Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Яңалыклар Россиядә Илдус хәзрәт Фәйзов «Казан мөфтияте» имамнары белән очрашты

Илдус хәзрәт Фәйзов «Казан мөфтияте» имамнары белән очрашты

Написать письмо Печать PDF

30 гыйнварда ТР МДНндә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов «Казан мөфтияте» составындагы җирле дини оешмаларның имам-хатыйблары белән очрашты. Очрашуда Магадан шәһәре имам-хатыйбы Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре һәм Вятка Аланы районындагы берничә авыл имам-хатыйблары катнашты.



Билгеле булганча, 2011 ел ахырында «Казан мөфтияте» мөселман дини оешмалары ассоциациясе гамәлдән чыгарылды. Сәбәбе – оешма уставында федераль кануннар белән төзәтеп булмаслык каршылыклар булуы. Әлеге оешма урынына яңасы – «Казан мөфтияте» мөселманнар Диния нәзарәте теркәлде. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов имамнарны республикада дин өлкәсендә башкарылучы эшләр белән таныштырды, Татарстан белән бергә эшләргә теләгән дини оешмалар белән хезмәттәшлекне дәвам иттерергә әзер булуларын белдерде. Очрашу вакытында мөфти Имамнарның күпсанлы сорауларына да җавап бирде.

dumrt.ru

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark