Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Дини матбугат "Мөслимә" газетасы «Әдәп – агач, гыйлем – аның җимеше»

«Әдәп – агач, гыйлем – аның җимеше»

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

«Садаканың иң афзалы ягъни
иң өстене — кешенең гыйлем
өйрәнеп, соңыннан аны
башкаларга да өйрәтүедер».
(Хәдис).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең: «Адәм баласына бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз», — дигән сүзләре бар. Бала туу белән, аңа әти-әнисе дөньяви гыйлем бирә башлый. Ләкин моның белән бергә алар аңа дини гыйлемне дә өйрәтергә бурычлы, әдәп тәрбияләргә тиешле. Балага дини гыйлем бирелмәсә, ата-ана вазифасы үтәлмәгән була. Ата-ананың үзенең гыйлем өйрәтерлек белеме юк икән ул баланы моны булдыра алырдай башка берәүгә алып барырга тиеш. Шул чагында ата-ана өстеннән бурыч төшә. Ләкин моны бөтен әти-әни аңламый: белми, белсәләр дә — үтәми. Гыйлемгә игътибарсызлык, вакытны бушка үткәрү нәтиҗәсендә кеше үзенә генә түгел, бәлки, киләчәк буынга да, җәмгыятькә дә зыян китерә. Гыйлемең күпме тирән һәм күп булса — шулкадәр дөньяда яшәү кызыклы, тормышта үз урыныңны табу җиңел. Һәр төрле белемнең үзенең кирәклеге бар: дөньяви гыйлем — тормышта, мәктәптә алган белем — югары уку йортында укыганда, дини гыйлем, иң мөһим гыйлем, — дөньяда һәм ахирәттә. Дини гыйлемнең, дөньяви тормышның мәгънәсең аңларга, дөрес яшәргә өйрәтүдә һәм ахирәткә үзеңне әзерләүдә әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Тәфсир китапларында әйтелгәнчә, Сөләйман (г.в.с.)гә Аллаһы Тәгалә гыйлем, байлык һәм падишаһлыктан берсең, сайлауны боерганда, ул гыйлемне сайлый.
Бала гыйлемне тиз ала, истә калдыра. Мин үзем мәчетебездә балаларга дин сабаклары укытам. 2007 елда мәчеткә дин һәм әдәп дәресләренә йөрергә чакыргач, авылыбызда яшәүче бәлигъ яшенә җиткән җиде бала укый башлады: Бәдриев Рамил, Гәрәев Илфәр, Гәрәева Әнзилә, Ваһапова Динара, Нәбиуллина Илһамия, Әхмәтшина Гөлнур, Җамалиева Гөлназ. (фото җибәрәм). Бик тырышып, ошатып гыйлем алдылар: өч ел дәресләрне калдырмыйча шөгыльләнделәр. Чын күңелләре белән атна саен мәчеткә укырга йөрүләре миңа җан рәхәте бирде.
2010-2011 елга мәчетебездә дини гыйлем алырга икенче буын балалар үсеп бәлигъ яшенә җитте — дүрт малай: Мүрзаянов Рөстәм, Ваһапов Илнар, Газизов Айрат, Нурмиев Искандәр. Бу малайларның кызыксынып сораулар бирүләре, һәр сүзне истә калдырулары күңелемне сөеңдерә. Чөнки шушы чорда сабый күңеленә яхшысы да, яманы да сеңә. Авыл балаларының намаз укырга тырышуларын, догалар өйрәнүләрен, шәригатебез кануннарына буйсынып яшәргә омтылышлары булуын күреп, күңелдә канәгатьлек тойгылары уяна һәм «саф чишмә кебек миңе чиксез бәхет абайлап ала». Дини бәйрәмнәрдә иртәнге сәгатьләрдә мәчетебезгә бер-бер артлы балаларның килеп гает намазларына басулары нур өстенә нур була. Әлхәмдүлилләһ.
Әдәп дигән сүзне русчага тәрҗемә итсәк — «вежливость, приличие, хорошие манеры, деликатность, благовоспитанность, добрые нравы». Кыска гына бер сүз кешенең добрые нравы». Кыска гына бер сүз кешенең күпме күркәм сыйфатларын җыйган. Әдәпле мөселман бала: йокларга яту, йокыдан тору, ашау-эчү, эшкә (дәрескә) керешү, бәдрәфкә йөрү, тырнак кисү тәртипләрен, ата-анага, өлкәннәргә, күршеләргә, хайваннарга нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеген белеп, яшьтән гадәткә кертеп, иң мөһиме — бу тәртипләрне үтәп яшәргә тырыша. Бу сыйфатларны балада тәрбияләр өчен ата-ананың, тәрбиячеләрнең, укытучыларның бер минуты да заяга үтмәскә тиеш. Ләкин алар үзләре дә бу тәртипләрне тулысынча белмиләр. Җәен авылыбызга кунакка балалар кайта: кем әбисенә, кемдер — туганына. Мәчеткә әдәп дәресләренә чакыргач, кунакка кайткан балалар чын күңелләре белән укырга йөри башлыйлар. Аларның кызыксынып тыңлап торулары, тырышып миңем сөйләгәңне язулары, мәчеттән кайткач өйләрендә өйрәнгәннәрен үтәүләре һәм гаиләләренде башкалар белән гыйлемнәрен бүлешүләре мине бигрәк тә шатландыра. Әниләре, әбиләре. Туганнары да рәхмәт әйтеп, күңелемне сөендерәләр. Ләкин иң мөһиме: аларның «рәхмәт» сүзләре дин һәм әдәп дәресләренең балаларга кирәклегең дәлилләп — балаларда яхшы сыйфатлар тәрбияләнүе, балалар тәүфиыйкълы булып үсүе — миңем аларга биргән гыйлемнең җилгә очмавын күрсәтә.
«СӨЕМБИКӘ СЕҢЕЛЛӘРЕ ҺӘМ ЭНЕЛӘРЕ» дигән районыбызда елдан-ел уза торган ярыш-бәйгедә мәчеттә укыткан балалар актив катнашалар, миңе тырышлыклары белән сөеңдереп. Әлхәмдүлилләһ. 2009 елда Крынды авылында узган бәйгедә авылыбыздан ике бала катнашты абайлы-сеңелле: Илфәр һәм Энзилә Гәрәевләр. Энзилә мөгаллимәләр (җюри) мактауына лаек булды, беренче тапкыр бәйгедә катнашуына карамастан. 2010 елда Әгерҗе шәһәредә узган бәйгедә өч бала катнашып: Нурмиев Искәндәр, Гәрәева Энзилә, Нәбиуллина Илһамия, өчесе дә урыннар яулап алдылар. Гыйлем кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыйммәтле байлык. Аны һичнәрсә белән тиңләштереп булмый. Нурлы юл буенча бару өчен гыйлем алу тиешле. Дөньяда да, ахирәттә да бәхеткә ирешү өчен дин гыйлеме кирәк. Шундый ярыш-бәйгеләр ярдәм итә гыйлемне арттырырга, иманны ныгытырга. Ислам динен өйрәнүче балаларга нурлы юлдан, Ислам дине юлыннан тайпылмыйча, гыйлемнәрен арттырып барырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.
1.02.2011 ел.
МИФТАХОВА Рәйсә Рәвхат кызы.
ТР, Әгерҗе районы,
Мордвый авылы.

Мөслимә, № 6, 2011

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark