Яңалыклар Россиядә Имам шәхси йортын мәчеткә әйләндергән

Имам шәхси йортын мәчеткә әйләндергән

Написать письмо Печать PDF

Новосибирск өлкәсе Куйбышев шәһәрендә яшәүче Гыйззәтуллин Хәсән Мәхмүт улы үзенең шәхси йортын мәчеткә әйләндергән һәм мөселман якташларына биргән. Имам һәм җирлектәге мөселманнар оешмасы җитәкчесе Хәсән Гыйззәтуллин барлык мөмкинлекләре булган яңа фатирга күчкәч, моңарчы яшәгән йортын мәчет итәргә булган. Имам йортны үз хисабына мәчет итеп үзгәрткән, төзекләндергән һәм мөселман оешмасына биргән. Мәчет бинасы бер катлы, шулай ук аның бик зур подвалы бар, җире дә җитәрлек.

Хәсән Гыйззәтуллинга 63 яшь. Һөнәре буенча ул инженер. Яшьлегендә Себер автомобиль-юл институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә шәһәр автомәктәбендә укыта. Шул ук вакытта читтән торып Россия Ислам универститетында да дини белемен ныгытырга өлгерә.

Куйбышев шәһәрендә яшәүче мөселманнар беренче мәчетләрен тантаналы төстә 2 майда ачарга җыеналар. Тантанага Новосибирск өлкәсе һәм күрше төбәкләрдән мөселман оешмалары вәкилләре чакырылган, дип хәбәр итә islamnews.ru.

Айзирәк Гәрәева

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark