Рәүф Ибраһимов
«Иман» нәшрияты
Казан 1430/2009
Салаватов Миргазиян
Миргасыйм улы
(беренче имамыбыз)
1930 елның 9 августында әтисе Миргасыйм, әнисе Кәримә корган гаиләдә, иң кадерле урында Коръәни Кәрим урнашкан гаиләдә беренче бала буларак Миргазиян дөньяга килә. Туган ягы — борынгы татар җирләре, ә бүген Самара дип аталмыш төбәктә, Кияүле районы, Яңа Ерман авылы, бабаларыбыздан мирас булып калган җирләрдә. Гаилә ишәя. Дүрт ир бала бүләк итә милләтебезгә ошбу гаилә. Олы уллары Миргазиян 14 яшендә шоферлыкка укый. Хәрби хезмәткә алынганчы ук 5 ел буе машина йөртә. Хәрби хезмәттән соң Кыргызстан, Үзбәкстан юлларын гизә. Ихлас күңелдән эшләүче, әдәпле вә булдыклы татар егетенә рәхмәтләр әйтелә, хезмәт кенәгәсенә дә теркәлә. Күп тә үтми Миргазиян үзе дә Мәрзиясе белән табышып яратышып гаилә корып җибәрәләр. Өч кыз вә бер ир балалары дөньяга килә. Олы кызларына Нәбирә, уртанчысына Нәзирә, кечесенә Әлмирә дип исем кушалар. Ә малай кешегә Әмир исеме кушуны кирәк дип табалар. Шулай итеп җәмгысы 8 кешедән торган гаилә барлыкка килә. Әби белән бабай, ягъни Кәримә белән Миргасыйм, дүрт бала вә үзләре икәү — Миргазиян һәм Мәрзия. Гаиләдә татулык хөкем сөрә. Әби белән бабай оныкларына догалар өйрәтергә керешәләр. Әмма вәзгыять үзгәргән була инде. Әле Миргасыйм чорында ук туган тамырлары Яңа Ерманнан өзелгән гаилә Миргазиян чорында инде ил буйлап гизә. Олы кызлары Нәбирә Самара төбәгендә дөньяга килә, уртанчы кызлары Нәзирә — Андижанда, уллары Әмир исә Кемерово өлкәсендә туа. Балалар, әлбәттә инде, ят, руслашкан мохитта үсәләр, рус мәктәбендә укыйлар, рус телле булып китәләр. Моңа гарык булып, Миргазиян 1972 ел азагында җан тартканга, кан тартканга гаиләсе илә Татарстаныбызга кайта. Татар мохитына зарыгып. Әмма өметләр акланмый. Мәркәзебез Казан йөзе инде кырысланган, үзе урыслашкан була. Соңгы татар мәктәбе ләббәйкә дип торучы түрәләребез тарафыннан инде 1964 елда ук ябылган була. Урыслаштыру сәясәте җинаять дәрәҗәсендә башкарыла. Мәчетләре, галим имамнары белән дан казанган Казанда бары тик бер мәчет — Мәрҗани мәчете генә ябылмый калган була. Менә шушы «бәхет»кә тап була татарлар мәркәзе Казанга кайткан, татар мохитына өмет иткән татар гаиләсе.
Җан бар, җан тотучы тән бар, дигәндәй, Миргазиян гадәттәгечә тырышып эшли, рәхмәтләр хезмәт кенәгәсенә монда да теркәлеп бара. Әмма җан азыгы да кирәк бит әле. Коммунистик идеяләргә үзләре үк хилафлык кылган алласыз «рулевой»лар рульне бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып тотып барганнарын ветеран шофер Миргазиян бик тиз аңлый. Шуның чагылышы буларак, халыкта эчкечелек, гаилә тотрыксызлыгы, ата — улны, ана кызны белмәү зәхмәтенә күңеле рәнҗи. Балалары да буйга җитә, үзләре әти-әни булырлык һәм шул чор зәхмәте аларга да яный.
Миргазиян, мәхәллә оештырып, Воровский урамында урын алып мәчет корырга ниятли. Ярдәмчеләр дә табыла. Күрә, битараф түгелләр җитәрлек. Гагарин урамындагы бер йортның аскы катында намаз укулар оештыра. Теләк зур булса да, гамәл акрын кылына. Түрәләргә бәйле ич. Шул вакытта тормыш иптәше Мәрзиясе якты дөнья белән хушлаша. Бу көн — 2000 елның 4 ноябре була. Ире Миргазиянның җан талашып мәчет корырга йөрүенә шаһит Мәрзиясе бакый дөньяга киткәч, Миргазиянының төшенә кереп, мәчетнең кайсы урында булырга тиешлеген әйтә: «Миргазиян, 111. Онытма, 111», — дип берничә тапкыр кабатлый. Миргазиянның гаҗәпләнүенә иге-чиге булмый. Киңәшләшә, эзли һәм Декабристлар урамындагы 111 йорт буласы урынны таба. Бу урында элек тирә-як йортларга җылы биреп торган пар казаны (котельный) булган икән. Миргазиян җиң сызганып, Мәрзиясенә күңеленнән мең рәхмәтләрен әйтеп, хәрабәгә әйләнгән шушы урынны тирә-якка җан җылысы биреп торучы мәчеткә әйләндерү хәстәренә керешә. Ният тормышка аша. Әлхәмдүлилләһ. Алланың рәхмәте илә 2004 елның 11 ноябрендә ошбу урында беренче намаз — җомга намазы җәмәгать илә укыла һәм 2005 елны җәмәгать илә тәрәвих намазлары уку белән дәвамлана. Түрәләрнең һәм алласызларның чиксез каршылыкларына карамастан, ихлас күңеллеләр хезмәте белән төзелгән мәчетенә Миргазиян «Әл-Ихлас» исеме бирә.
Әмма бу дөньяда берни дә эзсез калмый. Төрле низагларга, түбәнсетүләргә дучар булган Миргазиян хәзрәтнең саулыгы нык какшый. 2006 елның 23 июнендә, хаҗга бару нияте илә йөргәндә, җомга көнне олы кызы Нәбирә кулында, балалары янында җан бирә. Җеназа намазын Рөстәм хәзрәт Сафин укый һәм Миргазиян хәзрәт 2006 елның 24 июнендә Мәрзиясе янәшәсенә җирләнә.
Йөз дә унбер
(Миргазиян хәзрәтнең хатирәләре)
Әй гомер, гомер. Күпме генә яшәсәк тә, ахыры буласын аңласак та, үлемнең каш белән күз арасында икәнлегенә һич кенә дә ышанып бетмибез бит. Әле кайчан гына никахлашып, тормыш корып, балалар үстереп, гомеремнең соңгы көннәренәчә ышанычлы терәгем булган хәләл җефетем хәзер гүр иясе. Күрәсе иде, сорыйсы иде — үпкәләтмәдем микән, рәнҗетмәдем микән үзен? Ихлас күңелдән кылган догаларым аңа ирешә микән? Йа Аллам, барыбыз да Синең карамакта, Син йөкләгән вазыйфа — намазымны оныта күрмим. Шушы уйлар илә намазымны укыдым да күңелем белән мәрхүмәмнән бәхиллеген сорап йокларга яттым. Күпме йоклаганмын, хәтерләмим, мәрхүмәмне төшемдә күрә башладым. Элек мәрхүмнәр төшемә керсә, күңелемне ниндидер курку биләп ала иде. Ә бүген, киресенчә, шатландым, үземчә нидер әйтмәкче булам. Карчыгым күземә туп-туры карады да: «Йөз дә унбер, хәтереңдә калдыр. Йөз дә унбер, онытма!», — дип берничә мәртәбә кабатлады. Уянып киттем. Ни хәл инде бу, ә? Нәрсәне аңлата инде бу дип таң атканчы хәйранга калып яттым. Юк, асылына үзем генә төшенә алмам, ахры, киңәшергә кирәк. Күптәнге дустым Мәгъданур хәзрәткә сөйләдем. Ул тыңлап торды-торды да: «Син урамыгыз буйлап бар әле. Бу сан белән билгеләнгән берәр нәрсә бармы әллә?», — диде. Декабристлар урамында торгач, шул урам буйлап киттем як-ягыма каранып. Урамның ике ягында да йортлар. Номерлары да күзгә бәрелеп тора. Менә 113 нче, 109 нчы йортлар. Барысы да гадәти йортлар. Бернинди үзенчәлекләре юк. Әмма ни хәл бу? 111 нче йорт юк. Шушы тирәдәге һәр йортны диярлек әйләнеп чыктым. Юк андый йорт. Шулай аптырап басып торганда ишегалдындагы хәрабәгә күзем төште. Йорт түгел ич бу. Шушы йортларны кайчандыр җылы белән, су белән тәэмин итеп торган корылма ич бу. Үзен хәрабәгә әйләндерсәләр дә, торбасын саклаган. Йа Ходай, әзер манара ич бу. Бүген үк аен куй да азан әйт. Ошбу манарадан күземне ала алмыйча янына ук килдем. Ике кулым белән кирпечләрен капшый башладым. Нык икәнсең әле. Баһадир икәнсең. Иңең колачларлык түгел, буең да 30 метрлар тирәсе бар. Менә нәрсә көтеп тора икән мине зарыгып 111 нче санда. Ошбу манара буласы торбаны кочаклап алырдай булдым. Янына утырдым да уйлана башладым. Әйе, барысы да дөрес, төшем миңа юл күрсәтте, калган гомеремнең бер генә мизгелен дә юкка сарыф итмичә шушы урында мәчет булдырырга илһам иңдерде. Изгеләрдән икәнсең, мәрхүмәм, тормыш йөген тарта-тарта ахирәт өчен барын да кыла алмасак та, изге җан буларак кабул ителгәнсең икән.
Торбам-манарам янында күпме утырганмын, ниндидер шау-шуга айнып киттем. Ике сукбай чүплек әрҗәләре янында нидер бүлешә алмый бер-беренә «тәмле» сүзләр әйтешә икән. Әле кайчан гына суын, җылысын биреп торган корылманы, кирәге калмады дип булса кирәк, чүпкә күмгәннәр. Ишек-тәрәзәләре юк, түшәме ишелеп төшкән, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шуның өстенә еллар буе чүп-чар өйгәннәр. Хакимият тә үз өлешен керткән. Күгәргән калайга ак буяу белән «ЖЭУ–7» дип язылган чүп-чар белән шыгрым тулы әрҗәләрен бушатырга оныткан. Янәшәдәге торба гына «мине чүпкә күмә алмассыз» дигәндәй горур башын күккә чөеп тора. Аңлашылды… Авыр туфрагың җиңел булсын, урының җәннәттә булсын изге җаның безгә юл күрсәткән өчен, газизем, мәрхүмәм.
Дөньясы шундый, дибез. Нәрсә соң ул «дөнья» дигәнебез? Безнең аңа бернинди дә катнашыбыз юкмыни? Аллаһыбыз барчабызга да бишек иткән ошбу дөньяны шушы бина сымак хәрабәгә, чүплек оясына үзебез үк әйләндерәбез түгелме соң?
Нишләргә? Нидән башларга? Бер Аллаһыма һәм иптәшләремә таянырга кирәк, әлбәттә.
Шушы уй белән Мәгъданур хәзрәткә шалтыраттым. Йөз дә унберенче санның хикмәтен сөйләдем, ни күргәнемне әйттем. Шуннан Рөстәм хәзрәткә дә шалтыраттым, сөйләдем. Икесе дә килеп үз күзләре белән карарга булдылар. Килделәр, карадылар, ошаттылар. Беренчедән, якын-тирәдә бер мәчет тә юк. Димәк, олыларга да, яшьләргә дә өйлә намазын гына булса да җыелып укырга урын була. Кич белән укыла торган тәравих намазларына йөрү дә бик җиңеләер иде. Җомга намазларын да өйдә укуга караганда җәмәгать илә уку күпкә саваплырак ич. Икенчедән, төзүче күзлегеннән караганда да, тирә-як йортларын җылы белән, су белән тәэмин итеп торган бинаның үзендә үк су торбалары, җылылык торбалары, канализациясе булырга тиеш. Ишелми калган диварында эленгән, йозакка бикләнгән электр тартмасын да күргәч эчемә җылы кереп китте. Башыннан үткәннәргә, төзүчеләргә мәгълүм: әзер бинага да ут, су, җылылык кертү өчен күпме киртәләрне үтәргә, күпме акча түгәргә кирәк, күпме түрәнең җаен җайларга кирәк. Шуннан Мәрҗани мәчете мөхтәсибәтенә — Мансур хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Ул үзе килеп йөрмәсә дә, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Исхак хәзрәт фикерен белешергә киңәш итте. Бу сүзне ишетүгә Исхак хәзрәт үзе килеп, үз күзе белән күреп тәкъдимнәрен җиткерде. Мәчетне ике катлы итеп төзергә кирәк. Эшне һич кичекмәстән мәхәллә оештырудан башларга киңәш итте. Ошбу сүзләрне, хуплауларны ишеткәч, аркама канат үскәндәй булдым. Әй хыял-хыял! Күкләргә чөясең дә, җирдә ни кылынганын оныттырасың икән.
Бусагалар таптау чоры
Бүгенгедәй хәтерлим, 2001 елның апрель аенда, 21 көнендә беренче җыелышыбызны үткәрдек. 10 кешедән торган мөтәвәллият сайладык. Имам-хатыйбыбызны сайладык.
Сүз уңаеннан әйтим, шушы ун кешенең бишесенә мәчетебезнең төзелеп бетүенә шаһит булып, аның яп-якты бинасында шыгрым тулы халык илә бергә-бергә җомга намазларын, тәравих намазларын укырга насыйп булды. Калган бишесенең урыннары җәннәттә булсын. Ихлас күңелдән «булдырабыз» диеп йөргәннәр иде. Үз күзләре белән күрергә, иңгә-иң басып, бер рәткә тезелеп намаз укырга гына аларга насыйп булмады. Дөреслеккә хилафлык китерүдән Аллам сакласын. Иң беренчеләрдән булып мөфтият үз бусагасын таптатты. Бер елдан артык. Теркәмичә изаладылар. Бусы дөрес түгел, тегесе дөрес түгел икән. Ниһаять, барысы да дөресләнгәч, күпме сузсаң да, бусага тапталасын аңлагач булса кирәк, вакыт буенча да икенче ел үтә иде инде, теркәделәр. Шуннан Юстиция министрлыгы диимме, комитеты диимме, шуның бусагасын таптый башладым. Анда, пенсионер буларак, авызымнан өзеп ике мең сум «пошлина» түләгәч кенә боз кузгалды. «Кыргый базар» чоры, йомшак кына кергәндә дә, мәчет картын гына түгел фәрештәне дә акыртып таларга әзер икән. Һәр кәгазь өчен дә, һәр мөһер өчен дә, кайда гына барсам да түләттеләр. Балаларыма рәхмәт. Алар булышмаса, тирем базарга чыккан булыр иде. Хуш. Теркәлсәк тә, бина дип аталган хәрабәнең хуҗасын табасы бар бит әле, барысы да «халыкныкы» булса да. Гариза яздым. Үзебезнең Мәскәү районы хакимиятенә. Менә шушы урыннан башлап аерым бер китап язарга була. Мәскәү районы хакимиятенең «халыкчанлыгы» турында. Бусагасын да кушып. Кыска гына әйткәндә, хакимият үзенең сүзен «юк»тан башлады. «Юк. Андый бина бездә юк» диләр. «Нишләп булмасын инде, әйдәгез, үзем күрсәтәм, үз күзегез белән күрегез» дим. «Юк»тан башканы һич тә ишетмәгәч, «Юкка мин үзем дә тук», — дип чыгып киттем хакимияттән. «Юк»ның чынбарлыкта барлыгын дәлилләр өчен хәрабәне карточкага төшердем, илтеп үзләренә күрсәттем. Шуннан соң да «юк»ны ишеткәч, аңлашылды. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге икән, маңгай түрәнеке булса да. Нишләргә? Күрәсе килмәгән түрәне күтәреп килсәң дә, күрмәячәк ич ул. Тагын Мансур хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Ул да хат язды. Аңа да күпмедер вакыттан соң «юк» мәгънәсендә җавап килде. Тагын нишләргә инде? Йөри торгач, бу бинаның кәгазьләре «Жилищный департамент» дигән ширкәттә имеш дигән мимешне ишеттем. Нишлисең, мин бит Алексий түгел, кулымны үбүче президентым юк, «ә» дигәнче ике храм төзүче мэр да юк. Киттем «Жилищный» бусагасын таптарга. Беренче килүемдә үк аңлаттылар. Монда хуҗа Тарасов фамилияле түрә икән. Барысын да ул хәл итә икән. Тырыша-тырмаша аны да күрергә насыйп булды. Ул озын-озак сөйләшеп тормады: «Юк. Безнең карамакта бу бина юк», — дип кырт кисте. Шулай да, күңелендә ниндидер кыл кыймылдады ахры, — «җылылык челтәре» ширкәтенә барыгыз, аларныкы булуы ихтимал», — дип киңәш бирде. Киттем. Тагын чираттагы бусаганы таптарга. Бу бусаганың хуҗасы Кафиятуллин исемле түрә икән дә, үзе һич кенә дә кабул итми икән, кабул итү вазыйфасын Колокин фамилияле булышчысына йөкләгән икән. Хуш. Киттем Колокинга. Таптым бүлмәсен, кердем, сөйләдем. Ни хикмәт, кайбер түрәләрдә «юк»тан башка да сүз бар икән. «Утырып тор, бабай. Хәзер беләбез бу бина безнекеме түгелме икәнлеген», — дип чыгып китте. Керде. Кемгәдер шалтыратты. Шуннан, берәр сәгать чамасы вакыт үткәч, бүлмәсенә: «У нас не числится», — дип кереп әйттеләр. Шуннан ул: «40 ел элек ташладык ич, безгә аның һич кенә дә кирәге юк», — диде. «Алайса шул турыда берәр кәгазь язып бирегезче» дим. «Язып бирәбез. Сезгә дә, Мәскәү районы хакимиятенә дә. Рәсми рәвештә. Тик башта үзегез һәм Мәскәү районы хакимияте дә безгә хат язып җибәрегез», — ди.
Хуш. Болыт артында кояш бар сыман тоелды. Ярар. Тәртип шулай икән, язарга булдым. Яздым. Тагын Мәскәү районы хакимиятенә бардым. Бинаның хуҗасы табылды, аларга бина кирәкми, инде 40 ел элек ташлаганнар, сездән хат кына кирәк дим. Администрация язган һәм… бик әкәмәтле итеп. Бу бина сезгә кирәк булмасмы дигән рәвештә икән хатлары. Бу юлы җавап озак көттермәде. Кафиатуллин галиҗанәпләре: «Бу бина безгә кирәк», — дигән җавабында. Менә сиңа мә. Инде 40 ел «не числится», ташланган, онытылган, баланста тормаган, хәрабәгә әйләнгән бина кинәт кенә «безгә кирәк»кә әйләнгән. Менә сиңа мә-ә, мәйтәм. Ошбу галиҗанәпнең үзен күреп булмасмы икән. Сөйләшеп булмасмы икән, бәлки хикмәт нәфседә түгелдер, дим үземчә. Барам, кертмиләр. Барам, «юк» диләр, йөрим-йөрим, кабул итми генә халык хезмәтчесе. Йөри торгач үзенең кабинетыннан чыгып барган вакытын туры китердем. Янына килеп: «Бинаны мәчет итмәкче идек», — дип сөйли генә башлаган идем, сүземне ярты юлда өзде дә: «Бина безгә кирәк», — дип китеп тә барды. Әй, мәйтәм, атаң-анаң, әби-бабаң кем булды икән синең? Синең кемгә әйләнәсеңне күз алларына китерә алдылар микән? Җиде бабасының, ата-анасының җаннары әрнетүен аңлый микән бу түрә, дип уйлап калдым ерагая баручы аркага карап. Гаҗә-әп. «Элек-элек» дип әйтәбез дә, әле кайчан гына бер уч арыш өчен, ягъни әтиләре сугышка киткән ач балаларын ашату нияте белән көне буе колхозда бил бөгеп эшләгәннән соң кесәсенә бер уч башак салып кайткан ананы унар ел төрмәгә утырту, балаларын бер-берсеннән аерып төрле приютларга озату гамәле үзебезнең татарларыбыз тарафыннан башкарылмады микән? Мәскәүгә генә сылтау үзен аклау гамәле генә түгел микән? Шулар токымына тап булдыммы әллә, ә, дим ни уйларга да белмичә. Һич булмагач, «КЭЧ»кә дә киттем. Нәчәльнигы үзебезнең татар кешесе дә икән, фамилиясе Мортазин икән. Үзе кабул итә икән. Бу бинаның кемгә бирелгәнлеген белеп булыр, бәлки. Кердем, исәнләштем, сөйләдем. Тыңлады, аңлатты. Мортазин әфәнде әйтүенчә, мәсьәлә җиңелләрдән түгел икән. Рәсәйнең оборона министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак икән. Менә сиңа хәрабә-ә. Рәсәй хәтле Рәсәйнең куркынычсызлыгына бәйле объект икән ләбаса бу, ә. Шулай да, Мәскәү район администрациясе алмашка берәр квартира бирсә, мәсьәләнең хәл ителүе ихтимал икән. Аңлашылды. Эт авызыннан сөяк алып булмый дигәндәй, үземнең «хрущевка»мны бирми булмас, ахры, дип уйлап торганда, Галина исемле шунда эшләүче ханым, аңа һаман да мең рәхмәтлемен, мине чакырып алды да: «Бабай, без бу хәрабәне күптән, 1999 елны ук Мәскәү районының «Жилищный трест» дигән ширкәтенә бирдек инде. Менә актлар. Менә Андреев үзе кул куеп кабул иткән документ», — дип, миңа күрсәтте. Хушымнан китә яздым. Белә торып миннән бетмәс-төкәнмәс бусагалар таптаталар түгелме соң? Актларның күчермәсен алдым да киттем «Господин Андреев» янына. Сөйләп бирдем. «Юк, юк бездә андый бина», — ди. «Бар андый бина, менә фотосы, үзегез менә кул куеп алгансыз ич», — дип актларны күрсәттем. Күзен дә йоммый түрә. «Юк»ны кабатлый. Күңелемдә ниндидер бушлык барлыкка килә башлады. Кинәттән беркем белән дә сөйләшәсем, беркемне дә күрәсем килми башлады. Өйгә кайтып егылырга кирәк. Кәгазьләремне калтыранган кулларым белән ничек җитте шулай җыйдым да көч-хәл белән өйгә кайтып җиттем. Ятып ял итәргә кирәк. Кәгазьләремне урнаштырганда кулыма бер гәҗит кисәге эләкте. Каян килеп чыкты әле бу дип укый башладым. Ә, хәтерләдем. Калмыкстан каласы Элистада, каян килгәндер, бер католик бар икән. Шушы әфәндегә гыйбадәт кылу мөмкинлеге булдыру йөзеннән Ватиканга Илюмжинов әфәнде гектар ярым җир биргән икән дә, Рим папасы шунда костел салырга ниятләгән икән. Күз алларым караңгыланып киткәнен хәтерлим — авырып егылганмын. Яшем аз түгел бит. Больницага эләктем. Операция ясадылар. Уйламаска тырышсам да, шушы бинаны мәчет итү теләге һич кенә дә башымнан чыкмый. Хәлем бераз җиңеләйгәч, больницадан чыктым. Тагы шушы бина янына киттем. Йа Ходай, ни күзем белән күрим мәчет буласы бинаның арткы ишегалдын автостоянка иткәннәр. Арткы диварын сүткәннәр дә кирпечен машинага төяп яталар. Түзмәдем, яннарына килдем. «Кем сезгә рөхсәт бирде?», — дим. ЖЭУ нәчәльниге, дигән булдылар. «Нигә диварны сүтәсез, кирпечен урлыйсыз?», — дим. «Бу кирпеч түгел, чүп-чар. Чистартабыз», — диләр миңа, 70 тән узган картка типсә тимер өзәрлек «брат»лар күзләрен дә йоммыйча. Яхшы чистартканнар. Дивардан бер кирпеч тә калмаган. Ни хикмәт, якаларына ябышмадым, үз хәлем хәл иде. Минем үлгәнче йөрисемне аңлап булса кирәк, ниһаять, бу бинаны вакытлыча кулланырга бирергә Мәскәү район хакимияте «КУКИ»га ризалыгын бирде. Ошбу ризалык Казаныбызның «КУКИ» рөхсәтеннән соң гына көченә керә икән. Киттем. Кая икәне билгеле инде — «КУКИ»гә. Бусагасын таптарга. Әлбәттә, алар да: «Бездә андый бина юк», — дип мине кире борып җибәрделәр. Әкәмә-әт. Бинаның «КУКИ» карамагында түгеллеген белә торып бирелгән «ризалык» ич бу дип үз-үземне битәрли башладым. Нишләргә? Кабат «КЭЧ»кә киттем. Ниһаять, күк капусы ачылгандай булды. ТТО бүлеге «КУКИ» карамагына бирәчәгенә яңадан акт төзеп кулыма тоттыргач, «КУКИ»гә илттем, Мәскәү район хакимиятенә дә тапшырдым. «КУКИ», ниһаять, бинаны безгә, ягъни «Әл-Ихлас» мәчетенә «безвозмездный пользование»гә бирде. Шатланырлык көчем калмаган иде. Бер атна эчендә эшләнәсе эшне ничәмә елларга сузу, бетмәс-төкәнмәс бусагалар таптату нигә кирәк булды икән, ә?
Күпме генә ризасызлык белдерсәк тә, телевидениенең бер яхшы ягы бар — күрсәтә. Олы-олы түрәләребез, әйтик, фитнес-клуб бусагасына килеп басканнар. Сорап түгел, хуҗа булып. Менә аларның кулларында кайчы. Елмаеша-елмаеша ишек аркылы сузылган тасманы кисәләр. Йөзләреннән шатлык бөрки. Тасма кисәкләрен бер-беренә бирешәләр. Истәлеккә. Шуннан эчкә үтәләр дә оҗмах хуҗалары сыман җәннәти бүлмәләр буйлап йөриләр. Диктор да тик тормый, минем ишеләргә аңлата. Саулык өчен, барысы да халык мәнфәгате өчен эшләнә икән ошбу түрәләребез тарафыннан. Шундый түрәләрне ничек яратмыйсың да ничек олыламыйсың инде. Аллам сакласын. Икенче төймәгә бастым. Алтын башлы башкалада да шундый ук әкәмәт икән. Бар түрәгә дә баш түрә Храм атамалы чиркәү ачу тантанасында тасма кисә. Тирә-яктагы йөзләр, гадәттәгечә, шатлык бөрки. Атакай да шунда. Атакайның кулын үбәләр. Кочаклашалар. Күрәм, атакай һич кенә дә гаризалар язып еллар буе бусагалар таптаган кешегә охшамаган. Төймәнең кызылына бастым да уйга калдым. Нәрсәдән башларга?
Исхак хәзрәт киңәш иткәнчә, проектын ясатып, ике катлы итеп төзергәме, әллә чүп-чардан арындырып бер катлы итеп элеккеге рәвешенәрәк китерергәме? Кемдер, тунлык сорасаң да, якалык кына бирер, дигән. Ә мин, тунлыкка өметләнеп, ике катлы итеп төзергә ниятләдем. Өметсез — шайтан, дидем дә ишегенә «Татагропромпроект» дип язылган бинага кереп киттем. Таныш-белешем юк. Коридорында басып торам. Күрәм, каршыма урта буйлы, күркәм йөзле, иманлы бер татар килә. Туктаттым. Йомышымны сөйләдем. Бик игътибар белән тыңлады. Үзе белән дә таныштырды. Шушы ширкәт хезмәткәре икән. Исеме Илшат, фамилиясе Ханзафаров. Гозеремне ишетүгә, проект төзегәнче мәчет буласы урынны барып карарга кирәклеген әйтте һәм шул ук көнне карап кайтты, бер ай эчендә проектны эшләп тә бирде. Бер тиенсез. Бушлай. Проектны кулыма алгач кош тоткандай булдым. Ике катлы, күк төседәй зәңгәр гөмбәзле, 24 метр биеклектәге манарада (элекке торба) алтын ай. Җан җылысын биреп эшләгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Үзен кочаклап алырдай булдым. Яхшысынмадым гына. Ә үзем, бик җиңел булды бит әле бу, дип ышанып бетә алмыйм. Чынлап та, бу проектка район администрациясендә, санэпидемстанциядә, главАПУда, ут сүндерүчеләрдә һәм башка шундый ширкәтләрдә кул куйдырасы бар икән дә кул куйдырткач кына бу проект эскиз рәвешендә кабул ителәчәк икән. Йа Ходай, ошбу хәл синең карамагыңда түгелмени? Булса, ник мине алар изаландыралар, дим. Юк. Ярамый. Андый уйны башка кертергә ярамый. Йөрергә кирәк, йөрергә. Йөри-йөри, озын-озак сөйләп тормыйм, имзаларын җыеп бетердем. Бетердем бетерүен дә, тик бу эскизный проектка «рабочий» дип аталганын да эшләтергә кирәк икән. Менә шунда башланды да инде могҗизалар. Мин мөрәҗәгать иткән оешма, исемен телгә дә аласым килми, «мәчет» сүзен ишеткәч миннән 756 мең сум акча таләп итте. Үз колагыма үзем ышанмыйча кабат-кабат сорадым. Татарча да, русча да 756 мең икән. «Мин үзем өчен йөрмим, халык өчен, тәрбия йөзеннән, дүрт-биш кәгазь сызымыгыз өчен 756 мең сум!», — дим. Әмма «базар кыргый»ларының күзләре тонган, намуслары капланган. Җаннарына акча җене суккан бәндәләр «мәчет», «тәрбия», «халык» төшенчәсен аңларлыктан узганнар икән инде. «Йа Аллам, шушылар дәрәҗәсенә калдырма» дигән уй булды башымда шушы «базар»дан чыгып киткәндә. Нишләргә? Пенсиямнең яртысын ук биреп барсам да, 756 ел вакыт үтәчәк бит. Шушы уйлар белән бара-бара Рамазан мәчетенә килеп җиткәнмен. Нәҗип хәзрәт көләч йөз илә каршы алды, ике куллап күрештек, хәл-әхвәлем йөземә чыккан булса кирәк, хәлемә кереп сораша башлады. Сөйләдем. Эчем бушап, җиңеләеп киткәндәй булдым. Тыңлады. Бераз уйлап утырды да Нәҗип хәзрәт Камил әфәнде Госмановичка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Бардым, күрдем, сөйләштем, һәм бер-ике ай да үтмәде — кирәкле сызымнарны эшләп тә бирде. Өмет учагым тагын дөрләп кабынып китте. Тагын бусагалар таптый, тагын имзалар җыя башладым. Җыя-җыя «ГлавАПУ» дип аталганына килеп терәлдем. Мәчетнең мөнбәре иске нигезгә туры килми икән, шуңа күрә «ГлавАПУ» ничек тә рөхсәт бирә алмый икән. Алай икә-ән. Башыма «кылт» итеп мәрхүм Вафа хәзрәт «маҗаралары» исемә төште. Сиксәненче еллар ахыры иде. Ул вакытта Мәскәү район хакимияте башында утырган саргылт чәчле юбкалы «иптәш» татарлар тупланып яшәгән «Каравай» бистәсендә мәчет төзергә урын бирмичә Вафа хәзрәтне изалады. Соңрак, биргәннән соң да ул урынны яңадан алып, икенче урынны тәгаен билгеләмичә вакытны сузды. Тәгаенләгәннән соң да, мәчет буласы урынга керү юлларына «Йөк машиналарына керү тыела» билгеләре элдертеп, ГАИ хезмәткәрләрен кизүгә куйды. Шушы «мөмкинлек»ләргә дә карамастан, мәчет төзелә башлагач, «Манарагыз мәчет кыегыннан биек булмаска тиеш» дигән дәгъва кыла башлады. «Хуҗа»ларның этлегеннән гарык булса да, бистә халкы мәчетен төзеде, манарасын да кирәгенчә куйды. Әмма түрәләр «ярдәмен»нән соңгы чиккә җиткән Вафа хәзрәт манарага ай күтәргән изге мизгелдә җан бирде. Урының җәннәттә булса иде, хәзрәтебез.
Башыма «нишләргә?» дигән уй килде. Миңа да унҗиде түгел, яшем җитмештән узган. Тагын мең ел яшәсәм дә, ошбу «халык хезмәткәрләрен» җайларлык вә майларлык мөмкинлек миндә булмады да, булмас та һәм буласы да юк. Шуннан, иптәшләрем белән киңәшеп, бер сүзгә килдек. Бергәләп җәмәгать намазларын укуны һич кичектермичә башларга. Хәрабә кырыенда ишелми калган кечкенә генә янкорма бар, бүлмәсе 10–12 м2лар булыр. Шунда һич кичекмәстән намаз укырга булдык. Бу көн, хәтеремдә мәңге онытылмас көн, 2004 елның 11 ноябре иде. Бу нигездә иң беренче намазны мин үзем, Хөсәенов Рәфкать, Рәшит Тимершин, Әбрар ага, Әзһәр Вәлиев укыдык. Соңрак саныбыз унга җитте. Кысан булганга шуннан ары кеше сыя да алмый иде. Әмма шушы кысан бүлмә дә кемгәдер күп тоелды. Беркөн иртән мәчет буласы шушы янкормабызга килсәм, ни күрим — урамда кешеләр җыелган. Бүлмәбез янәшәсендәге кечкенә генә бәдрәфебезнең тәрәзәсен ватып эченә терекөмеш салганнар икән. «Иртән килеп җыештыра башласам, идән тулы ап-ак терекөмеш», — ди хатын-кызлардан иң беренче килеп намаз укучы Әлфия ханым Әбрәрова. Нихәл инде бу? Җинаять ич бу! Кемдер, милиция чакырырга, ди. Кемдер, МЧСны чакырыгыз, ди. МЧСны чакырттык. Килделәр. Махсус хезмәткәрләре бар икән. Безгә бер кырыйга китәргә куштылар да үзләре эчкә кереп киттеләр. Чистарттылар булса кирәк. Күпмедер вакыттан соң безгә керергә рөхсәт бирделәр. «Ни хәл инде бу, нишлик соң?», — дигән сорауга: «Без эшебезне эшләдек, хәзер милициягә мөрәҗәгать итегез», — диделәр…
Менә шушы урында Миргазиян хәзрәтебез башыннан үткән вакыйгалар тезмәсе өзелде. Бушрак вакытын туры китереп тагын сөйләтермен, сөйләгәнен тасмага яздырырмын дип уйлаган идем, насыйп булмады. Миргазиян хәзрәтебез вафат булды. Нихәл инде бу, ә? «Хәлем юк, нишләргә инде, Рәүф», — дип зарланса да, йөри иде ич әле. Аяк өстендә булгач, үзем дә әлләни игътибар итмәдем, ахры.
Беребез дә мәңгелеккә килмәсәк тә, Миргазиян хәзрәтнең вафаты минем өчен аяз көндә яшен яшьнәгәндәй булды. Бөтен җаваплылыкны һич авырсынмыйча үз җилкәсенә алгангамы, миңа ул һәрвакыт шулай яшәр кебек тоеладыр иде. Сөйләшкәндә, киңәшкәндә дә сүз һаман төзелеш турында бара иде. Һич кенә дә саулык юклыгы турында түгел. Минемчә, мәчет төзү нияте, нинди генә авырлыклар, каршылыклар булуына карамастан төзелешне дәвам итү нияте хәзрәтебезне аягында йөртте. Соңгы чиккә җиткәч тә, тормыш иптәше Фәния ападан, култыклап булса да, мәчете — Әл-Ихласы янына алып баруын сораган, соңгы мәртәбә булса да Әл-Ихласның ишеген ачып керәсе килгән, сәҗдә кыласы килгән, күрәсең. Әмма ишек аркылы атлап керерлек тә көче калмаган булган инде. Егылмас өчен ишегалдында үскән агачка терәлгән. «Агачка тотынган килеш мәчеткә карап тынсыз гына торадыр иде», — дип хәтерли Әлфия ханым Әбрарова. Димәк, дөньяда иң кадерлесе — Әл-Ихласы белән бар дөньясын онытып саубуллашкан мизгелгә шаһит булган яныннан үтеп баручы ханым.
Мәчетенә — Әл-Ихласына карап, мәрхүмәсе белән озакламый очрашасын уйлады микән? Әллә ошбу урында кара бәгырьлеләрнең кимсетүләренә, янауларына кабат йөрәге әрнеде микән. Әллә гомер иткән мәрхүмәсе йөкләгән гамәлнең үтәлүенә соңгы мәртәбә булса да карап, күңелен тынычландырып, Раббысының рәхмәтенә инанды микән?
Дөньяның фанилыгын аңласак та, дөнья куудан һич кенә дә туктамыйбыз. Һаман нәрсәдер җитми. Кышын-көзен еш очрашсак та, озын-озак сөйләшсәк-киңәшсәк тә, җәй җитүгә вәзгыять үзгәрә, һәр минуты ыгы-зыгы белән тула. Төзелеш өчен кирәкле әйберләрне алганнан-кайтарганнан соң бакча эшенә дә өлгерергә тырышадыр идем. Шулай кайтып китеп йөргәндә телефоннан шалтыраттылар. Мәчет әһелебез Рәфкать Хөсәенов шалтырата икән: «Миргазиян хәзрәтебез вафат», — ди. «Кайчан, ни булган?», — дим ышанып бетә алмыйча. «Кичә, 13 нче табибханәдә», — дип хәзрәтебезнең үз үлеме белән үлгәнлеген аңлатты. Сүзсез калдым. Аның вафатына нигәдер үземне гаепле итеп тоя башладым. Әйе, соң булса да, үземне үзем битәрли башладым. Бер-беребезгә игътибар җитми, ярдәм кулы сузу гадәте онытылган. «Без» дигән сүзнең асылын аңлау югалган. Граниттай нык буласы урынга ком бөртегедәй бер-беребездән аерылганбыз. Аз гына җил иссә дә, таралабыз-таркалабыз. Шушы уйлар илә Миргазиян хәзрәт яшәгән йорт янына килдем. Менә ул йорт, менә аның балконы. Яшелгә буялган. Үзебезнең төскә. Әллә каян күзгә бәрелеп тора. Йөри-йөри гарык булып, «Рәүф, әйдә шунда-шунда барып кайтык әле», — дип шалтырата иде дә, «Жигули»ем белән шушы балкон янына килеп туктый идем. Шушы ишектән чыгып исәнләшә иде дә, ике куллап күрешә идек һәм чираттагы бусагаларны таптарга икәүләп чыгып китәдер идек. «ГлавАПУ», «Администрация», «Энергосбыт», «Теплосеть» һәм башкаларын тагын бер кат әйләнеп кайта идек. Бусагалар, бусагалар… Соңгы очрашуыбыз күз алдыма килде. Әйе, әйе, мәчеттә өйлә намазыннан соң миңа: «Рәүф, хәлем юк, нишләргә дә белмим, тыным кысыла», — дип әйткән иде. Шул вакытта яныбызга саубуллашу нияте белән Камил әфәнде Зарипов килде. Миргазиян хәзрәт аңа да хәле юклыгын сөйләде. Камил әфәнде мөселман табиблары җитәкчесе булгач, Миргазиян хәзрәт ярдәмгә өметләнде булса кирәк. Үзе дә пенсия яшендә, хәзер эшеннән азат ителгән Камил әфәнде: «Әйдә табибханәгә алып барам», — дип әйтә алмады. Шулай итеп таралыштык. Кеше егылгач кына ярдәм кулы сузабыз ич. Хәер, бу заманда анысы да сирәк күренешкә әйләнеп бара.
Соңрак, ахыргы гомерен уртаклашкан Фәния апа һәм дә олы кызы Нәбирә ханым белән сөйләшкәннән соң гына хәзрәтебезнең инде күптән гарипләнгән икәнен белдем. Үпкәсенә операция ясаткан һәм шул вакытта ел ярым табибханәдә ятып чыккан булган икән. Шуннан тагын табиблар пычагы астына ятарга туры килгән — өч кабыргасын берьюлы алганнар. Шуның өстенә күзенә дә операция ясатырга мәҗбүр булган икән. Шуңа да карамастан, эш барышында аңардан бер вакытта да зар ишетмәдем, күпме генә бусагалар таптатсалар да, янасалар да бервакыт беркемнән курыкканын күрмәдем. Батыр йөрәкле татар иде хәзрәтебез. Барчабызга да иман ныклыгы үрнәге булды хәзрәтебез.
Шулай уйланып утырганда Миргазиян хәзрәтебезне соңгы тапкыр күреп калырга теләүчеләрне чакырдылар. Кердек. «Хрущевка» атамалы фатирның алгы бүлмәсе уртасында җәсәде. Күзләре йомык, йөзе тып-тыныч. Кемнәрдер гомерен мал җыеп, кеше алдап, кеше талап яши, масая, тәкәбберләнә, милләт мәнфәгатен сату хисабына кәнәфиен саклый, түрәләнә, тәреләнә. Шушы заманда юк көчеңне, юк саулыгыңны бар итеп мәхәлләбезне мәчетле итәр өчен соңгы көнеңә, сәгатеңә, сулышыңа бар көчеңне куйдың. Бәхил бул, хәзрәтебез. Ошбу мәчеттә укыган намазыбызда, кылган һәр догабызда синең өлешең бар, җәннәт ишекләренә ачкыч булсалар иде.
Җеназасын укыганнан соң каберстанга барып мәрхүмәсе янәшәсенә җирләдек. Исән вакытында үзе урын әзерләгән икән. Бакый дөньяда мәрхүмәсе белән бергә булырга ниятләгән хәзрәтебез. Урыныгыз җәннәттә булса иде, изге җаннар.
Без, татарлар, күпме генә авызыбыз пешсә дә, элек-электән сүзгә ышанучан халык. Бигрәк тә түрәләр авызыннан җылы сүз ишетсәк, канатланып киткәндәй булабыз, үтенечебез һичшиксез үтәләчәк дип кабул итәбез. Бигрәк тә баш түрәгә, үзен күрмәсәк тә, ышанычыбыз зур.
Соңгы чиккә җиткән хәзрәтебез «Патша яхшылыгы»на өметләнеп Президентыбызга хат язарга кулына каләм алгандыр, мәрхүм.
Рәхмәтле һәм Рәхимле Аллаһы Тәгәлә ризалыгы өчен!
Татарстан Республикасы
Президенты галиҗәнап
М. Ш. Шәймиевка
Ихлас күңел белән, үтенеп сорыйбыз Аллаһы Тәгәләнең
фатихасын!
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Без, «Әл-Ихлас» мәхәлләсенең мөселманнары, сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Мөселманлык бурычыбызны үтәр өчен Мәскәү районындагы Декабристлар урамында, 117 нче йортның ишегалдында, элек Казан гарнизонының КЭЧ карамагында булган котельный бинасын үзгәртеп мәчет итеп коруда сезнең ярдәмегезгә өмет итәбез. Хәзерге вакытта котельный бинасы яртылаш сүтелгән, җимерек хәлдә. Ничәмә дистә еллар котельный үз вазифасын үтәми. Инде, әлхәмдүлилләһи, бу бина мәхәлләгә бирелде.
Сезгә исәнлек-саулык белән җаваплы эшегездә Аллаһы Тәгәләнең илтифатын теләп:
«Әл-Ихлас» мәхәллә
советы рәисе (Салаватов М.М.)
Президенту Республики Татарстан
Шаймиеву М.Ш.
Мусульманской религиозной
организации «Аль-Ихлас»,
адрес: 420080, г.Казань,
ул. Декабристов, дом 106, кв.41
домашний телефон: 41-62-74
Уважаемый Минтимер Шарипович!
Обращается к Вам с огромной просьбой о помощи председатель местной мусульманской религиозной организации прихода «Аль-Ихлас» Казанского мухтасибата Духовного управления мусульман РТ.
Дело в том, что постановлением Главы администрации Московского района г.Казани №106 от 16.02.2004 г. во временное пользование мусульманской религиозной организации прихода «Аль-Ихлас» передано отдельно стоящее здание, расположенное во дворе дома №117 по ул. Декабристов г.Казани, для организации религиозного прихода мусульман района и города.
Ранее в этом здании располагалась котельная КЭЧ Казанского гарнизона Приволжского военного округа. Я не буду Вам описывать сколько сил, времени и здоровья пришлось мне и прихожанам потратить на то, чтобы это старое, разрушенное здание было передано нашему приходу.
Однако еще больше сил и здоровья уходит на то, чтобы фактически получить это здание. Во исполнение постановления Кабинета Министров РТ № 668 от 12.10.1999 г. «О передаче в коммунальную собственность г. Казани ведомственного жилого фонда, инженерных сетей и сооружений» здание котельной вместе с жилым домом должно быть передано в коммунальную собственность г.Казани. Из ответа и.о. начальника Казанской КЭЧ района Р.Р.Минуллина от 15.09.2003 г. следует, что «интересующее Вас здание, согласно передаваемого имущества по Казанской КЭЧ района от 29.11.1999 г. было передано в муниципальную собственность города Казани».
В настоящее время выяснилось, что по халатности чиновников «здание котельной во дворе жилого дома по ул. Декабристов, 117 в актах приема-передачи не значится. Объект на баланс КУП «КПТС» не принимался» — из ответа председателя Комитета по управлению коммунальным имуществом г. Казани.
Таким образом, сложилась парадоксальная ситуация: разрушенное здание котельной на сегодняшний день ни за кем не числится и нет собственника, который мог бы передать нам это здание в аренду во исполнение постановления Главы администрации Московского района г.Казани. Нас бесконечно «футболят» от одного чиновника к другому.
Мои просьбы о том, чтобы составили дополнительный акт приема-передачи и фактически передали котельную законному собственнику остаются без ответа.
Приходом «Аль-Ихлас» проведена большая подготовительная работа по реконструкции бывшего здания котельной под мечеть: подготовлен эскизный проект, который согласован со всеми необходимыми инстанциями. Однако приступить к реконструкции до сих пор не можем. Бесчисленные хождения по инстанциям не дают никакого результата. От безысходности положения, уважаемый Минтимер Шарипович, мы вынуждены обратиться к Вам. Мы верим, что только Ваше вмешательство способно разрешить эту проблему.
Председатель Прихода
«Аль-Ихлас» М.М.Салаватов
Моны белү файдалы
Телеграмма Г. К. Орджоникидзе.
2.04.1920 с. секретно
шифром.
РВС Кавкфронта, Оржоникидзе
Ещё раз прошу действовать осторожно и обязательно проявлять максимум доброжелательности к мусульманам, особенно при вступлении в Дагестан. Всячески демонстрируйте и притом самым торжественным образом симпатии к мусульманам, их автономию, независимость и прочее. О ходе дела сообщайте точнее и чаще.
Ленин
Прощание с Миннацем
«В доктринальном плане окончательно утвердить за понятием «национальная политика» обозначения интересов страны и функционирования общегосударственных сфер общественной жизни (национальные символы, национальная экономика, национальное образование, здоровье нации, лидер нации и т.п.)
Сфера управления и обеспечение интересов и прав граждан, связанных с их этнокультурными запросами, должна называться этнической (или этнокультурной) политикой или как временный компромисс политикой в отношении российских национальностей. Истерики некоторых «специалистов по нацвопросу» и крайних националистов следует воспринять спокойно, как это было сделано с вопросом отмены записи национальности в паспортах».
Министр Тишков В.
Русский журнал, 2004 г.
Ибраһимов Рәүф Абделхак улы
Рәүф Габделхак улы Ибраһимов буламын. Изге Болгар башкаласы Шәһри Болгар ягыннан Иделне гизеп Тәтеш ягына чыксак, шуннан кырык чакрым арада урнашкан авылым Иске Тинчәледә дәһшәтле 1941 елның соңгы көннәрендәге раштуа бураннары улаганда туганмын һәм кенәгәгә 1942 елның 8 гыйнварында туган, дип язылганмын. Булса ашаганмын, булмаса түзгәнмен Булганны кигәнмен, булмаса, яланаяк йөргәнмен. Кәҗә бәтие белән дус булганмын, ата каздан курыкканмын. Әти сугыштан кайтмагач: «Әтәй кайда?», — дип өзгәләнгәнмен. Күрше Хәлимулла исән-имин кайткач: «Әтә-әй!», — дип артыннан йөгергәнмен.
7 сыйныфлы авылыбыз мәктәбенең беренче сыйныфына 1949 елда беренче укытучым Зиннәтулла Булатов хозурына әнием Рабига кулыма камыш сумка тоттырып җитәкләп алып килгән. Дәфтәр, кара, каләмнәрне укытучы абыебыз Зиннәтулла барыбызга да өләшкән, сабактан соң җыеп куя торган булган. Фатыйма әбинең сап-салкын өендә (безнең сыйныф шунда укый иде) укытучы абыебыз безне җырлата да иде, үзе дә кушылып җырлый иде. Ураза тоту, намаз укулар безгә тыелган булса да, әнинең юк онын бар итеп пешергән кабартмасы гаид көненең бәйрәм икәнлегенә дәлил иде. Манарасы киселгән мәчет яныннан тәкбир әйтеп узган авыл ирләренә без — малай-шалайлар да иярә идек. Вакытсыз гүр иясе булган әнием каберен, манарасы киселсә дә, бирешмәгән мәчетебезне, укыган мәктәбемне, укыткан укытучыларымны, туган нигеземне, коенган инешемне, авылыбыз башындагы җил тегермәнен калдырып, Казагыстан даласының нәкъ уртасында диярлек урнашкан Караганда да 17 яшемдә паспортсыз шахта төбендә эшли башладым. Кичке мәктәптә уку, хәрби хезмәткә алыну, яңадан хөкүмәткә бил бөгү ул заманда күпләребез тарафыннан тапталган сукмак, минемчә. Кан тартканга, җан тартканга Татарстанга кайту, КДУга укырга керү миңа насыйп булса да, читкә киткәннәрнең бик азы гына туган җиренә кайта алды. Күпчелеге милләтләрне таркату, эретү сәясәтенә корбан ителделәр. Университетны тәмамлаганнан соң Татарстаннан тагын читкә җибәрмәкчеләр иде, этләндем, китмәдем. Гаилә кордым, балалар үстердек. Әлхәмдүлилләһ, өч оныгым үсә дип шатлансам да, Гыйльметдин бабамнан калышам. Аның егермедән артык оныгы булган, ул аларны татар мохитында үстергән.
Төрле оешмаларда эшләдем, шул хисаптан булачак имамыбыз Әзһәр дә эшләгән «Мелиорация»дә эшләдем, шунда таныштык. Күп каршылыклар булуына карамастан үз кулыбыз илә төзелгән мәчеттә имамыбыз Әзһәр беренче имамыбыз Миргазиян рухына багышлап дога кылганда Аллаһыга зикер әйткәндә нарасыйдай шатландым. Әлхәмдүлилләһ, үз илемдә, үз җиремдә, үз мәчетебездә, диндәшләрем арасында кул күтәреп дога кылырга насыйп иттең, Раббым. Балаларым, оныкларымны исән-имин кылып, күңелләренә иман нуры иңдереп безгә дә дога кылучылардан итсәң иде, Раббым.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар
Миңа, саф татар авылында туып, татар мохитында үскән, татар мәктәбендә укыган, татар укытучыларыннан белем алган һәм дә авыл урамнарында ирләрнең гает көннәрендә әйткән тәкбирләрен ишетеп үскән кешегә беренче килүдә үк Казанның кырыслашкан һәм урыслашкан йөзе күңелемдә ризасызлык хисе уятты. Шуңа булса кирәк, Казанда гаилә корып Иске Горки бистәсендә яши башлагач, мин җәмәгать намазын укырга гаҗиз булган бабайларга өемдә урын бирдем. Үзем дә сизмәстән җөмләмә «мин» сүзен керткәнмен. «мин» дип авыз тутырып әйтергә, Адәм Атабыз һәм Һава Анабыз варисларының бере буларак, татар буларак барча милләтләр ишетерлек итеп «Мин» дип аваз салырга лаеклымы мин? Дөньяви күзлектән караганда милләтемнең иле бар, җире бар, дистәгә якын миллион кардәшләрем бар, бәйле булса да, дәүләтем бар. Әлегә. Бүгенгә. Иртәгә бүгенге «бар»ның юк булуы бик тә ихтимал, әгәр булганны да саклап, яклап, тагын да бар итү өлкәсендә битараф булсак, ягъни булсам. Шәхсән үзем. Әйе, тормышыбызда «чокыр-чакыр»лар бихисап. Һәм иң куркынычы — эчкечелек, дип әйтер кемдер. Ә минемчә, иң куркыныч «чокыр» — алласызлык. Эчкечелек ул алласызлыкның бихисап аяныч нәтиҗәләренең берсе. Алласызлыктан без сукыр тычкан кебек бар бәлаләргә тарыйбыз. Яшьли чукындырылган шагыйрә Анна ханым Әхмәтова олыгайгач аңлаган булса кирәк, татарларга кагылышлы шигырендә, үзен дә күздә тотып булса кирәк, ошбу сүзләрне язган: «Липучие ко всем бедам». Безгә ябышкан һәм дә ябышасы бәлаләрдән ничек котылырга соң?
Беренче намаз
Көндәлек мәшәкатьләр арасында ошбу уйларым исән-имин булгангамы, күршем Әзһәрнең: «Янкормада намаз укуларны башладык. Мәчетле булабыз. Кил», — дип әйткән сүзе күңелемә хуш килде. Иртән-кичен эшкә барганда-кайтканда һәр көнне диярлек бу хәрабәгә әллә ни игътибар итми генә үтеп китәдер идем.
Бу чакырудан соң игътибар белән карасам, Йа Ходай, чынлап та «Мин — мәчет» дип барыбызга да аваз сала түгелме соң ул? Ай куюга манара булырга әзер торбасы, уртача күләмле бинасы, элек җылыткыч корылма булгач бардыр суы һәм канализациясе, дим үземчә. Шулай булып чыкты да. Төп бинасы ташландык, ишелгән булса да, янкормасы исән. «Өйлә вакыты, ишек ачык, намазга килгәннәр. Мәчет әлегә шушы икән» дигән уй белән ишектән кердем. Күрәм, 10–12 м2 зурлыгындагы бүлмә. Тәрәзәсе юк. Ярым караңгыда бүлмә халык илә тулы. Халкыбыз гореф-гадәтенчә, ике кул биреп барысы белән дә исәнләштем. Дога кылдык, сөйләшә башладык. Бер-беребезне электән үк беләбез-күрәбез ич инде. Хикмәт шунда, элек очрашканда формаль рәвешчә генә исәнләшеп, ә кайвакытта күрмәмешкә дә салынып китсәк, бу юлы ашыкмый-кабаланмый гына бертуганнар булып хәл-әхвәлләребезне белешеп утырдык. Имам вазыйфасын Миргазиян Салаватов үти икән. Ул минем танышым булып чыкты. Күптән күргәнем юк иде. Без аның белән әле ачылып эшли генә башлаган «Кабан арты» мәчетенә дин сабакларына йөри башлаган идек. Шулай бер көнне, бүгенгедәй хәтеремдә, мөгаллимебез-остазыбыз Рәхимулла хәзрәт — аңа күп рәхмәтләрем булсын — сабак бирә. Өчме, дүртме рәт өстәлләр артында без, ягъни төрле яшьтәге шәкертләр утырабыз. Сабак вакытында янәшәдәге рәттә утырган 50 яшьләрендәге урта буйлы бер ир игътибарымны үзенә җәлеп итте. Күрәм, кулындагы кечкенә генә бер китапны: «Мә, укы, Слово Божье», — дип янәшәсендә утырган 19–20 яшьләрендәге шәкерткә төртә. Сабак тыңлап утырган егет ни эшләргә дә белми. Әллә китапка, әллә Рәхимулла хәзрәткә игътибарын юнәлтергә. Сабак беткәнче ничек түзгәнемне үзем генә беләм. Сабак тәмамлануга сикереп тордым да: «Җәмәгать, таралмагыз, монда бер хикмәт бар, туктагыз», — дип шәкертләрнең игътибарын җәлеп иттем. Шуннан теге бәндәгә: «Син кем, сине монда кем җибәрде. Нинди ният белән килдең?», — дим. Ошбу бәндә, эшнең болай буласын көтмәгән булса кирәк, корт чаккандай сикереп торды да агарына-кызарына кычкыра башлады: «Сез бернәрсә дә белмисез, мин беләм, мин айда булдым, сез барыгыз да тәмугта яначаксыз», — дип сүзен сүзгә бәйли алмый әллә ниләр кычкыра башлады. Шау-шуны ишетеп булса кирәк, Исхак хәзрәт бүлмәбезгә керде. Бу иргә әллә ни игътибар итмичә, безгә ислам нигезләрен аңлата башлады. Шуннан, ай күрде кояш алды дигәндәй, ошбу «шәкерт» юкка чыкты. Үз белдеге илә килде микән, йә булмаса берәр оешма бу мескеннең башын әйләндереп, аларча әйтсәк «зомби» итеп, кесәсенә «Божье» салып шәкертләр арасына кертеп җибәрде микән, минем өчен бүгенгәчә табышмак булып кала. Шушы хәлләрне Миргазиян хәзрәт белән искә төшереп утырдык. Шуннан, намаз вакыты җиткән иде инде, азан әйтеп, өйлә намазын җәмәгать илә укыдык. Мәчет буласы урында бу беренче намазым иде. Иншаллаһ, соңгысы да булмас. Тәрәзәсез, 10–12 м2 зурлыгында, түшәмендә бер лампочка җемелдәгән бүлмәдә намаз укучыларга карап, ирексездән күз алдыма 600–700 урынлы, халык илә шыгрым тулы, бәллүр лампалар яктысына чумган зал килеп төште.
Бүгенгедәй хәтердә, «Евангелист»ларныңмы, «Белые братья»ларныңмы (мин аларын аермыйм) Декабристлар урамында урнашкан Химиклар мәдәнияты сараеннан тагын да зуррак бинага, Матмаш карамагындагы мәдәният сараена күчкәнлеген ишеткәч, андагы хәлләрне үз күзем белән күрергә булдым. Ялгышмасам, 1992 ел иде. Җәй көннәре. Ике катлы мәһабәт бина. Килүчеләрне беренче катның ишек төбендә үк ике яшүсмер каршы ала. Татар икәнлегемне абайлапмы, татарларны җәлеп итәр өчен махсус куелгангамы бер яшүсмер: «Керегез, кер, абый», — дип мине татарча каршылады. Туган телеңдә әйтелгән сүз һәрвакытта да күңелгә ятышлы, йөрәккә май булып төшә ич инде. Туктадым да: «Әйт әле, ни ягы белән син христиан динен ислам диненнән өстен күрәсең?», — дим. Яшүсмерем ни әйтергә дә сүз табалмады. Ике диннең береннән дә хәбәрдар түгел булса кирәк: «Абый, мин татар түгел», — ди. «Татарчага өйрәндеңме?», — дим. «Өйрәттеләр инде», — дип әйтүдән башка сүз тапмады. Сүз киштәсе сыек, күрәсең. Шуннан өске катка, тамашачылар залына менеп киттем. Керсәм, зал шыгрым тулы. Күбесе яшьләр. Сәхнәдә 3–4 кеше баскан. Берсенең кулында гитара. Авыз төпләрендә микрофоннар. Барысы да концерт рәвешендә оештырылган. Сәхнәдә көйгә салынган берничә җөмлә кычкыралар да, залдагылар бар көчкә: «Аллилуй-йа!», — дип акыралар. Шул вакытта яныма берәү килеп: «Урын бар, Сез менә монда кереп утырыгыз», — дип миңа урын тәкъдим итә башлады. Мин: «Мөмкин булса, өлкәнрәк иптәшегезнеме, йә булмаса җитәкчегезнеме күрсәтсәгез иде», — дим. Шуннан яныма татар йөзле, 40–45 яшьләрендәге берәү килеп: «Мин пастырь, үзем татар», — дип сүзен башлады. Халык, шау-шу. Мин фойега чыгып сөйләшүне кирәк таптым. Чыктык. Берничә кеше безгә ияреп чыкты. «Я сам татарин, грузчиком работал. Сейчас здесь, Бог, Христос, Библия», — дип тезеп китте бу. Туктамый гына. Тын алган чагын эләктереп алып: «Син татар булгач, әти-әниең, әби-бабаңнар да татар булганнардыр ич инде», — дим. «Да, да!», — ди бу. «Коръәндә бар, Инҗилдә дә язылгандыр, җан бар, тән бар. Ахыр чиктә җан тәннән аерыла һәм җавапка тартыла», — дим. «Да, да», — ди бу тагын. «Шулай булгач, әти-әниең, әби-бабаңнар җаны синең бу гамәлләреңне күреп, белеп, әрнеп торалар ич», — дим. Бу кинәттән: «Они в аду, они все в аду», — дип бар көченә кычкыра башлады. «В аду? С чего ты взял? Ты бог, что ли? Судный день еще не наступил. Это воля Всевышнего», — дим аныңча урысчалатып. Бәхәс рус телендә бара ич. Шуннан: «Это сатана, это сатана», — дип берәве акыра башлады. Ике татарның чит телдә, чит кешеләр арасында үзара чәкәләшүе минем өчен генә түгел, милләтем өчен дә мәсхәрә иде. Мәгънәсез бәхәс. Дәлилсез бәхәс. «Христос сказал»га сылтау ителгән мантыйксыз сүз тезмәләрен үземнең дә ишетәсем килми иде инде. Киттем. Әмма шыгрым тулы халык, күбесе яшьләр, калдылар. Кызык ич. Акча түлисе юк. Бушлай. Кирәк санасалар, татарча да бер-ике сүз әйтерлек кешеләре бар. Соңрак ишеттем. Имеш-мимеш булмаса, АКШта аларны долларлар белән тәэмин итүче оешма бар икән. Чынлап та, шушындый зур, ике катлы мәһабәт бина өчен «грузчик» татарның айлар, еллар буе үз кесәсеннән акча чыгаруына ышану өчен бер күзәнәкле амеба дәрәҗәсендә булырга кирәк. Киресенчә, доллар тулы тагарак тирәсенә җыелганнар «грузчик»лар дисәң, ышанырга була...
Шушы уйлар тулган башыма бүрегем киеп, намаз укучылар белән бер җан, бер тән булып янкормабыз ишегеннән ап-ак карга чыгып бастык. Ноябрь ае, 2004 елның саналган көннәре иде инде.
«Якын»нар белән танышу
23 ноябрь көнне иртән күрәм, янкормабыз янында халык җыелган. Күпчелеге танышларым — намаз әһелләре. МЧС машинасын көтәләр икән. Кемдер йә кемнәрдер тәһарәтханәбезгә терекөмеш ыргыткан икән. Кечкенә генә булса да, үзебезгә шул бүлмәне ясап-яңартып, шунда тәһарәт алып, пакьләнерлек дәрәҗәгә җиткергән идек. Безгә, гомумән мөселман әһеленә бу иң кирәкле гамәлләрнең бере ич. «Ишекне ачып җибәрсәм, һуштан язардай булдым. Идән өсте ап-ак, терекөмеш сипкәннәр. Өйдән тузан суырткыч алып килеп суыртып та карадым, бетми генә», — ди тәһарәтханәне юарга ниятләнгән Әлфия ханым Әбрарова. Чарасызлыктан МЧСка шалтыратканнар. Миргазиян хәзрәтебезнең кәефе кырылганлыгы әллә кайдан күренеп тора.
Гомумән, мәчетебезгә, шунда намаз укырга йөрүчеләргә каршы корылган провокацияләрне, мәкерлекне, әшәкелекне ул һәрвакыт йөрәгенә бик якын ала иде, бик авыр кичерә иде, хәтта хастаханәгә кереп ятарлык дәрәҗәгә җитәдер иде. «Рәүф, без кемгә комачаулыйбыз соң, ә? Үзем өчен йөрмим ич. Беркемгә дә, бер тиенлек тә зыян тидергәнем юк ич», — дип әйтәдер иде. Намазга йөрүчеләребезнең дә йөзләрендә аңламаучанлык. Ни хәл инде бу? Без кемгә дә комачауламыйбыз бит. Чынлап та, гаҗәпнең дә гаҗәбе ич. Һәр йортта, һәр подъездда диярлек наркоманнар өере «доза»дан соң таң атканчы беркемгә дә йокы бирмичә акырынып-бакырынып йөри, нәҗес өеме калдырып чыгып китә. Иртәгесен шушы «бүләк»ләргә, ялтырап яткан шприцларына басмаска тырышып чыгасың. Әлеге кемсәләрнең кайсысына намаз уку, пакьлану һич кенә дә ошамый икән? Кемнәр соң алар? Соңрак аларның «верхушкалары» белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Өйлә намазыннан соң күршем Әзһәр белән янкормабыздан чыктык та өйгә кайтырга җыендык. Янкормабызның автостоянка ителгән ишегалды янына якынаюга: «Стой, подожди!», — дигән тупас аваз ишетелде. Кем бакыра икән дип туктасак, күрәбез, янәшәдәге йорт яныннан каршыбызга ике бәндә килә. Кырык яшьләрендә икесе дә. Киемнәре кыйммәтле булса да, килбәтләре, кыяфәтләре шыксыз. Алдыбызга килеп бастылар да, күкрәкләрен безгә терәп диярлек, «Вы чё, мечеть хотите строить?», — дип өч хәреф тезмәләрен куша-куша безгә акырына башладылар. Ахырдан әйтүенчә, аларны Әзһәр таный, исемнәрен дә белә икән. Соңыннан Миргазиян хәзрәт әйткәнчә, Миргазиян хәзрәткә дә алар үзләрен күптән таныткан булганнар инде. Эш болай булган. Миргазиян хәзрәтнең бу урында мәчет торгызырга нияте барлыгын һәм шул максаттан хакимияткә, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп йөргәнен белеп, алар һөҗүмне «тыл»дан, ягъни ташландык бинаны торгыза алмаслык дәрәҗәгә — хәрабәгә әйләндерүдән башлаганнар икән. Түбәсен җимереп төшергәннәр дә ике бәндәне яллап диварын сүтә башлаганнар. Миргазиян хәзрәт аларның машинага шушы кирпечләрне төягән вакытларына тап булган. Бу «брат»ларның кыргый базар чорында 74 яшьлек карт белән нинди телдә сөйләшкәннәрен язып тору таш диварга борчак атуга бәрабәр, минемчә. Шуннан, ятып калганчы атып калыйм дигәндәй, Миргазиян хәзрәт безне «яклаучы һәм саклаучы» органга хат илә мөрәҗәгать итә. Ялгышмасам, машина номерын да күрсәтә. Җавап, әлбәттә, алына һәм җавапта аңлатыла. Бина дивары үзлегеннән ишелгән икән. Шулай булгач, кирпечләр дә үзлегеннән юкка чыга, әлбәттә. Шушы мәлдән канатланып калып булса кирәк, күкрәк терәүчеләр һич икеләнмичә безгә: «Здесь будет автомойка, в Москве уже проект готовится», — дип белдерделәр. Шундый куркытуның — тупаслыкның бер яхшы ягы бар икән. Бәндәдән куркырга тиешле кеше куркытуга күнегеп бетә дә курыкмый башлый. Безгә — мөселманнарга кагылганда, мәгълүм ки, җирдә — без, күктә — Аллаһыбыз. Без Аның рәхимлеге илә яратылганбыз, Аңа бар рәхмәтебез, Аның куркытуыннан гына без куркабыз. Гомер агышына йә киселешенә килгәндә, Аллаһыдан гайре беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел, бигрәк тә куркып һәм куркытып яшәүчеләр чорында. Бер-береңне хурлап түгел — хөрмәт итеп, яманлап түгел — аңлап, талап түгел — ярдәм итеп яшәсәк, милләт буларак та, халык буларак та төрле фаҗигалардан бердәм котылып, кешелек дөньясы буларак исән калу ихтималыбыз бар. Бүген халыкны талау хисабына бал-май дәрьясында йөзүче «временщик»лар өчен бу сүз, әлбәттә, юк сүз. Башка түгел, колак кырыена алырлык та түгел сүз.
«Автомойка» сүзе ишетелгәч, күп нәрсә аңлашылды. Шәхсән үзем хәтта тынычланып киткәндәй булдым.
Егет вакытымда ук шахта эшен башкарган кеше буларак, шуны әйтә алам. Иң авыры — куркынычның кайсы яктан киләсен тоемламау, белмәү. Эшләгән урыныңның кайсы җире ишеләчәген белмәү. Ягъни, куркынычны беләсең икән, курку да, куркыныч та бетә, юк дәрәҗәсендә кала икән.
Бик озак көттерми генә МЧС машинасы килеп җитте, махсус кием кигән хезмәткәрләре бер сәгать эчендә эшләрен тәмамладылар. «Нишләргә инде?», — дигән соравыбызга: «Милициягә мөрәҗәгать итегез, җинаятьчене табарлар», — дигән җавап кайтарылды. Бу көн — 27 ноябрь 2004 ел иде. «Очкан кирпечләр»дән соң Миргазиян хәзрәт милициягә мөрәҗәгать итүне кирәк санады микән, әйтә алмыйм. Бәлки, мөрәҗәгать иткәндер дә һаман да «эзли»ләрдер. «Эзләүче»ләрдән аермалы буларак, «эзләнүчеләр» һич кенә дә тиктормас булдылар. Бигрәк тә 2005 елның кышында. Әлеге дә баягы дигәндәй, иртән эшкә барганда янкормабыз янына якынлашканчы ерактан ук пар ыргылганын күреп алдым. Йа Ходай, ни булды инде тагын? Янкормабыз түбәсеннән урамга пар ыргыла. Йөгереп үк диярлек килдем, ишеген тартам — бикле, кычкырам, эндәшүче юк. Иртәнге намазга килүче булганмы икәнен дә белмим. Тиз генә өйгә әйләнеп кайттым да Миргазиян хәзрәткә шалтыраттым. Юк, иртәнге намазны өйдә генә укыганнар икән. Миргазиян хәзрәт шул вакытта да үзенең түгел, кардәшенең мәнфәгатен алга куйды. Минем эшкә бараcымны белеп: «Рәүф, эшеңә бар, без җайларбыз», — дип мине тоткарламады. Мин эштән кайтканда пар туктаган, янкормабыз тышы бозланган, эченә керерлек түгел иде. Су эчендә йөзеп йөргән паласларыбызны торбаларга элеп куйганнар, палас астына җәелгән катыргаларны чыгарганнар, диварларга карарлык түгел. Безнең янкормабыз аша үтүче җылыткыч торбаның берсен тишкәннәр икән. Төнлә. «Брат»ларга төн көнгә караганда якынрак ич. Ишекне ватмаганнар. Димәк, ачкыч ясап, ачып кергәннәр. Профессионаллар, дигән фикергә килдек. Бомба төшкән урынга икенче бомба төшми дигән гыйбарә безнең очракта үзен акламады. Бүлмәне яңадан җайлап, паласларны киптереп, идәнен-диварын яңадан яраклаштырып намаз укый башлавыбызга күп вакыт та үтмәде — янкормабыз түбәсеннән тагын иртә таңнан ук пар ыргыла башлады. Бу юлы «задвижка» атамалы әйбернең гайкаларын борып бушатканнар икән. «Гайкалар кул белән борырлык дәрәҗәдә буш иде», — диде Миргазиян хәзрәт. «Профессионал»ларның тырышлыгы сакчыларыбызны кызыксындырмады булса кирәк, килүче, кызыксынучы булмады, минемчә. Шул вакытта янкормабызга намазга йөргән иптәшләремә бүген дә мин чиксез ихтирамлы — куркучы, төшенкелеккә бирелүче, намазын ташлаучы бер генә кеше дә булмады. Киресенчә, кызыксынучылар, килүчеләр саны артты. Әйе, «халык битараф» дип әйтүчеләр бар. Һич кенә дә дөрес фикер түгел бу. Халык битараф булмасын дисәң, шәхсән үзең битараф булмаска тиешсең, ниятең изге икәнне, максатыңның үзең өчен генә түгел, халык өчен дә, хәтта кешелек дөньясы дәрәҗәсендә дә зарурилыгын аңларга, аңлатырга һәм гамәлең белән үрнәк күрсәтергә тиешсең. «Брат»ларның безгә күрсәткән «батыр»лыкларын язу кирәкми дигән фикер дә бар арабызда. Алар хаклыдыр да, бәлки. Әмма Каравай бистәсендә мәчет төзергә алынган Вафа хәзрәтнең башыннан үткәннәре бүгенгедәй хәтеремдә. Мәскәү район хакимияте башлыгы булып эшләгән сары чәчле ханымның, күпме генә киртә куйса да, мәчетнең төзелгәнен күреп: «Манарагыз бина кыегыннан биек булмасын», — дип әйтүе генә дә күпне аңлата. «Шулар хакында материал җыеп, мәкалә язырга фатихагызны бирәсезме», — дигән соравыма Вафа хәзрәтнең: «Кирәкми. Минем өчен иң мөһиме — мәчет. Алар килә дә китә. Мәчет кала», — дип әйткәне хәтеремдә. Бәхәскә кермәдем. Бүген минем өчен шунысы бәхәссез — китүчеләр урынына яңалары килә тора, фаш ителмәгән җинаять яңаларына этәргеч булып кала бирә.
Гауга
Тот безроден, безчестен,
скиталец бездомный на свете,
кто брань меж людьми
любит ужасно.
Гомер, «Илиада»
«Здесь будет автомойка»чыларның үз ниятләреннән тиз генә кире кайтмаячаклары көн кебек ачык иде. Төзелеш башланганда әйберләребезне урлатмас өчен төнлә сакларга булдык. Чират икебезгә — Миргазиян хәзрәт белән миңа җитте. Җәйге көн озын, көне буе эшләгәч, Миргазиян хәзрәт: «Рәүф, син йокла, мин төзелеш тирәли йөреп торам», — дип мине калдырып чыгып китте. Йокы түшәк сорамый дигәндәй, мин «ә» дигәнче йоклап киткәнмен дә иртәнге намазга тикле йоклаганмын. Миргазиян хәзрәт уятып, намазыбызны укыгач, хәзрәт төнлә булган хәлләрне сөйләде. Барысын да әйтеп бетермәсә дә, аңлашылды. «Брат»лар аның чыкканын көтеп торганнар. Икәү булганнар. Сүзләрен «иди сюда»дан башлаганнар. Миргазиян хәзрәт: «Кирәк икән, сам иди», — дип курыкмаганлыгын баштан ук аңлаткан. Батыр йөрәкле иде. Менә ул «Без бары тик Аллаһыдан гына куркырга тиеш» дигән әйтемнең асылы! Куркытучылар, гадәттә, куркытып, кешенең кешелегеннән чыгарып рухын сындырырга, аны үз таләпләрен үтәүче мескенгә әйләндерергә тырышалар. Алар авызыннан ни яңгырагандыр, нинди янаулар булгандыр, әйтә алмыйм. Әмма үзем шаһит, Миргазиян хәзрәттә курку хисе тоймадым. Ул аңарда юк иде. Тыныч кына намазын укыды. Минем белән тыныч кына сөйләште. Басым ясаганнарын, төзелешне туктатырга омтылуларын һич каушамыйча сөйләде. Шуннан алсуланып таң атты, кояш чыкты, төзелеш дәвам итте. Шуннан, сары чәчле, тук йөзле, тулы гәүдәле ханым рәвешендә ошбу «брат»ларның ярдәмчеләре пәйда булды. Мәчетебезнең дивары күзгә күренеп үсүенә Миргазиян хәзрәт шатланса да, сары чәчле «иблис»нең һәр инстанциягә шикаятьләр яудыруы хәзрәтнең кәефен нык кыра иде. Юкка булмаган икән. Җир вә бина мәсьәләсендә хакимияткә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган Миргазиян хәзрәтебезгә түрәләр: «Без берни дә эшли алмыйбыз. Халык каршы», — дип өр-яңа сылтау таба башлаганнар. «Халык»ның кем икәнлеге безгә мәгълүм иде инде. «Иблис»нең элек шәһәр администрациясендә эшләгәнлеген дә әйткәннәр иде. Ул, мәчетебез янына килеп кычкырынып, узып баручыларны да ияртеп килеп, ыгы-зыгы куптару юлы белән эшебезне туктатмакчы булып йөрде. Аңа карап эшне, әлбәттә, туктатмадык. Шуннан берничә хатын-кыз «иблис» коткысына бирелде булса кирәк, без эшләгән дәвердә кычкырына торган булдылар. Йорттан йортка кереп имзалар да җыя башлаганнарын ишеттек. Чынлап та, шулай кызу гына эшләп йөргәндә бу хатын мине туктатты да: «Менә кара, күпме имза җыелды. Халык каршы. Туктатыгыз төзелешне», — дип миңа кәгазьләрен күрсәтә башлады. Күрсәткәнне карамый ярамый ич. Чынлап та, унбиш-егермеләп кәгазе бар. Урам исеме, фатир номеры, фамилияләр һәм имзалар бар. Игътибар белән карасам, ни күрим — имза куючыларның ни өчен имза куйганнары билгеле түгел. Ягъни, имзаланасы кәгазь башына йә таләп, йә мөрәҗәгать, йә булмаса тәкъдим язылырга тиеш һәм шуны укыгач кына кеше йә ризалыгын белгертеп имзасын куя, йә куймый. Буш кәгазьгә кул куйдырту һич кенә дә дөрес түгел. Шул турыда әйтә башлавым булды, ханым шапылдатып папкасын ябып куйды. Шуннан соң, икенче көнне бугай, Миләүшәбезгә бу хәлне сөйли башлаган идем, ул: «Беләсезме, Рәүф абый, ул кәгазьләрне миңа да күрсәттеләр. Карасам, безнең йорттагы фатирлар да язылган. Кемнәр икән дип игътибар белән карасам, фамилиямне дә язганнар, фамилиям янәшәсенә имза да куйганнар. Түзмәдем: «Сез нишлисез, менә фамилиямне язгансыз, минем өчен имза куйгансыз. Сез шул рәвештә имзалар җыйдыгызмы?», — дидем. «Это случайно, все верно», — ди бу хатын күзен дә йоммыйча. Нишләргә инде, Рәүф абый», — ди Миләүшә. Ни генә булмасын, эшне дәвам иттек. Миргазиян хәзрәт эшләүчеләребезне балалары кебек күрде, көче җитсә, күтәреп йөрер иде. Мөслимәләребез Миләүшә, Әлфия, Наҗия, Мәдинә белән беррәттән Миргазиян хәзрәтебезнең җәмәгате Фәния әби олы яшьтә дә булуына карамастан, төзелешебездә ирләр эшен дә башкардылар. Ташчыларга кирпеч биреп тору, измә ясау һәм башка шундый эшләрне бик шатланып, булдырабыз дигән рәвештә башкардылар. Бер-беренә булышып, бер гаиләнең генә көче җитми торган эшләрне, әйтик, өй салу эшләрен өмә ясап башкарганнар борынгыдан ук ата-бабаларыбыз, һәм әлхәмдүлилләһ бүген дә күркәм йолабыз онытылмаган әле. Мәгълүм ки, аяз күктә болытлар җыела вә карала башласа, йә йәшен йәшни, йә күк күкри, һич булмаса аяз күктән боз ява. 14–15 яшьләрендәге берничә «хәтәрләр» Миргазиян хәзрәткә әшәке сүзләр кычкырып, башына суккан булып, баш киемен сугып төшергән булып кыланалар. Сабыр булыйк, сабырлык бир, Раббым, диештек, без — мөселманнар. Явызлыкка явызлык илә җавап кайтару явызлыкны арттыру, әшәкеләр гамәлен кабатлау, алар дәрәҗәсенә төшү алласызларга хас булса да, безгә — мөселманнарга хас түгел. Аллаһ сакласын. Безгә нахак бәла тагарга теләүчеләргә сәбәп тә табылды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ай куеласы манарабызның биеклеген һәм киңлеген үлчәргә өскә менгән Әзһәребез түзмәгән, өстә азан әйткән. Бу хәбәр яшен тизлегендә таралган һәм «Шум, похожий грохоту проходящего поезда, стекла дрожали» рәвешендә шикаятьләрдә тасвирланган.
2005 елның җәй уртасы. Мәчет төзелешендә кызу гына эшләп йөргән хәлдә Миргазиян хәзрәт: «Теге «Иблис» халык арасында коткы тарата. Телевидениегә дә шалтыраткан, ахры. «Сходка» дип әйткән иде. Бүген җыелырлар, ахры. Сабыр булыгыз», — дип алдан ук әйтеп куйды. «Нет худа без добра» дигәндәй, бу хәбәр элек безгә битараф булганнарны да уяткан булса кирәк, эшебезне туктатып җыенга чыксак, ни күзебез белән күрик, безгә катнашмаган, эшебездә булышмаган, безгә таныш булмаган кешеләр безгә каршы чыгучылар белән бәхәсләшәләр. Нахак бәланең, гаепләргә омтылуның ниндиен генә ишетмәдек. Без ваһһабистлар икәнбез. Ваһһабистның кем икәнен без үзебез дә белмибез, сез каян беләсез? дигәч, сакалыгыз әйтеп тора, диләр. Чиркәү әһелләре дә сакаллы, алар да ваһһабистмы дигәч, это другой вопрос дип, өстебезгә башка яла яга башлыйлар. Без мәетләрне ишегалдына тезеп куячакбыз икән, без мәчетебезне зиярәт өстендә төзибез икән, без азан әйтеп аларны йокыларыннан уятачакбыз икән һәм башкалар, һәм тагы да шундыйлар. Миргазиян хәзрәт: «Сабыр булыгыз», — дип кисәтеп куйган булса да, түзмәдем. «Монда зиярәт булгач, мәетләр җирләнгәнен белә торып ни өчен еллар буе чиләкләп алар өстенә чүп ташыйсыз», — дим. «А куда нам таскать?», — диләр. Әнә, янәшәдә, 100–150 метрда гына бетоннан салган чүплек бар. Шунда ташыгыз дигәч, «Ты нас не учи, мы тут җивем, а вы собрались тут» сүзләре кемнең килмешәк икәнен дә, кем монда «Жил и живет»ка җиткерә язды. Сабырлык, сабырлык бир, Раббым. Алар үз сүзләрен түгел, аңнарына, каннарына гасырлар буе сеңдерелгәнне сөйлиләр ич, Раббым тарафыннан туганда ук салынган гаделлек хисенә каршы килеп. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, «Эфир» да бу эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Күрәм, озак кына итеп сары чәчле «иблис»не сөйләттеләр. Шуннан һәрвакыт исәнләшеп йөргән ерак күршем Дмитрий Иванович, олы яшьтәге югослав микрофонга сөйли башлады. Янына ук килеп сөйләгәнен тыңлый башладым. Йа Раббым, менә ул — психологлар әйткән «стадное чувство». Күршем «югослав» бермә-бер «Иблис» төркеменең сүзен кабатлый. Икенче якка, ягъни минем борын төбемә дә микрофоннарын төрттеләр. Андый вакытта сөйләргә, фикереңне тупларга бик авыр икән. Беренчедән, авызыңны ачканчы ук, «Он врет», — дип артыңнан акырып торалар. Икенчедән, нахак сүздән, нахак бәладән аклану икеләтә, өчләтә авыр, хәтта мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки яла ягучыга дөреслек кирәкми. Аның өчен иң мөһиме — мин кем дә син кем. Син шушы кеше икәнсең, милләтең дә шушы икән, без яратканнардан түгел икән, димәк син минем белән «на равных» сөйләшергә тиеш түгел. Аңладыңмы? Шушы яман чир дәүләт дәрәҗәсендә таралмасын, яклау тапмасын, кабартылмасын иде, Раббым. Сүземне кыска, фикеремне төпле итеп: «Халыкта, нинди генә милләттән булуына карамастан, гаделлек хисе бар, ул уяныр, һәм безнең гамәлебезнең асылы һичкемгә дә каршы түгеллеген халык аңлар», — дип тәмамладым. Мөслимәләребез Миләүшә, Әлфия, Исламия, Наҗия, Мәдинә, Фәния апабыз һәм башкалар яла ягучыларга зур сабырлык күрсәтте. Төп басым, әлбәттә, Миргазиян хәзрәткә иде. Нахак сүзгә әрнегән йөрәге ничек түзгәндер. Әмма аларга ияреп тавышын күтәрмәде, кычкырмады, зур сабырлык күрсәтте, сүзен дәлилләргә тырышты. (Чынлап та, соңрак, мәчетебез янәшәсендә, 30–40 метр арырак урнашкан табибханәдә янында, 2–3 метр тирәнлектә зур чокыр — булачак бинага нигез казыдылар. Экскаватор белән. Ник бер сөяк кисәге чыксын! (Әлхәмдүлилләһ, татар кешесе зиярәт өстенә өй салмаган. Әлхәмдүлилләһ, кырым татарлары каберстаны өстенә дуңгыз фермасы коручылардан түгел без). Чернобыльда атом станциясе шартлагач, аннан чыккан нур ташкыны калган станцияләрне дә шартлатырлык дәрәҗәдә булса да, калганнары, ни хикмәт, шартламый калган. Бездә дә шундыйрак хәл булды, ахры. Гаугачылар тавышларын арттырган саен, көн бозыла башлады. Җил көчәйде, давылга әйләнә башлады. «Эфир», әйберләрен машинага тиз-тиз төяп, китте, гаугачылар подъездларына таралды.
Таш атканга аш ат
Шуннан күп тә үтмәде, тирә-як йортларда су бетте. Су торбалары тишелгән булса кирәк. Ә безнең мәчетебезнең «Водоканал» оешмасы калдырып киткән ягында зур күләмле чан тора. Чанда яртылаш диярлек эчәргә яраклы су бар. Үзебезгә шуннан су алганыбызны күреп булса кирәк, тирә-яктан чиләк, чәйнек күтәргән халык агыла башлады. Барысына да су кирәк. Гаугачысына да, битарафына да. Чиратка бастылар. Су алалар. Шунда да кемнең кем икәне беленә. Күбесе рәхмәт әйтеп китсә, бер ишеләренең мин-минлекләре йөзләренә язылган. Әдәплелек, яхшы мөгамәләне андыйлар мескенлек дип кабул итәләр. Алласызлык, мәрхәмәтсезлек чире бу, минемчә. Тәрбиясезләргә — тәрбия, әхлаксызларга — әхлак, имансызларга иман бир, Раббым. Ә без, мөселманнар, сабыр булып, таш атучыга, бабаларыбыз кушканча, аш атыйк.
Шунысын да әйтми ярамый. Мәгълүм ки, хәзер «кыргый базар» чорында халкыбызның бер өлеше икенчеләрен бөлгенлеккә төшерү хисабына байый. Таланып бөлгенлеккә төшкән өлеше гадәттә йә эчкечелеккә бирелә, йә төшенкелеккә бирелә, йә бар дөньяга нәфрәт илә карый башлый. Шулардан аермалы тагын бер өлеше бар икән халыкның. Таланса да, бөлгенлек упкынына төртсәләр дә, җан талаша, бирешми, кәефен төшермичә «шөкерана» белән яши һәм аз гына мөмкинлекне дә бар итеп татарлыгын саклый, иманын ныгыта, соңгы тиенен биреп булса да, балаларына ярдәм итә, динен ныгытыр өчен сәдакасын бирә. Хакимият вә кара көчләргә каршы торып мәчет төзүчеләребез дә шулардан иде. Аллаһының чиксез рәхмәтенә сез, бары тик сез лаеклы, сыгылмаучы һәм сынмаучы милләттәшләрем.
Манара кыйссасы
Рамазан бәхет өләшеп йөри–
«Әл-Ихлас»та бүген тантана.
— Әссаләмүн! — диеп бер елмайсаң,
Боек күңелләр дә шатлана.
— Сәҗдә кылсын туктап ак болытлар,
Кыйбладан адашмасын! — диеп
Ай күтәрдек бүген манарага,
Бүрегең төшәр күрсәң, шундый биек!
Манарасыз булмый бер мәчет тә,
Айсыз яши алмый манара.
Ярымайлар күтәрелгән саен
Илнең йөзе яктыра бара.
Юл күрсәтә айлы манаралар
Көпә-көндез адашканнарга,
Арган йөрәкләргә җегәр өсти,
Иманлы итә саташканнарны.
Аллаһ хозурына әйди айлар,
Татар күңеле айга төбәлгән.
Рәхмәт яусын болгар бабаларга–
Динне керткән Багдад иленнән!
Бөгелмәгән алар дошманнарга,
Бер Аллага бары баш игән.
Таш атучы күрше-күләннәргә
Ак сөлгегә куеп аш биргән.
Шушы сыйфат яши мең ел буе
Милләтемдә минем бүген дә,
Торсын балкып ярымайлар мәңге
Идел — Чулман, Казан күгендә,
Ислами нур янсын күңелдә!
(Габделхәмид Вәлиди,
«Мәңге балкысын», 2006 ел.)
Мәчетебез төзелә башлаганчы ук Миргазиян хәзрәт мәчетне айлы итү хәстәренә кереште. Айсыз мәчетне мөселман әһле күз алдына да китерә алмый ич инде. Алласызлар да, хакимият дилбегәсен тартып алгач, вәхшилекләрен, ягъни исламга һөҗүмне Аллаһ йортын айсыз итүдән, манарасын кисеп төшерүдән башлаганнар ич. Алласызлыктан ата — баланы, бала — атаны санга санамау, эчкечелек вә җинаятьчелек, вәхшилек вә кыргыйлык җәмгыятьтә арына алмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә динебезгә күпмедер ирек бирергә мәҗбүр булдылар. Әмма динебезгә яла ягу, каберлекләрне мәсхәрәләү, мәчет тәрәзәсенә яндыргыч тондыру очраклары вәхшилекнең ни дәрәҗәдә тамыр җибәреп өлгерүен аңлата. Йа Аллам, ошбу очраклар очрак кына булып калса иде.
2005 ел башы, кышның соңгы көннәре. Өйлә намазын уку нияте белән янкормабызга иртәрәк килдем. Юкка булмаган икән. Ишекне ачып керүгә, гадәттә мең төрле мәшәкате йөзенә чыккан Миргазиян хәзрәт бу юлы кош тоткандай шатланган иде. Исәнләштек, күрештек тә, хәзрәт: «Рәүф, айлы булдык бит әле», — дип шатлыгы белән уртаклашты. Көтелмәгән хәбәрдән як-ягыма карана башладым. Ай юк. Кечкенә генә бүлмәдә күзгә күренеп торырга тиеш ич ул. Эзләмә, менә монда ул, дигәндәй, Миргазиян хәзрәт җылыткыч торбасы өстендә чаршау артындагы озын төргәккә күрсәтте. Намазга килүчеләр дә җыела башладылар. Төргәкне бергәләп сүттек. Йа Раббым, ничәмә еллар буе Казан күген Әби патша заманыннан ук балкытып торган, Мәрҗани хәзрәтебез кулының җылысын тойган, Мәрҗани хәзрәтебез безгә мирас итеп калдырган мәчет ае ич бу! Айны бастырып карамакчы идек, янкормабыз аның өчен кысан булып чыкты. Түшәмебез баш тиярлек дәрәҗәдә тәбәнәк, ә айның биеклеге 2,5 метрдан ким түгел. Сыйпадык, сокландык та аебызны: «Иншалла, манаралы булырсың», — дип яңадан төреп урынына куйдык. Җилкәбездән тау төшкәндәй булды. Чөнки ай ясату мәсьәләсе гаять дәрәҗәдә авыр икәнлеге, бигрәк тә безнең өчен — янкорма әһелләре өчен көн кебек ачык иде. Сүздә «Дингә ирек» диелсә дә, гамәл сүзгә тәңгәл килеп бетми. Хәтеремдә, туксанынчы елларда Сөембикә-ханбикәбез манарасына ай кую мәсьәләсе милли хәрәкәт тарафыннан катгый рәвештә куелды. Җөмһүриятебезнең мәдәният министрлыгы төзелеш буенча урынбасары милләтпәрвәр Мөхәммәдшин Габбас Нурулла улы бу изге эшкә алынды. Иксез-чиксез каршылыкларны ничек ерып чыккандыр, аның үзенә мәгълүм. Шуңа да карамастан, ай ясауны «Вакууммаш» ширкәте цех җитәкчесе, милли хәрәкәт эчендә кайнаучы милләтпәрвәр Сафаров Шамил үз өстенә алды. «Эш вакытында ясарга рөхсәт бирмиләр. Эштән соң калып булса да эшлибез», — дип сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Бер айлык эшләре ике айдан да озагракка сузылды. Димәк, эштән соң калып эшләгәндә дә мөмкинлекләре чикле булган.
Шуны истә тотып, хәзрәттән: «Ай ясату җиңел түгел, бушлай бирделәрме, түләп алдыңмы?», — дип сорадым. Бушлай түгел, түләп алган икән. Шунысы гыйбрәтле: төзелеш башлаганчы ук Миргазиян хәзрәт: «Мәчетебезгә алынган һәр әйбер хәләлдән булсын», — дип барыбызны да кисәтеп куйган иде. Үзе дә сүзендә торды. Бу юлы да, хәтта Мәрҗани мәчете аен бүләк итеп бирергә риза булган очракта да, түләп алуны мәчетебез өчен хәерлерәк дип санады хәзрәтебез. Мәчетле булу нияте илә йөрүебез «Болгар» мәчете мөтәвәллиятенә дә ишетелгән икән. Безгә ярдәм йөзеннән Илдус хәзрәт тә ай бирде. Сүз уңаеннан әйтим, ялтыравык тимердән ясалган, биеклеге 2 метрга якын ошбу ай мәчетебез өстенә беренчеләрдән булып урнашты. Мәчетебез ишеген ачканчы ук түбәсендә, нәкъ уртада урнашкан һәм дә иртә таң нурында балкып сезне ерактан ук сәламләүче беренче ай — Илдар исемле мөселман егетебез үз кулы белән куйган ай. Балаларына, балаларының балаларына: «Улларым, менә ул мин куйган ай, сез тоткан кулымның җылысы калган ай. Саклагыз мирасымны, онытмагыз», — дип әйтергә лаеклы Илдарыбыз. Сүз уңаеннан Илдарыбызга кагылышлы вакыйганы да тасвирлау урынлы булыр, минемчә. Төзелеш башлануга ук Илдарыбыз, әле өйләнмәгән егет, бар эшен ташлап җиң сызганып иптәшләре белән җигелеп эшләде. Ниһаять, түбәле дә булып, мәчетебез кыегына айны да куеп, бүлмәбез җәмәгать илә намаз укырлык дәрәҗәгә җиткәч, Илдарыбыз мөслимә кызга өйләнеп милләтебезгә мөселман гаиләсе бүләк итте. Шушы шатлыклы гамәлләрдән соң (кара көчләр дә йоклап ятмый икән) Казан шәһәренең меңъеллыгы уңаеннан куркынычсызлыкны сылтау итеп булса кирәк, гадәттәгечә хиҗап киеп йөрүче хатынны урамда туктатып, элек «черный ворон» атамалы машинага утырталар һәм халыкта «обезьянник» дип яманаты чыккан читлеккә ябып куялар. Бу гамәл, әлбәттә, «стабиллек вә толерантлык» шигаренең мөселманнарга карата чагылышы. Кап-кара киемгә баштанаяк чорналган монашкаларны «обезьянник»ка ябып куюларын хәтта күз алдына да китереп булмый. Нигә Илдарның кәефе нык кырылган икән дип үзеннән сораган идем, ул шушы хәлләрне сөйләде. Чарасызлыктан мин: «Илдар, мин сиңа ярдәм итә аламмы, һич булмаса, шунда «жигули»емә утырып бар», — дим. «Юк, рәхмәт, үзем генә барсам хәерлерәк булыр» дип китте. Мөселманлыгы йөзендә балкып торган татар егетенә анда караш ничек булгандыр, үзе сөйләмәгәч, мин сорамадым. Аллам сакласын. Барча ышанычыбыз Аңарга. Шуннан соң Илдарыбыз берничә ай үткәч кенә мәчетебезгә яңадан йөри башлады. Әлхәмдүлилләһ, октябрь аеның 19 нчы көнендә хәләл җефете үзенә ир бала бүләк иткән. (Димәк, карынында 7 айлык баласы белән бергә «Обезьянник»ка мөслимәбезне ябып куялар безне «саклаучы һәм яклаучы» органнар). Изге рамазан аенда Аллаһ рәхмәте илә туган баласының шатлыгы белән ул мәчетебездә барыбыз белән дә уртаклашты. Иншалла, өммәтебез тагы да ишәйде һәм ишәячәк.
Мәчетебез өстендә ай балкыса да, манарабызны айлы итү зарурлыгын Миргазиян хәзрәт һәркөнне диярлек исебезгә төшереп торды. Айлы буласы манарабызның биеклеге 22 метр икән. Бар нәрсәгә дә өлгер Әзһәребез үзе менеп үлчәп тә төшкән. Димәк, гади кран ул биеклеккә куя алмый. Гомумән, манарага ай кую хәстәренә керешүгә беребезнең дә бу өлкәдә тәҗрибәсе юклыгы ачыкланды. Мәчет яныннан узып киткәндә гадәттә аена сокланып карап үтәбез. Ай ничек, кем тарафыннан ясалган, куелган, ныгытылган һәм башка шундый якларына игътибар итмибез. Ә бу мәсьәләләр җиңелдән түгел икән. Ныгыту ысуллары, беркетү корылмасы һәм шуңа охшашлы мәсьәләләр турында сөйләшә, киңәшә башладык. Сөйләшү бәхәсләшүгә әйләнеп китәдер иде. Хәтта бәхәсләшүләр дә бер-беребезгә ихтирам йөзеннән, ярдәм итү, җиңеләйтергә тырышу күзлегеннән булганга, максатыбыз бер булганга безне тагы да якынлаштыра, берләштерә иде. Шулай сөйләшә-киңәшә торгач, Миргазиян хәзрәт сызымын да ясап китерде. Килештек, корылманың конус рәвешендә ясалган өлешен калай белән тышлап яшел төскә буярга дигән тәкъдим керттек. Шуннан, һәр нәрсәне дә үзе башкарырга омтылып торган Әзһәребез бу эшкә дә алынды. Яз җиткәнче корылмабыз Әзһәр гаражына кайтып урнашты. Буяп, җайлап куйганнан соң, өстенә ай да куйгач, биеклеге 5 метрдан да артык икән. Миргазиян хәзрәт, манарабызның биеклеге 22 метр, аебыз белән бергә 27 метр буласын белгәч, шушы биеклеккә күтәрә алырлык кран табарга кушты. Эзләнә торгач, андый кранның «Оргсинтез» гаражында гына барлыгы мәгълүм булды. Насыйп булмагандыр инде, акча түләгән очракта да без үтә алмаслык киртәләр, ягъни ыргак эләктерүчебезнең дә шушы эшкә укыган булуы шарт икән.
Әмма Аллаһ ярдәмсез калдырмады, тугыз катлы бинаның түбәсенә күтәрерлек, КамАЗга көйләнгән җайланма бар икән. Миргазиян хәзрәт гозеренә каршы килмәгәннәр, оешма җитәкчесе Рәүф Рәфыйк улы ярдәм итәргә булган. Шатланышып, иртәгесен иртәнге сәгатьтә өйләгә хәтле айны куярга булдык. 2005 ел Рамазан ае иде. Бу юлы да кара көчләр, диварны җимерү, кирпечләрне юк итү, бәдрәфкә терекөмеш салу, янкормабызны кайнар парга батыру гамәлләрен генә азсынып булса кирәк, ай куюыбызга да нык каршы чыктылар. Эш хәтта автокран күтәртүчесенең аркасына килеп ябышуга җитте. Шулай без изаланганда көтмәгәндә милиция киеме киенгән кешеләр төялгән машина безнең яныбызга килеп туктады. Эт тә иярткәннәр. Сез кем, ник килдегез дигән соравыбызга: «Шалтыраттылар. Монда шартлаткыч бар икән. Барыгыз да моннан чыгып китегез. Хәзер тикшерәчәкбез», — дип барыбызны да мәчеттән, ай кую хәстәре белән йөргән урыныбыздан — ишегалдыбыздан куып чыгардылар. Кыскасы, барысы да ай куйдыртмаучылар файдасына эшләнде. Алар милиционерлар янына килеп безнең ни дәрәҗәдә начар кешеләр икәнлегебезне сөйли башладылар. Күп тә үтмәде, мәчетебезне, кран вә айны эчтә калдырып, тирә-яклап тасма белән киртә ясап урап алдылар да, бозау хәтле эт ияртеп, мәчет эченә кереп киттеләр. Ә без тышта басып калдык. Мәчеткә эт ияртеп керүчеләрне шушы яшькә җитеп күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Казан исемле калада, Мәскәү исемле районда 2005 елның җәендә булды бу хәл. Йа Раббым, Үз йортыңның — Аллаһ йортының мәсхәрәләнүе кабатланмасын иде. Миргазиян хәзрәтебезнең йөрәк әрнүләре йөзенә чыккан иде. Сабырлык, сабырлык бир, Раббым. Алласызлар гамәле, алласызлык гамәле ич бу. Мәчетебезнең диварын җимерүчеләрне табасы, кирпечләрен урлаучыларны, терекөмеш сибүчеләрне табасы, тикшерәсе урынга отписка белән чикләнгән кешеләрнең манарабызга ай куйган мизгелдә килеп, изге гамәләбезне туктатып, эт белән мәчет буйлап йөрүе аларның кем тегермәненә су койганы көн кебек ачык иде, минемчә. Санаулы минутлар сәгатькә әйләнә барды. Ниһаять, бер-ике сәгать вакыт үткәч «ничего не нашли» сүзләре ишетелде. «Брат»ларның һөҗүменнән, акырыш-бакырышларыннан гарык булган кранчы: «Ватылды, китәм», — дип милиция хезмәткәрләре белән бер үк вакытта диярлек китү ягын карады. Ә без, мөселманнар, аебыз белән бергә манара төбендә басып калдык.
Шул вакытта һич көтмәгәндә өсләренә чапан кигән, башларына чалма чорнаган ике кеше яныбызга килде. Кемнәр икән дип игътибар беләнрәк карасам, мәчетебезгә элек тә гадәти киемнән килгәләгән танышларыбыз икән. Исәнләшкәч-күрешкәч аңлашылды. Алар безнең ай кую хәстәребездән хәбәрдар түгелләр икән. Чалма вә чапан киюләренең сәбәбе әкияттәгедән дә әкәмәтрәк. Казанлыларга мәгълүм Химиклар мәдәният сарае бакчасы чатында элеккеге монастырь бинасында Мәскәү район хәрби комиссариаты урнашкан иде. Хәзер ул бинаны бушатканнар, башына тәре куйганнар, яңадан монастырьга биргәннәр. (Бирделәр дип әйтсәк тә дөресрәк булыр. Чөнки арабыз 300–400 метрлар гына). Шунысы гына аз булып тоелган православныйлар Химиклар бакчасы чатына, юл кырыена да, тәре куюны кирәк дип санаганнар һәм тәре кую тантанасына югарыда әйтелгән ике кешене чалма вә чапан кидертеп яннарына бастырганнар. Манарабызга ай куерга изаланган сәгатебездә «Саклаучы вә яклаучы»ларның мәчетебезне этләре белән таптаган сәгатьтә. Аңлашыла ки, хуҗасы ни кушса, эт шуны үти. Аңа, ягъни эткә барыбер, мәчет булса ни, чиркәү булса ни, хуҗасына хезмәт итә ул. Иң мөһиме ашатсыннар, кумасыннар.
Мәчетебезгә килгән һәр кешене гадәттә ачык йөз илә каршылаучы Миргазиян хәзрәт соңрак: «Без монда җан талашып манарабызга ай куярга тырышабыз, ә алар…», — дип сүзен урталай өзде дә кулын гарьләнеп селтәде. Эче кара кан булса да, Миргазиян хәзрәт, Аллаһ безгә ярдәмче, дип безне тынычландырырга тырышты. Чынлап та, үпкәм юк. Беркемгә дә, хәтта «брат»ларга да, безне «Саклаучы һәм яклаучы» органнарга да. БТРларны, танкларны, хәрби корабларны «изге»ләндерү чорында, мөселманнарга «экстремист», «террорист», «фундаменталист», «ваһһабист» һәм башка шундый бик аңлаешлы булмаган ярлыклар тагу чорында «брат»ларның һәм органнарның безгә карата бер буразнада булулары егылып китәрлек әкәмәт түгел, минемчә. Ни кызганыч, эчкечелек вә җинаятьчелек чәчәк аткан чорда биш вакыт намаз укучы, хәләл ризык илә тукланучы, исерткечләрдән баш тартучы, пакь, әдәпле вә тәртипле инсан типкелектә. Ялгышлык, ил күләмендәге ахмаклык түгелме соң бу? Татар бугазыннан башлап Калининградка тикле сузылган иксез-чиксез җирне кемнәр белән сакламакчылар икән алар? Яшь солдатларны, бигрәк тә рус булмаганнарны кыйнаучы, гарипләндерүче «дед»лар вә әфисәрләр беләнме? Бу дөньяга кемнәр килеп, кемнәр китмәгән. Күпме халык, күпме дәүләт юкка чыккан, тарихта эзе югалган. Үзенең ахмаклыгы аркасында түгелме икән? Кытай язучысының «Записки из кошачьего города» атамалы китабында, гасыр башында ук язылган «Народы исчезают по собственной глупости» дигән юллары Рәсәйгә, Рәсәйнең күзенә карап әйтелгән диярсең.
Икенче омтылыш
Калган эшкә кар ява диелсә дә, ай кую ниятебезгә һич кенә дә «кар» яумады. Манара төбендә калган аебызны корылмасыннан аердык та, мәчетебезгә кертеп куйдык. «Җәмәгать, аебызны гарипләндергәннәр ич», — диде Миргазиян хәзрәт, этеш-төртеш вакытында аебызның янчелгән, буявы каралган урыннарына игътибар итте. «Алай икән. Алтын куллы оста табасы икән», — диештек. Аебызны беркетүче корылманы минем гаражга кертеп куйдык. Чөнки мәчет ишегенә сыярлык түгел иде. Шулай итеп, 2005 нче ел үтеп китте, 2006 нче ел башланды.
Рәсәй императоры Петр I таккан хисап буенча саналган яңа ел — 2006 нчы ел ыгы-зыгысы, хәрамы илә исерткече илә башланып китте. Ә бездә, әлхәмдүлилләһ, мәчетебездә биш вакыт намаз укылды, һәр җомгада халык вәгазьләнде. Яшьләргә вә олыларга ислам нигезләрен өйрәтү-укыту эшләре дәвам итте, мәетләрне соңгы юлга озату шәригать кануннары нигезендә башкарылды. Аебыз моңа шаһит, моңа шат сыман тоеладыр иде, үзе ярдәмгә мохтаҗ булса да. Шуннан, хәзрәтебез Әзһәр (хәзрәтебез Миргазиян вафаты вакыйгаларыннан соң имам вазыйфасын үз өстенә алды мөтәвәллият үтенече илә) аебызны яңадан төргәккә төреп алып китте. Машина буяучы осталардан буяттырды. Ай, әлбәттә, яңаргандай булды. Әмма төсе тоныграк иде. Шуннан ярдәм кайвакытта көтелмәгән яктан килә, Фазылҗанов Илдар исемле татарыбыз, «Восток сервис» атамалы ширкәт җитәкчесе, үзе бу эшкә алынды. Кулы да күңеленә хас — алтын икән. Аебыз алтындай ялтырады. Корылмабызны көйләү хәстәренә ирештек. Аебызны корылмага беркетү хәстәре озаккарак сузылды. Җилгә дә, давылга да бирешмәслек итеп беркетү өчен үзебезгә конструктор да, монтажчы да, уйлап табучы да булырга туры килде. Әлхәмдүлилләһ, аебызны 27 метр биеклектә ышанычлы итеп беркетергә насыйп булды.
Яңа Савин районы Жилсервис атамалы ширкәттә 27 метр биеклеккә күтәрә алырлык Камазга беркетелгән җайланма бар. Рәүф Рафикович бер каршылыксыз ризалыгын бирде. Изге рамазан аеның соңгы көне, 2006 елның 23 октябрь иртәсе. Сөйләшенгәнчә иртәнге намаздан соң ук Гагарин урамында урнашкан гаражларына бардым. Әлхәмдүлилләһ. Күтәртмәле җайланмасы илә Камаз гаражда. Якынрак килеп карасам, ни күрим машинаның алдына эленеп торырга тиешле номеры юк. Машина йөртүчеләргә мәгълүм, гадәттә номерны ГАИ хезмәткәрләре алалар. Машина ватык очракта машинаны төзәткәннән соң, номерны алганнан соң гына эшли башларга рөхсәт ителә. Икенче катта урнашкан контораларына йөгердем. Рәүф Рафик улы бернигә дә карамый ай куелырга тиешле, дип мине кранына утыртып җибәрде. Әл-Ихласыбызга килеп җиттек. Мин, шау-гөр килеп, халык белән шатлана-шатлана күтәрү хәстәренә керешербез, аебызны манарага күтәргәндә бертавыштан тәкбир әйтербез дип килсәм, ни күрим, мәчетебез янында бер җан иясе дә юк. Гаид намазы укылган, хәбәр ителмәгән, халык таралган икән. Хәзрәтебез Әзһәр, күңеле нидер сизгән булса кирәк, таралмый торыгыз, дип мәхәллә халкына әйтмәгәнлеге мәгълүм булды. Аебызны корылмасына кичен үк беркетеп куеп, минем гаражга кертеп куйган идек. Авырлыгы 150–200 килограммнан ким түгел. Ярдәмче булырмы икән, дип уйларга өлгермәдем, Рөстәм хәзрәт шәкертләре белән килеп тә җитте. Әзһәр хәзрәт тә килеп кушылгач, аебызны гараждан мәчетебез янына күтәреп килдек. Узган омтылышта булган каршылыклар вакыйгасы арка миемә үк сеңеп өлгергән ахры, үзем дә сизмәстән барганда як-ягыма карана башладым. Әлхәмдүлилләһ, тыныч. Акыручы, бакыручы юлыбызга аркылы төшүче күренми. Безнең хәстәребезне күреп булса кирәк, халык җыела башлады. Тынгысыз җан Тәлгать бабаебыз яше 70тән узса да, бер үзе бер төркем битараф яшьләрне алмаштырырлык мөселман җан, булышлык күрсәтмәкче булып безнең тирәдә бөтерелә. (Соңрак, чынлап та, аның киңәше, булышлыгы асыл нәтиҗә бирде — манарабыз айлы булды). Кранны куйгач, күтәртеп карасак, ике йорт түбәсе аша һәм безнең манарабыз яныннан сузылган кабель комачаулый икән. Ничек кенә булса да Изге рамазан аеның гаид көннәрендә кыласы килгән гамәлне башкарасы килә ич. Шушы йортның чормасына менеп, кабельне бер кырыйгарак тарттырып куярга уйладык. Чорманың ачкычы Әлфия исемле шул йортта яшәүче хатында икән. Хәзрәтебез Әзһәр, һәр ишекне шакып диярлек, ошбу ханым яшәгән фатирны таба, гозерен сөйли. «Күтәртүчебез, кешеләребез әзер, бәйрәм көнне куябыз, Алла хакы өчен гамәлебезне өзмә», — дип ялвардым, бирмәде. «Нишлибез инде», — ди. Шуннан, Тәлгать бабай белән бергә, яңадан ялварырга, фатирына киттек. Тимер ишек. Төймә. Басабыз, җавап юк. Шакыйбыз, ачмый. Шулай ишек янында таптанып торгач, китәргә мәҗбүр булдык. Менә шушы тимер ишек янында изге гаид көнне манарабызны айлы итү ниятебез чәлпәрәмә килде. Милләте татар, әти-әние, әби-бабае һичшиксез мөселман булган, исеме дә Әлфия булган ханымның җисеме иң кире кара йөрәкләрнекеннән дә карарак булуы, минемчә, алласызлык нәтиҗәсе. Әти-әнисенең, ата-бабасының җаннары аның ошбу гамәленә шаһит икәннәрен аңлый микән ул.
Кәефебез, әйтеп торасы да юк, нык кырылды. Тизрәк китү юлын караган кранчыбыз китте. Без тагы айсыз манарабыз төбендә, аебыз янәшәсендә басып калдык. Шул чак мәрхүм Миргазиян хәзрәтебезнең: «Аллаһыбыз ярдәменнән ташламый», — дигән сүзләре искә төште. Тәлгать бабабыз да шул сүзне ишеткәндәй: «Җәмәгать, кайгырмыйк. Кран була. 50 метр биеклеккә күтәрә алырлыгын табабыз», — дип безне һәм үзен дә тынычландырырга тырышты. Шулай итеп, җыелган халык таралды, Әлфия атамалы татар хатынының кирелеге, дөресрәге алласызлыгы аркасында изге рамазан ае гаед бәйрәменең беренче көнендә ай куелмый калды. Бу милади белән 2006 нчы елның 23 октябрь көне иде. Әйткәнемчә, халык таралды, үзем дә пенсиядә булсам да, эшемә киттем. Аебызны урамда калдырып булмый. Мәчет ишегенә сыймый, «нишлибез инде», — дип хафалана башлаган Әзһәргә: «Яңадан гаражга илтеп куярга инде», — дип ачкычымны биреп калдырдым. Күңел төшенкелегенә бирелсәң, аннан чыгу бик авыр икән. Бу көнне үземә һич кенә дә урын таба алмадым, мөмкинлегем булса да, дога ятламадым. Икенче тәүлектә дә эштә калдым. Кич сәгать 7ләрдә өйгә кайтып килергә, шул уңайдан мәчетебезгә кереп җәмәгать илә намаз укырга ниятләдем. Мәчетебез янына кайтып туктадым. Ни күзем белән күрим, манарабыз башында ай балкый! Безнең аебыз. Үз кулыбыз белән көйләп, корылмасын җайлаган бер елдан артык манарасына менә алмыйча гаражыбызда бикләнеп ятырга мәҗбүр булган аебыз манарасында! Казан күген мәңге балкыт, каһарманыбыз Кол Шәриф айлары илә сәламләш, Мәрҗани хәзрәтебезнең күңел нурын, кул җылысын безгәчә саклаган аебыз! Килер бер көн, каршыдагы йортлар алыныр, мәйданыбыз киңәер, Миргазиян хәзрәт өметләнгән вә күңеленә хуш килгән мәчетебез ике катлы вә зәңгәр гөмбәзле булып олы юлдан үтүчеләрне, кайчандыр Миргазиян хәзрәтебез «111 кайда?», — дип эзләп йөргән урын — мәчетебез үтүчеләрне матурлыгы, изге ае һәм җылы нуры илә үзенә тартыр, мөселман ишәер, әдәп вә әхлак тантана итәр, иншалла.
Шушы уйлар белән мәчетебезгә керүем булды, күптәнге дустым Хәмид Вәлиди кочаклап алды. Хәмидем, әле кайчан гына халык белән шыгрым тулы мәйданда азатлык илә сугарылган йөрәгеңнән ургылып чыккан шигырьләреңне безгә, сусаган җаннарга яңгыраттың. Менә бүген, син, милләтем шагыйре, гади бер милләттәшеңне кочагыңа алып, ихлас күңелдән тәбриклисең. Минем өчен бу иң олуг тәбрикләү. Яшермим, күңелем нечкәләнүен тыя алмый башладым. Ике рәкәгать намаз уку нияте илә намазлыкка бастым.
Ә күз алдымда Миргазиян хәзрәт, җәсәде аерылса да, җаны, рухы һаман да мәчетебездән аерылмый, күрәсең. Хәзрәтебез, мәчетебез өчен җан талашып йөрүең бушка булмады. Син эзләп йәргән «111»дә гөрләп мәчет эшли, биш вакыт намаз укыла, манарасында ай балкый, тәравих намазлары, җомга намазлары шыгрым тулы халык илә укыла, мөгаллимәләребез вә мөгаллимнәребездән олысы-кечесе сабак ала, халык сафлана, пакьлана, иманын ныгыта. Ошбу изге гамәлләр Алланың рәхмәте илә һәм синең тырышлыгың аркасында тормышка ашалар. Йа Раббым, ошбу изге җанның рухын шат кылып урынын җәннәттә кылсаң иде. Бу көнне иртән, гаеднең икенче көнне, ай куелган көнне, шуңа шаһит җанатарыбыз мөхтәрәм Тәлгать абыебыз менә шулай шәрехләде.
— Тәлгать абый, ниһаять изге ниятебезне үтәдек, манарабызга ай куйдык. Җәмгысы 27 метр биеклеккә айны гади кран куя алмагач, моңа шаһит булган синең әңгәмәдәшең кырык яшьләрендәге күркәм ир махсус кран алып килергә булды. Әйтеп кенә калмады, булдырды да. Икенче көнне үк кранлы да булдык, манарабыз да айлы булды. Кем иде бу изге күңелле кеше?
— Аңа Алланың рәхмәтләре яуса иде. Дустым Рәхимулланың олы улы Фәрит иде ул. Төзүчеләр ширкәтен җитәкли. Энесе Сибгатулла урынбасары, ягъни ярдәмчесе булып эшли. Төп туган җирләре Урмайда, күршебез Чувашстанда. Сигез бала булып үстеләр. Алты ир бала, ике кыз бала. Барысы да исәннәр. Әтиләре Рәхимулла бик дини кеше иде. Татар милләтенә, әйткәнемчә, сигез бала һәм үз көче илә төзегән таш мәчет мирас итеп калдырып, 54 яшендә фани дөньядан китте. Урының җәннәттә булса иде, ахирем Рәхимулла. Кулга кул бирешеп, җан җылысын тоешып яшәгән утыз еллык дуслык күз ачып йомганчы узган да киткән. Балаларына, балаларыңның балаларына сокланып туялмыйм — алар бүгенгәчә намазда, Рәхимулла дустым.
Бүгенгедәй хәтерлим, безне ФЗУга Канашка алып киттеләр. Тулай торакта яшибез, ашханәсендә тукланабыз. Күрәм, берничә татар малае Рәхимулла белән бергә башта ук ашханә ашын ашаудан баш тарттылар, бүлмәләрендә үзләре пешереп ашый башладылар. Дуслашып киттек. Яшьтән үк хәләл ризык илә тукланган Рәхимулла чит мохиттә дә авызына хәрам ризык капмады, динебезгә, йолаларыбызга тугры калды. Мөэминә кызга өйләнеп саф мөселман гаиләсе корды. Әйткәнемчә, сигез бала дөньяга китерделәр, барысын да шәригать кушканча тәрбияләделәр. Һәм дә балаларының дини белемен өстәү нияте белән Уфага күченде, мәчет биргән кечкенә генә бүлмәдә алты баласы белән бергә яшәде, Бохарага бара-кайта йөреп гыйлемен өстәде. Шуннан Ташкент ягына ук күченеп китте. Ни кызганыч, ул яктагы һава хәләл җефетенә килешмәде. Яңадан Урмайга кайттылар. Кайткач та кул кушырып утырмады. Колхозда эшли башлады һәм шул ук вакытта Урмайда, мәчет булмаса да, мулла вазыйфасын үз өстенә алды. Бер йортта җыелышып җомга намазлары укып йөрдек. Авыл картлары башта ук үз итмәделәр Рәхимулланы. Коръән мәҗлесләрендә, күргәндә-сөйләшкәндә мин картларга: «Җәмәгать, ислам юлындагы яшьләрне үзегездән биздермәгез, киләчәгебезгә балта чапмагыз», — дип Рәхимулла дустымны яклый идем. Канаш тулай торагында үзен һәм дини кардәшләрен яклый алган Рәхимулла авыл бабайларына каршы сүз дә әйтми иде. Тәрбия, әдәплелек үрнәге күрсәтте ул халыкка да, балаларына да. Сугыштан соңгы еллар. Әйткәнемчә, гаиләдә сигез бала. Шуларның икесе кыз бала, аларны ияртеп авылдан-авылга эшкә ялланып көн күрде. Таштан мәчет төзеде, бервакытта да кулыннан эш төшмәде. Балалар да бик эшчән, бик булышчан булып тормышның ачысын вә төчесен яшьтән үк татып үстеләр. Зар-интизар кылмадылар, дин юлыннан тайпылмадылар. «Әл-Ихлас»ка ай кую хәстәрендә дә, үзең күрдең ич, ярдәм кулын сузучы Рәхимулла дустымның олы улы Фәрит булды. Аебыз белән манара төбендә басып калганыбызны күреп: «Хәзер үк метро төзүчеләр янына барам. Урынында булса, зур кран алып киләм», — дип китте. Ул көнне юлы уңмаса да, икенче көнне энесе Сибгатуллага ничек кенә булса да шул кранны табып, эштән соң булса да айны куйдыртырга йөкләгән. Әлхәмдүлилләһ, икенче көнне кичке сәгать алтыдан соң кран мәчетебез янына килеп туктады. Бер сәгать, сәгать ярым вакытта аебыз манаралы, манарабыз айлы булды. Аебыз, Мәрҗаниеннән күпме аерылганнан соң да тагы иртәнге кояш нуры илә очрашты. Дустым Рәхимулла өлеше дә бар бу изге эштә.
— Кара көчләр каршылык күрсәтмәделәрме?
— Бу юлы эшләре уңмады. 40 яшьләрендәге бер хатын гына чәчрәп чыкты да, әче тавыш белән кычкырына башлаган иде, аны тыңлаучы булмады. Шуннан, «Лицензияңне күрсәт!», — дип кранчыга бәйләнә башлады. Сүз «Син кем дә мин кем»гә күчкәч, ошбу хатынның, паспортсыз гына: «Мин монда торучы», — дан ары дәлиле юклыгы ачыкланды. Шуннан кесә телефоныннын шалтыратып кемнәрнедер чакыра башлады. Күп тә үтмәде, милиция машинасы килеп җитте. Милиционер кранчының таныкнамәсен, рөхсәт кәгазьләрен алып тикшерә башлады. Ай өскә күтәрелгән иде инде, җайлап урнаштырасы, беркетәсе генә калган иде. Хәзрәтебез Әзһәр бу эшләрне бик тиз башкарды. Аңа чуваш милләтле күркәм гәүдәле ир ярдәм итте. Кранчы ир рус милләтеннән иде. Шулай итеп гади халык чынлап та толерантлыкны сүздә генә түгел, гамәлдә дә үтәде. Милиционерыбыз кычкырынды-кычкырынды да, гаеп булмагач, китте.
Әзһәр Ярулла улы Вәлиулла
(икенче имамыбыз)
«Туган җирем — Болгар иле. Моңлы Сарман якларында Рангазар (Алан Газар) авылында 1942 елның 30 июлендә Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхмәте илә якты дөньяга килгәнмен. Үземне белә башлаганнан бирле, мәрхүмә әниемнең Әлпине, Әлхәмне, Ихлас сүрәсен һәм дә намаз укырга өйрәткәне хәтердә», — ди Әзһәр хәзрәт балачагын искә алганда. Туган авылы мәктәбендә туган телендә 7 сыйныфны тәмамлый һәм эштән соң йөреп 10 нчы классны да тәмамлау бәхетенә ирешә, яшьтән үк, 5–6 сыйныфта укыганда ук, комбайнчы ярдәмчесе һәм 7 нче классны тәмамлагач комбайнчы булып күмәк хуҗалык басуларында «Җиңүче» колхозында 6 ел эшли. Шуннан 2 ел техникумда укый һәм 3 ел хәрби хезмәттә була. Гаилә корып, 1969 елда Казанга килеп урнаша. Медицина җиһазлары җитештерүче заводта тракторчы һәм экскаваторчы булып эшли. Гаиләсе ишәя. Кызы Фәридә, улы Азат дөньяга килә. 1978 елда «Мелиорация»дә механик булып эшли башлый, лаеклы ялга чыга. Иманын ныгыту, ныклап намазга басуы исә 1995 елда «Мәрҗани» мәчетендә остазы Алмаз хәзрәт җитәкчелегендә була. «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемле мәдрәсәдә белем ала. Лаеклы ялга чыккан ветеранны хөкүмәт 1986 елның 4 декабрендә Чернобыльгә — атом аждаһасы авызына илтеп тыга. Өченче блокны сафка бастырганнан соң гына, 1987 елның 15 мартында гаиләсе янына кайтырга рөхсәт ителә.
2001 елда Миргазиян хәзрәт белән танышалар. Шул көннән диярлек башлап мәчет төзү эшенә җаны-тәне, бар вөҗүде илә бирелә. Һәм, Аллаһның рәхмәте илә, 2004 елның октябрь аенда булачак «Әл-Ихлас» мәчетенең янкормасында җәмәгать белән намаз укулар башлана. Миргазиян хәзрәт вафатыннан соң, 2006 елның 23 июннән башлап, имам-хатыйб булып мөтәвәллият тарафыннан сайлана һәм бүгенгәчә ошбу олуг вазыйфаны уңышлы үтәп килә.
Мәчетебез нуры сүнмәс
— Миргазиян хәзрәт белән элек таныш идегезме?
— Юк. Кемнәрдер мәҗлестә таныша, кемнәрне танышлары таныштыра. Кемнәрдер эштә таныша. Ә без Миргазиян хәзрәт белән менә шушы хәрабәләр өстендә таныштык. Шулай, гадәттәгечә, шушы хәрабәләр яныннан үтеп киткәндә күрәм, олы гына, күркәм гәүдәле абзый, алтын тапкандай, шушы хәрабә янында йөри. Ни хәл инде бу дип янына килдем. Сәламләшеп күрештек. Абзыйның күрешүләре үк күңелемә ошады. «Миргазиян» дип үзен таныштырды. Һәркем сизәдер, кайбер кешеләр белән сөйләшкән саен сөйләшәсе килеп тора, яныннан китәсе килми. Без дә шулай Миргазиян хәзрәт белән күптәнге танышлар кебек озак сөйләшеп тордык. Кырыйдан карап торучы булса, уйлагандыр, күптәнге дуслар, ниһаять, очрашканнар да берсеннән-берсе аерыла алмыйча сөйләшәләр дип. Әле танышып кына өлгергән кешегә үзенең бер төш күрүен, хәрабәгә тап булуын, шунда мәчет торгызырга нияте барлыгын ихлас күңелдән сөйләве йөрәгемә май булып ятты. Без, яшьрәкләр, олыларның үзләре турында зар-интизар кылып сөйләүләренә, тормыш авырлыгыннан интегеп йөрүләрен заманага сылтарга өйрәнеп килгән заманда олы яшьтәге бу татарның үзе турында түгел, халык, тел, милләт, дин өчен Аллаһы йорты торгызу нияте белән йөрүе минем күңелемдә чиксез ихтирам уятты. Безне ничек кенә борсалар да, бозсалар да, тамырыбызның тирәнлегенә, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезнең, татарлыгыбызның сыгылса да, сынмаганлыгына тагы бер кат инандым.
— Шушы урында мәчет буласына ышандыңмы?
— Ышандым. Миргазиян хәзрәтнең һәр сүзенә ышандым. Ихлас күңелдән сөйләде ул һәр сүзен. Күңелемдә рәхмәт хисләре уятты. Һәм, әлхәмдүлилләһ, һәр сүзе дөрес, нияте изге булганга бүген без барыбыз да мәчетле булдык. Шуннан без аның белән һәркөнне диярлек күрешә башладык. Мине өенә чакырды. 2001 ел иде. Хәтерлисеңдер, олигархлар миллиардлаган долларлары, ягъни халыктан талаган байлыклары белән масайган вакытларында Миргазиян абый — халыкка мәчет төзү нияте белән йөрүче изге җан — «хрущевка» атамалы бүлмәсендә мәхәллә оештырган икән. Рәхәтләнеп утырып чәй эчтек. Туганнар кебек. Мәхәлләгә мин дә язылдым. Исемлектә ун-унбишләп кеше идек. Хәзер, үзе булмагач, ул исемлек барлыгын әйтә алмыйм.
— Мәгълүм ки, хыял тормышка ашмаса, хыял гына булып кала. Сез шушы изге ниятегезне тормышка ашыруны нидән башладыгыз?
— Хат язудан. Ягъни, шушы хәрабәнең хуҗасын эзләүдән башладык эшебезне. Үзебезчә, хуҗасын табып, аңардан рөхсәт алып кына төзелешне башларга иде ниятебез. Әмма Миргазиян хәзрәт сиңа да сөйләгәндер, шул вакыттагы бусагалар таптау чоры бигрәк тә күңелдә авыр хис калдырды. Миргазиян хәзрәт сиңа сөйләгән хәлләрне кабатлап тормыйм. Шунысын гына әйтәм. Түрәләрдән алган хатлардан (ягъни, халыкча әйтсәк, «отписка»лардан) калын гына бер китап чыгарып булыр иде. Туган-үскән, бабаларыбыздан мирас булып калган Татарстанда да шулай булгач, Рәсәй киңлегендә ниләр күрми татар халкы, күз алдына да китереп булмыйдыр.
— Аңлашыла… Хакимиятнең тискәрелегеннән күңелегез кайтмадымы, төшенкелеккә бирелмәдегезме?
— Юк, киресенчә. Һич икеләнмичә, мескенләнмичә үз ниятебезгә, изге максатыбызга ирешергә булдык. Без беркемнең дә колы түгел, гәрчә кол итәргә тырышсалар да. Җирдә — без, күктә — Аллаһы Тәгалә, бар мактауларыбыз һәм ышанычыбыз бары тик Аңарга. «Отписка»ларның очы-кырые булмасын аңлагач, Миргазиян хәзрәтебез хәрабәнең янкормасында биш вакыт намазны җәмәгать илә укырга тәкъдим итте. Аның сүзен шатланып кабул иттек, һичшиксез, килештек.
— Янкорма кем карамагында иде, хуҗасын эзләү, табу, тагын бусагалар таптау, «отпискалар» җыюга китермәдеме?
— Юк, бу янкормада янәшәдәге өйләрне җылытучы торбалар үтә. Шулардан үткән җылыны санаучы приборлар урнашкан иде. Шушы приборларның күрсәткечләрен атна саен карап язып китәләр иде. Без, Миргазиян хәзрәтебез киңәш иткәнчә, шул иптәш белән сөйләштек, аңлаттык та, Ходай рәхмәте, ул безгә ачкычны бирде. Кош тоткандай булдык. Без аңа бүген дә күп рәхмәтлебез. Шулай итеп, безгә намаз укырга урын булды, ә аларга — саклау, тәртип, чисталык мәсьәләсе хәл ителде. Бернинди «отписка»сыз, түрәсез. Соңрак, түрәләр бусагасын таптаганда, үзебезнең кардәшләребез, татар түрәләренең кирелегенә тарыган саен шушы ачкыч биргән урыс кешесен хөрмәт белән искә ала идем.
— Әлхәмдүлилләһ, үзегезнеке булмаса да, биш вакыт намаз укырга урыныгыз булды. Шуннан соң ни эшләргә уйлаштыгыз?
— Үзең дә беләсең ич, Миргазиян хәзрәтнең максаты диимме, хыялы диимме, зурдан кубарга иде. Бу урында ул өр-яңадан ике катлы итеп мәчет төзергә планлаштырды. Бик үк ышанып бетмәсәк тә, күңелебезгә хуш килде, без бу эшкә карышмадык. Әлбәттә, эшне проект төзүдән башларга дип киңәшләштек. Үзең дә хәтерлисеңдер, бу ниятебез тормышка аша язды. Проектлар төзү эшендә эшләгән бер белгеч, татар кешесе, бик ярдәм күрсәтте — проект төзеп бирде. Аңа «рабочий» дип аталганын да төзисе бар икән әле. Шушы хәстәрдән проект төзүче оешмалар бусагасын таптый башладык. Шуннан берсе берничә бит кәгазь өчен 750 мең сум акча сорагач, Миргазиян хәзрәтебез бик гарьләнде. Аннары инде, һавадагы торнага кызыкканчы кулдагы чыпчык хәерлерәк дигәндәй, шушы хәрабәне үз кулыбыз илә мәчет итсәк хәерлерәк! дигән фикергә килдек.
— Өйләнү — сөйләнү генә түгел дигәндәй, төзибез дип әйтеп кенә төзелешне башлап җибәреп булмый бит әле.
— Искитмәле хәл. Халык битараф, дип әйтүчеләр күңелләренә салсыннар иде. Юк, һич кенә дә битараф түгел татар халкы. Без йөргәнне күреп, ниятебезнең изгелеген тоеп булса кирәк, халыктан, милләттәшләрдән безгә ярдәм килә башлады. Сәдака рәвешендә дә, җылы сүз белән дә, химаячелек белән дә. Килеп эшләүчеләр дә, булышучылар да күп булды. Аллаһның рәхмәте булсын барчасына.
— Акча мәсьәләсе иң четерекле мәсьәлә инде.
— Хәзрәтебез бу мәсьәләгә бик җитди карады. Үзебез дә көчебез җиткәнче эшләрбез һәм, әлбәттә, бушлай дип килештек. Әлхәмдүлилләһ, бүгенгәчә шулай эшләп йөрибез. Хәзрәтебез намаз укучы мөслимәләребез арасындагы мөслимәбез Әлфиягә хисапчы, ягъни бухгалтер вазыйфасын йөкләде. Сатып алынган һәр әйбергә, бер тиенлек кенә булса да, исәп-хисап бирәбез. Үзебез эшли алмаган эшләрне генә түләү нигезендә эшләтәбез.
— Әлхәмдүлилләһ, мәчетле булдык. Биш вакыт намаз да укыла. Үзең намазга күптән бастыңмы?
— Бүгенгедәй хәтеремдә, 1995 елны «Мәрҗани» мәчетенә йөри башладым, кызыксынып кына түгел, ихлас күңелдән йөргәнемне белделәр, ахры, миңа мәдрәсәдә укырга тәкъдим ясады Ризванов Тәлгать абыебыз. Аңа бик рәхмәтлемен. Бик шатланып ризалаштым. Эшкә йөрсәм дә, авырсынмадым, укырга да йөрдем. Шулай 4 ел вакыт күз ачып йомганчы узган да киткән.
Мәгълүм булса да, әйтим инде, намазны өйдә укуга караганда җәмәгать илә уку хәерлерәк. Шуңа мин, үзебезнең яныбызда мәчет булмаганлыктан, «Болгар» мәчетенә, «Казан нуры» мәчетенә йөрдем. Мәдрәсәдә бергә укыган Җәүдәт тә йөргәч, «Казан нуры» мәчетендә ешрак була идем. Шулай йөри торгач, әйткәнемчә, Миргазиян хәзрәт белән очрашырга, танышырга, бергә-бергә эшләп китәргә насыйп булды. Шунысын да әйтим, ошбу мәчетебез төзелеп килгән вакытта хаҗга да барып кайтырга насыйп булды. Шулай итеп, Аллаһы каршында булган барча вазыйфамны башкарырга тырышам. Разый булып, кабуллардан кылсаң иде инде, Раббым. Миргазиян хәзрәт вафатыннан соң, авыр туфрагы җиңел булсын, имам вазыйфасын да башкарам. Мәхәллә үтенүе буенча. Миргазиян хәзрәтнең вафаты минем өчен дә көтелмәгән аянычлы хәл булды, бик авыр кичердем. Ул башлаган эш тукталып калмасын өчен тырышабыз. Иншалла, мәчетебезнең нуры һич тә сүнмәс. Чөнки мәчетебезне намаз укучы өлкәннәребез дә һәм яшьләребез дә нурландыра. Иншалла, алдагы көннәребез дә шулай үтсә иде.
— Амин. Хәзрәт, вакытың тар булса да, шуны сорыйм әле. Нинди илдә, ниндиерәк заманда яшәвебез мәгълүм. Яхшы эшкә, изге гамәлгә дә яманлык кылырга теләүчеләр булгалый. Андый очраклар булмадымы?
— Булды һәм тагы да булыр сыман. Бу темага кереп китәсем килмәгән иде. Шулай да, соравыңны җавапсыз калдырасым килми, соңгысын, үзебезнең милләт кешесенә кагылышлысын гына сөйләп үтим. Әле бу җәйдә генә булды бу хәл. Мәчеттән өйгә кайтырга җыенган гына идем, телефон шалтырады. Трубканы алдым. Кем шалтыратканын танымыйм гына, тавышы танырлык түгел. Ниһаять, аңладым. Үзебезнең мәчеткә йөрүче олы яшьтәге ялгыз яшәүче бер мөселманыбыз шалтырата икән. «Тизрәк килеп җит, миндә тавыш куптарырга җыеналар», — ди. Тиз генә җыендым да өенә килдем. Керсәм, ни күзем белән күрим, ишеген ватканнар, өй эчендә мине чакырган хуҗа һәм каршысында зур гәүдәле 40–45 яшьләрендәге бер ир-ат басып тора. Соңыннан аңладым, — улы икән. «Син кем, нишләп йөрисең монда?», — ди. «Мин мәчеттән килдем. Шалтыраттылар, ярдәм сорап чакырдылар», — дим. «Бар, чыгып кит моннан, бу минем әти, сами разберемся», — ди. Нишләргә? Әтисе китмәвемне үтенә. Кыскасы, бу ир беркайда да эшләми, әтисеннән тагын акча таләп итәргә килгән, әтисе кертмәгәч, ишекне ватып кергән икән. Хәленнән килгәнчә әтисе акчасын биргән. Хәзер бирә алмый, үзенә дә көн күрергә кирәк ич. Ничек җитте шулай, көч-хәл белән бу адәмне чыгарып җибәрдек. Шуннан әтисе: «Куркам, кая да булса китеп торырга кирәк. Бу көннәрдә мәчеткә йөри алмам инде», — ди. Шулай берничә көн үткәч, мәчеттән чыгып барганда каршымда теге ир пәйда булды. «Әтине кая илттең, тап, тапмасаң мин сине мәчеттән чыгармыйм», — дип юлымны бүлде. «Кер, кара, әтиең монда юк», — дим. «Кермим дә, карамыйм да, әтине тап», — дип бәйләнә дә бәйләнә. Күрәм, аңларлык дәрәҗәдә түгел, күзе пыяладай, йөзендә нур юк. Шулай тарткалаша-тарткалаша җиде сәгать вакыт үтте. Мәчеттән чыгармый. Милициягә шалтыратыр идем, мәчетебез янында шау-шу куптарасым килми. Беләсең ич, мәчет торгызуга якын-тирәдә яшәүчеләрнең барысы да шатлана дип әйтеп булмый әле. Шуннан соң гына бу китте. Икенче көнне намаздан соң җәмәгать белән мәчеттән чыгып барганда ни күрим, милиция машинасы ишек янына ук килеп туктаган. Мине алырга килгәннәр. Утыртып алып киттеләр, бүлмәләренә кертеп утырттылар, сорау ала башладылар. Мин кем, ни эшлим, шушы кешене беләсеңме һәм башкалар, һәм башкалар. Кыскасы, әтисеннән акча таләп итүче теге бәндә яулык зурлыгында диярлек әләк язып биргән икән милициягә. Миннән аңлатма яздырдылар, соңыннан хөкемгә чакырдылар. Әле бу хәлнең очы-кырые бармы, әйтә алмыйм. Шунысы бәхәссез, милләтебезне, динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне санга санамый үскән бу бәндә бала түгел, бәлагә әйләнгән. Яшьләребезне шушы юлдан саклап калырга көч-куәт бирсәң иде, йа Аллаһ.
Мәчетне эшләтеп җибәрү мәшәкате артыннан йөргән чакта байтак кешеләр белән күрешеп сөйләшергә, киңәш-табыш итәргә туры килде. Кемнәрдер шикләнеп карады, икенче берәүләр бик ягымлы каршы алып ярдәм кулы сузды, гаеп ташлаучылар, фетнә оештырулар да булмады түгел. Ләкин без сабырлыгыбызны җыеп эшебезне дәвам иттек, мәчетебезне сафка бастырыр өчен бөтен көчебезне куйдык. Нинди генә каршылыкларга юлыксак та, бездә дөреслеккә омтылыш, ихласлылык, көч, бердәмлек бар иде. Әнә шул бердәмлек, бер-береңне тыңлау, олыны олы дип белү, киңәшләргә колак салу өлкәннәргә дә, яшьләребезгә дә җитеп бетми бүген. Мелиорациядә эшләгәндә бер мәҗлестә, ул вакыттагы министр Минтимер Шәрип улы болай дигән иде: «Егетләр, эшегезне әйбәт эшлисез, чын егетләрчә. Халкыбыз телендә сөйләшсәгез, чын татар булыр идегез», — дип әйткән иде, әлеге сүзләр бүген дә хәтеремдә. Шул сүзләрдән соң миндә байтак сораулар туды. Шул сорауларның берсенә җавапны мин Миргазиян хәзрәттә таптым, бөтен җаны-тәне белән, көченнән килгән кадәр халкыбызга телебезне, динебезне үстерергә ярдәм итте ул, безнең рухыбызны уятты, шушы юлда бетмәс-төкәнмәс көч куйды. Күп нәрсәләргә күземне ачты ул минем.
Мәчетне эшләтеп җибәрү мәшәкатьләренең һәммәсенә тәфсилләп тукталып тормыйча, манара өстенә ай кую кебек бик четерекле мәсьәлә турында гына әйтеп китмәкче булам. Йа Раббым, шушы манарабызны айлы итәргә насыйп булсын иде дип көн-төн теләкләремне тели идем. Мәчеткә йөрүчеләрдән Тәлгать абыйга, Рәшиткә зур рәхмәт, вакыт та таптылар, көч-куәтләрен дә кызганмадылар. Рәфкать абыебызга да рәхмәтнең иң олысы, җитмеш яшьлек карт әле тегесен алып килеп, әле монысын алып килеп йөгереп кенә йөрде. Депутатыбыз Мифтахов килеп үзенең җылы сүзләре белән тынычландырып, киңәшләрен әйтеп безгә дәрт өстәде. Ай куйганда үзебезнең мөселман кардәшләрдән тыш рус милләтеннән булганнар да ярдәм кулы суздылар. Мәсәлән, крановщик егет Володя шундый җайлы гына, төгәл итеп аебызны күтәреп манарага куйды. Аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Ул көнне нинди шатлык-куаныч кичерүебезне әйтеп бетерерлек түгел. Шәйхетдин абыйга иң зур рәхмәтебезне әйтәсем килә, манарабызга ай кую кебек гаять мәшәкатьле эштә аның кебек акыллы киңәшләр бирүче кешене табарга кирәк әле. Кызым Фәридәгә дә рәхмәтлемен, буявын да табып бирде, буятты да. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын. Шунысы кызганыч, бу шатлыклы көннәрне Миргазиян хәзрәтебез күрә алмады, гүр иясе булды. Әмма безгә аның хыялларын тормышка ашырырга насыйп булды, Декабристлар урамы мәчетле булды, бүгенге көндә мәчетебез эшли, әйләнә-тирәгә нур сибеп мөэмин–мөселманнарны үзенә чакырып тора.
Рәхилә апа төше
Беркөн, иртәнге намазыбызны җәмәгать илә мәчетебездә укыганнан соң, өйгә кайтып чәй эчәргә утырган гына идем, шалтыраталар. Тормыш иптәшем өлгерерәк булып чыкты, тышкы ишекне ачты һәм: «Әйдәгез, керегез», — дип кемнедер ияртеп өйгә керде. «Бер күрмәгән, таныш түгел кешегә һич икеләнмичә ишек ачтыгыз», — дип артыннан олы яшьтәге бер хатын кереп килә. Сәлам бирешкәннән соң таныштык. Исеме Рәхилә икән. Орск шәһәреннән килгән. «Сез мине юләргә санамагыз инде», — дип паспортын чыгарып күрсәтте. Дөрестән дә, Орскда яши икән. Бергәләп чәй эчәргә утырдык. Чәй өстәле артында әңгәмә җиңеләя ич. Казанга беренче тапкыр килүе икән. Килүенең сәбәбе — төш күргән дә шуның тәэсиренә бирелеп үзләренең мәчетенә барган, хәзрәтенә: «Мин төш күрдем. Төшемдә миңа Казанга барып Декабристлар урамындагы мәчеттә булырга кушылды», — дип төшен сөйләп биргән. Хәзрәт дога кылган, өенә озаткан. Шуннан, күп тә үтми, Рәхилә апа шушы ук төшен кабат күрә. Тагын хәзрәткә киңәшкә бара. Бу юлы хәзрәт: «Алайса син әйтелгән урынга бар, сәдакаңны бир, намаз укы, дога кыл», — дип киңәш итә. Рәхилә апа өенә кайта, юлда ашарына да әллә ни алып тормый, күрше авылга барган сымак юлга чыга. Ике тәүлек юлда була. Иртәнге 7 дә Казанга килеп төшә. Трамвайга утыра. Кондуктор: «Сез кайсы тукталышта төшәсез», — дип сорый. Рәхилә апа: «Сеңлем, рәхмәт. Мин үзем беләм», — ди. Һич кенә дә ялгышмыйча мәчетебезгә якын тукталышта төшеп кала. Ул вакытта әле манарабыз да айсыз иде, мәчетебезне таба. Иртәнге намаз инде укылган булганга ишек бикле. Ә кизү торучы иртәнге 8гә килә. Ишегалды җыештыручы хатыннан сорап минем фатирны таба.
Чәйдән соң мөтәвәллият әгъзасы Мансур абыйга шалтыраттым. Сөйләштек. Мәчеттә очрашырга булдык. Рәхилә апа белән мәчетебезгә килдек. Ишекне ачып керттем. Догалар кылдым. Мансур абый килде, Йасин сүрәсен укыды. Рәхилә апа намаз укып, дога кылып, сәдакасын биреп күңелен тынычландырды, амәнәтне үтәде. Менә шундый гыйбрәтле хәлгә үзем шаһит булдым. Телефон номерымны язып киткән иде, беркөнне Орскдан Рәхилә апа шалтыратты. Төш күреп, төшендә «Изге гамәлләрең кабул булды» диелгәнне шатланып сөйләде. Соңрак Рәхилә апа шалтыратып (тормыш иптәшем өйдә булган), мәчетебезгә тагын бер кат килергә нияте барлыгын әйткән. Җәй көннәрендә көннәр җылынгач Рәхилә апабызны көтәбез. Без белмәгән, күрмәгән, таныш түгел кешеләрнең чит яклардан кайтып мәчетебездә намаз укулары — Аллаһы Тәгаләнең безгә рәхмәте, күренеп торган тагын бер могҗизасы. Миргазиян хәзрәтебез рухына чиксез шатлык вә савап булса иде, Раббым.
Бисмиләһи рахмәни ррахим.
Әлхәмдүлилләһи раббиль галәмин, вә саләтү, вә сәләмү галә Расүлинә Мөхәммәдин вә галә әлиһи вә әсһабиһи әҗмәгин.
Рәхмәтле һәм Рахимле Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен.
Татарстан җөмһүрияте Президенты
галиҗәнап Минтимер Шәрифулла
улы Шәймиевкә
Мөхтәрәм Минтимер Шәрифулла улы!
Без, «Әл-Ихлас» мәхәлләсенең өлкән яшьтәге мөселманнары сезнең тәрҗемәи хәлегезне дә, халыкка ирештергән фидакарь хезмәтегезне дә күреп, күзәтеп, сокланып барабыз. Дөрестән дә, сез менә шушы соңгы ике ун ел эчендә икътисад өлкәсендә дә, милләтебезнең онытыла башланган гореф-гадәтен, җимерелгән рухи халәтен торгызуда да күп эшләр башкардыгыз. Сезнең омтылышыгыз, көчегез белән кыска вакытта меңнән артык мәчетләр төзелеп милләт файдасына эшли башлады. Шул ук вакытта Казан Кремленә, йөзек кашы булган Кол-Шәриф мәчете безнең ата-бабаларыбызга рухи истәлек (һәйкәл) булып калкып чыкты. Мөселман уку системасы сезнең тырышлыгыгыз белән аякка басты. Шул исәптән мәдрәсәләр, Ислам университеты барлыкка килде, мөселман китап басу эше торгызылды. Бу күтәрелеш сезнең тырышлыгыгыз белән мөмкин булды. Шул ук вакытта җөмһүриятебездә дә, ил күләмендә дә зирәк сәясәт алып бару нәтиҗәсендә күп милләтле, төрле динле халык арасында тынычлыкта (толерантлык) урнаштыра алдыгыз. Шушы фидакарь хезмәтегездән без сездән үрнәк алырга тырышабыз.
Без, «Әл-Ихлас» мәхәлләсенең мөселманнары, Мәскәү районындагы, Декабристлар урамы, 117 нче йорт ишегалдында, элеккеге котельный бинасында урнашып, шунда көндәлек вә җомга намазларын да җәмәгать белән башкарып, шунда ук дөньяга килгән балаларга исем кушу, кушылучы яшьләрне никахлау, дөньядан үткән кешеләрне ахирәт сәфәренә озату мәрасимнәрен дә (гамәлләрне) үтәп барабыз. Шушы кечкенә генә бинада, әлһәмдүлилләһ, мәхәллә халкына әхлакый тәрбия бирү эшләре һәм әдәп кагыйдәләрен өйрәтү дәресләре дә алып барыла.
Вә ләкин шушы изге гамәлләрне алып бару өчен мәчет һәм мәдрәсә биналарыбыз булмау кыенлыклар тудыра. Дөрестән дә, 240 меңгә якын халкы булган, Казан шәһәренең Мәскәү районында мөселманнарга дини вазифаларын үтәү өчен бер мәчет тә юк (чиркәү бар). Дөрес, шушы районда теркәлгән «Сөләйман» мәчете шәһәр читендә «Левченко» поселыгында урнашкан, вә ләкин анда барып җитү безгә җиңел түгел. Киләчәктә чын мәгънәсендә Аллаһы йорты — мәчет һәм мәдрәсә төзү нияте белән хыялланып яшибез без. Инде хәзерге вакытта сызымыбыз, проектыбыз да әзер, ләкин матди мөмкинчелегебез юк. Район башлыкларына мөрәҗәгать иткәләдек, әмма аларның җаваплары бер булды, янәсе «дәүләт диннән аерылган». Сезнең игътибарыгызны шуңа җәлеп итәргә җөрьәт итәбез: 2007 ел җөмһүриятебездә «Хәйрия елы» дип игълан ителде: бу изге гамәл, хөрмәтле Минтимер Шәрифович, сезнең тарафтан безнең мәхәлләгә дә игътибар юнәлтелмәсме икән дигән теләк белән башкарылды.
Илебез иминлеге, милләтебезнең тормыш бәрәкәте өчен дога кылабыз. Вәссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһ.
Сезгә ихтирам белән «Әл-Ихлас» мәхәлләсе мөселманнары исеменнән:
Мөтәвәллият әгъзалары
һәм имам-хатиб хаҗи Әзһәр Вәлиулла
Хәтирәләр
______________________
Тормыш иптәше Фәния сөйли
— Фәния апа, мәчетле булу ниятен тормышка ашыруны Миргазиян хәзрәт нидән башлады?
— Төгәл итеп әйтә алмыйм. Әле ул вакытта Миргазиянның тормыш иптәше Мәрзия исән иде. Бер ишегалдында торганга бер-беребезне беләдер идек, исәнләшеп йөридер идек. 2000 елларда ирләр ишегалдында җыелышып сөйләшәләр иде. Шуннан Гагарин урамына барып намаз укып кайталар иде. Тормыш иптәше — Мәрзиясе вафатын бик авыр кичерде. Җанына җылы эзләп булса кирәк, Мәрзиясенең төшендә күргәнен бик гаҗәпләнгәнен сөйләде. Электә, әйткәнемчә, бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп торадыр идек. Ике кызы, бер малае бар. Исәннәр. Араларында тормышын татар милләте кешесе белән бәйләмәгәне булганын әрнеп сөйлидер иде. Шул төшен күргәч, 111 нче сан элеккеге котельный бинасы икәне ачыкланды. Ул вакытта да саулыгы мактанырдай түгел иде. Табибханәгә керде. Операция ясадылар. Өч кабыргасын алдылар. Ул иелә алмый иде. Табибханәдән чыгуга, савыкканын да көтми, «мәчет, мәчет» ди-ди мин белмәгән, күрмәгән, ишетмәгән оешмаларга йөри башлады. Шуннан күп тә үтмәде, тагын табибханәгә эләкте. Беренче керүендә чынлап торып савыга алмаган икән. Бу юлы ярты елга якын ятып чыкты. Шуннан чыккач элеккеге танышлары, бөтенләй миңа таныш булмаганнар да килә башладылар. Шулай бер көнне мөселманча бик матур, бик пөхтә итеп киенгән ханым килеп керде. Исәнләшкәч, күрешкәч, дога кылгач, аңлаштык. Исеме Миләүшә икән. Тору урыны да бездән ерак түгел икән. Миргазиян турында, аның мәчет төзергә нияте барлыгы турында «Комсомольская правда» гәзитеннән укып белгән икән. Шуннан редакция аркылы адресыбызны белешеп төзеләсе мәчеткә сәдака китергән икән. Миргазиянның башы күккә тигәндәй булды. Үзе дә ничектер тураеп киткәндәй булды, өч кабыргасы булмаса да. Миргазиян үзе акча тотарга, акча белән йөрергә яратмыйдыр иде. Шуннан ул Миләүшәгә: «Кызым, бу беренче сәдака синең кулдан килде, син үзең кассир да бул инде», — дип аңа шушы вазыйфаны йөкләде. Шулай итеп, Миләүшәбез мәчет төзү хәстәренә беренчеләрдән булып җигелде. Шуннан Мәдинә ханым да, Әлфия ханым да бу эшкә ике куллап диярлек кушылдылар. Җыелу урыны башта өйдә булды. Журналистлар да кызыксына башладылар. Менә шулай башланып китте инде. Беркөн кәефе бик кырылып кайтып керде. «Ни булды, Миргазиян?», — дим. Мәчет буласы бинага терәп автостоянка ясаганнар икән дә машиналарын ишекне ачмаслык итеп терәп куялар икән. Миргазиян түзмәгән: «Ишек ачарлык урын калдырыгыз», — дип әйткән. Тегеләргә бу сүз ошамаган, ишеген бөтенләй ук каерып алганнар да чүплеккә тондырганнар. Бусы гына җитмәгән, эчкә чуп-чар тутыра башлаганнар. Шуннан Миргазиянның йөрәген җәрәхәтләү туктамады инде. Арткы як диварын сүттеләр, кирпечен ташыдылар. Түшәмен ишеп төшерделәр. Яклаучы юк. Кая гына мөрәҗәгать итсә дә, файда юк. Йөри-йөри Миргазиян төшенде: район хакимиятендә мәчет төзүгә бик каршы бер хезмәткәр барлыгы ачыкланды. Шуның әнисе мәчетебез янында ук урнашкан йортта тора икән. Ирләргә караганда хатын-кыз игътибарлырак була. Миргазиян янына мәчет төзелгән урынга, үземчә булышырга барган саен шушы йорттан бер олы гына хатынның тәрәзәдән безгә бик текәлеп карап торганына игътибар иттем. Шушы түрәнең әнкәсе булса кирәк. Миргазиянга каршы кылынган гамәлләрнең барысын да мин белеп бетермим. Ул турыда үзе дә сөйләргә яратмыйдыр иде. Йөрәге ярасын яңартасы килмәгәндер шул. Ничә мәртәбә ачкыч яратып ишеген ачып кереп янкормасын суга батырдылар. Тагын табибханәгә эләкте. Шулай 2005 ел башынача дәвам итте. Район хакимиятендә «ярар» сүзен ишетсә, шатланып кайтадыр иде. Гамәлләренең киресен күреп, тагын кәефе нык кырыла иде. «Фамилиясе Минкина, бәлки татар кешесе түгелдер», — дим үземчә юатмакчы булып. «Юк, татар», — ди минем белән килешмичә. Шуннан яклау булмаячагын аңлап булса кирәк: «Манара астын шартлатып ишмәсәләр инде», — дип бик шикләнеп йөри башлады. «Булмас, булмас», — дип юатмакчы булам. Миннән нинди ярдәм инде. Шул җылы сүз белән күңелен тынычландыру гына инде. Акча мәсьәләсендә дә рәсми оешмалар «юк»тан ерак китмәгәннәр икән. Шуңамы, ничектер алар аркылы сатыла торган «хәләл» ризыкның да хәләллегенә бүген дә күңел ышанып бетми.
Үзе вафат булганнан соң ошбу оешмалардан алынган бик күп хатлар, үзе әйтмешли «отпискалар» өемә килде. Үзе вафатыннан соң «Кемгә кирәк инде болар хәзер, чүплеккә чыгарып ыргытыргамы әллә», — дип торганда, мәчеттән Мансур алып китеп, яңа имамыбыз Әзһәр хәзрәткә биргән.
Үләсе көнне гадәттәгечә иртәнге намазга тордык та, мин укып бетергәнче үк урынына кереп яткан. «Ни хәл инде бу», — дип гаҗәпләндем. Гадәттә мин укып бетергәч тә бик озак укып утырадыр иде. Бераз ятып торды, йоклап та алды да, уянып: «Фәния, тыным бетә, бик читен», — дип зарланып алды. «Табиб чакырыйкмы әллә», — дим ризалыгын сорап. Ризалыгын белгертмәде, ярдәм буласына ышанмады, ахры. Шулай беркүпме утыргач, Мансурларга кереп чыгарга булдым. Ул кичен: «Бакчадан кайттым, кереп чык әле», — дип шалтыраткан иде. Озак йөргәнне Миргазиян яратмыйдыр иде. Тиз генә аларга барып кайттым: җиләк җыеп кайткан икән һәм безгә дә өлеш чыгарган икән. Шул җиләкне Миргазиян урын өстендә генә утырып ашады.
«Сиңа да калдырыйммы?», — ди. «Юк, мәйтәм, ашыйсым килми әле», — дим. Шушы җиләкне тәмле ди-ди әкрен генә ашап бетерде. «Тәмле булса, базардан кереп алыйм», — дим. Шуннан тиз генә базарга кереп бер кило җиләк алып кайттым. Үзебезнеке өлгермәгән чак иде әле. Керсәм, Миргазиян урында ятып тора. «Әйдә, мәйтәм, тор, бергә-бергә ашыйк», — дим, торалмый. Тотып торгыздым. Туалетка керттем. Шуннан «ах» дигәнме аваз ишетелгәндәй булды. Үзем кухняда ич. Ишекне ачып карасам, Миргазиян бөгелеп төшкән. «Нишләп мине чакырмыйсың?», — дим. «Чакырдым ич», — ди. Чакыруы шушы «а-а-х» дип әйтүе булган икән инде. Шуннан күрәм, үзенең кухняга кереп утырырлык хәле юк. Урындыкка гына утырттым да җиләк ашатмакчы булдым үзенә. Бераз ашады. Шуннан ятасы урынын яңадан җәйдем. Табиб килә калса урыны чиста булсын дим. Телефон шалтырады. Кызы шалтырата икән. Әтисенең хәлен сораша. «Бик мактардай түгел әле, хәле юк», — дим. Шуннан, әтисенең хәле авырлыгын тоеп булса кирәк, кызы килеп тә җитте. Ишекне ачып керттем. Ә Миргазиян йоклап киткән кебек күренде. Шуннан гырылдый башлады. «Әллә табибханәгә салыйкмы әллә», — ди кызы. Җибәрәсем килми: «Юк, кирәкмәс», — дим. «Салыйк инде», — дип кабат әйткәч кенә ризалаштым. Ашыгыч ярдәм чакырдык. Килүче булмагач, икенче урыннан чакырдык. Килделәр. Икесе дә. Табибханәгә алып киттеләр. «Үзем дә барам», — дигән идем, «Үзең дә авыру, өйдә генә кал», — дип мине өйдә калдырдылар. Телефон яныннан китми утырам. «Әтигә авыр», — дип минут саен диярлек кызы шалтыратып торды. Улына да хәбәр иткәннәр. Ул да янына барган. Бермәлне трубканы алган идем: «Әти үлде», — дип кызы елап җибәрде. Сәгать дүртенче ярты иде. Иртән унынчы яртыда алып киткәннәр иде. Җомга көн иде. Июнь аеның 23 көне иде. Өйгә алып кайттылар. Мәчеттән барып алып кайттылар. «Зинһар, моргка салмагыз, кайдан киткән, шунда алып кайтыгыз, өйдә кунсын», — дим. Миргазиянның вафаты мәчеттәгеләр өчен дә көтелмәгән кайгы, фаҗига булды. Бер дә зарланырга яратмыйдыр иде шул. Соңгы чиккә җиткәнен белеп, йөри алмас дәрәҗәгә җиткәч кенә табибханәгә кереп ятадыр иде. Урыны җәннәттә булсын, авыр туфрагы җиңел булса иде, Раббым. Беркемне дә гаепләмим, шулай да еллар, айлар буе түрәләр бусагасын таптау йөрәгендә эзсез калмагандыр дим үземчә. Барыбыз да Алла бәндәсе. Шул хисаптан түрәләр дә.
Олы кызы Салаватова Нәбирә истәлекләре
Әтиемнең мәчет төзергә нияте барлыгын мин, әлбәттә, беләдер идем. Шул ук вакытта аның саулыгы юклыгын да мин бик яхшы белә идем. РКБда ул бер ел ярым ятты. Үпкәсе авыртадыр иде. Өч мәртәбә операция ясадылар. Мин төннәрен сакларга йөрдем. Шуннан чыккач ни генә булса да, табибханәгә кермәс булды. Аягында йөрерлек булса да, хәле тагын авырайгач берәр-икешәр ай ятып чыгарга мәҗбүр буладыр иде. Мәчет мәсьәләсендә әтинең төшендә әнине күргәнен, шуннан әтинең мәчет төзергә бик тырышып йөргәнен беләдер идем. Әмма җентекләп сорашмыйдыр идем. Үзе дә бик тасвирламый иде.
Вафатыннан ике атналар элек гадәттәгечә шалтыраттым. Аерым торабыз ич. Бик озак шалтыраткач кына телефонын алды. Саулыгын тагы начарайган икән. «Әй кызым, хәлем авыр, аякларым да бик каты сызлый. Шешенә башладылар. Йөри алмыйм», — ди. Шуннан сеңлемә шалтыраттым. Медсестра булмаса да, укол кадый белә ул. Килдек. Хәле бик авыр иде. Урыныннан да торалмый. Ыңгырашып ята. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Алар килеп укол кадап киттеләр. Шуннан соң терелә алмасын сизде, ахры, күңеле сүрелгәндәй булды. Фәния апа (үги әни) үзен култыклап йөртә башлады. Безгә алып килде. Мәчеткә шул рәвештә йөргәннәр. Мәчеттә нәрсә булгандыр, белмим, аннан кәефе нык кырылып кайткан. Хәлем бик авыр дип тагын шалтыратты. Йөрү ярамаганмы, тыны бик кысыла икән. Табибны чакыртканнар. Бу хәбәрне ишеткәч, базарга кереп җиләк алдым да әти янына килдем. Әтием урында ята. Йоклаган сыман да тоелды. Курыктык. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык. Ул озаклагач, икенче урыннан чакырттык. Икесе дә бер үк вакытта диярлек килделәр. Үзем дә алар белән утырып киттем. Сеңлем Нәзирә белән энем Әмир дә килеп җиттеләр. Караваты янына тезелешеп утырдык. Көндезге сәгать 12 ләр иде. Әти сөйли алмый иде инде. Мин кулыннан тотам да: «Әти, әти, мине ишетәсеңме?» — дим. Тавышы ишетелмәгәч, колагымны авызы янына ук куям. «Ишетәм», — дип пышылдаганы ишетелә. Шуннан әтием урыныннан тора алмады инде. Җан бирде. Сәгать дүртенче ярты иде. 23 июнь иде. Нишлим соң инде, гаеп миндә дә бардыр. Олы кызы буларак, аңа күбрәк игътибар итәргә, ешрак шалтыратырга, очрашырга, хәл-әхвәлен белеп торырга кирәк булгандыр, дим үземчә. Мәчетенә үзе исән чакта бик сирәк барганыма да үкенәм. Безнең өчен дә тырышты, балаларым дингә керсеннәр дип өметләнгәндер. Ә без дөнья куабыз да куабыз, ә үзебез әти җан биргәндә дә дога укырлык хәлдә түгелбез. Әнием янына җирләдек. Үзе урын калдырткан булган. Урыннары җәннәттә булсын инде.
Хәкимов Әдһәм Хәкимҗан улы сөйли
Миргазиян хәзрәт белән Кабан арты мәчетендә беренче мәртәбә очраштык һәм таныштык. Мәчет ачу, мәхәллә оештыру мәсьәләләре буенча Исхак хәзрәт янына киңәшләшергә килгән иде ул. Исхак хәзрәт мәчет-мәдрәсә ачу нияте белән йөрүчеләргә төпле киңәш бирүче буларак танылган шәхес иде. Менә шундый ният белән килүчеләр арасында иде Миргазиян хәзрәт. Сөйләшеп киттек. Булачак мәчетнең нинди урында, кайсы районда икәнен сорадым. Әйткән сүзе, мәгълүматы күңелемә хуш килде. Мөмкин булганча аңа ярдәм итәргә ниятләдем һәм, әлхәмдүлилләһ, ниятебез тормышка ашты. Бүген менә шушы мәчет эчендә, Аллаһ йортында намаз укыйбыз. Миргазиян беренче танышуда ук рөхсәт кәгазьләрен алуның бик мәшәкатьле икәнен, бетмәс-төкәнмәс түрәләрнең бусагаларын таптарга мәҗбүр икәнлеген сөйләде. Дустанә аерылыштык. Телефон номерларыбыз илә дә алыштык. Шунлыктан Миргазиян җилкәсенә төшкән авырлыклар, куркытулар, «бульдозер белән иштерәм» дигән кисәтүләр турында хәбәрдар идем. Чыбыркыдан тыш, «Башка урында төзергә рөхсәт бирәбез, моннан гына китегез», — дигән прәннеккә дә алданмады Миргазиян. «Анда да төзесеннәр», — дигән ул җавабында. Нык характерлы, батыр йөрәкле, милли аңлы, намуслы, Аллаһ юлында йөрүче шәхес икәненә ихластан инандым. Үземнең тиенләп җыелган егерме мең сум акчамны һич икеләнмичә Миргазиян хәзрәткә бирдем һәм, әлхәмдүлилләһ, ялгышмадым да. 2003 ел, июль аеның 7 көне иде. Бүгенгедәй хәтеремдә. Соңрак, мәчет буласы урында янкорманы намаз укырлык дәрәҗәгә җиткерү хәстәренә керешкәч, ярдәм йөзеннән тагын җиде мең акчамны бирдем. Бигрәк тә 2005 елны чыгымнары күп булды. 1000 еллык уңаеннан хәрабә урынына мәчет кору хакимият өчен кулай булса да, ярдәм кулын гади халык сузды, мин дә шул хисаптан. Аз булса да, күп итеп алсыннар дигәндәй, мөмкинлегемнән чыгып акчалата ярдәм иттем, җәмгысы 90 мең чамасы булды.
Бүгенге көндә шушы ташландык хәрабә урынында мәчет торгызылуы һәм анда олы-кеченең җәмәгать белән биш вакыт намаз укуында, уку-укыту эшләренең оештырылуында, әлхәмдүлилләһ, күп булмаса да, минем өлешем дә бар дип куанам Аллаһым каршымда. Алланың мең рәхмәтләре булса иде, авыр туфрагың җиңел булса иде, Миргазиян хәзрәт.
Миләүшә ханым хәтирәләре
Миргазиян абый белән без таныш түгел идек. Танышуыбыз да бик үзенчәлекле булды. Рус мәктәбендә укыганга мин рус телле гәзитләр укыйм. «Комсомольская правда» гәзитен укып утырганда, ни күзем белән күрим, Казанга кагылышлы мәкалә басылган. Җентекләбрәк укый башладым. Безнең өебез янындагы хәрабә турында язганнар түгелме соң. Сүз шушы хәрабәне мәчет итәргә ниятләгән Миргазиян Салаватов турында һәм, әлбәттә инде, бу гамәл бик хупланмый, чөнки янәшәдә балалар поликлиникасы урнашкан дигән фикер алга сөрелгән һәм дә халык фикерен белү өчен редакциянең телефоны да бирелгән. Озын-озакка сузмый редакциягә шалтыраттым һәм мәчетнең, янәшәдәге «Барон» рестораныннан аермалы буларак, поликлиникага һич тә зыяны юклыгын әйттем. Шул ук вакытта Мәскәүнең үзендә авыруханә эчендә чиркәү барлыгын сөйләдем. Шуннан Миргазиян Салаватовның адресын йә булмаса телефонын әйтүләрен сорадым. Ничек кенә булса да, адресын йә телефонын табарга кирәк дигән уй һич кенә дә башымнан чыкмады. Ниһаять, мәкалә авторына тап булдым, үтенечемне аңлаттым. Шуннан, Алланың рәхмәте, Миргазиян абыйның адресын әйттеләр, телефонын бирделәр. Шуннан соң мин Миргазиян абыйга шалтыраттым. Хәтта телефон трубкасыннан ук аның бик нык шатланганы сизелде. Адресын әйтте, өенә чакырды. Кайда яшәгәнен белгәч, авып китәрдәй булдым, бер тирәдә генә яшибез икән ич. Килдем, исәнләштем дә, Миргазиян абый, сәдака китердем мәчет өчен, миннән кечкенә генә бер ярдәм булсын инде дим. Миргазиян абый: «И, балам, бу беренче сәдака синең кулыңнан килергә насыйп булган икән. Әйдә, алайса син кассир вазыйфасын да үтә инде», — дип тәкъдим ясады. Ризалаштым, хәләл җефете Фәния апа белән дә шул вакытта таныштык. Менә шулай танышып киттек, бергә-бергә эшли башладык. Икенче көнне үк, сөйләшкәнчә, килсәм, Миргазиян абый бер ир белән бәхәсләшеп утыра иде. Бәхәс, аңлавымча, кем мөселман дип аталырга хаклы икәнлеге турында бара. Бу ир әйтүенчә, мөселманнан туган гына мөселман дип аталырга хаклы икән. Бу фикергә Миргазиян абый кискен рәвештә каршы төште. Мөселман дине барлык милләтләр өчен, динебездә милләтләрне аеру юк дип дәлилләде. Бу ирнең сүзләре миңа бөтенләй ошамады дип әйтсәм аз булыр. Расачылык, милләтчелек динебезгә һич кенә дә хас түгел ич, хатын-кыз буларак мин бәхәскә катнашмадым. Миргазиян абыйның һәр сүзне дәлилләве, фикеренең минем фикерем белән тәңгәл килүе күңелемә хуш килде, ышанычымны ныгытты. Әгәр дә теге ирнең фикере өстенлек алып, Миргазиян абый аның белән килешкән булса, мин китәдер идем. Әлхәмдүлилләһ, шул көннән башлап мин һәрвакыт Миргазиян абыйның фикерен хупладым, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым, чын күңелдән үзен хөрмәт иттем. Бүгенгәчә мин «Комсомольская правда» гәзитендәге мәкаләне Аллаһы Тәгаләнең миңа рәхмәте итеп кабул итәм. Беләсең ич, без эшебезне юктан башлап җибәрдек. Бүгенгедәй хәтеремдә, Миргазиян абый шушы янкорма ишеген ачып җибәргәч һуштан язардай булдым. Кап-караңгы бүлмә, андагы чүп-чар, хәтта кереп басар урын да юк. Ут юк, тәрәзә юк, күзем ияләшә төшкәч карасам, кулына себерке тоткан бер ир бар икән бүлмәдә. Ул Рәфкать булып чыкты, чүпне бер өемгә җыя икән. Минем каушап калганымны күреп булса кирәк, Миргазиян абый: «Чистартабыз, юабыз, җайлыйбыз, намаз укырлык итәбез», — дип мине тынычландыра башлады. Сүз уңаеннан әйтим, Миргазиян абыйның бик яхшы гадәте бар иде. Һәр эшне, нинди генә булуына карамастан, һич икеләнмичә, зур тәвәккәллек белән үзе башлап җибәрә иде. «Аллаһы Тәгалә ярдәм итә», — дип әйтәдер иде икеләнүчеләргә. Бу юлы да шулай булды. Ирләр чүп-чарны чыгардылар, без, күз курка, кул эшли дигәндәй, Әлфия, Мәдинә белән чистарта, юа башладык. Карасак, бу бүлмәнең идәне юк икән. Аннан-моннан бетон салгалаганнар да вәссәлам, һич кенә дә утырырлык, сәҗдә кылырлык түгел. Ирләр югалып калмадылар, кайдандыр калын катыргылар күтәреп кайттылар. Шуларны идәнгә җәйдек, өстенә паласлар җәйдек, шулай итеп идәнле булдык. Мәгълүм ки, өй эшендә ирләрне кулларыннан тотып эшләтсәң генә эшлиләр. Ә монда әйткәнне дә көтмичә, һәр эшне дә эшләргә әзерләр, эшләүләре дә ихлас күңелдән. Менә ничек күзгә күренеп үзгәртә икән кешене изге ният, изге максат, мәчетле булу, иманга кайту теләге.
Гомумән, Аллаһы юлындагы гамәл җиңел үтәлә, һич кенә дә авырсынмыйсың! Әлбәттә, бүлмәне җайлар өчен кирәк-яраклар табасы бар. Бу мәшәкать тә бик тиз хәл ителде. Кемдер чүкечен, балтасын алып килгән, кемдер пычкысын үзе белән алып килгән. Ә Әзһәребез барысын да уздырды — ДВП табаклары алып килде. Озын-озакка сузмый түшәмне яңарта башладылар. Миргазиян абыйның тагы бер гаҗәеп тә яхшы ягына барыбыз да шаһит булдык. Төзәтү эшләре башланыр алдыннан ук ул барыбызны да искәртеп куйды: «Җәмәгать, һәрвакытта да исегездә тотыгыз. Бу — Аллаһ йорты. Хәзер дә һәм киләчәк төзелештә дә бу йортка сорамыйча алынган, рөхсәтсез китерелгән, яисә урланган материаллар кермәсен». Һәм, барыбызга да мәгълүм инде, бу мәсьәләгә бик җитди карады. Ахыргы тиенен биреп булса да түләде. Төзелешебез май аенда башланды. Мансур абыебызга кирпеч вәгъдә иткән кеше сүзендә торды. Май аеның 23 сендә өйлә алдыннан кызыл кирпеч төялгән йөк машинасы килеп туктады. Шатлыгыбызның чиге булмады. Һәр кирпечне кулдан-кулга биреп бушаттык. Олысы-кечесе бер гаилә сыман, эштән соң утырып чәй эчтек. Шуннан бер-ике көн дә үтмәде, яшьләребез Илдар, Заһит, олыраклардан Рәфкать, Рәүф җиң сызганып эшли башладылар.
Каршылыкларга килсәк, башта берничә кеше кычкыргаланып йөрде.
Элек шәһәр администрациясендә эшләгән бер ханымның халыкны безгә каршы котыртып, имзалар җыйдыртып йөргәнен белә идек инде. Район, шәһәр хакимиятләренә шикаятьләр яздыра башлагач, безгә «Төзелешне туктатыгыз, сходка җыегыз», рәвешендә район хакимиятеннән ишеттерделәр. Шуннан Миргазиян хәзрәтебез: «Әйдәгез, җәмәгать, без дә имзалар җыябыз, мәхәлләбездәге мөселманнар мәчетле булуыбызга һич кенә дә каршы килмәсләр», — дип тәкъдим ясады. Килештек. Килешсәк тә, Рәүф абый, үзең дә хәтерлисеңдер тәкъдимеңне: «Төзелешне туктатмыйбыз. Имза җыюны кирәк санасам да, мөслимәләребезнең һәр фатир ишеген шакып, бер белмәгән кешеләр хозурына килеп имза җыюларын мин хупламыйм», — дип әйттең. Шулай булса да, без имза җыю эшенә керештек. Бу хәлне ишетеп булса кирәк, мәчет диварын да бик тырышып өйгәнебезне күреп булса кирәк, төзи башлаганның икенче көнендә үк «бүген җыен» дигән хәбәр ишеттерделәр. Чынлап та, өйлә намазыннан соң, ни күрик, ишегалдыбызда бер төркем кешеләр җыелган. Май аеның 25 нче көне иде. Бу көнне мин бүгенгедәй хәтерлим. Элек аларга бик игътибар итмәскә булсак та, «Эфир» килгәч, бик нык тавышландылар. Мин бигрәк тә яшьләребез өчен курыктым. Сабырлык сорадым. Кызу канлылар. Бигрәк тә капма-каршы торганда, нахак сүзләр һавада яңгыраганда яшьләребез ул-бу эшләп ташламасыннар дип Аллаһыдан сабырлык бирүен сорап тордым. Провокация ясап, яшьләребезне гаепсезгә алып китүләреннән курыктым. Әлхәмдүлилләһ, ул хәлгә барып җителми калды. Ни генә кычкырсалар да, әшәке сүзләр кычкырсалар да без сабыр иттек. Аллаһы Тәгаләнең хикмәте булса кирәк, гаугачылар җыелганчы тып-тыныч булган көн бозыла башлады, күкне болытлар каплады, җил көчәйгәннән-көчәя барды. Давыл чыкты, хәтта каршыбыздагы тупылның ботаклары сынып төште ич. Гаугачыларны шулай таратты Аллаһы Тәгалә. Алар барысы да таралыштылар, өйләренә качтылар. Аңлашылды, Аллаһы Тәгаләнең безгә ярдәме иде бу. Без мәчетебезгә кереп киттек.
Хәтерлисеңдер, безгә Болгар мәчете имамы Илдус хәзрәт ай биргән иде. Без аны кая куйыйк дип йөридер идек. Манарага куярга зур аебыз бар. Бусы кечкенә. Шул ук кичне, Алла рәхмәте белән инде, Илдар мәчетебез өстендә һава алыштырыр өчен элек үк корылган бушлык тапты. Шунда «ә» дигәнче аебызны беркетеп тә куйды. Вакытын да хәтерлим, кичке 9 сәгать 20–30 минутлар иде. Шатлыгыбыздан күз яшьләребезне тота алмыйча догалар укыдык. Гаугага бирелмичә, сабырлык күрсәткәнебезгә Алланың рәхмәт бүләге — айлы булдык, эчебез шатлык илә тулды.
— Миләүшә ханым, барча вакыйганы хәтерегезгә сеңдергәнсез икән. Шуларның иң мөһимнәреннән бере — уку, укыту эшләрен башлап җибәрү, оештыру. Без — ирләр күбрәк төзелеш эшендә булсак, сез мәчетнең төп максатын — шәригать кануннарын өйрәтү вазыйфасын да үз җилкәгезгә алдыгыз.
— Әйе. Элек-электән гаиләдә баланы хатын-кызлар тәрбияләгән. Ата кеше күбрәк хуҗалык эшен алып барган. Мәчетебезнең төзелеше башланганчы ук шушы кечкенә генә янкормыбызда укуны башлап җибәрергә ниятләдек. Иң беренче гамәлебез — игъланнар бастырып шуларны тараттык. Рәзилә ханым белән Зәйтүнә икәү ябыштырып йөрдек. Берүзең генә йөрүгә караганда бергәләп йөрү хәерлерәк ич. Очраган кардәшләргә дәгъват кылдык, ягъни мәчетебезгә чакырдык, динебезгә өндәдек. Билгеле ки, халык арасында кем генә юк. Рәхмәт әйтеп шатлык илә кабул итүчеләр белән беррәттән безгә кычкыручылар да булды. Без сүз көрәштермәдек, аңлашыла ки, 70 ел буе алласызлык мохитында яшәргә мәҗбүр булган халык ич бу. Әлхәмдүлилләһ, мәчетебезгә кешеләр, беренчеләрдән булып хатын-кызлар килә башлады. Шуннан сабак бирү, дәреслекләр табу, төркемнәр оештыру, утырырга урындыклар, язарга өстәлләр булдыру кебек башка мәшәкатьләр башланды. Мәшәкать дип дөрес әйтмәгәнмен. Бу гамәлләребезне без шатланышып башкардык. Менә шул рәвештә укыту эшләрен башлап җибәрдек, әлхәмдүлилләһ. Аллаһыбыз разый булса иде.
Әлфия Әбрарова сөйли
2003 елның март аенда миңа Миргазиян хәзрәт шалтыратты. Ул вакытта мин аның кем икәнен белми идем, шуңа гаҗәпләндем. Аңа кәгазь эшләре, ягъни бухгалтер вазыйфасын үтәрлек кеше кирәк икән. Эзли торгач, миңа мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр икән. Шул вакытта аның авызыннан мәчетле буласыбызны ишеттем. Шатлыгым чиксез иде. Әлбәттә, һич икеләнмичә ярдәм кулымны сузарга булдым. Бу сөйләшүдән соң мин әлеге ташландык урынга хәрабә буларак түгел, булачак мәчет итеп карадым. Миргазиян хәзрәт белән исәнләштек, хәл-әхвалемне сорашканнан соң тәкъдимен диимме, гозерен диимме, кабатлады. Нурлы йөзле, ихлас күңелле, изге ниятле милләттәшем, кардәшем, диндәшемә булышырга, әйткәнемчә, шатлык белән, һич икеләнмичә риза булдым. Алдан ук әйтелде. Кәгазь эшләре, бусага таптау төзү эшенә караганда күпкә авырырак булды. Вакыт уза торды. Ниһаять, Мәскәү район хакимиятенә чакырдылар. Нәрсә әйтерләр инде тагын, дип җыелышып бардык, Мәдинә ханым, Миләүшә ханым, мөслимәләрем белән шул вакытта якыннан таныштык һәм, әлхәмдүлилләһ, бүгенгәчә без бер-беребезгә ихтирамлы һәм ярдәмлебез. Хакимият әйткән сүзләрне, булган каршылыкларны тасвирлыйсым, телемә дә аласым килми. Шунысын гына әйтим. Миргазиян хәзрәтнең «Җәмәгать, үзебез өчен генә түгел, халык өчен йөрибез. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас», — дигән сүзләре хак булды. Хәлебездән килгән хәтле Миргазиян хәзрәткә булыштык. Ул вакытта әле мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә укый идем, эштән дә калырга ярамый иде. Алла ярдәмен бирде, өлгердем, авырсынмадым, түздем. Әлхәмдүлилләһ, эшләгән эшләремә карап Аллаһы Тәгалә разыйдыр дип шатланам, мәчетебез эшли, ярдәм сорап килүчеләр ярдәм алалар, мөселманнарга хас вазыйфабызны үтибез. Миргазиян хәзрәтебезнең фани дөньядан, арабыздан китүе көтелмәгән хәл, фаҗига булды. Әлбәттә, беркем, шул хисаптан безнең изге эшебезгә каршы чыкканнар да мәңгелеккә килмәгәннәр. Аерма шунда ки, берәүләр Аллаһы хөкеменә каршы барып гөнаһлы булсалар, Миргазиян хәзрәтебез киләсе буыннарга Аллаһ йортын мирас итеп калдырды, Аллаһы аннан риза булсын, дөньяда кылган изгелекләр өчен кыямәткә хәтле әҗер-саваплары барып торсын. Инде без, дөньяда калучылар, җаһилияттә кылган гөнаһларыбыз өчен тәүбәләребезне кылып, калган гомеребезне Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Аллаһ ризалыгына ирешсәк иде! Аллага шөкер, мәчетебез торгызылды. Шунда җыелып киңәшергә, ярдәмләшергә мәхәлләбез бар. Үзебезнең йортыбыздан гына да иманын ныгытучылар, мәчеткә йөрүчеләр күзгә күренеп ишәйде. Иншалла, туганнарыбыз, якыннарыбыз, яшьләребез һидаять юлына басарлар. Йа Раббым, безләрдән риза булып, үзең вәгъдә иткән җәннәтләреңне безгә насыйп итсәң иде.
Соңгы айларда хәзрәтнең һәр адымын авырлык белән атлавын күреп: «Хәзрәтебезнең аягы авырта», — дип уйлаша идек инде. Үземнең дә аякларым авыртканга ничектер фаҗига рәвешендә кабул итмәгән идем. Соңрак ишетелде: тыны кысыла торган булган икән.
Үземнең дә тынгысыз вакытым иде. Әйткәнемчә, аякларым авыртуы гына җитмәгән, әниемнең 90 яшьтәге апасын тәрбия кылырга алып кайткан идем. Аптекадан дарулар алып кайтканда: «Әлфия, тукта инде беразга», — дигән тавыш ишетелде. Туктадым. Миргазиян хәзрәтебезнең тормыш иптәше Фәния апа икән. Янында агачка таянган килеш хәзрәтебез тора. Күзем бәйләнгәндәй йөрүемә нык оялдым. «Зинһар, ачуланмагыз инде», — дим үземчә акланмакчы булып. «Бүтән вакытта хәзрәтегез янында бөтерелеп йөрисез. Авырый башлагач янына да килмисез», — ди кинаяләп. «Үземнең дә хәлем шәптән түгел, апам урында ята, дарулар алдым. Шуңа күзем бәйләнгәндәй, берни күрми йөрим», — дим. Шуннан үзем дә аяк авыртканда нинди дарулардан файда барлыгын сөйләдем. Киңәш бирәм, янәсе. Берни әйтмичә, бүлми тыңлады. Шул мәчетебез янындагы агачка таянган килеш. «Зинһар, ачуланмагыз инде, ашыгам», — дип яннарыннан киттем. Соңгы күрүем булган икән. Хәзрәтем, шушы агач яныннан узган саен син һаман да шуңа таянып мәчетебезгә карап басып торасың сымак тоеласың. Шул ук көнне өйлә намазыннан соң диндәшем Рәфкать шалтыратты. «Әлфия, хәзрәтебез вафат», — ди. Өстемә салкын су сипкәндәй булды. Ни әйтергә дә белмәдем. Ничек кенә авыр булса да, без сабыр итәргә тиешбез. Мәхәлләбез белән бергә җыелышып шәригать кануннары илә хәзрәтебезне соңгы юлга, Аллаһыбыз хозурына озаттык. Изге гамәлләре хисабына булган гөнаһлары да кичерелеп, урыны җәннәттә булса иде, Раббым.
Ий, имамым…
Бетте инде тамчысы да эчәр суларың…
Өзелде ризыгың…
Таң атканда кошлар сайравы,
Күңелеңне инде тетрәтмәс…
Мәчетеңә салган сукмагыңны,
Адымнарың инде бизәмәс…
Мәңгелеккә калды гамәлләрең,
Изге максат илә безләрне дә син берләштердең.
Хак тәгалә буш итмәде максатыңны,
Барчабызга бүләк итте «Әл-Ихлас»ны.
Аллаһ хозурында, әй имамым,
Безгә авыр синең вафатың.
Юл буенда тора, хәле бетеп,
Син терәлеп торган агачың.
Син калдырган мираслардан, чишмә сыман
Килеп торсын әҗер савабы.
Кыямәткә хәтле яшә,
«Әл-ихласым»,
Хур итмәс безне, Аллаһым!
Әлфия-мөгаллимә,
2006.
Вәхшилеккә баткан нәфес колларына
(йөрәктән чыккан әрнү)
Вәхшилеккә баткан нәфес колларына
Океан суы күтәрелде төптән кайнап…
Бөтен галәм шаһит —
Дәрья суы белән (Аллаһ) сүзе җыелган иде дулкыннарда.
«Аллаһ дине бер генә ул — Ислам».
Хәбәр итә Аллаһ Китабында,
«Ул бер, юк Аңа тиңдәш,
Юк Аның һичбер нигә
Мохтаҗлыгы, киресенчә,
Аңа мохтаҗ бар мәхлүкат».
Бу кисәтү уяттымы кешеләрне гафләт йокысыннан?
Фарыз гамәлләрне үтәргә без тиеш, дигәч:
«Дин тормыштан аерылган…
Үтәр идек без дә фарызларны,
Әгәр «фарыз диеп килсә, фәрман Ил башыннан»
Хак сүз Рәсүлебез сүзе: «…Үлгәч кенә уянырлар алар.
гафләт йокысыннан…».
Раббым! Аллам! Итмәсәнә азат, Синең генә коллыгыңнан!
Бир һидаять барча адәм затларына!
Төшермәсәң иде безне улап янган тәмуг утларына!
Депутатларга!
Әй, адәм зат! — Уйлыйсың син: заманалар авыр, үсеш бетте,
Бу канунны үзгәртергә вакыт җитте!
«Җир тартуы» канунын син үзгәртеп бак!
«Су кайнау» ноктасын янә үзгәртеп кара!
Аңларсың син гаҗизлегеңне шунда,
Тотынмассың үзгәртергә кеше өчен язган Аллаһ канунына!
Әлфия Әбрарова
Казан, 31 гыйнвар, 2005 ел.
Мәдинә ханым язмалары
О, Мой Аллах, Ты — мой Спаситель,
Твоею волей на земле живу,
А рядом ангел, он хранитель,
Оберегает жизнь мою.
И если делала шаг лишний
В ту грязь, что обойти нельзя,
Твоею волею, Всевышний,
Был рядом ангел,
Он хранил меня.
Вновь утро, я к Тебе взываю,
Опять хвалу Тебе несу
За то, что очи открываю,
Как прежде воздухом дышу.
Этим стихотворением я хотела выразить свою благадарность Всевышнему за то, что он открыл мне глаза и дал руководство. Поставив во главу угла Всевышнего, я поняла, что значит жить. Я вспоминала то время, когда моя сокурсница по учебе в мечети Миляүша позвонила и сказала, что прочитала в «Комсомольской правде» статью о Миргазияне хазрате, задавшемся целью по велению Всевышнего построить мечеть, и по Милости Всевышнего я со своими сестрами и братьями по вере приняла участие в строительстве этого небольшого здания. Что было здесь!? Трудно описать. Брошенное, разрушенное здание, внутри которого была куча мусора, спали бездомные люди, что особенно больно отозвалось в душах мусульман. Нам надо как-то объединиться, чтобы помочь им и приложить усилие, чтобы этот позор ушел из нашей жизни.
Миргазиян хазрат был очень деятельным человеком. Несмотря на свой возраст, здоровье, он изо всех сил старался построить этот маленький дом Аллаха. Он очень старался. Его гоняли из кабинета в кабинет, невзирая на его седины, возраст и болезни. Чины думали, что они сидят на своих местах и будут сидеть вечно, а вечен только Аллах. И не надо забывать о воздаянии, которое последует за нашими делами. Да, Миргазиян хазрат старался. И люди, чистые и искренне верующие во Всевышнего, помогали как могли. Много было препон, но по воле Всевышнего на этом месте появилась пусть небольшая, но дорогая нам мечеть и называется она «Аль-Ихлас». Так называется сура, которую Всевышний ниспослал мекканским неверующим, когда они спросили Мухаммада (с.г.в.): «Какой же он, Твой Аллах». И тогда было сказано в ответ: «Скажи, Аллаһ один, он самодостаточен, он не родил и не был рожден, и нет существа подобного ему». Дорогие мои братья и сестры, я хочу, чтобы мы, прихожане этой мечети, махалли, продолжали дело, начатое во имя Аллаха Миргазияном хазратом. Да будет его место в раю. Аминь.
Көндәлегемнән өзекләр
Төзелеш вакытында ук Миргазиян хәзрәтнең «Мәчетебездә яшьләр күп булса иде» дигән сүзләрен аның васыяте итеп кабул иттем һәм шунлыктан уку-укыту вазыйфасын үз теләгем белән өстемә алдым. Үзем Мөхәммәдия мәдрәсәсендә 3 нче сыйныфта укыйм. Икенче сыйныфта укыган вакытта ук диндәшем Әлфия белән килештек, мәдрәсәдә алган белемнәребез илә бу мәхәлләдә сабак бирергә булдык.
2005 елның 20 нче маенда кирпеч китерделәр. Бүген иртән үк мәчетебезне торгызу эшләрен башлап җибәрдек. Әлхәмдүлилләһ! Эшләребезне «Йәсин» сүрәсен Мансур абый укуы белән башладык. Ихлас күңелдән башланган эш тиз дә башкарыла икән, измәбез бетте. Тасмага тәшерә алмаганыбызга да үкенеп бетә алмыйм. Ул турыда уйламаган идек. Көләч, шатлыклы йөзләр мәңгегә истә калырлар иде. Ирләрдән осталар: Илдар, Заһид, Рәүф гомере буе төзелештә эшләгәннәр дип уйларсың, җиң сызганып эшкә керештеләр. Рәфкать измә алып килгән иде. Хатын-кызларыбыздан мин — Мәдинә, Әлфия, Миләүшә, Наҗия, Зәйтүнә эшне ирләргә кирпич бирүдән, раствор ташудан башладык. Шул ук вакытта, хуҗабикәләр буларак, төшке ашка әзерләнә башладык. Шулай көн үткәнен сизми дә калдык. Хәзрәтебез Миргазиян абый шатлыктан танымаслык булып үзгәрде: йөрешләре егетләрнеке кебек, бөтен яктан өлгерә, тавышы да әллә каян ишетелеп тора. Дүрт ел буе бусага таптатмыйча алынган булса, әллә кайчан зшләнеп бетәсе иде. Эштән соң да таралышып китә алмый тордык. Кичке сәгать 9. Кизүгә Мансур абый калды. Үзе теләп. Күзе күрмәсә дә. Хикмәт күңел күзе күрүендә икән шул.
24 июнь 2005 ел. Бер ай эчендә стенасын өеп бетердек, түбәсен яптык. Гаҗәп, бу төзелешкә урысы булсын, татары булсын, берсе дә битараф түгел икән. Русларның кайберләре «Ник төзисез», — дип бәйләнсә, күпчелеге «Молодцы» ди. Татарлардан «кирәкми» дип әйтүчеләр табылса да, күпчелеге бик шат иде. Әйтик, Айрат исемле егет кояш кебек балкып яныбызга килде, мөселманча исәнләште дә: «Эштән кайтып киләм. Карасам, кызып-кызып эшләп йөрисез. Мәчет төзиләрдер дип уйлап алдым», — дип үзе дә җиң сызганып эшкә кереште. Мөселман яшьләребез дә аз түгел икән, Барысының да исемнәрен сорарга яхшысынмадым, исем өчен түгел, саваб өчен эшлибез, диделәр. Ирләр күбәйгәч, без — хатын-кызлар түтәл ясап чәчәкләр утырту эшенә керештек. Түбәсен томалагач, изге аебызны үз кулы белән Илдар урнаштырды. Күпме саваб аңарга. Мәчетебезне тышкы яктан да матурлатырга тотындылар. Оста буларак бу эшне Заһид, Габдрахман башкарды. Рәүф, Рәсүл нык булыштылар. Шунысын да языйм, мәчетебез түбәсенә ай куйган көн 2005 елның 5 июне иде. 13.06.2005 ТНВ каналы мәчетебезгә кагылышлы тапшыруын күрсәтте. Хакыйкатьне аңларлык итеп. Күңелемнән генә булса да, үзләренә рәхмәтләремне әйттем.
24 июнь 2006 ел. Бүген күптән көтелгән көнебез — Казан кирмәнендә Кол Шәриф мәчете ачыла. Безгә дә чакыру булды. Уйлаштык та чакыру кәгазе булмаганнарыбыз да барырга булдык. Бәйрәм барыбыз өчен дә бәйрәм ич. Якын килә алмасак та, (милиция чакыру кәгазьсез якын җибәрми) мәчетнең мәһабәт бинасына, күккә чөйгән манараларына карап күзләребез яшьләнде. Шатлыктан: «Бу көннәрне дә күрергә насыйп булды», — дип Аллаһыга мең рәхмәтләребезне укыдык. Тавыш көчәйткечтән бик затлы кунаклар да килгәнлеген ишеттек. Төркия, Иран, Йәмән, Кувәйт, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән дә безнең шатлыгыбызны уртаклашырга килгәннәр икән. Бөтендөнья мөселман дәүләтләре берлеге рәисе дә килгән икән. Бик тәэсирле чыгыш ясады. Күрше кардәш мөселман илләре дә — Азербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм дә Россиянең үзеннән дин әһелләре бик җылы сүзләр әйттеләр. Безгә, Рәсәй уртасында гомер бакый бикләнеп ятарга мәҗбүр булган татарларга бу игътибар, зиндан түбәсе күк капусыдай ачылып, «чыгыгыз, без бергә», дип әйткәндәй булды. 25 июнь 2005 ел. Бүген ир-атларыбыз мәчетебезнең тышын сайдинг белән тышлып бетерделәр. Сыек яшел төс үзе бик килешеп тора. Ямьләндерде мәчетебезне. Бик шатландык. Шул уңайдан гыйбадәт урыны һәм ашханә, һәм төзүчеләребез өчен төн куну урыны да булган янкормабызны яңадан чистарттык, юдык. Бигрәк тә Әлфия ханым бик зур тырышлык күрсәтә. Ашату-эчертү вазыйфасын да һич авырсынмыйча үти. Мәчет тирәсен көндәгечә чистартып бетергәч, таралыштык. Заһид белән Габдрахман да киттеләр. Тамак туйдырырлык булса да, үзләренә өстәмә эш тапканнар икән. Аллаһ ярдәменнән ташламасын инде үзләрен. Илдар калды. Бинабызның цоколь, дип аталган өлешен штукатурлыйсы бар икән.
02.07.2005. Язмаларымны көн саен теркәп баралмадым әле. Саулык юклыгы да белгертә, балаларым-оныкларыма да мин кирәк. Бүген, икенде намазыннан соң, бар эшемә күз йомып, киттем мәчетебезгә. Эш гөрли. Заһид, Габдрахман, Радик, Рәсүл идән җәяләр. Ялтырап торган, хуш исле нарат такталарыннан. Исе!.. Күп тә үтмәде, җиңел машина килеп туктады. Рәүф, Әзһәр мәчетебезнең цоколенә ябыштырырга плиткәләр алып килгәннәр икән. Күңел димә инде. Шушы авыр төргәкләрне Миргазиян абый үзе дә ташымакчы була. Кирпеч, такта бушатканда да шулай булды. Менә кемнән үрнәк алырга иде олыларыбызга да, яшьләребезгә дә, түрәләребезгә дә, минемчә. Күпме саваб алырга мөмкинлек бирде ич Аллаһ.
07.2005. Бу көнне җөмһүриятебезнең баш санитары Морозов В.З. әфәндегә мәчетебез янында чүп-чар оясы тоту урынсыз икәнлеге турында мөрәҗәгать иттек. Җавап булыр микән? Булса, ни рәвештә. Чөнки мин чүп оясына әверелгән чиркәүне һәм Аллаһ йортын чүп оясына әвелдерүне аклаган очракны хәтерләмим. Менә алдагы хатларыбызга да җавап алдык. Баш милиционерыбыз Федоров әфәнде мәчетебез җирен машиналар оясына әйләндерүчеләрдән гаеп тапмаганлыгы турындагы җавабы белән «шатландырды». Су челтәре җитәкчелеге бинабыз янәшәсендәге янкорманы безгә бирергә ризалыгын белдерткән. Дөнья бетмәс, Ходай кушса, чөнки бу дөньяда мәчетебез янына чиләк-чиләк чүп ташучы бәндәләрдән башка берни сорамый булышучылар, хәтта биналарын бирергә риза булучылар да бар.
04.07.2005. Бүген дә мәчеттәмен. Ишегалдыбызда башы күккә тиярлек тупылларны кисеп киткәннәр иде. Рәфкать шуларның төпләрен чыгару белән мәшгуль. Тамырлары тирән, чокырдан Рәфкатьнең башы гына күренә. Монда элек-электән комлык икән. Сүз уңаеннан әйтим, безгә каршы яклар «Бу җирдә православиелеләр зиярәте» дип ике сүзнең берендә әйтәләр иде. «Өф» итсәң дә ишелерлек комда тиешенчә кабер казу мөмкин түгел ич. «У лжи ноги коротки», аларча әйтсәк. Әлфия һаман да эшләүчеләрне ашату-эчертү белән мәшгуль. Без дә Миләүшә белән булыштык, чистарттык, юдык, шулай эш беткәч чәй эчәргә утырган гына идек, таныш түгел кешеләр килеп керделәр. Милициядән һәм ГлавАПУдан икән. Аларны Минкина — районыбызның администрациясе башлыгы, ягъни районда иң баш түрәбез җибәргән икән. Без төзелешне кичекмәстән туктатырга тиешбез икән, чөнки ул «законсыз» икән. Гаҗәп. Үзебезгә бирелгән бинаны төзәтү ничек законсыз булсын инде. Райкинча әйтсәк, үзебезгә бирелгән бинаны төзәтүнең законсызлыгы турындагы законны күрсәтегез алайса.
18.10.2005. Әлхәмдүлилләһ! «Әл-Ихлас» мәчете эшли башлады. Кечкенә, әмма көчле бер үсенте асфальтне тишеп чыккан кебек, мәчетебез дә дөньяга йөзен ачты. Йа Раббым! Синең Көчең, Кодрәтең, Синең Ярдәмең белән генә булды бу эш. Киләчәктә дә Үзеңнең Рәхмәтеңнән ташлама. Бу мәчеттә чын ихласлы, нык иманлы, тәкъва мөселманнар җәмәгатен оештыр. Бергә булып, Син биргән Ислам динен иң зур дәрәҗәгә күтәрергә һәм Коръәнгә, Сөннәткә тотынып яшәргә насыйп ит. Амин.
Габделхәмид Вәлиди —
Милләт шагыйре
Алтын тамыр
Гомер сөреп дөнья көткәндә шундый затлы кешеләр-шәхесләр белән очрашасың, гүя ки алар үзләре бер нәни дөнья, тулы бер мәктәп. Алар белән аралашканда тиз генә аерылып китәсе килми, әңгәмәне көнозын, төн булса учак ягып таң атканчы дәвам иттерәсе килә.
«Сөйдергән дә тел» дип тикмәгә әйтмәгән шул бу канатлы гыйбарәне татар-мөселман халкы. Ә мондый затлар газиз туган телебезне, динебезне бәгырьләренә төреп күңел түрләрендә саклыйлар һәм бу асыл затлы хәзинәне бүтәннәр белән дә бик яратып, бик юмарт бүлешәләр. Исәнлек-саулык, әйбәт сәламәтлек телик андый затларга. Амин. Ошбу рәсемдәге ак сакаллы ил агасы — Габделхәмид Вәлиди Фәттахетдин улы да шундый шәхес, шундый затларның берәүсе. Ул Татарстан җөмһүрияте, Кама Тамагы төбәге, Олы Карамал авылында 1938 елның көзендә 13 октябрендә туган. Сабый чагы 1942 елга кадәр Сталинград шәһәрендә (хәзерге Волгоград) уза. Сугыш дәһшәтен өч яшендә татыган кеше буларак: «Әйе, мин сугыш төтенен өч яшемдә сулаган, солдат шинелен өч яшемдә кигән татар-мөселман кешесе», — ди ул моңсуланып. Ул Коточкыч, дәһшәтле сугыш елларын һәм сугыштан соң килгән хәтәр-афәтле ачлык елларын ул әйбәт хәтерли, әмма алар турында аз сөйли. Үзе яшәгән заманның матурлыгын күбрәк күреп, шул матурлыкны-яхшылыкны җирдә, ил-көндә арттырып үрчетергә тырышып яши. Якты киләчәгебезнең, милләтебезнең көчле рухи халәтен чагылдырып-тасвирлап биек, хөр-иркен киңлекләрдә, тылсымлы шигърият илендә, Хәмид ага үзе әйтмешли: Хак Тәгалә биргән һәр көнгә, рәхмәт илә, әлхәмдүлилләһи! дип, гомер сөрә. 1953 елдан бирле башкалабыз Казан шәһәрендә яши. Казан Авиация заводында өзлексез кырык ел хезмәт итеп, (Совет Армиясендә 3 ел) лаеклы ялга — пенсиягә чыкты. Тәрбияле, югары белемле ике кызлары һәм бер оныклары, яраткан кияве бар. Хәләл җефете Мәйсәрә ханым белән 43 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп ук булмаса да, тәмле-татлы чөкердәшеп яши бирәләр. Безгә, сүз уңаенда, аларның Алтын туйларында кунак булырга насыйп булсын иде дип теләргә генә кала. Хак Тәгалә заманнарга тынычлык, илгә-көнгә иминлекләр бирсен, амин! Габделхәмид Вәлиди Фәттахетдин улы — «Әл-Ихлас» мәсҗиде мөтәвәллият әгъзасы. Төрки-татар-мөселман халкы дөньясында аның күркәм исеме һәм әдәби иҗады-шигьрияте күпләргә мәгълүм. Ул дини-фәлсәфи, тормышчан, ихлас, хөр вә көчле рухи шигырьләре белән милләттәшләребезнең күңел түрләрен күптән яулаган шагыйрь. Бу сүземне дәлилләп, аның «Иман» нәшриятында һ.б. нәшриятләрдә төрле елларда дөнья күргән дистәгә якын шигъри китапларын санап чыгу да җитәр, мөгаен. 1998 елда «Иман нуры», 1998 елда «Тәнгә — шифа, җанга — дәва», 2000 елда «Каурый каләм сүзе» (мөселман шигырьләре), 2000 елда «Иман — терәк, Бәхет юлдаш булсын» (мөселман җырулары), 2002 елда «Алтын Тамыр», 2003 елда «Без — Адәм балалары», 2004 елда «Мәхәббәтнамә», 1998 елда басылып чыккан «Идел Киче» һәм «Догалы Көмеш йөзек» исемле шигырь җыентыклары сүземнең хаклыгын раслыйлар. Хөрмәтле милләттәшләр, мөслимин вә мөслимә дин кардәшләребез, Габделхәмид Вәлиди әфәнденең иҗады белән шактый таныш кеше буларак, аның Ислам диненә ничек аяк басуы һәм мөселман кардәшләребезнең бик яратып йөргән бу «Әл-Ихлас» мәсҗиден ни сәбәпле ул үз күңеленә якын итүе белән дә кызыксындым. Безнең арада Сезгә җиткереләчәк ошбу әңгәмә туды.
Габделхәмид Вәлиди белән әңгәмә
Р. И. — Хөрмәтле Габделхәмид хәзрәт, сезнең әдәби иҗатыгыз — шигырьләрегез белән мин узган гасырның җитмешенче елларыннан ук яхшы таныш кеше. Яратып, шатланып укыйм, алардан рухыма-җаныма рәхәтлек табам. Кайберләрен анализлыйм, фикри бәхәсләшәм дә алар белән, хәтта бер шигырегезгә эпиграмма язып «Ватаным Татарстан» гәҗитендә бастырган да идем. Кайчан һәм ничегрәк сез Ислам диненә килдегез, ничә яшьтә шигырьләр яза башладыгыз, үзегезнең әти-әниегез, туганнарыгыз, остазларыгыз белән дә безне һәм укучыларыгызны таныштырсагыз иде.
Г. В. — Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барча мактауларыбыз вә сәламнәребез бар галәмнәрне бар иткән, Адәмне һәм без адәм балаларын яралткан һәм тәрбияләүче Аллаһы Тәгаләгә һәм рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләренә булсын. Сезнең бу сорауга, хөрмәтле Габдерәүф әфәнде, җавап биргәнче, иң әүвәл Аллаһе Тәгаләдән тел ачкычы бирүен сорыймын. Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. «…Сорагыз Аллаһе Тәгаләгездән, нигә сорамыйсыз? Сораучыга бирәм!» — дип эндәшә Хак Тәгалә үзенең Коръән Кәримендә сөекле пәйгамбәребез аша мөэмин-мөселман кешеләренә. Шуңа да бит без «Әл-Фатыйха» сүрәсендәге «…иякә нәгъбуду, вә иякә нәстәгыйн» аятен һәр намазыбызда сөеп-яратып кабатлыйбыз. Гыйззе вә җәллә, Аллаһе Тәгалә, татар телен, газиз туган телебезне дә, гарәп теле күк бик яратып аңлаганга, бу аятьне без һәрдаим туган телебездә тибрәтәбез, әлхәмдүлилләһи раббил галәмин, безне иман күк изге-кадерле ана телебездән, энҗе-мәрҗәннәрдәй затлы гарәп язуыннан, иманлы, көчле рухлы милләтебездән вә ислам диненең тугры нурлы-якты юлыннан читкә чыгармасын да, үзенең ике дөнья рәхмәтләреннән безне өлешсез калдырмасын, мәхрүм итмәсен дә, үзенең яраткан колы итеп күрсен иде. Ислам дөньясына, аның нурлы олуг юлына, исламга, шәригатьчә яшәешкә кешеләр төрле сукмаклардан киләдер. Үзем, 1938 елда туган кеше буларак, авылыбызда — Олы Карамалда тере мулла абзыйларны күреп-ишетеп үстем. Әтием — Фәттахетдин Шәһимәрдән улы, әнием — Гыйзелбәнәт Мөхәммәт кызы иделәр. Һәр татар баласы кебек мулла абзыйны беренче мәртәбә миңа Габделхәмид дип исем кушканда күргәнмен, тик үкенечле хәл — авыл сәвите биргән таныклыкка, сәбәбен беләсез, Хәмит дип кенә язылган. 1938 еллар… Котырган Сталинның котырык еллары… Күршебез сукыр мулла Җиһанша бабакайны (без аны җитәкләп йөртүне бәхеткә саный идек) ике яшьлек энем Мәҗитне җирләгән көнне күргәнмендер. Исемен телгә алганбыз икән, мулла Җиһанша бабайның урыны җәннәттә булсын, ул минем бер яшьлек сеңлем Фәридәне дә, унике яшемдә мине ятим калдырган кырык биш яшьлек Гыйзелбәнәт әниемне дә шәригать кануннары белән җирләде. Аллаһе Тәгалә разый булсын. Үз гомеремдә бик күп шагыйрьләр вә галимнәрнең иҗатлары, тәрҗемәи хәлләре, алар турында язылган мәртәбәле кыйссаларны укып өйрәндем, аларның ислам тәгълиматларын иҗатларында кулланулары мине сокландырды, шатландырды, гаҗәеп матурлыкка-гармониягә, хәләл тормыш-яшәешкә өндәде. Нәтиҗәдә мин, һәр кошның ике канатлы икәнен белгәндәй, адәм балаларының да ике канатлы икәнлекләренә төшендем. Бер канаты — Дин, ә икенчесе — фән. Менә шул ике тәгълиматны бердәй үзләштереп, дин-ислам өйрәтүләре белән яшәгәндә тормышта мәхәббәт, (иң әүвәл Аллаһы Тәгаләгә, сөекле рәсүлебезгә, аннары үзеңә, ата-анага, кешеләргә) хезмәт-эш тәмен-ләззәтен, гомернең заяга исраф ителмәвен тоясың, кичерәсең.
Рәүф әфәнде, игътибар итик һәр сүзгә. Ислам дине — хак дин. Аны христианнар да правоверный дип атыйлар. Мәгълүм ки, һәр сүзнең бер асыл мәгънәсе бар. Фикер йөртик: Хак тәгълимат ди аны барча җир кешеләре… Ислам, шәрехләргә җөрьәт итәмен, исәнлек-саулык, сәламәтлек, пөхтәлек, гаделлек, хаклык, тынычлык, сөю-сәгадәт, тәүфикълык вә тырышлык, батырлык һәм кыюлык-тәвәккәллек, ярдәмчеллек дигән төшенчәләрдән тора.
«Һәр адымда, һәр җанлыга
чәч изгелек орлыгын…»
«Бар гүзәллекнең түрендә
Хак Тәгалә сыйфаты…»
«Бар галәмгә яңгыраган
Бөек бер сүз бар,
Җанга якын, бик кадерле —
Аллаһе Әкбәр, Аллаһе Әкбәр»
«Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит — Казан!» дигәндәй, инде без «Әл-Ихлас»ка да килеп җитәбез бугай, Рәүф әфәнде. Мәгълүм ки, җисем исемгә тартылыр, дигән мөхтәрәм бабаларыбыз. Бу мәчеткә күңелемне аның исеме чакырып өндәде, Аллаһе рәхмәте илә. «Әл-Ихлас» — нинди мәртәбәле сүз! Мөкатдәс сүз! Ошбу мәчет тә, аның тулы мәхәлләсе дә, бар булган тирә-юнь төбәге дә һәм башкалабыз Казан шәһәре кешеләре дә ислами тәгълиматта, ихласи яшәп, сәгадәтле-бәхетле яшәүгә ирешеп, ватанпәрвәр, милләтпәрвәр булып, хөр-шат күңелле, туган татар телен хөрмәтләүче, гореф-гадәтләребезне яратып саклаучылар булсын иделәр.
«Остазларың кемнәр иде?» дигән соравыңа карата, мин тагын халкыбызның канатлы бер гыйбарәсен җөмләбезгә сипләп куямын. Ата-бабаларыбыз «оясында ни күрсә, очканда шулай кагына, алтыдагы — алтмышта» дигәннәр. Бу сүзләрдә хаклык бар. Әтием Фәттах галәмәт җор телле вә эшчән һәм юмарт, гаҗәеп татлы телле, әкиятче кеше иде. Бөтен тирә-юнь күршеләребез, болында ярты авыл халкы әтинең әкиятен тыңларга җыелышалар иде. Радио-телевизор, сәгать, телефон, патефоннарның юк чагы булса да, бөтен авылга бер-ике генә йортта булган чагы. Татарча гәҗит-журнал, китапларның сугыш вакытында чыгудан тукталган чоры. Яши халык авыз иҗаты! Һәм мәңге дә яшәсен ул, әдәбиятның асыл бер жанры! Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әйтмешли: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди… Кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри»… Һәм шунда ук «Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле, иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгърур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидегебез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә һәртөрле бәла вә казадан, муллалар әйтмешли, мәсүн вә мәхфуз уларак калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле. Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер. Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк!» ди. Күрәсең ки, әтиебез Фәттахетдин агай, шагыйрьнең шушы васыятен яхшы хәтерләп, күңел түрендә нык саклагандыр. Олы абыебыз — аңа «тата абый» дип эндәшә идек — Фәйзи Фәйзерахман абый татар теле укытучысы, мәктәп директоры, военрук, музыкант-гармунчы иде. Яраткан өлкән апам Фәхрия мине рухи яктан күбрәк тәрбия кылып үстереште. Бишектә чагында ук ул мине җырлар җырлап көйләде, әкиятләр сөйләп йоклатты, үзе немец теле укытучысы иде, китапханәче булды һәм районыбызның күп тиражлы газетасының хәбәрчесе иде, һәрхәлдә бу өч кешенең йогынтысы миңа тими калмагандыр, шәт. Әниебез Гыйзелбәнәт тә җырлар ярата иде, һәркайсының авыр туфраклары җиңел һәм урыннары җәннәттә булсын, Аллаһуммә Раббанә. Әдәбият сүзе — әдәб һәм ояттан тора, шулай ук әдәби — аять дигән мәгънәле төшенчәне дә ачыклый, аңлата кебек, әйеме?! Мөгаен, бу шулай да. Остазларымның исемнәрен дәвам итик әле. «А» хәрефеннән башласак, Аллаһе Тәгалә һәм аның илчесе — Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.), туган туфрагым, табигатебез, эш-хезмәт, ошбу тормыш мәктәбем. Тәрҗемәи хәлләрен укыган һәм иҗатлары белән танышкан мәшһүр каләм әһелләре: Әбугалисина, әл-Бируни, ибн Рөшди, Рудаки, Баба Таһир, Бабур, А. Нәваи, Низами, Фирдәүси, Физули, Г. Хәям, Хафиз, Хорезми, Мәшрәб, Хәкәни, Мөхтемкули, ибн Хазым, Кайсын Кули, Рәсүл Гамзат, Кол Гали, Г. Тукай, Н. Нәҗми, Н. Хикмәт, Х. Туфан, Җ. Руми, Сәйфи Сараи, ибн Хәлдүн, Н. Хөсрәү, Конфуций, Р. Тагор, Кабуснамә, «Казан утлары» журналы (1956–1995), Л. Толстой, Һ. Һейне, Пушкин, Гете, Герцен, Н. Чернышевский, М. Горький, Ә. Еники, М. Мәһдиев (аңа мин татар әдәбиятыннан «5»легә имтихан тапшырган идем), Миргазыян Юныс, Т. Әйди, Н. Фәттах, Ч. Айтмат, Г. Исхакый, Р. Батулла, Г. Утыз-Имәни, Акмулла, Н. Исәнбәт. Сүзнең кыскасы дигәндәй, төрки-татар-мөселман шәрекъ әдәбияты вәкилләре һәм көнбатышның да кайбер фикри хикмәт ияләре: Шопенгауэр, Хемингуэй, И. Эренбург, Торо, Берон, Спиноза, Локк, Петрици, Больцано, Мандевиль, Лорка, Петефи, М. Кюри, Л. Давинчи, Гомер (Гумәр), Кардано, Г. Эмин, С. Капутикян һ.б. хакыйкый каләм әһелләре. Алтын җирдә ята, гыйлем — китапларда, дигән безнең бабаларыбыз, ипине, китапны алар бердәй затлы тукымаларга төреп саклаганнар. Китаплар белән бик дус булырга кирәк. Алар минем гомерлек юлдашларым. Сөенечем зур, оныгыбыз Динәгә 2 яшь ярымда әлифбаны кулына тоттырган идем, хәзер ул югары уку йортының бишенче курс укучысы. Ике кызыбыз да кече яшьләреннән китап-каләм белән дус булгач, югары уку йортын тәмамладылар һәм хезмәтләрен яратып башкаралар. Остазларым турында сүз чыкканда, иң әүвәл мин туган телебезне беренче урынга куяр идем. Туган тел ул — рухи байлык диңгезе!
Шуңа да күпертеп әйтүем түгел, газиз татар-төрки-мөселман телебезне яклап һәм саклап утка да, сулы упкынга да төшәмен һәрдаим. Туган телебез вә динебез яшәгәндә милләтебез яшәр. Милләтебез яшәешендә исемнәребез дә яшәр, иншаллаһ.
Бу сүзләремнең хаклыгын шигырь китапларым һәм, күреп торасың, Рәүф әфәнде, ак сакалым, чал кунган каш вә чәчләрем раслыйдыр. Үземнең яшәү мәгънәсен дә мин, Хак Тәгаләгә сыгынып, затлы туган телебез асылын саклауда тоямын. Аллаһе Раббыбыз әйтә: «Мин сезгә Коръән Кәрим бүләк иттем, сезнең өчен барысы да шунда, миннән тагын ни нәрсә көтәсез», — ди. Барча гыйлем Коръән эчендә. Дин булмаса, фән дә булмас иде. К. Маркс та бит: «Кешеләр хайваннардан диннәре илә аерылып торалар», — ди. Менә ни өчен кешеләргә динле булу кирәк һәм бигрәк тә Ислам дине, чөнки ул хак дин. Аллаһе Тәгалә әйтә мөселманнарга: «Минем дүрт китабымны да хөрмәт итегез, әмма Коръән Кәрим белән гамәл кылыгыз, яшәгез, гомер итегез», — ди. Безгә ике нәрсә бүләк ителгән. Берсе — Коръән, икенчесе — пәйгамбәребезнең сөннәте — хәдисләре. Аллаһе Тәгаләгә сыгынып, Мөхәммәд (с.г.в.) белән киңәшеп яшәүгә ни җитә! Кеше өчен иң зур дәрәҗә — тәкъвалык! диелгән.
Менә мин дә, Рәсүлебезнең киңәшен тотып, бу ил зарурият иле булса да, шәригатьчә яшәргә, көн итәргә хәл-хәятем илә тырышамын, әлхәмдүлилләһ раббил галәмин.
«Өс-баш киемнәрегезне, телегезне, сакал-мыекларыгызны, барча әгъзаларыгызны, сәламәтлелегезне саклагыз!» — ди Пәйгамбәребез, охшамагыз бүтән чит-ят кавемнәргә, дип әйтеп калдырган ул. Мәгълүм ки, әманәтне-бүләкне саклау — фарыз. Коръән — безгә бүләк, биш вакыт намаз — безгә бүләк, безнең гомеребез — безгә бүләк, менә ни өчен бүген, бу кыргый базар чорында, газиз туган телебез, мәдәниятебез яшәсен өчен милләтебезнең хөрлеген-мөстәкыйльлеген 1994 елда шаһгаличе хаин кортмәннәр сатып җибәргән кебек, арт ишектән сатылмасын өчен җиң сызганып көрәшәбез дә. Көрәш аяусыз, чөнки баскаклар һәм аларның йомышчылары вәхши-варварлар алымын кулланалар, гадел көрәш шартын бозалар. Бүген милләтебезнең үз әлифбасы юк, мәктәп-мәдрәсә-гимназиядә, югары уку йортларында татар-мөселман рухы юк дәрәҗәсендә. Башкалабыз Казан шәһәре урамнары Псков, Владимир, Курск шәһәрләре кыяфәтендә. Казан тимер юл, автомобиль вокзалларында, аэропорт, елга портларында, барча сәүдә үзәкләрендә татар теле ятим-үксез, фәкать урыс теле генә гөрләп чәчәктә. Ә бит бу безнең җөмһүриятебез башкаласы… Уйласаң уй җитәрлек, бу темага язар сүз күптин күп.
Игътибар ит әле, журналист әфәнде, һәм изге каләмең җиткерсен татарның зыялыларына, каләм әһелләренә. Бездә һәр татар, олысы-кечесе, укымышлысы-наданы, эшчесе һәм зур түрәләре дә тел турында сүз чыкса — «ике дәүләт теле» дип лаф ора, Идел дәрьясындагы кадәр тозсыз сүз түгә. Игътибар итик бу сүзгә, татарның ике түгел, бер дәүләте дә юк лабаса бүген. Дәүләтнең тапкан табышы — үз халкыныкы була, бездә бу хәл бозык. Һәр дәүләтнең үз акча берәмлеге була, безнең бу да юк, үз әлифбасы була. Әйтик, әрмәннәр, грузиннар, яһүдләр, гарәпләр, япуннар, кытайлар һәм бик күп мөстәкыйль, хөр дәүләт халкының үз мәгарифе, үзенә хас төс-кыяфәте, өс-баш киемнәре, ризыклары, үз яшәү рәвеше һ.б. Татарлар ат, сарык-куй урынына дуңгыз-чучка асрыйлар, кәләпүш-бүрекне ташлап, эшләпә, фуражка кияләр, намазга яланбаш басалар. Ризыклары — сасы иске сосиска, аны бит туллама, тутырма, дип әйтергә, язарга мөмкин һәм бик тә кирәк. Инде тарихи өчпочмагыбыз да треугольник, аһәңле сүзләребез: бүләк, сукбай, бистә, тукталыш, ашханә һ.б. сувенир, бомж, поселок, парковка, туклану комбинаты булып бетеп баралар. Бу сүзләрне ярым-йорты эшләп килгән татар радиосы яңгырата. Кылтый телевизоры сөйли-күрсәтә, аумакай журналистлары яза, кортмән академиклары ни әйтүләрен белмичә нотык урынына речь сөйли, әле җитмәсә кайбер өтек галимнәребез җыелышта бер генә урыс-марҗа кешесе булмаса да, сәхнәгә чыгып мөнбәргә (трибунага) кереп оялагач залдагы халыкка — тамашачыларга карап: «Кайсы телдә чыгыш ясыйм?», — дип сорау бирә. Шушы яшькә җитеп, әлхәмдүлилләһи, былбыл, тургайларның кайсы телдә сайрыйм икән? дигәннәрен ишеткәнем, тойганым булмады. Татар теле бит былбыл, тургай сайравына, саф чишмә агышына тиңдәш тел, ул — даһилар теле! И Раббым, разый бул, татарның теле һәм моңы мәңге шулай озын гомерле булып калсын ла! «…Чукындырган заманда да чукынмадың, татар теле!» (Н. Нәҗми).
Мәшһүр, хак Ислам диненә теоретик яктан үземне шулайрак әзерләсәм, Аллаһ рәхмәте илә, узган гасырның җитмешенче елларында гает бәйрәмнәрен «Мәрҗани» мәчетендә каршылый идек. Бер-ике дустым белән мәчеткә без кичке сәгать тугызларда кереп кала идек.
Мәгълүм ки, «Мәрҗани» мәчете башкалабызда төзек, эшләп килгән, чит илләргә СССР дагы хөрлекне күрсәтү өчен бердәнбер мәчет бинасы буларак, гает бәйрәменә килгән мөселманнарын сыйдырып бетерә алмый иде. Без шуңа да кичтән үк мәчеткә кереп калып мөхтәрәм Зәки хәзрәт, Хәбир хәзрәт һәм Тәлгать Таҗетдин вәгазьләрен (Тәлгать ул чакта мөфти түгел, гыйлемле имам-хатиб иде) төрле гаҗәеп дини риваять вә кыйссаларны тыңлап мәчетне саклап чыга идек. Тәлгать Таҗетдиннең күңелгә уелып калган бер җөмләсен сүзгә-сүз бу урында китерәсем килә. Иртәнге намазга баскач ул тулы йөзе белән мөселманнарга борылды да саф татарча татлы-ягымлы итеп: «Сафланыйк, мөселман-кардәшләр, сафларыгыз тигез-күркәм булсын!» — диде. Бары бер сүз — «Сафланыйк!» Никадәр мәгънә вә тылсым бу туган телебез сүзендә. Никадәр нурлы, җылы, якты, ягымлы, ямьле-тәмле бу сүз! Әйтер идем, хәтта тылсымлы да! Намазны тәмамлап урамга чыктым. Бурап-бурап яфрак-яфрак ап-пакь кар бураны ява. Шагыйрь әйтмешли, «…ак күмәч белән ашарлык саф һава!» Күңел саф, һәр тараф тын, тылсымлы Кабан күл өсте тып-тын, кайда мин? Күкнең ничәнче катында? Күңелдә бәхетле-сәгадәтле хис-тойгылар, бар дөньяның ыгы-зыгысы, борчу-мәшәкатьләре әллә кайда, читтә. Миңа ничә яшь, белмим-оныттым беразга. Мин илаһи ислам дөньясында, шигърият илендә яшәдем бу көнне. Рәсүлебез дә бит: «Мөселманнар өчен Мигъраҗ намаз сәҗдәсендә», — дигән… Аннан соң Шимәл бистәсендә (төньяк) Вафа хәзрәт мәчетенә йөри башладым. Әмма хезмәт урыным хәрбиләштерелгән завод, әле ниндие диген, авиация заводы. Авиация флагманы «Ил-62» очкычын ясыйбыз. 12–14 сәгать эш урынында. 2–3 минутка алдан китеп барырга да, 1–2 минутка эшкә соңга калырга да рөхсәт ителми. Иңбашында погоннар гына юк инде, гел менә солдат та солдат, без дә солдатлар кебек. Җитмәсә шимбә-якшәмбедә дә эшкә чакыралар, бу көннәрдә эшкә бармаучыларга дезертирга караган кебек, төркем җитәкчеләренең, түрәләрнең җан көйдергеч күз карашлары төбәлә. Ничек тырышып эшләсәң дә, шуның өчен айлык премиядән мәхрүм ителәсең, яисә фатир алу исемлеге чиратыннан түбәнгә төшәсең. Гыйбрәт өчен яздым үзәк-бәгырьгә үткәнне, Сталинны һәм аның канунын сагынучыларга. Хәер, Рәсәйдә гади хезмәт кешеләре өчен бүген дә яшәү — сазлык, мираж, дуңгыз абзары лабаса. Юксыллар башлыгы В. И. Ленин да аны «Руссия — халыклар төрмәсе» дигән. Ә шагыйрьләрдән Рәсәй турында М. Лермонтовтан да шәп әйтүче әле юк:
«Хуш, сасы-шакшы Рәсәй җире,
Коллар һәм түрәләр иле».
(Х. Вәлиди тәрҗемәсе)
Сигез еллап «Болгар» мәчетенә җомгаларга йөрдем. Фарук хәзрәт һәм имам-хатиб Илдус Фәез вәгазьләрен тыңлау үзе бер бәхет иде. Иң яраткан мәчетләребезнең тагын берсе — «Апанай» мәчете. Аны салдыруда Хәмид исемле татар-мөселман кешесе катнашкан. Әллә шул адаш исеме, әллә инде минем үз катнашымнан башка беренче дини шигырьләр китабым шунда басылумы — һәрхәлдә шушы шатлыклы хис-тойгылар мине «Апанай»га алып килде. Аллаһе рәхмәте илә, ул мәчетнең мәшһүр манарасын да исән-сау, сәламәт халәттә күрергә һәм якты-нурлы намазханәсендә җомга намазларымны да торгызырга насыйп булсын иде, амин. Хак Тәгалә үзенең туры юлыннан, Коръән Кәрим юлыннан безне читләштермәсен, шәригать кануннары вә ислам тәгълиматы белән яшәргә, көн итәргә мөмкинлекләр бирсен иде, соңгы сулышларыбызда да «лә иләһә илләллаһ Мөхәммәд рәсүлүллаһ» кәлимәсе телебездән төшмәсен иде. Динсезлек кешене хайвани дәрәҗәдән дә түбәнрәк төшерә. Аңа мисаллар Коръәндә берничә аятьтә язылган, «ислам диненнән аерылган, шәригать кануннарын өнәмәгән кавемне мин маймылга вә дуңгызга әверелдердем» ди Хак Тәгалә. Лут (г-м) пәйгамбәрнең кавемен дә юк итә, Нух пәйгамбәребез (г-м) халкын да туфан суы белән күмә. Сүз уңаенда әйтеп үтәм, безнең беренче атабыз Адәм (г.с.) булса, икенче атабыз Нух (г.с.). Ул төпчек улы өчен күпме ялварып дога кылса да, Хак Тәгалә Нух пәйгамбәрнең догасын кабул итми һәм улының гөнаһысын ярлыкамый. Аллаһе Тәгалә Гафур Рәхим, тәүбә итеп, гафу кылучының гөнаһларын ярлыкый, әмма зур гөнаһларын ярлыкамыйм, дигән. Аның барлыгы вә берлегенә шик китерүне, кеше үтерүне гафу итми һәм никахлы гаиләләрнең таркалуына бик ачулы, ятим вә үксезләрнең ишәюенә ачулы. Ислам дине кешеләрнең хәл-хәятен җиңел итәр өчен иңдерелгән. Ул — аек дин. Аек башта — аек акыл. Коръән Кәримне уку түгел, туку кирәк, укып чыгу гына аз гамәл. Аң белән фикерләү хаҗәт, Коръән ул — могҗизалы уку китабы, дөрес яшәү китабы. Күп хатынлылык турында сүз чыкса, күп кенә татар кешеләре кызып-кызып бәхәсләшергә тотыналар, хәтта ки талаша ук башлыйлар. Коръәндә бит әйтелә: «Дүрт хатынлы булу ир-мөселманга рөхсәт ителә, тик ул берничә хатын белән яшәүне сез бәйрәмгә санамагыз, — ди. Абыеңның тол хатыны калдымы, ал — өйлән, энекәшеңнең тол хатыны калдымы — өйлән аңа, йә бүтән бер тол хатынга, әмма бөтен хатыннарыңны да тигез күреп, яратып тәрбиялә, һәр хатынга аерым йорт булдыр, ул хатыннарның балаларын үксез-ятим күрмә, син — аек мөселман кешесе, хәләл кәсеп белән, хәләл тормыш ит», — ди Аллаһы Раббыбыз. Динсезләр вә бүтән диндәгеләр үзләрен дә тәрбия кыла алмаганда, саф күңелле, иманы нык мөселман кешесе, әйе, берничә хатын-кызны тәрбияли ала. Мөселманга курку белән ашыгу, кызыгу — хәрәм. Алар шәйтан гамәле. Ашыгып түгел, ашкынып яшә, курыкма, батыр-кыю, тәвәккәл бул, кызыкма — соклан. Кызыккан кеше гөл-чәчкәне өзеп ала, бер исни дә асфальтка ташлый, өстенә баса, сокланган кеше чәчкәләрне өзми, иртәгә дә күрим, бүтәннәр дә бу гөл-чәчкәне күреп шатлансын-сөенсен, күңеле күтәрелсен, дигән теләктә яши. Бу сүзләрнең хаклыгына, мантыйклыгына, шәт, килешәсеңдер, Рәүф әфәнде. Мине дөрес аңлаучы укучыларым да бу дәлилләр белән килешер, әлбәттә. Яшәү һәм тору бар. Бу төшенчәләр икесе ике мәгънәдә. Тора телеграмм баганасы, шкаф, крахмаллы күлмәк якасы… Ә кешеләр яшиләр. Татарлар күп вакытта: «Син кайсы җирдә, шәһәрдә, авылда, йортта торасың?» — дип бер-берсеннән хәл-әхвәл сорашалар. «Кайсы шәһәрдә, авылда, йортта яшисең?» дип сорарга күнекмәгәннәр. Татарларга бүген тылмач кирәк. Алар урыс сүзен калька ясап сөйләшәләр, сүзне сүзгә тәрҗемә итеп. Татар җанын, татар бәгырен шул тупас кортмәнлек чире талый, чукый, татар милләтенең телен кисеп, бәгырь җәрәхәтенә тоз сала. Мисал йөзеннән, берничә хәзерге татар сөйләме. Татар кешесе «Яңа ел белән!» ди. «Яңа ел котлы булсын! Яңа ел мөбарәкбад!» дияргә кирәк ләбаса. «Җиңел пар белән» ди. «Сөягең-гәүдәң җиңел булсын, мунча шифалы булсын!» дияргә кирәк, җәмәгать. Парның мунчада (бигрәк тә шәһәр мунчаларында) булмавы да мөмкин бит. Шулай ук үзара исәнләшүне генә искә алыйк әле. «Исәнмесез!» дибез. Болай дию мантыйкка сыймый. Юлдан килүче, эшләп йөрүче кеше ничек инде исән булмасын?
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сәламләшеп кенә булса да миңа якынлашыгыз», — ди. Сәлам — Аллаһы Тәгаләнең бер сыйфат исеме, безгә бүләге, бер-береңә исәнлек-саулык, сәламәтлек теләү-бүләкләшү, бер-берегезгә үч тотмагыз, үпкәләсәгез өч көн эчендә татулашыгыз, көчебез — бердәмлектә, яратышуыгызны белгертегез ди сөекле Рәсүлебез (с.г.в.). Аллаһы Тәгалә бер, Рәсүл Әкрәмебез бер. Хак Тәгалә әйтүенчә, Олы Һәдия — зур бүләк безгә Коръән Кәрим, йә мөселман кардәшләр, безгә тагын ни җитми? Яшә, ярат, сөй Хак Тәгаләне, аның китабын, рәсүлләрен сөй, халыкны-милләтеңне, туган җир, туган ил, Ватаныбызны, хезмәтне, болар бит барысы да бәхет-сәгадәт чишмәләре! Битараф кына булмыйк. Битарафлык чире кешене тере мәет итә. Мәгъдәнне (металлны) күгәрек юкка чыгарса, кешелек җәмгыятен битарафлык юк итә. Һәр адәмнең ике юлы бар. Инсан ирекле яратылган, йә ул ислам динендә Аллаһы Тәгаләгә сыгынып изге гамәл-гыйбадәтләр кыла, Аллаһ рәхмәте илә шуның белән җәннәтле була, яисә иблис-шәйтанга кол булып (әстәгъфируллаһ, Аллаһ күрсәтмәсен), тәмуг-җәһәннәм кешесе була. Хәрәм гамәлләрнең кайберләрен генә искә алып үтсәк тә, ни үкенечле хәл! Уртача алганда тәмәке тартучы бер айга 600 сумлык тәмәке ала. Бер елга 7200 сумны үз гаиләсеннән урлый, саулыгына күпме зыян сала. Аек баштан уй йөрт, татар кешесе — хәмернең иң арзаны 100 сум тора, эчүче кеше айга бер шешә аракы алса да, 1200 сум акчасына зыян китерә. Бер савыт сыра 30 сум, айга 120 сумлык сыра алса, бер елга җәмгысы 2640 тәңкә. Хәзер исәплик инде, милләттәшләр, бер елга 11 мең 200 сумлык шәйтан ясагы. Мөселман-мөэмин булмаган татар моны йөгерә-йөгерә мәлгунгә илтә һәм ялына-ялвара аның учына сала. Ә бит Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) «иң изге, иң шәп садака — өеңә җәмәгатеңә ташыган ризык!» ди. Коръәндә «хатыныңа акча алып кайтып бир» дип язылмаган. Анда хатыныңны вә балаларыңны тәрбиялә, үзең ашаган ризыкны аларга ашат, садаканы үзеңнән башлап өләш, дигән. Ягъни, үзеңне өлешсез калдырма, диелгән. Аллаһы Тәгалә ни әйтер икән, дип яшәргә кирәк безгә, кешеләр ни әйтер икән дип түгел. Кешеләр ни әйтмәс, ил авызына иләк кидереп булмый, дигән борынгы бабаларыбыз. Ислам дине кеше коллары түгел, хөр шәхесләр тәрбияли, бары Аллаһы Тәгалә ачуыннан куркырга кирәк һәм Аның ачуына юлыкмаска. Бүтән диннәр кеше коллары, түрәләр колы тәрбияли. Шәхес һәм кол. Беренчесе соклангыч, икенчесе инде кызганыч вә җирәнгеч. Үзенең кол икәнлеген белеп шул коллыктан чыгарга теләмәгән кавемгә Аллаһ ярдәме тимәс диелгән. Бүген татар милләте, хөрлек-мөстәкыйльлектән янә ваз кичеп, коллык халәте белән килешеп гомер итә. Әйтүемчә, сарык, ат, күркә, каз-үрдәк асрар заманда ул чучка-дуңгыз үрчетә, хәмердә коена, тәмәке һәм наркотиклар белән агуланып көн күрә. Күпме гаиләләр таркала, ятим вә үксезләр үрчи илдә, татар милләте гафләт йокысыннан, хәмер махмырыннан тиз арада айнымаса, мәшһүр Гаяз ага Исхакый язганча, инкыйразга, ягъни бетүгә, упкынга таба бара. Иң әүвәл туган телебезгә игътибар итәргә кирәк. Аны савыктыру безгә — мәслихәт. Катнаш никах дигән гыйбарә илдә яшәп килә. Чын дөресе — катнаш түгел, «буталма никах» дип сөйләшергә кирәк! Бу сүз шундый никахтан җирәндерсен яшьләребезне. Ала карга белән кара карга бергә оя кормый ич. Безгә кошлардан, бөҗәкләрдән дә гыйбрәт алырга кирәк. Ала карга Кабилне мәет җирләргә өйрәткән, Коръәндә мисалга чебен һәм кырмыска, үрмәкүч ише бөҗәкләр дә китерелә. Тикмәгә түгел бит. Күрегез, кырмыскалар нинди тырыш, эшчән вә бердәмнәр, күз тимәсен. Мөселманнар вә татар милләтенең таркаулыгы — аяныч хәл. Бу гөнаһ вә хата гамәлдән арынырга Хак Тәгалә ярдәм итсен безгә, үзебез дә әлеге хатаны бердәм вә берләшеп төзәтик. Мөселман — мөселманга терәк вә көзге, кешегә кеше — дару да. «Кешеләр арасына килеп кергәндә, сине күргәч тә кешеләр саф һава сулаган кебек булсыннар!» ди Рәсүлебез хәзрәтләре. Күңел колагы белән тыңлыйк без бу һәм барча хәдисләрен аның.
Аллаһы Әкбәр. Сүземне бисмиллаһ белән башладым, сәлам белән тәмамлыйм, газиз милләттәшләрем, дин-кардәшләрем. Вәссәлам вә каләм! Хак Тәгалә ошбу әңгәмәдән вә гамәлемнән разый булсын. Амин.
Дуслык агачы
(«Әл-Ихлас» мәчете ачылу уңае илә)
— Әссаләмүн, «Әл-Ихлас»,
Саумы, бәйтуллаһ.
Бер күрим дип кердем ихластан.
Кергән-кергән Җомга намазымны,
Торгызыймчы синдә берочтан.
Күңел кушкач эзләп таптым сине,
Ярдәм итте моңа Раббым.
— Сөбеханаллаһ! — диеп атлап кердем.
Бер күрүдә сине яраттым.
Бик багасым килә корытмыйча,
Шытып чыккан дуслык агачын.
Рәсүлебез (с.г.в.) «ихлас яшә!» дигән,
Җәннәт ишекләрен ачарсың.
Бүген менә нурлы бусагаңнан
Тәүге тапкыр атлап кердем мин.
Яшәргә син ихлас өйрәтәсең;
Динем-телем, илем-җирем! дип.
Җыр-шигырь дә ихласи туа,
Сыркып чыга күңел түреннән.
Нурын сипсен Алтын Айлар мәңге,
Идел буе — Урал үрендә!
…Әссаләмүн, «Әл-Ихлас», имин бул!
2006
Кешелек дәрәҗәсе
Таң нурлары бии манарада,
Азан белән ачыла яңа көн.
Кояш чыгуын көтеп яту — гөнаһ,
Каршысына үзем барыйм мин..
Килүемне күреп сөенер дә,
Елмаер ул сирпеп күз нурын.
— Юлга чыккан миннән алда торып,
Менә, дип, ул — егет батыры!
Юмарт кояш өскә алтын сибә,
Кесә-янчык, биштәр тулганчы.
Җуелды икән ничә капчык алтын,
Ислам юлын эзләп тапканчы?!
Нигъмәтеңнән, Раббым, мәхрүм итмә,
Тайпылдыртма тугры юлыңнан.
Аңлатканың өчен, рәхмәт, Рәсүл (с.г.в.с.)
Ниләр — хәләл, ниләр — тыелган…
Бүләк итеп биреп калдыргансың,
Изге Коръән һәм дә Сөннәтне.
Хак Тәгалә сүзен түкми-чәчми,
Таңны каршыларга өйрәттең.
Бары бер сүз — кыйммәт алтыннан да,
Пәйгамбәрнең асыл бер сүзе.
Сәҗдә кылып, Таңны каршы ала,
Йөз мең йолдызларның һәрберсе!
Шул йолдызлар белән сәҗдә кылам,
— Күккә карап фикер йөрт! — дигән.
Юктыр җирдә бүтән зур дәрәҗә,
Хак Тәгалә мөэминлегеннән.
2007
Олы юлның маяклары
Мәхәббәт, Милләт һәм дә Мин,
Бер үк «мим» нән башлана.
Шул өч затны сөйгән кеше,
Утка-суга ташлана.
Җуйса Мәхәббәтен әгәр,
Милләттән аерылса.
Бичара-мескен адәмнең,
Канаты каерыла.
Мәхәббәтсез һәм Милләтсез,
Ничек «Мин» яши алсын?
Болай ятим калулардан
Хак Тәгалә сакласын.
Йәнә бер дустым бар минем,
Сөекле «Ана теле»м.
— Ул гөрләп чәчәк атсын! — дип.
Мең үлеп, мең терелдем…
Бу гөлгә тимәсен корау,
Исән-сау калсын өчен,
Китмәм мәйданнан беткәнче,
Каләм тотарлык көчем.
Мәхәббәт, Милләт, Туган тел —
Олы юлдагы маяк.
Шуларны ихлас сөйгәннең,
Күңеле пакъ вә йөзе ак!
Мәхәббәт, Милләт һәм дә Мин,
Башлана бер үк «мим»нән.
Ә, Милләтем, рәхмәт сиңа,
Разый бул син дә миннән.
2006
Шәригати дин кардәшлек
(«Апанай» мәчетенә Ай куелу илә)
Сөбеханаллаһ, тимәсен күз,
Басты торып «Апанай».
Сафландырып манарасын,
Киеп куйгач Алтын Ай.
Салды күз «Кабан күленә»,
Баккандай зур көзгегә.
Бар булган кыяфәтенә,
Сокланды ул үзе дә.
Эндәште: — Йә, таныйсыңмы,
Җитешмәгән кай-төшем?
Син дустымны бик сагынгач,
Җиде кат күктән төштем.
Кабул итте «Сөембикә»,
Кул бирде «Кол Шәриф» тә.
«Болгар», «Борнай», «Әл-Ихлас»
Без — кардәшләр шәригаттә!
«Мәрҗәни» алды кочаклап,
— Күрше хакы, дигәндер.
Күрде бик күпне башкае,
Ялгыз калгач, бердән-бер.
Яшәгәндә теге дәвер —
Дәһриләр чорында…
Калса да ялгыз, батмады
Денсезләр пычрагына.
Ядлап «Әл-Гаср» сүрәсен,
Асрадык җан барчабыз.
Инде кабат адашмабыз,
Коръән юлыннан барсак без.
…Пакълыйсың күңел түрләрен,
Рәхмәт яусын, «Апанай».
Искәртеп безнең җаннарны
Моңлы азаның яңгырый.
— И, татар, алдан сагай, син,
Дин юлыннан атла, агай.
2007
Алтын терәк
«муллаларын кыйнап китәрмен». (Һади Такташ)
Бишектән үк кыямәтчә,
Ислам дине безгә — терәк.
Бик шатлыклы көннәрдә дә,
Яисә, кайгы-хәсрәт килсә,
Дин белгече — мулла кирәк.
Бала туса кирәк исем.
Мулла абзый килеп куша.
Килеп җитсә никах көне,
Кабат аңа юл тоташа.
Яңа нигез, яңа йортны,
Котламыйча булмый кереп.
Рәхәтләнеп китә күңел,
Мулла абзыйны юлда күреп.
Мәүлә колы — мелла агай,
Мөгаллим, хәлфә, мөэзиннәр —
Түр башында алар урыны.
Милләт өчен барсы — зиннәт!
Шул байлыкны саклыйк бердәм,
Гомер бергә, ләхеткәчә.
Мулласына типкән илдән,
Иман вә бәрәкәт кача.
Бу сүземә дәлил — тарих,
Кайдан-кая без барабыз?
Артыбызга борылып карыйк!
…Ярым Айлы, Манаралы,
Яшел чирәмле ауллар.
Манарасын кисү белән,
Дуңгыз абзары булдылар.
Каз бәбкәсе, сарыкларга,
Аулларда торым бетте.
Язып тормыйм атлар хәлен…
Барсын мыркыл кабып йотты.
Урынын алды мулла абзыйның
Татар йортларында дуңгыз.
Тану кыен кешесен дә:
Кайсы-егет, кайсысы-кыз?!
Бер үк кием, бер үк кыяфәт,
Бер үк тәмәке янчыгы.
Татарларга бүген хуҗа
Убырлы карчык оныкчыгы…
Әллә шул кыйналган мулла
Кылды микән бәддогасын?
Алышты хәмергә татар
Кулындагы Бәхет дагасын…
Кайтыгыз илгә, мулла абзыйлар,
Сезне көтеп тора күп эш.
…Алтын көтеп, дәшми калмыйм,
Каләм язган сүзләр — көмеш.
…Муллага абыстай кирәк,
Чын абыстай илдә сирәк.
Телсез каласың бит, Татар,
Бу махмырдан айны тизрәк.
Яшьләргә дә, картларга да
Ислам дине — Алтын терәк.
2006
Васыятьнамә
Олы шатлыкның берсе шул:
Җомгага әзерләнү.
Башкайны куеп учыңа,
Коръән белән дәресләнү.
Бу гамәлне сөенә-сөенә,
Башлыйм Пәнҗешәмбедән.
Яктыра шулчак күңелем,
Алган күк нур мең шәмнән!
«Әлиф-ләм-мим»не укыйм да,
«Әл-Гаср»ны кабатлыйм.
Җомга саен һәр атнада
Яшьлегемә кайтам мин.
Үтәлгәндә ихлас белән
Шәригать кануннары,
Уйный дәртле яшьлек кан,
Күңелнең бар кыллары.
Алып менә җанны Күккә
Мәкамьле аять моңнары.
Тоташа бер мәл күңелдә
Ике дөнья таңнары.
Иркенлек, хөрлек, хозурлык,
Гаҗәеп, гамьле җиһан.
Коръән Кәрим үз эченә
Барча гыйлемне җыйган!
Иң зур шатлыкның берсе шул.
Җомгага эзерләнү!
Уй-зиһен, күңелне пакълап,
Намазга хәстәрләнү.
Күңелеңнән читкә этәрмә,
Онытма Җомга барын.
Тугыз бабаң үз иткәнне —
Шул көй, мәкамьле моңнарны.
— Әткәмнең васыяте! — дип,
Саклый күр, балакаем.
Саклагыз, торыннарым!
2006
Бер җылы сүз
«Сәдаканы башлап үзеңнән өләш»
(Рәсүлебез хәдисеннән)
Укы намазыңны торып,
Ятма аунап, яунсаң.
Үзе эзләп таба Бәхет,
— Илем, динем, — дин янсаң.
Төшми калмас ил өстенә,
Бу януның чаткысы.
Янмасаң син, янмасам мин,
Бу ил ничек яктырсын?!
Кеше күңеле, гүя, бер гөл,
Мохтаҗ гел яктылыкка
Җылы бер сүз, якты караш,
Күрсәтә юл аклыкка.
— Күрим! — дисәң, кеше күңелен,
Үз күңелең күр башлап.
Бәхетле ил төзеп булмый.
Шәригать фарызын ташлап.
Бу җирдә барча вәхшилек,
Ходайга баш имәүдән.
Гыйбрәтләнә белмибез шул,
Без җәннәти Адәмнән (г.с.)
Аллаһ сүзен инкарь итеп,
Ни хәлләргә тарды ул...
Җирдә юллар бик күп булыр,
Иң нурлы юл — Ислам ул.
Файдаланып һәр мөмкиндә,
Торгыз намаз һәр даим.
— Булыйм! — дисәң, гомер буе
Исән-сау һәм дә имин.
2002
Ихлас күңелләргә
— Шәригатьне шәп белмим, — дип,
Кардәшем, читенсенмә.
Кемнәр ихлас, килегез сез
«Әл-Ихлас» мәчетенә!
Ишеген ачып керүчене
Елмаеп каршылый ул.
Әлифне белмәүчене дә
— Надан, — дип орышмый ул.
Сөннәтне дә, фарызны да,
Өйрәтә вәҗебне дә.
Гөлнәфисә, Мәрьямбану,
Мирхәйдәр, Мәҗиткә дә.
Аермый ул картка-яшькә,
Сакаллы-сакалсызга.
Милләтнең хәлен аңлаудан
Әрнеп йөрәге сыза…
Гаҗәеп, нурлы бер мәчет.
Монда кышын — назлы яз!
Бүтәнчә була да алмый –
Чөнки ул бит «Әл-Ихлас».
«…Кытайга барып булса да,
гыйлем алулар — фарыз!»
Ихлас күңеллеләр өчен
«Әл-Ихлас» — алтын табыш.
…Рәхим итегез, хөрмәтле
Мөслимин-мөслимәләр!
1427 сәнә
Исхак хәзрәт Лотфулла Истәлекләре
Миргазиян хәзрәт белән танышуыбызның көнен, сәгатен әйтә алмыйм. Ул вакытта, хәтерләсәгез, мәчетебездә мәдрәсә ачу хәстәре белән мәшгуль идек. Укырга теләүчеләр күп, ә мөмкинлекләрне булдыру ягы һич кенә дә җиңелләрдән түгел иде. Бина юк, мәчетебез уку-укытуга көйләнмәгән, ә шәкертләргә, бигрәк тә башка шәһәрдән, авылдан килгәннәргә яшәр урыны да кирәк бит әле. Шуңа да карамастан, Алланың рәхмәте илә «Высшее мусульманское медресе» исеме белән ике ел дәверендә белем алырлык мәдрәсә ачып җибәрдек. Лицензияләр алдык, барысын да закон нигезендә оештырдык. Шушы курсларда, ике еллык курста Миргазиян хәзрәт тә укыды. Рәхимулла хәзрәт остазы иде. Укып чыккач без аңа диплом бирдек. Ул вакытта диплом бирергә мөмкинлегебез бар иде. Хәзер мөмкинлегебезне чикләделәр. Хәтта прокуратурага да чакырып кисәттеләр.
Шуннан, берничә ел вакыт үткәч, Миргазиян хәзрәт миңа телефоннан шалтыратты. Очрашуыбызны сорап. Килештек. Мәчетебезгә килде. Бик озак сөйләшеп утырдык. Үзенең мәхәлләне мәчетле итәсе нияте барлыгын, һәм дә шуңа кагылышлы проблемалары турында сөйләде, һәм, әлбәттә инде, андагы яшьләрнең кыерсытуларын да яшерми-нитми әйтте. Шуннан оештыру мәсьәләсен уйлаштык. 15–16 кешедән торган мәхәллә җыены оештырырга, шушы кешеләрнең исемлеген кертеп, имзалар куйдыртып, торган урыннарын күрсәтеп протокол төзергә, шул протоколның бер нөсхәсен мөтәвәллияткә, икенче нөсхәсен мөхтәсибәткә бирергә тиешлеген киңәш иттем. Шушы ук җыен имамны, хисапчыны, хәтта каравылчыны да сайлап куярга хокуклы. Аларның да исемнәре протоколда булырга тиеш. Шушы ук җыен мәхәллә шурасын да сайлап куя. Мәхәллә шурасы, ягъни мөтәвәллият 10–11 кешедән тора һәм анда мәхәллә җыенына кергән кешеләр дә сайлана алалар. Мәхәллә шурасының рәисе дә шул ук җыенда сайлана.
Мәхәллә шурасы, хәзергечә әйтсәк, башкарма комитет буларак билгеләнә. Әлбәттә, имам, мәхәллә җыены рәисе буларак, барысы да аңа буйсынырга тиешләр. Ул хуҗа, ул җаваплы, мөһер бары тик аңарда саклана. Ул белемле булырга тиеш. Сүз уңаеннан әйтим, мәхәллә шурасы рәисенең дини яктан белемле, дәрәҗәле, дипломлы булуы мөһим түгел. Ул, әйткәнемчә, башкаручы, имам әйткәнне үтәүче генә. Менә шул рәвештә оештырылса, мәчет эшенә читтән торып тыгылучыларга юл калмаячак. Ә тыгылырга тырышучылар бихисап. Бүгенгедәй хәтеремдә. Олы, күркәм гәүдәле берәү керде дә: «Сезнең кешеләрегез, шәкертләрегез каршында чыгыш ясыйсыйм килә, мөмкинме?», — ди. «Сез кем соң, таныштырсагыз иде», — дим. Төп оешмалары Англиядә, «Мун»чылар дип атала икән алар. «Әйдәгез, мине Англиягә алып, оешмагызда миннән чыгыш ясатыгыз. Шуннан сез чыгыш ясарсыз мәчетебездә, әгәр мәхәллә җыены рөхсәт бирсә», — дим. Үзебезнең «Мун»чылар да тик тормыйлар, мөселман арасында фетнә чыгарулары ихтимал. Миргазиян хәзрәт игътибар белән тыңлады. Бик күркәм, бик олуг, бик сабыр шәхес иде. Бик четерекле, бик катлаулы иде мәчет, мәхәллә эшләрен оештырып җибәрүләре. Башка структура белән аралашкан яшьләр автостоянка оештырганнар иде. Бу бинада машина төзәтү мастерскоемы ачарга иде, ахры, исәпләре, минемчә. Шулар бер-ике хатынны, берсе татар, берсе мордва иде, ахры, аларны яллап, мәчет төзергә каршы торып, гауга куптарып йөрделәр. Шул вакытта «сходка»ларына килеп, бергәлегебезне күрсәттек. Алланың рәхмәте илә мәхәлләнең мәчетле булуына сәбәпче булдык. Алла йорты торгызылды. Миргазиян хәзрәтнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Киләчәктә дә бу мәчеткә булышырга насыйп итсен. Фетнәчеләрдән, низагчылардан Алла сакласын. Миргазиян хәзрәт уңганлыгы, сабырлыгы белән безгә барыбызга да үрнәк булып калды. Яшерен-батырып түгел, безгә кайвакытта сабырлык җитми. Аңардан үрнәк алу кирәк. Киләчәктә дә ислам динен таратуда дәгъватчылыкта бергә-бергә бердәм булып эшләргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде.
Зарипов Камил истәлекләре
Миргазиян хәзрәт белән беренче мәртәбә күрешкән көнем исемдә калмаган. Хакимият белән бик нык тарткалашкан көннәре иде. Төзелешне туктатырга йөрделәр ич. Халык каршы, янәсе. Чынбарлыкны исбатлар өчен без дә, ягъни мәчеткә йөрүчеләр дә, имза җыю хәстәренә керештек. Миргазиян хәзрәт гозерен кире какмадым, мин дә ихластан булышырга булдым. Ни рәвештә һәм нинди таләпләргә туры китереп имза җыелырга тиешлеген Рәүф әфәндедән белештем. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә, Миргазиян хәзрәт әйтүенчә, 600 гә якын имза, ягъни ризалык белдерелгән. Шуны ишетеп булса кирәк, хакимияткә чакыру барлыгын әйттеләр. Җыелышып бардык. Күрәм, безгә каршы коткы таратучы хатын да шунда. Янәшәмдә утырса да, исемен хәтерләмим. Безнең оешканлыкны күреп булса кирәк, хакимият «Төзесеннәр, комачауларга кирәкмәс» дигәндәй матур сүзләрен ишеттерде. Шәһәр администрациясеннән дә берәү бар иде, ахры. «Энергетик университет янында урын бирәбез, шунда төзегез», — дип тә әйтелде. Бу мәсьәләдә Миргазиян хәзрәттә икеләнү юк иде. Башлаган эшен дәвам итү мөһимрәк иде.
Миргазиян хәзрәттә оештыру сәләте көчле иде. Һич икеләнмичә үзебезнең йортта гына түгел, күрше йортларга да кереп имза җыйдым. Булышучыларым да булды. Бигрәк тә яше 80 нән узган Әминә апа, әби дип әйтергә телем әйләнми, шундый җитез, өлгерлеге берничә кешегә җитәрлек, һич иренмичә имзалар җыешты. Менә шулай, иш янында хуш дигәндәй, әйткәнемчә, аз гына вакыт эчендә халык үзенең иманы сакланганын, битараф түгеллеген белгертте. Олуг галимнәрнең китаптан озын-озын өзек китерүләренә караганда, кайвакытта хәзрәтнең гади генә итеп әйткән сүзләре үтемлерәк икән. Бу очракта да шулай булды.
Миргазиян хәзрәтнең вафаты һич көтелмәгән хәл булды. Бу хәбәрне мин ишеткәндә ул җирләнгән булган инде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Соңгы мәртәбә мәчеттә намаздан соң сөйләшкәне хәтеремдә. Өчәү идек. Мин, хәзрәт, Рәүф әфәнде. Хәзрәт хәле юклыгын, шуңа җигелеп эшли алмавын сөйләде. Минем табиблыгымны күздә тотып, беркүпмедер ярдәмгә өметләнептер, дим хәзерге уем белән. Ул вакытта ничектер җиңелрәк уйладым. Олы яшьтәгеләрнең зарлары безгә — табибларга яңалык түгел, күнегелгән хәл ич. Хәле чынлап та бик авыр булган. Авыр туфрагың җиңел булсын иде, хәзрәт. Намаз саен дога кыламын. Кабуллардан булса иде, Раббым.
Әзһәр Вәлиулла Хәтирәсе
Миргазиян хәзрәтнең соңгы вакытта авырганы күренеп торадыр иде, бик белгертәсе килмәсә дә. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән икән. Мин дә, хәле авырлыгын сизеп торсам да, көн артыннан көн үтте: «Әйдә, табибларга күреник», — дип ныклап торып әйтмәдем. Беркөн иртән, 23 июнь көнне телефон шалтырады. Миргазиян хәзрәтнең тормыш иптәше Фәния икән. «Миргазиян үлде бит», — ди. Ни әйтергә дә белмәдем. Шуннан, мәчеткә йөрүчеләргә әйтергә кирәк ич инде. Ә мин югалып калдым. Тиз генә җыендым да Миргазиян хәзрәтләргә килдем. Күрәм, намазга йөрүчеләребез килгәннәр. Миргазиян хәзрәтнең улы, оныклары да килгәннәр. Сүз уңаеннан әйтим, элек алар белән таныш түгел идем. Шуннан җыелышып 13 нче табибханәгә киттек. Фәния апа: «Зинһар, монда алып кайтыгыз. Монда юыгыз, моннан соңгы юлга озатыгыз», — дип әйтеп калды. Без килгәндә хәзрәтне моргтан чыгаралар гына иде. Олы кызы барыбыздан да алданрак килгән икән. Шулай итеп, тере килеш киткән фатирына җәсәден алып кайттык инде. Шәригать кушканча юып, кәфеннәп, җеназа догаларын укып соңгы юлга озаттык. Хәзрәтебезне озатырга мөхтәсибәттән дә, мөфтияттән дә мөселманнар килгәннәр иде. Зиярәттә «Миргазиян, онытма, 111» дип төшенә кергән хәләл җефете янәшәсенә җирләдек. Хәзрәт үзе аның янына урын әзерләп куйган булган икән. Йа Раббым, хәзрәтебез Миргазиянның рухы шат булып, урыны җәннәттә булса иде.
Рәшит Тимершин Харис улы сөйли
Миргазиян хәзрәтнең вафаты турында кем хәбәр иткәнлеге хәтеремдә калмаган. Каушап калдым. Ул безнең оештыручыбыз иде дә бит әле. Мәчетебезнең киләчәге хакында уйлап алдым. Шундый кешеңне, иң якын кешене югалту әйтеп бетергесез дәрәҗәдә авыр. Без аның белән беренче көннәрдән үк бергә идек, бер-беребезне аңлап, киңәшеп эшләдек. Мине ихтирам иткәнлеген тоеп яшәдем. Танышуыбыз Рамазан мәчетеннән кайткан вакытта троллейбуста булды. Үзем янына килеп, исәнләшеп: «Җомга намазыннан кайтуыгызмы», — дип сүз башладым. Ул да ихлас күңелдән сөйләшә башлагач, бик тиз аңлаштык. Мәчет төзергә нияте барлыгын әйткәч аңа ихтирамым тагын да артты. Мәчетебез төзелә башлагач, ата-аналарның балаларны ияртеп килүләрен күз алдына китергәнен хыялланып сөйлидер иде. Балаларны бик яратадыр иде. Барчабыз өчен дә үрнәк иде. Урыны җәннәттә булсын инде. Ошбу мәчет, утырткан агач кебек тамыр җәеп, олыларыбызны вә яшьләребезне дә әдәблелеккә, динебезгә өндәп торучы маяк ул. Аллаһы боерса.
Үзебезнең мәхәллә мөселманы Әзһәр имам вазыйфасын үз өстенә алгач, барыбыз да риза булдык. Әлхәмдүлилләһ, алдагы көннәрдә дә мәчетебез киләсе буыннарга барчабыздан мирас булып калыр.
Мансур Мөнипов белән әңгәмә
Мәчеткә беренче килүем бүгенгедәй хәтердә. Турысын әйтим, башта бу урын миңа ошамады. Ничек ошасын инде, ишек төбендә үк тау хәтле чүп өеме. Агач башында каргалар өере иде. Үзең дә хәтерлисең ич. Миңа Болгар мәчетенә, Рамазан мәчетенә йөргән кешегә бу урын, әлбәттә, күңелгә ятышлы тоелмады башта. Хәтерләсәң, бүлмәсе дә гыйбадәт кылу өчен көйләнмәгән, кысан иде.
