Адәм баласын сынаулар сагалый. Алай дигәч тә, Раббебезнең сынаулары ул. Бу фани дөньяда берәү дә бу хакта уйланмый калмыйдыр. Уйламый гына түгел, бәлки кичерәдер дә. Әйе, әйе бәла-каза дигәне агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри бит. Кешенең бөтен әгъзаларына авыру хәлләрен кичерергә туры килә. Сөяк-санакның имгәнүе - сынуы аеруча хәвефле, сөякләрнең әрнеп, иңрәп бөтен барлыкны йолып сызлавы бәгырьләргә, йөрәккә төшә. Шул чакта кая барып сугылырга, кемгә сүз кушарга белмисең. Мин дә кичердем, күтәрдем бу мәңге бетмәстәй, авырлыгы үлчәүсез булган сынау батманын. Аллаһуга бихисап шөкер итәм. Миңа сезнең белән кабат очрашуны насыйп итте. Әлхәмдүлилләһ, Раббил галәмин.
Зәңгәр экраннардан күреп, яратып — үз иткәннәр салдылар мине Ватан сугышы ветераннарының госпиталена. Әйе, анда ветераннар дәвалана. Гаҗәеп кешелекле табип-табибәләр, шәфкат туташлары эшли биредә. Минем юл һәләкәтенә очравымны да ихластан аңладылар һәм ярдәм иттеләр. Рабемнан: «Хәерлесен уң кыл» — дип ялбаруым безне Бар кылучыбыз ишетте. Аерым бер бүлмә бушаган. Мине шунда урнаштырдылар. Анда бөтен шартлар бар - чиста, пөхтә. Минем сүтелгән барлыгымны кабат җыйдылар. Бүлек мөдире вазыйфаларын үтәүче Илмира Хәкимҗан кызы Салахова мине дәвалаучы табибем булды. Аның карашыннан сөйләшүеннән үк, дәва бөркөлә шикелле. Бу табибә белән әңгәмәләшкәндә мәмрәп төшкән чияле, җиләкле бер алан күз алдына килә.
Табибә нәкъ аның кебек, аның шикелле булырга тиеш шикелле. Әле ул яшь, кешелекле гүзәл сыйфатлары гомер ахырынача сакланса иде?!
Травматолог Владислав Рөстәм улы Нагматуллин карамаса, минем умрау сөякләрем нишләр иде. Аллаһның рәхмәтендә булса иде?
Һәркемнең авыруына карап, дәвалыйлар биредә. Кешенең психикасын савыктыру бүлмәсе дә бар. Монда җаның вә тәнең тынычлану хәләтенә күчеп, ял итә, дөньяда яшәүвеңне игелекле итәргә, дигән максат да көчәеп озата бара бәндә баласын.
Сынган сөяк-санакларын дәвалау бәдәнне савыктыру, йөрәк-кан тамырларын тәртипкә китерү, нерв җепселләрен тынычландыру, гомүмән, кешене яшәүгә — тормышка кайтару гамәле белән бик күпләр мәшгуль. Биредә психологлар Елена Анатольевна Шишкина, Светлана Викторовна Воренова бу эштә бөтен осталыкларын, күңел җылысын салалар.
Шәфкать туташлары: Гүзәлия Минсафина, Гөлнара Шартова, Венера Гомәрова, Алсу Сәмигуллина Ләйсән Сибгатуллина, Ризидә Җамалиева, Чулпан, Марина Филипова бөтен осталыкларын биреп, авыруларга хезмәт күрсәтәләр.
Сынган, биртелгән имгәнгән сөяк-санакларын дәвалау, кешеләрне тернәкләндерү бүлегендә дәваланучыларны әйбәтләп тукландыралар. Биредә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә.
Мине аякка бастыруда оператив бүлектәге шәфкать туташы Рәисә Галимҗан кызы Җәләлованың өлешен әйтеп тә, үлчәп тә булырлык түгел. үз игелеге үзенә кайтсын, Раббем!
Шунысын да языйм әле. Госпитальнең баш табибе Михаил Васильевич Кармачев белән биредә намаз уку бүлмәсе булдыру хакында сөйләшү күңелне игелек белән тутырды. Шулай бергә-бергә аңлашып яшәүләр насыйп булсын, безләргә.
Әлмира САРЪЯЗ.
Мөслимә, № 6, 2011






















