Яңалыклар Татарстан Яхшы гыйлем, югары әхлак

Яхшы гыйлем, югары әхлак

Написать письмо Печать PDF

Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбе укучыларының төрле фәннәр буенча белем алуларына да, әхлак-тәрбия мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Мәктәп мөдире Илсур хәзрәт Фатыйхов хәбәр иткәнчә, киләсе атнада мәктәптә “Математика атналыгы” оештырылачак.

Атналык кысаларында математика фәненә багышланган ШТМ, стена газеталары конкурсы һәм башка кызыклы чаралар узачак. Фәнгә багышланган атналыктан соң, хатын-кызлар өчен Коръән мәҗлесенә әзерлек башланачак. Әлеге мәҗлес 24 февральгә планлаштырылган.

“Яшь буын өчен милләтебезнең рухи кыйммәтләрен, дини-милли бәйләнешләрен күрсәтү буыннар арасындагы элемтәне сакларга булыша. Югары әхлакка ия булган укучылар гына фән ягыннан да зур уңышларга ирешәләр”, дип билгеләп үтте мәктәп мөдире.

dumrt.ru

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark