Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Дини матбугат "Иман" газетасы Имамнарга киңәшләр

Имамнарга киңәшләр

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Имам булу ул гади мөселманнар өстеннән җитәкчелек итү дигән сүз. Үз мәхәллә белән мөнәсәбәтне көйләгәндә имамның иярченнәре турында кайгыртуы беренчел принцип булырга тиешле, ягъни ниндидер җәмәгатьнең башлыгы бар икән, ул башлык, димәк шул җәмәгатьнең хәдиме булырга тиеш. Аңа ияргәннәрнең җәннәт юлында камилләшүләре, Исламны танып белүләре имамның кайгыртуындадыр, бу аның иң төп вазифасы, ул аларга рухи яктан үсәргә7 ярдәм итәргә тиеш, чөнки имам һәм мөселманнар Аллаһка ышану бәрабәрендә бер­ләшәләр.
Шәргый таләпләр һәм ислами әхлак нормаларын үтәүдә имам үрнәк күрсәтергә тиешле кеше. Аның шәригатьне үтәү имамчылык вазифасын башкаруына шарт булып тора. Ул үзен шәригатьтән өстен итеп хис итү белән үк имам булудан туктарга тиеш.
Имам булу ул зур ышаныч һәм югары җаваплылык. Җитәкчелек сыйфатларын без «Хаҗ» сүрәсенең 41 аятендә күрәбез: «Без аларны Җир йөзендә ныгытканнан соң намаз үтәүчеләргә, һәм зәкят тү­ләүчеләргә, һәм хупланган эшкә кушучыларга, һәм яраксыздан тыючыларга».
Имам көндәлек эшчәнлеген алып барганда мәхәллә халкы белән киңәшеп эшләргә тиеш, бигрәк тә араларында абруйлы, белемле картлар, бабайлар белән. Коръәннең «Шура» сүрәсенең 38 аятьтә әй­телгәнчә: «...һәм араларындагы эшләре дә киңәш белән булганнарга». Андый киңәшеп яшәү принцибының әһәмиятен без шуннан да күрә алабыз — хәтта Пәйгамбәр (с.) үзенә дә Аллаһ эшне киңәшкә корырга куша: «Аллаһның рәхмәте белән син аларга йомшардың, әгәр син тупас, каты күңелле булсаң, алар синең яныңнан таралырлар иде бит. Аларны кичер, аларга ярлыкау сора, эштә алар белән киңәшләш!» (3–159). Күрәбез, бу аятьтә ничек халык белән мөгамәлә итүне имамнарга нәсыйхәт ителгән. Кызганыч, арабызда бу аятькә киресен эшләүче, тупаслык кылучылар да җитәрлек әлегә.
Халык белән киңәшләшү мәхәлләнең мәчет эшләренә җаваплы карауга этәргеч бирә. Андый вакытта мәчет бер имам проблемасы гына булып калмый, башкалар да аны кайгыртуда, ямьләндерүдә катнаша башлый, тырышлыклары үсә.
Мәхәлләгә тигез гадел мөнәсәбәттә булу үтә дә әһәмиятле. Мә­хәллә әгъзасы баймы, ярлымы, белемлеме, наданмы, күркәмме, күрексезме һ.б. аларның барчасына тигез мөгамәлә, хөрмәт тиешле. Әгәр инде мөселманнар арасында низаг, аңлашылмаучылык килеп чыкса бигрәк тә гаделлек тансык. «Ниса» сүрәсенең 58 аятьтә әйтелгәнчә: «...кешеләрне хөкем иткәндә гаделлек белән хөкем итәргә боера!». «Маидә» сүрәсенең 8 аятендә: «Кешеләргә карата нәфрәтегез сезне гаделсезлек гөнаһына алып бара күрмәсен!» — диелә. Шулай ук «Ниса» сүрәсенең 135 аятендә: «Ий, иман китереп инанучылар! Гаделлектә нык булыгыз, Аллаһ алдында шаһит булсагыз, хәтта үзегезгә, ата-анагызга, якыннарыгызга каршы булса да! Ул бай яки ярлы булса да, Аллаһ — аларның икесенә дә иң якын булучы. Гаделлекне бозмас өчен нәфес хисләренә иярмәгез! Әгәр сез читләшсәгез яки кире каксагыз... хакыйкатьтә, Аллаһ — сез кылганнардан хәбәрдар!»
Димәк, гаделлек имамның иң әһәмиятле сыйфаты.
Мәхәллә эчендә кешелекле мөгамәлә булырга тиеш. Имамның эшчәнлегенә урынлы тәнкыйть әйтелү өчен шартлар да булсын. Мәхәллә әгъзалары борчыган сорауларына җавап алырлык булсын. Ислам тарихыннан билгеле булганча хәлифәи рашидуннан булучы Гомәр ибнел-Хәттаб вәгазь укыганда, аны бер карчык туктатып дөресли. Ул исә бу карчыкка һич кире нәрсә әйтми, ә хатасын танып, Аллаһыга шөкер итә. Бүгенге имамнарга икенче хәлифәнең бу тотышы үрнәк булса иде. Беркем дә бит хатадан хали түгел, шуның өчен әгәр мәхәлләдә имамны тәнкыйть итүче бар икән, аңа дошманлык итмәскә кирәк, киресенчә андый конструктив тәнкыйтькә колак салырга, файда алырга тиешле.
Мәхәлләдә хөр атмосфера булса, аның эшләре коллектив рәвештә тикшерелеп барылса бу имамга ярдәм генә булачак.
Пәйгамбәр (с) әйтүенчә, дин — ул нәсыйхәт, димәк халыктан килүче нәсыйхәтләрне шөкер итеп кабул итәргә белергә кирәк. Бәгъзе дин җитәкчеләре үзләрен патша яки изге итеп саный башлыйлар, мондый тискәре күренешләрдән арыну тиешле, чөнки Исламда җитәкчелек бернинди монархия белән бәрабәр түгел, ул демократик нигездә үсә килгән. Имамны халык сайлый, димәк, ул аңардан сорарга да хокуклы. Имам исә халык алдында да һәм моннан битәр, Аллаһы алдында җаваплы. Чөнки кешелек җәмгыятендә кемдер җитәкче була, ә кемдер иярергә мәҗбүр. Ә инде кемгә җитәкчелек итәргә икәнлеген Аллаһ Үзе хәл итә: «...аларның бәгъзеләренең дәрәҗәләрен икенчеләреннән югары иттек» (43–32). Ягъни имамнан көнләшү, хөсетләнү язык гамәл булып тора.
«Хуҗурат» сүрәсендә 13 аятьтә әйтелгәнчә: «Арагыздан Аллаһ каршысында иң хөрмәтлегез — иң тәкъва булучыгыз». Димәк, халык алдында гына хөрмәтле булып калмаска, Аллаһ каршында хөрмәтле булырга теләсәк, тәкъвалыкка, диндарлыгыбызга игътибар да итәргә кирәк.
Имам җитәкче буларак җәмгыятьне әйдәп барырга тиеш, бүгенге четерекле шартларда бюджеттән финансланмаганда эштә гайрәт күрсәтергә тиеш. Бу шартлар безгә имам буларак актив, дәртле кешеләрне тартырга этәрә. Пәйгамбәр (с.) дә бит нәкъ менә андый кешеләр дингә килсен дип дога кыла торган булган. Аның (с.) догасы бәрәкәтендә Гомәр (р.) Исламга килә дә инде һәм мөселман өммәтенә биниһая файдалар китерә. Без дә бу мисалга ияреп имамнар буларак зур тормыш тәҗрибәсенә ия, сәләтле кешеләрне тартырга тиешбез. Чөнки очраклы сәләтсез кешеләр имам урынны биләгәндә файда түгел, зыян итүләре бик мөмкин.
Мәхәлләдә сайланган контроль-ревизия комиссиясенә тиешле шартлар тудыру кирәк, чөнки контрольда эшне тоту күп хасиятләргә ия. Контроль — ул яхшы ният белән үткәрелә — мәчеттә эш барышын камилләштерү, берничек тә кемнедер фаш итү, угърылыкта тоту өчен түгел. Контроль үткәрелә торган оешмаларда гадәттә практик эшчәнлек сыйфатлырак алып барыла. Контроль эффектив булганда спонсорлар да теләп ярдәм итәләр, чөнки бирелгән акчаларның кайдалыгы һәм нәтиҗәлеге турында алар хәбәрдәр була. Кимендә елга бер тапкыр андый ревизияләр үткәрү тиешле, шулай ук әгәр мөхтәсибәт яки ТҖМДН нан тикшерүчеләр килгән булса, мөмкин кадәр аларга теләктәшлек белдерергә, бөтен тиешле кәгазьләр тапшырырга. Әгәр инде куелган таләпләр үтәлми, имам вазифалары тиешле әда кылынмый икән, эш зурга җиткәнче, гауга чыкканчы, мондый контроль-ревизия комиссиясе эшчәнлеге вакытында җитешсезлекләрне күрергә имкяният бирә дә инде. Кеше табигате шулай яратылган ки, бөтен кешеләр имамлык җитәкчелек дәрәҗәсен күтәрә алмый, гәрчә башка мактаулы шәхси сыйфатларга ия булсалар да. Менә ни өчен, мәсәлән, Гомәр ибн Хәттаб Гаммәр ибн Ясирне Куфага идарәче итеп билгеләгәннән соң, бераздан аны эшеннән азат итә, чөнки идарә эше тиешле нәтиҗәләргә китерми. Бу мисалга бинаән, безгә дә имамнарның эшчәнлеген вакытында бәяләп барырга кирәк, бигрәк тә мәхәлләдә яхшырак эшләрлек кандидат булганда ялган уңайсызланудан кадр карарларны кичектерү дөрес булмас. Менә бу яктан КРК әһәмиятләре бик югары.
Имам бердәмлекнең мөһимлеген гелән аңлатып торырга тиешле, чөнки Пәйгамбәр (с.) хәдисендә әйтелгәнчә, «Аллаһының кулы җәмәгать белән, кем үзен җәмәгатьтән чыгара, ул җәһәннәм утына чыгарылачак» (Тирмизи). Мәхәллә — ул бердәм коллектив, фикер­дәшләр, диндәшләр җыелмасы, аларның максатлары уртак. Шуның өчен имам аларны туплап, халәтләрен белеп торырга тиешле, чөнки бүген динебез дошманнары тарафыннан бик күп секталар оештырылып хак динебезне таркалу юлы белән юк итәргә тырышалар.
Пәйгамбәр (с.) үз хәдисендә әйтүенчә, «Җирдә мәрхәмәтле бул, ул вакытта Аллаһ тәгалә күктә сиңа мәрхәмәтле булыр» (Тирмизи).
Күп мәчетләрдә хатын-кызлар һәм балалар белән эшләүгә игътибар аз бирелә. Ә бит мәхәллә халкы фәкать ир-егетләрдән генә гыйбарәт түгел. Тәҗрибә күрсәтә ки, хатын-кызлар дингә теләп тартыла, мондый табигый кызыксынуны тиешле рәвештә оештыра белергә кирәк. Хатын-кызларыбызда мәчет өчен күптин-күп файдаланмаган потенциал бар. Ә алар исә тәрбия эшендә зур роль уйнаучы фактор, алар өстендә киләчәк тәкъва мөселманнарны җитештерү ята, югыйсә. Бөтен халыкның 50%ын без мәчетнең тышкарында калдырсак уңышыбыз ярты булып калачак. Кызганыч, балаларга да әз мәчетләрдә генә әле лаеклы илтифат ителә. Балаларны дингә кызыктыру, берегү аерым ысуллар таләп итә. Бу юнәлеш имамнарның көндәлек эше булса иде.
Бүгенге җәмгыять мәгълүматлаштыру чорында яши, бу шартларда безгә дә гаммави мәгълүмат чараларына тиешле игътибар бирү сорала. Җирдәге газеталарга, радиога һ.б. мәчет тормышына бәйле хәбәрләр бирү, бәйрәмнәр, истәлекле көннәр мөнәсәбәте белән вәгазьләр, сөхбәтләр тәкъдим итү тиешле. Мәчеткә мөселман газета-журналларын алдыру бик күркәм эш. Шәһәр мәчетләренә исә үз хәбәрнамәләрен оештыру да отышлы.
Мәхәлләдә дин белән кызыксынучы зыялыларга рухи үсеш юнәлешен бирергә кирәк, мәчет курсларыннан соң аларны мәдрәсәләрнең читтән торып яки кичке бүлекләргә керергә ярдәм итәргә кирәк. Сәләтле яшьләрне исә көндезге бүлекләргә юлларга була.
Мәхәллә барлыкка килү белән ук үз эшчәнлеген җирле дәүләт хакимияте белән килешеп эшләргә тиеш. Кайвакытта дин әһелләре эшләрлек булмаган таләпләр куеп кына хакимият белән аралашалар. Билгеле андый берьяклы юл уңышка китерми. Мәхәллә пәйда булуы хакимияткә катлаулык һәм проблемалар түгел, ә ярдәм һәм таяныч китерергә тиеш. Шуның өчен үзара теләктәшлек, ихтирам булганда мәхәллә эшчәнлеге әлбәттә нәтиҗәлерәк була. Андый атмосфераны булдыру исә күп вакытта имамның үзеннән тора. Дәүләт органнары имамның халыкта мораль авторитеты булуын тоемласалар, мәхәллә халык өчен файдалы тәрбияви чаралар үткәрү белән мәшгуль булса, һичшиксез, хакимияттән ярдәмнән башка нәрсә күрелмәс. Ә инде конфронтация юлы, хакимият белән ярышу зыяннан башка нәрсә китерми. Имамнарга сәясәттә катнашу язык ителгән, шуның өчен алар дәүләт идарәчеләренә бернинди конкурентлар түгел. Имамнар рәсми хакимият вәкилләре белән, алар кем генә булмасын, хезмәттәшлек итергә бурычлылар.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark