4 нче февральдә - Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлап искә искә ала. Рабигуль-әүвәл аен халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Бу айда Мәүлид ашлары үткәрелә. Пәйгамбәребез тормышы өйрәнелә, күп салаватлар әйтелә.
Халкыбыз Мәүлид аен бик борынгыдан ук ай буе хөрмәтләгән. Күрше-күлән, туган-тумача, канкардәш арасында динебез кушканча шәфкать-миһербанлы булу тагын да арткан.
Хәзер дә Мәүлидне хөрмәтләп кичәләр үткәрелә. Шуларның берсен Казандагы Мәрҗани мәчете белән берлектә «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы үткәрә. Кичә 3нче февраль — җомга көнне көндезге сәгать икедә "Мәрҗани" мәчетендә узачак. Кичәдә имамнар, зыялылар, галимнәр чыгыш ясаячак. Килгән кунаклар мөнәҗәтчеләрне дә тыңлый алачаклар, дип хәбәр итә www.muslem.ru хәбәр итә.
“Татар-информ”






















