Шушы көннәрдә республиканың Балтач районы мөхтәсибәтендә хаҗ сәфәре буенча район халкы белән очрашу оештырылды. Бүгенге көндә район җирлегендә йөздән артык хаҗи бар. Очрашу барышында хаҗилар сәфәрдән алынган тәэсирләре белән уртаклашты, әлеге фарыз гамәлне кылырга җыенучыларга үз киңәшләрен җиткереп, күп төрле сорауларына җавап бирделәр.
Балтач авылларында да дин-мәгариф өлкәсендә актив эшчәнлек алып барыла. Нөнәгәр авылында 18 гыйнварда мәктәп укучылары белән ачык әхлак дәресе оештырылды. Очрашуда район мәгариф бүлеге вәкилләре, урта мәктәп укытучылары, Балтач районы шагыйре Гамирҗан Мөхәммәтшин катнашты. “Яшь буынга гыйлем бирүгә, әхлак-тәрбиясен кайгыртуга аерым игътибар бирәбез, мондый файдалы чаралар башка авылларда да үткәреләчәк”, - дип билгеләп үтте районның имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.
“Татар-информ”




















