Идел буе татарларының теле төрки телләр төркеменә керә. Бу төрки телдә сөйләүче халык кимендә, һуннар (сөннәр) кабиләләренең Европага хәрәкәте (Атилла) заманнарыннан, бу төбәктә төпләнеп, борынгы дәүләтчелек рәвешендәге сәяси берләшмәгә оешып яшиләр. Ул халыкның исеме, теленең фонетикасы (яңгырашы) морфлогиясе-грамматик үзенчәлеге аларның хәзерге татар теле аваз системасында сөйләшүче халык булганын күрсәтә: Яңгырашы, сүз төзелеше генә түгел, аталмаларның мәгънәсе дә хәзерге татар телендәге мәгънәсендә: «Эскэл» — Искил «иске ил», «чигил» («чик ил») (халык яшәешенең чигендәге ил Патшалары Атилла җитәкчелегендә (434–435 еллар) Көнбатыш Европага киткәннәрендә, һәрнинди очраклы казалардан илнең, нигезнең саклану ноктасы, маясы, алгы сызыктан читтә, илнең ерак тылдагы чиге рәвешендә, административ берәмлек итеп, чик ил («чигил»), «иске ил» (искил) оештырып калдырылганга охшый. «Иске ил» аталмасы шул заманнарда ук төбәк исеменә әйләнеп китә. Соңрак, ул шул заманның иң мәдәни халкы мөселман гарәпләрнең тарихка, географиягә карашлы язмаларында теркәлеп сакланып калган. Гарәп грамматикасы һәр сүзнең мәгънәсен сүз тамырындагы өч тартык аваз буенча билгели. Гарәп галимнәре Урта Идел төбәген, искил халкы исемендәге «с-к-л» тартыклары нигезендә, «Сакалибә (с-к-л-лар) иле дип йөрткәннәр. Иң атаклы гарәп географларының беренчеләреннән саналган, 820–890 нчы елларда яшәгән Ибн Хардадбех, мәсәлән, «Китаб әл-мәсаликъ вә-л-мәмалик» («Юллар һәм илләр») әсәрендә, 6–7 мәртәбә телгә алына. Ул Идел елгасы сәкалибләр иленнән башлана дип күрсәтә. («Хамлиджа, расположен в конце (устье) реки, которая течет из страны ас-Сакалиба»… — Ибн Хардадбех, «Книга путей и стран». — Баки, «Элм», 1986, с. 109 — Хамлидҗа Хазария башкаласы Итиль шәһәренең көнчыгыш районы).
Атилла явы Көнбатышка киткән заманнарда тылда (үрчемгә) калдырылган чигил халкы күчмә кабиләләрдән гыйбарәт була. Балхаш күленнән Идел ярларына кадәрге киңлек аларның күченү мәйданы була. Җәйне Идел буе җәйләүләрендә үткәрәләр. Идел болыннары кар астында калыр көннәрдә, алар аз карлы хәзерге Казахстан буйлап Көнчыгышка табан күченәләр. Кыш салкыннарын Балхаш күле буйларындагы кышлау урыннарында (кышлакларда) үткәрәләр. Көннәр җылыта башлагач, кабат, Көнбатышка таба күченәләр һәм җәй башларына Идел-Җаек аралыгына кайтып җитәләр. Су юллары борын-борыннан иң кулай сәүдә юллары булган. Кимәләргә тонналап товарлар төяп җиңел генә ерак-ерак илләргә илтеп андагы товарларга алмаштырып табыш күреп була. Су юлы икеләтә файдалы. Товарищны күчерер өчен күп дистәләгән ат, үгез табарга, аларны туендырып саклап барырга артык та күп чыгым тотарга туры килер иде. Коры җир сәүдә юллары юлбасарлар һәм узгынчы сәүдәгәрләрне талауны кәсеп иткән мәдәниятсез-законсыз илләр аша үтә. Зур-зур төркем (кәрван) булып йөрергә, малыңны, җаныңны сакларга җитәрлек кадәр хәрбиләр яллап алып (асрап) йөрергә кирәк. Ә су юлында, җәймә кадәр мәйданда, сәүдәгәрләр юлбасар һөҗүменнән үз көчләре белән генә дә саклана алалар. Менә шул уңайлыклары белән, Көнчыгыш Европаның аркылысын буйга иңләгән Идел су юлы олы сәүдә юлы саналган. Товар — сәүдә маллары да һәр җирдә көтеп алына торган: урманнарында иң кыйммәтле тиреле җәнлекләр. Балы, балавызы. Түбән Иделдәге урмансыз җирләр халыкларына, агачы тактасы — төзелеш материаллары җирләреннән алынган мул авыл хуҗалыгы продуктлары. Күчмәче чигил-искилләрнең «тәрәккыйпәрвәрләре — яшь көчләре» бик тиз күчмәчелекне ташлап Идел буендагы җирләрдә утрак тормышка күчәләр. Кемнәрдер җир эшләренә һәвәслек күрсәтә кемнәрдер сәүдәгә тартыла. Күчеп йөргән Идел буе — Балхаш аралары Бөек төрек каганаты, (хаканлыгы) хөкемендә кала. Утрак тормышка күчеп, Урта бу яңа вазгыять Идел төбәгендә аерым, утрак Искил иле — Сакалибә төбәгенә берләшү процессын хәрәкәтен тизләштерә һәм тулы җиңүгә китерә, Ибн Хардадбех «Юллар һәм илләр китабы»ның «Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ коймасы»на багышлаган бүлегендә, күп телләрдә сөйләшә белүче Сәллам әт-Тәрҗемани дигән Багдад сәяхәтчесенең Хазар башкаласы Итил аша 845–850 еллар тирәсендә Бөек Китай стенасы ягына сәяхәте турында яза. Китапның шул сәяхәт материалын аңлатуга багышланган 334 биттәге искәрмәсендә дә Сакалиба иленең Урта Иделдә булганы раслана. Борынгы гарәп галиме Истахрига таянып: «Хардадбехтан соңгы гарәп галимнәре инде «Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ коймасы»ның урынын төгәл күрсәтә алмыйлар: кайдадыр, төньякта, кимаклар биләмәләре белән (көнбатышта) Сакалиба (ягъни Балхаш күле белән Урта Идел) аралыгында» дип күрсәтәләр. Сакалиба — искилләр ватаны инде элеккеге күченү мәйданнарының Көнбатыштагы төбәге — аерым биләмә итеп күрсәтелә. Хордадбехнең IX гасыр урталарында язылган «Китабе мәсаликъ вә-м-мәмалик» китабында «Сакалибә» (с-кл-искил) исеме күп мәртәбәләр телгә алына, ә менә болгар-булгар исеме бер генә мәртәбә дә күренми. Дунай буе болгарлары да бер генә урында телгә алына. Анда да, Румга (Византиягә) аерым алганда Таракийа — Фракиягә барган юлга чиктәш географик пунктны атап үтү рәвешендә генә. Болгар дип түгел «страна Бурджан» дип (98 б.). Искәрмәдә, (282 б.) бу «Бурджан» да Таракийа исеме итеп кулланылганы аңлатыла. Ихтимал шуңадыр, аталма топонимнар алфавит исемлегенә хәтта кертелмәгән. Алда чыганак итеп файдаланылачак, авторы 926 елда вафат булган (димәк, шул ук VIII гасырның соңгы чирекләрендә язылган) гарәп тарихчысы Әхмәд ибн Әъсам ал Куфиның «Китаб әл-Фүтүх» («Яулар, яки Җиңүләр китабы») әсәренең Әзәрбәйҗанга кагылышлы бүлекләренең русчага тәрҗемә ителгән басмасында да («Книга завоеваний» (Извлечения по истории Азербайджана VII–IX вв.) — Баку, «Элм». 1981) Сакалиба аталмасы телгә алына, Болгар исеме юк. Балика борынгы гарәп тарих география галимнәре язмаларында да Сакалиба аталмасы шундый ук алмашсыз диярлек активлык күрсәтә.
VIII–IX — гасырлар гарәп тарихи чыганакларыннан шундый нәтиҗәгә килеп була: бу заманда, Далага чиктәш Урта Идел төбәгенең, күпмедер, сәяси оешкан, җанлылык әсәре күрсәтеп, тарих мәйданында таныла башлаган халкы — искил халкы була. Гарәп чыганакларында төбәк аталмасы да, гарәп грамматикасына нигезләнеп топонимик терминга әйләнгән — «Сакалиба» (берлек санында, «саклаб» (кара Хордадбех, 159 б.) дип атала. (Башта, күплек санындагы формасында кулланышка кергән кебек; соңында «б» тартыгы (авазы) берлек санындагы «с-к-л» формасына да өстәлгән булу ихтимал). Искил, чигил, Сөн (Һүн) кебек аталмалар бу халык теле фонетика, морфлогия үзенчәлекләре хәзерге татар теле белән бер үк системада булганын искәртәләр. (Болгар кабиләлер исемен хәтерлик: «утигур», «кутригур». «Утигур» — утригур» — «утыз угыз» дигән сүзләрнең «р»лаштыру системасындагы архаик төрки телдәге яңгырашы булуы мөмкин).
Үрчү, (чеби чыгару, мөмкинлегеннән һәм берәр максатта файдаланудан читләтелгән) мая йомырка хөкеменда калдырылган Искил иле һәм халкы утраклыкка күчеп, тарих сәхнәсенә тартылган көннәрдә, кешелек тарихы сәхнәсендә пәрдә күтәрелеп, яңа, чираттагы кульминация ноктасы булган «өченче акт» тамашасы кузгалып китә. Ул заманның ике сәяси җитәкче үзәге, гегемоны булган Византия империясе белән Сасанилар Ираны арасында, 603 елда, моңарчы күрелмәгән масштабта берсе-берсен юк итүгә каратылган сугышлар башланып китә. Ун еллар дәвамында, Византия гаскәрен тар-мар итә-итә, Иран шаһы Хөсрәү II — Пәрваз Сурия, Фәләстин, Мисырны (617 ел) Родос утравын (622 ел) яулап Византия башкаласы Констактинопольне камакка ала. Византия императоры Иракли, «Килешү, солых төзергә нинди таләпләр куясыз?» — дип сораганында, Хөсрәү Пәрвиз, бәхәскә урын калдырмаслык катгыйлык белән: «Христиан диненнән баш тартып Зәрдүшт (заростризм) диненә күчәсез һәм, тулысынча, Иран хөкеменә буйсынасыз» — дигән шарт куя. Византия, әлбәттә бу шартларны кабул итә алмый. Хөсрәү шаһ яңадан яңа унышларга барган көннәрдә, үзен Алланың илчесе — пәйгамбәре дип игълан иткән, әле беркемгә дә билгесез гади бер гарәп, Мөхәммәд (с.г.в.) 614 елда Мәккә шәһәрендәге халыкка: …җиңелгән румлылар, берничә елдан, җиңүчеләрдән өстен калачаклар дип сөйли (Коръән 30 сүрә, 2–3 аят). Дөрестән дә, 627 елның көзендә Ираклий, гаскәрләрен кимәләргә төяп, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгыш ярларына төшеп, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан аша Иранга үтә, шаһ гаскәрләрен бәрелешләрдә җиңеп, Сасанилар башкаласы Ктесифон шәһәренә барып җитә, шаһның башкала янындагы резиденциясен — сараен басып ала. Хөсрәүнең уңышсызлыкларыннан нәфрәтләнгән Иран аксөякләре шаһны тәхетеннән төшерәләр һәм җәзалап үтерәләр. 629 елның сентябрендә император Ираклий дөньяның астын-өскә китергәндәй тантана белән башкаласына кайта. Иранның җиңелү дә Византиянең җиңү тантаналарының да тарих барышына бернинди диярлек сизелерлек тәэсире булмый. Иранлылар күптән инде Гарәбстан ярым утыравының көнчыгыш һәм Көньяк биләмәләрен, Аден, Ямәннәрне үзләренә буйсындырган булалар. Сурия, Фәләстин, Мисырны да басып алгач, бәдәви (күчмәче) гарәп биләмәләре Иран дәүләте эчендәге бер утрау хөкемендә калалар. Менә шул сәяси шартларда Мөхәммәд пәйгамбәр таркау гарәп күчмәчеләрен ислам диненә күчереп бер дәүләткә берләштерү эшенә алына. Византия императорының җиңү тантаналарыннан дүрт ай үтәр-үтмәс, 630 елның гыйнварында 622 елда үзен качып китәргә мәҗбүр иткән Мәккә шәһәренә Ислам динен кабул иткән гаскәрләре белән кабат кайта, — Мәккә Мәдинә гарәпләрен берләштереп ислам дәүләте барлыкка китерә. Ике елдан пәйгамбәр үзе вафат була (632 ел). Гарәп Хәлифәлеге дип атап йөртелә башлаган яңа дәүләт, ун еллар эчендә, иске дөньяның сәяси үзәге булган әлеге ике империяне — Византияне һәм Сасанилар Иранын тар-мар итеп, зур сәясәт дөньясыннан читләтеп Галәм мәйданына чыга. Сурияне, Урта диңгезнең көнчыгышларын, Мисырны, Сасанилар Иранын үз дәүләтләренә кушып алалар. VIII гасыр башларына инде ислам динендәге гарәп хәлифәлеге чикләре, Үзәк Азиядә Кытай чикләренә, Һиндстанның Ганг, Һинд елгаларына кадәр киңәя. Көнбатышка Африканың төньягын яулап, Атлантик океан ярларына кадәр барып җитәләр. Шул киң мәйданда, кыска гына вакыт аралыгында, моңарчы күрелмәгән үзгәреш-яңарышлар мәйданга китерелә. Яңа дөньяга караш, яңа дин, яңа рухи кыйммәтләр, дөнья күләм киеренке тартыш-көрәшләр, йөз меңләгән халык массасы җирлегендә, күренмәгән кодрәтле эмоциональ импульска әйләнә, ул халыкны актив тарихи яшәешкә күтәрә. Шул социаль җирлектә ыруглык җәмгыяте, мәҗүсилек, патриархальлек белән бәйле бик күп кыргыйлыклар юкка чыгарыла. Яңа дин нигезендә, яңа прогрессив әхлак кагыйдәләре, яңа закончалыклар, яңа тәртипләр, яңа, актив холыклар мәйданга китерелә. Исламлашу тарихын яхшы белгән шәрыкшөнас П. А. Грязневич: «Распространяя ислам в Аравии никто не грозил, не мучил, не истязал, не жег и не топил, как многие распространители христианства в Европе и особенно на ее окраинах. Аравийское язычество не знало мучеников», — дип күрсәтә (П. А. Грязневич «Развитие исторического сознания арабов (VI–VIII в.в.) — «Очерки истории арабской культуры. V–XV вв.» Г.Р.В.Л., М. 1982 с. 141). Югары тарихи активлыкка каратылган яңа социаль система. Рухи тормышны күрелмәгән рәвештә активлаштыруга каратылган аңа тәртипләр. Җәмгыятьне яңартуга каратылган шундый яңалыклар яшәештә акыл хезмәте өлешенең алгы сызыкка якынаюы бу хәрәкәткә тартылган башка халыклар арасыннан да күп йөз меңләгән кешеләрне үз тарафына (ислам диненә) җәлеп итә. Гарәп яулары, Искәндәр Зөлкәрнәен (Александр Македонский, Рим империясе барлыкка китерелүе, халыкларның бөек күченүе (великое переселение народов) заманнарындагы географик киңлекләргә тиң мәйданда, алар ирешә алмаган гыйльми-интеллектуаль югарылыкта, — идеологик оештырылулы рәвештә, бу яңартучылулар кешелек тарихы күчәрен яңа юнәлешкә бора. Гарәп дөньясы (цивилизациясе) белем колачын киңәйтү чараларын күзләп, беренчеләрдән булып, антик дөнья, борынгы грек мәдәнияты казанышларын үзләштереп, җанландырып яңа заман максатларында фйдалану юлына баса. Алар тәэсирендә, алар күтәргән катламнарны үзләштерү аша, шул көннәрдә үк диярлек Көнбатыш Европа илләре (Рим, Византия империяләре варислары сыйфатында бу эстафетаны үз кулларына алалар һәм шул нигездә, аны бүгенге цивилизация дәрәҗәсенәчә үстерәләр. Искил (Сакалиба) — Болгар иле, төрки халыклар арасында, Сәмәрканд, Бохара якларындагы төркиләр белән бер үк вакытта диярлек, әнә шул гарәп-ислам мәдәнияте формалашуының беренче йөз еллыгында ук шул дөньякүләм олы мәдәни яңару агымына тартыла. Югарыда телгә алынган, 926 елда үлгән гарәп галиме әл-Куфинең «Китабел Фотух» («Җиңүле яулар») китабында Идел буе төркиләре исламлашуы турында шундый хәбәр бар. Пәйгамбәр вафатыннан җиде ел үткәч үк инде, 639 елда гарәп гаскәрләре Әзәрбәйҗан җирләренә килеп җитәләр, 642 елда Кавказ алды киңлекләренә капка хезмәтен үтәгән Дәрбәнд (Бабел Әбваб) шәһәрен беренче мәртәбә яулап алалар. Йөз елларга сузылган гарәп-хазар сугышлары башланып китә. 730 еллар башы хәл иткеч көннәргә әйләнә. Унбиш еллардан соң, (744–750 еллар) Әмәвиләр династиясеннән соңгы хәлифә булачак Мәрван җитәкчелегендә хәлифәлекнең йөз мең гаскәре 737 елда Дәрбәнд шәһәреннән Кавказ алды киңлекләренә бәреп чыгалар, хәл иткеч бәрелештә, хазар гаскәрен тар-мар итеп Идел буйларына агылалар, Хазар башкаласы Итилне яулап алалар. Хазар хаканы (императоры) «тауларга» кача. («Хакан стал убегать от Марвана и вскоре добрался до гор». — с. 50). Хәзерге тарихчылар бу «таулар»ны Дон буе биеклекләре (Донецкий кряж) дип фараз итәләр һәм Мәрван хаканны эзәрлекләп Дон буйларына чыга (соңгы сугыш шунда була) дип фараз итәләр. «Җиңүле яулар китабы» («Книга завоеваний») исә качу — эзәрлекләүләр башкарак юнәлештә булганын искәртә. Гарәп гаскәре Хазарлар дәүләте чикләренә кадәр барып җитә. Аннан Сакалиб һәм башка кабиләләр җирләренә яу чабалар («набеги»). Шуннан соң яуны дәвам иттереп, тиздән Сакалиба елгасына барып җитәләр. («После этого они пошли дальше и вскоре добрались до реки Сакалиба…» (Шунда ук). Югарыда, Хардадбех (VIIIнче йөзнең икенче яртысы) Истархи (930 (1 ел) әсәрләрендә, (димәк, гарәп географиясендә) Итиль шәһәре янында диңгезгә коела торган «Сакалибә елгасы» дигәндә Идел елгасын күз алдында тотканнарын күргән идек. «Хазар хаканы тауларга кача» дигәндә, күрәсең Идел буеның «Тау ягы» аталмасы күз алдында тотыла. Беренче күренекле рус тарихчыларыннан В. Н. Татищев борынгы грек географлары инде, җирле халыклардан шул («Тау ягы», «Нагорная сторона» дигән) аталманы ишетеп, үзләре булмаган күрмәгән бу урынны — кешелек дөньясына билгеле җирнең чиге, Риф таулары, дөнья читендәге фантастик таулар дип билгеләгән булулары мөмкин дигән фаразны алга сөрә. Бу «Тау ягы» аталмасы гарәп географлары колагына да барып җитә. Әл-Куфи «Китабел фөтух»ында «Хазар хаканы «Тау ягына качты» дигән мәгълүматын «Тауларга качты» рәвешендә кертеп әйтә. (Ш. Мәрҗанидә бу аталмасы «Җәбалстан» (Тау иле). Мәрван да, Итиль каласының «Ак шәһәрен («Байда»ны) алганнан соң, тоткарланмый, хакан эзеннән куа чыга. Иделнең уң як яры буйлап хәрәкәтләнәләр. Елга буена (ярына) чыкмыйча хәрәкәтләнгән тәкъдирдә дә, аларның янәшәдә генә «Сакалиба» елгасы — зур елга акканын белмәүләре мөмкин түгел. Үзләре күрмәгән тәкъдирдә дә, юл күрсәтүчеләрдән, җирле халыклардан ишетеп, тирә-як топографиясен сорашып аныклау рәвешендә. Һәм менә, Жигули тауларын кисеп үткән җирдә, моңарчы төньяктан көньякка табан ага торган елга, юнәлешен үзгәртеп көнбатыштан көнчыгышка табан аккан төс күрсәтеп, боларның юлын бүлә. «Ниндидер зур елгага җитәләр» дими автор, «Сакалиба елгасына килеп чыгалар» дип кистереп әйтә. Күрәсең, бу очрашу Иделнең Жигули тауларына килеп төртелгән җиренә якын, хәзерге Жигулевский Тольятти шәһәрләре урыны тирәсендә була. Елга ярына җиткәч, Мәрван гаскәр башларыннан әл-Кәүсәр дигән батырын чакырып: «Күзәтчеләремнән хәбәр алдым, — Хазар патшасы Хазар Тархан дигән яубашы җитәкчелегендә безгә каршы 40 мең гаскәрне җибәргән. Хәзер үк, 40 мең атлы гаскәр алып, елганы кич тә, юлларына постырма (засада) корып, искәтмәстән һөҗүм ит!» — дип боерык бирә. Әл-Кәүсәр елганы кичеп, зур тизлек белән Хазар Тархан гаскәренә каршы ташлана. Юлларында, югары дәрәҗәле (затлы) су белән мавыккан 20ләп кешегә юлыгалар һәм берсен дә калдырмый кылычтан үткәрәләр. (Соңыннан Болгарның — гаскәрләрен ялга урнаштырып, ярдәмчеләре белән ялга, ауга чыккан Хазар Тархан икәне ачыклана. Шулай, баштан ук, үзләре дә сизмәстән, дошман гаскәрен җитәкчесез калдыралар). Юлларын дәвам итеп, куе урманлыкка җитәләр. Урман эченнән төтен саркыганын күреп, тикшерәләр һәм ялга тукталган дошман гаскәре икәнен аныклыйлар. Сиздермичә урап алып, таңда, искәртмәстән, һөҗүмгә ташланалар. 10 мең кеше әсир алалар, 7 меңләбен кылычтан үткәрәләр. Калганнары, таркалып, кайсы кайда посып, качып, дошман явы юкка чыгарыла. «Хазар Тархан кайда?» — дип сорашып, теге 20 аучы — яу башлыклары булганын ачыклыйлар…
Хазар хаканының соңгы хәрби мөмкинлекләре юкка чыгарыла. Ул Мәрван куйган барлык таләпләрне кабул итеп, солых сорарга мәҗбүр була. Вәкилен җибәреп, Мәрванга: «Әй әмир! Син хазарларны, саклабларны әсирең иттең, кырдың, — максатларыңа ирештең ич, тагын сиңа нәрсә кирәк?!» — дип мөрәҗәгать итә. («Ты пленил хазар и саклабов, перебил их и достиг желаемого! Чего же еще тебе надо?» 51 б. Мәрван: «Я желаю, чтобы он принял ислам, иначе я убью его, захвачу его царство и передам его другому!» — дип катгый шарт куя). Хакан алдында бердәнбер шарт, үз диннәрен калдырып, иле белән бергә, ислам диненә күчү таләбен куя. Хазар хаканнары һәм илбашлары Мәрван явыннан соң ук диярлек, 740 елда еврей (иудей) динен кабул иткәне мәгълүм. Хазар халкы да, массакүләм, ислам диненә күчмәгән. Ә менә сакалиблар һәм болгарлар, хәзерге Идел буе татарлар бабалары, иле белән, — мөселман диненә күчкән. Күрәсең, бу яңа дингә күчү, ил күләмендә, бердәм үткәрелгән чара рәвешендә, нәкъ шул көннәрдә була. Хакан, үзен һәм хазар халкын Мәрванның катгый мәҗбүр итүләреннән йолыр өчен, вассаллары сакалиб-искилләр, болгарлар хисабына котылып калырга уйлап, бу төбәк халкын, иле белән, бердән исламлаштыруларда, Мәрван күңелен табарлык, килешүгә вәгъдәгә тугрылык тырышлыклар күрсәткәнгә охшый. Төбәк хакимнәре — Идел буе болгарлары да күрәсең, нәкъ шул көннәрдә ислам динен кабул итәләр. Болгарлар, нәкъ шул заманнар тирәсендә инде Урта Идел төбәгендә төпләнгән булалар. «Татар энциклопедиясе» һәм «Татар энциклопедик сүзлеге»ндә булган мәкаләләрдә: болгар аталмасы, бүгенгә билгеле чыганакларда, иң беренче мәртәбә, халыкларның бөек күченеше заманында, 354 елда, латинча «Хронораф» дигән китапта күренә. 576 еллар тирәсендә, Көнбатыш Төрек каганаты (Алтай ары ягында оешкан бөек дәүләтнең көнбатышка табан бүлтәйгән өлеше). Кара диңгез буйларында яшәгән болгар биләмәләрен басып алып үзенә буйсындыра. 630–640 елларда (638 елда) Бөек Төрек каганатының идарәче дуло кабиләсеннән Орган (Ураган) хан һәм аның туганының улы Кубрат хан Азов диңгезенең көнчыгыш ярларында мөстәкыйль Болгар дәүләте оештыралар. Кобрат хан 640 елларда үлгәннән соң, Болгар дәүләте аның күп санлы уллары арасында бүлгәләнеп, таркалу юлына баса. 670 нче елларда, кече улы Аспарух җитәкчелегендә, (күрәсең, күпчелек кабиләләр) Дунай буйларына яу чаба башлап, 681 елда Дунай ары ягында үзләренә Беренче Болгар патшалыгы (хәзерге Дунай Болгариясе) дәүләтен оештыралар. Кобрат дәүләте мәйданнарында яшәүче кабиләләр, көчсезләнеп, үтә таркаулык шартларында яшәүләрен дәвам иттерәләр һәм (күрәсең, VIII гасыр — 700 нче еллар башларында) күршедәге Хазар каганатына хезмәткә күчеләр. Боларны шул чорлар тарихи язмаларында «кара болгарлар» дип йөртәләр. Күрәсең, Аспарух белән бергә киткән кабиләләрнең бер өлеше Паннониягә (Дунайның урта агымындагы хәзерге Венгрия җирләренә), бер өлеше, алардан да аерылып, Төньяк Италия якларына күчеп китәләр. Имештер, хазар каганатына буйсынырга теләмәгән кабиләләр Урта Идел буйларына китеп төпләнәләр. Күченү вакытын 8–9 нчы йөз еллар (ягъни 701 еллардан соң) булган дип күрсәтү бәхәс уятмый. XIV йөзләрдән, рус чыганаклары бу болгарларны «көмеш болгарлар» дип атыйлар. (Дөресрәге «Көмешсу болгарлары». Чөнки бу «Көмеш — Вятка елгасының гарәп географияләрендәге борынгы исеме «Неократ», — гарәпчә «Көмеш» дигән аталмага нисбәт итеп әйтелә). Ниндидер аталманы табып бу болгарларга беркетү бу болгарларны да «Аспарух болгарлары» «иерархиясенә» — «югарылыгына», «дәрәҗәсенә» күтәрү өчен генә эшләтелгән авыз чайкау, халыкка ябышмаган. Шуңа күрә ул болай да юклык чигенә җиткерелгән бу халык тарихын өстәмә чуалтуга гына юл ача. Башка кабиләдәшләреннән мең чакрымнарча читләшкән икән, өстәмә чаралар (дәлилләр, аерымлаулар) белән моны исбатлап, нигезләп маташмасаң да, бу бәхәссез нәрсә. Әйтик, аның аерымлануын хазарларга буйсынудан баш тарту нәтиҗәсе итеп күрсәтергә онытмыйлар. Бу шулаймы? Моңа игътибар карату мәсьәләгә нинди дә булса ачыклык кертәме? Юк, киресенчә. Идел буе болгарлары тарихында, күченүләрдән башлап хазар дәүләте җимерелгән (967 ел) көннәргә кадәр, бик тыгыз үзара сәяси бәйләнеш күренекле роль уйнавына һәрчак һәм җитди игътибар карату сорала. Урта Иделдә Искил (Сакалибә) җирләрендә төпләнү Ибн Фадланнар заманы X йөздә дә әле азчылык тәшкил иткән болгарлар хазар сәяси-административ яклавына таянып кына үткәрә ала. Тегеләй булгандырмы, болаймы, болгар кабиләләренең ислам диненә килүе дә хазарлар башлангычыннан башка булмаган. Әйтик, Урта Иделгә күченүләр. Ул халык санының Далада кабул ителгән микъдардан (хисаптан) артып китүе тудырган нәрсә булуы мөмкин. Таркалу этапында яшәгән экстенсив хуҗалыклы җәмгыятьтә бу болә, һәрчак интектергеч һәм котылгысыз булып кала. Бу хәл булмагандыр, булмас дип һичкем әйтә алмас. Хәзерге замандагыдай, берәмләп сибелү-таралу мөмкин булмаган нәрсә. Ил хуҗалары булган хазарлар — дәүләт башлыклары оештырып юллап, барган җирдә тамырланырга ярдәмләшсә генә бу нәрсә була ала. Соңыннан «Көмешсу (Нократ) болгарлары» дип атау Шәһри Болгарда Ага базар оештыру кебек фактлар тагын башка бер ихтималга ишарәлиләр. Сасанилар заманында чәчәк аткан Пермь (Биари — вису, юра халыклары белән) мех сәүдәсе Атилла урдасының Көнбатышка агылуы, яңа бөек дәүләтләр оештырулар белән бәйле рәвештә хазар — Көнбатыш Төрек каганаты яулары бу сәүдәне, күрәсең, юкка чыгу дәрәҗәдә төшкенлеккә китерә. Берникадәр тамырлангач, Хазар каганаты бу сәүдәне кабат җанландыру эшенә алына. Төньяк (Нократ, Кама буйлары) сәүдә юлларын хәвефсезләндерер өчен, үз хезмәтләрендәге (вассаллары) болгарларның бер өлешен күчереп, үзләренә шулай ук рәсми вассал булган Искилләр илендә (гарәп Сакалибасында) яңа күчерелгән болгарларның гегемонлык-сәяси өстенлеген урнаштыралар. Сүнгән сәүдә учакларын җанландырулары, Хазар дәүләтенең аякландыруы, хуплавы, яклаулары булмаса, Искилләр исеменә беркетелгән бу төбәктә, традицияне бозып Болгар гегемонлыгын дәгъвалаулар үзара, бетмәс-төкәнмәс суешу-суешуларга гына китерер иде. Болгар дәүләте башлыкларының хазарлар белән бу мөнәсәбәтен «вассаллык» өстенлек-буйсынганлык мөнәсәбәте дип кенә булмый. Ниндидер эштәге мондый якынлык уртаклык — «күмәк», ширкәт «бердәм максатлылык» кебек аталмалар белән билгеләнә. Болгарлар урта Идел төбәгендә гегемонлыкны өстенлекне үз кулларына алган көннәрдә хазарлар белән болгарлар арасындагы бу эшнәлек хазар империясенең «онытылган» бер почмагында, ниндидек конкрет бер бурыч, үтәү белән генә дә чикләнмәгәнгә охшый. «Энциклопедик сүзлектә Каганлыкның үзендә дә Гарәпләрдән җиңелгәннән соң (735 ел күрсәтелә) хакан хакимияте зәгыйфьләнә, чынлыкта, идарә — берләшкән җирле хазар һәм болгар аксөякләре кулында туплана», — диелә (621 б.). Ышанырга була. Димәк, Мәрван җиңүләре нәтиҗәсез калмаган. Тарихларда язуларына караганда, Хазар дәүләте башында, ике идарәче (патша) була: илаһилаштырылган диярлер ритуаль (рәсми) абсолют хаким саналган баш хаким — хакан һәм, чынлыкта дәүләт белән бар идарә эшләрен үз кулында туплаган, хаканның ярдәмчесе саналган «патша». Бу патшаларның хазарлар арасында кулланышта булган берничә төрле аталмасы бар. Б. Н. Хоходер «Каспийский свод сведений о Восточной Европе» (1962) дигән китабында «хаканбех» хазар хакан», (208 б.) «Тархан хакан» (210 б. хикан-хозар, 264 б.) аталмалар булганын күсрәтә… (Күренә ки, ауга чыккан вакытларында, Мәрван гаскәре үтергән «Китабел фөтух»та («Книга завоеваний») китерелгән Хазар Тархан — ялгызлык исеме, Сакалибә (искилләр) гаскәре башлыгы исеме түгел, хазарның (икенче) патшасы булган. Хазарларның император хакимнәре — хаканнары кайбер әкиятләрдәге бер елга сайлана торган әкият патшаларын хәтерләтә. Хаканнар да, билгеле бер вакытка (40 елга диләр) сайлап куелалар. 40 елы тулса, картлык көчсезлеге белән дәүләтне зәгыйфьләндермәсен өчен, аларны шунда ук буып үтергәннәр. Илгә берәр бәла-каза (үләт, уңышсыз сугыш) килсә, бу — хакан булдыксызлыгы, көчсезлеге дип, ул бәладән арыныр өчен дә шунда ук, хаканны буып үтереп, патшалар (хакан бәкләр) яңа хакан сайлаганнар. Әйткәнебезчә, хакан-император дәүләт эшләренә аралашмаган. Аны хәтта сараеннан чыгармаганнар. Умарта анасы кебек, оясында утырган. Зирекмәсен өчен 25 никяхлы хатын, 60 сөяркә биргәннәр, 4000ләп киңәшче — ярдәмчеләр (вельможалар аксөякләр), чиксез чамасыз байлык билгеләгәннәр дә, шуның белән эш беткән. Баш хаканнар, әле — мәҗүси, соңрак, христиан динендә (Заходер, 35 б.) булган диләр. Азаккарак 740 елдан инде хаканның һәм 4000 вельможасының яһүд динендә торуы кагыйдәгә әйләнгәнгә охшый (34 б.). Барлык идарә эшләренә баш хуҗа исә — хакан тархан була. («Царь — заместитель объединил в своих руках всю возможную полноту власти. — Б. Н. Заходер, с. 210) Болгар җирендә Сакалиб иле гаскәрен мәнсезләрчә һәлакәткә юлыктырган Сакалибә төбәк халкы күңелен табып ризалатыр өчен булуы мөмкин, хаканлыкта хакимиятне үз кулында туплаган хакан бәкләрен инде болгарлардан билгели башлыйлар. Ул болгар һәм хазар аксөякләренә таянып эш йөрткән. Итиль шәһәре болгар аксөякләре сәүдә кеше буларак, Сакалиб төбәге болгарлары белән дә, хазарлар белән дә, бер үк дәрәҗәдәге бәйләнештә булганнар. Бу фактлар яктылыгында, болгарлар Хазар дәүләтенең вассалы гына да түгел, хазар җәмәгатьчелеге белән бер ширкәт кешеләре, Хазар дәүләтенең Нократ, Биармия (Пермь) сәүдә ширкәтенең менеджерлары дигән нәтиҗәгә килеп була. Болгарлар чыгышлары, телләре буенча да хазарлар белән бер тамырдан булган. «Хазар теле бер төрки телгә дә, Иран телләренә дә охшамаган — дип, Истахри болгар теле хазар теленә охшаш» («походит»), дип белдерә. (Заходер, 135 б.) Н. Я. Марр: хәзерге «чуаш теле болгар-хазар телләре группасы калдыгы булуы мөмкин дигән фаразны алга сөрә («как остатке булгаро-хазарской группы языков». — шунда ук, 136 б.). Бу әлбәттә аларның варисы дәвамы мәгънәсендә түгел, шул телләрнең, дәүләт-сәясичелек, тарихи традицияләр формалашулардан күп элек, шуларның аерылып, консервацияләнеп яшәгән бер кабиләсенең теле дигәнне аңлатса кирә. Бу хазар-болгар берлеге Кобрат ханнар, Аспарухлар заманнарында формалаша башлавы VIII гасыр башларыннан да элек була алмый. VIII йөзнең беренче өч дистә елында, болгарлар хазарларның актив юллавы, ярдәме яклавы белән Кама тамагы һәм Нократ елгасы буена күченәләр. Мәрван явы вакытында, Хазар (хакан) Тархан Мәрван явыннан качып Сакалибә иленә килгән дә яңа күченеп килгән болгарлар ярдәмендә, беренче чиратта аларны хәрби көч итеп оештырып, искилләрне читләтеп, алар иле Сакалибәдә сәяси гегемонлыкны (идарәне) болгарлар кулына күчерә. Оештырылган болгар, искил һәм төбәкнең башка халыклар вәкилләре гаскәре нәфрәт уятырлык мәнсезлек шартларында тар-мар ителгәннән соң, халыкны тынычландырыр һәм болгарларның яңа җирдә яңа гына борынлаган өстенлеген саклар һәм ныгытыр өчен, үтерелгән Хазар-Тархан урынына яңа хакан-бикне — хазар патшасын болгарлардан сайлыйсы итәләр. Мәрван күз алдында, гаскәре белән, ул киткәч тә, таләпчән вәкилләре күзәтүе астында, болгар һәм искилләрне, әмирләреннән башлап, соңгы игенчесе, көтүчесенә кадәр, күмәк рәвештә, ислам диненә күчерү бу хазар-болгар бердәмлеген какшата-сизерәтә алмаган. Барлык төрки халыклардагы кебек, хазар һәм боларларда да, сәяси-хәрби берләшмәләрендә — дәүләтләрдә, урдаларда — көнкүрештә, яуларда, төрле диндәге кешеләр арасында, тиң хокуклылык, үзара тулы түземлелек принцибы өстенлек иткән. Хазар каганатында һәм башкалалары Итилдә дә ислам һәм яһүди дине, христианнар һәм мәҗүси динендәгеләр, бернинди чикләү түземсезлек күрсәтмәстән, үзара аралашып яшәгәннәр. 642 нче еллардан, гарәпләр белән интенсив аралашулар башлангач та, хазарларның үз араларында да ислам диненә күчү активлашкан, кабул итүчеләр аз булмаган. Мәрван явының кырыс таләбе тәэсирендә Хазарның үз җәмәгатьчелегендә мөселман диненә үтүчеләр ишәйгән. Шуннан соң, габбасилар династиясе заманында да яу белән исламга өндәүдә булган. Халиф Мәъмун (813–833) хазарларны ислам диненә күчергә мәҗбүр итер өчен, Харәземнән яу чаба диләр. 868 нче елдамы (153 бит) төрекләр (гузлармы, бөҗәнәкләр) беләнме бәрелештә харәземлеләрнең хазарларга хәрби ярдәм күрсәтүләренә рәхмәт йөзеннән, күп кенә хазарлар ислам диненә күчкән диләр. Күрәсең, шул хәлләрдән соң, хазарлар харәземлеләрне үзләренә хәрби хезмәткә ала башлаганнар. Башкалардагы (Итильдәге) Хазар атлы гвардиясе, башлыча харәзем мөселманнарыннан торган диләр. Алар да Итиль шәһәрендәге хазар һәм болгар мөселманнарына зур һәм көчле таяныч булганнар. Мәрван явы көннәреннән, ислам дине Сакалибә — Болгарда өстенлек итә, иң кимендә, аның белән киң федератив мөнәсәбәтләрдә булган Хазар каганатында, акрынлап, башка диннәргә караганда, мөселманнан кайбер кулайлыклар, өстенлекләрдән файдалана башлаган. Хазарның исламлаша баруында, Урта Азия, Якын Көнчыгыш тәэсире белән тиң дәрәҗәдә, Болгар — Урта Идел төбәгенең исламлашуы да хәлиткеч роль уйнаган. Икенче яктан, Хазар иленең исламлаша баруы да Болгарда һәм, гомумән Идел буенда мөселман диненең ныгуын, тирән тамырлануына күренекле өлеш керткән. Узгынчы Дала күчмәчеләре беҗәнәкләрнең (печенегларның) 1009/10 елда ислам динен кабул итүендә (31 б.). Хазарның бу тәэсире ачык чагылыш тапкан. Кыскасы, ислам дине җәелә башлавының икенче йөз еллыгы башларында ук ислам Урта һәм Түбән Идел төбәкләрендә өстенлек казанган дини хәрәкәткә әйләнә. Бу вакыйга, Мәрван явы тәэсирендә массалашкан заманда ук, күрелмәгән бер рәвештә исламның чәчәк атуы Искилләр союзында (Сакалибәдә) Болгар сәяси гегемониясе өстенлеге, урнаштырылуы белән бер үк вакытта туры килә. Хазар-болгар бердәмлеге, күрәсең, шунда ук, тенденциоз-мәҗбүри рәвештә, «Искил» (Сакалиб) аталмасын «Болгар» аталмасына алыштыру сәясәтен үткәрә. Нәкъ болгар гегемониясе юкка чыккан — болгар аксөякләре һәм кабиләләренең төп өлеше Хазар иленә, аннан — Венгриягә күчеп киткән көннәрдә ниндидер халыкара вазгыятьләр тәэсирендә, төбәктә башлыча «Болгар» аталма һәм гарәп чыганакларына тамырландырыла-рәсмиләштерелә, халыкара танылу таба. «Энциклопедик сүзлек»тә, бик хаклы рәвештә, бу аталма X нчы гасыр башларында гамәлгә кертелгәне күрсәтелә. Әлбәттә бу раслау, Заходер «Каспийский свод»ындагы кебек, гарәп-фарсы чыганаклары хәбәрләренә нигезләнгән. Б. Н. Заходер Көнчыгыш Европа халыклары турындагы хабәрләр 913 еллар тирәсендә беренче мәртәбә төгәл рәвешкә китерелә дип билгели. («…наиболее ранний из известных нам вариантов целостного изложения Свода…» — 68 б.) Болгарларны тәгърифләүдә, «сводның» Гардизи кебек Ибн Фадланга якынлашуына игътибар итә («…в описание булгар Гардизи, как и у Ибн Русте, отчетливо выступает близость с Ибн Фадланом…» — 71 б.) Бу өч авторда «описание булгар башкалардан аерымланып торуына игътибар карата (72 б.). Күрәсең, шул рәвешчә, автор X нчы гасырның беренче ун еллыгында (Ибн Фадланнар илчелегенә кадәр «болгар» аталмасы Көнчыгыш Европа географиясенә кергәнен өстенлек алганын, ничектер, билгеләргә тырыша.
«Болгар» аталмасы Урта Идел төбәгендә Искил (Сакалиб) илен исламлаштыру белән бер вакытта әйләнешкә керә, ислам белән бергә, төбәкнең җитәкче сәяси үзәгенә (гегемонына) әйләнә. Булачак җитәкче сәяси көч сыйфатына болгар кабиләләре дә, эресе-вагы тулаем, ислам динен кабул итә. Берничә буын алышынгач та, болгарларның күчеп килүе, сәяси җитәкчелекне үз кулларына алуы һәм ислам дине тәртипләре урнашуы, өч аерым, мөстәкыйль процесс киң катлау карашында, шул чакларда ук аерылгысыз бер үк вакыйга дип күзаллана башлый — факт легендалаша: исламлашу — болгарлар белән бәйләнгән, болгар аталмасы ислам белән бәйләнгән нәрсә кебек булып кала.
Менә шулай, Урта Идел төбәгендә, ислам дине белән кулга кул тотынып диярлек, Болгар аталмасы тамырлана. Хазарлар тарафыннан Төньяк Биари-Пермь Нократ сәүдәсен җанландырырга мобилизацияләнгән «нократ болгарлары» (хазарлар исеменнән) төбәктә хакимиятне (гегемонияне — сәяси җитәкчелекне) үз кулларына алып, башкаланы Биләрдән Кама тамагында урнашкан Ага Базарга күчерәләр һәм бу шәһәргә «Шәһри Болгар» дигән исем бирәләр. Яңа дин — ислам дине, Хиҗазда — Гарәбастандагы кебек үк, бу төбәктә дә бөек революциягә зур социаль-мәдәни үзгәрешкә, борылышка нигездән яңарышка әйләнә. Гарәп (Куфи) хәрефләре нигезендә яңа алфавит, дини мәрасемнәр — ритуаллар таләбе буенча, гарәп телен өйрәнү һәм гарәп телендәге Якын Көнчыгыш мәдәни казанышларына тартылу, Коръәнне үзләштерү, яңа, ислам әдәбияты поэтикасы эстетик принциплары, сюжетлары, мотивлары нигезендә, глобальлеккә ориентирлаштырылган барлык халыкка — барлык мөселманга адресланган, шул киң катлау таләпләренә яраклаштырылган өр яңа әдәбият формалаша. Бу яңа мәдәният, киңлеккә генә түгел, тирәнлеккә үсүендә дә күрелмәгән, кабатланмас интенсивлык күрсәтә. Төбәк, сәүдә-һөнәрдә генә түгел, мәгариф-мәдәният өлкәсендә дә күрелмәгән югарылыкка күтәрелә. Хәзерге венгр тарихчылары күрсәтүенә караганда, X гасыр азакларында, Паннониядәге кардәшләре янына — ерак Венгриягә күчеп килгән затлы, грамоталы мөселман болгарлар, бу чит-ят кабилә арасында дәүләтнең җирле һәм үзәк идарәләрендәге барлык язу-сызу, хисап эшләрен үз кулларына алган диләр. Әлбәттә, бу акыл хезмәтенә әзерлеклелек-сәләтлелек, Ибн Фадланнар илчелеге нәтиҗәсе буларак, берничә дистә ел эчендә генә шул дәрәҗәдә кямилләшә алмый. Ул — шул 737 елда ислам динен кабул иткән көннән башланган мәдәни яңарышның ирешкән уңышлары. Дәүләт идарәсен үз кулларында тоткан болгар аксөякләрен дәүләтнең хисап (финанс) һәм язу-сызу (делопроизводство) эшләрен башкарырга әзерләү гадәткә әйләнгән һәм шул юнәлештәге кәсепләр болгар җәмгыятендә X гасыр урталарына инде тотрыклы традиция рәвешендә китерелгән була.
Искилләр һәм болгарлар — Урта Идел төркиләре ислам динен Халифәлек тәхетендә Әмәвиләр утырган вакытта, Әмәвиләр кулыннан кабул итәләр. Ун ел үтәр-үтмәс, 750 елда Әмәвиләр җиңелеп, Якын һәм Урта Көнчыгышта халифәлек тәхете Габбасыйлар кулына күчә. Ислам дөньясы ике-өч тармакка бүленә. Пәйгамбәр токымы, — кызы хәзрәти Фатыймадан киткән нәсел, Әмәвиләрне дә, Габбасый хәлифәләрне дә танымыйлар. Иран, Иракның байтак халкы, Әзәрбәйҗан, Фатыймидлар заманындагы Төньяк Африка (Тунис, Мисыр дәүләтләре, 909–1171 еллар) пәйгамбәр токымыннан булган имамнарны дин башлыгы итеп исламның «шигыйлар» (шиит) тармагын мәйданга китерәләр.
Әмәвиләр династиясеннән Габдрахман I Африка аша Испаниягә качып, анда яңа Әмәвиләр дәүләте Кортәбә (Кордово) әмирлеген барлыкка китерә. Гарәбстан, Кече Азия, (Рум), Гыйрак, Урта Азия мөселманнарын Габбасыйлар (Багдад хәлифәләре) үзләренә караталар. Игътибар җитмәү аркасындагы куллары җитмәү сәбәплеме, Багдад халифәләре Идел буе мөселманнарын үзләренә каратуны күп елларга исләреннән чыгаралар. Габбасыйлар керткән яңа дини гореф-казанышлар Идел буена килүе тәртипкә калынмый. Идел буе мөселманнары Әмәвиләр тармагы чикләрендә яши. Габбаси халифәләре белән дошманлыклар сәбәпле, Кордова әмирлеге Урта диңгез, Якын Көнчыгыш сәүдәсенә тиешле күләмдә тартыла алмый. Пиреней яһүдләре ярдәме белән, Кордова әмирләре яһүди динендә булган Хазар дәүләте белән Әмәвиләр халифәлеге заманындагы тыгыз элемтәләрне тыныч тормышта (сәүдәдә) кабат җанландыру чарасына керешәләр. VIII нче гасыр урталарыннан Кордова Әмәвиләре Кытай-Европа арасындагы борынгы сәүдәне — «Ефәк юлын» үз кулларына төшерү программасын алга сөрәләр. (Посольство арабского халифа к царю Волжских Булгар в 921–923 гг.». — На стыке континентов и цивилизаций». — М. «Инсан». 1996 г.) Менә шунда инде Сакалиб илендә «Әмәвиләр мәзһәбендәге» (форматындагы) яңа сәяси аталма, Болгар исеме алган Идел буе ислам әмирлегенең «базары күтәрелә». Кордова Әмәвиләре бу җанландырылган «Көнчыгыш Европа сәясәтләрендә», беренче планда, әлбәттә, диндәшлеләре — Идел буе Болгар федерациясен исләренә төшерәләр, башлыча, күтәрелеш юлына чыккан «Нократ болгарлары» мөселманнарына таянасы итәләр. Кордова Әмәвиләренең Идел буе исламнары белән союзы ислам динендәге Әмәвиләр тармагын, сөнниләр, шигыйлар кебек үк, өченче мәзһәб булып формалашу эзенә төшерә. Шунда инде, Габбасилар (Багдад) хәлифәләре Болгарга тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәүләренең үкендерерлек хатага әйләнә башлаганлыгын күрәләр. «Дүрт шәргый мәзһәб — ханәфиләр, шәфигыйлар, мәликиләр, ханбалилар мәзһәбләре генә — хак ислам» доктринасын ритуал дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп шаулатулар — исламның нигез принципка әйләндерүләр белән генә дә бу чайкалу-болгануларны туктатып булмый. Болгарның Урта Азия сәүдәсе аны Якын һәм Урта Көнчыгыш ислам дөньясы гореф-гадәтенә күпмедер якынайтса да, (шунда ук, 68, 71 б.), бу уртаклык бердәмлекне сәяси-дипломатик рәсмиләштерү белән декларацияләү дә катгый зарур булып кала күрәсең, «Ибн Фадлан сәяхәтнамәсен» мәйданга китергән зур илчелек оештырыла. Болгардагы хәлләрне үзе катнашып үз күзләре белән күреп язган беренче ядкәрне — «Ибне Фадланның Идел буена сәяхәте» язмасы материаллары, бүгенгәчә, әле махсус рәвештә диярлек Болгар тарихын мифлаштыру максатында гына файдаланыла. Бу сәяхәт (экспедиция) максаты Идел буе болгарларын ислам диненә күчерүгә — исламлаштыруга каратылган дип аңлатыла; Ибн Фадланның Болгар башкаласында Габбасыйлар байрагын күтәреп, Багдад хәлифәсе исеменә беренче хотбә укыган (җомга намазында, ислам дине башлыгы итеп шул заман Багдад халифәсе исеменә дога кылган) көн — 17 май 922 ел — Болгар иленең ислам кабул иткән көне дип йөртелә. Ибн Фадлан каләмгә алган барлык фактлар шул тезислар яктылыгында, чынлыктан читкә китеп «җиңел» юлга тартуга гына хезмәт итә. Игътибар ясалма тезисларны, тартып-сузып көчләп дәлилләүгә «нигезләү» яклауга гына каратыла.
Һөнәрче, сәүдәгәр искилләр илендә Урта Азия — Бохара, Харәзем, Сәмәрканд сәүдәсе ил экономикасын интенсивлаштыруда күренекле урын тоткан. Сәүдә кәрваннары белән, Бохарадан Харәземнән, Якын Көнчыгышта сәяси-иҗтимагый алгарышларны иңләп алу юлыннан барган Габбаси хәлифәләр, ислам доктринасы җәйгән китапларда Искилләр шәһәрләренә килеп керә, киң мөселман җәмәгатьчелеге арасына җәелә. Тамырлана. Болгар сәяси даирәләре, илтабар (әмир) һәм югары катлау дин һәм дәүләт җитәкче даирәләре, югарыда билгеләнгән Испания Әмәви әмирләре белән элемтә килешү, нигезендә, ислам кабул иткән көннәрдәге, әмәви халифәләрдән калган доктриналарны — ритуалларны яклау позициясендә торалар. Әмма илдә Габбасилар доктриналары җәелүе шул дәрәҗәгә җитә ки, тәхетен, династиясен һәм ил тынычлыгын саклар өчен, әмир илендә инде гамәлдә урнашкан яңа, габбасилар доктриналарын да рәсмиләштерергә мәҗбүр була. Эчке киеренкелекләрне читләштерер өчен, ул бу рәсмиләштерүне «бөтен галәм күз алдында», демонстратив рәвештә үткәрергә ризалаша. Габдулла Башту улы дигән хазар мөселман илчесе итеп җибәреп, бу ризалашуын Багдад халифәсенә ишеттерә. Испан Әмәвиләре узынуларын чикләргә-туктатырга өметләнеп, Багдад хөкүмәте дә, әһәмияте, нәтиҗәсе, бәхәссез бик аз булган бу рәсмиләштерүгә халыкара күренекле вакыйга төсен биреп, ниндидер әһәмиятле ритуал дәрәҗәсенә күтәреп, шаулы тантана рәвешендә үткәрәсе итә. Урта Азия сәүдә даирәләре дә моны бик хуплап каршы алалар: алар катнашында, экспедиция гүя «халыкларның бөек күченүе» күренешенә әйләнә — Харәземнән Идел ягы юлына 5600 кешедән торган зур кәрван булып кузгалалар…
Ибн Фадланнар экспедициясе Болгар төбәге тарихында Мәрван явы белән чагыштырырлык тетрәүләр, яңа олы борылыш белән тәмамлана. Бөтен халык җыены рәвешендә үткәрелгән Габбаси хәлифәлек доктринасын рәсми кабул итү — Габбас хәлифә исемен җомга хотбәләренә (вәгазьләренә) кертү — Габбасыйлар лагеренә кушылу церемониясе — йоласы шаулы тантана итеп үткәрелгәч тә, (Ибн Фадланның кайбер шомлы ишарәләренә караганда), илтабар (Болгар әмире) бу илчелек белән эше итү йөртүдән, ягъни Багдад хәлифәләре лагеренә тулысынча кушылудан баш тарта: тантаналы җыенның өченче көнендә, Ибн Фадланга: «Мин бу илчелекне танымыйм», — дип белдерә, алар белән очрашу сөйләшүләрдән баш тарта, Ибн Фадлан Болгар мәзиненең ике икамә белән азан әйтүен ишетеп, бик каты ачуланып, бер икамә белән генә азан әйтергә күрсәтмә биргән була. Әмир мәзингә, элеккечә, ике икамә белән азан әйтергә рөхсәт итә. (31–33 б.). Язмасында Ибн Фадлан телгә алмаган ишарәләре сиземләнгән кайбер фактларга карап вазгыятьне шулай күзаллап була. Әмәвиләр белән бердәмлекне саклау яклы булган күренекле болгар дин һәм дәүләт җитәкчеләре Багдад халифәсе лагерена күчүне кабул итмиләр, илбашына буйсынудан чыгалар. Ибн Фадлан язуына караганда, бу чакларда Болгар дәүләте — өстенлекне кулында тоткан бер кабилә (халык) җитәкчелегендә оешкан, күпмедер мөстәкыйльлеккә («автономиягә») ия кабиләләр союзын (Федерациясен) хәтерләтә. Кабиләләрдә җирле идарә шул кабилә башлыклары («кнәзләре») кулында. Болгар башкаласыннан «бер көнлек ераклыкта, илчелекне каршы алырга Болгар патшасы үзенә буйсынган дүрт кнәзне һәм үзенең туганнарын һәм улларын җибәрә» (28 б.). Багдад хәлифәсе блогына кушыла йоласы үтәлгәннән соң үткәрелгән сый мәҗлесе йоласында да бу «дүрт кнәз» телгә алына. (30 б.) Бу «кнәз»ләрнең кайберләре, русчага — «царки» (патша) дип тәрҗемә ителгән урыннар да бар. VIII–IX нчы гасырларга карашлы материалларда, бу төбәкне «Болгар» дип түгел, «Сакалибә» («Искилләр иле») дип атауларына караганда, элек бу берләшмәдә искилләр җитәкче булган. Багдад илчелеге килгән көннәрдә, искилләр кнәзе — Багдад хәлифәсе дини җитәкчелегенә күчү билгесе итеп, исемен Моктәдир халифә исеменә алыштырган Болгар әмире Җәгъфәр бин Габдулланың (Алмыш бин Шилкәнең) кияве…
Дәүләт һәм дин олыларының Багдад хәлифәсен танудан баш тартуы Җәгъфәр илтабарны ике ут уртасында калдыра. Ул болгар олыларыннан аерыла алмый. Өч көннән соң ук, алар ягына чыкканлыгын искәртеп, Багдад делегациясе белән бәйләнешләрен өзә, кире әмәвиләр доктринасына кайткан төс күрсәтә, — азанны элеккечә, ике икамә белән әйтергә рөхсәт итә. Икенче яктан, ил халкының — мөселманнарының күпчелеге инде Багдад белән бердәмлек ягын куәтли. Аларда яклаучылары азчылыкны тәшкил иткән әмирне тәхетеннән мәхрүм итүләре мөмкин. Дәүләттә үзен яклаучы мөселманнар санын күбәйтер өчен, тартынусыз, үтә хәвефле эшкә тапкырлык күрсәтеп илбашы хәлне тагын да катлауландыра төшә. Ике айлар үткәч дәүләтендәге барлык халыклар вәкилләрен Җавшыр елгасы буена яңа җыенга чакыра. Бу авантюра каш куям дип күз чыгаруга әйләнә. Мәҗүси суазларның бер өлеше (күрәсең күпчелеге), ризасызлык йөзеннән, Җаушыр буена барудан баш тарту белән генә дә чикләнмиләр, үзләрен Болгардан аерылган мөстәкыйль дәүләт дип игълан итәләр. (…одна часть … объявила себя независимой. Во главе у них стоял некий самозванец Вырык. — Ибн Фадлан, 38 с.) …Болгарлар, суазлар буйсынудан чыга. Болгар дәүләте таркалу куркынычы астында кала. Күрәсең ниндидер вәгъдәләр, гарантияләр белән илтабарның искил кияве суазларны (бу юлы) тыныч юл белән әмиргә тугрылык белдерергә күндерә. Шул рәвешчә, искилләр активлыгы, искил кнәзе тырышлыклары нәтиҗәсендә бу юлы Сакалибә — Болгар иленең таркалу процессын туктатып, бердәмлеген саклап калуга ирешәләр. Багдад илчелеген чакырганда да, үз хакимиятен ныгытуны күзләгән — үз хакимиятен абсолютлаштыру хыялы белән саташкан мәгърур Алмүш илтабарны берникадәр тынычландырыр өчен тырышкан булып, илдә ислам җәмәгатьләре санын ишәйтүдә дә берникадәр нәтиҗәләргә ирешәләр. 5000 ир һәм хатын (ихтимал биш мең гаиләдән торган кабилә) баранҗаннар (беленче ирләр) ислам динен кабул итәләр. Болгар илен таркалудан коткарыр өчен, илтабар сәясәтен яклаган (Ибн Фадлан бу эштә дә уртада торып катнаша. Баранҗан илендә мәчетләр салу эшен оештыра, дини өйрәтмәләр һәм ритуаллар белгечләрен әзерли (37 б.). Бер үк вакытта аерым гаиләләрне ислам диненә тарту белән дә шөгыльләнә. Күренә ки, бу башлангыч та, илтабар максатлары тарафына түгел, «заман агышы» — Якын Көнчыгышка ориентация хәрәкәтенә тартыла да тора. 922 ел азакларына, көзге кәрваннарга кушылып Ибн Фадланнар экспедициясе Харәзем аша Багдадка кайтып китә.
Җитәрлек колачлы, әтрафлы итеп карамаганда, Ибн Фадланнар экспедициясе көтелгән, күзләгән максатына капма-каршы булган нәтиҗә белән тәмамлана, тулы уңышсызлыкка юлыга кебек. Мәсьәләне халыкара масштабта, тарих һәм халыкара күләм вакыйга рәвешендә күзаллау сорала. Ислам дөньясының өч тармакка аерымлануы яңа кискен кризиска — критик ноктасына килеп чыккан. Испан Әмәвиләре дәүләте — Кордова әмирлеге — Багдад хәлифәлеге белән ярышта лаеклы урын биләр өчен үз ислам тармагын «галәм системасына» әйләндерү — Хазар Болгар дәүләтләре («Ефәк юлы капкалары») белән блок төзүдә каршылыклар аркынлану баскыч җиткән. Мисыр, Сурияне берләштергән Тулунилар дәүләте (870–905 еллар) тар-мар ителгән. Шигыйлар, үз «яшрен имамнарын» — бер ислам дөньясының бердәнбер җитәкчесе санаган «Исмәгыйлиләр» (исмаилиты), бу елларда, (909–972) Туниста үз дәүләтләрен оештырып, күбрәге Багдадка олы хәвеф тудырып Испан Әмәвиләрнең Төньяк Африкага юлларын кискән көннәр. Шигый Фатыймилар хәлифәлегенең әле ихтималы сиземләнми. Моменттан файдаланып, Багдад Испан Әмәвиләренең Хазар, Болгар киңлекләренә тамырлану омтылышларына да юл кисәсе, чик куясы итә. Һәм куя да: Болгар илтабарының (әмиренең) әвеш-түеш килүләренә дә карамастан, Болгар мөселманнары арасындагы Багдад ориентациясе өстенлеге хәлиткеч көчкә әйләнүе сәяси тәэмин ителә. Бер үк вакытта, Багдад хөкүмәте дипломатиясе борынлап килә торган, Византиягә яу чабып, үзенең хәрби иүҗәтлеген күрсәткән яшь (әле 882 елда гына оешкан) Киев Русе дәүләтен Хазар каганатын тезләндерү, җимерү эшенә ялларга ирешә кебек. Әллә кайдагы гарәп галимнәренә, борынгы греклар өчен гиперборейлар кебек үк, ерак һәм билгесез руслар, славяннар исеменә ислам авторлары, әллә ни конкретлык искәртмәстән генә телдән төшермәве бәйләнеш чагылышы кайтавазы булырга охшый. Хәзерге тарихчылар бу, «танышлыкны» көнчыгыш славяннарның бүгенге күп санлылыгы, көчлелеге, данлылыгы тарихи караңгылык дөньясы — ыруглык төрменнән чыгып килгән көннәрдә үк бар галәмне гөрләткән итеп күз алдына китерәләр… Багдад хөкүмәтенең бу юнәлештәге тырышлыклары да нәтиҗәсез калмый. Көнчыгыш тарихчыларының язуына караганда 968 елда кнәз Святослав Төньяк Кавказга һәм Каспий буйларына яу чаба. Әнисе княгина Ольга 969 елда үлә. Святослав данлы әнисенең вафатыннан соң гына тәхеткә чыга алган. Рус тарихларында, (С. Соловьев, кн. 1, 153 б.). 967 елда кнәз Святослав, Византия императоры чакыруы буенча Дунай болгарларына каршы яуга китеп, шунда яшәргә кала. Святослав еракка китеп, 80 яшьләрендәге Ольга (аны 903 елда ун яшендә чакта Игорьгә кияүгә чыккан диләр. — Л. Е. Морозова. «Русские княгини». — М, 2004, 7 с.) сабыйлык яшьләрендә оныклары белән яклаучысыз калганын ишетеп, төрки печәнәкләр шунда ук 968 ел язында Киевне камакка алалар. Княгиня Ольга ярдәмгә улын чакырып хәбәрче җибәрә. Улы кайтып печәнәкләрне кугач, тагын Дунайга китәм дип кыбырсый, әмма әнисе рөхсәт бирми. 969 елда («өч көннән соң», — Соловьев, 155 б.) әнисе вафатыннан соң гына, кече яшьтәге уллары — Ярополкка — Киев төбәген, Олегка — древляннар җирен, Владимирга — Новгородны биләмә итеп биреп, тагын Дунай буйларына, анда калырга китеп бара. Анда гайрәтен шиңдерерлек тар-мар ителгәннән соң, 972 елда, гаскәрсез диярлек Киевкә кайтканында Днепр бусагалары янында сагалап торып, аны печәнәкләр үтерәләр… Святославны 940 нче еллар тирәсендә туа диләр. (К. Рыжов, «Все монархии мира. Россия», М. 1998, 557 с.) Княгиня Ольга 50 яшьләренә кадәр бала күрмәде микән? 945–972 елларда «бөек князь» булган диелгән. 5–6 яшеннән «бөек князь» (хәер, Н. Г. Устрялов, тыйнаклык күрсәтеп, Святослав 15 еллар гына хакимлек итә ди (64 б.) Святославның сабыйлык көннәреннән үк, малай чагындагы Петр патша кебек, чая яшьтәшләреннән отрядлар оештырып сугыш һөнәрен өйрәнгән. Үсә төшкәч, шул үзеннән башка, һичкемгә буйсынмаган, сугыш талау башка һөнәр кәсебенә колактан чумган, өнәмәгән тәрбия, тәртип танымаган малайлар отрядлары белән юлбасарлыкны (Разинның чапан-«зипун» походларын) хәтерләткән күрше халкыларны талау яуларында көннәрен-елларын үткәргән. Шәһәрдә яшәргән, өйдә, торакта йокларга яратмаган. Походтагы ияр астына салып йоклый торган булган диләр. Бусы да, әлбәттә, әби патша хакимиятне үзенә бирмәгәнгә ярсыган Павел Iнең, Гатчинага бикләнеп үткәргән сугыш уеннары кебек нәрсәнең бер төре. Соңгы сулышына кадәр (969 ел) анасы княгиня Ольга аны тәхеткә якын да китермәгән. «Бөек княз» («великий княз») дигән нәрсә, XV гасыр чикләреннән башлап, асыл нөсхәләре яндырылып, кат-кат яңартылган урыс елъязмаларындагы Мәскәү патшалыгы заманы термины, «наследник престола» — тәхет варисы», яки «патша нәселе баласы» дигән мәгънәне генә аңлата. Багдад халифәлеге дипломатиясе, күрәсең, ачулы Святославның шундый барынта — яу чабу мөмкинлекләренә игътибар итә. Багдадның «әкияти мул» — «Галәветин», «Гали баба» — алтыннары белән кырыс княгиня Ольганың күңелен йомшартып», — ил гаскәрен дә, ышаныч күрсәтеп», (курыкмастан), варис кулына тапшырып, бу төбәктәге Испан Әмәвиләре таянычы Хазар каганлыгына һөҗүм белән ризалашырга күндерә. Менә ни өчен, гарәп чыганаклары дөнья читендәге бу яу турында хабәрдарлар. Хәтта датасын билгелиләр. Дөрес, төгәллектә, берәр елга ялгышалар булса кирәк. 968 ел язында Святослав, инде — Дунай болгарларын «түбәли». Киевне печәнәкләр камап алалар. Хазар явы 966 елда. Дөрес, 964–965 елда («Татар энциклопедиясе», 621 б.) 965 елда хазарга яу чапкан дигән хәбәрләрдә бар: «Вся монархия… 558 б. булып, 967 дә Святослав Дунайга киткәнгә охшаш.
Сугыш аҗдаһасы Святослав гайрәтен аяк өстендә дөньяга фаш итеп, кнәзлеккә яраклы икәнен күрсәтерлек кан мәйданын таба. Дон буена, Төньяк Кавказга, — Хазар каганлыгына яу чаба. Святославның Хазар явы маршруты һәм характеры турында ике төрле караш яшәп килә. Бу ике төрлелек тарихка ике төрле караш-мөнәсәбәтне чагылдыра. Өстенлек иткән беренче караш-мөнәсәбәтнең мәгънәсе, гадәттә, дәүләтчелек гәүдәләнеше саналган кнәз, патшаларны сакральлаштырыр дәрәҗәдә «икона»лаштыруга корылган дәүләтнең үткәнен, илбашларын идеаллаштыруга кайтып кала, ул — идеологияләштерелгән рәсми тарих. Икенче караш елъязмаларда телгә алынган вакытларны рациональлаштыру, аңларга теләү тенденциясен тирәнәйтү, нәрсә ник дигән сорауларга җавап булырлык рәвешкә кертүене дә онытып ук җибәрмәгән язмалар.
Карамзин (Ист. Государства русского, I–IV. — Калуга, 1997, 88 б.), Соловьев (кн. 1, 153 б.) тарихларында, Святослав 964 елда, беренче явы — Ока буендагы вятич славян кабиләсен буйсындырга каратылган. Десна елгасы буенча күтәрелеп, Деснада йөзү мөмкинлеге калмагач, көймәләрне Ока елгасының югары агымына сөйрәп баралар. Ока буйлап Иделгә чыгып, (914 елда, Каспий ярларын талап кайтучы русларны талаганнары өчен), болгарын — бортасын юкка чыгарып, Идел белән төшеп, хазар дәүләтен юкка чыгаралар. Хәзерге Тамань ярымутравында русларның Тьмутаракань кнәзлеген, оештырып, өч ел яуда йөреп, Киевкә әйләнеп кайталар. Әйтик, Н. А. Полевойның «История русского народа»сында (М., 2006, 55 б.) башкарак маршрут. Святослав, гаскәре белән, Киевтән Дон буена юнәлә. Хазарларның Дондагы Саркель (Белая Вежа) ныгытмасын алып җимерә. Аннан Кубан буена һәм Кавказ тарафларына китеп, косоглар (чиркәсләр), яслар (осетиннар белән сугышып Хазар биләмәләренә үтеп, хазар дәүләтен тар-мар итә… Полевой сүзләренә караганда, хазарларның, Святослав явына кадәр, инде «мамыгын» шактый «тараган» булалар. Печәнәкләр Хазарларны җиңеп, көньяк биләмәләрен басып алган. Византия империясе хазарларны Тавриядән куып чыгарыр өчен сугыша. Аяктан егылган атаклы Хазар каганаты байлыгыннан өлешсез калмас өчен, вакытын туры китереп, Святослав та әлеге барынтага ташлана. Барынтасына, күрәсең, бернинди иң канлы сугыштан да калышмаслык яңгыраш бирә алган… А. Бычков «Киевская Русь. Страна, которой никогда не было?» китабында (М. 2006) 166 биттәге астөшермәсендә, Святославның вятичларга явы соңрак була. (Святослав вакытында биредә голядь һәм меря халкы гына яшәгән. Вятичлар бирегә соңрак күченә дигән аңлатма бирә. Күрәсең, Н. А. Полевой күрскәткән маршрут чынлыкка туры килә. Карамзин, Соловьевлар да, Иделдән читләшкәненә игътибар каратмыйча гына, Святославның Дон елгасындагы Саркель ныгытмасына һөҗүм итеп, аны җимерүен телгә алалар. Тарихлар — Болгар, Хазар тар-мар итәр диләр.
Болгар, Хазардан «Әмәвилек тузаны» әнә шулай артык та тарихи каты кагып-сугулар кагып төшерелә. Тарихның үз чамасы чама, Хазар, Болгарларның үз чамасы, үз язмышы. Болгары да, болгарлары да өлешсез, тимгәнүсез калмый.
Ибн Фадланнар илчелеге вакытында Болгар илендә башланган каршылыклы бәрелешләр Багдад илчеләре киткәннән соң, тагын да киеренкерәк җимергечрәк төс алып, каршы якларның кискен һәм катгый аерылышуы белән тәмамлана. Онытылып тарихтан төшерелеп калдырыла торган ул фаҗигане күпмедер искәртерлек, әмма игътибардан читтә калдырыла торган хәлләргә ишарә Венгрия тарихында сакланып калган. Төньяк Кавказ киңлекләренә күченгән венгр (һунгар-маҗар) кабиләләрен, IX гасырның соңгы елларында печәнәкләр тар-мар итеп Карпат ары якларына — Дунай буйларына куып җибәрәләр. Венгр тарихларында яңа җирдә тернәкләнгән Венгр корольлегендә, унынчы гасыр азагында, дәүләтнең язу-сызу, исәп-исап (финанс) эшләре мөселман болгарлар кулында булуы турында хәбәрләр бар. Ун меңләгән мөселман болгарлар X гасырның соңгы ун еллыкларында Венгриягә килеп төпләнәләр. «Исламитлар», «сарациннар» дип атап, бу болгарларның ислам динендә булуларына аерым басым ясала. Венгр тарихларында бу болгар турындагы мәгълүматларны күпмедер тирәнәйтерлек-конкретлаштырырлык ниндидер хәбәрләр бәлки тагын да бардыр. Әмма аларны барлаучы-өйрәнүче кеше, әлегә, табылмаган. Бу «сарацин» (гарәп) болгарлары Дунайдан була алмый. Дунай болгарлары арасында мөселманнары булмаган. Кирилл, Мефодийлар аларда христиан динен нык тамырландырган. Бу мөселман болгарлар Идел буе болгарларының кыйпылчыгы гына була ала. Ибн Фадланнар илчелеге киткәннән соң. Идел буе Сакалибә — Болгар илендә, Әмәвиләр тармагындагы ислам болгарлары белән Багдад исламы тармагындагы Идел буе мөселманнары арасында бәрелешләр шул дәрәҗәдә кискенләшә ки, азчылыкны тәшкил иткән (җиңелгән), әмма җиңүчеләр ягына күчәргә риза булмаган, иң килешүсез, Кордова ориентациясендәге болгар-мөселманнарга, халыкларның (венгрлар, печәнәкләр, кыпчаклар) ерак-еракларга күченеп йөрүләре кабат җанланган бу заманда, ерак-еракларга (Венгриягә кадәр) күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Болгар хәлләре турында сүз башлап та, Святослав яулары лабиринт кереп чебәләнүбез һич тә очын чуалту, түгел. Святослав яуларын мифлаштырган хәбәрләрдә, күршеләребездә, безнеңчә, Венгриягә барып чыккан мөселман болгарларның, башта, кайда күченүләрен һәм венгр якларына ничек адашуларына берникадәр яктылык керткән фактлар теркәлеп калган. Кордова ориентациясендә тугрылыклы болгарлар, азчылыкта калып, хакимиятне (әмирлекне) кулдан ычкындыру белән килешә алмастан, Кама буеннан китеп үзләрен яклаган хазар хакимнәре канат астына сыенырга мәҗбүр булалар. Святославның хазар явында мөселман динендәге Кама тамагы болгарлары белән бәрелеше (болгарлар өчен) аеруча фаҗигалы нәтиҗәле булганлыгы елъязмачылар хәтерендә тирән уелып калган. Географиядән, күршеләрендәге асыл тарихи хәлләрдән хәбәр рус елъязмачылары, икенче буында ук, бу бәрелеш урынын да, үзләренә билгеле, Болгар Кама тамагы районына күчергәннәр. Мәскәү патшалыгы Россия империясе тарихчыларында бу нәрсә, гарәп чыганаклары белән көчәйтелеп, инде бәхәссез фактка әйләндерелә. Ул барлык рус тарихчыларында шулай күрсәтелә. Болгар шәһәре, Святослав гаскәре туздыруыннан соң да әле яшәгәнгә, аның ни дәрәҗәдә җимергеч булуын фаҗигале тәмамлануын инде сызык өстенә алмыйлар. Хәзерге тарихчы Бычков аның фаҗигасын берникадәр калкыта. «…Святослав в 964 г. направил первый свой поход на Волгу… (166 б.) …по словам арабских писателей, не осталось следа ни от камских болгар, ни от буртасов, ни от хазар. Святослав уничтожил главный город камских болгар — Болгары»… (167 б.) Шәһри Болгар мөселманнарына яңа җир биләмәсе Дон буеннанмы, Төньяк Кавказ киңлекләреннәнме бирелгән булып, хазарлардан элек, Святослав шул болгарларның «мамыгын тараган» булырга охшый. Болгарлар, хазарлар башына килгән бу һәлакәттән еракрак булыр өчен, төрки печәнәкләр ярдәмендәме, (бирегә килгәч, үзләре белән бәйләнешкә кергән булуы ихтимал), Паннониядәге кардәшләре чакыруы, киңәше беләнме, яшь венгр дәүләте биләмәләренә күчеп киткәннәр. Бу вакыт, Кордова әмирләренең дә көче иң югары ноктасына ирешкән заманнар. Абдрахман III (891–961) таркау Испания мөселман биләмәләрен берләштерүгә ирешә. 929 елда үзен хәлифә — бөтен дөнья мөселманнарының рухани җитәкчесе дип игълан итә; дәүләте — «Кордова хәлифәлеге» исемен ала. Әмәвиләргә болгарлар йөз тоткан хәлифәлеккә әйләнгән үзләренең дини-сәяси үзәкләре белән ике арада ниндидер бәйләнеш урнаштырган булу ихтимал. Бу да еракка күченүләргә үз өлешен кушкан булуы мөмкин…
Святослав яу чабуларында «Кама болгарларының Көнчыгыш Европада юкка чыгарылуы» болгарның Кама төбәгеннән кайчанрак киткән булуына берникадәр ачыклык кертә ала. 964 елда Святослав явы һөҗүмнәре вакытында Дондагы болгарлар кичә-бүген генә күчеп, кунарга урнашкан төркем генә түгел. Святослав «Кама болгарларының баш шәһәрен юкка чыгара» («уничтожил»). Димәк, яңа җирдә дә алар инде — сәяси үзәк, башкала кебек торак пункт торгызган булырга охшый. Күченү вакытын төгәлрәк билгеләр өчен, тагын бер хәбәргә игътибар итик. Гарәп чыганакларында, әл-Моктәдир хәлифә әле исән вакытта (ә ул 932 елда вафат була) хаҗга барышлый Багдадка Болгар әмиренең улы җитәкчелегендә Идел буе мөселманнары дәүләтеннән тагын илчеләр килгәне турында хәбәр бар. («На стыке континентов и цивилизаций», 72 б.) Болгар әмире хакиме Багдад хакимен дәүләт башлыгы сыйфатында түгел, хәлифә дин башлыгы буларак хөрмәтли. Шуңа күрә, Болгар бүләге дөнья-салым түгел. Дини салым-зякать тә була алмый, Болгар кебек бай дәүләттән чамасыз аз. Бу илчелекнең Ибн Фадланнар вакытындагы Болгар әмире Җәгъфәр бин Габдулла әле сәламәт булса да аның илчесе булуы бәхәсле. Ибн Фадланнар Болгарда көннәрдә үк инде ул яңадан Кордова ориентациясенә тугрылык саклаучылар тарафына йөз бора. Кордова, ниһаять, рәсми рәвештә, Багдадка тиң дини үзәккә, хәлифәлеккә әйләнгән көннәрдә, Җәгъфәр бин Габдулланың тагын Әмәвиләрдән йөз чөереп файдасы күренмәгән, сиземләнмәгән чакта вакытта да, теләге булуы да бик шикле. Сәбәбе күренми. Бу илчелек Болгар тәхете, тулысынча, Багдад ориентациясендәге яңа әмир кулына күчеп, хәлифәгә шуның хәбәрчесе булып килгән булуы мөмкин. Ягъни, Ибн Фадланнар илчелеге киткәч тә, Болгарда Әмәвиләр (Кордова) ориентациясендәге мөселманнар белән Габбасилар (Багдад) ориентациясендәгеләре арасындагы каршылыклар, соң чигенә якын бәрелешләргәчә кискенләшә. 929 елда Әмәвиләр әмире Габдрахман III — хәлифә исеме алып, үзен дөнья мөселманнарының дин башлыгы дип игълан иткәч тә, төбәктә зур күпчелекне тәшкил иткән Багдад ориентациясендәге мөселманнар Әмәвиләр яклы әмирләрен тәхеттән читләтеп үз җитәкчеләрен, — күрәсең Җәгъфәр бине Габдулла кияве — искилләр кнәзен тәхеткә күтәрәләр. Хакимияттән читләтелгән Болгар аксөякләре искил әмиренә буйсынып яшәүдән баш тартып, үз яклаучылары — Хазар хөкүмәт башлыклары белән киңәшләшеп, хазарлар иленә, Дон буемы, Кавказ алды киңлекләренәме, күчеп китәләр. Болар, башлыча, — югары катлау вәкилләреннән торган күрәсең, чөнки, венгр җирләренә барып җитә алганнары арасында ул чор җәмгыяте өчен, гадәти булмаган, дәүләтнең язу-сызу, исәп-хисап эшләрен алып барырга сәләтле-белемле, укыган меңләп кеше табылган. Ягъни, Ибн Фадланнар килгән заманнарда ук, болгар мөселманнары арасында, дәүләтнең язу-хисап эшләрен алып баруга сәләтле белемле, укымышлы хезмәткәрләр хәзерләү эше Болгарда киң күләмдә эзгә салынган була…
Искилләр яшәгән төбәктә, икейөз еллар Болгар булып торган борынгы Сакалибә илендә 930 елларда югарыда әйтелгән үзгәреш дәүләт хакимиятенең — тәхетнең болгарлардан башка халык кулына күчүе хәзерге татар халкының сөйләү теле белән раслана. Абруйлы тел белгечләре фикеренчә һәм Дунай һәм Кама буе болгарларыннан сакланып калган кеше исемнәр, топонимнар һәм аерым сүзләргә караганда, болгар теле хәзерге чуаш теле белән бер төркемдәге төрки тел булган. «Иске ил», «чигил — чик ил», «илтабар — ил табар» һ.б. кебек, сакланган сүзләренә караганда, кимак-кыпчак төркеменә кергәнлегенә, — Балхаш буйларыннан килүенә караганда да, искил теле, хәзерге татар теле кебек үк, кыпчак группасына кергән тел булган. Батый явы көч сызыгына тартылып, Бәркә хан исламлаштыруларын яклау йөзеннән, төбәк теленең кыпчаклашуы Алтын урда заманында булмаганын, борыннан Сакалибә — искилләр заманыннан ук инде бу төбәктә өстенлек иткәнен бу тел — Батый явы алдыннан, Кол Галинең исеме һәм мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» китабы белән галәмгә аваз салып калдырган. «Сукыр да күрә алсын» дигәндәй… Иң борынгы гарәп телендәге чыганаклардан башлап, X гасыр башларына кадәр, бу төбәк «с-к-л» — эскеэлләр яшәгән «с-к-л-иб» («иб» гарәп күплек кушымчасы) иле дип йөртелә. 737 ел явында Мәрван гаскәре Сакалиб иленә барып җитә. 820–890 елларда яшәгән гарәп географы Ибн Хордадбех тә «Илләр һәм юллар китабы» дигән географик күрсәткеч әсәрендә бу төбәкне — искилләр иле — «Сакалиб» дип, Каспий диңгезенә коя торган, бу төбәк аша аккан елганы, Иделне — Сакалиблар елгасы дип атый. (Ул чакларда әле югары Иделдә славяннар Суздаль Ростовлар булмаган). Болгар аталмасын да бер генә мәртәбә дә Хордадбех телгә алмый. «Татар экциклопедиясе»нең I томында, (531 б.) Болгар аталмасы X гасырның 10 нчы еллар башларында (Ибн Рустә китабы заманнарыннан) гына актив әйләнешкә кертелгәне аңлашыла. Б. Н. Заходер «Каспийский свод сведений о Восточной Европе» китабында да «Болгар» аталмасы Ибн Рустә һәм аңардан соң үткән гарәп авторларында гына кулланышта булганы күренә. Бу аталма башлыча, Саманилар дәүләтендә яшәгән авторлар тарафыннан активлаштырылып, Якын Көнчыгыш илләрендә яшәгән гарәп галимнәре яңа аталманы массалаштырганда, борынгы аталманы да кулланалар. 930 еллар башында Болгарда булып үткән сәяси-демографик үзгәрешләрдән бөтенләй хәбәрсез яшәгән булулары мөмкин. Бу төбәктә «Болгар» аталмасы болгарлар киткәннән соң гына халыкара (гарәп тарих, географиясе) топономим булуы белән төбәккә тагылып калган дип уйларга да җитәрлек нигез юк. Шәһәр исеме буларак та, Төбәк аталмасы рәвешендә дә, «Болгар» сүзе, хакимиятне кулдан ычкындырулары, югары катлауның һәм, күрәсең, күпчелек болгарларның төбәктән читкә китүләре белән генә бу илнең үзендә дә, әйләнештән, кулланыштан чыкмаган. Яңа җирле хакимият ияләренең хуплавын, яклавын тапканга охшый. Бу Идел буе болгар дәүләтенең этник һәм дин күптөрлелек берләшмәсе булуы белән аңлатыла күрәсең. Болгарлар, хакимият өчен көрәш вакытында, искилләрне башка халыкларны искилләштерүгә каратылган мәкер даучылары дип шаулашып, чуаш, мари, удмурт, мордва һ.б. халыкларның искилләр белән бердәмлек генә каршы коткы таратканнар күрәсең. Илдәшләре күңеленнән бу шикне юар өчен, үзләренә, искилләргә күңеленнән бу шикне юар өчен, үзләренә, искилләргә бернинди өстенлекләр дауламауларын күрсәтеп, искил сәясәтчеләре дәүләтләрендә барлык халыкларның тиңлеге символы, декларациясе рәвешендә, болгарларның күпчелеге күчеп киткәч тә, сәяси генә түгел, хәтта, чынлыкта, этник мәгънәсе дә юклык чигендә калган «болгар» аталмасын ил һәм башкала аты итеп саклау юлын сайлыйлар. «Болгар иле», дигәндә, инде искил халкы вәкилләре хакимлек иткән дәүләт күз алдында тотылганга, «Болгар» аталмасы инде «искил» исемен акрынлап кулланыштан чыгара бара. Күршеләр һәм Якын Көнчыгыш илләре өчен, Идел мөселманнары — искилләр Болгар халкы — болгарлар булып калалар. Искил, сакалиб аталмалары кулланыштан чыга. Шул рәвешчә, яңа исем белән аталып йөртелә башлаган искилләр моңардан ниндидер отышка ирешәләр дип булмый. Киресенчә, үз «шәйтани» горурлыкларын тынычландырыр өчен генә, 200 еллар яшәгән җәннәттәй ватаннарын ташлап үз-үзләрен юк итү — интихар юлын сайлаган халыкның исеме дә, менә, 1100 еллар инде, «сәяси интихар» да үз шәхесен күпертүне максат иткән азгынлыкны орлыкландырып яши, үз шәхесенә гашыйк үзен өрдереп зурайтудан башка идеал белмәгән буш куык азгыннар, үзара укмашып, шул тылсымлы — «табышлы» әфсенле аталманы битлек итеп тарихи һәлакәтле фетнәләре белән акча эшләп, илне, халыкны интектерәләр, сәяси һәлакәткә тарту эше белән бирәннәрен туйдырып яшиләр. Халыкның тарихи фаҗигале язмышы моңа чәчәк атарлык мөмкинлекләр тудырган. Алтын Урда вакытында, «Без Болгар мөстәкыйльлеге, аерымлыгы өчен көрәшчеләр», — дигән булып илне аздырып, юлдан яздырып, Рим папалары җитәкләгән ызгыш-гаугаларга, яуларга катнашып Алтын Урданы талап «баю» саташуында көн кичерәләр. Алтын Урда дәүләте җимерелгәч, көнбатыштан (ушкуйниклар, Көньяктан (казаклар, көнчыгыштан башка ниндидер «барынтачылар» талаучылар сафында, яклаучысыз Казан ханлыгын талап көн итеп, Казанда «Мәскәү партиясе» оештырып Казан ханлыгын һәлак итүдә уртада торып катнашалар. Безнең көннәрдә, шул ук битлекләрен кигән төркем инде татар халкын вак төркемнәргә бүлгәләп, таркатып һәлак итү юлында. Шул ук исем — шул ук «болгарчылар»… Шул көннең яңа дөнья халыклары өчен чын болгары булып калган искилләр хакимиятенә оппозиция генә дә түгел, иң хәтәр дошманы — һәлакәтле авыруы булып формалаша башлаган искил сәяси җинаять азгыннары беренчеләрдән булып, (бүгенге болгарчыларга охшап) халык исемен «болгар» дип атар өчен дау башлап җибәрәләр, — үзләрен — «саф болгар»лар дип игълан итеп чынлыкта шул болгарчылыкны аякка торгызу өчен көрәш башлап җибәрәләр. Калган-коткан, Багдад ориентациясенә каршы булган кешеләр, хөкүмәт сәясәтенә ризасызлык күрсәтүчеләр алар тирәсенә укмашалар. Шул шартларда, Идел буе мөселманнары — искилләр бу дауны дөрләтеп ачыктан-ачык бәрелешләр дәрәҗәсенә җиткермәс өчен, искил исемен калкытмау сәясәтен көчәйтә барып, бу аталма юкка чыгарылу чигенә җиткерелә. Акрын-акрын ил халкының ил исеме белән, болгарлар дип атауны яклаучы халыкка әйләнә. Чит илләр карашында да болгар исеме белән аталып йөртелгәне белән көчәйтелеп, болгар — халыкның этник аталмасына әйләнә бара. Бу болгарларның VIII–X гасыр болгарларыннан башка халык икәнлеге аларның телләрендә генә күренә торган булып кала. Бу күченеш процессы кайчан тулы җиңүгә ирешеп массакүләм рәсмиләштерелгәнен бүген инде билгеләү дә кыен. Чит халыкларның, Муром, Суздаль, Ростов кнәзлекләре Батый явы аларны болгарлар дип атаулары да, читкә якын Көнчыгышка китеп «Болгари» нисбәләре лакабләре белән танылган XI–XIII гасыр галимнәренең исемнәре дә моңа дәлил була алмый: андый очракларда, халык исеме түгел, ил аталмасы күздә тотыла.
Тарих китапларында һәм тикшеренүләрендә Сакалиб-Болгар төбәгенең ислам кабул итүе белән бәйләнгән бу хәлләр, вакыйгалар, вазгыятьләр, бөтенләй яктыртылмастан, юкка чыгару чикләрендә калдырылып килә. Әдәбият тарихы аны читләтеп үтә алмый, чөнки балаларыбызның мәдәни яңарышта, җанлануга кискен борылыш, тизләнеш, активлашу ислам динен кабул итү белән турыдан-туры бәйләнгән. Ислам дине белән, төбәктә гарәп алфавиты нигезендә грамотачылык яңа югарылыклар яулый. Әмәвиләр ориентациясендәге ислам заманында, Венгриядә, чит дәүләттә, болгар мөселманнарына, югары әзерлекле булганнары өчен, язышу, исәп-хисап, финанс эшләре ышанып тапшырылу грамоталылыкның ул чорлар өчен күрелмәгән дәрәҗәдә киң таралган булуын, практик эшчәнлектә, зур нәтиҗәлекләр күрсәтерлек югары дәрәҗәгә ирешүенең ышандыргыч факты. Болгар туфрагында җитлеккән ул, заманы эшчәнлекләренә яраклы, җәмәгатьчелектә тотрыклы тамыр җәйгән ул белемлелек Идел-Кама төбәгеннән, әлбәттә, болгарлар белән күчеп китмәгән, юкка чыкмаган. Гарәп Ренессансы үзәге Багдад белән турыдан-туры бәйләнешләргә керүе ул яшь болгар мәдәниятен шул Ренессанс ягына тартылу эзенә чыгарган, яңа югарылыкка күтәргән. Ул тартылу нәтиҗәсез калмый. XI–XII гасырларда инде Якын Көнчыгышның иң атаклы укымышлылары арасында күренекле, «Болгарый» ләкабле укымышлылар күренә башлый. Ш. Мәрҗани «Мостафадел әхбар»ында 1106 елда әле исән булган, димәк, башлыча, XI гасырда (якынча, 1030–1108 еллар арасында) яшәгән Әбел Галя Хамид ибн Идриси әл-Болгари исеме китерелә. Ш. Мәрҗани аның исемен, үзеннән күпмедер соңрак яшәгән шәкерте якташы Сөләйман бин Давыд Саксининең «Зөһрәтер рияз вә нөзһател көлүб әл-мараз» («Авыруларның йөрәкләрен дәвалаучы чәчәкләр бакчасы» дигән китабында очрата. Махачкалада командировкада булганымда мин Дагстан Тел, әдәбият институты кулъязмалар фондында бу әсәрнең тулы һәм тулы булмаган 4–5 күчермәсе барлыгын ачыклаган идем. Командировкам отчетында, шифрларын күрсәтеп бу хакта хәбәр бирсәм дә, комшанучы табылмады. Дөньялар буталып китеп, гарәп теленә тешем үтмәгән ул әсәрнең ксерокүчермәсен булдыру юлында үзем дә берәр чара таба белмәдем. 67 бүлектән торган бу китапның һәр бүлеге диярлек остаз исеме белән башлана, аның өйрәтмәләреннән цитаталар китерелә икән. Ш. Мәрҗани китабында, тагын шул ук XI гасыр азагы XII йөз башында яшәгән, мәшһүр (легендалаштырылган — күп әдәби әсәрләр, әкиятләр герое-персонажы) солтан Мәхмүд Газнәвинең (997–1030 еллар да хакимлек итә) укытучысы һәм шәехе (пире, рухи җитәкчесе) Хуҗа (әш-Шәех) Әхмәт Болгари исеме бар. 1135 һәм 1150 елларда, Болгарда ике мәртәбә булган Испанияле гарәп сәяхәтчесе Абу Хамид Мөхәммәд әл-Гарнати әл-Әндәлеси сәяхәтнамәсендә Болгарда Ягъкуб бин Ногман исемле төбәк тарихчысы белән очрашып сөйләшүе турында хәбәр бар. Бераз соңрак Урта Көнчыгышта танылган Болгар тыйб (медицина) галимнәре «Болгарилар» турында хәбәрләр… Чикләрдән үтеп, киң дөньяда танылу табарлык җитлеккән Болгар галимнәре, XI–XII гасыр тирәнлекләрендә Татар тарихының тәмуг-сыйратлары аша үтеп, мәхшәрләр кичеп безнең көннәргә исемнәре, җуелмастан, килеп җитә алган галимнәр. Мең еллык тарихта, XIX гасыр азагы XX йөз башында гына шуңа охшаш бер күтәрелеш чорын табабыз: чит илләрдә танылган, сакланган Йосыф Акчура, Садри Максуди, Рәшит Арат, Зәки Вәлиди, Муса Бигиевләр. Ил эчендәге хезмәтләре белән чит илләрдә исемнәрен яңгырата алган Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин, Ф. Кәрим, Г. Исхакый, Г. Тукай, Дәрдмәндләр… Соңгы заман талант ияләренең сан ягыннан өстенлеге, татар «юкка чыгару»ларының, сан ягыннан, бер гасырдагы эшчәнлеге ун гасыр «җилгә җилгәрүе» белән тиңләшә алмавының чагылышы гына. Шуны истә тотканда, XI–XII йөз Идел буе төркиләренең мәдәни алгарышы, безгә күбрәк билгеле булган XIX гасыр азагы XX гасыр башындагыга караганда да чоры характерына тәңгәлрәк, ихтимал, интенсиврак димәк, алгарышлырак позициядә торганга охшый. Әлбәттә, ул колачлылыкны мәйданга китергән мәдәни тирәлек, мохит-җирлек, нигез пропорциональлеге шуңа яраклы-сәләтле булырга тиеш. Кызганыч, шул җанлылык заманында, халык мәгарифе, мәдәният өлкәсендәге, әдәби хәрәкәт турындагы бер генә факт билгеле түгел, белмибез, белергә тәүлә дә юк. Югарыда исемнәре китерелгән, билгеле атаклыларның инде мәгълүм материалларын мәдәният мәйданына кайтару, исемнәре белән бушлыкны чикләүне кирәксенүче җан иясе юк. Нишләмәк кирәк: хәзерге «юкә агач академик»ларның белемнән һәм фәннән биздерү тырышлыгы һәм көче заманы… Күпчелек «хәтерле» халыклардан аермалы буларак бу халык тарих юлы үзенчәлекле сукмактан бара: тышкы дошманнары белән һәрчак берләшә алган «болгари»ларының өстенлек һәм тырышлыклары нәтиҗәсендә, тоташ, авызлыкланган, тупас тышкы көч тарафыннан сөйрәп алып бару нәтиҗәдә, белергә теләү дигән нәрсәгә материал да, юл да калдырылмый. Белергә теләү, эзләү, кирәксенү дигән нәрсә, бүген — юк, беркайчан булмаган да кебек.
