Яңалыклар Татарстан Кол Шәриф мәчетендә узачак Кадер кичәсен дөньяның 20 илендә яшәүчеләр күрә алачак

Кол Шәриф мәчетендә узачак Кадер кичәсен дөньяның 20 илендә яшәүчеләр күрә алачак

Написать письмо Печать PDF

Изге Рамазан аеның 27 нче төнендә “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе Кол Шәриф мәчетендә узачак Кадер кичәсеннән турыдан-туры трансляция оештыра. Ул 5 сентябрь 23 сәгать 30 минутта башлана. Казандагы вакыйгаларны мөселман дөньясының 20 илендә яшәүчеләр күрә алачак.“Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе сигналын “Әл-Җәзирә” телеканалы трансляцияләячәк.
Билгеле булганча, агымдагы елның 25 февралендә Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән Мәүлид бәйрәмен Татарстанның спутник телевиденесе тамашачылары белән бергә, Төркиянең әйдәп баручы “TRT” телеканалы тамашачылары да караган иде. Ул вакытта дөньякүләм телеаудитория 300 миллион кешегә җитте.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark