Яңалыклар Галәм

Галәм

Беренче конференция “Хәләл” сертификацияләү Халыкара тәҗрибәсе”

Написать письмо Печать PDF

Татарстан Республикасы хөкүмәте, ТР мөселмннары Диния нәзарәте һәм “Хәләл” дөньясындагы Ислам Палатасы тикшерү һәм мәгълүмат үзәге ярдәме белән, 2012 елның 19-21 маенда Казан шәһәрендә үтәчәк III Халыкара KAZANHALAL 2012 күргәзмәсе кысаларында

Иранның Генераль консулы белән очрашу

Написать письмо Печать PDF

2012 елның 31 гыйнварында Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян белән очрашты. Очрашу барышында дөньядагы ислам дине торышы һәм киләчәктә үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Шулай ук Генераль консул “Коръән Елы”нда катнашырга теләк белдерде: “Сәнгать көзгесендә Иран” шәмаилләр күргәзмәсен әлеге чаралар рәтенә кертергә тәкъдим ясады.

“Китапка хөрмәт – Коръәннән башланды”

Написать письмо Печать PDF

2011 елның 26 гыйнварында ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Коръән Елы оештыру комитетының беренче утырышы үтте. Белгәнебезчә, 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула, шул уңайдан ТҖ МДНнең Пленумы 2011 елның 29 декабрендә бу елны Коръән елы дип билгеләп үтү карарына килгән иде.

Балтач районы мөхтәсибәтендә хаҗ сәфәре буенча район халкы белән очрашу оештырылды

Написать письмо Печать PDF

Шушы көннәрдә республиканың Балтач районы мөхтәсибәтендә хаҗ сәфәре буенча район халкы белән очрашу оештырылды. Бүгенге көндә район җирлегендә йөздән артык хаҗи бар. Очрашу барышында хаҗилар сәфәрдән алынган тәэсирләре белән уртаклашты, әлеге фарыз гамәлне кылырга җыенучыларга үз киңәшләрен җиткереп, күп төрле сорауларына җавап бирделәр.

Мөселманнарга "хәләл" аэропортлар арта

Написать письмо Печать PDF

Малайзиядәге Куала-Лумпур, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай, Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Ататөрк исемендәге халыкара аэропортлар мөселманнар өчен иң кулай дип табылган, дип хәбәр итә www.azatliq.org сайты.

Страница 1 из 40