайдан китапларының берсендә язылган уйлануларын мисал итеп китерәсем килә: ”Татар авылларының үз дөньясы. Хәзер авылга Интернет, телевидение, барлык көнкүреш уңайлыклары килде. Элек шәһәргә барысы да көнкүрештә уңайлыклар эзләп барсалар, хәзер анда җәлеп итә торган бердәнбер нәрсә – эш. Авылларда мул яшиләр, әмма анда эш юк. Ир-атлар гадәттә акча эшләргә башка урыннарга «шабашкага» китәләр, җәй айларында 150-200 мең сум эшләп табалар, ә кышын мал-туар карыйлар. Татар менталитеты нәкъ менә авылда саклана. Мин аны, әлбәттә, мактамыйм. Руслар тормыш сөючән, кү
ңеллерәк кешеләр, без, татарлар, эш белән генә яшибез. Менә шундый төрле-төрле булганга да бер-беребез өчен кызыклы да инде без”.

Нурулла халыкның гореф-гадәтләрен саклауда гаилә зур роль уйный, дигән фикердә. Алар хатыны Мөнирә белән яратышып өйләнешкәннәр, һәм менә чирек гасыр инде бер-берсен аңлап, тату, матур итеп яшиләр. Бөтен нәрсәдә гаилә башлыгы әти булуы сизелә, әмма бу гаиләдә әни роле түбән булуны аңлатмый. Нурулла Гыйматдинович кызлар әни тәрбиясендә үсәргә, ә малайларны әти тәрбияләргә тиеш, дигән фикердә. Әгәр дә улын әтисе тәрбияләми икән, моны аның өчен урам башкарачак. Н.Гариф гаиләсендә өч бала. Олы кызлары Гүзәл техникумда укып чыккан, Биектау район электр челтәрендә эшли. Ләйлә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Әле мәктәптә укыган елларда ук аны ел саен җәйге лагерьга тәрбияче итеп чакыра торган булганнар. Хәзер ул диспетчер булып эшли, бик мавыгып, өлкәннәр һәм балаларны, гарәп графикасыннан файдаланып, укырга һәм язарга өйрәтә. Уллары Азамат элемтә техникумында белем ала. Нурулланың барлык балалары да шашка уены белән мавыгалар. Алар район, зона, республика турнирларында район данын лаеклы яклыйлар, призлы урыннар яулыйлар. Гүзәл аеруча зур уңышларга ирешә, ул Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Самара, Омскида, Түбән Новгородта һәм Россиянең башка шәһәрләрендә узган турнирларда катнашкан спортчы.
– Нурулла Гыйматдинович бик яхшы укытучы, ышанычлы һәм гадел кеше, кайгыртучан ул һәм ир, балаларын яратучы ата, тирән белемле тарихчы. Ул дуслыкның кадерен белә, аның белән аралашуы җиңел, сер дә саклый белә, акыллы киңәшләрен дә бирә. Мин шундый лаеклы кеше белән дус булуыма бик шатмын, – диде юбилярның хезмәттәше Флера Васильевна Афанасьева.
Үзләренең карашларын яклый торган кешеләр гадәттә күбрәк хис белән яшиләр, андыйларга әйләнә-тирәдәгеләрнең дә мөнәсәбәте бер генә төрле булмый, кайвакыт аларны аңламыйлар да. Әмма мәгълүм идея белән янып яшәүчеләрнең моңа әллә ни исләре китми, аларның үз максаты, үз принциплары булганга, андыйлар өчен вакытның аерым үлчәве бар. “Мин сезнең арада яшәдем” хикәясендә шундый сүзләре бар: ”Фәндә вакытны секундлар, минутлар, сәгатьләр, тәүлекләр, һәм, ниһаять... гасырлар белән үлчиләр. Кеше тормышы да еллар белән үлчәнә. Мин моңа ышанмыйм һәм моның белән килешә алмыйм. Чөнки яшь кызлар һәм мәһабәт кыяфәтле ханымнар гына түгел, ә бәлки таякка таянган бабай да ничә яшь дип сораганны яратмый. Яше турында искә төшергәнгә үпкәләмәсә дә, җан тынычлыгы югалачак. Кешенең яше узган гомер белән түгел, ә бәлки күпме күрүе, күпме кайгы-хәсрәт һәм шатлык кичерү
е, күңелендәге фикерләр һәм хисләрнең күпме булуы белән үлчәнергә тиеш...”

Нурулла Гыйматдин улы 50 нче туган көнен билгеләп үтте. Бу күп түгел, әмма ул шушы вакыт эчендә бик күп эшләргә: күрергә, язарга, кыйммәтле хатирәләрне мәңгеләштерергә, кайгырырга, шатланырга өлгергән. Аның шуның кадәрле көч һәм энергияне каян алуына гаҗәпләнергә генә кала. Эшкә дәрт-дәрманны ул тарихын өйрәнүгә үзен бөтен барлыгы белән багышлаган туган ягыннан ала, дисәм, бу яңалык булмастыр. Тик моны матур сүз, уңышлы чагыштыру өчен генә әйтмим, бу чынлыкта да шулай. Әлеге мавыгу Нурулланың бөтен барлыгын, күңелен, җанын биләп тора. Алда әле аны яңа экспедицияләр, казу эшләре, кызыклы ачышлар көтә, аларга таянып, тирән эчтәлекле китаплар язылыр. Сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар Сезгә, Нурулла Гариф! 
"Биектау хәбәрләре" С.ШАКИРОВА.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark