Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Дини матбугат "Иман нуры" журналы "Хөсәения" мәдрәсәсе

"Хөсәения" мәдрәсәсе

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 3
ХудшийЛучший 

әд-Дин вәл-әдәп журналы февраль

Оренбург губернасында унсигезенче гасырдан ук халкыбыз мәдәниятын һәм мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән Каргалы авылы (Сәет бистәсе) һәм Эстәрлебаш авылы мәдрәсәләре булган. Каргалыда, мәсәлән, татар, башкорт халыклары тарихында тирән эз калдырган хәрби җитәкче һәм шагыйрь Салават Юлаев (1752- 1800), күренекле имам һәм шагыйрьләр Габдерәхим Утыз-Имәни (1754-1834), Әбелманих Каргалый (1782-1826), Һибәтулла Са-лиховлар (1794-1867) белем алып чыкканнар. Эстәрлебаш мәдрәсәсендә шулай ук танылган шагыйрьләр һәм җәмәгать Хадимнәре Шәмсетдин Зәки (1825-1865), Гали Чокрый (1826- 1889), Мифтахетдин Акмуллалар (1831-1895) укыганнар.
Гомумән алганда, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә генә түгел, Россия империясенең төрле почмакларында да татар зыялылары тарафыннан байтак кына мәшһүр уку йортлары булдырылган, алар үз милләтебез вәкилләреннән тыш тугандаш төрки халыкларга да хезмәт иткәннәр. Каргалы, Эстәрлебаш яисә Казан төбәгендәге атаклы Кышкар мәдрәсәсендә тәрбия алып чыккан хәлфә-мөгаллимнәр илебезнең төрле төбәкләренә таралып яңадан-яңа мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар. Ул уку йортларында соңыннан татар, башкорт, казакъ халыкларының йөзек кашы булырдай шәхесләре - әдип һәм шагыйрьләр, галимнәр, матбага хезмәткәрләре, инженерлар белем алганнар. Шунда ук халкыбызның киләчәген кайгыртучы алдынгы карашлы руханилар тәхсиле голүмдә булганнар.
Шушы мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә халкыбыз арасында аң-белемгә омтылу көчәйгәннән-көчәя барган. Илнең төрле почмакларында яңадан-яңа мәктәп һәм мәдрәсәләр ачылган. Татарның мәгърифәтчел рухлы дин әһелләренең эшчәнлеген бәяләү өчен бу очракта бер генә мисалга тукталасы килә: бүгенге казакъ әдәбиятына һәм язма казакъ теленә нигез салучы акын Абай (Ибраһим) Конанбаев башлангыч белемне Семипалатта яшәгән татар Әхмәт Риза хәзрәт мәдрәсәсендә алган. Узган гасырларда башка тугандаш милләт вәкилләреннән дә байтак кына мәгълүм шәхесләрнең зыялыларыбыз тарафыннан укытылып, татар мәдрәсәләре шәкертләре төркеменнән чыкканлыкларын беләбез. Унтугызынчы гасырның икенче яртысын - Казан, Оренбург, Уфа мәдрәсәләренең элек дан тоткан Бохара, Сәмәрканд кебек мәгариф үзәкләре белән ярышка чыккан һәм заманча тәрбия бирүгә юнәлеш тотулары нәтиҗәсендә бик абруйлы саналган шушы кадими белем үзәкләрен артка калдыра башлаган дәвер дип карарга кирәктер.
Менә шушындый алдынгы уку йортларының берсе сыйфатында унтугызынчы гасыр азакларында Оренбург шәһәрендә "Хөсәения" мәдрәсәсе калкып чыккан, һәм, әйтергә кирәк, тиз арада шөһрәт тә казанып өлгергән бер мәдрәсә булган.
Җәдидчә белем бирүче мәдрәсәләрнең чагыштырмача тиз арада күбәюе - заман таләпләренә җавап бирердәй итеп белем эстәүгә омтылулары була, билгеле. Аларның һәрберсендә диярлек, дин белеменнән тыш, ислах таләп иткәнчә, дөньяви фән-гыйлем бирүгә дә юнәлеш тотыла: география, гомуми тарих, хисап, алгебра, физика, химия һ. б. дәресләр кертеләләр. Бу җәһәттән бигрәк тә бай сәүдәгәрләр Оренбургтагы Хөсәеновларның "Хөсәения", Троицки-дагы Яушевларның "Мөхәммәдия" мәдрә­сәләре уңай якка аерылып торганнар, аларда аерым-аерым фәннәр буенча бай җиһазланган кабинетлар оештырылган.
Троицк шәһәрендә Яушевларның "Мөхәммәдия"се белән 1898 елның көзендә танышуын мәшһүр язучы Мәҗит Гафури болай тасвирлый: "Мәктәпкә барып керү белән миндә бертөрле гаҗәпсенү туды, аның моңарчы үзем күргән мәктәп-мәдрәсәләргә караганда башка икәнен күрдем. Ишектән керү белән берәү, мине туктатып, ни өчен килгәнемне сорады... чабатамны чишенергә кушты. Шәкертләр теге бүлмәдә сабак алалар, дигәч, коридор буйлап шунда киттем. Уңга карасам - андагы бүлмә карават белән тулган, һәммәсенең өсте ап-ак нәрсә белән ябылган. Бүлмә бик таза һәм матур. Сул яктагы бүлмәдә озын өстәл, аның тирәсенә урындыклар тезелгән. Өстенә тәрилкә, кашыклар куелган. Хәлфә дәрес биргән бүлмәне акрын гына ачып кердем дә арттагы буш партаның бер як читенә утырдым... Шәкертләр һәммәсе дә бер төсле киенгәннәр. Стенага ашъяулык зурлыгындагы теге, мин Уфада күргән төсле буяулы кәгазь (географик карта) эленгән. Мин парталарны рус мәктәпләренең тәрәзәләре аркылы гына күргәнем бар. Хәлфәнең артында елтырап торган кара буяуга буялган зур кара такта басып тора. Кыскасы, бу мәктәптә моңарчы мин күрмәгән яңалык һәм башка төрле тәртип күренеп тора. Мин монда укучы шәкертләрнең бәхетенә кызыктым... Үземнең өстемә кигән җиләнемне, башымдагы мескен бүрекне, билемә бәйләгән кызыл башлы тастымалны болар-ның киемнәренә чагыштырып, уңайсызланып калдым..."
Күренә ки, монда байтак татар мәктәп-мәдрәсәләреннән аермалы буларак, шәкертләр таза тормыш шартларында яши һәм укыйлар: мәдрәсә җитәкчеләре аларны уку кирәк-яраклары белән дә, кием-салым һәм яшәү шартлары белән дә тулаем тәэмин иткәннәр. Монда заманча җиһазлы уку классларыннан тыш йокы, ашау-эчү бүлмәләре дә булдырылган. Әлбәттә, мондый уку йортларының чыгымы зур булган. Шунлыктан андыйларның саны да чагыштырмача аз. Ул вакытта татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен патша хөкүмәте бер тиен дә тотмыйча, киресенчә, аларны төрле сәбәпләр табып эзәрлекләгәнлеге генә мәгълүм.
Оренбург шәһәрендә мәшһүр миллионер-сәүдәгәрләр, абый-лы-энеле Хөсәеновлар тарафыннан 1889 елда ачылган "Хөсәения" мәдрәсәсе дә уку-укыту тәртипләре буенча М. Гафури истәлекләрендә китерелгән шартларга туры килә. "Хөсәения"дә дә укулар башлыча түләүсез һәм интернат тибында оештырылган була: уку кирәк-яраклары, ашау-эчү, кием-салым - бөтенесе дә әлеге байлар хисабыннан.
"Хөсәения" мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш Казакъстан, Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында абруй казануының төп сәбәбе шушылар һәм, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган. Чөнки беренче көннән үк "Хөсәения" мәдрәсәсе төп максат итеп алдынгы карашлы һәм белемле белгечләр әзерләү юнәлешен ала. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөәзиннәр биредән бик аз чыгалар. Мондый фактны иске караштагы зыялыларыбызның бер ише, зур гөнаһка исәпләп, патша җәнабларына, Синод әһелләренә һәм Диния нәзарәтенә кат-кат язып, әләкләп торалар: имештер, "Хөсәения" мәдрәсәсе чынлыкта мөселман кануннарын алга сөрүче уку йорты түгел, аның йөз шәкертеннән нибары сигез-уны гына хак мөселман юлын сайлый, мулла-мөәзин булып китәргә әзерләнә.
Бу гаепләүләрдә, әлбәттә, дөреслек бар: "Хөсәения" үз заманында иң алдынгы карашлы, Европача фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды, шуңа йөз тотты. Мәсәлән, тарихчы Зәки Вәлиди, Сәгыйть Рәмиев, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Афзал Таһиров, Шамил Усманов, Шәехзадә Бабич, Кәрим Хәкимов һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлек-леләре, илчеләр - шушы мәдрәсә шәкертләре.
һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында Истанбул, Каһирә, Димәшкъ, Бәйрут кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш Россия, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәл­ләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак очрый.
"Хөсәения" мәдрәсәсенең тарихына күчкәнче беркадәр Оренбург шәһәренә нигез салынуына тукталыйк. Бу кала унтугызынчы гасырда татар дөньясында үзенә күрә бер мәгърифәт һәм мәдәният үзәге буларак танылган бик үзенчәлекле бер каладыр, һәм шушы җәһәттән ул фәкать Казаннан гына калыша. Хәер, бу төбәкнең һәм Оренбург каласының барлыкка килүе дә Казанга бәйле. Россиянең көнчыгышка үтеп керүе һәм элекке Казан губернасы чикләренең Уралның көнчыгыш тарафларына җәелүе нәтиҗәсендә элекке Казан губернасын икегә бүлү хаҗәте туа. һәм Анна Иоанновна патша заманында, унсигезенче гасырның утызынчы елларында, Оренбург шәһәренә нигез салу һәм яңа губерна булдыру хакында указ игълан ителә. Губернаны оештыру һәм яңа башкала урынын сайлау вазифасы Сенатның обер-секретаре И.К.Кирилов җитәкчелегендәге вәкаләтле комиссиягә тапшырыла. Бу комиссиягә тарих һәм география белгечләре галимнәр В. Н. Татищев белән П. И. Рычков та керә. Ә хәрбиләрдән миләттәшебез полковник (берничә елдан соң генерал) Котлымөхәммәт Тәфкилев (1675-1766) була. Чөнки бу комиссиягә туплар белән көчәйтелгән ике укчы полк, төрки-татар солдатларыннан торган бер тулы булмаган полк һәм өч йөз илле атлы казактан гыйбарәт гаскәр беркетелгән була. Бу гаскәр җир бүлү эшләреннән башлап, булачак шәһәргә нигез ташын салырга да, моңа комачау итәргә ниятләгән җирле халыкка карата "чапкын чабарга" да тиеш булган. Тәфкилевнең Оренбург губернасын оештыруда катнашуы моның белән генә чикләнми, билгеле. Патша хөкүмәте аны биләмәләре Урал суының көнчыгыш ярыннан башланган казакъ хан-солтаннары белән элемтә урнаштыруда һәм аларны Россиягә кушылырга үгетләүдә дә актив куллана. Полковник Тәфкилев Кече йөз ханы Әбелхәер белән килешүне уңышлы очлап чыга һәм яңа төзеләчәк губерна башкаласының иминлеген тәэмин итүчеләрнең берсе була.
1743 елның апрель урталарында Оренбург шәһәренә нигез ташы салына. Бу вакытта инде экспедиция белән элек берничә ел Төркиядә илче булып торган, җирле халыкларның телен һәм гореф-гадәтләрен яхшы ук белгән бик усал сәясәтче И. И. Неплюев җитәкчелек итә. Яңа каланы төзү өчен солдатлардан тыш меңәрләгән татар, башкорт крәстияннары да куып китерелә. Бер үк вакытта экспедициянең хисапчысы хезмәтен дә башкарган П. И. Рычков, "бу кешеләрнең ашатылуы солдатча иде, көненә икешәр тиеннән эш хакы түләнде", дип белдерә. Шул ук галимнең тасвирлавынча, Оренбург крепосте элекке нугай ханнары биләмәсенең бер почмагында, нугайларның Актүбә каласы урынына салына. Актүбә каласы "мәгълүм сугышларга чаклы" (ягъни, Казан, Әстерхан ханлыкларын яулау сугышларына кадәр) Басман хан биләмәсе булган. Хан сугыш кырында һәлак булганнан соң бу каланың каберлегенә кайтарып җирләнгән. Оренбургка нигез салганда бу каберлек бар иде әле, дип белдерә галим.
"Хөсәения" мәдрәсәсенә нигез салучы бертуган Хөсәеновлар тумышлары белән Оренбургтан егерме чакрым чамасы ераклыкта урнашкан Каргалы бистәсеннән булганнар. Гади авыллардан зур булганлыктан һәм кайчандыр "Сәгыйть бистәсе" дип нигезләнгәнлектән, аны шулай "бистә" дип тә, "шәһәр" дип тә атау гамәлгә кергән. Хәер, авыл үзәгендәге бай йорт-утарлар шәһәр җирендә-гечә икешәр катлы итеп салынганнар, мәчет һәм кибетләр, өйләрнең аскы өлешләре зур-зур итеп тау ташыннан күтәрелгәннәр һәм каладагы биналардан аларның һич кенә ким урыннары юк. Күккә ашкан мәчет манаралары да шәһәр күренешен хәтерләтә. Егерменче гасыр башларында Каргалыда ун мең чамасы кеше яшәгән. Авылда унбер мәхәллә булган. Шагыйрь Ишнияз бине Ширниязның атаклы мәдрәсәсеннән тыш монда берничә мәктәп-мәдрәсә, шул исәптән хатын-кыз мөгаллимәләр әзерләүче мәктәп тә эшләп килгән.
Губерна эшен җайга салу өчен башлыча Казан каласы чиновниклары күчерелгән булсалар, җирле халыклар арасындагы алыш-бирешне һәм Урта Азия сәүдәгәрләре белән элемтәне җайга салу өчен исә Каргалы авылына ике йөзләп татар гаиләсенең күчерелеп утыртылуы мәгълүм. Алар, нигездә, Чистай, Мамадыш өязләренә караган авыл сәүдәгәрләре булганнар. Атаклы миллионер Хөсәе-новларның Каргалыга барып төпләнүче бабалары Иманкол Мамадыш өязе Кибәхуҗа авылыннан була. Иманкол варисларының шәҗәрә тезмәсе болай килә: Габдерахман - Гобәйдулла - Хөсәен - Гали.
Революциягә чаклы дәвердә Каргалыда туган өч кешенең кимендә берсе сәүдәгәр токымыннан булмау ят тоелыр иде. Иманкол баба варислары да шул шөгыль ияләре булалар. Галидән элгәреләре бу эшне ничегрәк алып баргандыр, бик мәгълүм түгел. Әмма Хөсәен улы Галинең урта кул сәүдәгәрлектән күтәрелә алмаганлыгы, гомере чигендә улларына бурычтан гайре берни калдыра алмаганлыгы билгеле. Баштарак аның сәүдәсе дә җайлы гына баргандыр. Моның шулай икәнлеген аның икенче хатынлыкка ерак Юлык авылының хәлле генә токымы саналган Әдһәмовлар кызын алганлыгы да дәлилли. Әмма соңга таба аның алыш-биреш эшләре көйсезләнә. Ул табыш урынына бурыч туплау хәленә төшә, сәүдәсен җайга салу нияте белән күпмедер вакыт өеннән аерылып эш йөртергә мәҗбүр була. һәм илле дүрт яшендә Каргалыдан, гаиләсеннән читтә үлеп кала.
Гали Хөсәеновның өч улы - беренче хатыныннан туган Әхмәт (1837-1906) белән Мәхмүт (1839-1910), икенче хатыныннан туган Гани (1839-1902) ятимлектә үсәләр. Аталары үлгәндә әле аларның иң өлкәне Әхмәт тә малайлыкка ялланып көн күрерлек яшьтә генә була. Баштарак ул хәллерәк авылдашларына ялланып көнлекне булып эшли, беләкләре бераз ныгый төшкәч, мөстәкыйльлеккә чыга - яз айларында күпләп йомран тота да шуларның тиреләрен киптереп сата, ә җәй көннәрендә балчык базында кирпеч суга. Кыр, дала буйлап йомран аулап тамак туйдырган көннәрен онытмасын дигәндәй, авылдашлары аңа "йомран" дигән кушамат тагалар. Ә Әхмәт исә шул рәвешчә берничә җәйдә үз сәүдәсен башлап җибәрердәй мая туплауга ирешә. Бертуган Хөсәеновларның тиенне тиенгә куша барып, сәүдә омтылышларыннан кала баштарак мал-мөлкәтләрен уңга-сулга сарыф итмичә эш йөртүләре мәгълүм. Дөрес, шундый ук юл белән ишле генә мал-мөлкәт туплаучылар, баючылар аз булмаган. Шунлыктан бу хәлгә әллә ни әһәмият бирмәскә дә булыр иде. Иң гаҗәбе шунда, бу байлар малны үзләре баер өчен генә түгел, башкалар да шундый ук мөмкинлекләргә ирешә алсын дигән максаттан чыгып, ул миллионнарның байтак өлешен халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен тотуларында. Төп максат итеп Хөсәеновлар авылларда мәктәп-мәдрәсәләр ачуда һәм аларда мөгаллим һәм хәлфәләр тотуда күрәләр. Шулай ук үзләре яшәгән төбәктә Казан якларында дан тоткан "Иж-Буби", "Мөхәммәдияшәр ише зур бер мәдрәсә ачуны, аны заманча итеп укыту мөмкинлекләре бирердәй шартта тотуны үз бурычлары санауда күрәләр, билгеле. Моннан да изге максатның булуы мөмкинме соң! Шунлыктан, "Хөсәения" мәдрәсәсе турында сүз башлаганчы беренче гильдия сәүдәгәрләр Хөсәеновларның шушы изге максат өчен нәрсәләр эшләгәнлеген тасвирларга булдык.
Аларның сәүдәдән кала башкарган олуг эшләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Әхмәт һәм Мәхмүт байлар унтугызынчы гасырның соңгы чирегендә Казан төбәгендә генә дә егерме мәчет һәм мәдрәсә, мәктәпләр ачалар. Шәһәр һәм авыл мәчет, мәдрәсәләренә алдынгы карашлы мулла һәм мөгаллимнәрне үзләре сайлап, аларга еллык хезмәт хакын үзләре ]түләп баралар. Мәсәлән, Оренбург өлкәсенең дәүләт архивында Казанның 5 нче мәхәлләсе каршындагы мәктәп укытучысының Хөсәеновлардан эш хакы алуына распискасы саклана. Егерменче гасыр башына Хөсәеновлар җәмгысы кырыклап мөгаллимгә эш хакы түләп торганнар, ике йөзләп мәктәп һәм мәдрәсәне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин иткәннәр, алар-ның биналарын төзекләндерү максатында да ярдәм булдырганнар.
Алар шулай ук Эрбет, Мәкәрҗә ярминкәләрендә, Урта Азиянең Сәмәрканд, Коканд шәһәрләрендә һәм хәтта ислам дине үзәге Мәккәдә дә мәчет һәм мәдрәсәләр ачканнар*. Үз хисапларына Россиянең һәм Европаның мәшһүр уку йортларында белем алучы студентларны укытуны да үзләре өчен бик саваплы бурыч санаганнар, һәр елны берничә сәләтле егет алар билгеләгән стипендия хисабына Петербург, Мәскәү, Саратов, Томск, Каһирә, Бәйрут, Истанбул югары уку йортларына укырга җибәрелгән.
Әхмәт һәм Мәхмүт байларның һәр авылда төзелгән мәчет һәм мәдрәсәгә тоткан чыгымы уртача өч мең сумнан да ким булмаган. Авыл һәм шәһәрләрдә җәмгысе кырыклап мәчет салуларын исәпкә алсаң, фәкать шушы төзелеш эшләренә генә дә алар йөз меңнән артык акча биргәннәр. Шунысын да истә тотыйк, дала ягы авылларына нарат бүрәнәләре бик ерактан китертелгән. Мәчет-мәдрәсә биналарын исә алар башлыча нарат бүрәнәләрдән генә салдырганнар, табигый таш булган урыннарда гына төзелеш ул таштан башкарылган.
Габделгани бай Хөсәенов инде бу дәвердә мал-мөлкәтен ике туганыннан аерып эш йөрткән була. Шунлыктан ул авылларда мәктәп-мәдрәсәләр салу, мәчетләр ачу эшен дә үзлегеннән башкарып килә.
Мондый мәгариф-мәдәният учакларын ачуга Габделгани бай утыз мең сум күләмендә башлангыч чыгым билгели. Ул, мәсәлән, 1898 елда Оренбург янындагы Каргалы авылында, яңарак кына Истанбул уку йортын тәмамлап кайткан галим һәм язучы Фатих Кәрими ярдәмендә, авыл мөгаллимнәренең белемен күтәрүгә ният тоткан бер еллык мәктәп-курслар ача. Бу мәктәп Каргалының Әюб-хан Ибраһим хәзрәт мәхәлләсендә ачыла. Анда һәр елны җәдидчә укыту ысулларын йөзгә якын мөгаллим үзләштерә. Бу мәктәптә укырга дип шәкертләр Россиянең төрле почмакларыннан киләләр, шул исәптән хәзерге Казакъстан һәм Төньяк Кавказ, Әстерхан төбәкләреннән килүчеләр дә күп була. Соңыннан милли әдәбият һәм * Фәхретдин Риза. "Әхмәт бай". Оренбург, 1911.
фәнебез дөньясында зур галим булып танылган профессор Гадерах-ман Сәгъдинең шушы мәктәптә белем эстәп чыгуын да әйтеп үтү урынлы булыр. Гаяз Исхакый да монда бер җәй укый.
Моннан тыш шул ук Каргалы авылында авыл мөгаллимәләре хәзерләүче кызлар мәктәбе дә эшли башлый. Гани бай бу мәктәпне оештыручы җитәкче итеп шушы төбәкнең алдынгы карашлы кешеләреннән саналган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең хатыны Мәхүбә ханым Рәмиеваны билгели.
Ике мәктәп тә тулаем Гани Хөсәенов акчасына яшиләр. Гани бай 1901 елда Оренбург шәһәрендә Мәхүбә ханым һәм башкалар ярдәмендә сигез сыйныфлы үрнәк кызлар мәктәбе оештыра. Бу мәктәпнең уку программасы рус кызлар гимназиясе тәртип-про-граммаларына якын була. Шунлыктан аны Октябрь революциясеннән соң да япмыйлар. Җитәкчесе мөгаллимә Фатыйма Әдһәмова исемендә "Адамова мәктәбе" буларак дан алган бу уку йорты үзгәртүләрсез диярлек 1925 елга кадәр кыз балаларга белем бирә. Шушы дәвердә Гани бай тырышлыгы белән оештырылган бу мәктәпне байтак кына күренекле хатын-кызларыбыз тәмамлап чыгалар. Алар арасында мәктәп мөдире Фатыйма абыстайның ике кызы да була. Соңыннан алар үзләре дә бу мәктәпнең абруйлы укытучылары булып җитешәләр: Хәдичә географиядән, ә Зәйнәп рус теленнән укыта. Монда белем алган Багъбостан Мөэминова исә, соңыннан "Багъбостания" кызлар мәктәбен оештырып, милли мәгърифәт өлкәсендә олы абруй казана.
Шулай итеп, бертуган Хөсәеновлар узган гасырның җитмешен-че-сиксәненче елларыннан башлап революциягә кадәр Казан, Оренбург, Уфа, Самара губерналарында һәм башка шәһәрләрдә алтмышлап мәктәп һәм мәдрәсә ачканнар һәм тотканнар булып чыга. Алар тарафыннан уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән мондый уку йортларының саны исә ике йөзгә якынлаша. Кайбер белем учаклары, шул исәптән "Хөсәения" мәдрәсәсе дә ярлырак шәкертләр өчен бушлай укуга көйләнгән була. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре - кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк - реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була. Билгеле инде, башта - татар кәләпүше.
Элекке елларда матбугатыбызда, бигрәк тә мәгърифәт һәм мәдәниятыбыз тарихына багышланган кайбер гыйльми хезмәтләрдә Хөсәеновларның халыкка аң-белем бирү өлкәсендәге эшчәнлегенә шикләнеп, хәтта мыскыллап карау үзен бик нык сиздерә иде. Бу
уңайдан алар "бакчасы"на байтак кына кара ташлар ыргытылып килде. Янәсе, ул мәктәп-мәдрәсәләрне алар байлыкларын киләчәктә ишәйтү, тагы да үстерү ниятеннән чыгып төзегәннәр һәм тотканнар. Аларның бар хыяллары, имештер, байлык туплау гына булган. (Әйтерсең, керемнең дүрттән бер өлешен мәгариф эшенә тотмыйча, кесә-калталарында калдырып барсалар, баю булмас иде.) Имеш, алар мәчет салу белән күбрәк мавыкканнар, мәктәп-мәдрәсәләр оештыру белән түгел. Мәсәлән, "Хөсәения" мәдрәсәсе утарына да иң әүвәл таш мәчет утыртып куйганнар...
Безнең карашка, Оренбург шәһәренең беренче гильдия сәүдәгәрләре Хөсәеновларны гаепләүчеләр берсе дә хаклы түгел. Әлбәттә, алар, диндарлыкның югары дәрәҗәсендә үк тормасалар да динне, дини йолаларны хөрмәт иткәннәр. Билгеле, Мәкәрҗәдә яисә үзләренең сәүдә багланышлары булган Бохара, Коканд, Сәмәр-канд төбәкләрендә мәчет торгызганда алар ислам дине кануннарына һәм таләпләренә буйсыну белән беррәттән сәүдә эшләренең барышын күпмедер дәрәҗәдә яхшыртуны да истә тотканнар, шуны өмет иткәннәрдер. Эшлекле кешегә андый сыйфатлар һәм күрәзәчелек тә хас, моны инкарь итеп булмый. Ләкин "халыкны талап җыйган миллионнарын кая куярга белмәгәнлектән генә мәчетләр торгызуга тотканнар", дигән фикер белән килешәсе килми. Беренчедән, табышны алар, "халыкны эксплуатацияләүдән бигрәк, Ерак Азия һәм Европа базар мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләреннән чыгып таба белгәннәр. Бер урында, әйтик, нәрсәдер артык җитештерелә, чөнки монда аның чималы күп. Икенче урында андый әйбер юк, шунлыктан ул анда кыйммәт. Сәүдә итүнең төп мәгънәсе дә шунда бит!
Хөсәеновларның дини кануннарга гына таянып эш итмәгәнлек-ләренә дә дәлилләр җитәрлек китереп булыр иде. Ә ник соң алайса алар авыл саен үз мәчетләрен булдырырга тырышканнар? Аллаһы тәгалә каршында, дин әһелләре алдында аклану өченме? Юк. Заман таләбе, әхлакый-этик нормалар шундый булган. Патша законнары, Изге Синод дип исемләнгән дини югары оешма таләбе һәм карарлары Рәсәйдә яшәүче барлык халыклар өчен, шул исәптән мөселман динендәгеләр өчен дә берсүзсез үтәлергә тиешле саналган. Бу канун-таләпләр нигезендә дини һәм дөньяви эшләр бер-берсеннән аерылгысыз булганнар. Кешенең рухи халәтенә йогынты ясаучы ике мөстәкыйль юнәлеш - белем бирү өлкәсе белән дин шушы кануннар нигезендә бер арбага җигелгән, бер-берсенә беркетелеп куелган булган. Шунлыктан Россиядәге барлык башлангыч уку йортлары (мәктәп, мәдрәсәләр) фәкать чиркәү һәм мәчетләр карамагында гына яшәргә хокуклы саналган. Мәсәлән, мәктәп-мәдрәсәләрдәге уку-укыту тәртибенә кагылышлы 1874 елгы хөкүмәт карары Изге Синодның шушындый таләпләре яктылыгында туган документ.
Менә нигә Хөсәеновлар, берәр авылда кечерәк кенә мәктәп ачарга уйласалар да, анда иң әүвәл мәчеткә нигез салырга тиеш булганнар. Нәкъ менә шушы сәбәпләр аркасында гына да безгә кардәш казакъ халкы авылларында даими эшләп килгән рәсми мәктәп-мәдрәсәләр булмаган диярлек. Авылның мәчете юк икән - мәктәбе дә булырга тиеш түгел! (Югыйсә, безнең матбугатта "казакълар наданлыктан мәктәп ачмаганнар", дигән фикерләр дә чагылып киткәли.) Ә бер урында төпләнеп яшәмәгән авылга "күчмә" мәчет салып булмый лабаса.
Үзләре исән вакытта бертуган Хөсәеновлар да, аларның варислары да берничә мәртәбә патша хөкүмәтенә һәм Синодка мөрәҗәгать иткәннәр, әгәр безгә авылларда мәчет салмыйча гына мәктәп һәм мәдрәсәләр ачарга рөхсәт бирсәгез, шул ук чыгымнарга без халкыбызны аң-белемле итү эшенә бермә-бер күбрәк өлеш кертә алыр идек дип үтенгәннәр. Ләкин патша хөкүмәте аларның бу изге максатын хуп күрмәгән. Петербургтан һәрвакыт тискәре җавап алынган. Шулай итеп, бу һәм башка байларның мәчет чыгымнарын тотмыйча мәктәп һәм мәдрәсәләр ачу хыялы юкка чыгарыла барган.
Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеккә хирыслек Хөсәеновларга каян килә соң? Тәгаен генә бу сорауга җавап табуы читен. Бердән, ул "начар" заманнарда халыктан чыккан андый байларда һәм зыялыларда үзләрен тудырган милләт файдасына берәр саваплы эш башкару нияте яшәгәнлеген беләбез. Мондый күренеш рус дөньясына да хас. Халык өчен дип ачылган байтак кына китапханә, театр, музейларны үз хисапларына тотучылар яисә Җәмгыяте хәйрияләргә күпләп акча күчерүчеләр аз булмаган. Татардан чыккан хәллерәк кешеләргә - сәүдәгәрләргә, фабрикантларга һәм башка төр байларыбызга да бу гамәлләр ят саналмаган. Әйтик, фабрикант Акчу-риннар төрки-татар телендә беренче булып басыла башлаган һәм халык арасында киң рәвештә таралган "Тәрҗеман" газетасына байтак кына матди ярдәм итеп килгәннәр. Моны алар, билгеле инде, газетаның оештыручысы һәм мөхәррире Кырым морзасы Исмәгыйль Гаспринскийның соңыннан үзләренә кияү булганлыгы өчен генә эшләмәгәннәр, ә беренче нәүбәттә татар милләтен агартуны, аң-белемле итүне үзләренә ният итеп куйганлыктан эшләгәннәр. Алтын приискалары хуҗалары бертуган Рәмиевләрнең дә татар телендә матбугат булдыруга, туган телебездә бастырылып таратылган китапларга тоткан һәм шулай ук уку-укыту эшләренә керткән өлешләре - әнә шул изге нияттән чыгып эшләнгән иң зур эшләредер.
Хөсәеновларның башкарган зур эшләре дә әнә шундый изге максаттан чыгып эшләнгән, билгеле. Дөрес, шундый ук дәрәҗәдәге, яисә шуңа якын торган табыш-килешле башка кайбер байларның халыкка бер генә саваплы эш тә эшләмичә, фәкать үз даннарын күтәрү өчен хаҗга барып, "хаҗи" исемен йөрткәннәре дә, төрле кызык эзләп шәһәрдән-шәһәргә йөреп башлыча үз мәнфәгатьләрен генә күрүчеләре дә җитәрлек булган. Шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиев андыйларны "кара байлар" дип атаган.
Бу җәһәттән Әхмәт бай Хөсәеновка бәйле истәлек-хатирәләр бик гыйбрәтле. Ул юкка-барга акча исраф итүне бер дә өнәмәгән. Тормышта үзе бик тыйнак яшәгән, ашау-эчүгә дә, башка кирәк-яракка да акча тотканда һич кенә дә "кара байлар" кебек кыланмаган. Юл йөргәндә дә хәтта еш кына икенче класс вагоннарына билет ала икән һәм моңа гаҗәпләнүчеләргә "голәмәдән аерым булуны яратмыйм" дип әйтә торган булган.
Аның җәдидчә укытуга йөз тоткан мәктәп һәм мәдрәсәләр ачуга булган хирыслеген замандашлары Әхмәт байның үз язмышына бәйле рәвештә болайрак аңлаталар. Яшьлегендә Әхмәт бай, алда-рак тасвир ителгән сәбәпләр аркасында, тотрыклы белем алмаган: иске гореф-гадәтләргә нигезләнгән авыл мәдрәсәсенең нибары дүрт сыйныфын тәмамлаган. Әмма белеменең бик тә сай булуын ул бик тиз аңлаган һәм: "Яшьләребез аңлы, белемле булып җитешсен өчен безгә яңача укыту ысулларына тизрәк күчү зарур... Яшьләр заман рухына туры килердәй белемгә сусыйлар", дигән төпле бер карарга килгән. Үзенең "дүрт кыш укып та надан калуы" хакында Әхмәт бай Хөсәенов әйтә торган булган: "Сәүдә мирасымны биш сумнан башлап, дүрт миллионга җиткерә алганмын икән, димәк, барып чыккан бер ахмак түгелмен. Ә инде дүрт кыш укып язарга өйрәнә алмавым - иске мәдрәсә кимчелегеннән килә, шунлыктан без җәдидчә укытуны алга сөрәбез!"
Сәүдәгәр Хөсәеновлар васыятьләрендә шушы изге максатка тоту өчен бик зур мирас калдыралар. Шул акчага алар варисларына яңадан-яңа мәктәпләр ачарга кушып калдыралар, үзләре өчен саваплы дип саналган бу юлдан тайпылмауны үтенәләр. Әхмәт бай Хөсәенов белән туганы Мәхмүт бай шушы максатка тоту өчен ярты миллион чабасы мирас билгелиләр. Шул суммадан Казандагы "Мөхәммәдия" һәм Уфадагы "Госмания" мәдрәсәләренә өчәр мең сум, Оренбургтагы Җәмгыяте хәйриянең "Белек" бүлекчәсенә егерме биш мең сум күчерелә. Әхмәт бай вафат булган 1906 елда ук "Белек" җәмгыяте, билгеле инде, башка бик күп байлардан да җыелган акча хисабына да, Оренбург шәһәрендә йорт алып зур гына китапханә ача. Аңа күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринский исеме бирелә. Революция көннәрендә Хөсәен Ямашев исеме белән аталган бу бай китапханә бүген дә өлкә шәһәрендә яшәүче татар-башкорт укучыларына хезмәт итеп килә.
Бу китапханә, мөгаен, хәзерге көндә Татарстан республикасыннан читтә берөзлексез эшләүче бердәнбер татар китапханәседер.
Моннан тыш Әхмәт һәм Мәхмүт бай варислары алда телгә алынган "Багъбостания" кызлар мәктәбен ачуга да вакыфтан өлеш кертәләр. Мәктәп революциядән соң ябылганчы, аның мөгаллимәләренә эш хакын түләп торалар, барлык сыйныфларда укучы кыз балаларга ел саен өс киемнәре тектерелә. Бу мәктәп каршында ел саен авыл мөгаллимәләренең белемен күтәрү курслары эшли, шушы максат өчен генә дә Хөсәеновлар тарафыннан ун мең сум бүлеп бирелгән була.
Әхмәт һәм Мәхмүт Хөсәеновларның варислары 1910 елда Кар-галыда да заманча белем бирүгә йөз тоткан "Мөхәррәмия" дигән үрнәк кызлар мәктәбе ачалар. Әлеге уку йортында кызларга гомуми белем бирүдән тыш тегү, чигү, бәйләүгә өйрәтү дә яхшы оештырылган була.
Шунысы да әһәмиятле, "Багъбостания" белән "Мөхәррәмия" мәктәпләренә тотылган чыгымнар өлкән Хөсәеновлар васыятьнамәсендә каралмаган була, боларны аларның балалары, аталары тоткан юлга тугры булуларын исбатлап, үзләренең хисапларыннан чыгып эшлиләр. Бу җәһәттән сәүдәгәр Хөсәеновларның васыятьләрен үтәүдә аеруча турылыклы булып калган Шәрәфетдин Мәхмүт улы Хөсәеновны телгә алу кирәктер. Атасы Мәхмүт бай вафатын-нан соң "Хөсәения" белән җитәкчелек итү дә аңа йөкләтелә.
Габделгани байның да балалары аталары билгеләгән юлдан тайпылмыйлар диярлек. Мәктәп һәм мәдрәсәләргә даими рәвештә матди ярдәм итү өстенә алар да мәгърифәтчелек һәм мәдәният өлкәсенә үз өлешләрен кертәләр. Оренбург шәһәрендә "Хөсәения" мәдрәсәсеннән тыш даны икенче урында булган "Вәлия"не оештыручы һәм тотучы - Гани байның олы улы Мөхәммәтвәли мулла. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов нәкъ менә шушы "Вәли мулла" мәдрәсәсендә җиде-сигез ел белем ала. Соңыннан мәдрәсәнең эчке тәртипләренә карата беркадәр тәнкыйди карашта торса да алган белеменнән һич зарланмый.
Әйтергә кирәк, көндәлек татар матбугатында иске гореф-гадәтләргә мөкиббәнрәк булганлыгы өчен ярыйсы ук тәнкыйтьләнгән "Дин вә мәгыйшәт" журналының "башында" торучы да Мөхәммәтвәли мулла Хөсәенов. Бу журнал аның тарафыннан оештырылган һәм аның акчасына 1906-1918 елларда Оренбургта нәшер ителә. Ислам диненә карата һәм борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне үтәү мәсьә­ләсендә беркадәр артка карабрак эш итү сиземләнсә дә, бу басманың да, әлбәттә, халык күңелен җәлеп итәрдәй фикерләре булган, дип искә ала өлкән буын вәкилләренең кайберләре. Алар бигрәк тә гаилә мәсьәләләренә кагылышлы материалларның кызыклы һәм файдалы булганлыгын билгеләп үтәләр*.
Гани байның икенче улы Газиз Хөсәенов байтак еллар Оренбург губернасында мөселманнар Җәмгыяте хәйриясенә җитәкчелек итә, шул исәптән атасыннан калган мирасның да бер өлешен шушы җәмгыять ихтыяҗларына даими күчереп тора.
Байның өченче улы Хәмит Хөсәенов, "Хөсәения" мәдрәсәсенең идарәче байлары белән берлектә, байтак эш башкара, атасы мирасына ачылган авыл мәктәп-мәдрәсәләре тормышында якыннан торып катнаша.
Көндәлек сөйләмдә "идарәче байлар һәм зыялылар" дип, документларда "попечительләр советы" дип теркәлгән идарә "Хөсәения" мәдрәсәсе эшләреннән тыш шәһәрдән читтәге мәктәп-мәдрәсәләр белән дә элемтәдә тора һәм күпмедер дәрәҗәдә аларга булышлык күрсәтә. Әхмәт бай васыятьнамәсендә шушы идарәгә караган чыгымнарны каплау кирәклеге дә истә тотыла.
Моннан тыш бу документта дәреслекләр һәм кулланмалар бастырып чыгару өчен һәр елны биш йөз сум акча бүлеп бирү карала.
Татар яшьләренә Россиядәге һәм чит илләрдәге югары уку йортларында белем алу өчен дә Хөсәеновлар шартлар булдырганнар иде. Әхмәт бай васыятьнамәсендә табиб һәм инженер һөнәрләрен үзләштерергә омтылучы яшьләр өчен дә чит-ят дөньяда яшәп укырдай күләмдә стипендия түләү планлаштырылган була. Россия гимназияләренә, реаль училищеларына, коммерция мәктәпләренә кереп укучылар өчен дә өстәмә кызыксындыру чаралары каралган була. Әлбәттә, мондый стипендияләр беренче чиратта "Хөсәения" мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаучыларга һәм Хөсәеновлар ярдәмендә ачылган мәктәп-мәдрәсәләрнең чыгарылыш сыйныфлары укучыларына бирелә. Аларны билгеләү һәм бүлү исә күмәк рәвештә, алда телгә алынган Идарә утырышларында уздырылган.
Әхмәт Хөсәенов васыятен үтәү аның үлеменнән соңгы беренче елларда энесе Мәхмүт бай өстендә була. Мәхмүт Хөсәенов үзе вафат булганчы -1910 елга кадәр - абыйсы йөкләп калдырган бурычларны тулысынча үтәп килә. Ә үзенең үлеменнән соң бу эшне улларына - Шәрәфетдин белән Хөсәенгә тапшыра.
Мәгълүм булганча, бертуган Хөсәеновлар мәгърифәтчелек өлкәсендә башкарган олы эшләрнең иң мөһиме, әлбәттә, "Хөсәения" мәдрәсәсе белән бәйле. Милләтебезгә утыз елдан артык армый-талмый хезмәт иткән бу уку йорты иң зур ихтирамга лаек. Татар дөньясы бу мәдрәсәдә белем алган шәкертләре хисабына гына да меңләгән олуг шәхесләргә баеды.
Үз халкына фидаиларча хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәрен санап чыгу өчен генә дә аерым бер китап язу кирәк булыр иде. Ә бит "Хөсәения"дә татар һәм башкорт яшьләре генә түгел, казакъ, үзбәк, кыргыз, каракалпак, карачай, нугай һәм башка тугандаш төрки халыкларның вәкилләре дә белем алганнар. Димәк, бу атаклы мәдрәсә күпмедер дәрәҗәдә ул халыкларның да милли тарихларында эз калдырган. Билгеле, бу язмабызда исемнәре тарих сәхифәләренә мәңгегә уелып калган андый шәхесләрнең дә кайбе-рен искә алып үтәрбез.
"Хөсәения" мәдрәсәсенең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге Совет хакимияте елларында да өзелмәде: аның нигезендә яңа төр институтлар оешты, хәлфә-мөгаллимнәре халкыбызны аң-белемгә өндәү эшләрен яңа дәвердә дә дәвам иттеләр. Дөрес, соңыннан мәдрәсә тарихына кырын караучылар яисә аның әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтергә омтылучылар да булгалады. Әмма СССР Министрлар Советы тарафыннан чыгарылып килгән рәсми документларда бу уку йортының әһәмияте инкарь ителмәде, "Хөсәения" мәдрәсәсен төгәлләүчеләр, белем дәрәҗәсе буенча, Совет чорының укытучылар хәзерләүче институтларын тәмамлаучылар белән тиң белемле дип расланды. Шуны раслаучы документлар әле алтмышынчы еллар урталарында да гамәлдә булды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу карарда "Хөсәения" белән беррәттән Казандагы "Мөхәммәдия" һәм Уфадагы "Галия" мәдрәсәләре дә күрсәтелгән иде.
Оренбург каласында "Хөсәения"гә кадәр эшләп килгән һәм халкыбызның аң үсешенә этәргеч биргән кайбер рәсми һәм рәсми булмаган мәктәп-мәдрәсәләргә дә бераз тукталасы килә. Әлбәттә, "Хөсәения" ачылганчы да Оренбургта татар-башкорт яшьләренә белем бирердәй андый уку йортлары булган. Бу бәхәссез, чөнки Уфага күчерелгәнче үк Идел-Урал буе һәм Себер төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте нәкъ менә Оренбургта оеша башлый, шул хәл монда яңадан-яңа мәчетләр ачылуга этәргеч була. Ә беркадәр соңрак биредә, әйтик, патша хөкүмәте рөхсәте белән - башкорт-татар гаскәрләренең көнчыгышта яңа җирләрне басып алуда күрсәткән каһарманлыкларын Оренбург генерал-губернаторы Пе-ровскийның "исәтжә алуы нәтиҗәсендә - Кәрвансарай мәчете төзелә башлый. Бүген дә шәһәр архитектурасының матур бер күренеше саналган шушы мәчет каршында озакламыйча җирле халык арасында абруй казанган мәдрәсә оеша. Тиздән ул хәтта Каргалы авылындагы атаклы мәдрәсә белән "ярышу" дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар мәдәнияты күгендә якты эз калдырган, әмма иҗаты бүгенге көн укучысына аз мәгълүм булган шәхесләрдән әдәбиятчы һәм тарихчы Габделбарый Батталовның әнә шушы Кәрвансарай мәдрәсәсе шәкерте булганлыгын да искәртик.
"Хөсәения"нең тууына һәм аның киләчәктә тотачак юнәлеш-программасына күпмедер дәрәҗәдә Оренбургтагы башка уку йортлары да йогынты ясаганнар. Бигрәк тә ул уку йортларының җирле халыктан хәрби хезмәткәрләр һәм патша идарәчелеге өчен чиновниклар тәрбияләүгә юнәлеш тотканнары һәм аларда эшләгән татар укытучылары бу җәһәттән булачак мәдрәсәнең каркас-кирәгәсен төзүдә зур эш башкарганнар. Мәсәлән, И. И. Неплюев исемендәге хәрби училищеда ("кадетлар мәктәбе" дип тә йөртелгән) "туземец"-лардан гаскәри кадрлар әзерләп чыгарыла. Шуңа күрә биредә татар һәм башка көнчыгыш телләрен укытуга да җитди әһәмият бирелә. Нәкъ менә шушы уку йортында Иванов һәм Кукляшевларның татар теле дәреслекләре һәм сүзлекләре төзелә.
Бу чорда Оренбургта шулай ук рус-татар, рус-казакъ казна мәктәпләре ачыла. Җирле халыкларны руслаштыру сәясәтеннән чыгып, патша хөкүмәте империянең көнчыгыш губернияләрендә һәм Себер, Урта Азия шәһәрләрендә өч һәм бишьеллык мондый мәктәпләрне күпләп ачарга тырыша. Алда әйтелгәнчә, унтугызынчы гасыр урталарында Оренбургта шундый ике мәктәп эшли башлый. Аларда милли тел һәм гореф-гадәтләрне аз-ким белгән укытучылар тупланалар.
1759 елда Казанда ачылган Беренче гимназиянең дә Оренбург төбәгендә яшәүче татарлар тормышына йогынтысы зур була. Бигрәк тә тәхеткә Николай I утыргач, җирле халык вәкилләрен патша хөкү­мәтенә турылыклы хезмәт итәр дәрәҗәдә хәзерләү бурычы шушы гимназиягә йөкләтелә. Билгеле, казна мәктәпләренә дә, бу гимназиягә дә, башлыча, элек-электән патшага турылыклы хезмәт иткән морза, бәк балалары, төрле гаскәри чин балалары тупланалар. Аларның уку чыгымнары халыктан өстәмә түләтелгән салымнар хисабына каплана торган була - бу укучылар "губерна стипендиатлары" исәп­ләнәләр
Унтугызынчы гасырның икенче яртысында исә татар-башкорт казна һәм гаскәри мәктәпләре өчен укытучылар тәрбияләү максатында Оренбургта укытучылар мәктәбе ("Учительская школа") ачыла. Бу мәктәпкә, дөресрәге әүвәл аның каршындагы бер еллык әзерлек курсларына кабул ителүчеләр татар теленнән һәм арифметикадан имтихан тотканнар. Аңа татар мәдрәсәләрендә башлангыч белем алган, унбиш яшьтән дә яшь булмаган үсмерләр кабул ителгән. Бу мәктәптә ислам диненә багланышлы дәресләрдән кала барлык фәннәр дә русча укытылсалар да, шәһәр төбәгендәге милли мәктәп һәм мәдрәсәләр өчен аның ачылуы, әлбәттә, бик әһәмиятле була*.
Шушы уку йортын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң шунда ук укытырга дип калдырылган Гайса морза Еникеев
* "Учительская школа" 1872-1890 елларда эшли. Уфада оешкан була.
"Хөсәения" мәдрәсәсенең укыту программаларын төзешүдә катнаша. Укытучылар мәктәбенең әзерлек курслары мөдире, Казан университетын тәмамланган Ш.Шаһиәхмәтов та бу эштән читтә калмый. Хәер, Оренбург Укытучылар мәктәбе директор-инспекторы титуляр советник Усман Юзәй улы Саинов морза да башта Казанның Беренче гимназиясен, аннары шунда ук университет курсын тәмамлаган зыялы буларак, мәдрәсәнең киләчәк язмышына йогынты ясамый калмый.
Шушы җәһәттән Казан университеты белән Беренче гимназия эшчәнлегенә дә игътибарны юнәлтеп алыйк. Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклау өчен ачылган бу уку йортларына әкренләп татар зыялылары балалары да аяк басалар. Патша хөкүмәте бу омтылышка кирәкле юнәлеш бирү өчен мөфтигә хат белән мөрәҗәгать итә. Казан, Уфа, Оренбург губерналарындагы турылыклы мөселман балаларын Казан гимназиясенә укырга бирергә өндәгез, диелә ул хатта. 1831 елда мөфти Сөләйманов урындагы җәмәгатьчелеккә өндәмәләр язып тарата, "балаларыгызны губерна идарәләре хисабына гимназиягә укырга җибәрергә чакырам", дип белдерә. Элегрәк мөфти бу юнәлештә чирканчык алган була: мөселманнарның дин башлыгы улы Мирзаҗан дигән берәү гимназия бусагасын 1809 елда ук атлап керә, әмма аннан үрнәк тәртип белән кайтмый.
Бу юлы исә мөфтинең мөрәҗәгате эзсез калмый - утызынчы елларда Казан гимназиясендә утызлап, ә кырыгынчы елларда иллеләп татар һәм башкорт балалары белем алалар. Укучыларның күпчелеген Оренбург төбәгеннән чыккан татар балалары тәшкил итәләр. Гимназия бетереп кайткан яшьләр, әлбәттә, Оренбургтагы мәдәни тормышка йогынты ясамый калмаганнар. Ә "Хөсәения"-нең киләчәк язмышы хәл ителгәндә, күргәнебезчә, аларның кайберләре турыдан-туры катнашканнар яисә аның юнәлеш-программа-сын билгеләргә этәргеч булганнар. Белгәнебезчә, Казан гимназиясендә татар телен һәм халык авыз иҗатын өйрәнүгә дә әһәмият бирелгән, беренче әлифбабыз да шушы уку йортының көнчыгыш телләре укытучысы Сәгыйть Хәлфин тарафыннан төзелгән. Аннары монда аның улы Исхак, оныгы Ибраһим хәлфәлек иткәннәр.
Шушы гимназияне уңышлы төгәлләгәннән соң, югары белем алуга омтылучы якташларыбыз да байтак булган. Мәсәлән, 1813 елда Оренбургта офицер гаиләсендә туган Гайса Мөхәммәт улы Бикмиев, Оренбург губернасы стипендиясенә укып гимназияне тәмамлагач, 1832 елда Казан университетының филология факультетына кабул ителә. Шунда диплом алып чыккач исә Омскидагы хәрби училищега укытырга җибәрелә. Әмма туган шәһәре белән дә элемтәсен өзми.
Татар теле һәм әдәбияты дәреслеге "Диване хикәяте татар"ны язган (1859 елда Казанда басыла( Оренбурглы Салихҗан Бикташ улы Кукляшев та Казанның Беренче гимназиясендә белем алучыларның беренчеләреннән була. Гимназияне уңышлы тәмамлаганнан соң ул да Казан университетының шул ук "разряд"ын 1836 елда төгәлли, аннары, фән кандидаты сыйфатында, Оренбургның И.И.Неплюев исемендәге хәрби училищесына көнчыгыш телләрен укытырга җибәрелә. Гыйльми хезмәтен Казанда бастырган дәвердә инде ул училищеның өлкән укытучысы һәм подполковник дәрәҗәләрендә була. Гайса да, Салихҗан да әлеге хәрби училищеларның "азиатский" дип йөртелгән махсус курс-факультетларында укыталар. Димәк, икесе дә җирле халык гадәт-тарихларына бәйле булалар. Шунысын да искәртеп үтик, алар Казан университеты тарихында татарлардан беренчеләрдән булып диплом алган шәхесләр. Дөрес, алардан берничә елга элгәрерәк ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта Ибраһим Хәлфинның улы Шәңгәрәй дә укыган, ләкин укуын тәмамлый алмаган.
Алтмышынчы елларда шушы ук университетның физика-ма-тематика факультетын морза улы Мөхәммәдьяр Биглов та уңышлы тәмамлый һәм туган ягына - яңарак ачылган Оренбург гимназиясенә укытырга җибәрелә. Аңардан берничә елга соңрак шул ук уку йортының юридик факультетын Ш. Шаһиәхмәтов, 3. Сыртланов һәм Ә. Мөхәммәдъяровлар төгәлләп кайталар да Оренбург казна мәктәпләрендә укытырга керешәләр. Билгеле, Казанның гимназия һәм университетларында укып кайткач хезмәт юлы итеп мәгариф өлкәсен сайламаучылар да байтак, без аларга тукталып тормадык. Әйтик, табиб дипломы алучылар да берничәү булган, гади офицер хезмәтен сайлаучылар да очраган.
* * *
Менә шушы шартларда унтугызынчы гасырның сиксәненче елларында абый-энеле Хөсәеновлар һәм аларның фикердәшләре Россиянең югары уку йортлары дәрәҗәсенә якын торган мәдрәсә ачу хыялы белән яшиләр. Баштарак мәдрәсәне Каргалы авылында ачарга ниятләп йөриләр. Ләкин соңыннан бу фикердән кире кайталар һәм "Хөсәения" Оренбургта арендага алынган берничә бинада 1889 елның көзендә, ниһаять, ишекләрен ачып җибәрә.
Үзара килешү буенча аңа нигез итеп моңа чаклы эшләп килгән өч мәдрәсә алына: "Хәйретдин хәлфә мәдрәсәсе", "Дамелла Ша-һимәрдән хәзрәт мәдрәсәсе" һәм "Сөнгатулла әфәнденең төрек мәдрәсәсе". Бу мәдрәсә һәм мәктәп җитәкчеләре Вәлиев Хәйретдин, Үтәгәнов Шаһимәрдән белән Галиев Сөнгатулла "Хөсәения"нең төрле сыйныфларында хәлфә-мөгаллимнәр булып калалар. Бу мәдрәсәләрдән фәкать Шаһимәрдән хәзрәт уку йортында гына югары галия сыйныфлары була. Казан губернасы, Малмыж өязе, Түнтәр авылында туып-үскән Шаһимәрдән хәзрәт "Хөсәения" мәдрәсәсе тарихында да якты эз калдырган шәхес санала, башлыча гарәп телен һәм гарәп илләре тарихын укытучы буларак таныла.
Бүгенге көндә Оренбургның дәүләт архивында мәдрәсә тарихына кагылышлы алтмыш өч берәмлек документ саклана (213 нче фонд). Мондый эчтәлекле материаллар шулай ук Уфа шәһәре архивларында да булырга тиеш. Әйтик, Диния нәзарәте архивында...
Узган гасырның туксанынчы елларында шәһәр үзәгеннән чит-тәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда "Хөсәения"нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, . имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы 1905 елда төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була. Мәдрәсә утары бүген дә исән, тик беркадәр тыгызланган, үзгәргән. Мәдрәсә утарын төзүдә өлкәнең хәзерге Шарлык районы Мостафа авылы кешеләре дә саваплы эш башкаралар: балта осталарын әйдәүче - күренекле артист Хәлил Әбҗәлиловның атасы Галиулла-оста була, десятник вазифасын Муса Җәлилнең атасына баҗа тиешле Хаммат Сәйфетдинов үти. Ягъни, икесе дә Әбҗәлил бабага мөнәсәбәтле кешеләр булалар; Җәлилев фамилиясе дә шуннан килә.
"Хөсәения"дә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, Риза Фәхретдин, Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Оренбург реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Россия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. "Хөсәения"нең танылган хәлфәсенең улы Шамил Усманов та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.
Мәдрәсәдә шәкертләр саны биш йөздән дә артмаска тиеш дип исәпләнсә дә кайбер елларда анда укучылар күпкә артык булган. Мөгаллим-хәлфәләр саны утыз-утыз бишкә җиткән. Монда аларның хезмәт хакы бүтән мәдрә­сә­ләр­дәгедән шактый артыграк булган. Шунлыктан мәдрәсә идарәсенә аларның иң тәҗрибәле һәм белем-леләрен сайлап алу мөмкинлеге туган. Шуңа күрә дә "Хөсәения"-нең педагоглары арасында төрле-төрле губерналардан чакырылган мөхтәрәм шәхесләр байтак кына була. Патша хөкүмәте тарафыннан "Иж-Буби" мәдрәсәсе таркатылгач та кайбер абруйлы хәлфәләр Оренбургта укыту эшен дәвам иттерәләр.
"Хөсәения" мәдрәсәсендә шәкертләр русча укырга һәм язарга да өйрәнгәннәр. Элегрәк бу хәл башлангыч сыйныфларда гына булган.
1895 уку елыннан рус классы җитәкчесе итеп тәҗрибәле педагог, мәдрәсәнең попечительләр советы әгъзасы Гайса Еникеев эшли башлый. Рус классы укытучысына хезмәт хакын земство түли. Патша хөкүмәте тарафыннан 1874-1875 елларда кабул ителгән тәртип буенча, мәдрәсәләрдә Россиядә басылган дәреслекләр генә кулланыла алган. Шушы тәртипкә һәм заман таләпләренә нигезләнеп, "Хөсәения" мәдрәсәсе хәлфәләренең күпчелеге үз белгечлекләре буенча русча чыккан дәреслекләрне татарчага күчерү белән дә, ана телебездә дәреслекләр язу белән да шөгыльләнгәннәр. Укыту, тәрбия мәсьәләләренә багышланган китап-брошюралар һәм төрле куллан-ма-дәреслекләр бу елларда күпләп басылып чыгалар. Аларның кай-берләренең авторлары шулай ук "Хөсәения"гә мөнәсәбәтле шәхесләр булалар. Мәсәлән, Казанда Учительская школаны тәмамлаганнан соң "Хөсәения"гә 1902 елда хәлфә итеп чакырылган Гаяз Исхакыйның тәрбия мәсьәләләренә караган иҗатын мисал итеп алырга була.
"Хөсәения" мәдрәсәсенә нигездә югары галия сыйныфларда белем бирүгә хокукы булган хәлфәләр генә алынганнар, аларның укыту сәләте идарәче байлар тарафыннан тикшерелгән. Мәдрәсәдә беренче нәүбәттә, ул замандагы барлык мәдрәсәләрдәге кебек, дин дәресләре һәм дин тарихы, дини кануннар укытыла, гарәп, фарсы телләре тирәнтен үзләштерелә. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, "Хөсәения"дә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә дә зур урын бирелә. Бигрәк тә монда өч класслы рус теле һәм әдәбияты бүлеге булуы "Хөсәения"не башка шундый дәрәҗәдәге уку йортларыннан аерып тора. Татар яшьләре арасында русча башлангыч белем алуга ихтыяҗ артканнан-арта барган бер чорда "Хөсәения" җитәкчеләренең Россиядә беренчеләрдән булып шушы ихтыяҗны канәгатьләндерергә омтылулары, һичшиксез, уңай күренеш санала. Ләкин бу җәһәттән Хөсәеновларның үзләренә дә, "Хөсәения"нең идарәчеләренә дә байтак кына тәнкыйть сүзләре ишетергә дә туры килә. Хәер, искелеккә ябышып ятучы зыялылар һәм дин әһелләре моның белән генә дә чикләнмиләр. Диния нәзарәтенә дә, югары хөкүмәт оешмаларына да "Хөсәения" мәдрәсәсендә рус телен һәм әдәбиятын укытуны тыюны таләп итеп күп кенә донос һәм шикаятьләр язалар. Алар үз фикерләрен дәлилләп, "шушындый абруйлы мәдрәсәгә мөселман динен һәм кануннарын гасырлар буе эзәрлекләп килгән бер тел буларак, рус телен укыту харам", дип баралар. Шушы шикаятьләр нигезендә мәдрәсә эшчәнлеге күп мәртәбәләр Диния нәзарәте вәкилләре һәм Оренбург уку округы инспекторы тарафыннан тикшерелә һәм даими күзәтү астына алына. Әйе, кайбер патша чиновниклары өчен дә бит татарның надан булып кына калуы хуп күрелә торган заман. Ләкин шуңа да карамастан, яшьләрне заманча белемле итү максатын алга сөргән "Хөсәения" мәдрәсәсендә . башка милләтләр һәм мәдәниятләр белән аралашу чарасы булып барган рус телен өйрәнүдән читләшмиләр. Киресенчә, шәкертләр таләбе буенча бу тел тиздән югары сыйныфларда да укытыла башлый. Аннары озакламый шуңа өстәп немец һәм француз телләрен өйрәнү дәресләрен дә гамәлгә кертәләр.
Дөньяви фәннәрдән "Хөсәения" мәдрәсәсендә Россия тарихы һәм мөселман дөньясы тарихы, әхлак һәм фәлсәфә, логика һәм үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре, педагогика укытыла. Башлангыч сыйныфларда матур язу, сызым, рәсем ясау һәм соңрак музыка дәресләре дә кергән. 1905 елдан соң шәкертләр оркестры оешкан. Ә 1917 елның көзендә "Хөсәения" мөгаллимнәре һәм шәкертләре тырышлыгы белән мәдрәсә каршында "Музыка-драма" дигән җәмгыять оеша. Шушы җәмгыять үз хисабына "Музыка-әдәбият" исемле кызыклы гына җыентык бастырып чыгара. 1918 елда исә монда музыка мәктәбе дә ачыла, анда дәресләр бирүдә мәдрәсә укытучыларыннан тыш рус музыкантлары да катнашалар. Тиздән аның директоры итеп булачак мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев сайлана. Шушы музыка мәктәбе тыңлаучылары арасында элекке "Хөсәения" шәкерте, композитор буларак танылачак Җәүдәт Фәйзи дә була.
Төгәл фәннәрдән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап (арифметика), алгебра, геометрия һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук физика, химия, астрономия, табигать белеме һәм география фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, "Хөсәения" мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек. Ә егерменче йөз башында исә бу җәһәттән "Хөсәения" белән "Иж-Буби" мәдрәсәләре генә бер-бер-сенә якын торганнар дип әйтергә була..
Күренә ки, гомуми белем бирү бүлегендә дин дәресләреннән сәгатьләр бөтенләй юк. Ә унынчы елларда исә француз телен өйрәнү дәресләре дә өстәлгән.
Әлбәттә, өч-дүрт елга билгеләнгән уку дәверендә кайбер фәннәр башлангычрак сыйныфларда азрак, ә өлкән сыйныфларда ешрак укытылган. Атналык уку сәгатьләре, әлбәттә, кырык сигез сәгатьтән дә артмаган. Көндезге ашау-эчүдән һәм ял иткәннән соң шәкертләр кизү торучы хәлфәләр җитәкчелегендә киләсе көн дәресләренә кичке хәзерлек сәгатьләренә җыелганнар. Бу вакытта да түбән сыйныф балалары аерым, ә зуррак шәкертләр үзләренә аерым бүлмәләрдә шөгыльләнгәннәр. Гомумән, башлангыч сыйныфлар зурлардан беркадәр аерым булганнар, ул бүлекнең үзенә баш мөдир билгеләнгән.
Менә элекке мәдрәсә шәкерте, язучы Сәгыйть Агишның ул елларга караган истәлекләреннән бер өзек: "Хөсәения"дә дин дәресләре белән бергә физика, математика, география, туган тел, рус теле дә укытыла, рәсем һәм физкультура да бар иде. Мәдрәсәдә гомуми ятак һәм биш вакыт намаз үтәү өчен идәненә яшел постаудан намазлык җәелгән бер бүлмә дә бар иде. Мәдрәсәдә төп дәфтәргә теркәлгән синең исемең алдында бер номер була. Әйтик, ул номер 32 иче. Бөтен җирдә - ашханә өстәлеңә, сөлге куя торган әрҗәңә, сандык бүлмәсендәге киштәңә, кроватеңа һәм партаңа шушы номер язылган була...
Шуны да әйтергә кирәк, кемнәрнең тәэсире беләндер, бу мәдрәсәдә әдәби хәрәкәт шактый көчле иде. Ниндидер ислахчылар төркеме үзләренең имзаларын куймыйча, дин дәресләрен кыскартуны таләп итеп мөрәҗәгатьләр ябыштырдылар. Шагыйрь Һади Такташ та әллә шушында укый, әллә килеп кенә йөри иде, әмма аны без бик еш күрә идек, Исхак Башмаков дигән бер шагыйрь дә бар иде. Мәдрәсәдә кулъязма рәвешендә чыга торган журналда Кәрим Фәйзи һәм башкаларның да шигырьләре еш күренә иде".
Күренә ки, мәдрәсә шартлары монда тулы яктыртыла. (С.Агиш бу чорда башлангыч сыйныф шәкерте була.)
Хөсәеновларның варислары берничә мәртәбә Россиянең дәүләт Думасына һәм Россия мәгариф министрлыгына "Хөсәения" мәдрәсәсен Диния нәзарәте карамагыннан алуны һәм хосусый бер уку йорты итеп калдыруны үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Мондый уку йорты буларак алар үзләренә үрнәк итеп А.Л.Шенявский тарафыннан оештырылган хосусый университетны алалар. Укыту программалары да шуңа якын булуын, укыту эшләре мәдрәсәдә попечительләр советы белән Педагогик совет тарафыннан оештырылганлыгын белдерәләр һәм Диния нәзарәтенең бу эшләргә катнашы булмаганлыгын исбатларга тырышалар. Әмма уңай җавап ала алмыйлар.
Төгәл фәннәр укыту өчен аерым билгеләнгән класслар булдырыла, физика һәм химия кабинетлары махсус җиһазландырыла. 1914 елда, мәсәлән шушы ике кабинеттагы лаборатория җиһазларын алыштыру һәм укыту барышында кирәк булачак әсбап һәм химикатлар алу өчен генә дә мен алты йөз туксан сум тотылган. Еллык гомуми чыгым исә унбиш-егерме мәртәбәгә күбрәк булган. Мәсәлән, 1915 елда мәдрәсәне тәртиптә тоту, ут, су кертү, шәкертләрне киендерү, тукландыру, хәлфәләргә хезмәт хакы түләү һәм торак белән тәэмин итүгә барлыгы егерме дүрт мең сум сарыф ителгән. Әлбәттә, заманы өчен бу бик тә зур сумма булган.
Мәдрәсә китапханәсендә татар һәм рус телләрендәге дәреслекләрдән тыш, гарәп, төрек, фарсы, инглиз, немец, француз телләрендә басылган төрле китаплар, белешмәләр һәм энциклопедияләр дә тупланган булган. Китапханәгә шулай ук Россия, Төркия, Мисыр һәм Европа илләре вакытлы матбугаты белән беррәттән күпсанлы матур әдәбият китаплары да алдырылган. 1906 елда мөселман Җәмгыяте хәйрия ачкан "Белек" китапханәсеннән дә шәкертләр ирекле рәвештә файдалана алганнар. Чөнки бу китапханә баштарак мәдрәсә утарында урнаша.
Мөгаллим һәм үзешчән рәссам Сәлах Камал җитәкчелегендә "Хөсәения"дә шулай ук борынгы шәрык сәнгатен өйрәнү дәресләре дә оештырыла, соңыннан бу мөгаллим үз классын "Шәрык музее"на әверелдерә.
"Хөсәения" мәдрәсәсе 1918-1919 уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул "Хөсәеновлар укытучылар институты" итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә җәмгысе йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр. Ә көндәлек тормыш белән идарәче байлар (попечительләр советы) тарафыннан сайлап куелган баш мөдәррис җитәкчелек итә. Андый урынга, билгеле инде укымышлы гына түгел, дини даирәләр тарафыннан да танылган имам хатиблар сайланган. "Хөсәения" җитәкчеләре арасында дин галиме, казый Габделгалим Дәүләтшин, Габдерәхим Дәминов, галим, язучы һәм әдәбият белгече, казый Ризаэтдин Фәхретдинов, Таһир Ильясов һәм мәдрәсәнең соңгы баш мөдәррисе галим Хәнәфи Бакиров булалар.
Әйтергә кирәк, "Хөсәения" мәдрәсәсендә кадими Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә белем алган хәлфә һәм мөгаллимнәр бик аз санда булганнар. Мәдрәсәне оештыручылар да, аның идарә әгъзалары да Урта Азия белем үзәкләренең укыту һәм тәрбия тәртипләрен өнәп бетермәгәннәр, үзләренә кыйбла итеп, нигездә, мәдәниятлы Европа һәм Якын Көнчыгыш югары уку йортларын сайлаганнар. "Хөсәения"гә башлыча Истанбул, Бәйрут, Каһирә институт һәм университетларында, Көнбатыш Европа илләрендә белем алган шәхесләр чакырылган. Мәсәлән, мәдрәсәнең уку-укыту буенча баш мөдиррис ярдәмчесе Хәнәфи Бакиров белән тәрбия һәм укыту эшләренең башлангыч дәвердәге илһамчысы саналырдай зыялы хәлфә Фатих Кәрими, хәлфә Габдулла Ибраһимов-Шөнаси - Истанбулда белем алганнар. Муса Бигиев, Сөнгатулла Бикбулатов, Салихҗан Насыйров, Гобәйдулла Рафиков, Вәли Батталов, Шаһидулла Вахитовлар - Каһирә университетында тәрбияләнгәннәр. Хәлил Гайнуллин, Сәлах Камалетдинов, бертуган Фәйрушиннар Бәйрут университетын бетергәннәр, Камил Кәрими* исә Казан университетын тәмамлаган.
* Язучы Фатыйх Кәрими энесе.
Мәдрәсәнең баш мөдәррисләре һәм уку-укыту, фәнни бүлекләр җитәкчеләренең күпчелеге дә зур белемгә ия абруйлы шәхесләр булганнар. "Хөсәения"дә уку-укыту бүлеге эше белән төрле елларда Сөнгатулла Бикбулатов, Габдулла Ибраһимов-Шөнаси, Шаһимәрдән Үтәгәнов, Г.М. һәм Ш.М.Фәйрушиннар, В.А.Мөхәммәдиев, Ш.Рахманкуловлар да шөгыльләнгән.
"Хөсәения" ачылган дәвердә идарә әгъзалары башында әүвәл Әхмәт бай Хөсәенов үзе тора, аның вафатыннан соң бу вазифаны энесе Мәхмүт бай үти. Ә 1910 елдан башлап идарә башында "Хөсәения" тәрбиясен алган Шәрәфетдин Хәсәенов тора. Мәдрәсәнең төрле елларда теркәлгән идарә әгъзаларының исемлеген китерәбез: Ихсан Биказаков, Нургали Габдуллин, Мәхмүт Госманов, Габделгалим Дәүләтшин, Мәһди Дивишев, Гайса Еникеев, Әбүбәкер Капкаев, Насрулла Кәримов, Фатих Кәрими, Камил Кәрими, Шакир Рәмиев, Закир Рәмиев-Дәрдемәнд, Нигъмәтулла Тимашев, Харис Фәйзуллин-Чистопули, Габдерахман Хәбибуллин, Закир Хәеров һәм Насрулла Ядкәрев. Болардан тыш Габделгани Хөсәеновның уллары Газиз белән Хәмит һәм Мәхмүт бай Хөсәеновның икенче улы Хөсәен дә Идарә составында булалар. Билгеле инде, боларның һәрберсе гомуми җитәкчелектән тыш мәдрәсә чыгымнарының бер өлешен үз өсләренә дә алганнар. Әйтик, бертуган Рәмиевләр акчалата ярдәмнән тыш узган тасырда ук физика һәм химия кабинетларын җиһазландыруны үз бурычлары итеп саныйлар һәм аларны Германиядән кайтарталар.
Мәдрәсәнең утыз елдан артык яшәү дәверендә врач вазифасын Исхак Гали улы Медведев башкарган. Әлегә аның кайда укып табип дипломы алганлыгы ачыкланмаган, мөгаен, башкалар кебек үк ул да Казан университетының медицина факультетында укыгандыр. Ә фельдшер булып монда озак еллар Ә. Акимов хезмәт итә.
"Хөсәения" шәкертләре, шактый кырыс тәртип-кагыйдәләргә буйсынып яшәгәнлектән, шәһәрдә йөргәндә дә итәгатьлелек, тәрбиялелек белән аерылып торганнар. Бу җәһәттән абыйсы Шакирҗан һәм кардәше Мохтар Ибраһимовлар укыган "Хөсәения"гә барган вакытта Галимҗан Ибраһимовның андагы тәртипне "Вәлия" мәдрәсәсе тәртип-тәрбияләре белән чагыштыруы бик тә гыйбрәтле, безнеңчә. Көндәш шәкертләрен ул бик өстен куя.
1905 елгы вакыйгалардан соң мәдрәсә кагыйдәләрен үтәү һәм уку-укыту барышына йогынты ясау өчен шәкертләр бердәмлеге оештырыла. Бу бердәмлек вәкилләре соңрак мәдрәсәнең педагогия советы утырышларында катнашу хокукын да яулап алалар. Бу бердәмлек эшендә шәкертләрдән Р.Рәкыйби, Г. Максудов, Б. Шәфиев, Г.Туктаров, З.Габдиев, И.Сәүбәнов, булачак шагыйрь Шамун Фидаи-Шакирҗанов, Габдулла һәм Гобәйдулла Мохтаровлар аеруча активлык күрсәтәләр. "Хөсәения" мәдрә­сәсендә оештырылган берничә ябык забастовка да башлыча шушы шәкертләр җитәкчелегендә уздырыла. Шәһәр халкын җәлеп итәрдәй шаулы забастовкалар исә монда уздырылмый.
Мәдрәсәнең чын йөзе, әлбәттә инде, анда белем биргән хәлфә һәм мөгаллимнәрнең кемнәр, ниндирәк шәхесләр икәнлеген күзаллагач ачыла төшәр. Шөкер, бу җәһәттән дә "Хөсәения" мәдрәсәсе сынатмый сыман. Белүебезчә, мәдрәсә хәлфә һәм мөгаллимнәренең күпчелеге шул чор татар дөньясында киң җәмәгатьчелеккә бик таныш кешеләр, энциклопедик белемле шәхесләр булганнар. Менә шуларның кайберләре: күренекле җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими (башлангыч чорда даими, соңрак факультатив рәвештә укыта), галим, язучы һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдинов, аның улы, Казан һәм Пермь рус югары уку йортларында белем алган Габдерәшит Фәхретдинов, күренекле язучы Шәриф Камал, күпсанлы дәреслекләр авторы чистайлы Харис Фәйзуллин, ислам дине галиме һәм гарәп теле белгече Муса Бигиев, шагыйрь, драматург һәм ялкынлы журналист Сәгыйть Рәмиев (үзе дә "Хөсәения" тәрбиясен алган зыялы), танылган әдәбият галимнәре Габдрахман Сәгъди һәм Җамал Вәлиди, әдип-тәрҗемәче Нигъмәт Еникеев, нәшир һәм әдәбиятчы Борһан Шәрәф һәм башкалар.
Кемнәр, нинди фәннәрдән укыткан соң биредә?
Башлангыч классларда мөгаллим һәм тәрбияче вазифасын үтәүчеләр, әлбәттә, күпчелек була. Төрле елларда башлангыч классларда белем биргән һәм класстан тыш тәрбия эшен башкарган шәхесләр, нигездә, шушы кешеләр: Г.Җ.Алмаев, Я. Апмаев, X. Әх-мәров, Г. Г. Батталов, Г.З.Батталов, Г.Балтачев, Җ. Баянов, Г. Г. Бик-тимеров, Ф.Биккинин, З.А.Вахитов, Х.В.Вәлиев, М.Габделгафаров, И. Габделгәрәев, С.Галиев, С.Г.Галимов, Б.Г.Гисмәтуллин, М.Гәрәев, Г.У.Җәгафаров, Ф.Җәгафаров, Н.Х.Заһидов, Г.Курмаев, А.Корбанов, Г.Насыйров, А.Ф.Насыйбуллин, Ф.Насретдинов, Сафа Писарев, Х.Х.Рәимов, Г.Ф.Рәфыйков, З.Сөләйманов, Р.Х.Тәрзиев, М.Хәсәнов, Г.Х.Хөсәенов, Г.Ш.Шакиров, З.А. Якубов һ. б.
Элегрәк мәдрәсәдә башлангыч сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты да өйрәнелгән, анда тәҗрибәле педагог һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Оренбург шәһәреннән Икенче, Өченче һәм Дүртенче Думаларга депутат буларак сайланган морза Гайса Хәмидулла улы Еникеев белем биргән дип әйткән идек. Егерменче гасыр башыннан, шәкертләр таләбен истә тотып, рус теленнән дәресләр югары сыйныф укучыларына да укытыла башлаган, бу фәннән укытучылар санын арттыру хаҗәте туган. "Хөсәения" мәдрәсәсенең игьдадия бүлеген уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт мәдрәсә хисабына Казандагы Учительская школага укырга җибәреләләр. Тиздән шунда белем алып кайткан бер төркем яшьләр - Мирсәйфетдин Әхмәтсафин, Зәки Ишаев, Габдерахман Киникеев, Шакирҗан Кылычбәков, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Мирсәяф Туктамышев, Хөсәен Хакбирдиннар мәдрәсәнең хәлфәләре сафына килеп кушылалар.
Югары сыйныфларда шулай ук тарих һәм гомуми белем бирү дәресләрен Вәли Батталов, Нигъмәт Еникеев, Камил Кәрими, Бор-һан Шәрәф, М.Фәйзуллин, Г.Йосыповлар алып барганнар. Төрки-татарлар тарихын картограф-рәссам Сәлах Камалетдинов һәм Ибраһим Бикчәнтәев, милли тел һәм әдәбиятны Сәгыйть Рәмиев, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Нәҗиб Гасрый-Мәвләмбирдиев, Габдрахман Сәгъди, Сәгыйть Сүнчәләй, Төхфәт Ченәкәев-Сәмәви һ. б. укытканнар.
Математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрдән шулай ук зур белгечләр, дәреслекләре мәктәп-мәдрәсәләр киштәсеннән төшмәгән хәлфәләр укыта: М.М.Алиев, Х.К.Бакиров, Н.М.Вәлишев, Ш.В.Вахитов, Х.Г.Галикәев, Гибад әл-Сабур, Г.С.Ибраһимов-Шөнаси, З.Г.Ишмаев, В.А.Мөхәммәдиев, К.С.Мө­хәм­­­мәдиев, Н.Надиев, X.Рәмиев, Г.Рәфыйков, Ф.Гобәйдулла. Әйтик, шулардай Мөхәммәт Вәлишев (1886-1935) соңгы дәвердә "Хөсәения" мәдрәсәсе Гыйльми советының сәркатибы вазифасын да үти, ә 1915 елда Оренбург уезды милли мәктәп-мәдрәсәләре инспекторы итеп билгеләнә. Утызынчы елларда ул Сәмәрканд педагогия институтының математика кафедрасы мөдире була.
Хәнәфи Кәрим улы Бакиров (1884-1935) "Хөсәения"нең соңгы директоры, физика һәм химия дәреслекләре авторы буларак та билгеле. 1920-1921 елда мәдрәсә нигезендә Халык мәгарифе институтларын оештыруда актив катнаша. Татар, башкорт, казакъ һәм гомумшәрык халыклары институтлары дип дүрт өлешкә бүленгән уку йортлары 1925 елда ябылгач та Хәнәфи Бакиров, Казанга күчеп, югары уку йортларында укытырга керешә. Утызынчы елларда Казан химия-технология институтының химия кафедрасы доценты була. Химия һәм физика фәннәре буенча дәреслекләре Совет чорында да берничә мәртәбә кабат басылалар.
Нургали Надиевның (1882-1941) да хезмәт юлы шуңа охшашрак дәверләрдән тора. Нургали Оренбург губернасы Бозаулык өязе Сүләев авылында туа, төпле белемне Казан мәдрәсәләрендә укыганда ала. Казанда чакта алдынгы карашлы яшьләр, шул исәптән Гафур Колахмәтов белән якыннан аралаша. Берничә ел Минзәлә һәм Бозаулык төбәкләрендә укыта. 1913 елда, мөгаллим буларак даны таралгач, "Хөсәения"гә чакырыла. Бу мәдрәсәдә дә аның абруе тиз күтәрелә. Мәсәлән, аның өлкән хезмәттәше Фатих Кәрими, Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең беренче сайланма әсәрләренә кереш мәкаләсендә, Нургали Надиевны мәдрәсәнең иң алдынгы карашлы хәлфәләре исемлегеңдә атый. Нургали Надиев 1919 елның көзендә "Хөсәения" мәдрәсәсен яңа төр югары уку йорты итеп үзгәртү комиссиясенең рәисе итеп билгеләнә. Аннары ябылганчы дүрт Халык мәгарифе институтлары итеп бүленгән бу үзенчәлекле уку йортының эшлекле директоры була. 1925 елда алар ябылгач Казанга күчеп китә һәм берара, Г.Ибраһимов сырхаулый башлагач, Татарстан мәгариф халык комиссариаты каршындагы академик үзәкне җитәкли. Аннары Казан дәүләт педагогия институтында укыта. Егермеләп дәреслек һәм гыйльми китапның авторы буларак та, Көнбатыш Европа һәм Якын Көнчыгыш илләренең күренекле педагоглары хезмәтләрен ана телебезгә тәрҗемә итеп бастыручы буларак та абруй казана. Нургали Надиевнең шагыйрь Муса Җәлил өчен сөекле укытучы гына түгел, олы киңәшче һәм остаз булганлыгын да онытмавыбыз хәерле. Булачак милләтебез горурлыгын ул 1921 елда ачлык тырнагыннан, ач үлемнән йолып кала һәм соңрак, бик хәтәр һәм хәвефле елларда, сугышка киткәндә зирәк шәкерте аңа бер чемодан кулъязма һәм документларын ышанып калдыра. Димәк, остазы шагыйрьнең бүген күпләргә мәгълүм иҗатының да бер өлешен үлемнән, югалудан саклаган икән ләбаса. Чөнки ул чемодан, белүебезчә, илленче елларда Муса Җәлил исеме кабат телгә керер көннәргәчә Надиевлар фатирында хәтәр күздән посып ята.
Алда телгә алынган, "Хөсәения" мәдрәсәсе җирлегендә оешкан Халык мәгарифе институтларының киләчәк язмышын да беркадәр ачыклап китик инде. Арада иң күп укучыны туплаган институт - күпләргә мәгълүм абберевиатуралы ТИНО була. Ягъни, Татар халык мәгарифе институты. Аны Муса Җәлил һәм аның күпсанлы иптәшләре тәмамлап чыга. Статусы буенча ул соңрак ачылган ике еллык педагогия институтлары дәрәҗә­сендә йөри. 1920 еллар ахырында ТИНО Оренбург педагогия институтының татар-башкорт факультеты итеп үзгәртелә. Башкорт Халык мәгарифе институты (БИНО) 1922 елда Башкортостанның ул вакыттагы башкаласы Эстәрле-тамакка күчерелә. Анда хәзер дә эшләп килүче педагогия институты шул БИНО җирлегендә барлыкка килгән. Казакъ Халык мәгарифе институты (КИНО) 1925 елда Казакъ автономиясенең Актүбә өлкәсе карамагына бирелә, ә 1930 елда Уральск шәһәренә күчерелә һәм педагогия институты статусын ала. Көнчыгыш халыклар Халык институтында (ВИНО) башлыча каракалпаклар, төрекмәннәр һәм харә-землеләр (хәзер үзбәк милләтенә керә) укый. Егерменче еллар урталарында бу институт Үргәнеч шәһәренә күчерелә. 1920-1925 еллар аралыгында бу уку бүлеге йортлары бер идарәгә буйсына һәм аның җитәкчесе Нургали Надиев, уку бүлеге мөдире Хәнәфи Бакиров була.
Гарәп телен һәм әдәбиятын, мөселман халифәтләре тарихын Каһирә һәм Бәйрут университетларында белем алган белгечләр укытканнар. Яисә язучы һәм журналист Закир Хәлим улы Кадыйри кебек Мисыр илендә гарәпчә газета чыгаруда катнашкан тел белгечләре булалар алар. Аның "Гарәп, сарыфы" (1912), "Гарәп нәхүе" (1912) дәреслекләре була. Гарәп мәдәниятына һәм теленә, гомумән, шәрекъ дөйьясына кагылышы булган дәресләрне шулай ук К.А.Айдаров, Г.Г.Бакыев, С.Н.Бикбулатов, Г.Сәлихов, М. Бигиев, Х.Гайнуллин, Хәйрулла Усманов* кебек мөгаллимнәр укыталар.
* Язучы Шамил Усмановның атасы.
Мәдрәсәдә немец һәм француз телләреннән дә дәресләр биргәннәр дидек. Хәлфәләрдән бу телләрне яхшы ук белүчеләр дә булган. Мәсәлән, Ф.Кәрими белән Г.Ибраһимов-Шөнаси французча иркен сөйләшкәннәр. Ә махсус укытучылардан, әйтик, унынчы елларда немец теле буенча Алексей Сергеевич Лазов, француз теленнән Людмила Васильевна Лазова мәдрәсә журналына теркәлгәннәр.
Соңгы дәвердә "Хөсәения"нең хәлфә һәм мөгаллимнәренең ишле бер өлешен элек шушы мәдрәсәдә белем алган шәкертләр тәшкил иткән. Аларның күпчелеге мәдрәсәне тәмамлагач та идарәче шура тарафыннан сайланып, төрле-төрле югары уку йортларына Хөсәенов байларның вакыф хисабына җибәреп укытылган белгечләр булганнар. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, мәдрәсә стипендиатлары булып танылган ул студентлар, нинди генә уку йортларында укысалар да "Хөсәения"гә кайтып дүрт ел хәлфәлек итәргә тиешле саналганнар. Мәсәлән, игъдадия бүлеген тәмамлаган шәкертләрнең кайберләре мәдрәсә хисабына даими рәвештә Казанның учительская школасына җибәрелеп торганнар. Аннан инде алар үз уку йортларына "урыс хәлфәләре" булып кайтканнар.
"Хөсәения"гә кайтып кимендә дүрт ел укыту тәртибе чит ил институтларында укучыларга да кагылган. Менә, әйтик, мәдрәсәнең галия сыйныфларын уңышлы төгәллә­гәннең соңында идарәче әгъзалар тарафыннан вакыф хисабына укуын дәвам иттерергә озатылган шундый стипендиатларның бер ише: Каһирә университетына җибәрелүчеләр - Закир Аюханов (революция алдыннан укып кайта, егерменче, утызынчы елларда Башкортстанда педагогия институтында укыта, беренче башкорт әлифбасын төзүчеләрдән); Сөнгатулла Бикбулатов (1885-1956) - хәлфә, мәктәп-мәдрәсәләр өчен гарәпчә уку китаплары авторы, соңгы дәвердә Казан дәүләт университетында гарәп теле укытучысы була; Гобәйдулла Рәфыйков - мәдрәсәдә мөгаллим, дәреслекләр авторы; Әмирхан Сәйфетдинов, Вәли Батталов, Сәлихҗан Насыйров-Ногманов, Латыйф Заһитов, Шаһидулла Вахитовлар да шул университет дипломы белән мәдрәсәгә укытырга кайталар.
Ә болары Бәйрут университетында мәдрәсәдән җибәреп укытылган шәкертләр - Сәлах Камалетдинов, Хәлил Гайнуллин, Шакирҗан белән Галимҗан Файрушиннар.
Камил Кәрими, Искәндәр Мөстә­кыймов һәм Хәсән Мөхәм-мәдъяровлар мәдрәсә стипендиясенә Казан университетында белем алганнар. Укып кайткач, Камил Кәрими эзлекле рәвештә "Хөсәения"дә тарих һәм юридик фәннәрдән укыта. Якташларыбыз Габделхәй Йосыпов белән Камал Мөхәммәдиев Томск технология институтында белем алалар. Укып кайткач, мәсәлән, К.Мөхәммә­диев мәдрәсәдә алгебра һәм геометрия дәресләре мөгаллиме була. Кавказ якларыннан килеп укыган шәкерт Габдулла Хаҗи-Бәкер утлы Мостафаев соңыннан Саратов университетын тәмамлый. Ә Якуб Сөләйман улы Шинкевич "Хөсәения"не бик яхшы билгеләренә төгәлләгәннән соң Петербург университетының көнчыгыш факультетында зур белем ала. Бертуган Рәмиевләр токымыннан Бельгиянең Льеж шәһәре институтында тау эшләре белгечлеге буенча инженерлык дипломын иң элек Искәндәр Закир улы* алып кайта. Аннары аның эзеннән Искәндәрнең туган энесе Гариф белән Шакир улы Әхмәт Рәмиевләр китәләр. (1914 елда шагыйрь Закир Рәмиев-Дәрде-мәнд кызы Зәйнәп белән аларның хәлен белергә бара, бергәләп төшкән фоторәсемнәре сакланган.) Икенче буын Рәмиевләр барысы да башлангыч белемне шулай ук "Хөсәения"дә үзләштер­гәннәр. Париж, Прага университетларына барып кергән шушы мәдрәсә шәкертләре турында да ишеткәләгән бар, ләкин бу хакта архив материалларына әлегә юлыкканыбыз юк.
* Искәндәр Германиядә белем ала.
Алдарак без канат биреп очырган мәдрәсәләренә кире әйләнеп кайткан һәм яшь буынга белем, тәрбия бирү эшен дәвам иткән кайбер шәкертләрнең исемнәрен телгә алдык. Яшәү дәверендә "Хөсәения" мәдрәсәсен ике мең илле шәкерт тәмамлап чыга. Шуларның күпчелеге соңыннан төрле җәмәгать эшләрендә һәм фән, гыйлем дөньясында катнашкан кешеләр буларак, мәдәниятыбыз тарихында теркәлеп калган олы шәхесләр. Менә, мәсәлән, гыйльми хезмәтләре, гамәлдә йөргән дәреслекләре буенча мәгариф өлкәсендә эз калдыручылар: Җ. Абзгилдин, И.Г.Әбләзин, Л.Х.Әбүбәкер, Галим Айдаров, Гыйбад Алпаров, З.Л.Әминов, Сәлах Атнагулов, Фатих Бакиров, С.Н.Бикбулатов, С.Г.Габделганиев, М.В.Галиев, Ш.Ф.Гисмәтуллин, Г.Г.Гобәйдуллин, Г.С.Дәүләтшин, З.С.Дусаев, Шакирҗан Ибраһимов, Г.В.Игдисанов, Камил Кәрими, Х.Х.Корбангалиев, Г.Максудов, Г.Г.Мөэминов-Рәдүди, Х.М.Мостафин, Г.Х.Усманов, М.Х.Фәйзуллин, Г.Р.Фәхретдинов, А.Т.Хәсәнов, Ш.С.Чураев, З.Ша-кировлар бар.
Матур әдәбият һәм сәнгать, мәдәният дөньясына шушы низамлы мәдрәсә ишегеннән чыккан талантлы шәхесләр исемлеге дә зур: Сәгыйть Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи*, Төхфәт Ченәкәй-Сәмәви, Мөхәммәт Гали, Муса Җәлил, Шамил Усманов, Афзал Таһиров, балалар әдәбияты шагыйре Гобәйдулла Мөэминов-Рәдүди, очеркист һәм талантлы журналист, Оренбург төбәгендә революциядән соң чыгып килгән берничә татар газетасының мөхәррире, Төхфәт Ченәкәй, Муса Җәлилләрнең якын дусты Заһид Иосыпов-Шәркый, Нигъмәт Еникееев, Галим Айдаров, Ярлы Кәрим, Шамун Фидаи, Габдулла Биги-Мостакаев. Болар татар әдәбиятында эз калдырган шәхесләрнең бер өлеше генә. (Монда берничә ел "Хөсәения" шәкерте булып та башка уку йортларында белем алган шәхесләр искә алынмады.) Башкорт әдәбиятында җиң сызганып эшләгән шәхесләрдән Сәгыйть Агиш, Амантай (Г.С.Табулдин), драматург М. Бу-рангулов, Гариф Гомәр - шулай ук "Хөсәения" шәкертләре. Казакъ әдипләре һәм шагыйрьләре Б.Д.Җумагалиев белән Ж.Теләпбиргәнов, беренче казакъ профессоры, галим Ходайбиргән Җубанов та шушы мәдрәсәдә белем алып чыкканнар.
* Мәдрәсәдә бер кыш укый.
Россиядә беренче мәртәбә зур сәхнәдә татарча театр уйнарга ниятләгән, 1905 елның көзендә зурлап репетицияләр уздырып, Оренбург рус драма театры бинасында беренче спектакль куярга йөргән эшлеклеләрнең дә күпчелеге "Хөсәения" шәкертләре. Шул ук елның декабрендә, спектакль буласы дип афишалар эленгәч, тамаша официаль рәвештә уйналмый кала - тыела. Бу эштә башлап йөрүчеләр һәм театрга ихлас гашыйклар - Ильяс Кудашев-Ашказар-скийдан тыш И.М.Әлмәшев, Г.Әхмәров (Варлам), Ш.С.Вахидов, Л.И.Зөбәеров, И. Кугушев, Х.Г.Мамин (Мираватский), Ш.А.Мәүлүтов, Н.Н.Сакаев, Г.В.Фатыйховлар шулай ук "Хөсәения"дә укыйлар. Оренбург, Казан, Уфа, Ташкент, Алма-Ата, Ашхабад, Бишкек тарафларында төрки телләрдә чыккан газета һәм журналларда эшләүче мөхәррир һәм журналистлардан да егерменче-утызынчы елларда элеккеге "Хөсәения" шәкертләре байтак була. Мәсәлән, Рәкыйб Рәкыйби - Каракалпакстанда, Гобәйдулла Хөсәенов - Төркмәнстанда, Сәхи Рәхмәти белән Габдулла Биги - Үзбәкстан-да, Шәрәф Борһан Казакъстанда Совет матбугатына нигез салучылар булып саналалар. Илленче елларга кадәр республика күләмендә басылып килгән газета һәм журналларда мөхәррир булып эшләүчеләр арасында без Лотфи Гаделев, С.М.Алиев, М.Гобәйдуллин, Г.Х.Усманов, Г.Г.Кәримов, Н.Сәйфелмөлековларны очратабыз.
Элеккеге мәдрәсә стипендиатлары арасында табип дипломы алган шәхесләр дә бар: Т.Ш.Сабитов, Г.К.Сәйфелмөлеков, Б.К.Сәйфел-мөлеков, Б.В.Сөләйманов - халыкка медицина ярдәмен күрсәтү һөнәрен сайлаган шәкертләрнең бер өлеше.
Халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итеп абруй казанган кешеләр арасында М.А.Атнашев, И.З.Рәмиев, А.Х.Сүнәев, И.Сү-нәев, Г.С.Хисамов, А.Г.Йосыпов, Х.Г.Янбулатовлар һ.б. мәгълүм.
Әлбәттә, шәкертләрнең күпчелеге халык мәгарифе өлкәсендә җигелеп эшләүче хәлфә-мөгаллимнәр, мәктәп һәм мәдрәсә җитәкчеләре, совет чоры мәгариф оешмалары җитәкчеләре арасында байтак. Алар шулай ук илебезнең төрле төбәкләренә таралганнар, татарлар күпләп яшәгән Идел-Урал регионыннан тыш Урта Азиядә мәгариф эшен җайга салучы байтак кадрлар, шул исәптән Х.З.Әбү-бәкеров, И.Акчурин, А.Х.Мангушев, Х.Г.Таналин, Г.Х.Усмановлар "Хөсәения" мәдрәсәсе шәкертләре булганнар. Әйтик, гражданнар сугышы чоры комиссары Шамил Усмановның энесе Гали Усманов Төркмәнстанда уку-укытуны заманчалаштырып оештыруда актив катнаша, соңрак ул Төркмән дәүләт университеты доценты булып озак еллар эшли. Аларның туганы Габделәхәт Усманов исә Харәзм һәм Сәмәрканд өлкәләрендә җаваплы постларда эшли. Мохтар Ибраһимов шулай ук байтак еллар Үзбәкстан башкаласы Ташкентта җаваплы эшләр башкара, тугандаш халык телендә басылып чыккан дәреслекләрне төзү һәм язуда катнаша. Ә Кәраметдин Айдаров Сәмәрканд педагогия институтының әйдәп баручы укытучыла-рыннан исәпләнә, һиндстан империясен оештыручы хан һәм галим, үзбәк шагыйре Заһиретдин Бабурның "Бабурнамә" әсәренә багышланган гыйльми хезмәтен яза. Галим Айдаров исә күренекле тел галиме булып җитешә, егерменче елларда Мәскәүдә халык мәгарифе комиссариатында бүлек мөдире вазифасын үти, дәүләт күләмендә милли мәктәпләр эшчәнлеге белән җитәкчелек итә. Соңрак Оренбург педагогия институтында укыта.
* * *
"Хөсәения" мәдрәсәсенең мөгаллим һәм хәлфәләренең класс бүлмәләреннән тыш та халыкны агарту буенча башкарган эшләрен искә алмасак дөрес булмас. Моны алар "Белек" җәмгыяте аша да, шул заманның вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән күпсанлы мәкалә-язмалары аша да башкарганнар. Җәй айларында исә "Хөсәе-нияедә башка мәктәп-мәдрәсә мөгаллимнәре өчен белемне күтәрү курслары эшләп килгән. Ал арда мөгаллим-хәлфәл әрдән тыш галия сыйныфы шәкертләре дә катнашканнар; лекцияләр укыганнар, физика, химия ише төгәл фәннәрдән практик дәресләр үткәргәннәр.
Мәсәлән, 1915 елда алдынгы карашлы яшь хәлфәләр тырышлыгы белән шундый өч еллык даими курс-мәктәп оештырыла. Ә 1917 елда исә кызлар мәктәп-мәдрәсәләре җитәкчеләре өчен дә белем күтәрү буенча җәйге курслар ачыла. Анда уку өчен барлык губерналардан ике йөз илле биш мөгаллимә җыела. Шушы курсларда дәрес бирү өчен "Хөсәения"нең тәҗрибәле мөгаллим-хәлфә-ләреннән тыш Касыйм шәһәреннән абруйлы мөгаллимәләр Сара Шакулова, Гөлнур Галиева һәм Мәрьям Аимбәтовалар чакырыла. Соңгысы бу курсларның директоры итеп билгеләнә. Сара Шакуло-ваның моңа чаклы Парижда Сорбонна университетында белем алган беренче татар кызы булганлыгы барыбызга да мәгълүмдер. Кодалык, туганлык җепләре аны фабрикант Акчуриннар белән дә бәйли.
* * *
Шунысы игътибарга лаек, "Хөсәения"дә укып дин әһеле булып китүчеләр генә чагыштырмача аз була. Гәрчә үз вакытында, "бу мәдрәсәнең йөз шәкертеннән ун мулла да чыкмый", кебек үпкә сүзләрен мәдрәсәнең идарәче байларына һәм җитәкчеләренә ишеткәләргә туры килсә дә, алар бу юлны барыбер сайламыйлар. "Дин вә мәгыйшәт" журналында хәтта мондый эчтәлекле мәкалә урнаштырыла: "Хөсәения" мәдрәсәсеннән елына бер түгел, ун елга да бер мулла чыкмый", дип зарлана автор. Дини бәйрәм көннәрендә анда театр уйный шәкертләр, дип яза ул*. 1917 елның маенда уздырылган Россия мөселманнары корылтаенда катнашучы дин әһелләре арасында да "Хөсәения" шәкертләре азчылыкны тәшкил иткәннәр. "Съезд хатирәләре" дигән китапта анда катнашучыларның исемлеге китерелә, шулардай өч кеше, алары да төрле мәдрәсәләрнең мөдәррисләре "Хөсәения"дән булып, ун имам Уфадагы "Галия" мәдрәсәсен тәмамлаучылар икән. "Хөсәения"дән булган ул өч имам-мөдәрриснең икесе тиздән югары уку йортларына укытучылык хезмәтенә күчәләр: Заһир Дусаев 1917 елдан ук укытучылык эшен сайлый һәм озак еллар дәвамында Казан дәүләт педагогия институтының доценты була. К. Айдаров та, алда әйтелгәнчә, Сәмәрканд педагогия институтына эшкә урнаша.
* "Дин вә мәгыйшәт", 1909, 18 нче сан.
Революцион рухлы яшьләр исә бу низамлы мәдрәсәдән бик күп чыга. Билгеле, шәкертләрнең рухи яктан шушындый юнәлеш алуына шәһәр тормышы, андагы революцион вакыйгалар да, элекке хәлфәләре Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләйләрнең йогынтысы да булгандыр. Большевистик фикерле "Урал" газетасының берара Оренбург төбәгенә нурын чәчеп алуы да эзсез югалмагандыр. Алдынгы яшьләргә революцион юнәлеш бирүче булып балкыган "Таң йолдызы" газетасы да, гәрчә Казанда нәшер ителсә дә, рухи һәм матди яктан Оренбургта ныгып, киң дөньяга шуннан борын төрткән. Чөнки аны оештыручы яшь зыялылар - "Хөсәения"гә бик якын мөнәсәбәтле кешеләр. Газетаның булачак редакторы Сәгыйть Рәми-евтән тыш биредә күренекле әдип һәм актив җәмәгать эшлеклесе ислахчы Гаяз Исхакый да 1902-1903 уку елында шушы мәдрәсә мөгаллиме - шәкертләрнең остазы булган ич. "Таң йолдызы" газетасының чыгымнарын үз өстенә алучы Беренче Дума депутаты, яшь сәүдәгәр Габдерахман Дәүләтшин да шушы мәдрәсә даирәсенә бик якын кеше - Хөсәенов байлар кешесе ич*.
* Әхмәт бай Хөсәенов, балалары булмау сәбәпле, аны уллыкка алган.
Әйе, мәдрәсәнең хәлфә һәм мөгаллимнәре арасында иске тормышны, иске тәртипләрне үзгәртү тарафдарлары ишле генә булган. Бигрәк тә алар үз милләтләренең икеләтә изү астында яшәгәнлеген ачык чамалаганнар, туачак ислах-күтәрелешнең ул изүче камытларны алып ташлавына өмет­ләнгәннәр. Шул юнәлештә үз мөмкинлекләре кадәренчә "хәрәкәт" тә иткә­лә­гәннәр. Мисал өчен мәдрәсә хәлфәләреннән Н.Еникеевның 1913 елда ук Максим Горь-кийның "Ана" романын, Сәгыйть Сүнчәләйнең революцион рухлы "Марсельеза" һәм Сәгыйть Рәмиевнең "Интернационал" җырларын татарчага тәрҗемә иткәнлекләрен искә төшерү дә җитәдер, шәт.
Әлбәттә, башка хәлфә-мөдәррисләрнең дә татар халкын икеләтә изүдән арындырып, иреккә, яктылыкка алып чыгарга омтылуын ас-сызыклап үтәргә кирәк. Хәтта баштарак "Таң"чылар тарафыннан шактый ук тәнкыйтьләнгән Фатих Кәрими кебек "тормышыннан канәгать" олуг бер шәхесне дә яшьләр күңелендә борын төрткән революцион омтылышка каршы бер кеше булгандыр, дип раслый алмыйбыз. Чөнки аның иҗаты, карашлары, чынлыкта, шул ук Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәмиевләрнең мәсләгеннән читләшми. Аңа фәкать каләмдәшләренең яшьлек кайнарлыгы гына хас түгелдер, мөгаен. Гаугалы 1917-1918 елларда Ф.Кәрими Казанда, Мәскәүдә һәм Уфада узган милли җыеннарда катнаша.
Менә шушы җирлек, шул шартлар "Хөсәения" мәдрәсәсе шәкертләренең күбесенең яңа тормыш өчен көрәшчеләр сафына килеп кушылуына сәбәпче була. Яшь хәлфә­ләрнең һәм шәкертләрнең күпчелеге унҗиденче ел вакыйгаларын дәртләнеп каршы ала һәм илебезнең бөтен төбәкләрендә искелеккә каршы барган кискен көрәштә: "һәр кеше һәм һәр милләт ирекле яшәргә, тигез хокуклы булырга тиеш!" - дигән лозунгны яклап иҗтимагый-политик хәрәкәткә кушыла. Мәгълүм булганча, ул вакытта шундый ук өндәмәне яклаучылар большевиклар була. Шуңа да "Хөсәения"дә тәрбияләнүчеләр дә башлыча большевиклар юлын сайлыйлар. Соңгы ун ел эшләү дәверендә мәдрәсәдән нибары ун гына мулла чыккан булса, яңа тормыш һәм яңа власть өчен көрәш мәйданына исә йөзләгән хәлфә һәм шәкерт аяк баса. Элеккеге шәкертләр һәм хәлфәләр Кәрим Хәкимов, Шамил Усманов, Габдулла Дәүләтшин, Афзал Таһиров, Әхмәтсолтан Хәбиби, Шәһит Ходайбирдин, Гали Шәмигулов, Бәхет­гәрәй Шәфиев, Сәхиулла Рәхмәтуллин, Гобәйдулла Хөсәенов, Нигъмәт Еникеевлар Совет властен урнаштыруда актив катнаштылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре булдылар. Кәрим Хәкимов Оренбург губерна башкарма комитетында Мөселман бюросы башлыгы буларак көрәш мәйданына килсә, 1919-1920 елларда инде Төркстан һәм соңрак Бохара республикаларында большевиклар партиясе җитәкчесе буларак таныла, М.Фрунзе, В.Куйбышев белән кулга-кул тотынышып эшли. Ә егерменче елларда Иранда, аннары Гарәбстанда илче була. Хәзерге Башкортстан белән Оренбург өлкәсе чигендәге кечкенә генә татар авылында туган бер егетнең олы дәүләт эшлеклесенә әверелүендә "Хөсәения" мәдрәсәсенең дә өлеше зур, әлбәттә. Кылган гамәлләренә тукталып тормыйча, бу шәкертнең тугандаш үзбәк, казакъ, төркмән телләреннән тыш фарсы һәм гарәп телләрен, ул халыкларның тарихын һәм гореф-гадәтләрен яхшы белгәнлеген билгеләп үтү дә җитәдер, шәт.
Оренбург губернасының революциядән соңгы тормышын "Хөсәения" хәлфәләреннән һәм шәкертләреннән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел: һәрбер оешма башында диярлек шулар торган. Революциядән соң барлыкка килгән күпсанлы газета редакцияләрен дә шулар җитәкләгән. Мәсәлән "Мөхбир", "Юксыллар сүзе", "Юл", "Очкын" һәм башка газеталарның мөхәррире Заһид Йосыпов-Шәркый булган; "Хаксызлар сүзе" газетасын Афзал Таһиров оештырган; Эстәрлетамакта 1919 елда чыккан "Башкортстан" газетасын әүвәл Заһид Йосыпов-Шәркый, аннары Габдулла Дәүләтшин җитәкләгән. Элекке "Хөсәения" шәкерте һәм хәлфәсе Габдулла Дәүләтшин шулай ук тарихта Совет Башкортстанын оештыручы һәм аның беренче җитәкчесе буларак та мәгълүм бер шәхес.
Казакъстанда, Үзбәкстанда, Төркмәнстанда, Каракалпакстан-да беренче Совет оешмаларын төзүче һәм оештыручылар исемлегендә дә элек "Хөсәения" мәдрәсәсендә тәрбия алган кешеләр байтак. Фатих Бакиров, Сәхиулла Рәхмәтуллин, Габдулла Мостакаев, Габделәхәт Усманов шундыйлардан. Алар революция дулкыннарын Урта Азия киңлекләренә җиткерүдә актив катнашканнар һәм гомерләрен Үзбәкстан республикасына хезмәт итүгә багышлаганнар. Фатих Бакиров соңыннан Ташкентта газетада мөхәррир була, аннары университет профессоры дәрәҗәсенә ирешә. Гражданнар сугышыннан соң Шәкүр Вахитов та озак еллар Урта Азия университетында укыта, профессор була. Рәкыйп Рәкыйби исә Каракал-пакстанда беренче газеталар чыгаруны оештыра, озак еллар китап нәшриятын җитәкли. Гобәйдулла Сираҗи Бохара Халык республикасын төзүдә катнаша, җитәкче оешмаларда эшли. Ваис Рәхимов-Мөхәммәдниязов Бохарада партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшли. Хәер, саный китсәң, Урта Азия республикаларының һәрберсендә егерменче-утызынчы елларда "Хөсәения" шәкертләренең төрле-төрле тармакларда җигелеп эшләгәнлекләрен ачыклыйсың.
Күрше Башкортстан республикасын оештыруда шулай ук мәд­рәсәнең байтак кына элекке шәкерт һәм хәлфәләре катнашканын күрәбез. Аерым автономияле Башкортстан республикасын игълан итүчеләрнең башында Зәки Вәлиди, Гали Шәмигулов, Шәһит Ходайбирдин, Сәлах Атнагулов, Бәхтигәрәй Шәфиев, Шәехзадә Бабичлар торды. Егерменче, утызынчы елларда Башкортстан Автономияле Совет республикасының югары хакимият җитәкчесе, бүгенгечә әйтсәк - президенты дәрәҗәсен, Афзал Таһиров биләп торды.
Партияле һәм партиясез барлык бу иптәшләр, әлбәттә инде, бар булган белемнәрен, көч-куәтләрен үзләре башкарган эш уң булсын дип тырышканнар, үзләре хезмәт күрсәткән төбәкләрдә тормыш алга китсен, мәдәниятлар, мәгърифәт­ләр чәчәк атсынга вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйча эшлә­гәннәр. Ләкин... тормыш шул кадәр катлаулы... Бу каһарман шәхесләрнең күпчелеге утызынчы еллар афәтен дә үз җилкәләрендә кичергән, байтагының шул заманнарда гомерләре вакытсыз өзелгән. Революция еллары комиссарлары Шамил Усманов, Кәрим Хәкимов, Афзал Таһиров һәм башка бик күпләр 1937-1938 еллар корбаны булдылар. Әмма бүгенге тормыш аларның дөрес юлдан барганын раслады, Совет хөкүмәте аларны, хаксызга кыерсытылган шәхесләрне аклады...
Әхмәт, Мәхмүт һәм Габделгани Хөсәеновлар, әлбәттә, бик тә саваплы һәм изге эшкә тотынганда - "Хөсәения" мәдрәсәсенә нигез салганда - бу мәгърифәт учагын тәмамлаган шәкертләрнең киләчәктә чын дәһриләр булачагын, иске дөньяны - бу сәүдәгәрләр табынган дөньяны - тәмам җимереп атачакларын башларына да китермәделәр. Алар нинди генә алдынгы карашлы кешеләр булмасыннар, барыбер әле иске гореф-гадәтләргә һәм иске тәр­типләргә таянган һәм табынган кешеләр иде. Ә шулай да бу сәү­дәгәрләрнең мәсләкләре изге - халыкка хезмәт итү булган! Риза Фәхретдинов бу брадәрләрнең олысын болай бәяли: "Мәшһүр тасырдашым Әхмәт бай милләтпәрвәр вә яхшы мәгънәсендә диндар кеше иде".
Шулай итеп "Хөсәения" мәдрә­сәсе 1919 елның җәенә килеп җитә. Бу вакытта мәдрәсәне Совет власте таләп иткәнчә үзгәртү, "халыклаштыру" бурычы килеп баса. 1918 елда шәһәр мәгариф бүлегенең милли мәктәп-мәдрәсәләре буенча мөдире итеп билгеләнгән Нургали Надиев җитәкчелегендә аны башта "Хөсәеновлар укытучылар институты" рәвешендә үзгәртәләр, һәм билгеле инде, ул шушы байлар мирасы хисабына яшәвен дәвам иттерә. Ә инде 1920 елдан соң мәдрәсә татар, башкорт, казакъ, һәм башка шәрык халыклары мәгариф институтлары рәвешен ала.

Лирон
Хәмидуллин

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark