2011 елның 26 гыйнварында ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Коръән Елы оештыру комитетының беренче утырышы үтте. Белгәнебезчә, 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула, шул уңайдан ТҖ МДНнең Пленумы 2011 елның 29 декабрендә бу елны Коръән елы дип билгеләп үтү карарына килгән иде.
Оештыру комитетына дәүләт, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, министрлар, министр урынбасарлары, иҗат берләшмәләре җитәкчеләре һәм ММЧ чакырылды. Чарада катнашучылар Коръән Елын үткәрү буенча үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев әлеге чараларның әһәмиятлелегенә аерым басым ясады: “Татарларда китапка булган хөрмәт-ихтирам нәкъ менә Изге Коръән китабыннан башланган”. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръән басмаларының иң танылганы – “Казан басмасы” бүгенге көндә үзенең популярлыгын югалта бара, башка шрифт белән басылган Коръәннәрне ешрак очратабыз, дип ассызыклап үтте.
ҮДО – ТҖ МДН рәисе Илдус хәзрәт билгеләп үткәнчә, “Казан басмасы” –Коръән басмасында кулланылучы иң таралган шрифт. “Мәкам” Коръән уку стиле белән татарлар шулай ук аерылып тора. 14 төп “мәкам” арасында татарча да булуы сөендерә.
Академик Әхмәт Мәзгаров тәкъдим ителгән чараларга “Коръән һәм фән” исемндәге түгәрәк өстәл уздырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. “Фән һәм динне бер-берсенә капма-каршы куя торган чаклар үтте, бергәләшеп эшләргә кирәк”, диде ул үз чыгышында. Барлык катнашучыларның да тәкъдимнәре оештыручылар тарафыннан исәпкә алынды.
Коръән Елы уңаеннан үткәреләсе чаралар җәмгыятьнең дини ягын гына түгел, иҗтимагый-сәяси, мәдәни өлкәсен колачлап алалар. Коръән Елы уңаеннан Казанда гына түгел, бөтен республика буенча Коръән укучылар бәйгесе үткәрү, ММЧнда Коръәнгә багышланган рубрикалар алып бару, түгәрәк өстәлләр (“Коръән һәм сәламәтлек”, “Иҗтимагый тормышта Коръән кыйммәтләре” һ.б.), семинар-конференцияләр (“Татарларда Изге Коръәннне тәфсирләүдә традицияләр”, “Коръән тарихы”, “Коръән яктылыгында Коръән” һ.б.) уздыру, төрле бәйге һәм хәйрия акцияләре үткәрү, шулай ук “Коръән һәм рәсем сәнгате” күргәзмәсе оештыру һәм Изге Коръәнгә багышланган башка чаралар үткәрү күздә тотыла.
dumrt.ru





















