Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Дини матбугат "Иман нуры" журналы ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ. ЯҢА ӘДӘБИЯТ

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ. ЯҢА ӘДӘБИЯТ

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Казанда Н. И. Харитонов табгыханәсендә 1914 елда басылган. Беренче басмасын әзерләүдә тарихчы галим, публицист, педагог Габделбари Баттал (1882–1959) катнаша. Г. Баттал чит илгә киткәч, Г. Ибраһимов хезмәтне яңадан карап, 1918, 1919 елларда «Сабах» нәшрияты аша тагын ике басмасын чыгара (барысы дүрт басма). «Боларда: «Урта мәктәпләр, курслар, семинарияләр һәм мәдрәсәләр өчен, дип хезмәтнең адресаты да куелган.
Тукай үзенең хрестоматиясенең исемендә «милли әдәбият» дигән сүзгә басым ясаса, Г. Ибраһимов үзенең китабын «Яңа әдәбият» дип атаган. Хезмәттә милли яңа әдәбиятыбызның үсешен ныклы фәнни нигезгә куеп укыту зарурияте беренче планга чыгарылган, шул максат белән дидактик әдәбият әсәрләре, тәрҗемәләр, танып белү мәгълүматларын чагылдырган әсәрләр, синкретизм кысрыкланган.


Автор әдәбиятны тормыш дөреслеге итеп карый. Шәкертләр мәктәптә милли әдәбиятыбыз аша халкыбызның гомуми хәяты белән танышып чыгарга тиешләр. Ә менә безнең милләтнең нигезе, хәяты авылда, дигән гыйбарәне хезмәтнең үзәгенә куя.
Хрестоматия җиде бүлектән тора, җитмеш исемдәге шигырь һәм хикәяне үз эченә ала. Алар барысы да диярлек авыл тормышын, авылның табигатен яктыртудан гыйбарәт. Китабын да ул «Бу кайчак була?» (Г. Тукай, «Елның дүрт фасылы») дигән табигать табышмагы белән башлап җибәргән, табигатькә ишарә ясаган. Хезмәттә Г. Тукай, М. Гафури, Дәрдмәнд, З. Ярмәки, С. Рәмиев, М. Укмасый шигырьләре, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Әхмәдиев, Чыгътайның авыл табигатен, крестьян хезмәтен сурәтләгән хикәяләр укучыны авыл кешеләре турында уйланырга чакырып тора сыман.
Г. Ибраһимовның бу фикерләре еллар үтсә дә, бүген дә дөреслеген җуймый. Күреп торабыз: татар халкының язучылары, галимнәре, сәнгать әһелләре, журналистларының күбесе авылдан чыгуы бүген дә гадәти хәл. Татар милләтен, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен авыл саклый. Татар халкы бу яктан авылга мең рәхмәтле.
Үрнәк өчен мисаллар китапның 1914, 1919 еллардагы басмаларыннан алынды. Г. Ибраһимов китабында рәсемнәрне дә мул куйган, рәсемнәр дә авыл җиренә якын урыннардан алынган (яр читендә нарат урманы, авыл читендә тонык күл һ.б.).
Хрестоматиясенә сайланган рәсемнәре арасында да туган як табигате турында сөйләгәннәре күп, табигать исә асылда авыл күрке.
Фатыйма Ибраһимова

 

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark