Ягъни кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне тезекләндерүче бер күрсәтмә. Сәламәтлек төрле булырга мөмкин: тән, җан, гаилә, җәмгыять сәламәтлеге. Менә боларны тазартучы юл — ул дин юлы. Әмма ул дин нинди дин булырга тиеш? Бу дин юлын кем күрсәтә, кайчан барлыкка килгән? Әлбәттә, дин ул бер генә һәм адәм балалары яратылуы белән дин юлы да өйрәтелә. Адәм балаларын яратучы һәм бөтен галәмнәрне юктан бар итүче бердәнбер зат Аллаһ сөбханә вә тәгалә. Бөтен галәм үзенең яратучысы куелган кануннары белән хәрәкәтләнгән кеби, дөнья йөзендә йөргән адәм балалары да бер канун белән яшәргә тиешле. Әгәр дә куелган кануннар бозылса галәм һәм дөнья хәрәкәте һәлакәткә әйләнә. Шуның өчен Аллаһ сөбханә вә тәгалә Үзенең яраткан бәндәләренә бер юл күрсәтте. Ягъни яшәү рәвешенең тәртибе. Ул Адәм балаларының яшәү тәртибе Дин дип атала. Дөреслектә Аллаһ с.т. каршында бер Ислам дине генәдер. Бу динне өйрәнер өчен Аллаһы тәгалә адәмнәр арасыннан пәйгамбәрләр сайлаган. Пәйгамбәрләр хак юлны, сау яшәү рәвешен күрсәтүче булганнар. Ләкин алар сүзләрен тыңламаган, гамәлләрен кылмаган кешеләр һәлак булганнар. Һәлаклектән котылу — бер Ислам дине. Пәйгамбәрләрдән беренчесе Адәм, соңгысы Мөхәммәд г.с. Алар арасында Йосыф г.с. килде, аның тормыш безгә гыйбрәт ителде.
Әлеге тәгъдим ителә торган кыйссаның төп мәгънәсе адәм балаларының яшәгән тормышындагы булган хәленә риза булу һәм очраган кыенлыкларына сабыр итү күрсәтелә ягъни Аллаһы тәгаләнең тәкъдиренә ышану. Бу тәкъдирләр төш формасында күрсәтелә. Һәм адәм баласы бу тәкъдирне ничек кенә үзгәртәсе килсә дә, вакыты җитмичә бер нәрсәне дә үзгәртәлми һәттә пәйгамбәрләрдән булсалар да.
Йосыф г.с. кыйссасының вакыйгасы пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.гә кадәр мең еллар әүвәл булган. Пәйгамбәребезгә бу кыйссаны адәмнәрдән беркем дә сөйләмәгән. Әмма аңардан яһүдиләр сорадылар: Ягъкуб балаларының вакыйгасы нидән гыйбәрәт! Пәйгамбәребезгә Аллаһ сөбханә вә тәгалә иңдерде. Шуннан соң мөселманнар тарафыннан Йосыф г.с. кыйссасы күп риваятьләр, бәетләр, хикәяләр формасында иҗат ителгән. Һәм анда Йосыф г.с.нең төрле хисләре күрсәтелгән. Алдыбыздагы «Кыйссасел әнбия» китабыннан бүгенге язмага күчерелгән. Тел ягыннан кайбер сүзләр һәм җөмлә төзелешләре асылынча калдырылган, ләкин янына җәя эчендә аңлатмасы да бирелгән. Кызганычка каршы, бүгенге көндә телебез саеккан һәм берничә төрле әйтелә торган сүзләргә без бер генә сүз кулланабыз*. Борынгы кыйссалар безнең асыл телебезне, телебезнең сүзләрен баетырга, яңартып искә төшерергә мөмкинчелек бирә. Шулай ук әлеге кыйссада Коръәнгә таянып вакыйгалар сөйләнә һәм Коръәннең аятьләре билгеләнеп куелган.
Кыйссаи Йосыфта гаилә, кеше ара мөнәсәбәте, җәмгыять саулыклары карала. Җәмгыятьнең төрле катламнары күз алдыннан уза. Мәсәлән, гади халык, коллар, патшалар, сәүдәгәрләр, агалар хәтта пәйгамбәрләр. Болар барсы да Аллаһы тәгаләнең тәкъдире белән яшиләр һәм күрәчәген күреп узалар. Якуб г.с.нең Йосыф белән аерылу, аның кул астындагы хатынның баласыннан аеру, ягъни баласын коллыка сату иде. Йосыф г.с.нең агалары энесен юк итү өчен коега салалар һәм юк бәягә сатып җибәрәләр. Нәтиҗәдә энесеннән көнләшеп золым кылсалар да, соңра үзенә баш ияргә мәҗбүр булалар. Йосыф г.с.не коедан чыгаручы сәүдәгәрләр дә күптән төшендә күргән коены табып үзләренең хәлләрен яхшыртуга ирешәлә. Ләкин һәрвакыт Аллаһ тәгаләне искә тотарга тиешле Зөләйха Йосыф г.с.не теләсә дә Йосыф г.с. Аллаһ тәгаләдән курыкты һәм гөнаһка бармады. Әмма ярдәмне кешедән өстәсә Аллаһының ярдәменнән мәхрүм кала. Ничек зинданда утырып Йосыф г.с. ширбәтчегә үзе турында патшага әйтеп коткаруга өметләнә, әмма Алла теләсә дими шуңа тагы тоткынлыкка кала. Соңра Аллаһы тәгалә Үзенең сөекле бәндәсен сабырлыкка карата коллыктан патша дәрәҗәсенә күтәрә.
Гомумән, Йосыф кыйссасында тормыштагы төрле шартларда булганда ничек мөэмин кешегә үзен тотарга икәнен күрсәтелә.
Әхмәт хәзрәт Сабиров.
______________
* Сүз — кәлимә (слово) — ләфз (выражение) — кыйл (речь)
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















