Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Яңалыклар Татарстан Чаллы мөхтәсибәте бәйгегә чакыра

Чаллы мөхтәсибәте бәйгегә чакыра

Написать письмо Печать PDF

2012 елның 28 мартында Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет”тә (Яңа шәһәр, 2/14, “Ак мәчет” тукталышы, тел. 38-86-33; 38-67-02) Коръәнне тәҗвид илә матур итеп укый белүче 15 яшькә кадәрле ир һәм кыз балалар (көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы) арасында “Коръән бәйгесе” үтәчәк. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм “Ислам Нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге оештыра.

Бәйге:

1. 7 яшькәчә

2. 10 яшькәчә

3. 13 яшькәчә

4. 15 яшькәчә

- балалар арасында үтәчәк.

Мөхтәсибәтләр әлеге бәйгегә һәр яшь төркеменә 2 кеше тәкъдим итә ала. Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша ала.

Бәйгенең шартлары, юнәлешләре, бәяләү үзенчәлекләре һәм бәйгегә кагылышлы башка сораулар белән Чаллы мөхтәсибәтенә 8(8552) 56-65-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

dumrt.ru

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark