Февраль аенда Республикабыз күләмендә баручы "Иң яхшы мәдрәсә" конкурсы кысаларында ачык дәресләр үтәчәк. Беренче этапта алар Казан шәһәрендә урнашкан дүрт уку йортында булачак:
Казан ислам көллиятендә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсендә, “Мөхәммәдия”дә һәм Россия ислам институтында. Беренче ачык дәрес 7 февральдә Казан ислам көллиятендә булыр дип көтелә. Тәфсир фәне буенча узачак әлеге дәрес сәгать 11.30да башлана. Дәресне көллият мөгаллиме Камил хәзрәт Самигуллин алып барачак.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