— Шуңа да карамастан, шушы кысан бүлмәгә килеп, Аллаһы Тәгаләнең берлеген танып, өстебездә булган хакларны үтәү теләге белән һәрдаим, көн саен намазга йөри башладың. Сәбәбе нидә?
— Бирегә килүчеләрнең ихлас күңелдән шунда мәчет булдырырга тырышулары күңелемне җәлеп итте. Бигрәк тә тирә-яктагы «дус»лар бүлмәбезне утсыз калдырып, кайнар суга батырып безне таратырга тырышкач мәчет булдыру теләгем тагын да артты. Әлхәмдүлилләһ, күзем күрмәсә дә, бүген һәрбер кешенең күзенә карап әйтә алам, бу урынга кирпеч төягән йөк машинасының килеп туктавы миннән булды. Барыбызның да шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Берише алтын күрсә дә, алай шатланмас. Олыбыз, кечебез, барыбыз бер булып ялт иттереп бушаттык та таслап-таслап кадерле кирпечләребезне өеп куйдык. Май аеның 22 көнендә булды бу хәл. Шуннан үзең дә баштанаяк чумдың инде бу эшкә. Бигрәк тә яшьләр килеп стена өя башлагач.
— Моңа хәтле сез хәзрәт белән таныш идегезме?
— Юк. Таныш түгел идек. Эш барышында барысы да булды — яраштык та, тарткалаштык та, бәхәскә дә кергән чаклар булды. Бу табигый хәл. Чөнки безгә, мөселман кардәшләргә, иң мөһиме — кыйблабыз берлеген аңлаганда бу куркыныч хәл түгел.
— Шуны да сорыйм әле. Районыбыз хакимиятенең бу төзелешкә тискәре карашы мәгълүм. Сиңа кагылмадымы бу хәл?
— Кагылды. Үз башымнан кичердем. Кызу эш вакыты иде. Шушы кечкенә бүлмәдә төзүче яшьләр белән ял итәргә утырган гына идек, кинәттән ишек ачылып китте. Кем икәнен белмим, күзем күрмәгәч. «Кемнәр монда, сез каян килдегез?», — дигән тавыш ишетелде. Минкина тавышы. Яшьләр югалып калдылар. Шунда мин сүз башладым. «Ник бәйләнәсез яшьләргә, монда мин дә бар бит әле», — дим. «Таныйм мин сине», — дигән булды үзе. Шулай бәйләнде-бәйләнде дә: «Иртәгә бульдозер алып киләм. Иштерәм», — ди. «Ярамый инде, икенче Чечня ясыйсың килсә, иштерерсең», — дим. Шуннан борылды да чыгып китте. Үзе генә булмаган икән. Урынбасары Куляшов, Генералов һәм тагы кемнәредер бергәләп чыгып киттеләр.
— Димәк, алардан ярдәм булмады?
— Булды. Әмма алардан түгел, халыктан. Безнеңчә әйтсәк, мәхәлләдән. Бигрәк тә хатын-кызларыбыз өлгер булып чыкты. Иртән иртүк ашлар пешереп, чәй куеп, эшче яшьләребезне ашатып өлгерәләр иде. Караңгы төшкәнче булышалар иде. Күзем күрмәсә дә, таягым белән төрткәләнеп үзем төннәрен «охранник» та булдым. Моңа хәтле булган диварны ишеп, «брат»лар кирпечен урлап бетергәч милициябез «стена упала, кирпичи исчезли» дигән хәбәр белән генә чикләнгәннән соң Аллаһыга һәм үзебезгә генә ышанырга калганын барыбыз да аңладык.
— Димәк, иманлылык мәсьәләсенә килгәндә гади халык «дәрәҗә»леләрдән өстенрәк, дип әйтеп була.
— Һичшиксез. Бүген генә түгел. Элек-электән үк шулай булган инде ул. Аллаһы Тәгалә үзенең инсанын иманлы итеп фани дөньяга китерә. Яшәү рәвешен Коръәни Кәримдә тәфсирли. Әмма кайберәүләр түрәләнеп бик «эре»ләнәләр дә иманнарын малга алыштыралар. Соңгы чиккә җиткәндә аңга килүчеләре була. Әмма гомер үткән була инде, кылган явызлык бәрабәренә җәзасын аласы гына кала. Бүгенге көндә, әлхәмдүлилләһ, бер ел да үтмәде, мәчетебез төзелде, шыгрым тулы халык илә тәравих намазларын укыдык, һәр көнне биш вакыт намазны укыйбыз. Хәтта иртәнге һәм кичке намазларга да халык килә. Алар килгәнче ишекне ачадыр идем. Кичке намаздан соң халык китеп беткәч бикләп китә идем. «Яшь» булсак та, хаҗиебез бар. Әзһәр Вәлиуллин үз көче илә җыйган хәләл акчасына хаҗ кыла. Иншалла, кайтып, күргәннәрен сөйләп күңелебезне шатландырыр. Амин.
Ильязов Шәйхетдин хатирәсеннән
Бу урында мәчет булачак, дигән хәбәрне мин 2002 елны ук ишеткән идем. Без, олылар, күпне ишетсәк тә, бик азы хәтердә кала. Әмма бу хәбәр һич кенә дә башымнан чыкмады. Алланың рәхмәте иләдер. Үзем шул тирәдә яшәгәч, якын-тирәбездә бер мәчет тә булмагач, йә «Болгар», йә «Рамазан» мәчетенә йөридер идем. Ул вакытта троллейбусларда йөрү ансатрак та иде, бушлай да иде. Ә соңгы вакытларда йөрү кыенлашты. Шулай төрле мәчетләргә йөргән вакытымда, «Нурулла» мәчетендә идем, «Яңа мәчет ачыла, Декабристлар урамында» дигән хәбәр ишеттем. Атнакич иде. Шуннан турыдан-туры шушы әйтелгән урынга кайттым. Күрәм, бинаның уртасы җимерелгән. Ә җимерелми калган башында ишек бар. Шакыдым. Ачтылар. Оператор хатын икән. Насослар эшли. «Мәчет» сүзен ишеткәч, мине икенче баштагы янкормага җибәрде. Карыйм, ишек ачык. Эче караңгы. Эчтә ике кеше чүп-чар җыештыра. Кердем. Исәнләштем. Шуларның берсе Миргазиян хәзрәт икән. «Мәчет ачасызмы?», — дим. «Әйдә, безгә кушыл. Бергә-бергә шушы бүлмәдә киләсе атнада намаз укый башлыйк», — ди.
Шулай булып чыкты да. Чистартканнан соң, булышучылар ярдәмендә, әлбәттә, паласлар җәйгәч, утны көйләгәч, бүлмәбез намаз укырлык дәрәҗәгә җитте. Шуннан, бүгенгедәй хәтеремдә, өчебез — Миргазиян, мин, Рәшит Тимершин шушында мәчет буласы урында беренче намазны укыдык. Җомга көн иде, без җомга намазы укыдык. Беренче булып җомга намазы укыганнар «Әл-Ихлас»та булдык. Шулай итеп, көн саен килеп биш вакыт намаз укуга күчтек. Каршылыклар бихисап булды. Аларны тасвирлап торасым килми. Ишекләрне вату, суга батыру, әшәке сүзләр әйтү безне куркытмады. Киресенчә, шушы каршылыклар мәхәлләгә таралып, халыкның күпләп килүенә сәбәп булды. Бүлмәгә сыймый башладык. Яз җитүгә, җимерелгән бүлмәне торгызып, яшьләребез һәм мәхәллә кешеләре тырышлыгы белән, әлбәттә, янкормадан 50–60 м2 лы бүлмәгә күчтек. Үзем олы яшьтә булганлыктан эшкә катнаша алмасам да, шунда үземчә киңәшләшеп, шатлыгымны бүлешеп йөрдем. Шулай итеп, 2004 ел беренче намаз илә күңелдә калса, 2005 ел мәчетебезнең җимерек өлеше төзелеп, шунда җәмәгать белән биш вакыт намазлар уку, тәравих намазлары уку һәм дин дәресләре укытулар илә хәтердә калды.
Ә 2006 ел куанычлы һәм шул ук вакытта кайгылы да булды. Куанычлысыннан башлыйм. Мин беренче килүдә үк шакыган ишек, билгеле булганча, «Водоканал» ширкәте бүлмәсенеке иде. Бу ширкәтнең җитәкчеләре, аларга Аллаһының чиксез рәхмәте булсын, Миргазиян хәзрәт гозерен кире какмыйча, бүлмәне мәчет карамагына бирергә булганнар иде. Һәм сүзләрендә тордылар. 2006 ел башлаганчы ук насосларын һәм башка кирәк-яракларын алып киттеләр. Без дә ул бүлмәне чистартып, тәртипкә китерә башладык. Шуннан 2006 ел керде. Кыш азагында калган тимер-томырларын «Водоканал» алып киткәч, без чынлап төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек. Яз җиткәндә төзү материалларын да Миргазиян хәзрәт хәстәрләп куйган иде. Шуннан, кайгылы хәбәргә күчәм инде, һич көтмәгәндә Миргазиян хәзрәт вафат булды. Җәй көне, бакчада торган вакытым иде. Сизенгәндәй кайтсам, Миргазиян хәзрәт вафатына туры килгәнмен икән. Бик авыр хәбәр булды бу, чөнки мәчетне торгызуда аңардан да күп хезмәт керткән кеше булмады. Аңарга күрсәтелгән каршылыклар санап бетергесез булды. «Бер айдан килегез, анда барыгыз, монда языгыз», — дигән алдаулар әйтеп бетергесез иде. Менә хәзер мәчетебез гөрләп эшли. Соңгы бүлмәсен дә төзекләндергәч мәчетебез эче күркәмләнде, нурланды. Шуны үз күзе белән күрергә насыйп булмады хәзрәтебезгә. Йа Раббым, белеп вә белмичә кылган гөнаһлары булса, ярлыкагыл, урынын җәннәттә кылсаң иде. Амин.
Хөсәенов Рәфкать белән әңгәмә
— Мәчетебез төзелешенә син беренчеләрдән булып килдең. Алыш-биреш, ягъни алыпсатарлар чәчәк аткан заманда төзелешнең түләүлесендә дә эшләргә теләүчеләр күп түгел. Төзелеш башланасы хәбәрне кемнән ишеттең?
— Рамазан мәчетенә йөргәндә шушы мәчеткә йөрүче Гомәр абый белән дуслашып ук киткән идек. Мәскәү районында мәчет төзеләсен, башлап йөрүче Миргазиян исемле татар икәнен әйтте һәм аның телефон номерын да бирде. Бу хәбәрне бик шатланып кабул иттем. Әлхәмдүлилләһ, динебезгә, телебезгә, ата-бабаларыбыз мирасына битараф булмаган җаннар бар икән әле дип сөендем. Горурландым дисәм дөресрәк тә булыр. Алыпсатарлар мәсьәләсенә килсәк, ашлык кибәксез булмый дигәндәй, алар һәрвакытта да булганнар һәм булырлар да, минемчә. Хикмәт шунда ки, мал өемнәре хисабына җаннарын сатмасыннар иде. Дәүләт тә, шулай кыланганны сылтау итеп, карт-корыларны, ятимнәрне, үзләре яклауга мохтаҗларны талаудан, ягъни хәрәм малдан тотылып калсын иде. Һәр шешәсе 300 евро торган шампан илә тулган ванна тагарагында коенучылар безнең милләттән вә диннән булмасалар иде дип өметләнәм.
Төзелеш башланасы хәбәрне ишетүгә Миргазиян хәзрәткә шалтыраттым. Өйдә вакыты туры килде. Беренче сүзен үк «алло» дан түгел, «әссәләмүгаләйкүм» дип башлады. Аның шушы бер сүзе, бары тик бер сүзе кайсыберләрнең дилбегәдәй озын, бетмәс-төкәнмәс нотыкларыннан да тәэсирлерәк булды миңа. Күптәнге танышым, туганымдай якын кешем белән сөйләшкәндәй үзе белән сөйләштем. Һич икеләнмичә ярдәм итәргә ният кылдым. Үзебез өчен, динебез өчен, милләтебезнең киләчәге өчен, яшь буынны әдәблелеккә тәрбияләү өчен эшләүдән дә саваблырак эш булуы мөмкин түгел, минемчә. Шул сөйләшүдән башланган элемтәбез өзелмәде инде. Хәзрәтебезнең вафатыннан соң намаз саен аның рухына багышлап дога кылабыз. Кабуллардан булса иде. Раббым.
— Төзелешкә каршылык күрсәтүчеләр дә булды. Каршылыкларның асылы нидә? Чиста, пөхтә, әдәпле инсан ни өчен типкелектә?
— Мөселман булганлыгы өчен, минемчә. Башка дин дәүләти дин дип саналган очракта, мөселманлык факторы хупланмавын аңларга була.
— Алар күзлегеннән караганда шулайдыр, бәлки. Ә кешелек дөньясы күзлегеннән карасак?
— Кешелек дөньясы күзлегеннән карау, ихтыяҗыннан чыгып эш йөртү, һәр гамәлгә бәя бирү булса, дөньяда сугыш, ызгыш, юк итәргә омтылу һәм башка шундый тискәре, җинаяди гамәлләр һич кенә дә булмас иде. Һәр кешене, шул хисаптан әле туачак кына сабыйны да юк итәр өчен меңәрләгән тонна корал алдан ук әзерләнеп куелмас иде. Шушы коралларны «изгеләндерү» җинаять буларак хөкем ителер иде.
— Шушы гап-гади фикерне дә аңламыйлар микән?
— Аңлыйлардыр, әмма кабул итмиләрдер, минемчә. Сәбәбе дә юк түгел. Алар да кеше ич. Илбаш булсалар да. Мәңгегә килмәгәнлекләрен дә беләләр. Шуңа иртәгәге көн белән түгел, «бүген дөнья минеке» белән яшиләр. Алласызлыкның аяныч нәтиҗәсе шушы, минемчә.
— Аллаһ юлына, биш вакыт намазга шәхсән үзең күптән бастыңмы?
— Бик соңга калып бастым дисәм дөресрәк булыр. Мин Пермь шәһәрендә тудым. Укыган мәктәбем урысныкы булганга, татар мохиты булмаганга соңладым. Шуңа да карамастан, кан тарта, җан тарта икән Аллаһ юлына, әгәр ул тойгыны ахмаклыгың илә тыймасаң. Яшәешемнең бик үк дөрес түгеллеген тоя башлагач үзем килдем мәчеткә. Пермь шәһәрендә булды бу хәл. Яшем утызга җиткән иде. Ни әйтергә дә белми, яхшысынмый басып торадыр идем, яныма Равил хәзрәт килде. Сүз уңаеннан әйтим, ул минем беренче остазым булды. Мине, әйткәнемчә, урыс мәктәбендә укыган, урыс мохитында үскән кешене иманлы, динле итү аңа да җиңел булмагандыр. Әмма, теләгән ташка кадак кага дигәндәй, икебез дә чигенмәдек. Укырга да, язарга да, намазга да өйрәтте. Әлифтән башлап, әлбәттә. Гомеремнең соңгы сулышыма тиклем мин аңа рәхмәтлемен.
— Сез яшәгән урында мәчет бар идеме?
— Юк. Мәчет дигәнем бер өй иде. Шушы остазым Равил абый өе иде. Ул үз өендә дин сабаклары бирә иде. Сабак алучылар барчасы да олылар иде. Араларында иң яше мин идем. 1970, ягъни Суслов еллары иде ич. Коммунизм төзеләсенә ышангангамы, яшьләр сабак алучылардан түгел иделәр. Миңа да башта бик гаҗәпләнеп карадылар.
— Ул елларда яшьләр бәхет эзләп туган авылларыннан чит якларга агыла иде. Ә син Воркутага да түгел, Магаданга да түгел, Казанга килгәнсең. Сәбәбе нидә?
— «Бәхет» төшенчәсен үземчә аңлавымда. Минем инануымча, чит илдәге тамак туклыгы, өс бөтенлеге «бәхет»ле булдым дигәнне аңлатмый әле. Чынлап та, ят мохитта аларча аракы чөмереп, хәрәм ашауга юлыкты ич күпчелеге. Бәхетле булу өчен үз илең, үз җирең, үз дәүләтең, үз милләтең, үз мохитың, ягъни ирегең булу шарт. Кемнеңдер «Да, в чужой среде человек может выжить, но гибнет душа» дип әйткәне һаман да исемдә. Андый «бәхет»тән Аллам сакласын.
— Гафу ит, Рәфкать әфәнде, сүзеңне бүлдем. Менә мин, каршыңда утыручы Габделхак улы Рәүф, татар авылында тудым, татар мохитында үстем, татар мәктәбендә укыдым, татар җирендә яшәдем һәм эшләдем. Әмма үземне туган нигеземдә бәхетле яшәдем дип әйтергә телем әйләнми. Чак кына ачка үтермәделәр ич, еллар буе бер «таяк»ка эшләттеләр. Әйе, яшермим, туган авылымнан ачлыкка, ялангачлыкка түзә алмаганга яшьли китәргә мәҗбур булдым. Мәрхүм Хамәт абый арбасында станцага җиткәнче күземнән яшь кипмәде.
— Хикмәт әнә шушы «таяк»та инде. Җир сөреп, сукалап, чәчеп, уңыш өлгергәч нинди гамәл кылына иде? Ашлыкны машинага төяп хөкүмәт амбарына ташыйлар иде. Һич кенә дә эшләгән кеше келәтенә түгел. Эшләүнең мәгънәсе калмаганга яшьләр туган җирләреннән китәргә мәҗбүр булдылар. Татар теленең, татар мохитының, татар авылының монда бернинди дә гаебе юк. Гаеп дилбегәнең кемлегендә, минемчә.
— Миргазиян хәзрәт мирасы — мәчетебез киләчәген ничек күз алдына китерәсең?
— Аллаһыбыздан узып киләчәкне күзаллау безгә — мөселманнарга хас гамәл түгел. Мәгълүм булганча, мәчет — Аллаһ йорты. Манаралар кисү, муллаларны юк итү ни дәрәҗәдә аяныч нәтиҗә биргәнлеген аңласалар, иншалла, мәчетле вә иманлы милләт буларак яшәвебез өметле. Аңламасалар, фаҗига, эчкечелек, наркомания, фәхеш чәчәк атачак. Дилбегә наркобароннар кулына эләгәчәк.
— Аллам сакласын. Хәзрәтебез вафаты хәбәрен кем әйтте?
— Өеннән тормыш иптәше Фәния апа шалтыратты. Исем-акылым китте. Соңгы вакытта йөреше авырайса да, һич кенә дә зарланмады. Үз хәлен үзе генә белгән икән. Каршылыклар шул дәрәҗәдә буласын үзе дә көтмәгән булса кирәк, йөрәгенә бик якын алды шул. Милләт дәрәҗәсендә ихтирамга лаеклы хәзрәтебез еллар буе типкелектә йөрде. Урының җәннәттә булса иде, хәзрәтебез.
Әдһәмов Рәфкать белән әңгәмә
Бу мәчетнең барлыкка килүе минем өчен көтелмәгән хәл, могҗиза булды. Шушы тирәдә генә яшәсәм дә, якын-тирәдә мәчет булмагач, «Рамазан» мәчетенә йөри идем. Шулай беркөнне намазга өлгерү нияте белән юлымны кыскартыйм дип ишегалларыннан барганда, йа Раббым, ни күрим, элеккеге хәрабә урынында түбәсе ябылган бина, ә өстендә көмештәй ай балкый! Могҗиза ич бу! Күзем айда, ә аякларым шушы мәчеткә алып баралар. Җәйге кояш нурында ишек тоткасы да алтындай балкый. Ишеген ачып кердем. Гаҗә-әп. Нәрсәсе дисезме? Нарат тактасы илә тышланган диварлары, түгәрәк түшәме күңелемә шулхәтле хуш килде. Балачагымдагы авылым, туган йортым күз алдыма килде. Мәчетнең гади тактасы да шулай тәэсир итә икән дип тагын бер кат гаҗәпләндем. Шуннан, шушы көннән башлап әлеге мәчеткә, хәзер мәчетебезгә дип әйтәм инде, йөрим.
— Миргазиян хәзрәт белән элек таныш идегезме?
— Юк, таныш түгел идек. Ризван мәчетендә күргәнем булса да, танышуыбыз шушы мәчеттә. «Әл-Ихлас»ка беренче килүемдә булды. Шулай гаҗәпләнә-гаҗәпләнә эченә керәм. Ә үзем, монда имам да бар микән, кем икән ул дип уйлыйм. Күрәм, «Керегез, кер, тартынмагыз», — дип ике кулын күрешергә сузып каршыма мөлаем йөзле ир килә. Исәнләштек, күрештек, таныштык Миргазиян белән. Бик күркәм, әйткәнемчә, мөлаем йөзле, һәрберебезне күтәреп алырга әзер кеше иде. Беренче күрүдә үк туганын күргәндәй бар әхвәлен сөйләде. Булган авырлыкларын да әйтте. Хәзерге шатлыгы белән дә уртаклашты.
Ни кызганыч, мәчет төзелешенә беренче көннәрдә үк булышучылардан түгелмен. Белмәдем. Белсәм, ишетсәм, дүртаякланып булса да киләдер идем. Хатын-кызларыбыз, яшьләр бик булышканнар икән, элеккеге замандагыча халык үз көче белән төзегән. Хәлемнән килгәнчә вак-төяк эшләрдә үзем дә булышырга тырыштым. Көчемнән килгәнчә акчалата да ярдәм иттем. Миргазиян хәзрәт, ихлас күңелдән йөргәнемне күреп булса кирәк, мәчеттә дежур торырга тәкъдим итте. Бик шатланып риза булдым. Чынлап та, бигрәк тә җәй көне иртәнге намазга халык таң атканчы килә. Мәчет ишеге ачык булырга тиеш. Көндезен дә гыйбадәт кылырга, намазга һәм башка йомыш белән дә киләләр. Халык йөреп тора. Кичен дә намаздан соң утын-суын туктатып, бикләп китәргә кирәк. Шулай итеп, «Әл-Ихлас» мәчете тарихында мин беренче дежур тордым дип шатлык илә әйтә алам.
Шуны да әйтим, Миргазиян хәзрәт ышанучан иде. Һич икеләнмичә эшне тапшыра иде. Хәтерлим, Миргазиян хәзрәтнең Самарага барып кайтасы бар икән. Шуннан миңа: «Рәфкать, Рәшит тә, Шәйхетдин дә бакчада, син сәдака китерүчеләргә дога кылырсың, үлем-китем булганда кирәкле кешеләргә хәбәр итәрсең», — дип мәчетне миңа тапшырып китте. Әлхәмдүлилләһ, ул кайтканчы да мәчетебездә биш вакыт намаз туктамады һәм башка тиешле гамәлләр дә кылынды.
— Миргазиян хәзрәт вафатын ничек кичердегез?
— Авыр, бик авыр булды. Зарланмый иде ич. Шул соңгы вакытларда йөреше авырайганнан сиздем. Шулай да һәр кирпечне, һәр тактаны үз кулы белән күтәрергә тырыша иде. Хәзер уйлыйм инде. Бигрәк тә яраткан икән мәрхүмәсен. Раббыбызның мәрхүмәсе тарафыннан иңдерелгән Әмерен үтәде ул, минемчә, искитмәле хәл. Яшермим, бу мәчеткә йөргәнче хаҗга бару турында уйлаганым булмады. Шуннан, бу мәчеткә йөри башлагач, үзем дә, күңелем дә үзгәрде дип әйтимме, хаҗга бару турында уйлана башладым. Яңа имамыбыз Әзһәр, үзе дә хаҗ кылган кеше, бик шатланып кабул итте. Ниятемне мөтәвәллият тә хуплады. Шуннан, Аллаһы ризалыгы илә, хаҗ кылырга да насыйп булды. Шулай итеп, мәхәлләбездә, минемчә, унга якын кешебез хаҗ кылып, хаҗи булдылар шул ике ел эчендә. Иншалла, алдагы көннәребез дә шулай үтсен иде.
Дмитрий Иванович сөйли
2005 елның 25 май көнне оештырылган «сходка»да мәчет төзүебезгә каршы Дмитрий Иванович «Эфир» телевидениесе өчен чыгыш ясаган иде. Бүген 2006 елның 20 декабре. Хәрабә урынында мәчет. Манарасында ай балкый. Фикере үзгәрмәдеме икән дип Әзһәр хәзрәт белән ишеген шакып фатирына кердек.
— Мөмкинме, Дмитрий Иванович?
— О-о, элеккеге танышлар, керегез, кер, — дип ачык йөз күрсәткән булып каршы алды ул.
Утырышып хәл-әхвәлләрне белешкәннән соң:
— Дмитрий Иванович, мәчетебезгә кагылышлы, Миргазиян хәзрәтебезгә карата фикерләрегезне әйтсәгез иде, — дип сүз башладык.
— Миргазиянны мин күптән беләм инде. Бик тырыш, бик булдыклы кеше, максатына ирешүчән кеше. Бик күркәм сыйфатлар болар, әлбәттә. Мәчетегез мәсьәләсенә килсәк, мин каршы түгел… Башкалар да шул ук фикердәдер, дип уйлыйм. Динле кешегә дога укыр урын булырга тиеш. Мәчет урынына килгәндә, аңарга яхшырак урын табарга кирәк иде дигән фикердә мин. Әйтик, Мусин урамында, әйтик, мәчетнең урыны киң, коймасы матур. Шул фикердән чыгып мин икенче керүләрендә имзамны куйдым. Беренче керүләрендә имзамны куймаган идем. Әле һаман да, нишләп инде Мәскәү районы мөселманнары үзләренә тиешенчә мәчет төзи алмыйлар, дигән фикердәмен. «Сход»када чыгыш ясаганда да әйткән идем: «Кирәкми, монда ишегалды, йортлар», — дип. Шул ук вакытта, мәчет төзүче мөселманнарга да шушындый дәрәҗәдә басым ясарга ярамый дип уйлыйм. Татарстанда мең мәчет салынган. Ә менә моның урыны җайсыз. Проблемалар булачак. Шушы ук чүп-чар контейнерлары проблемасы хәл ителмәгән. Мәчетне чүп-чар контейнерлары һич кенә дә бизәми. Бу хәл озакка сузыла алмый. Таләп итәргә кирәк. Калган ягына килсәк, мәчетегездән мин канәгать. Матурладыгыз, аегызны куйдыгыз, сүз дә юк, матурланып китте. Эченә кереп карап чыктым. Матур. Матур итеп ясагансыз. Тирә-ягын тәртиптә тотасыз. Шулай да, кабатлап әйтәм, Мәскәү районы мөселманнары җайлырак урында мәчет төзүгә лаеклылар. Миргазиянга әйткән идем инде. Бусы да булсын. «Ак Барс» банкы янында урын бар. Бик матур. Шуны койма белән әйләндереп алыгыз да төзегез, урын күп. Барыбер иртәме-соңмы шунда күчәчәксез ич, дим. Соңгы сөйләшүебез булган икән. Бик иртә китте якты дөньядан. Шуны да әйтим. Минем беркем белән дә низагка керергә теләгем юк. Безнең бүләр әйберебез юк. Мөфтигә хат яздым. Җавап булмады. Хәерле булсын. Мин әйткәнне үзе дә беләдер. Шулай икән, теләгәнегезне эшләгез инде.
Мусин урамындагы кебек булырга тиеш мәчет. Мин хатыным, кызым белән кереп чыгадыр идем. Рәсми рәвештә, рөхсәт белән эшләргә кирәк. Җәмәгать белән хат язып Исхаковка җибәргән идек. Рөхсәт бирмәдек, дигәннәр. Булмаса, юк инде, ярар. Мин турыдан сөйләргә яратам. Мәчетегезгә йөрүчеләр күп, бигрәк тә хатын-кызлар күпләп йөриләр. Тагын бер кат әйтәм. Мәскәү районы мөселманнары яхшырак урында мәчетле булуга лаеклылар.
Хәзрәтегезнең теге вакытта җиргә иелеп, шуннан берәм-берәм кирпеч күтәреп алып йөргәнен күргәч: «Господи, нәрсә дип нужалана икән ул», — дип уйлаган идем. Шундый кеше иде инде ул. Мин аның белән бергә эшләгән иптәшен белә идем. Бик мактыйдыр иде. Әйе, без аның белән төрле фикердә идек. Үзенә дә әйтәдер идем ачыктан-ачык итеп. Дин мәсьәләсендә мин интернационал. Хатыным татар иде. Бик тәртипле иде, тәртип ярата иде. Нишлисең инде, иртә китте, үзем генә калдым. Улым Германиядә. Ә Миргазиян максатына иреште. Андыйлар сирәк. Хәтерлим. Кычкырыш булды. «Монда офицер хатыннары», — имеш. Алар юк инде хәзер. Безнең йортта барлыгы берәү калды. Яше сиксәндә инде. Гәзиттә «офицер хатыннары» дип язганнар. Юкны язганнар. Кычкыручы хатын-кыз сүзе ул. Эшләре шул инде. Ярар, чәй эчәсезме? — дип сүзен тәмамлады «югослав» бабаебыз.
Әңгәмә
Катнашалар: Пакистанның Карачи шәһәреннән тәблигчеләр һәм дә мөтәвәллият әгъзасы Габделрәүф Ибраһим.
— Барча мактауларыбыз һәм сәламнәребез Аллаһы Тәгаләгә булса иде. Аллаһ Тәгалә әйтә. Кем дә кем Безнең юлыбызда корбан итсә икән, тырышса икән, без аларга юлларыбызны ачырбыз, теләкләренә ирештерербез. Икенче аятьтә әйтә. Миңа шөкер итсәгез, малларыгызны арттырырмын, бәрәкәт җибәрермен.
Без чыктык Аллаһы юлына шул нияттән. Без Пакистаннан, Карачи шәһәреннән килдек. Казанга килгәнче Мәскәүдә 20 көн булдык. Хәзер Казанга килдек. Без Казан һәм Татарстан мөселманнары белән очрашуга бик шатбыз. Алар, әлхәмдүлилләһи, күбесе намаз укыйлар, күбесе диндарлар. Без «Әл-Ихлас» мәчетендә булуыбызга бик шатбыз. Бу мәчеткә йөрүчеләрнең дин әһеле булуларына һәм әхлаклы булуларына бик шатбыз. Аларның әхлаклары олуг Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әхлагына охшаган. Без шөкер итәбез, әлхәмдүлилләһи, мәчет әһелләре безнең белән бергә намазда һәм намаздан соң да безнең белән бергә калалар һәм дәгъватләребездә, өндәүләребездә безнең белән бергә катнашалар. Шуңа да без бик шатбыз. Һәр намаздан соң вәгазь сөйлибез. Әлхәмдүлилләһи, мәчет имамы, мөәзине бик юмартлар, безгә ярдәм итәргә әзерләр. Без сорамыйбыз гына. Сез мәчет төзедегез, ягъни бинаны мәчет иттегез. Аның савабын, әҗерен дөньяда һәм ахирәттә алачаксыз. Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Кем дә кем Аллаһы ризалыгы өчен дөньяда мәчет салса, аңа җәннәттә сарай салыр». Аллаһы Тәгалә аятендә әйтә, хакыйкатьтә мәчетләрне җанландыралар мәчеткә йөрүчеләр белән, мәчетләрдә вәгазьләр сөйләү белән, Коръән уку белән, мәчеткә йөрү белән. Мәчетне шундый кешеләр җанландыра. Кем дә кем хакыйкатьтә Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәткә ышана. Әлхәмдүлилләһи, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә, мәчетебез тере иде, сәхабәләребез тәүлек буе, ягъни 24 сәгать мәчетебезне терелтәләр иде. Ничек? Гамәлләр белән, зикерләр белән, вәгазьләр белән, дәгъватлар белән, гыйбадәт белән, хезмәт белән һәм динне өйрәнү һәм башкаларга өйрәтү белән ягъни дүрт гамәл белән: дәгъват, динне өйрәнү һәм башкаларга өйрәтү, гыйбадәт, хезмәт. Менә шушы дүрт гамәл Пәйгамбәребезнең мәчетендә иде. Менә шушы дүрт гамәлне «Әл-Ихлас» мәчетендә дә булдырырга иде. Менә шушы дүрт гамәлне тормышка ашырыр өчен ай саен өч мәртәбә дәгъватка чыгарга кирәк, башка урыннарга, авылларга һәм атна саен икешәр тапкыр җәяү чыгарга. Атнага бер мәртәбә җомга көнне җыелып кешеләрне мәчеткә чакырып вәгазьләү кирәк. Бу гамәл «Әл-Ихлас» мәчетендә дә булырга тиеш. Шулай ук көн саен китапларны ачып хәдисләр һәм аятьләр халыкка уку кирәк. Көн саен машура, ягъни мәчеткә йөрүче мөселманнар белән ниләр булдырырга, ничек булдырырга икәнлеге турында киңәш кылу кирәк. Ходай мәчетләрегезне һәм мәдрәсәләрегезне сакласын. Шуңа дога кылабыз.
P.S. Дога кылганнан соң сөалемне бирдем.
— Мәркәзебез Казанда хәзер, әлхәмдүлилләһи, кырыктан артык мәчетебез бар. Шуңа да карамастан, иң лаеклылар арасыннан сез безнең мәчетне сайлагансыз. Сәбәбе нидә?
Җавап: Аллаһы Тәгалә кушуы шушыдыр.
— Ерак араны якын итеп Татарстан җөмһүриятенә килүегез һәм дә безнең мәхәллә кунагы булуыгыз безнең өчен бик зур куаныч.
Мәчетебез корылуга каршы булган кешеләр, үзләре үк тутырган янәшәдәге чүп-чар әрҗәләрен күрсәтеп, урыныгыз мәчет өчен лаеклы түгел, дигән дәлил китермәкчеләр.
Җавап: Аллаһы Тәгалә өчен җир өсте пакь, чиста һәм мәчет өчен кулай.
Әңгәмә дога белән тәмамланды.
Ни чәчсәң шуны урырсың
_______________
Чүплек нигә чегәнсез
Олыгаюның бик күп әкәмәтләре арасында тагы бере бар икән — уянгач йоклап китеп булмый. Җәй булса бер хәл иде. Сикереп торасың да юынып, тәһарәтләнеп иртәнге намазга басасың. Төн кыска, таң атканча өлгерергә кирәк. Ә кышын, киресенчә, көн кыска, төн озын булганлыктан, уянгач та ятасың, иртәнге намазга иртәрәк ич. Шуңа бу көнне дә, ноябрь аеның 22 көне иде, уянгач та бик ашыкмый гына тордым, тәһарәтләнеп Әл-Ихласыбызга килдем. Күрәм, янәшәдәге чүплектә тормыш кайный — кемдер казына, кемдер учак ягып җылына, кемдер «баш төзәтә». Гомумән әйткәндә, барыбызга да мәгълум күренеш, бигрәк тә безгә — мәчет әһелләренә. Чүплек оясы мәчетебез диварына терәп үк куелган ич.
Мәчетебезгә кердем, гадәттәгечә исәнләшкәч-күрешкәч имамыбыз Әзһәр: «Күрәсеңме, кулымда нәрсә бар?», — ди. Күрәм, кулында эре төймәле бик зиннәтле итеп эшләнгән тәсбих. Ни сүз инде бу? Без, мәчет әһелләре, тәсбих күрмәгән кеше түгел ич. «Кулыңда ни икәнен белмәсәң, әйтим инде, хатын-кыз муенсасы», — дим ярым шаярып, ярым канәгәтъсезләнеп. Сизенде ахры. «Юк ла, кайдан алдың дип сора», — ди. «Баштан ук шулай әйтергә иде. Кайдан алдың?», — дим. «Әйтсәң Кеше ышанмас, чүплектән», — ди. Өстемә су койгандай булдым. «Чүплектән? Кайсы чүплектән?», — дим, ышанып бетә алмыйча. «Мәчетебез янәшәсендәге чүплектән», — ди хәзрәтебез Әзһәр. Йә, Раббым, мәчетебез ишеге ике адымда гына ич. Мәчеткә кертәсе урынга чүплеккә ташларга ничек куллары күтәрелде икән? Ни булды икән бу халыкка, әллә 37 нче еллар кабатлана микәнни, дип уйга калганда, хәзрәт «Чүп өстенә чүмәлә» өеп куйды. Шул чүплеккә Аятелькөрси язылган яшел төсле түгәрәк һәм Коръәни Кәримнең ертык битләре дә ташланган икән. Димәк, хәл 37 нче елдагыдан да куркынычрак та, аянычрак та. Ул елларда иманлы кеше вәхшиләр ерткычлыгына түзә алмый Коръәни Кәримен, елый-елый чорма башына яшерергә мәҗбүр булган булса, хәзер, 2007 елда имансыз зат беркемнән дә оялмыйча, Алладан курыкмыйча көпә-көндез үз кулы белән чүплеккә ташлый, янәшәдә генә һәр вакытта да ачык мәчет ишеге булса да. Димәк, кешелек җәмгыятендә яшәсә дә, бу зат үтә алмаслык джунглидәге «Маугли» дәрәҗәсеннән дә түбәнгә тәгәрәгән. Имансызлыгы аркасында.
Әй, хәтер, хәтер. Әни мәрхүмәм әйтәдер иде: «Балам, кермә пычракка, бер керсәң әшәкелеккә өйрәнгәнеңне белми дә калырсың» дип. Бу гади генә сүзләрдә күпме мәгънә урын тапкан! Ис китмәле хәл. Бер уйлаганда без үзебезне белеп бетермибез икән. Әнием вафатына да ярты гасыр диярлек вакыт узган, ә шушы сүзләре башыма үзем дә сизмәстән мәңгелеккә сеңеп калганнар икән. Бала күңеле ак кәгазь, ни язсаң шул кала, дип тикмәгә генә әйтмәгән икән бабаларыбыз. Димәк, киләчәк язмышың, ниятең, максатың «Ак кәгазеңә» ни язылганлыгыңнан килә. Димәк, Коръәни Кәримебезне, тәсбихебезне, Аятелкөрсиебезне чүплеккә ташлаган бәндәнең «Ак кәгазенә» бала вакытында ук ак бәхет, үгет-нәсихәт түгел, кара гамәл язылган һәм шушы кара гамәле — язмышы аны ике адым арасы мәчет ишегенә түгел, чүплек оясына юнәлткән. Бу бәндәне «Кемдер» дип атасак та, әти-әнисе, әби-бабасы мөселман булганлыгы һичшиксез, минемчә. Димәк, мөселман гаиләсендә имансыз бәндә үскән, йә булмаса кияү-кәләш рәвешендә үтеп кергән, оятсызланган, дилбегәне үз кулына алган. Кем гаепле, дип изаланасы, йә булмаса кемгә дә булса сылтыйсы юк. Үзебез гаепле. Яшь вакытыбызда, дәрт-дәрман бетмәс кебек тоелган чагыбызда мал җыябыз, хәрәм тулы өстәлләр артына утырып «җылынабыз» да, ушкуйник-бандит Разинның шәрыкъ гүзәлен биленнән тотып Иделгә ташлаганлыгын мактап «Степана Разина челны» җырын авызыбыздан күбекләр чыкканчы улап утырабыз, ягъни янәшәдәге олы братыбызга «культурный»лыгыбызны күрсәтәбез. Балаларыбыз нишли? Алар турында кайгыртасы юк. Акушерка Наташа бала тууга, «Не ори!», дип күтенә чәбәкли, теле ачылганчы ук башка Наташасы балалар бакчасында сөйләргә өйрәтә, Марья Васильевна мәктәптә «Татарское иго» темасын киңәйтеп-күпертеп тарих өйрәтә. Ә безгә — «культурный»ларга чит телле балаңны тәмле итеп ашатасы, матур итеп киендерәсе һәм аның алдында татарлыгыңнан ояласы, ни өчен туганлыгыңа үкенәсе генә кала. Ә почмакка поскан тәсбихле әбинең, Коръәнле бабайның инде туе узган, туны тузган, күптән кирәге калмаганлыгын күреп, үзеңне дә шул язмыш көткәнлеген көтәргә кала. Шул вакытта, айнык булсак, «Маугли» исебезгә төшәр, бәлки. Йотлыгып укыдык ич. Кызык ич. Адәм баласын бүре тәрбияли. Кеше баласы бүре булып үсә. Бүреләргә кушылып улый, алар белән бергә аулый, мәкерлеккә пантера Багира өйрәтә. Ә карап торуга кеше. Тышкы кыяфәте кешенеке ич. Гаепләргәме бу бәндәне, ягъни «Мауглине» кешелек канунына таянып, әллә бу бәндәнең сабый чакта ук ерткыч карамагына эләккәнен — фаҗигасын танып бар ерткычлыгын гафу итәргәме. Джунглида үскән, джунгли канунына яраклашып яшәгән, ягъни «Закон-тайга, медведь-хозяин» булган мохитта нишләсен сабый бала диикме.
Әйе, тудырабыз, үстерәбез, ашатабыз, эчертәбез, дип әйтәбез, әмма, ни хикмәт, тәрбиялибез, дип әйтмибез. Тәрбияләү мәсьәләсен бик вак мәсьәләгә саныйбызмы, әллә тәрбияләүнең ни икәнлеген аңламас дәрәҗәгә җиттекме. Әллә, «Тәрбияләмәсәк тә үсәр әле, бездән башка да тәрбияләрләр», — дип бик эреләнәбезме. Тәрбияләрләр, әлбәттә. Әмма, кем булып үсәр бу бала. Наполеонның «Үз гаскәреңне ашатмасаң, ят гаскәрен ашатырсың» дип әйткәне, минемчә Коръәни Кәримебезне чүплеккә ташлаган бәндәнең әти-әнисенә бигрәк тә кагыла. Әйе, көтеп алган сабыебыз ни кыланса да каршы килмибез. Елмаябыз, көләбез, ягъни ни кылансаң да каршы килмибез, хуплыйбыз дигәнне аңлатабыз, сәгатьләр-көннәр буе телевизор карыйбыз, ә анда ни генә юк та, ни генә күрсәтмиләр. Секундына, ягъни «ә» дигәнче 24 кадр әйләнә. Күренешләр бихисап булса да, теле бер үк. Барысы да баланың зиһененә, чип-чиста «ак кәгазенә» сеңә, гомере буена бетмәслек итеп ташка уелгандай уела. Олыгайгач, кеше үз-үзенә гаҗәпләнә. Кичә нәрсә ашаганын оныткан, ә сабый чактагысын ничә еллар үтүенә карамастан, бүгенгедәй хәтерли. Димәк, туган балаңны, үз нарасыеңны үзең тәрбияләү мәсьәләсе ашату, эчертү, киендерү мәсьәләсеннән һич кенә дә ким түгел. Киресенчә, әһәмиятлерәк тә, әгәр вафатыңнан соң дога кыласы урынга, әйберләреңне дә, үзең турында хәтирәләрне дә чүплеккә чыгарып ташлауларын теләмәсәң. Дөньясы шундый дип кемгәдер сылтау ата-ана буларак үзеңнең мескенлегеңне акларга маташу гына. Дөнья барыбыз өчен дә бер ул. Илсез, җирсез чегәннәр өчен дә. Әмма, бер генә чегәннеңдә үз баласын үзе тәрбияләүдән баш тартканы ишетелгәне юк, ят баланы урлап үзләренчә тәрбияләүләре ишетелгән бар. Шунлыктан чегән бар, чегән яши, чегән атамалы кавем бар, кешелек дөньясын «Чегән халкы» атамалы кавем төрлеләндерә, баета. Бар галәмне яратучы, юктан бар итүче Раббыбызның канунын үти, үзләре мәҗүси булсалар да. Ата-ана кадерен үзләренчә белә, хәтирәсен аяк астына салып таптамый, чүплеккә ташламый. Шуңа чегәнне чүплектә күрмәссең.
Үкенүме бу?
Югарыда бәян ителгән хәл — изге китабыбызны, тәсбих вә Аятел-көрсине чүплеккә ыргыту гамәлен гадәти хәл дип кабул итүчеләрдән түгелмен. Киресенчә, очраклы хәл, өммәтебез өчен югалган бәндәнең генә гомәле бу, Раббым, дип күңелемнән гафу үтенәм. Гадәттә үзләре укый алмаган китапларны — язмаларны мәчетләребезгә кертеп тапшыралар. Безнең мәчетебез почмагында да китапханә барлыкка килә башлады. Шушы китапларны кулыма алым да, уйга калам. «Һәр берегез, кемнең дә булса өендә саклангансыз, хуҗа яки хуҗабикә кулында булып, кадердләнеп укылгансыз һәм алар шатлыгының — кайгысының шаһиты булгансыз», — дип кире урыннарына куям.
Мөселман язмышы, татар язмышының аянычы-көенеченең телсез шаһитлары сез. Шуларның берсенә генә булса да тукталып узыйм. Сиксәненче елларда булган хәл.
Мәркәзебез Казанда барчабыз га да мәгълүм «Водоканал» ширкәте бар. Шушы ширкәттә эшләүче Габделхакның эшче генә түгел, мәчет әһеле дә икәнлеген ишетеп булса кирәк, көтмәгәндә идарәгә чакырталар. Чакыргач, бармый ярамый ич. Бара. Чакыручы кеше хисап бүлегендә эшләүче урта яшьләрендәге ханым икән. Ханым үзе белән таныштыра. Хөрмәтле язучыбыз — шагыйребез Зәйнәп ханым кызы икәнлеген әйтә һәм сөйләшкәч, — аңлаткач эшче Габделхакка Коръәни Кәрим китабын бирә. Мәрхүмә әнисенең мирасы булып калган изге китапны бирә. Эш болай булган икән. Зәйнәп ханым үзе исән вакытта ук кызы югарыда әйтелгән «Водоканал» ширкәтендә эшли башлый. Еллар үтә, саулык бетә, Зәйнәп ханым йөри алмаслык хәлгә җитә. «Икәү генә торабыз. Эшкә киткәндә янында калдырырга беркемем дә юк. Ә эшемдә тәүлек буе утырырга кирәк. Шулай бер көнне эштән кайткач, ни күзем белән күрим, әнием караваты янында тора алмыйча салкын идәндә ята. Көч-хәл белән үзен күтәреп караватына салдым. Үзем елыйм, үзен битәрләгәндәй булам. Шуннан әниемне юындырдым, урын-җирен алмаштырдым, ашатып-эчертеп яңадан караватына яткырдым. Яткыруын яткырдым да, тагы бер тәүлеккә эшкә барасым бар бит әле. Бу хәл кабатлана башлагач, егылып төшмәсен, дип әниемне яткан караватына бәйләп калдыра башладым. Шулай, гадәттәгечә бәйләп эшемә киткән идем, бу көнне эштә кинәттән эчем поша башлады, һич кенә дә түзәрлек түгел. Шуннан, ни булса шул булыр, дип өйгә кайтып киттем. Ишекне ачуга әнием караватына ыргылдым. Әнием хәрәкәтсез. Әни, әни, дим, дәшми. Кулын-башын тоткалыйм. Башы, тәне җылы иде әле. Ә куллары салкын иде инде. Җаны әле генә чыккан икән әнкәемнең. Кулларым тыңламас булды. Ә үзем әниемне бәйләп куйган бауларымны чишмәкче булам. Күземне яшь каплады. Көч-хәл белән төеннәрне чиштем. Йә, Раббым. Ни хәл соң бу?, дим. Күңелем белән дога укырга кирәклеген аңлыйм. Үзем бер дога да белмим. Шуңа үземне-үзем битәрли башладым. Яшь аралый әниемнең йөзенә карыйм. «Соң инде, кызым. Тынычлан», — дип әйткәндәй тоела башлады үземә.
Шуннан, ни әйтим инде, җирләдек, өчен, җидесен укыттык. Әле күптән түгел генә кырыгын укыттык. Үзеннән соң бик күп китаплары-язмалары калды. Урыс мәктәбендә укыганлыктан, гарәпчәсен түгел, татарчасын да укый белмим. Шуннан, аптырагач, бакчабызга алып барып, чокыр казып, шунда күмәргә булдым.
Җыеп алып бардым. Чокыр казыдым. Шунда чокырга берәм-берәм ташлый башлагач, кинәттән кемдер кулымнан тотып алгандай булды, әллә нишләп киттем. Карасам, кулымдагы калын китап Коръән икән. Шуннан сикереп тордым да калган китапларны да алып өйгә кереп киттем. Тегеләрен күмдем инде. Боларын нишләтим инде дип уйга калгач, эшебездә мәчеткә йөрүче бер ир барлыгын ишеткән идем инде. Сине эзләп табарга булдым. Белешә башлагач, исем-фамилияңне әйттеләр. Килүегез өчен рәхмәт. Әнием китабын эшемә алып килгән идем инде. Менә сезгә тапшырам», — дип Габделхакка Коръәнен бирә ошбу ханым. Йә, Раббем, Синең хозурыңа киткән Зәйнәп ханымның Коръәне, әлхәмдулилләһ, җиргә күмелми кала. Бу гамәлне изгеләрдән санап Раббыбызга дога кылырга кирәк, әлбәттә. Әмма, әнисенең кул җылысын тойган ошбу изге китапны иң кадерле мирас итеп үзе фани дөньядан киткәнче иң кадерле урында сакларга тиешле баласы — ошбу ханым укый белмәвен сәбәп итеп, хәтта кан-кардәш тә булмаган чит кеше кулына әнисенең изге мирасын тапшыра. Дөресме бу? Хак гамәлме бу? Изге гамәлме бу? Хөкем тактасына бастырасым килмәсә дә, әйтергә мәҗбүрмен. Юк, дөрес гамәл түгел бу. Бары тик җиргә күмгәнче кемгә булса да бирүе хәерлерәк, дип әйтергә генә була. Шул ук вакытта ошбу ханымның яшәгән фатирында Коръән куярлык та урын булмаганлыгына һич кенә дә ышанып булмый. Ә күңеле түрендә дип әйтмим инде, күңеленең ишек төбендә дә урын калмаганлыгы шиксез дә, аяныч та. Фаҗига, һәрберебезгә кагылышлы фаҗига, милләтебез фаҗиасы бу. Йә, Раббем, үзең сакл инде, син саклаучыбыз вә яклаучыбыз.
Ярасын яшергән яшәрме
Без үзебезне мәчет әһелләре дип санасак та, мәчет дәүләттән аерылган дип әйтсәләр дә, мәчет халкы дөньяви тормыштан, әлбәттә, аерылгысыз. Олы булсак та, кече булсак та һәрберебезнең гаиләбез бар. Әлһәмдилүлилләһ, әби-бабай, әти-әни, улларыбыз-кызларыбыз, оныкларыбыз бар. Барыбыз да бергә яшәмәсәк тә, аралашу бар, сөйләшү-киңәшү бар, барлыгыңны белгертү бар. Димәк, кемлегеңне аңлау бар, тамырларыбызны барлау бар.
Шулар турында гадәттәгечә үз-ара сөйләшкәндә телебез фаҗигасы — тамырына балта чабулары аркасында бөтен кискенлеге белән килеп басты. Ошбу елның, ягъни 2007 елның декабрь уртасында Бөтендөнья Татар Конгрессы корылтаеннан соң булды бу хәл. Корылтайга без кушыла алмасак та, күңел тарта ич. Шуннан, түзмәдек, икенче көнне фәннәр академиясе бинасында кунаклар җыеласын ишеткәч, имамыбыз Әзһәр белән шунда барырга булдык. Бүләккә китапларыбызны — беренче имамыбыз Миргазиян хәзрәтнең якты истәлегенә багышланган «Ихласи Миргазиян» атамалы китапларыбызны алып бардык. Шуларны таратканда «Татар теле укытылмаячак» имеш хәбәре ишетелде. Бу хәбәрне мин кабынган утның төтене дип түгел, гадәттәге зарлануыбыз — гарьләнүебез инде дип кабул иткән идем. Шулай да радио — телевидение тапшыруларын игътибар беләнрәк тыңлый башладым. Бары да элеккеге буразнада бара — шул ук җырларны кабат-кабат җырлыйлар, тәбрик хатлары да гадәттәгечә укыла, түрәләребез дә авыл хуҗалыгындагы уңышлар, бөлгенлеккә каршы көрәшүләре турында, социаль ипотека атамалы кабаланың «мөһим»леген, артачак пенсияләр хакында тәмләп-тәмләп сөйлиләр. Гәзитләребез төрлерәк язсалар да, телебезнең мәгариф өлкәсеннән кысрыклап чыгарылуы, ягъни тереләй күмелүе турында ләммим бер сүз дә юк. Ә вакыт атналап-айлап үтә дә үтә, яңа уку елы — 2008 нче елның беренче сентябре җитә. Шуннан, ачыклак кертү йөзеннән, мәгариф өлкәсендә хәбәрдар танышыма шалтыраттым. Аның әйтүе буенча, инде узган ел — 2007 нче елның 1 нче декабрендә ук закон Россия президенты тарафыннан имзаланган һәм шул ук вакыттан гамәлгә дә кертелгән икән. Бу законның номеры 309 — ФЗ икән дә атамасы «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации в части изменения понятия и структуры государственного образовательного стандарта» икән. Кайсыбер законнар көтеп-көтеп тә кабул ителә алмыйча еллар буе ятсалар да, ошбу закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 нче елның 14 ноябрендә кабул ителеп, шушы ук 2007 елның 23 ноябрендә Федерация Советы тарафыннан, аларча әйтсәк, «Одобрен» һәм шушы ук елның 1 нче декабрендә күпмилләтле Россия Федерациясе президенты Путин тарафыннан имзаланган да, шул ук көннән гамәлгә дә кергән икән. Без — татарстанлылар «Бердәм Россия» фиркәсе тарафдарларын хуплап 82% тавыш бирәсе көн — 2 нче декабрь алдыннан безгә беренче декабрьдә «бүләк»не — телебезне тереләй күмүне канунлаштырып куйганнар.
Ә без яши бирәбез ит комбинатындагы кәҗәгә ияргән сарык көтүе кебек аны моны абайламыйча. Бу законның әкәмәте «Единство образовательного пространства Российской Федерации», аны беркем һәм бернәрсә белән дә санашмыйча кертелүендә һәм: 1) Россия Федерациясенең Төп Законының 68 нче һәм 71 матдәсен бозуында; 2) Россиянең «0б образовании» законының 6 нчы матдәсен бозуында; 3) Россиянең «О языках народов РФ» законының 2 нче, 4 нче, 9 нчы, 10 нчы матдәләрен бозуында; 4) «Европейская Хартия региональных языков или языковых меньшинств государства»ның 7 нче матдәсен бозуында.
Дәүләт Думасы кабул иткән, Федерация Советы хуплаган һәм Россия Конституциясенең сагында торучы — гаранты кул куйган. Яшермим, бу хәлне үз колагым белән ишеткәч, аңлагач, әйтсәм ышанмассыз, телебез өчен горурландым. Бер галим: «Әгәр дә милләтне 50 иң яхшы укытучысыз, 50 иң яхшы юристсыз, 50 иң яхшы табибсыз... калдырсагыз, иң көчле милләттә 50 елга артка тәгәри» фикерен әйтеп калдырган. Ә безнең телебез инде биш гасырга якын типкелектә булса да, Империяләрнең хәтта Россия атамалысында да дәүләти дәрәҗәдә канун чыгарып кына юк итәрлек дәрәҗәдә бит әле телебез. Тамыры тирән, камиллелеге искиткеч шул. «Ундүрт» янәшәсенә «Четыре-на-дцать»ны кую да күпне аңлата.
Ошбу законның имеш кенә түгеллеген һәм аны һичшиксез мәктәпләргә кертергә омтылачаклары аңлашылгач, «Нишләргә?» дигән сорау туды. Яңа, 2008нче уку елына баласын җитәкләп килгән ата-анага «Закон нигезендә ошбу елдан татар теле мәктәптә укытылмый», — дип әйтсәләр, эшкә ашыгучы ата-ана баласын үзе белән эшкә алып китә алмый ич инде, бирә дә калдыра. Үзе эшкә йөгерә, соңга калырга ярамый ич, түрәләребезгә безнең бигрәк тә эшчән халык икәнлегебез мәгълум. Шуннан, каныбызга сеңгәндер инде, аягы бәйләнеп егылган сарык та соңгы чиккәчә өметен өзмидер, иң олы түрәбезгә, Россия Президентына үзе кул куйган законнан безне яклавын сорап мөрәҗәгать язарга булдык.
Президенту Российской Федерации
Путину Владимиру Владимировичу
Уважаемый Президент!
Существующая программа обучения с национальным компонентом нас — родителей удовлетворяет.
Принятый ныне Федеральный закон «О внесении изменений в некоторые законодательные акты РФП № 309 — ФЗ» от 1 декабря 2007 года, направленный на вытеснение национальных языков и государственных языков республик в Составе РФ из программы обучения в многонациональной России воспринимаем как нарушающий права составляющих федерацию наций и статей № 71, № 68 Конституции РФ, и статей № 6 и № 9 закона Республики Татарстан о государственных языках Республики Татарстан и других языках Республики Татарстан и статей закона «Об образования РФ»
Игнорирование интересов народов Российской Федерации, по-нашему мнению, приведет к отторжению и вытеснению части населения из государственной системы образования.
В проводимом Министерством образования РФ эксперименты по внедрению федеральных стандартов, вытесняющих государственные языки республик в составе РФ является прямым нарушением закона РФ «Об образовании РФ».
Просим Вас, как гаранта Конституции Российской Федерации, законности и порядка, остановить противозаконные эксперименты в системе образования РФ и внести в парламент закон об образовании с восстановленным национальным компонентом.
Шуның астына имзалар өчен урын калдырдык.
№ ФИО Адрес Подпись
Шуннан, буш хатны гына конвертка салып җибәрүгә караганда, халык тарафыннан имзаланганны юллау хәерлерәк ич.
Имзаларны кем, кайда җыярга һәм моңа рөхсәт кирәкме дигән сорау туды. Бу өлкәдә киңәш бирүчеләр мәчетебездә күп булса да, белүче йә булмаса булышучылар бөтенләй диярлек булмаганлыктан, үз өстемә алырга булдым. Батырлык, йә булмаса эшсезлектән түгел, сиксәненче еллар азагында СССР да ТАССР атаусын союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү нияте илә имзалар җыюны «Тасма» берләшмәсендә оештырган тәҗрибәм булганлыктан. Мәчетебез исеменнән шәһәр администрациясенә ошбу хатыбызны юлладык,
___________________________
Казан шәһәре хакимияте
башлыгы Илсур Метшинга
Хөрмәтле Илсур әфәнде
Россия Думасының милли компонентларны мәгариф өлкәсеннән кысрыклап чыгаручы 309-ФЗ канунына карата халык фикерен белү йөзеннән «Әл-Ихлас» мәчете мәхәллә халкы имза җыештыруны ошбу айның пәнҗешәмбе, ягъни 7 февральдән Ирек мәйданында башламакчы иде, Сез каршы килмәсәгез.
Олуг ихтирам белән имам Әзһәр Вәлиуллин.
Шуннан, берничә көн үтүе булды, намаз алдыннан хәзрәтебез «Рәүф, кил әле, кил», — дип чакырып алды. Ни булды инде тагы, намаз соңын да көтеп тора алмый дип янына килдем. «Рәүф, әле генә шалтыраттылар» ди. «Кем, кайдан шалтыратты?» дим. «Администрациядән, берсе шәһәрнекеннән, икенчесе президентныкыннан ахры» ди. «Нәрсә әйттеләр, кемнәр алар, исемнәрен әйттеләрме?» дим. «24 нче статьяны беләсезме? Чыксагыз, сезне милиция кулга алачак» дип әйттеләр, ди. «Икенчесе дә шуны ук әйттеме?» дим. «Шулайрак инде. Статьясы 24 ме, 54 ме икәнен аңламый калдым» ди. Шалтыратучыларның исемнәрен дә хәтерендә калдырмаган. Сорамаган да ахры. Каушаган хәзрәтебез. Чернобыльда атом аҗдаһасы ашказанында каушамаган татарга түрә телефоны чылтыравы җитә калган. Намазга бастык.
Ә башымнан «Статья, милиция»ләр һич кенә дә чыкмыйлар. Намаз вакытында гомумән алганда да кирәкмәгән уйларны уйламаска, шайтан коткысына бирелмәскә кирәк дип әйтүчеләремә рәхмәт. Ихтияр көчемне җыеп намазымны бозмаска тырышып укыдым. Йә, Раббым, Үзең кабуллардан кылгыл. Соңра шундый нәтиҗәгә килдем. Радиобызда, телевидениебездә, гәзитләребездә 309 — ФЗ законы хакында чаң кагасы урында ләм-мим берсүздә булмавының сәбәбе — башлангычы шушы телефоннар урнашкан бүлмәләрнең хуҗалары түгелме икән. «Вот где зарыта собака», дип шушындый очракта әйтәләр түгелме соң. Бу хакта атаклы Никколо Макиавелли ничә йөз ел элек язылган «Падишаһ» әсәрендә «Әгәрдә, әйтелгәнчә, яулап алынган дәүләт бик күптәннән бирле ирекле яшәгән һәм аның үз законнары булган икән, аны кулда тотуның өч ысулы бар. Беренчесе — җимерү, икенчесе — шунда яшәргә күчү, өченчесе — гражданнарга үз законнары белән яшәргә хокук биреп, бер үк вакытта аларга ясак салу, шәһәр белән идарә итүне халыкның падишаһка дустанә мөнәсәбәтен саклауны үз җаваплылыгына алучы бер төркем кешеләргә тапшыру. Падишаһ тарафыннан хакимияткә куелганлыкларын һәм аның дуслыгы, кодрәте аркасында гына көчле икәнлекләрен белгәнлектән, бу ышанычлы кешеләр падишаһка һәрьяктан ярдәм итәчәкләр».
Безнең очракта өч ысулның өчесе дә үтәлүе өстенә 309-ФЗны үтәү дә «Ышанычлы кешеләр» кулы илә башкарыла түгелме икән. Шуннан, ничарадан бичара дигәндәй, әле имзалар җыеласы урыны буп-буш хатымны алып Бөтендөнья Татар Конгрессына киттем. Чәй эчә торган вакытларына туры килгәнмен икән. Бераз көтеп торганнан соң, урынбасар бүлмәсенә кереп сөйләшергә насыйп булды һәм аңлашылды. Президентыбыз Минтимер Шәймиевич үзе хәл итәчәгенә ышанып торалар икән. «Хәл итмәсә, йә булмаса хәл итә алмаса, нишләргә?» дигән сорау һавада эленеп калды. Рәхмәт, имза җыйганнан соң өстәл-урындыкларны биналарына кертеп калдырырга рөхсәт бирделәр. Шуннан Ирек мәйданына ике бабай, берсе үзем, ә икенчебез-милләтебез шагыйре Габдел-Хәмид Вәлиди белән икәү чыгып бастык. Мәйдан, 90нче елларда җепшек кар астында меңәрләгән кешене сыйдырган мәйдан бүген үлек дәрәҗәсендә, буп-буш. Ара-тирә йөрүчеләре бар нәрсәгә дә битараф сыман тоела. Май ае түгел, көне буе басып торып булмаганлыктан, игътибарларын җәлеп итә башладык. Гомумән, ошбу 309-ФЗ законының гамәлгә кергәнлеген генә түгел, хәтта барлыгын да белүче юк икән. Сөйләшә башлагач, әкәмәт нәрсә ачыкланды. Бер ишеләре ошбу законны кулларына тоттыргач та: «Юк, бу мөмкин түгел» дип китеп баралар. Беришеләре «Зинһар әйтә күрмәгез, мине туктата күрмәгез, мин үз шәүләмнән дә куркам» дигәндәй тоела безнең якка карамыйча тиз-тиз атлап китүләреннән. Ә беришеләре үзләре киләләр, кызыксыналар гәпләшәләр, асылын аңлыйлар һәм һич икеләнмичә кул куялар. «Өмет бар, өметсез шайтан гына», дип озаграк мәйданда торырга тырышсак та, җепшек кар, алтмыштан узган яшь үзләренекен итәләр. Кәгазләребезне, өстәл-урындыкларыбызны алып китәргә мәҗбүрбез. Шунысы да хәтердә. Опера һәм балет бинасы янындагы ике милиционер яныбыздан узып китсәләр дә, кулга алмадылар, янау да булмады. Теге шалтыраган телефон хуҗаларының фикерләре үзгәрдеме, я булмаса салкын мәйданда җепшек кар астында кылтыраучы бары тик ике бабайны күреп, җылы бүлмәләрендә елмаештылар гына мы, безгә билгесез. Мәйданнан китсәк тә, имза җыюны, һич булмаса ошбу законның барлыгын, законсызлыгын һәм җиңаяди дәрәҗәдә икәнлеген әйтәсе, кисәтәсе бар ич. Шуннан «эш» урынын «Камал»га күчерергә булдык. Хәл-әхвәлне ишеткәч, каршы килмәделәр. Өстәл-урындыкны алып йөрмәскә, үзләре бирергә булдылар. Ошбу сүзләреннән соң канатланып кайттым да, күптәнге танышым милли җанлы мөслимәбез Исламиягә шалтыраттым. Ошбу закон барлыгына хәбәрдар икән. Һич икеләнмичә бар эшен бер якка куеп барырга риза булды. Хуш. Җыендык, әзерләнгән өстәлгә кәгазьләребезне җәеп куйдык. Сәгать алтынчы, тамашачылар җыела башлады. Өстәлебезнең алгы ягына «Тел афәте» атамалы ике бөкләтне бастырып куйдым. Кызыксынырлармы икән, салкын Ирек мәйданы түгел ич, әллә чакырганны көтәләрме икән, дип басып торабыз. Кәефебез дә шәп, үз камалыбызда ич. Менә, без монда, әйдәгез, килегез барыгыз да, бергәләшеп телебезне саклыйк, коткарыйк, дип кычкырасы килә. Юк шул. Күңелдәге хыял бүгенге Ирек мәйданында гына түгел, Камал фойесында да чынбарлыкка туры килми. «Якынрак килегез», дип чакыра башладык. Ни гаҗәп, Ирек мәйданындагы хәл монда да кабатлана башлады. Ягъни, битарафлар, әйткәч тә ышанмаучылар бар. Шулар белән чагыштырганда укытучыларыбыз алтын бөртекләре, дип атар идем. Ярты сүздән үк аңлап алалар да, рәхмәт әйтеп имзаларын куялар. Гомумән, эшләребез җайланды. Имзалар җыела башлады. Әмма, күпме генә тырышсаң да, без ике генә баш ич. Күңелең белән күкне күтәрергә омтылсаң да, гамәлдә күпне майтарып булмый. Шуңа күрә имзаланасы кәгазьләребезне тарата башладык. Һәрберебез тирә-күршедән кул куйдыртып конвертка салып җибәрә ала ич. Шул җайдан «Звезда Поволжья»га җибәргән идем, мөрәҗәгатебез гәзитнең беренче битендә дөнья күрде. Рәшит әфәнде Әхмәтов үзенең көчле шәхес икәнлеген кабат исбатлады, безнең татар телле гәзит хуҗаларыннан аермалы буларак. Кертеп биргәч тә, кире борып чыгаручылары булды. Исемнәрен язасы килми. Милли аңлары җитмәүдән түгел, ә өстәгеләргә карап эш итүләреннән, минемчә. Бүген 2 март — Россиядә президент сайлау көне. Күршеләр кемне сайларга да белми аптыраганнар. Миннән: «Син кемне сайлыйсың?» дип сораганнар иде инде. Миңа, Россия арбасына бәйләп куелган татарга сайлау сүзенең мәгънәсе дә юк. Татарларны Монголиягә сөрергә хыялланучынымы? Әллә мәчет манараларын кистереп, авылдагы бер тиенсез ирләрне дә исертеп, татарлыгыннан биздереп «Совет кешесе» ясаучылар дәвамчысынмы? Әллә милләтебезне теленнән мәхрүм итүче тәкъдименме? Өйлә намазына мәчетебезгә килдем, хәбәр ишеттем. Мәчетебез әһеле: «Кызым да, киленем дә татар теле укыталар. Эш хаклары алтышар мең сум иде. Чакыртып алганнар да, әйткәннәр. Яңа уку елыннан икешәр мең сум гына алачаклар икән. Нишләргә инде ди?» «Кайсы мәктәптә укыталар соң?» дим. Әйтми. Куып чыгарсалар шушы ике мең сумсыз да калуларыннан курка Татарстан мәркәзе Казанда татар теле укытучылары гаиләсе олы түрәбез бар дөньяга игълан иткән «Гаилә елы»нда. Димәк, укыту сәгатьләрен ике татар укытучысының да яңа уку елына алдан ук 3 мәртәбә кыскартканнар. Советизация илә ипи ашаганнар бүген череп баеп русификациягә җиң сызганып тотынганнар икән инде безнең җәмәгатьчелек «Түрәләребез Мәскәүдә сөйләшүләр алып баралар, татар теле укытылачак», дип үзебезне үзебез ышандырып йөргән вакытта. «Укытылачак» сүзе гаҗәеп сүз, минемчә. Әйтик, дәрестән соң факультатив рәвештә атнага бер сәгать укыталар икән, бу түрәләрчә «укытылачак», әлбәттә. Укытмыйсыз, дип әйтеп булмый ич инде, әгәр бу мәсхәрәгә түзеп калган татар укытучысы мәктәптә калса, ачка үлмәсә. Без, татарлыгын җуймаганнар, оныкларыбыз үз илебездә, үз телебездә аралашып хәтта бөҗәкләргә дә хас үз токымыңны саклау нияте белән йөргәндә, минем нарасыемның язмышына, телемнең язмышына, хәтта Татарстан атамалы ата-бабамнан калган мирас-илемнең язмышына «ышанычлы кешеләр» астыртын гына, түрәләргә хас мәкерлелек белән тамырыбызга, киләчәгебезгә балта чабалар икән. «Барда элеккегәчә калачак. Мәскәүдән делегация яхшы хәбәр алып кайтты» дигән аккопанемент астында.
«Рәүф, президентыбыз администрациясенә барган идем. Иртәрәк барылган икән. Кәләпүшемне салмый гына бер урынга утырдым. Эшкә килә башладылар. Ышанасыңмы, юкмы, бересе генә дә минем белән татарча исәнләшмәде», — дип гаръләнеп, рәнҗеп мәрхүм Миргазиян хәзрәтебезнең сөйләгәне һаман да йөрәгемдә. Ышанам, хәзрәт, ышанасым килмәсә дә ышанам. Дәлил өстенә дәлил, синең вафатыңнан соң тагы да әшәкесе өстәлде — телебезне тереләй күмәләр, үз куллары белән. Ә без, аягы бәйләнгән сарык сыман, сыйпаучы сугымчыларга ышанабыз. СССРның соңгы көннәрендә бугай, бер сәясәтче, рус булмаган милләтләрне күздә тотып: «Мы им переломали жизненный хребет…», дип язган иде. Татарга-Татарстанга кагылышлысында ул ялгышкан, минемчә, артыграк мактанган, «Без куйган ышанычлы кешеләр кулы белән» икәнлеген әйтмәгән. Бу юлларны мин йөрәгем түрәләрне тәнкыйтләргә ашкынып торганга түгел, чарасызлыктан әрнегәнгә язам. «Түрәләребез дә үзләре бәйле кешеләр,» дип әйтүчеләр булыр. Бәйле булсалар да, фаҗигане яшертен рәвештә гамәлгә керткәнче, халыкка әйтерлек хокуклары-мөмкинлекләре бар, минемчә. Шушы ук шартта яшәүче Башкортстан президенты башкортлар санын 40%ка арттырып куйды. Татарлар хисабына. Әйе, түрәләребез белән бер кан, бер җан булып телебезне афәттән саклыйсы, яклыйсы, коткарасы иде дә, шайтан: «Артыңа әйләнеп кара», ди. Артта, ягъни 90 нчы елларда бик авырлык белән татар теле яңадан, хәтта үги бала сыман мәктәпкә керсә дә, олы юлга — югары уку йортына юл бикләнде. Милли югары уку йортын — Татар Милли университетын ачуны төрле сылтау илә тарттылар-суздылар да, ачмаска булдылар. Телебез чишмәсен Иделеннән бүлеп, аларча әйтсәк «Тухлая Казанка»га әйләндерделәр «ышанычлы кешеләр». Алар татар теленнән бизгән затлар, дип уйланса да, асылы тирәндәрәк түгелме икән. Хәтерләсәк, Ельцин заманында «Момент истины» атамалы тапшыру үзәк телевидениядә бара иде. Журналист Караулов үзенең шушы программасында президентыбыз белән әңгәмәсендә «У Вас с Борис Николаевичем был очень жёсткий разговор», — дип әйткәнен хәтерләүчеләр хәзер дә бардыр. Шушы «очень жёсткий разговор»ның ахыры безгә мәгълүм булмаса да, нәтиҗәсе күз алдыбызда, минемчә. Татар теле түрәләр тарафыннан танылмады, дәүләт теле була алмады, Татарстан дәүләт радио компаниясенең исеме генә калды, «Азатлык» тапшыруларын туктаттылар, ә президентыбызны калдырдылар. «Атнага бер сәгатькә факультатив рәвештә» генә калдырмадылар микән? Безгә баз казып, үзләре дә батмаслар микән? Заманында чукчалардан көлә-көлә барыбыз да «Вымирающие»лар көлкегә калдык түгел микән? Сораулар, сораулар… Шуларны күздә тотып берничә ел элек язган язмамны тәкъдим итәм. Актуальлыгы көннән-көн артканга.
Господину Тишкову, бывшему министру
Миннаца — политтехнологу
Пишет Вам татарин «абориген», «нацмен», теперь уже и «исламист», и «экстремист», и «ваххабист», и «террорист», и т.д. и т.п. по имени Ибрагимов Рауф Абдуллович. Извините, не могу сообщить Вам собственное Ф.И.О. в натуральном звучании. Нет, не конспирация, не страх, а отсутствие в кириллице соответствующих букв. Скажем, в моем имени, состоящем из четырех букв, в кириллице отсутствует две. Что касается кличек, не совсем благозвучных, они сопровождают меня, как и искаженное имя, всю жизнь. Они придуманы не мной, а из области заспинной, а теперь и думской лексики. Нет у меня никаких заслуг в области «обогащения» русской лексики. Воспроизвожу лишь то, что слышу и от высочайших уст. Обижаюсь ли? Скорее, нет. Во всяком случае обиду как камень за пазухой не ношу. Не зря же Ильич сказал: «Россия — тюрьма народов». Стало быть, чего не скажет надзиратель, коль порядки такие. Хотя, стоит отметить. После развала советской империи клички типа: «Кучерявые», «Чурки», «Чернож...ые», и т.д. выходят из моды. Отпущенных, видимо, не к лицу опустить.
Заканчивая преамбулу, позволю себе перейти на Ваше «Прощание с Миннацом» (Русский журнал), где дана установка в виде мнения бывшего председателя Госкомнаца России. Коснусь лишь первую часть, извиняясь заранее перед читателем за «безразмерность» Вашей цитаты. «В доктринальном плане окончательно утвердить за понятием «национальная политика» обозначения интересов страны и функционирования общегосударственных сфер общественной жизни (национальные символы, национальная экономика, национальное образование, здоровье нации, лидер нации и т.п.)
Сфера управления и обеспечения интересов и прав граждан, связанных с их этнокультурными запросами, должна называться этнической (или этнокультурной) политикой или как временный компромисс политикой в отношении российских национальностей. Истерики некоторых «специалистов по нацвопросу» и крайних националистов следует воспринять спокойно, как это было сделано с вопросом отмены записи национальности в российских паспортах». То есть фактическая многонациональность, по мнению В.Тишкова, должна стать однонациональной, включая государственные символы, образование, даже здоровье. А культурные, образовательные и т.д. запросы лишаются права даже называться национальными, и опускаются до уровня этноса и на условиях «временного компромисса». Стало быть, не исключено, что в Российской Федерации Государственное министерство национальностей работал не на сохранение наций, составляющих Федерацию, а наоборот. Вопреки собственной Конституции. Далее, высказывание Глеба Павловского об однонационализации России (Глас народа, 6.03.01.) позволяет предполагать принятия Вашего, господин Тишков, мнения к руководству администрацией Кремля.
Тема чрезвычайно важная, щекотливая и, действительно, судьбоносная для десятков миллионов людей. Перепрыгивая естественный в таком случае вопрос-тактику, каким способом, обрусением или физическим уничтожением «порешить» нерусские нации в собственном гнезде, зададимся вопросом, верна ли сама стратегия?
Допустим, верна. Тогда хотя б в мыслях, окажемся (без меня — татарина, конечно) в ситуации, когда в России нет ни одного нерусского, всюду одна нация — русская. Чтобы закордонные не портили полнейшую идиллию, допустим, нет ни китайцев, ни индийцев, ни немчуры, ни цветных, ни узкоглазых и т.д. и т.п. Куда ни глянь, будь то тундра мерзлая, джунгли непроходимые, сахара безводная — всюду русские, не только береза и зима, но и сама планета по имени Земля стала «исконно» русским. Чтобы дух Митрополита Макария не чувствовал себя обделенным, можно «замочить» ближнего соседа — Луну на мелкие куски, чтобы своим видом не напоминал об исламе. Наконец-то все исполнено! Ради чего? Ради счастья одной нации — русской. А оно-то, счастье, оказывается, само не приходит, оказывается, даже однонациональное существование требует труда. Даже в такой идиллической, идеальной с точки зрения самого махрового шовиниста — держиморды — однонациоанлиста — губителя наций ситуации рыбка, оказывается, сама не выходит из пруда. И винить-то некого. Поиск враг, скажем, в туманности Андромеды долог, а есть надо сейчас. Вот тут-то наступает интереснейший момент. Поднаторившиеся на обвинениях нерусского врага, моментально найдут его, т.е. врага рядом — в русском. Вынуждены. Желудок заставляет. А рядом-то, как и за горизонтом, только русские. Приехали, что называется. Но не к общерусскому счастью, а к эпохе Рюриковичей — работорговцев на историческом пути от варягов до греков. Назовут ли новых рабов быдлом, мордой, нацменом или нацболом — дело политтехнологов. За этим дело не станет. Стало быть, стратегия, сама стратегия «порешить» нерусские нации ради одной — русской бессмысленна даже с точки зрения самой русской нации. Неизбежно деление на диктующих и диктуемых, на трудящихся и присваивающих, на богатых (элита) и бедных (быдло), сколько не кричи о «единой и неделимой».
К тому же, оказывается, русский, живущий скажем, в тундре, вынужден одеваться так, как и исчезнувший абориген — в теплую одежду в отличие от собрата из субтропиков, где достаточно фигового листа. Далее, с течением времени у южных собратьев, оказывается, темнеет кожа. У северных — сузятся глаза. Появляются отличия не только внешние но и по языку. Среда обитания разная. Стало быть, термины не совпадут. Опять однонационализировать? Не думаю, что вы не додумались до этого. Не думаю, что павловские и жириновские не понимают, что говорят, что творят. Не считаю никого из названных непонятливыми. Тут, по-моему, собака зарыта не в умственных способностях того или иного индивидуума, а в способностях живота диктовать разуму. Тут уж, извините, каждый антропос по-своему приспосабливается к среде, ищет питающую его часть. Не их вина, что самый питательной средой оказалось пропитанное великорусским шовинизмом сознание. Рыба нашла где глубже. Не таскать же кирпичи на стройке, выклянчивая гроши, не бултыхаться же в навозной жиже за так, хотя колхоз чисторусское изобретение. Это — доля других. Лучше сослаться непреклонным патриотом, защитником Всея Руси, однонационалистом, народо-кормильцем, сострадальцем обездоленных и пройти по их же головам как по ступенькам выше и выше. А там, на вышине, оказывается, не только кормят, одевают, обувают, но и одаривают чинами, богатством похлеще, чем по щучьему велению. За счет самих же носителей упомянутого сознания и голов.
Искать ответ на вопрос, обрусением или уничтожением собираются «порещить» нерусских не стоит. Все это было. Все это мы — нерусские проходили в собственном гнезде и проходим по сей день. Дискриминации, депортации, очистки, освоения, советизации, ассимилизации под аккомпанемент Кремля у всех на виду. Можно сие и дальше продолжать в духе, скажем, отмены исторически сложившихся наций по типу — нет человека, нет проблемы; обвинения по типу конкистадора Дикого Запада — индейцы всегда виноваты; обезличивания — по типу фашистских концлагерей. К слову, немцы в лице своего канцлера извинились перед всем миром и делают всё, чтобы изгладить сие зверства. У России свой путь, скажете. Нет, это проторенный, затем отброшенный человечеством путь. Сей путь, к сожалению, проходит не в черной дыре космоса, а в человеческом обществе. Вот поэтому катастрофически падает авторитет России, хотя он, авторитет-то и раньше не достигал сияющих вершин. Дошло до того, что, даже Украина, славянская, по сути, страна, готова делить кораблик черноморский пополам, лишь бы брат московский был подальше. Вынуждена.
Далее, почему мы — нерусские в немилости постоянной у Москвы. Точнее — у Кремля? В чем наша вина? Желающих махнуть за забор не видать. Чего, или кого бояться? По-моему, собственного народа. Именно собственному народу Кремль подложил крупную «свинью», направляя (4-5 веков назад) не на путь созидания на собственной земле, а на захват чужих земель, на унижение и уничтожение соседей. Колея, прорытая веками, углубляется и сегодня, ибо «мы сильнее, у нас атомная бомба, нас должны бояться». Это не мои слова. Так я понимаю политику сегодняшнего кремля. Гибельная колея, ибо, захватывая и запугивая, можно было бы заслужить уважение и стать счастливым, то счастливейшим из счастливейших на Земле был бы, несомненно, русский человек. Однако лиц сияющих, кроме как у наркоманов я не вижу, хотя каждый день встречаюсь, живу бок о бок. Да, действительно подложили крупную свинью не только мне — не русскому, но и русскому. Для человека русского сегодня счастье, по-моему, быть менее несчастливым. Исчезнуть не сегодня, а завтра. Вот результат связки метрополия-колония. Связаны оба. Не развяжем — погибнем оба, днем раньше, днем позже. На радость полутора миллиардному соседу — очень трудолюбивому. Ангар от Аляски до Урала достанется ему. Напоследок добавлю. Ваша доктрина под номером один об однонационализации им очень пригодится. Как яма. Для внуков. Ваших же. С чем и поздравляю.
Р.S. Хронически бедный многомиллионный народ (огромными завоеванными территориями и природными богатствами) свое униженное положение склонен компенсировать имперским духом — духом мнимого величия.
Ит яхшылык, көт яманлык
Әлбәттә, ошбу китабыбызның беренче басмасында тасвирланган вакыйгалар тезмәсе өзелмәде. Шуларның күпчелеге шатлыклы, Аллаһыбыз ризалыгы өчен кылынган, күңелебезгә ятышлы гадәти гамәлләр булса да (биш вакыт намаз укулар, балаларга исем кушу, яшьләргә никах уку, төрле яшьтәге мәхәллә халкына дини сабак бирү) ни хикмәт, күңелне рәнҗетүчеләре, бигрәктә кыргыйлыгы —вәхшилеге илә аеруча аерылып торучы вакыйгалар хәтердә мәңгегә уелып кала икән. Шуларның бересе ошбудыр.
Мәчетебез тарихына кереп калган иң беренче кизүчебез, ягъни «дежурныебыз» Рәфкатъ әфәнде икәнен язган идем инде. Ошбу вазыйфа олы яшьтәге әһел өчен бик җиңелләрдән булмаганлыктан, ошбу вазыйфаны гыйлемле вә таләпчән ханым үз өстенә алган иде. Барыбыз да бик канәгатъ идек. Шулай үз вазыйфасын ихлас күнелдән үтәп килгән мөслимәбезгә, сентябрь аеның 10сында була бу хәл, аңа — яше алтмыштан узган мөслимәбезгә эш урынына, ягъни мәчетебезгә кереп һөҗүм иттеләр. Вәхшиләр кылган явызлык турында бүгенге көндә бик күп ишетсәк тә, бик үк ышанып та бетмибез кебек. Безгә шәхсән үзебезгә кагылмый ич. Кагыла. Кагыла икән шул.
Сүзне вәхшиләр җәберләгән мөслимәбезгә бирик.
— Сезгә карата, яше 60тан узган мөслимәгә карата, шушы коточкыч вәхшилекне кабат исегезгә төшерүем өчен, зинһар, гафу итегез. Аңлыйм, хәтта начар төш күрсәк тә тизрәк онытырга тырышабыз.
— Гафу үтенмә, Рәүф. Хикмәт бәндәнең имансызлыгында дигән фикергә киләм, бу вакыйга кабат күз алдыма килгәндә.
— Бу көнне мәчетебездә кизүдә утыра идем. Гадәттәгечә, кемдер керә, кемдер чыга. Мәчетебез өчен гадәти хәл ич. Үземнең характерым да хәзерге заманга килешеп бетми. Кемнән дә булса шикләнү, кем артыннан булса да күзәтү, кем син, кайдан килдең дип төпченү безнең гадәт түгел, безнең өчен ят нәрсә. Бу көнне дә 40-45 яшьләрендәге ирнең өйлә намазы алдыннан, сәгат 11ләр иде бугай, бер кереп, бер чыгып йөрүенә әллә ни игътибар итмәдем. Мәчет ич. Өйлә вакыты җитте. Ирләр үз якларында, без үз ягыбызда намазларыбызны укыдык. Намаз укулар тәмамлангач, мәчетебез бушап калды. Ял көне ич, барыбызның да бакча мәшәкатъләре бар. Шуннан, сәгать өченче яртылар тирәсе булгандыр, теге ир тагы килеп керде дә, сәдакалар сала торган әрҗәбезне каера, капкачын җимерә-ча башлады. Ничектер, күз карашыннанмы, гәүдә тотышыннанмы, моның татар түгеллеген аңлап алдым ахры. «Это же мечеть, не трогай», — дип әрҗәгә ике кулым белән килеп ябыштым. Кулында нәрсә булгандыр, китереп сукты. Ул сугуга аңымны җуйганмын, бары тик: «Иди отсюда, стерва!», дигән сүзләре хәтеремдә калган. Икәү булганнармы, үзе генә булганмы, ничек ваткан, нәрсә белән ваткан, кайчан чыгып киткән, бернәрсәне дә хәтерләмим. Соңыннан әйтүләренчә, Әлфия мөслимәбез мәчет ишеген ачкач, минем аңсыз килеш мәчет идәнендә ятуымны күргән. Идәндә кан икән. Сүз уңаеннан шуны әйтим, сентябрь аеның унысында булды бу хәл. Бүген 16 ноябрь, җомга көн. Җомга намазына килеп, ишекне ачып карасам, тагын авып китәрдәй булдым, минем кан эзләре бетмәгән, ике ай үтсәдә. Гаҗәп дип әйтимме, шушы кыйналган урынымда басып торганда, хәтта стенадагы кан эзләрем күземә бәрелеп торганда да, шул вәхшилекне башкарган бәндәгә күңелемдә нәфрәт диимме, дошманлык диимме, үч алу хисе диимме, бересе дә юк. Хәзер, шушы хәлләрне сиңа сөйләп утырганда, үземчә шундый фикергә килдем. Мәчетебезгә йөрүебезнең тагы бер шифасы диимме, хикмәте диимме бар — күңелеңне тынычландыру, калебеңне пакъләндерү, сабырлану. Бу мөмкинлекне урам, түрә, хакимият түгел, бары тик мәчет бирә.
— Әлфия ханым кергәндә сез аңсыз яткансыз. Шуннан соңгы хәлләрне сөйләп китсәгез иде.
Ни хикмәт, Әлфия ханым мәчеткә кергәндә теге бәндә мәчеттән чыгып бара торган булган һәм аңа: «Туда не ходи!», дип кычкырып китеп барган. Үзе качып өлгергәнче эзләмәсеннәр, дип уйлаган булса кирәк. Әлфия минем аңсыз кан эчендә ятуымны күреп үзе дә һуштан яза язган. Шуңа карамастан, аңа минем рәхмәтләрем, мөслимәләребезне ярдәмгә җыярга үзендә көч тапкан. Мине урындыкка утыртканда аңыма килдем. Саимә белән Наҗия битемне, башымны, чәчләремне юдылар. Әлфия милиция һәм ашыгыч ярдәм чакырды. Ашыгыч ярдәм табибы дару каптырды һәм мине ике ягымнан җитәкләп милиция машинасына утыртып алап киттеләр. Милициягә барып җиткәч сораулар бирә башладылар, ә мин башым чатнавына түзә алмый, ни әйтергә дә белми утырам. Мине озата барган Әлфиягә сорау бирә башладылар һәм тиздән килеп җиткән Әзһәр хәзрәткә дә сораулар биреп, алардан имзалар куйдырдылар. Шуннан Әзһәр хәзрәт үз машинасына утыртып, өемә кайтарды. Өйдә дә хәлем һич җиңеләймәде, тагы ашыгыч ярдәм чакырттылар. Шифаханәгә алып киттеләр һәм мин анда ике атна дәваландым.
— Хаҗга барырга ниятләгән идегез. Ошбу изге ниятегезне гайләгез дә, мөтәвәлият тә хуплаган иде.
— Иде, дип әйтергә генә кала. Бу фаҗигадан соң хәзер башым җиңеләйсә дә, сәфәргә чыгарлык дәрәҗәдә түгелмен. Хаҗиларга артык йөк буласым килми. Аллаһ Тәгалә хаҗларын кабул итсен. Раббым шаһид, изге ниятем шушы бәндә вахшилеге аркасында үтәлми калды. Аллаһның рәхмәте илә хаҗ юллары миңа да насыйп булыр, өметемне өзмим.
Имамыбыз Әзһәр Вәлиулла хәтирәсе
— Мәчетебезгә вә кизүче мөслимәбезгә карата кылынган вәхшилек турында кем хәбәр итте?
Ошбу сүзне, Рәүф, «вәхшилек» сүзен әйтәм инде, телемә дә аласым килми дә бит, вәхшиләр һич кенә дә тынычлык бирмиләр. Элек кылганнарын «азрак булды», дип уйладылар ахры, бусын да өстәделәр.
Бу көнне мин иртәнге намаздан соң, мәчетезбез әһеле Рәфкатъ белән бакчабызга киткән идем. Өйлә намазын да бакчабызда укыдык. Өйләдән соң бер күпме вакыт үткәч, кесә телефоным шалтырады. Мөслибәбез Наҗия шалтырата икән. Тавышаннан ук нидер булганын аңладым. Курыккан, мескенкәем, ошбу хәлне көч-хәл белән аңлатты. Вәхшиләрчә җәберләнгән мөслимәбезнең хәле бигрәк тә авыр ич. Ир-ат булсак та, үзебез дә каушап калдык. Гаеп, ни генә әйтсәң дә, үзебездә дә юк түгел. Ир-ат башкарасы эшне хатын-кыз җилкәсенә салу һич кенә дә егетлек түгел.
Шуннан, тиз генә машинага утырдык та, гаи-маисын карамый, мәчетебезгә ашыктык. Килеп җиткәнче үк, мәчетебез янындагы милиция машинасын күреп алдым. Ашыгыч ярдәм машинасын да күргәч, яшермим, йөрәгем «жу -у» итеп китте. Килеп туктадым. Тизрәк кереп карамакчы идем, милиционерлар кертмиләр. «Кертегез, безнең мәчет ич бу. Мәчет имамы мин», дим кермәкче булып. Юк, кертмиләр, документ таләп итә башладылар. Кырыйдан карап торучы өчен шайтан кәмите инде. Әле ярый кесәмдә документым бар иде. Булмаса, һичшиксез, үземне машиналарына утыртып алып китәләр иде. Документымны күрсәттем, ә башымда, шайтан тик тормый ич, «Мине тикшереп, төпченеп, мәчет янында таптанып вакыт уздырганчы, нигә теге вәхшине эзләмисез?» дигән уй әйләнә дә, әйләнә бит. Шул вакыт тагын бер милиционер күренде. Үзе генә түгел, эт белән икән.
Шуннан, ниһаять, мәчетебез эченә кердем. Наҗия белән Әлфия җәберләнгән мөслимәбезгә ярдәм күрсәткәннәр, аңына китергәннәр, битен-башын юганнар. Шулай да хәле бик авыр икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Безнең халык бик чыдам, түзем шул. Берәү булса, ах-вах килеп, акырып бакырып, бөтен дөньяны аякка бастырган булыр иде. Ә без түзәбез. Авызыбыз тулы кан булсада. Бабаларыбыз васыяте үтәлә. Йә Раббым, ошбу түземлегебез мескенлеккә илтмәсә иде, кешелек дөньясы рәтеннән төшеп калып, нахак сүзләр өере астында тарих чүплегендә югалмасак иде.
— Аллам сакласын. Бу күренеш бүгенге көндә бигрәктә куркыныч төсмер алды. Шуннан… Ашыгыч ярдәмнән ярдәм булдымы?
— Укол кададылар бугай. Шуннан милиция машинасына утыртып отделениеләренә алып киттеләр. Мин машинам белән артларыннан бардым. Яраланган мөслимәбезнең йөрерлек тә хәле юк иде әле. Ике милиционер култыгыннан тотып машиналарыннан алып кереп киттеләр. Бер күпме вакыт үткәч, мине дә «Показания» бирергә чакырдылар. Шуннан мөслимәбезнең хәле һич кенә дә җиңеләймәгәч, травпунктка алып киттеләр. Андан тиз ара кире кайтардылар һәм мин үз машинама утыртып өенә кайтарып куйдым. Әлхәмдүлилләһ, мөслимәбез терелеп, мәчетебезгә йөри, оныгын да дин сабакларына ияртеп килә. Вәхши үзенең вәхшилеге белән безне мәчеттән биздерә алмады һәм алмас та, Аллаһы боерса.
— Әмин. Милициябез дә үзенә күрә күп көч куйган. Килгәннәр, тикшергәннәр, этләреннән иснәткәннәр, күпме кәгазь язып тутырганнар. Берәр нәтиҗә булды микән. Биш ай үтте ич.
— Нәрсә дип тә әйтә алмыйм инде. Бик сораша башлаган идем, «Он из ваших» дип үзебезгә борып куймакчылар. «Из наших» булса, аны һичшиксез кизүчебез таныган булыр иде. Тагы шунысы да эчне пошыра. Бу вакыйгадан соң берничә көн үткәч, берәү килеп «Фәлән сум түлә, сигнализация куябыз» дип, таләп куйды. Үзең дә шунда булдың ич. Гаҗә-әп.
— Искитмәле хәлләр, хәзрәт.
Саулык үзе байлык
Зур булса да, кечкенә булса да, һәр мәчеттә көндәлек мәшәкать берүк, минемчә. Әйтик, ут, су, җылылык, чисталык, уку-укыту, саклау, кизү тору мәсьәләләрен әйтәм инде, бу эшләрдә ярдәм итәргә тырышсак та, җаваплылык кына түгел, оештыру эшләренең дә күбесе имам җилкәсенә төшә. Шулай, киләсе атнада кизү торасы кешеләребезнең исемлеген барлап утырганда олы яшьтәге Шәйхетдин абыйның исеме дә кертелгәнлегенә игътибар иттем. Чөнки, барыбыз да беләбез ич инде, саулыгы бик үк нык булмаганлыктан аның мәчетебезгә йөри алуына да без бик шат идек. Шуңа: «Шәйхетдин абый үзе ризамы, узган кизүдә дә хәле бик авыр иде», — дип сорадым хәзрәттән. «Риза, үзе килеп ризалыгын әйтте, үзем дә бик гаҗәпләндем. Гаҗәпләнмәслек тә түгел. Бар, үзе белән сөйләшкәч белерсең», — ди. Җомга көн, халык күп. Шулар арасында басып торган Шәйхетдин абыйга игътибар белән карадым. Йә Аллам, Шәйхетдин абыебызның басып торышы ук үзгәргән ич. Егетләр сыман, аякларын идәнгә нык итеп баскан, гәүдәсен тотышы да егетләрчә. Килдем, күрештем. Гаҗәпләнүемне сизде ахры, үзе үк сүзен менә шулай башлады: «Рәүф, үзең дә беләсең, шикәр авыруы азаплый иде мине. Хәл юк, ятып тору ягын гына карый идем. Шулай, ике атна элек мәчеттән кайткач, хәл алыйм дип яткан идем. Йоклап киткәнмен. Тавык төшенә тары керә дип төрттерсәләр дә, әйтим инде, мәчетебездә җәмәгатъ илә намаз укыйбыз, имеш. Тирә ягымда намаз укучылыр барысыда ирләр. Шул вакытта мәчетебезгә кемнәрдер керергә тиешләр, сихерчеләр имеш. Әйтә алмаслык дәрәҗәдә курку биләп алды үземне. Намаз укучылар тәрәзә пәрдәләре артына кереп качтылар да, мин бер үзем калдым да, миңа качарга да урын юк имеш. Куркудан, хәзрәтебезнең чапаны элеп куйган почмакка кереп бастым, имеш. Шул вакытта мәчетебез ишегеннән урта буйлы, нык гәүдәле дүрт ир керделәр дә, миңа таба килә башладылар. Куркуымнан бөтен тәнем ток суккандай булды, чемердәп ките дә, тезләндем. «Мин карт инде, сезгә нигә кирәгем бар инде», — дип ялварам, имеш. Шул вакытта эчемнән, кул кушырган урыннан елан чыга башлады. Елан, суалчан буыннары сыман, буынлы-буынлы, имеш. Кемдер төртеп җибәргәндәй булды да, уянып киттем. Кызым уята икән. «Әти, тор, даруларыңны кабарга вакыт», — ди. Уянгач, гадәттә үземне авыр хис итә идем. Ә бу юлы тәнемдә, буыннарымда, киресенчә, җиңеллек сиздем. Элек көтеп алган дару да кирәкмәс кебек хис иттем үземне. «Кызым, эчми торыйм әле», — дип даруны капмадым. Әлхәмдүлилләһ, шул көннән бирле инде ике атна дару авызыма да алганым юк, кирәге дә юк. Үземне шундый яхшы хис итәм, Аллага шөкер», — дип дусларча аркамны шапылдатып алды Шәйхетдин абыебыз. Иншаллаһ. Саулыктан да олуг байлык бар микән дөньяда. Саулыкка тилмергәннәрнең барчасына да ярдәм итсәң иде, Раббым!
Җисемле исемнәребез
Аңлашыла ки, бу дөньяда Раббыбыздан гайри бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Шул ук вакытта хәтер яшәтә кешене, үткәннәргә карап киләчәген күзаллый кеше, шәхес буларак, милләт буларак үз-үзен бәяли кеше, бүгенге вәзгыяттәге урынын бәяли кеше. Нинди генә шартларда яшәргә мәҗбүр булса да, кеше кешелеген югалтмаска тиешлеген ассызыклап булса кирәк, шагыйребез Марс Шабаев ошбу сүзләрне язган.
Җилдә җырлый җикән камыш,
Җикән камыш сызгыра…
Тыңламасаң, аңламасаң,
Кагылмыйча уз гына.
Җилнең кайсы яктан искәнен күздә тотып, мин ошбу сүзләрне язган идем.
Черетсә дә сазламыкта сине язмыш,
Барлыгыңны белгертәсең, җикән камыш!
… Әй ыжгыра ил өстенә кара җилләр,
Камыштан ким түгеллеген аңлар кемнәр?
Сер түгел, тормышының, үткән гомеренең, яшәвенең мәгънәсе булганмы, юкмы икәнлеген һәркем үзенчә бәяли, кемдер шатлана, кемдер канәгатъ, ә кемдер үкенә, «Бүгенге акылым булса, бүтәнчә яшәгән булыр идем», — дип үз-үзен битәрли. Бу хакта риваятьләрдән берсен исегезгә төшереп үтәсем килә. Берәү төзелештә тачкасы илә туфрак ташучыны туктатып: «Син ни эшлисең?», — дип сорый. «Күрмисең мени, тачка тартам», — ди икән ташучы ачуланып. Ә икенче эшче шул ук сорауга: «Гаиләмне тукландырам», — дигән. Ә өченчесе: «Гыйбадәтханә төзибез», — дип әйткән йөзен балкытып. Әлхәмдүлилләһ, мәчетебезне төзүдә үз көчләрен кызганмаган мөселманнарыбыз һәм мөслимәләребез йөзләрендәге шатлыкларын яшермичә: «Мәчетебезне төзедек, үзебезгә генә түгел, барчабызга да Аллаһның бүләге», — дип гомерләренең соңгы сулышларына тикле шатлык илә әйтергә хаклылар.
— Бүлмәмдә бер гөл чәчәк ата, аның кечкенә генә бөресе сары-алсу төстәгесе ямь-яшел яфраклар арасында кояш кебек балкып торган искитмәле чәчәккә әйләнде. Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы «Әл-Ихлас» мәчетен төзегән вакыттагы хәлләрне искә төшерде. Күземнән яшь акса да, күңелем шатланды. Ошбу гөлнең чәчәгедәй «Әл-Ихласыбыз» да кечкенә, тар бүлмәдән үсеп, киңәеп һәрберебезгә үз ишеген ачты. Әлхәмдүлилләһ, өлкәннәр белән бер сафта яшьләр дә биш вакыт намаз укыйлар, Коръән, Хәдисләр укып гыйлемнәрен арттыралар, — дип сүзен башлады мөгаллимәбез Мәдинә ханым.
— Уку башланыр алдыннан игъланнар таратып йөргәндә үзара сөйләшә идек: «Йә, Раббыбыз, бер генә кеше килсә дә Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп сабаклар бирер идек». Аллаһның рәхмәте белән бүгенге көндә мәчетебездә күп шәкертләр укыйлар. Алар өчен гакыйдә, фикһ, әхлакъ, тәҗвит, Коръән уку дәресләре алып барыла. Остазлар (Бигрәк тә имамыбыз Әзһәр хәзрәт) ир-балалар күпләп килүенә шатланабыз. Хәзрәтебез алар белән физик күнегүләр үткәрә. Чөнки мөселман гыйлемле дә, сау-сәламәт тә, гыйззәтле дә булырга тиеш. Кыз-балалар аерым бүлмәдә укыйлар, яшьтән үк шәригать кануннарын өйрәнәләр.
Ислам дине — гамәли (практик) дин, шуңа һәрбер мәгълүмәт тормышка ашырга тиеш, мәсьәлән: тәһарәт турында шунда ук балаларга тәһарәт алу тәртибе күрсәтелә. Алган гыйлемеңне тормышта куллану — ул Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең Юлы.
Мәчетебез яшь булса да, өч шәкерт-мөслимәләребез «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә югары белем алалар. Аллаһ Тәгалә аларга бу юлларында ярдәм итсен һәм мәчетебезгә остазлар булып кайтырга насыйп итсен. Мәчетебезнең киңәйтелгәнен теләп, тагы да күбрәк шәкертләр килүен, югары гыйлем йортларына укучылар әзерли торган нигез булуына өметләнәбез.
Остазларыбыз һәрдаим гыйлемнәрен арттыралар, фикер алмашалар, вәгазлиләр. Ай саен остазлар Рөстәм хәзрәт җитәкчелегендә айлык, атналык, көндәлек программаларын төзиләр. Шулай ук алар дәгъвәт алып баралар, авылларда сабаклар биреп кайталар, мәчеттән тыш үз йортларында да дәрес бирәләр. Уку елы ахырында балалар өчен мәҗлесләр үткәрәбез. Безгә дә, аларга да бу зур шатлык. Әти-әниләре, әби-бабайлары, дуслары алдында аятьләр укыйлар, догалар кылалар, мөнәҗәтләр әйтәләр. Бу мәҗлесләрнең әһәмияте — барыбызны да берләштерүендә. Барыбызга да Аллаһы Тәгалә ныклы иман, саулык, күңел тынычлыгы, илебезгә иминлек, муллык бирсә иде. Гыйлем өстенә гыйлем өстәп яшәргә насыйп итсә иде. Шәкерләребезгә гыйлем өстәүдә ярдәм итүчеләргә, мөгаллимә буларак чиксез рәхмәтлемен, бигрәктә мөслимәбез Әлфиягә. Мәчетебездә кылынган һәр изгелекләребезнең саваблары Миргазиян хәзрәтебезнең рухына ирешсә иде, Раббым! Әмин.
Мөслимәләребез — алтын бөртекләребез.
1. Салаватова Фәүзия Нурулла кызы.
2. Әбрарова Әлфия Гарифулла кызы.
3. Исакова Мәдинә Габдулла кызы.
4. Сафина Мәүлия Зөфәр кызы.
5. Әхмәдуллина Зилә Әкрам кызы.
6. Лысенко Миләүшә кызы Газизулла.
Һәм дә мөгаллимнарыбыз.
1. Рөстәм хәзрәт Сафин.
2. Рәфкатъ хәзрәт Хөсәенов.
3. Мөхәммәт хәзрәт Аюпов.
4. Әхмат хәзрәт Али.
Һәм дә Әл-Ихласыбызны бина кылучы мөселманнар.
1. Салаватов Миргазиян Миргасыйм улы
2. Мөнипов Мансур
3. Вәлиуллин Әзһәр хәзрәт Ярулла улы.
4. Ильязов Шәйхетдин
5. Хөсәенов Рәфкатъ Әхмәд улы.
6. Тимершин Рәшид Харрис улы.
7. Ибраһимов Рәүф Габделхак улы.
8. Идиәтуллин Илдар Фәргат улы.
9. Габдеррахманов Булат Фәрит улы.
10. Фәйзуллин Фәрхат хәзрәт.
11. Һәм дә Минзаһид, Айрат, Самат һәм башка кардәшләребез.
Һәм дә Әл-Ихласыбызны бина кылучы мөслимәләр.
1. Ханбикова Әлфия Әхмәтҗан кызы.
2. Әбрарова Әлфия Гарифулла кызы.
3. Лысенко Миләүшә Газизулла кызы.
4. Исакова Мәдинә Габдулла кызы.
5. Ихсанова Фәния Хафиз кызы.
6. Вәлиуллина Наҗия Миңлебай кызы.
7. Һәм дә Фәемә, Саимә, Люция, Гадилә һәм башка мөслимәләребез.
«Әл-Ихлас»
мәчете турында матбугат
____________________
Изге көндә…югалту1
Ошбу елның 23 июнендә, җомга намазыннан соң, көндезге сәгать өчтә Декабристлар урамындагы «Ихлас» мәчетенең имамы Миргазиян хәзрәт Салаватов 76 нчы яше белән барганда фани дөнья белән мәңгегә саубуллашты. Ул безгә, мәхәллә халкына, һәркөнне биш вакыт намаз укыла торган гыйбадәтханәне мирас итеп калдырды. Ошбу мәчеттә укылган һәм киләчәктә дә укылачак намазларның савабы хәзрәтебезнең изге рухына шатлык чишмәседәй ирешеп торса иде.
Хәрабәгә әверелгән бинаны: «Миргазиян, 111, оныта күрмә», — дип мәчет итәргә ишарә кылган хәләл җефете, Марзиясе илә җаннары бакый дөньяда яңадан кушылгандыр. Урыныгыз җәннәтнең түрендә булса иде, изге җаннар.
Мәхәллә халкы исеменнән
Рәүф Ибраһимов
Храм на руинах котельной2
Есть в Казани удивительная мечеть: в устремленном ввысь минарете из красного кирпича без труда угадывается труба.
Вещий сон
Но гораздо более удивительна история о том, как мечеть возникла. Ее основатель Миргазиян Салаватов всем рассказывал,
1 «Шәһри Казан» газетасы. — 30 июнь, 2006 ел.
2 Газета «АиФ». — 2007 г.
что все началось с вещего сна. Хазрату привиделась покойная супруга, сказавшая: «Ищи дом сто одиннадцатый!»
Загадку старик разгадал не сразу. Обойдя всю округу, он так и не нашел здание под сообщенным во сне номером. И только в родном дворе пенсионера вдруг как молнией ударило. Вот улица
Декабристов, дом сто девять, рядом — сто тринадцать. А там, где место сто одиннадцатому дому — старая котельная. Точнее одни только ее стены с пустыми глазницами окон.
Но в тот момент Миргазиян хазрат уже любовался видом из будущего, четко представляя себе на месте развалюхи красавицу-мечеть с зеленой крышей, а вместо трубы — минарет, увенчанный куполом с полумесяцем. Вот только не представлял бедный бабай, сколько ему придется натерпеться, воплощая свою задумку в жизнь.
Как оказалось, пенсионер перешел дорогу хозяевам импровизированной стоянки, выросшей под боком у котельной. Местные дельцы имели на здание свои виды. Они хотели разместить в нем автомойку, а тут пришел какой-то набожный старик и спутал все карты!
Злопыхатели
Парни сурового вида несколько раз являлись к Салаватову на разборки. Не вышло: Миргазиян хазрат и пенсионеры, которых он зажег идеей, стояли на своем.
Как-то раз один из прихожан стал свидетелем неприятной картины. Спешившего к мечети Миргазияна окружили воинственно настроенные подростки. Один из них под общий гогот отвесил Салаватову подзатыльник.
Матерясь и угрожая, они как волчья стая гнали старика до самой двери в храм.
Потом вдруг выяснилось, что мечеть на месте котельной будет мешать своим шумом местным жителям. Начался сбор подписей против ее строительства. Вот только о том, как собирались эти подписи, история умалчивает. Одна из прихожанок обнаружила под гневным письмом свои имя и адрес. Для женщины было откровением узнать, что она, оказывается, выступает против той самой мечети, на строительство которой регулярно вносит пожертвования.
Но все чаще раздавались другие голоса. К трудившимся над восстановлением крыши пенсионерам подошел русский мужчина и предложил свою помощь. Просто так, ничего не требуя взамен. Женщина, тоже далекая от мусульманской веры, узнав, что в бывшей котельной заработала мечеть, строго-настрого наказала своему сыну выбрасывать мусор в другом месте — к одной из стен здания примыкает площадка с мусорными контейнерами.
Гостья из Орска
Миргазиян Салаватов мечтал увидеть на месте котельной совершенно другое здание. Даже эскизы будущей мечети заказал. Но, увы, в фирме, куда обратился пенсионер, выяснилось, что один только проект обойдется ему в 750 тысяч рублей.
Так что пришлось ремонтировать котельную. Снаружи стены обшили пластиком, внутри — деревянной рейкой, появилась добротная зеленая крыша. Раздобыли и купол для трубы-минарета. Как раз в это время реставрировали мечеть Марджани. Для нее заказали новый, а старый вполне сгодился для храма поскромнее, размещенного в котельной.
Правда, башня играет чисто декоративную роль: азаны из-под купола не звучат. Община мечети уважает покой жителей двора.
Миргазиян хазрат скончался минувшим летом, всего за час до пятничной молитвы. Только тогда многие из прихожан с удивлением узнали, что бодрый 74-летний бабай, благодаря которому на улице Декабристов выросла мечеть, был на самом деле инвалидом. У пенсионера были удалены часть легкого и несколько ребер, частенько пошаливало сердце, а он, как ни в чем не бывало, подтаскивал строителям тяжелые кирпичи и читал нараспев молитвы.
— Главное, мечта Миргазияна сбылась при его жизни: он увидел мечеть здесь, на этом месте, — рассуждает новый хазрат мечети Азгар Валиуллин, — но если бы нашлись деньги, мы бы построили новое здание, гораздо лучше и больше этого, с поликлиникой и приютом для бездомных.
А пока в ожидании спонсоров мечеть-котельная собирает все больше верующих. И творит чудеса. Летом приехала сюда бабуля из Орска Оренбургской области. Дорогу к храму нашла сама, не зная адреса. Оказалось, это место она дважды видела во сне.
Георгий Аполлонов
Место будущей мечети казанец увидел во сне
73-летний Миргазиян Салаватов намерен перестроить под храм заброшенную котельную.
— Знак мне был еще в 2000 году, когда умерла моя первая жена. На седьмой день в доме были только я и мои родственники. И вот сквозь сон слышу: «Запомни: сто одиннадцать — десять. Сто одиннадцать — десять. Повтори!»
Разгадать сразу предзнаменование Миргазиян абый не смог. Пересмотрел Коран, ища эти цифры, другие книги — пусто, ничего подходящего, что хоть как-то объяснило бы сон. Имам мечети «Нур» посоветовал Салаватову походить по улицам: «Может, чего заметишь». Для прогулки мужчина выбрал улицу Декабристов, на которой живет.
— Я иду и вижу — дома №115, 113, 109, 107. А 111-го — нет. Во дворе котельная заброшенная. Как раз между 109-м и 113-м домом. Тогда понял, что должен вместо этой котельной построить мечеть.
Получить документы на земельный участок оказалось делом непростым — на это ушел почти год. И вот в октябре 2001-го (вот где число 10 всплыло. — Н. Л.) глава администрации Московского района Гузель Минкина дала свое согласие на передачу участка общине «Ихлас» («от чистого сердца»). Затем появилось разрешение и других инстанций.
Мнения жильцов близлежащих домов разделились. Одни согласны на то, чтобы здесь появилась мечеть. Другие — против. Дело в том, что сейчас на территории будущей мечети находятся мусорка, насосная и автостоянка. В непосредственной близости — 1-я детская больница и поликлиника.
Миляуша Лысенко, 44 года, домохозяйка:
— Вопроса «строить или не строить» стоять не должно. Обязательно строить! В этом районе вообще нет мечети — все находятся в центре города. А то, что рядом с поликлинникой, — это только хорошо. Когда горе приходит, люди хотят пообщаться со Всевышним. Всегда храмы возводили около больниц. Люди очищаться будут, молиться.
Казанцу не дают построить мечеть на свалке1
Мечты Миргазияна Салаватова разбились о санитарные нормативы.
Битва интересов началась в одном из дворов Московского района год назад. Тогда жителей домов по улице Декабристов взбудоражило известие, что на месте заброшенной котельной собираются построить мечеть. Все бы ничего, но до ближайшего дома всего пять метров. Тут же детская поликлиника и больница.
— Мы ничего не имеем против мечети, но ведь она будет находиться впритык к дому! — возмущаются люди. — Да у нас от азана все стекла повылетают!
Против строительства мечети же подписались жильцы несскольких домов. Причем как православные, так и правоверные.
1 Газета «Комсомольская правда».
Между тем Миргазиян Салаватов от своих планов не отказывается. Дело в том, что несколько лет назад во сне к нему явилась умершая супруга. Несколько раз повторила: «Сто одиннадцать — десять! Запомни!». Мужчина запомнил, но расшифровать послание не смог. А потом, гуляя по Декабристов, обнаружил интересную вещь. Дома номер 113 и 109 есть. А 111-го нет. Только заброшенное здание во дворе.
— Я понял — это знак. Здесь должна быть мечеть! Клянется Миргазиян абый. На сбор различных бумажек ушло несколько лет. В конце прошлого года в единственной оборудованной комнате бывшей котельной появилась община «Ихлас». На большее бабай разрешения пока не получил.
Единственное, чем можно пока успокоить жильцов окрестных домов, — санитарные врачи своего разрешения на сей момент не дали. И судя по всему, не дадут.
— Каждый случай рассматривается индивидуально, с выездом на место, — сообщили нам в Госсанэпиднадзоре. — Но в любом случае по санитарным нормам такие объекты должны находиться на расстоянии не менее 50 метров от жилых построек.
Изге эшнең дәвамы хәерле булсын1
Казанның Мәскәү районы хакимияте башлыгы Гүзәлия Минкина бүлмәсендә «түгәрәк өстәл» утырышы булды. Аңа Декабристлар урамындагы ташландык бер бинаны мәчет итеп җайлаштырырга тырышып йөрүче Миргазиян хәзрәт Салаватов чакырылган иде, башкала мөхтәсибәтеннән дә, киң җәмәгатьчелек исеменнән дә вәкилләр булды.
Куелган мәсьәләне уңай хәл итү өчен Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең «Россиядә ислам мирасы» шурасы президиумы
1 «Шәһри Казан» газетасы. — 19 август, 2005 ел.
әгъзасы Әлмира ханым Әдиятуллина да катнашты һәм мәсьәләне чишүдә дәлилле киңәшләрен әйтте. Нәтиҗәдә 71,8 квадрат метрлы әлеге бина 5 елга дин әһелләре карамагында калдырылды. Хакимият башлыгы Гүзәлия Минкина, мәсьәләне тиешенчә аңлап фикер йөртеп, мәчет төзергә җир бүлеп бирергә дә вәгъдә кылды. Кешеләрне әдәп-әхлак һәм рухи тәрбияләүдә ярдәм итәчәк бу мәчет, әйбәтләп эшләп китсә, районның киләчәк буынына зур бүләге булыр иде. Әгәр шул тирәдә мәчет төзелә икән, димәк, биредә мәдрәсә дә эшләячәгенә шик юк.
Күптәнге хыял иде1
Казанның Декабристлар урамындагы «Әл-Ихлас» мәчетендә әлегә кадәр күрелмәгән хәл булды: элеккеге пар казаны торбасына ярымай куелды.
Мәгълүм булганча, Мәскәү районы мөселманнары хәрбиләрдән калган иске котельный бинасын имам хатип Миргазиян хәзрәт Салаватов (хәзер вафат инде, урыны оҗмахта булсын) җитәкчелегендә Аллаһка гыйбадәт кылу урыны итеп үзгәртеп корганнар иде. Дөресрәге, алар аны мәчет итеп яңарттылар, төзәттеләр, биниһая зур эш башкардылар. Әлегә кадәр иман йортының түбәсе өстендә кечкенә генә ярымай балкыды. Инде менә 24 октябрьдә мөселманнарның күптәнге хыялы тормышка ашты: пар торбасы өстенә, Мәскәү районын нурга күмеп, тагын бер ярымай менеп кунаклады.
Без беркөнне бу гыйбадәтханәгә шалтыраткач, анда кизү торучы Хәмид Вәлиди: «Мәчет мөселманнары ай куюны 23 октябрьгә — Рамазан гаетенә дип ниятләсәләр дә, ул көнне чакыртып китерелгән кранның буе җитмәде. Күрәсең, Хак Тәгалә бәйрәм көнне мондый эшне өнәп бетермәгәндер. Ә инде икенче
1 «Шәһри Казан» газетасы. — 28 октябрь, 2006 ел.
көнне Ул безгә ярымайны куюны насыйп иткәндер», — диде.
Кыскасы, сөенеч өстенә сөенеч бу! Иманнарыбызның тагын
да ныгый төшүенә ярдәм итсен иде бу гамәл.
Хатыйп Гәрәй
Мечети «Аль-Ихлас» исполняется год1
10 ноября 2004 года в мечети «Аль-Ихлас» по улице Декабристов 111а был проведен первый пятничный намаз, на котором присутствовало 14 человек. Он проходил в маленькой комнате. За год существования мечети «Аль-Ихлас» была отремонтирована большая и уютная комната. Нам удалось пообщаться с руководителем Мусульманской Религиозной Организации «Аль-Ихлас» Миргазияном Салаватовым.
— Уважаемый Миргазиян хазрат, расскажите, пожалуйста, историю возникновения мечети «Аль-Ихлас»?
— Год назад на месте этой мечети была заброшенная, никому не нужная котельная, которая служила приютом для бомжей. Также недалеко от котельной находилась свалка. Но, однако, оформить разрешение на использование той самой бесполезной, заброшенной котельной было не так уж легко. Хотя с большими трудностями, мы все-таки сумели оформить разрешение со стороны Администрации Московского района и других необходимых инстанций по всем правилам действующего законодательства.
— Проводятся ли у Вас мероприятия по привлечению людей к Исламу?
— Да, с первых дней существования мечети мы наладили учебный процесс, посредством которого желающие могут посещать воскресные курсы и получать начальные знания по Исламу, а для детей и подростков, которых затягивает улица, где гос-
1 Газета «Ислам info». — №9, 2005 г.
подствует разврат, алкоголизм и наркомания, разработана своя программа, куда входят курсы лекций на темы «Ислам против наркомании, алкоголизма, табакокурения», «Уважение к родителям», «Ислам за чистый и здоровый образ жизни» и т.д. В настоящее время в мечети действуют шесть групп, из них одна детская, в которой обучаются дети разных возрастов: самому младшему шесть лет, а старшему пятнадцать. Обучение проводят ква-
лифицированные специалисты, их немного, всего пять, которые в течение всей недели на добровольной основе обучают примерно шестьдесят человек.
Ежедневно в мечети проводятся пять обязательных намазов. Мечеть посещают не только взрослые, но и очень маленькие дети.
— Проводятся ли у вас в мечети благотворительные акции?
— Несмотря на столь ранний возраст нашей мечети, у нас проводятся благотворительные мероприятия. Так, например, сорока малообеспеченным людям престарелого возраста и ветеранам-медикам были вручены продуктовые пайки. В приют с девиантным поведением (для трудных детей и подростков) были отправлены пакеты с бытовой химией для личной гигиены, а для детей грудного возраста, от которых отказались родители — памперсы. Все это было куплено на деньги, пожертвованные прихожанами мечети «Аль-Ихлас». Также в трудный момент мы откликнулись на обращение мусульманской школы «Гусмания» и оказали материальную помощь в размере трех тысяч рублей.
Надо отметить, чего только не пережила мечеть за год своего существования: недовольства со стороны местных жителей и хулиганских проделок. Так, например, охранник близлежащей стоянки выкрикивал буквально следующее: «Мы вам не позволим строить здесь мечеть, потому что вы будете призывать на свою молитву во всеуслышание и нарушать наш покой!» (Наверное, крики пьяных людей, дебоширующих на улицах и в подъездах домов, им более по душе, чем призыв к чистоте, добру и смирению). Старшая по дому одного из близлежащих домов свое возмущение начала со слов: «Вы нарушите покой. Здесь будут работать подъемные краны». Миргазиян хазрат спросил ее: «Вы что, нас ненавидите?» В ответ на это она стала выкрикивать: «Да, мы вас ненавидим!»
В замочную скважину совали щепки, в молельную комнату подкидывали спичечный коробок ртути, также хулиганы замазывали название мечети «Аль-Ихлас» и написали на этом месте надпись: «Досуг круглосуточно».
Это продолжается и по сегодняшний день. Дошло даже до того, что одного из местных жителей стала раздражать обыкновенная лампочка, горящая у входа в мечеть.
И это далеко не все акты вандалов, которые пока терпит инициативная группа. Хочется верить, что мы когда-нибудь будем жить в цивилизованной стране, где люди не будут идти на поводу своих инстинктов, для которых слова «собственное достоинство» не пустой звук.
Дамир Сайфулов
Кәрамәт1
Беркөнне редакциябезгә Декабристлар урамындагы «Әл-Ихлас» мәчетенең имам хатибы Әзһәр хәзрәт Вәлиуллин килеп керде һәм исәнләшеп хәл-әхвәлләр белешкәннән соң быел җәй көне үзләрендә булган бер гаҗәеп хәлне сөйләргә кереште.
Инде күпләргә мәгълүм булганча, безнең гыйбадәтханә хакында башта шәрәфле имам хатиб Миргазиян хәзрәткә төш керә. Төшендә мәрхүмә карчыгы аңа 111 санын әйткән була. Инде узган җәй көнендә тагын шуңа охшаш хәл Оренбург өлкәсендәге Орск шәһәрендә яшәүче 74 яшьлек Рәхилә апа белән килеп чыга. Аңа төшендә Казандагы Декабристлар урамына барып гыйбадәт кы-
1 «Шәһри Казан» газетасы. — 8 декабрь, 2006 ел.
лырга кушыла. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ихлас күңелдән ышанучы, 5 вакыт намазын калдырмаучы бу апа Орскидагы мәчеткә бара да үзе белән булган хәлне түкми-чәчми имамга сөйли. Рәхилә апа үзенең садакаларын бирә, хәзрәт аңа догалар кылып, тынычландырып өенә кайтарып җибәрә. Тагын төш күрә ул. Кабаттан теге имам янына бара. Дин әһеле әйтә аңа: «Апа, син хәерне күп бирәсең, Аллаһының рәхмәтләре яусын үзеңә. Шулай да син инде Казанга бармыйча булдыра алмассың. Гыйбадәт кылып кайт шунда», — дип фатихасын бирә. Рәхилә апа икенче көнне үк җыенып Казанга чыгып китә. Әйберләрне дә күп алмый, фәкать бәләкәй генә сумкасы була үзе белән. Өч тәүлек буена килә ул Казанга. Төрле станцияләрдә тукталышлар ясый-ясый, ниһаять, килеп җитә Татарстан башкаласына. Беркемнән дә сорамыйча трамвайга барып утыра. Аннары гына кондукторга мөрәҗәгать итә: «Сеңлем, миңа Декабристлар урамы кирәк иде, бу трамвайда шуңа бара аламмы?» — дип сорый. «Барасың, апа, барасың. Кайсы тукталыш кирәк соң сезгә?» — дигән сөаль бирә теге кыз. Рәхилә апа аңа шундагы мәчет кирәк булганлыгын әйтә. «Апа, борчылмагыз, барып җиткәч, үзем әйтермен», — ди аңа кондуктор кыз. Гаҗәеп
хәл. Бервакытта да Декабристлар урамында булмаган Рәхилә ханым «Аяк киемнәре» тукталышына җиткәч үзеннән-үзе торып баса һәм ишеккә килә. «Кызым, менә монда кирәк бугай миңа», — ди һәм трамвайдан төшеп кала. Аңа төшендә бу тукталыш тирәләре сурәтләп күрсәтелгән була. Ул, трамвай линиясен аркылы чыгып, «Әл-Ихлас» мәчетенә таба атлый. Беркемнән дә сорамыйча гыйбадәтханә янына килеп җитә. Әмма башта аны күрмичә тора, чөнки изге йортны тупыл ябалдашлары каплаган була. Тик ул тирәдән узып китүчеләр аңа мәчетнең кайдалыгын күрсәтә алмыйлар. «Әй, Аллам, дөрес килдем бит инде», — дип Рәхилә апа бер мәлгә хафага төшә һәм 2 өй арасына кереп китә. Бераз баргач күтәрелеп караса, мәчет өстендә кечкенә генә ярымайның балкып торганлыгын күреп ала. Аның күңеле шатлык нурлары белән тула. Әмма Аллаһка табыну йортының ишеген тартып караса да, аны ачучы булмый: мәчет бикле булып чыга, чөнки әле иртәнге сәгать 7 ләр тирәсе генә бит. Аннары Рәхилә апа урам себерүче хатын-кыздан имам яшәгән йортның, ягъни безнең өй адресын сорап ала. Иртәнге 7 тулып 10 минутта килеп керде ул апа безнең өйгә. Рәхилә апа үзенең башыннан кичкәннәрне, ни өчен килгәнлеген безгә сөйләп бирде. «Мин шушы мәчеттә гыйбадәт кылырга тиеш. Зинһар, мине акылга таман икән бу дип уйлый күрмәгез. Менә минем паспортларым. Орскида 3 кызым бар», — диде ул. Без аңарга ышандык, билгеле, чәйләр эчердек, аннары мәчеткә киттек. Мәхәллә кешеләре белән бергәләп гыйбадәт кылдык. 2 көн торды ул бездә. Дөресрәге, Әлфия исемле бер бухгалтер хатын-кызда яшәде. Өченче көнне ул безгә үзенең рәхмәтләрен әйтте: «Китәм инде мин», — диде. Мин аны озатып куярга теләдем. Ә ул: «Юк, энем, мине озатма, ничек килгән булсам, шулай китәм. Мине йөртүче бар», — диде. Ә без авызыбызны ачып карап калдык. Шул рәвешле ул үзләренә кайтып китте. Беркөнне безгә телефоннан шалтыратты. «Энем, мин исән-имин әйбәт кенә кайтып җиттем, бик кунак иттегез, Аллаһының рәхмәтләре булсын сезгә. Мин кайткач, тагын төш күрдем. Гыйбадәтем кабуллардан булган», — диде. Манарабызга ярымай куйгач, мин Рәхилә апага сөенечемне әйтеп үзем шалтыраттым. «Апа, хәзер аебыз ерактан ук балкып тора, инде мәчетне эзләп йөрмәссез», — дидем. Бу хәлгә ул бик куанды, үзенең тагын киләчәге хакында әйтте, дип төгәлләде үзенең кыйссасын Әзһәр хәзрәт.
Ул чыгып киткәннән соң, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укып йөргәндә мөгаллимебез Рамил хәзрәт Бикбаевның безгә әйткән сүзләре келт итеп искә төште. «Пәйгамбәрләрне Аллаһы тәгалә җир йөзенә могҗизалар белән җибәрә, ә изге күңелле кешеләргә күрсәтелгән гадәттән тыш хәлләр кәрамәт дип атала», — дигән иде ул. Ә инде «Ислам гакыйдәсе» («Иман нигезләре») дигән китапның «Изгеләрнең кәрамәтләре» дигән бүлегендә: «Аллаһы тәгалә кайбер бәндәләргә, аларның лаек һәм иманнары көчле булулары өчен, аларны хөрмәтләп, кайбер гадәттән тыш булган эшләрне дә бирә. Мондый гамәлләр кайвакытта аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә булырга мөмкин. Мәсәлән, ризыкландыру, эчерү, тынычлык бирү һәм башкалар», — дигән юлларны укыгач, күп нәрсәләр аңлашылгандай тоелды. Чынлап та, Казанда моннан 50 ел элек узып барганда гына тукталган Рәхилә апаның Декабристлар урамындагы мәчетне эзләп килүен, аны табуын һәм шунда гыйбадәт кылуын башкача тагын ничек аңлатасың ди.
Хатыйп Гәрәй
Тернистый путь одной из казанских мечетей1
Одна из самых молодых мечетей Казани — это мечеть «Аль-Ихлас» (у ДК Химиков). Ее появление таит в себе интересную предысторию. Несколько лет назад Миргазиян Салаватов, первый имам этой мечети, начал видеть удивительные сны, в которых покойная супруга просила его повторить число «111». Миргазиян абый тогда долго искал ответ. В итоге его внимание привлекло странное «совпадение». По улице Декабристов нет дома с номером 111. Дом не значился и на городском учете.
Миргазиян абый упорно искал. Через некоторое время в старых записях военного гарнизона обнаружилось: «Декабристов, 111». По этому адресу находилось разрушенное временем здание котельной без крыши и пола, а внутри жил бомж. Справа расположилась помойка, позади здания — дворовая автостоянка.
Миргазиян абый решил, что здесь должна быть вторая мечеть в Московском районе. Четыре года он убеждал чиновников
1 Газета «Ислам info». — август, 2006 г.
выдать разрешение. Перенеся операцию, находясь на грани нервного истощения, старик все же получил его. На свои деньги он начал ремонт, искал спонсоров. Отстроенная заново задняя стена котельной исчезла на следующий день. Пришлось пенсионеру Салаватову снова искать спонсоров.
Несколько человек угрожали имаму вплоть до физической расправы, если он не прекратит свое дело. Были разговоры и с «местными», и с милицией, и с МЧС. Однажды приехали силовики по звонку анонима, они обыскали здание по подозрению в хранении взрывчатых веществ, видя в бабае этакого татарского террориста на пенсии со слабым сердцем и плохим слухом. У него, наверное, дома и «пояс смертника» для борьбы с Америкой в шифоньере спрятан, рядом с подтяжками.
Однажды городские власти получили требование якобы от десятков местных жителей о закрытии будущей мечети. Мутаваллият мечети добился получения копии. Напротив фамилий стояли совсем не местные адреса. А по одному из адресов проживала соседка бухгалтера мечети, которая радовалась появлению этого дома Аллаха во дворе! Однако в бумаге значилось, что жильцы ее квартиры против строительства мечети и убедительно просят власть помешать Салаватову. Прихожане мечети обошли тогда близлежащие дома. И подали через несколько дней властям 600 подписей граждан в поддержку строительства мечети.
Сейчас эта уютная и светлая мечеть облагораживает вид двора, в котором она находится. При ней действуют курсы по изучению основ Ислама, ведутся все необходимые богослужения, складывается свой библиотечный фонд. В ней практикуются молодые проповедники республики — студенты медресе «Мухаммадия» и РИУ, они ведут здесь пятничную проповедь. Сейчас в мечети открылся второй молельный зал. Осенью планируется открытие годичного медресе. В этой мечети практически у каждого есть свое занятие.
23 июня умер Миргазиян хазрат Салаватов. Совсем немного не хватило ему, чтобы увидеть, как молятся люди в новом зале. В пятницу с утра его госпитализировали на «скорой». За час до пятничного намаза медики констатировали смерть от инсульта. Каждый день в мечети «Аль-Ихлас» мусульмане просят Всевышнего о прощении грехов своего хазрата и чтобы Аллах ввел его в рай.
Новый имам-хатыйб мечети уже приступил к работе, ему столько нужно сделать. На посту руководителя снова человек, который «болеет» за судьбу своей мечети. Планов у Асгара хазрата много, и он намерен продолжить дело Миргазияна хазрата Салаватова.
Мөселманнарны мыскыл итмәсеннәр, мәсхәрәләмәсеннәр1
Көтмәгәндә редакциябез ишегеннән бер абзый килеп керде һәм үзен Рәүф Ибраһимов дип таныштырды. Аның сөйләгәннәреннән чәчләр үрә торырлык иде.
— Без, картлар, Декабристлар урамындагы 111 нче йортка өйлә намазы укырга йөрибез, — дип башлады ул сүзен һәм болай дип дәвам итте. — Элек котельный урнашкан булган ул бинада. Мәскәү район хакимияте хезмәткәрләре аны намаз укырга дип мөселманнарга биргәннәр иде. Беркөнне шуның тәрәзәсеннән терекөмеш ыргытып киткәннәр! Җинаять бит инде бу! Терекөмеш — агу лабаса. Аның белән шаярырга ярыймыни! Без аны кечкенә балалар эше түгелдер дип уйлыйбыз. Бу гыйбадәтханә янында законсыз рәвештә бәләкәй генә автотукталыш ясап куйганнар. Узган елда булган бу эш. Аның хуҗасына, ә ул 125 нче йортта торучы бер адәм заты, безнең имамыбыз автотукталышны алырга киңәш биргән. Ә теге бәндә каршы килгән. Янәсе ул хакимият ор-
1 «Шәһри Казан» газетасы. — 31 декабрь, 2004 ел.
ганнарыннан бу җир өчен рөхсәт алачакмын дип җавап биргән.
Әмма 1 елга якын вакыт узып китсә дә, автомобильләрне шунда куюны дәвам итәләр, табышын ала торалар. Безнең тәрәзәгә терекөмеш ыргытуны да аларның этлеге дип аңлыйбыз. Аннары беркөнне мәчетебезгә килсәк, ни күрик, аның ишегенә русчалатып, буяу белән бик әшәке сүзләр язганнар, начар сурәтләр ясаганнар! Без моны мөселманнар өстеннән мыскыллап көлү, аларның дини хисләрен мәсхәрәләү дип кабул итәбез!
— Милициягә хәбәр иттегезме соң? Аннары документларыгыз тәртиптәме сезнең?
— Әйе, милиция хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр булдык. Хәтта Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәл-
ләр министрлыгы вәкилләре, ягъни МЧСлылар да килделәр. Документларыбызны карадылар, аларга дәгъва белдермәделәр. Без — законга буйсынучан халык, көч яисә каршылык күрсәтү ягында түгел. Һәммәсе дә канун нигезендә хәл ителсен. Татарстаныбыз мәнфәгатьләре өчен гомер буена завод-фабрикаларда эшләп лаеклы ялга чыккан, шушы тирәләрдә яшәүче 60–70 яшьлек кешеләр без.
— Милиция хезмәткәрләре килүнең нәтиҗәсе бераз булдымы соң?
— Бөтен бәла дә шунда шул: без әлегә кадәр аның нәтиҗәсен тоймыйбыз. Хезмәткәрләрнең, тиешле органнарның безгә битарафлыгыннан файдалана да инде теге бәндәләр…
— Биш вакыт намазны укый аласызмы ул гыйбадәтханәдә?
— Юк шул. Караңгы вакытларда йөрергә шикләнәбез. Аларның уенда нәрсә булганлыгын кем белгән. Менә шуңа күрә дә сезнең аша киң җәмәгатьчелек вәкилләренә мөрәҗәгать итү өчен килдем мин. Болай мыскыл итмәсеннәр, мәсхәрәләмәсеннәр иде безне киләчәктә. Без бернинди табыш артыннан да, акча өчен дә йөрмибез. Фәкать Аллаһы Тәгаләдән куркып, аның кушканнарын үтәп, ризалыгын, рәхмәтен алыр өчен йөрибез. Динебезгә уңай карашта булып, аңа бергәләп тотынсак кына әдәп-әхлаклы киләсе буынны тәрбияли алырбыз, Хак Тәгаләнең әҗер-савапларына ирешербез, иншә Аллаһ.
Әңгәмәдәш — Хатыйп Гәрәй
«Ихлас»та — тәүге Тәравих1
Беркөнне редакциябезгә шат елмаеп Декабристлар урамындагы «Ихлас» мәчете мөтәвәллияте әгъзасы Рәүф ага Ибраһимов килеп керде һәм үзенең куанычлы хәбәре белән уртаклашырга кереште.
— Аллага шөкер, без бу көннәрдә гыйбадәтханәбездә Тәравих намазларын укый башладык. Аны Россия Ислам университетыннан килгән Нурислам исемле шәкерт алып бара. Бик яратабыз, хөрмәт итәбез үзен. Яшь кенә булса да, ислам гыйлемен, шәригатьне яхшы үзләштергән егет булып чыкты ул. Халык күп йөри мәчетебезгә, хәтта сыешмый башладык. Борчулы вакытла-
рыбызда безне яклаганыгыз, шатлыкларыбызны уртаклашканыгыз өчен сезгә мөтәвәллият исеменнән рәхмәт әйтергә килдем. Әлбәттә, беренче олуг рәхмәтләребез Аллаһы Тәгаләгә. Барлык четерекле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итә барганыбыз өчен Раббыбыз безгә мәчетебездә бөтен ислам йолаларын үтәргә мөмкинлек тудырды.
— Димәк, сезнең яндагы теге автомобильләр кую урыны хуҗалары да тынычландылар…
— Алар безгә бәрелсәләр дә, сугылсалар да, Аллага шөкер, динебез кушканнан узмадык, каршы тору юлына басмадык, коткыга бирелмәдек. Эшебезне аңлату рәвешендә алып бардык. Бүгенге көндә безгә кырын караучылар юк, әлхәмдүлилләһи. Шуның нәтиҗәсе буларак, мәхәлләбез тирәсе дә чистарды, матурланды. Мәскәү район хакимияте вәкилләре күрсәтмәсе белән
1 «Шәһри Казан» газетасы. — 28 октябрь, 2005 ел.
чүплек урыны да төзәтелде, ремонтланды.
— Димәк, чүп савытлары мәчет яныннан башка урынга күчерелмәде әле.
— Әйе, әлегә элеккеге урынында калды ул. Киләчәктә алырлар аны, Аллаһы боерса. Тик менә контейнерларны мәчет бинасына терәп куймыйча, икенче якка куйсалар, шәп булыр иде. Сүз уңаеннан, Мәскәү районы хуҗаларына да олуг рәхмәтләребезне әйтергә телибез. Аннары безгә мәхәллә халкы бик булыша. Бу тирәдәге мөселманнар күтәрелеш чоры кичерә. Гомер бакый чәчләрен тузгытып йөргән хатын-кызларыбыз яулык бөркәнеп бүгенге көндә безгә килә. Хәзер мәчетебездә хәтта укулар башланды. Кыскасы, без зур куанычлы халәт кичерәбез. Форсаттан файдаланып тагын бер сөенечле сүземне әйтим әле: тиздән без «Ихлас» мәчетенең имам хатибы Миргазиян хәзрәт Салаватовның 75 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Ул хөрмәтләүгә бик лаеклы. Аны бабай дип әйтергә һич кенә дә тел әйләнми. Менә шундый җете, чын ирләребез булганда Ислам динебез юкка чыкмас, алга баруын дәвам итәр, иншә Аллаһ. Без аңарга Раббыбыз хәерле сәламәтлекләр бирсен, озын гомерләр насыйп әйләсен дигән теләктә калабыз.
Аллаһы боерса, мәчетле булырбыз1
Соңгы вакытларда шактый шау-шулар китереп чыгарган «Әл-Ихлас» мәчетенә барып чыгарга дип йөргәндә (ә ул шәһәребезнең Декабристлар урамында урнашкан) редакциябездә шушы мәхәлләнең мөтәвәллият әгъзасы Рәүф Ибраһимов пәйда булды һәм үзләрендәге хәлләр турында хәбәрчебезгә болай дип сөйләде:
— Аллага шөкер, гыйбадәтханәбезне төзекләндерү эшләре уңышлы бара. Әлхәмдүлилләһи, безгә бик күп ярдәм итәләр. Карт-
1 «Шәһри Казан» газетасы. — 17 июнь, 2005 ел.
лар гына түгел, яшьләр дә теләп булыша. Алып килгән материал-ларны бушатасы, күтәрәсе, төшерәсе дә бар бит әле. Мәчетнең җимерелгән бер як диварын төзеп куйдык инде. Хәзер егетләребез мәчетнең түбәсен ябу белән шөгыльләнә. Тагын бер шатлыгыбыз бар: элек котельный булып хезмәт иткән бу бинаның исән калган бер өлешенә без ярымайны менгереп куйдык. Монысы әле аның зур ай түгел, бәләкәй генә. Шулай да безнең өчен бик зур шатлык булды бу.
— Бу мәхәлләгә каршы кешеләр митингка җыелганнар, имзалар җыйганнар дип ишеткән идек. Шуларга аңлатма биреп китсәгез иде.
— Әйе, моннан 1–2 атна элек булды андый хәл. «Эфир» телевидениесе журналистлары да килгән иде. Кызганыч, безнең «Яңа Гасыр»дан гына күренмәделәр анда. Югыйсә аларга да кызыклы мәгълүматлар алырга була иде. Митингка шактый кеше җыелды. Анда шул аңлашылды: каршы яктан 3–4 кеше безне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Расизм кешеләре дип әйтәсем килми аларны, чөнки мондый сүзләрнең тупас яңгыравы бар. Ә имза җыючыларның дәфтәрен мин ачып карадым. Тик анда гади генә бер кагыйдә үтәлмәгән: 1, 2, 3… дип тезеп киткән имзаларның ни өчен җыелганы әйтелмәгән. Фәкать билгесез бер исемлек кенә иде ул. Аннары дәфтәргә кул куйган кешеләрнең йортлары да, фатирлары да күрсәтелмәгән. Ул имзаларның кайберләрен әби-бабайларны куркытып куйдырулары да мәгълүм булды. Без дә үзебезне яклап җыя ала идек имзаларны. Әмма андый юлга басмадык, чөнки конфессияләр арасында бәхәсләр китәр, низаглар килеп чыгар дип уйладык. Безнең өчен иң мөһиме — һәммәсен дә тыныч юл белән хәл итү. Шуңа күрә дә имамыбыз Миргазиян хәзрәт Салаватов җитәкчелегендә хәзерге вакытта рәсми рәвештә безгә бирелгән иске бинаны төзекләндерү, яңарту эшләре генә алып барабыз. Аллаһы боерса, мәчетебезне яхшылап намаз укырлык хәлгә китерә алырбыз.
Тикшерүләр яңгырдай ява аларга1
Декабристлар урамындагы «Әл-Ихлас мәхәлләсе рәисе Миргазиян хәзрәт Салаватовның кәефе юклыгы әллә каян күренеп тора, йөзенә чыккан иде. Аның белән безнең арада күңелне борчый торган менә мондый сөйләшү булып алды.
— Көн саен нәрсә булса да килеп чыга безнең мәчет янында. Тыныч кына эшләргә бирмиләр. Менә моны карагыз әле: кем инде, әгәр ул акыллы кеше икән, чүплек ясый гыйбадәтханәнең тәрәзәсе каршында.
— Бер тапкыр җыештырган идегез бугай инде сез аны…
— Әйе. Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе кешеләре кайчаннан бирле чүплек өчен урын таба алмыйлар. Башка җирдә урын беткәнмени аларга. Безнең гыйбадәтханәдән читкәрәк куеп була бит контейнерларын. Әле алар бу урында да үзләренең чүпләрен контейнерга гына салмыйча, бөтен җиргә чәчеп, таратып бетерәләр. Чын оятсызлык бу! Беләм мин аларны: мыскыл итеп, безне күралмыйча юри шулай эшли кайберләре. Ничек яшәмәкче булалардыр алар киләчәктә әдәп-әхлаксыз! Без бит бу гыйбадәтханәне үзебезгә баер өчен эшләмибез. Наркоманнар, эчкечеләр, фахишә-ләр булмасын өчен төзибез. Намазга баскан кеше начарлык эшләмәс ул. Югыйсә без тыныч кына яңартабыз бу иске бинаны. Беркемгә дә авыр сүз әйткәнебез юк. Әмма без дә тимердән түгел, чыгырдан чыгу алдында торабыз. Аллаһы Тәгалә безләргә сабырлык вә түземлек бирсен…
— Тәһарәтханәсе әзер булдымы әле?
— Юк. Намаз уку залының идәнен җәйдек, диварларын штукатурлыйсыбыз бар. Менә бу зур винтельне (задвижка) килеп карасыннар иде ТКХдан. Шуның аркасында без идәнне җәеп бетерә алмыйча торабыз. Бәлки аны алыштырырга кирәктер. Бик
1 «Шәһри Казан» газеты.
искергән, тузган ул. Әмма, ни гаҗәеп, ярдәм урынына безгә һәр җирдә киртә ясыйлар. Беркем булышмый. Беркөнне миңа, анда сезнең эшчәнлекне туктату турында кәгазь бар, диләр.
— Эш нидә соң?
— Алар әйтә: янәсе, бу тирәдә христианнар күмелгән каберлек булган. Кайда соң ул зират! Төгәл генә урынын беркем белми аның. Кемдер монда мөселманнар белән христианнар арасын махсус рәвештә бозмакчы була. Кемнеңдер эче поша, ахрысы, безнең алар белән тынычлыкта, татулыкта яшәвебезгә.
— Казанның 1000 еллыгына өлгерәчәкме бу бина? Зур аен кайчан куярга ниятлисез?
— Меңьеллыкка өлгертергә тырышабыз инде анысы. Тимер ишекләрен куйдык, тәрәзәләрен дә китереп бирделәр. Аллага шөкер, булышучыларыбыз юк түгел анысы. Кайбер мөселманнар эштән соң да килеп 1–2 сәгать булышып китә. Тик тагын бер тикшерү килә диләр әле. Исәбен дә югалттык инде без ул тикшерүләрнең. Алар быелгы яңгыр кебек ява безгә, барлык документларыбыз тәртиптә булса да. Исламга каршы һөҗүм бара, бу шуның бер чагылышы түгелме икән?
Недопустимая картина
У мечети «Аль-Ихлас» ТБО печалят глаз
Общественный Совет имамов РТ, что при Закабанной мечети имени Исхак-хазрата Лутфуллина, обратился в редакцию «ЧС» с просьбой отразить вопиющий факт: прямо вплотную к зданию мечети «Аль-Ихлас», что расположено во дворе дома 117 по ул. Декабристов (неподалеку от ДК Химиков), примыкает площадка с контейнерами для ТБО (твердых бытовых отходов). Согласитесь, что культовое сооружение и «мусорка» — вещи несовместимые. Однако власти переносить от мечети емкости с дурно пахнущим содержимым почему то не торопятся. Более того — ворота на площадку постоянно открыты настежь, создавая неприглядную картину — переполненные мусором контейнеры и совсем рядом — вход в мечеть.
У этого культового сооружения — необычная судьба. Дело в том, что мечеть расположена в здании бывшей... котельной. А под минарет приспособлена длинная труба экс котельной, на самом верху которой укреплен полумесяц. Несмотря на то, что здание бывшей котельной было передано постановлением райадамистрации приходу «Аль-Ихлас» еще в феврале 2004 года, активистам прихода пришлось еще долгое время преодолевать самые разнообразные бюрократические препоны и рогатки до того момента, когда в здании действительно стала функционировать мечеть. И председатель прихода положил на это столько сил и здоровья, что в итоге его постигла безвременная кончина. (Также много усилия для того, чтобы мечеть заработала, приложил и ныне покойный председатель Общественного Совета имамов РТ Исхак-хазрат Лутфуллин). А когда мечеть все-таки начала функционировать, в полный голос заявила о себе примыкающая прямиком к ее здании площадка с мусором. Зимой-то еще ничего, а вот летом, в жару, когда над контейнером — значит, буквально в двух шагах от входа в мечеть — роем вьются зловонные стаи мух, стоит невыносимый запах, картина складывается и вовсе неприглядная. Все это вынудило имам хатыба мечети Аскар-хазрата Валиуллина обратиться еще в мае прошлого года к главе Московского района со следующим письмом:
«Уважаемый Александр Николаевич! Жители домов 109, 117, 123, 125 по ул. Декабристов, а также члены местной мусульманской религиозной организации Приход «Аль-Ихлас» убедительно просят Вас убрать мусорные контейнеры, расположенные на территории мечети Аль-Ихлас, т.к. это священное место предназначено для молитвы, а также нашу мечеть посещают верующие и гости из разных республик и стран дальнего зарубежья».
И действительно — если даже только проезжать по ул. Декабристов, то в проеме между домами четко видно вход в мечеть, а рядом распахнутые ворота на площадку для мусор. Эта картина городской вид явно не украшает...
В конце ноября прошло года имам хатыб получил ответ на свое послание от зам. главного санврача по РТ А. А. Имамова, который сообщил, что «с целью переноса контейнерной площадки, расположенной в непосредственной близости к мечети «Аль-Ихлас» на имя директора «Управляющий компании Московского района» направлено письмо с предложением о проработке вопроса по выбору участка для строительства контейнерной площадки».
Прошло два месяца, а воз и ныне там — «мусорку» от мечети так и не убрали. Видимо «проработка вопроса по выбору участка» еще не закончилась. А может, эту самую проработку никто и не начинал? Общественному Совету имамов РТ очень бы хотелось получить ответ на этот вопрос. Как, впрочем и нашей редакции, которая держит решение проблемы с мусором у мечети под своим контролем.
Отдел действенности выступлений «ЧС».
Алда безне ни көтә?
(күзаллау)
Аңлашыла ки, бер җан иясенең дә якты дөньядан үз теләге белән китәсе килми. Мәңге яшәү мөмкинме соң? Аллаһы Тәгалә үзе яраткан һәр нәрсәнең гомерен чикле иткән һәм, шул ук вакытта яңарыш, яңадан туу илә «мәңге»ләштерә дә. Шул хисаптан Җир-анабызныкының гомерен дә. Галимнәр күзаллавынча, берничә миллиард елдан соң кояш, урта күләмле йолдыз буларак, сүнәр алдыннан нык кабарачак һәм шартлаячак (вспышка). Әйләнә-тирәсендәге иярченнәрдә (планета) тереклек калмаячак. Кабару нәтиҗәсендә тартым көче көчәеп иярченнәрен үзенә тартып алачак («Таулар тузан бөртегедәй һавада очарлар») һәм башка сүнгән йолдызлар сыман тирә ягында пәйда булучы «ваг»рак җисемнәрне йотучы «капкан»га (Черная дыра) әйләнәчәк. Соңрак, үзе дә аңардан эрерәк «капкан» тарафыннан йотылачак. Вакларны «йоту» хисабына эреләр тагы да эреләнеп, тарту көчләрен тагы да көчәйтеп, бер ноктага «йотылып» беренче шартлау (первичный взрыв) матдәсе барлыкка киләчәк. Гаять дәрәҗәдәге тартым көче матдәне яңадан шартлатып, «кисәкләр», ягъни җисемнәр яңадан «туып», иксез-чиксез галәм бушлыгына Алланың кодрәте илә таралачаклар.
Димәк, яңарыш рәвеше, үлү һәм туу, «мәңге»ләшү үлән арасында кыймылдаган бөҗәк өчен дә, иксез-чиксез галәм бушлыгында гизүче җисемнәр өчен дә бер үк. Тәкъдир. Язмыш. Аллаһының кодрәте. Тәнебездән аерылган җаныбыз яңадан туучылар өчен орлык була алырмы. Аллаһы юлына тугрылыгыбыздан һәм Аның кодрәтеннәндер.
Аңарчы да, атлап баручы абынып киткәндәй хәлләрне Җир анабыз кичергән дип әйтергә нигез бар. Аллаһы Тәгалә безгә биргән чикле фикерләү сәләтенә таянып булса да.
…вә Зиннәтулла әт-Таразы (псевдоним) дини хезмәтләрендәге мәгълуматларга таянып Адәм Атабыздан башлап пәйгамбәрләребезнең гомер озынлыкларына игътибар итик.
Әйтик. Адәм Атабыз 930 ел яшәгән булса, Муса (г.с.в.) 120 ел яшәгән. Һәм дә ташкынгача туып, ташкын чорын кичергән Нух пәйгамбәребез 950 ел яшәгән. Һәм дә Адәм Атабыздан башлап Нух пәйгамбәребезгәчә килгән пәйгамбәрләребезнең гомер озынлыкгы 969–777 ел дәвамында булган. (Бары тик Идрис пәйгамбәребезнең генә гомере ни сәбәптәндер 365 яшендә чикләнә). Һәм… ташкыннан соң туган Арфактаз исемле беренче пәйгамбәрнең гомере нык кыскара, барлыгы 365 ел яши ул. Һәм дә Нух пәйгамбәрдән соң бишенче буын булып туган Фалек пәйгамбәр 239 ел яши. Мөхәммәд (г.с.в.) пәйгамбәребезнең барлыгы 63 яшендә вафат булганын искә төшерсәк, ташкыннан соң яшәүче кавемнәрнең гомере ташкынгача яшәүчеләрнекеннән 9–10 мәртәбә диярлек кыскара дип әйтә алабыз.
Минемчә, ел әйләнешендә, ягъни озынлыгы-кыскалыгында. Аллаһы Тәгалә рәхмәте вә кодрәте илә Адәм атабыз вә Һава анабыз яратылганнан соң адәми затка хәлиткеч зур, аның гомерен 9–10 мәртәбә кыскатырлык үзгәреш кертелгәнлеге турында дини мәгълүмат та, фәнни мәгълүмат та, хәтта фаразлар да юк. Димәк, бүгенге адәми затның «төзелеше» Адәм атабызныкыннан сизелерлек дәрәҗәдә аерылмый дип әйтергә нигез бар. Алайса хикмәт нидә соң? Минемчә, ел әйләнешендә. Ягъни Җир-анабызның кояш тирәли ничә көндә әйләнүендә. Бүген без, Җир «пассажирлары» — 365 көндә бер мәртәбә кояш тирәли әйләнсәк, Адәм атабыз чорында, Аллаһы Тәгалә адәми затны бар иткән чорда, Җир-анабыз кояш тирәли берничә тапкыр тизрәк әйләнгән булса кирәк. Мәгълүм ки, тартучы җисем кояш өстенә «егылып» төшмәс өчен аның әйләнәсендә Җир-анабыз тизрәк әйләнергә, «центробежный» көч барлыкка китерергә мәҗбүр. Дөрестән дә, хәзерге заман кешесенең гомерен 100 ел, ә Җир әйләнешен 365 көн дисәк, Адәм атабыз чорындагы 900 ел гомер Җир әйләнеше 40–50 көн булганда гомер озынлыгы әллә ни аерма юк.
Кояш тирәсендәге планетларның әйләнеш тизлеге төрле булу моңа дәлил. Ерактагылары әкренрәк, якындагылары тизрәк әйләнәләр. Димәк, Адәм атабыз чорында Җир кояшка якын булган һәм тизрәк әйләнүе нәтиҗәсендә кояш тарафыннан «йотыл»маган. Шунлыктан ул чордагы пәйгамбәрләрнең, ягъни адәми затның гомере «озын» булган. Ә чынбарлыкта бүгенгедән әллә ни аерылмаган. Димәк, ул вакытта Җир-анабыз кояш тирәли 40–50 тәүлектә бер тапкыр әйләнгән, дип тә күз аллый алабыз. Шулай булган очракта, әлбәттә, һава торышы Җир анабызда бөтенләй башка булган. Бүгенге замандагы көньяк һәм төньяктагы меңәр метр калынлыктагы боз катламнары яңгыр булып җиргә яуганнар, парга әйләнеп болыт булып, яңадан яуганнар. Бу процесс нәтиҗәсендә үсемлек дөньясы гаять дәрәҗәдә бай булып мул үскән. Хәзер бары тик җәен дә мүк кенә үскән тундрада да сусыл үләннәр ел әйләнешендә мул булганнар. Шуңа күрә тундрада филдән дә зур мамонтлар (бүген сөякләре генә калган) ел әйләнәсендә үлән белән туклана алганнар. Әмма Аллаһы Тәгаләдән гайре бернәрсә дә мәңге түгел. Җир-анабызның да бу халәте чикләнә. Нух пәйгамбәр чорындагы фаҗига — су ташкыны фаҗигасе — барча диннәрдә дә тасвирлана һәм галимнәр тарафыннан да кире кагылмый. Бу фаҗиганең сәбәбе, әлбәттә, бары тик Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм. Без, адәми затлар, зәгыйфь акылыбызга нигезләнеп, су ташкыны Җир-анабызның ниндидер космик фаҗига нигезендә кояштан ераклашып бүгенге халәтенә килүе нәтиҗәсендә булмадымы икән дип кенә фикерли алабыз. Әлбәттә, ераклашкач Җир-анабыздагы һава торышы кискен рәвештә үзгәрә. Су катламы кояш җылысы аз булган урында (полюсларда) боз катламына әйләнә. Үсемлек дөньясы ярлылана, нәтиҗәдә тереклек дөньясы да үзгәрә. Эреләре, әйтик, мамонтлар туклана алмый, юкка чыгалар. Ә адәми зат Алланың кодрәте илә исән кала, Аңа бар мактауларыбыз булса иде.
Рәүф Ибраһим
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















