Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Яңалыклар Россиядә РИУда «Гакыйдә» фәне буенча ачык дәрес узачак

РИУда «Гакыйдә» фәне буенча ачык дәрес узачак

Написать письмо Печать PDF

16 февральдә Россия ислам университетында (Газ урамы, 19) “Гакыйдә” фәне буенча ачык дәрес узачак. Мөгаллим – ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Чарада шулай ук Казанның башка дини уку йортлары – Казан ислам көллияте, “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләр укытучылары да катнашачак.



Исегезгә төшерәбез, башкаладагы дини уку йортларында Диния нәзарәте башлангычында оештырылган ачык дәресләр циклы 7 февральдә Казан ислам көллиятендә “Коръән тәфсире” фәне буенча дәрес үткәрү белән башланып китте. Февраль ахырына кадәр ачык дәресләр Казандагы тагын 2 уку йортында – “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләрдә узачак.

Башлану вакыты: 10.00.

dumrt.ru

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark