Ислам

Saturday, May 19th

Last update03:14:41 AM GMT

Динебез Тарих Кәримовларга вакыт аша сәяхәт

Кәримовларга вакыт аша сәяхәт

Написать письмо Печать PDF
Рейтинг пользователей: / 0
ХудшийЛучший 

Бүген без Тукай урамы 37/20 адресы буенча ур­нашкан бер бина тарихына тукталырга булдык...
Көн дә иртән эшкә барганда күз шуңа төшә. Нин­дидер сер, тылсым — тарих үзе яшеренгән кебек аның олы тәрәзәләрендә... Сиземләвем хак булып чыкты: Кәримовлар сәүдә йорты — чыннан да олы хәтерле бина икән.
Абыйлы-энеле Кәримовлар сәүдә йортының барлыкка килү тарихы 1883 елга барып тоташа. Аны икенче гильдияле сәүдәгәр В.М. Яушев архитектор П.И. Рома­нов проектлары нигезендә Печән Базары һәм Тихвин урамнары кисешкән урында төзетә. Соңрак Тихвин урамы Г. Тукай исемен йөртә башлый. Печән Базары урамына килгәндә, аның бу атамасы 1938 елда, илдә хөкем сөргән идеологиягә бәйле рәвештә, «Париж Коммунасы»на үзгәртелә.
П.И. Романов «уйлап тапкан» бинага янә әйләнеп кайтыйк... Ул Яушевлар милкендә озак тормый: 1895 елда аларның бизнесы какшый: сату эшләре кыенлаша, бурычлары арта һәм йорт беренче гильдияле сәүдәгәр М.А. Апанаевка (ә аның хакында узган саннар­да язылды) сатыла. Әмма әлеге хуҗа да би­надан вакытлыча гына файдалана: 1906 елда йортны бертуган Кәримовлар — Мөхәммәтҗан (1853-?), Шәрифҗан (1850-?) һәм Хәсән (1872-?) сатып ала.
Абыйлы-энеле Кәримовлар — икенче гильдияле сәүдәгәр Мөхәммәтҗан, аның компаньоны вә абыйсы икенче гильдияле сәүдәгәр Шәрифҗан һәм энесе вә компа­ньоны Хәсән Минһаҗетдин уллары — 1898 елда ук үз эшләрен башлап җибәргән була, берничә шәһәрдә (шул исәптән Казанда да) кибетләр тота, чәй, ислемай, велосипед, йорт кирәк-яраклары, китаплар белән сәүдә итә. Апанаевлардан сатып алынган әлеге йортның сигез бүлмәсе — кибет. Шуларның бишесе сату мәйданы булса, калган өчесе склад өчен кулланылган. Кәримовлар кулы астында монда төрле чорларда 22дән алып 26 кешегә кадәр эшли. Еллык керем 450-500 мең сум тәшкил итә.
Әлеге йортта алар 1900 елның 1 мар­тында үз типографияләрен дә оештырып җибәрәләр. Эшләре яхшы гына бара, шун­лыктан, китап кибете дә ачу өчен, 1907 елда Печән Базары урамы ягыннан тагы ике кат­лы йорт төзетеп куялар. Әлеге китап басты­ру һәм сату берләшмәсе 1910 елда, Тих-вин урамы ягыннан өч катлы кирпеч корпус аякка баса һәм бөтен Русия мөселманнарының иң эре полиграфия предпри­ятиесе дип исәпләнә; та­тар, урыс, казакъ, төрек, гарәп телләрендә күпсанлы китаплар һәм тәрҗемәләр бастырыла. 1901-1917 ел­лар аралыгында Кәримовлар типографиясендә чыгарыл­ган басмаларның гомуми саны 20 миллион данәдән арта.
«КИТАПХАНӘМ ИСЛАМИЯ»
XX йөз башында татар зыялыларының кайбер вәкилләре Казанда милли китапханә ачарга кирәклеге хакында сүз кузгата баш­лый. Әхмәтһади Максуди шушы тәкъдим белән берничә тапкыр Дәүләт Думасында чыгыш ясый. Күпсанлы вәгъдәләрдән соң, ниһаять, әлеге мәсьәлә дә карала һәм 1905 елның 8 февралендә мөрәҗәгать итүчеләргә уңай җавап кайтарыла.
Китап фондын булдырыр өчен башта­рак акча җитеп бетми. Әхмәтһади Максу­ди шәхси китапханәсеннән 100 китап тап­шыра. Әлеге эштән Уфа, Ырынбур, Казан һәм башка шәһәрләрдә хәйрия булып тор­ган иганәче Кәримовлар да читтә калмый: «Китапханәи Исламия»гә 488 китап бүләк итә. Башта «Болгар» номерларында урнаш­кан китапханәгә зуррак мәйдан кирәклеге ачыклана. Шунлыктан Кәримовлар аны үз сәүдә йорты биналарына күчертәләр, 150 кешелек уку залы бирәләр.
Абыйлы-энеле Кәримовлар канаты астында булган китапханәнең тора-бара фонды арта, ә китапханә үзе татар җәмәгатьчелегенең төп үзәгенә әверелә. Аның әбунәчеләре танылган татар зыялылары, шәкертләр һәм гади халык була. «Китапханәи Исламия»гә Габдулла Ту­кай, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Хөсәен Ямашев, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче һәм башкалар еш йөри. 1923-1924 елларда биредә Мирхәйдәр Фәйзи дә эшли. Ул әдәби түгәрәк оештырып җибәрә, төрле кызыклы күргәзмәләр, массакүләм чаралар әзерли. 1906 елда китапханәгә 13 мең кеше йөрсә, 1915 елда аларның саны 22373кә җитә. Алдынгы карашлы Кәримовлар һәр яклап уңайлык тудырырга тели, нәтиҗәдә, беренче татар ислам китапханәсе тиз арада дан ка­зана.
ОСТА ОСТАЗЫН МАКТАР
Кәримовлар, һичшиксез, татар тарихына беренче һәм иң уңышлы нәширләр, китап сатучылар булып кереп калган. Алар нәселе Сембер өязе Олы Черкиле авылыннан чык­кан. Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Казанга килгән беренче чорда Шиһабетдин Мәрҗани шәкертләре булалар. Әлеге олы шәхеснең тәрбиясе Кәримовларда милли аң уята, за­манча фикерләргә өйрәтә, дөньяви карашлар формалаштыра һәм, шул ук вакытта, гореф-гадәт, милли традицияләрне дә сакларга өйрәтә. Киләчәктә алар үз мөгаллимнәрен бөтен тормышлары һәм тырышлыклары белән халыкка кылган изгелекләре аша олы­лар!
Кәримовлар басмаханәсендә чыккан китаплар арасында дини, әдәби, фәнни-популяр характердагы әдәбият, дәреслекләр, методик кулланмалар да була. 1901-1917 еллар аралыгында татар телендә генә дә 1700 китап бастырыла, аларның гому­ми тиражы — 19 647 076 данә. 1916 елда типографиядә 38 кеше эшли, еллык керем 100000 сумга җитә. Авторлар арасында та­тар классиклары әсәрләре, урыс классикла­рыннан тәрҗемәләр дә еш очрый.
Матбага эше белән беррәттән, Кәри­мовлар сату-алу эшен дә уңышлы гына алып бара. Алар сәүдә үзәкләрен Ырынбур, Уфа шәһәрләрендә дә ача. Моннан тыш, Түбән Новгород, Минзәлә, Эрбет, Сембер һ.б. ярминкәләрдә үз сату нокталары була. Эшләре гөрләп бара. Мисал өчен, 1916 елда бер Казанда гына да әлеге төр эшмәкәрлек Кәримовларга 300 мең сум табыш китерә.
Шунысы да әһәмияткә ия: бүгенге татар зы­ялылары, мәдәният-сәнгатьне, әдәбиятны киң массаларга китерсә дә, үз гаиләсендә милли рух тәрбияли алмый. Кәримовлар нәселе бу яктан да үрнәк: аларның гаилә нигезен мил­ли гореф-гадәт, ислам дине тәшкил итә. Шул ук вакытта, алар тәҗрибәләрдән, мәдәният-сәнгатьне яңа формада тәкъдим итүдән ку-рыкмый, кыйммәтләрне бөтен халыкка җиткерү юлларын эзли. Мисал өчен, Шәрифҗан Кәримовның улы Исмәгыйльне алыйк. Ул 1909 елда шактый гына бәхәс уяткан, әмма зама­нында кирәкле һәм яңа идея белән чыга: Казан театрларында барган барлык спектакльләрнең либреттоларын, афишаларын, тормышын, хроникасын чагылдырган урыс телле журнал — «Казанский театральный вестник» чыгарырга тели. Яшь эшмәкәрне губернатор үзе хуплый, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, бу проект ахырына җиткерелми кала.
«КОЯШ» ЧЫГУ
1912 елның 29 ноябрендә Кәримовлар типографиясендә иҗтимагый-сәяси «Кояш» газетасы басыла башлый. Аның мөхәррире итеп Ш. Мәрҗанинең туганы — 3. Садретдинов куела. «Кояш»ның илһамчысы һәм рухи мөхәррире — танылган публицист һәм язучы Фатих Әмирхан була. Аның хикәя, мәкалә, тәнкыйть язмалары басылу нәтиҗәсендә, әлеге газета шактый популярлашып китә, ул инде коры сәяси булудан туктап, әдәби төсмер дә ала.
1913 елның 12 августында Казанның нәшрият эшләре буенча вакытлы комитеты губернаторга түбәндәге эчтәлекле хат яза: «Кояш» — бәйрәм арты көннәрен санамыйча, Казанда һәркөн басыла торган бердәнбер газета. Уйлавыбызча, аның хәлле генә иганәчеләре бар. Чөнки шундый саллы һәм бай эчтәлекле газеталар өстәмә чыгымнар таләп итә, бигрәк тә башлангыч чорда».
Мөхәммәт Мәһдиев фикеренчә, «Кояш» газетасы татарны урыс мәдәнияте белән таныштыруга да зур көч куя. Бу, һичшиксез, Фатих Әмирхан тырышлыгы. «Кояш»та хәтта реклама текстлары да иҗади яктан камил эшләнгән. Мисал өчен, Шаляпин, Соби­нов, Нежданова пластинкалары хакында болай игълан ителә: «Сезнең йорт түрегез концерт залына әйләнәчәк! Анда музыка сәнгатендәге иң танылган артистларның та­вышлары яңгыраячак».
1918 елда «Кояш» бата...
ЯҢА ТОРМЫШ БАШЛАНГАН ЧОРДА
Шул ук вакытта, абыйлы-энеле Кәримовларны Ауропа тормышына кызыккан радикаллар дип атап булмый. Алар гореф-гадәтләрне, традицияләрне, хәтта борынгы­дан килгән милли кием үрнәкләрен сакларга тырышалар. Татар зыялыларының фольклор, сүз сәнгате үрнәкләре, халык авыз иҗаты ми­расын саклау омтылышларын хуплый, аларга һәртөрле ярдәм итәргә тырыша. Аларның күпсанлы мәчет, мәктәп, мәдрәсәләргә кыл­ган хәйрия ярдәме хакында сөйләп торасы да юктыр...
Әмма игелекләренең «әҗерен» дә күрергә туры килә аларга. Дистә еллар дәвамында Кәримовлар губернатор жандармериясе, төрле шымчылар өчен тикшерү объекты бу­лып тора. Хәтта берничә тапкыр тикшерү эшләре дә ачыла. Әмма кайгының олысы революциядән соң килә. Совет власте китап, газета-журнал бастыру эшләрен бетертә. Кәримовларның барлык милке «халык хакы­на» тартып алына, алар оештырган китапханә мирасы Үзәк китапханә бүлекләре буенча та­ратыла.
Бүген исә Казанда аларның исемен белүче татарлар күпме? Юк, тарихчылар ха­кында сүз бармый... Кәримовлар музее яки алар исемендәге урам?! Юк! Аның каравы, Казанның үзәк урамнары шәһәр белән әз-мәз бәйле яисә һич бәйле булмаган күпме яһүд исемнәрен йөртә!
Массакүләм мәгълүмат чараларын­дагы соңгы яңалыкларга караганда, Үзәк китапханәнең тиздән тагы бер бүлеге ачы­лачак — Көнчыгыш китапханәсе. Бу, әлбәттә, бөек «Китапханәи Исламия» түгел һәм биредә борынгы китаплар да әле булырмы-юкмы — әмма аның бер бүлмәсендә беренче китапханәгә, аның иганәчеләренә, тарихына багышланган музей оештырылачак.
Һм... Кәримовлар йортына карыйм да... тирән бер ачыну һәм сарказм белән: «Алга­рыш, ниһаять — афәрин!» — диясе килә.
Р.S. Бүгенге көндә «Кояш» газетасын Мил­ли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъ­язмалар бүлегендә табарга була. Мәкаләгә мәгълүматлар табарга ярдәм иткәне өчен әлеге бүлекнең мөдире А.Җ. Заһидуллинга рәхмәт белдерәбез.
Зәйнәп Зафир.
«Идел» журналы, №1, 2012.

Фикер өстәргә


Защитный код
Обновить

Share/Save/Bookmark