XI–XII йөз мәдәни күтәрелешләре, беренчедән, Венгриядә, грамоталыклары, белемлекләре белән үзләрен таныткан мөселман болгарлар, хакимият үз кулларына күчүдән файдаланып, грамоталылык, белемлелек кебек өстенлекне үз монополияләренә тартмастан илдәге барлык ислам җәмәгатенә шуңа ирешүдә тиң мөмкинлекләр саклаганга охшый. Алардан соң хакимиятне үз кулларына алган искилләрнең интеллектуаль-гыйльми дәрәҗәсе болгар ватандашларыныкыннан кайтышрак булмаган. Болгарлар күченеп китү белән, мәгариф-белем зур югалтуга юлыгып, аның тәэсире, ул экстенсив заманнарга хас рәвештә, күп ун елларга — йөз елларга сузылган золмат (наданлык-караңгылык) гасырына әйләнмәгән. Киресенчә, болгар киткәч тә, (ягъни Әмәвиләр рухи җитәкчелегеннән тулысынча габбасилар дөньясы, Якын һәм Урта Көнчыгыш мәдәни-мәгариф гыйльми стандарты тәэсиренә күчү белән йөз ел эчендә инде болгарлар Болгар иле гүя олы мәдәниятлелеккә сикереш ясый: белемгә сәләтле егетләре белән алдынгы күршеләре арасында таныла. Икенчедән, болгарлар күчеп киткәннән соң, дәүләт теле, — ягъни илнең рәсмиләштерелгән, дәүләт эшләрен йөртүгә өстенлек алган теле алмашынуы булып ала. Болгарлар теле урынын кыпчак телләре системасындагы искил теле били. Бу тел дә болгарларга кадәр үк инде, «рәсми тел» алымнарын, морфологиясен, технологиясен — традицияләрен, терминнарын әзерләргә өлгергән була. Шуңа күрә, болгарлар күченеп китүләре белән бәйле рәвештә яңа рәсми телне формалаштыруда, чәбәләнүләр, артка китүләр, каралу, тупасланулар булмаган. Ибне Фадланнар илчелеге нәтиҗәсендә, тулысынча Габбасилар ягына йөз тотулар яңартылган бу Болгар мәдәниятен VIII–IX гасырлар могътәзиләләре фәнниләштерүе эзенә тарткан, Хәрәзмиләрне, Фарабиларны, Әбугалисина, Бируниларны мәйданга китергән цивилизация стандартына борган. Заманының шул, яңа, иң алдынгы цивилизациясенә тартылу Идел-Чулман төбәгендәге мөселман төркиләр яшәешендә, көндәлек тормышында, яңа төрки диалекты дәүләт теленә әйләнүе бервакытта, төбәкнең төп халык теленә әйлнәү юлына чыгу була. Төрки телләре арасында (һәм дөнья халыклары аралашуында да күренекле урын алган Урта Идел татар теленең яңа баскычта җанлы, заманының алдынгы цивилизациясе өермәләнгән мәйданга тартылуы халык һәм аның теленең киләчәк язмышында, уңышларында хәлиткеч роль уйный.
Матур әдәбиятка аеруча якын торган халык һәм тел мәсьәләсе җанлану заманында, цивилизациянең иң оператив, киң җәмәгатьчелеккә иң якын катлавы халык образлы фикерләү алымнарын, тел, сөйләм традицияләрен актив файдаланучы сәнгать чәчәк атуына, яңаруына көченә тәңгәл тәэсир күрсәткән булыр. Әмма ул чор әдәбиятыннан, «паспортлы», әсәр түгел, бер сүз, бер аталма сакланмаган. Һиҗрәтнең 9 нчы елында пәйгамбәр җибәргән өч сәхәбаның Болгарга ислам динен кертүе, Болгар һәм Содум-Алабуга шәһәрләренә нигез салыну турындагы хикәятләр кебек хикәятләр, Алпамша кебек алып кешеләр Шүрәлеләр кебек персонажлар, алар турындагы риваятьләргә охшаш борынгы материаллар, шул иң борынгы чор татар әдәбиятының яңартылган кыйпылчыклары булуы мөмкин. Х. Мөслими «Тәварихе Болгария»се һәм аңа тартым материалларны тиешле әзерлеге булган берәү, «кислота өретмәсе белән чайкап гасырлар юшкыннарыннан тазартып, асылларын ачыклап, аңлау дәрәҗәсенә ирешә алса, кайбер нәрсәләр табу мөмкинлеге бар да. Кем белә, андый белгечне татарга тагын ничә мең ел көтәсе бардыр?
Бу күтәрелеш уңышлары, казанышлары җирлегендә, шул этап тагы ачышлар, табышлар синтезы рәвешендә, монгол явы җитлеккән шартларда, 1212 елдамы, 1233 елдамы язылган «Йосыф китабы» («Кыйссаэ Йосыф», «Йосыф-Зөләйхә дастаны») әсәре мәйднанга килә һәм безнең көннәргәчә сакланып кала. Аның татар әдәбиятында бик тә сирәк очрый торган бу язмышы «халык китабы»на әйләнеп, үткән этапларда халык күңеленә җуелмаслык үтеп керә алуы белән бәйләнгән. Аның халыкчанлыгы, беренче чиратта, халык теленә — киң катлау халыкның китапча уйлау, үз сөйләү теленә тартылуы белән бәйләнгән. Бу әсәр теле авторы Кол Гали тырышлыгы нәтиҗәсе генә, шул әсәрдән башлана торган күренеш дип раслау да ялгыш булыр иде. Ул әдәби тел яңа болгарларда — искилләрдә югарыда әйтелгән мәдәни күтәрелеш вакытында барлыкка килә һәм, күрәсең, җитлеккән формага керә. Ә. Ясәви (1166), С. Бакырганилар (1186) әсәрләренең хәзерге татар сөйләм теленә үтә якын «китап теле» — әдәби теле искилләрнең шул күтәрелеш чорларында формалашкан, төркилеге белән аерымланып торган әдәби телен кабул итү күренеше булуы бик мөмкин. Гарәп-фарсы телләре тәэсире кайнарлыгы Кыпчак далаларындагы күчмәчеләр дәрәҗәсендә диярлек сүлпәнәйгән Урта Идел төбәгендә XI–XII гасырлары мәдәни күтәрелеше вакытында формалашып калган әдәби тел халык сөйләм теленә якынлыгы белән аерымланып торган. Ул чаклардагы сөйләм теле белән хәзерге татар сөйләм теле арасында аерма юк дәрәҗәсендә диярлек. XI–XII гасыр мәдәни күтәрелеше вакытында формалашкан «яңа болгар» (искил) әдәби тел тотрыклылыгында халык сөйләменә якынлыгы хәлиткеч роль уйнаган. Икенче тарафтан, язма, әдәби телгә якынлык дәрәҗәсе күләмлелеге, кәгазьгә, әсәргә теркәлеп ныгытылуы, халык сөйләм теленең күрелмәгән бер рәвештәге тотрыклылыгына көчле тәэсир күрсәткән. Бүгенге көнгә кадәр, өлкән яшьтәге кешеләр, «укымышлы булмаганнары» да, «Йосыф китабын, аңлап, зәвыкланып, рәхәтләнеп укый алалар. Чөнки ул, әйтик, XIX гасыр татар шагыйрьләре (Г. Утыз Имәни, Әбелмәних, Ш. Зәки һ.б.) һәм әдипләре (К. Насыйри, «Фәвакыйһел җөләсә», «Кырык вәзир» һ.б.) телләренә караганда, халыкчанрак рухта һәм халыкчанрак (сөйләмгә якын) телдә язылган. 1963 елда чыгарылган «Борынгы татар әдәбияты» дәреслек-хрестоматиясендә (72 б.) шундый фактлар бар: 1853–1859 еллар арасында, һәр елда диярлек басылган бу әсәр 38400 нөсхәдә басылып чыккан. 1886 елдагы басманың тиражы 20000гә җитә. Үтемле товар булган: алганнар, укыганнар. 1983 елда хәзерге алфавитта яңа басмасы чыккан хәбәре таралгач та, совет заманы әбиләре, бабайлары Бауман урамындагы китап кибетендәге татар бүлеге каршысында, сәүдәгә чыкканын көтеп көннәр буе чиратта тордылар. Юк, инде ул китап мондый укучыларга тәтемәде. Исемлек буенча, редакция бүлмәсендә, безнең кебек фән хезмәтчеләренә һәм совет агитаторларына гына өләштеләр. Хәзерге телгә тәрҗемәсе дип бастырып чыгарган («Фасеев, Ф., Хисамов Н.) китапларына — суррогатларына әйләнеп тә караучы булмады, алар «кормлениедәге» совет кадрларына акча түләү чарасы гына булып калдылар.
XI–XII гасыр мәдәни күтәрелеш формалаштырган әдәби төрки тел Идел буе «яңа болгарлары тормышына шул кадәр тирән сеңгән ки. Ук телдәге шигърият хәтта кабер ташларына кадәр җәелеп, кешене «теге дөньяга» китүенә кадәр озата барган. «Борынгы татар әдәбиятын»да (65 б.) 1244 елда кабер ташына чукып язылган шундый шигырь китерелә:
Нәйләрдән сәда ямьлек, йә, кем качар?!..
Камуга, бер, — үлем сәгате уңар. —
Күрәмен дөньяны: вәйранә бары.
Һәмишә, бакый ирмәс, — юк карары.
(«Курай тавышы ямьле, кем аңардан йөз чөерер? Һәммәгә, бер, — үлем сәгате ирешә…) Бу шигырь дә, татар тарихында актив яшәештә кала: В. Вельяминов-Зернов китабында, XVII йөз Касыйм шәһәре кабер ташында, соңгы ике юлы китерелә, XIX йөз Идел буе кулъязмаларында очрый.
Кыскасы, «Кыйссаэ Йосыф» кына түгел, XI–XII гасыр «Яңа Болгар» (искилләр) мәдәни күтәрелеше хәзерге татар мәдәниятенең чишмә башы була, алар ирешкән казанышлар, табышлар бу халыкның шуннан соңгы барлык тарихи этаплары белән иң тыгыз бәйләнештәге яшәештә кала.
Мәсгуд Гайнетдин, филология фәннәре докторы






















