Татарстанның Баулы районында Мәүлид ае кысаларында Мөхәммәд пәйгамбәргә (сгв) кагылышлы җомга вәгазьләре укылачак. Шулай ук мәктәп укучылары арасында иң яхшы рефератларга бәйге оештырылган.
Рефератларның темасы – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) тормышы. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзәрт Биккинин билгеләп үткәнчә, киләсе атна башында мөхтәсибәттә имам-хатыйблар җыелышы булачак, җыелышта Мәүлид аенда уздырылачак башка чаралар планы да расланачак.
dumrt.ru





















