Мәгълүм булганча, XIX йөз уртасы – XX йөз башларындагы төзелгән татар теле грамматикалары нигездә йә рус, йә гарәп грамматикалары үрнәгендә язылдылар. Дәреслекләрнең беренче төркеме рус тюркологлар тарафыннан гимназия һәм сәминария укучылары өчен язылган булса (И. Гиганов (1801), И. Хальфин (1809), М. Иванов (1842), А. Троянский (1860) һ.б.), икенче төркеме татар галимнәре тарафыннан мәдрәсе шәкертләре өчен языла (Г. Фәезханов (1887), К. Насыйри (1985), М. Умидбаев (1901), А. Мухаммадрахим (1905), А. Максуди (1910), һ.б) [2].
Бу мәкаләдә без татар филологлары хезмәтләрендә килеш грамматик категориясе ничек тәсвирланганын күрсәтүне максат итеп куябыз. Моның өчен югарыда әйтелеп киткән татар авторларның әсбапларында килеш категориясе тикшереләчәк. Мәсьәлә шулай гарәп телендә килешләр саны фәкать өч формада булуы белән кызыклы.
Г. Фейзханов үзенең «Татар телгә кыскача гыйльм сарыф» грамматикасында килешләрнең (игъраб) сигез формасын китерә: 1) баш килеш (фагыйль): кем? – шәкерт, ни? – алма; 2) иялек килеше (мозаф): кемнең? кемнеке? – шәкертнең, нинең? нинеке? – алманың; 3) тартым килеше (мозаф иләйһ), кайсының кушымчалары (-ы/-е, -сы/-се) хезерге тартым кушымчалары белән тәңгәл килә: шәкерт китабы, шәкерт алмагачысы; 4) юнәлеш килеше (мәфгуль ләһ): кемгә? – шәкерткә, нигә? – алмага; 5) төшем килеше (мәфгуль биһ): кемне? – шәкертне, нине? – алманы; 6) бергәлек килеше (мәфгуль мәгәһ): белән бәйләге аркылы ясала: шәкерт белән, алма белән; 7) чыгыш килеше (мәфгуль минһ): кемнән? – шәкерттән, нидән? – алмадан; 8) урын-вакыт килеше (мәфгуль фиһ): кемдә? – шәкерттә, нидә? – алмада [6].
К. Насыйри «Әнмүзәҗ»ендә килешләрнең (игъраб) алты формасын тасвирлый: 1) баш килеш (мөбтәда): кул; 2) иялек килеше (мәфгуль иләйһ): -ның/-нең – кулның; 3) төшем килеше (мәфгуль биһ): -ны/-не – кулны; 4) юнәлеш килеше (мәфгуль ләһ): -га/-гә – кулга; 5) бергәлек килеше (мәфгуль мәгәһ): белән – кул белән; 6) урын-вакыт килеше (мәфгуль фиһ): -да/-дә – кулда [4].
1865 елда нәшер ителгән «Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах» исемле дәреслегендә К. Насыри килешләрнең (падеж) дүрт формасын санап китә: 1) баш килеш (именительный): су, кеше; 2) иялек килеше (родительный): суның, кешенең; 3) юнәлеш килеше (дательный): суга, кешегә; 4) төшем килеше (винительный): суны, кешене [5].
М. Өметбаев «Татарча нәхүнең мохтәсары» әсбабында җанлы предметлар өчен җиде, җансызлар өчен алты килеш (төшем) формасын бирә. Алар түбәндәгедән гыйбарәт: 1) баш килеш (исем төшеме): кем? – ир, нәрсә? – китап; 2) иялек килеше (изафә төшеме): кемнең? – ирнең, нинең? – китапның; 3) юнәлеш килеше (бирү төшеме): кемгә? – иргә, нигә? – китапка; 4) төшем килеше (булдыру төшеме): кемне? – ирне, нине? – китапны; 5) чакыру төшеме: эй, йа чакыру кисәкчәләре – эй ир, йа шәехе (бу килеш формасының кушымчалары юк, һәм ул җансыз предметлар белән генә кулланыла); 6) бергәлек төшеме (мәдәд төшеме): кем белән? кемдән? – ир белән, ирдән, ни белән? нидән? – китап белән, китаптан; 7) хәл төшеме (зарыф төшеме): кем хакында? – ир хакында, ни хакында? – китап хакында [7].
А. Мөхәммәтрәхим үзенең «Төрки сарыфы»нда килешләр (хәл) өчен астагы формаларны китерә: 1) баш килеш (ялангач/мөҗаррәд) – каләм, 2) төшем килеше (аны кылынмыш/мәфгуль биһ) – каләмне, 3) урын-вакыт (анда кылынмыш/мәфгуль фиһ) – каләмдә, 4) чыгыш килеше (андан кылынмыш/мәфгуль минһ) – каләмдән, 5) юнәлеш килеше (аңа кылынмыш/мәфгуль иләйһ) – каләмгә, 6) аның өчен кылынмыш/мәфгуль ләһ – каләм өчен, 7) аның белән кылынмыш/мәфгуль мәгәһ – каләм белән, 8) аңа кушылмыш/мозаф иләйһ – каләмнең, 9) гайресенә кушылмыш/мозаф – каләме [3].
Һ. Максудиның «Сарф төрки» трактатында килешләренең (игъраб) җиде формасы китерелә: 1) баш килеш (бәйән): кем? – кеше, ни? – кием; 2) иялек килеше (мозаф иләйһ): кемнең? – кешенең, нинең? – киемнең; 3) юнәлеш килеше (мәфгуль иләйһ): кемгә? – кешегә, нигәгә? – киемгә; 4) төшем килеше (мәфгуль биһ): кемне? – кешенене, нине? – киемне; 5) урын-вакыт килеше (мәфгуль фиһ): кемдә? – кешедә, нидә? – киемдә; 6) чыгыш килеше (мәфгуль минһ): кемнән? – кешедән, нидән? – киемдән; 7) подобный (мисәл): кемчә? – кешечә, ничә? – киемчә [1]. Әлеге килеш кушымчасы хәзерге рәвеш кушымчасы белән тәңгәл.
Югарыда хезмәтләре аталган галимнәрнең грамматик әсбапларын карап чыкканнан соң, без түбәндәге нәтиҗәгә килдек.
Исемнең җөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү грамматик категориясен Г. Фейзханов һәм К. Насыйри игъраб дип атыйлар. Әлеге термин гарәп граматикадан алынган һәм ул сүзләрнең грамматик факторлар тәэсирендә ахырлары үзгәрүне аңлата [8]. А. Мөхәммәтрәхим моның өчен хәл терминны куллана. Бу да термин гарәп грамматикадан алынган һәм сүзнең теге яки бу грамматик хәләтендә (игърабның төрендә) булганын аңлата. М. Өметбаев исемнәре әйтелгән авторлардан аермалы булып килеш категориясен атау өчен төшем дигән терминны куллана.
Г. Фейзханов, К. Насыйри, А. Мөхәммәтрәхим, Һ. Максуди килеш атамалары өчен гарәп җөмлә кисәкләре һәм алар нигезендә ясалган атамалар кулланалар. Фагыйль (Г. Фейзхановта) – фигыль җөмләнең иясе, мөбтәда (К. Насыйрида) – исем җөмләнең иясе, бәйән – «аңлату» (Һ. Максудида), мозаф – изафәнең беренче компоненты, мозаф иләйһ – изафәнең икенче компоненты, мәфгуль ләһ – максат хәле, мәфгуль биһ – тәмамлык, мәфгуль мәгәһ – фигыль белән бер үк вакытта булганын күрсәтә торган иярчен кисәк, мәфгуль минһ (Г. Фейзхановта) һәм мәфгуль иләйһ (К. Насыйрида) – оригинал татар терминнары, мәфгуль фиһ – урын- вакыт хәле. М. Өметбаев татар терминнарны кулланышка кертә. А. Мөхәммәтрәхим мөҗаррәд, мәфгуль минһ һәм мәфгуль иләйһ килешләр атамаларыннан башка гарәп җөмлә кисәкләренең тәрҗемәләрен китерә. К. Насыйриның «Краткая татарская грамматика... » хезмәтендә чыгыш һәм урын-вакыт килешләре күрсәтелмәгән.
Искәрмәләр
Максуди А. Төрки сарфы / А. Максуди. – Казань: Лито-Типография И.Н. Харитонова, 1910. – Б. 14.
Мифтахова И.Г. История татарских грамматик: исследования именных частей речи (XIX – начало XX вв.) / И.Г. Мифтахова. – Казань: Хәтер. – Ч. 1. – 1998. – С 5.
Мөхәммәтрәхим А. Төрки сарыфы / А. Мөхәммәтрәхим. Казань: Лито-Типография И.Н. Харитонова, 1905. – Б. 7-8.
Насыйри К. Энмюзядж / К. Насыри. – Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова, 1975. – Б. 66-66.
Насыров. К. Татарская грамматика, изложенная в примерах / К. Насыров. – Казань: Типография Казанского ун-та, 1860. – С. 14.
Фәезханов Г. Татар телгә кыскача гыйльм сарыф / Г. Фәезханов. – Казань: Типография Казанского ун-та, 1887. – Б. 8.
Өметбаев М. И. Татар нәхүсенең мохтасары / М.И. Өметбаев. – Казань: Типография Б.Л. Домбровскаго, 1901. – Б. 9-10.
Aз-Замахшари Махмуд. Aл-Анмузадж / Mахмуд aз-Замахшари. – Казань: Типо-литография Императорского Университета, 1901. – С. 20.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















