Россия белән Төркия арасындагы виза режимы бетерелергә мөмкин. «Мондый карарның РФ Президенты Дмитрий Медведевның Анкарага майда кылыначак визиты вакытында кабул ителүе ихимал», ди Төркия премьеры Тайип Эрдоган Төркия мәгълүмат чараларына.
Төркия премьеры фикеренчә, виза режимын бетерү «алдынгы сәүдә-икътисад хезмәттәшләре арасындагы ышанычның чагылышы» булачак. «Төркия белән Россия арасындагы визаның бетүен элек беркем дә күз алдына да китерә алмаган», - ди Тайип Эрдоган, шулай ук ул аның иле җиде ел дәвамында гына 25 ил арасында виза режимын бетерүе хакында әйткән.
Бүгенгә Төркия Россия гражданнары арасында иң популяр ял итү урыны, илгә керү өчен дә җиңеләйтелгән режим кулланыла: виза илгә керүнең һәр пунктында рәсмиләштерелә, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Виза режимын бетерү мәсьәләсе исә агымдагы елның гыйнвар аенда Тайип Эрдоганның Мәскәүгә кылган сәфәре вакытында каралган. Ул вакытта Россия гражданнарының Төркиягә һәм Төркия халыкларының Россиягә визасыз сәфәрләре турында хөкүмәтара килешүне әзерләү буенча карар кабул ителгән булган.
Tuesday, Feb 07th
Last update01:31:38 PM GMT
Актуал





















