Бүгенге санда сүз Иске татар бистәсенең иң үзенчәлекле биналарының берсе — урта гасырлардан калган, нәни генә кирмәнне хәтерләтә торган Шамил йорты хакында барачак. Барлык шпильләре, төп ишек өстендәге эркер, тәрәзәләр уемы, диварларының эшләнелеше белән шәһәр тукымасында үзенчәлекле урын биләгән әлеге бинаның тарихы 1863 елларга ук барып тоташа.
Шамил йорты ике танылган нәселнең мирасы булып санала. Аның тарихы дан казанган сәүдәгәрләр, шәһәрнең шәрәфле гражданнары Апаковлар гаиләсеннән булган Бибимәрьямбану Апакова һәм легендар, шул ук вакытта үзенең тормыш юлы белән шактый каршылыклы фикерләр тудыра торган шәхес, Кавказның азатлыгы өчен көрәшкән шәех Шамил әл-Галинең улы — генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамил исемнәре белән тыгыз үрелгән.
Сүзне Казанның беренче гильдияле сәүдәгәре, шәһәрнең шәрәфле гражданины Ибраһим Исхак улы Апаковтан башласак, дөресрәк булыр. Ул һәм аның абыйсы Исмәгыйль — Исхак байның 13 баласы арасында иң зур уңышка ирешкәннәрдән санала. Ибраһим — Казан округы судының присяжный заседателе, Казан өязе Җирле Үзидарәсенең сайлаучылары исәбендә була. Актив иҗтимагый тормыш белән беррәттән, ул сәүдә эшләрен дә уңышлы гына алып бара: Урта Азия, бөтен Рәсәй һәм, шул исәптән, Казанда да мануфактура тауарлары белән сату итә, табышын күчемсез милек алуга, хәйриячелеккә тота. Аның кулында иң уңышлы урыннардагы сәүдә йортлары була: Печән базары мәйданында (Киров ур., 72/10 һәм 59/14 йортлар), Олы Проломная (хәзерге Бауман ур., 54 йорт), Кече Проломная (Астрономическая ур., 12 һәм 13 йортлар) һ.б. Без узган саннарда сөйләп киткән «Болгар» номерлары бинасы да 1866 елда нәкъ менә Ибраһим тарафыннан табыш йорты (кунакханә) буларак салдырыла. Шушы ук елда аның бердәнбер кызы Бибимәрьямбану дөньяга килә... Сүз уңаеннан, Бибимәрьямбануның әнисе Маһипкамал Габделвахит кызы Сөләйманова шулай ук затлы нәселдән — Ырынбур мөфтие гаиләсеннән була.
Ә хәзер Шамил әл-Гали (1797-1871) нәселе тарихына күз салыйк. Шамил имам Кавказ халыкларының азатлыгы өчен көрәш җитәкчесе буларак тарихка кереп калган. Ул дин өлкәсендә генә түгел, ә дөньяви фәннәрдән дә шактый гына мәгълүматлы була. 1804-1828 елларда Дагыстанның берничә уку йортында белем ала, грамматика, мантыйк, гарәп теле риторикасын тирәнтен өйрәнә. 1834 елда Дагыстан һәм Чечня халкының өченче имамы итеп билгеләнә һәм 25 ел гомерен үз идеалларын яклауга, ислам динен тотучы мөселманнарга ирек яулап алуга багышлый. Әлеге чорда Шамил имам Черкесия, Дагыстан, Чечнядан торган һәм ислам дине кануннарына буйсынган дәүләт — Имамат төзергә омтылыш ясый. Әмма 1859 елда аның гаскәре җиңелә, җитәкче үзе кулга алына. Шамил имам үз гаскәренең көчен тәрбиядә күрә. Шул рәвешле аның тарафыннан батырлык өчен генә түгел, ә куркаклык өчен дә медальләр оештырыла. 1869 елның 16 февралендә Шамил әл-Галигә император Александр II хаҗ сәфәренә чыгарга рөхсәт бирә. Шул ук елның 30 августында император тарафыннан аңа нәсел буенча дәвам итә торган дворянлык статусы да бирелә. Озак та үтми, 1871 елның 4 февралендә имам җан тәслим кыла. Аның сигез баласы арасында Казан белән туры-ан-туры бәйлесе — уртанчы улы Мөхәммәтшәфи Шамил.
Мөхәммәтшәфи 1839 елда туа. Кече яшьтән үк корал, көрәш күреп үскәнгә һәм тиктормас холыклы булганга, тормышын кораллы гаскәрләр белән бәйләргә хыяллана. Шунлыктан, әтисеннән рөхсәт алып, 1861 елның 8 апрелендә патша армиясе сафларына керә. Хезмәтен патша конвоеның Кавказ эскадроны лейб-гвардиясе корнеты буларак башлый. Шул ук елда беренче хатыны Әминә белән Санкт-Петербург шәһәренә күчеп китә. Әмма биредә алар бәлагә тарый: шәһәр һавасына ияләшмәгән Әминә авыруга сабыша һәм чахоткадан дөнья куя. Икенче хатыны Җария — шулай ук тауларда тәрбияләнеп үскән кыз. Әлеге никахтан Шамилнең бердәнбер улы Мөхәммәтзаһит туа. Җария исә Казанга күчеп килер алдыннан вафат була.
Мөхәммәтшәфи Шамилнең гаилә тормышы бик бәхетле булмаса да, хәрби хезмәте уңышлы бара. 37 яшендә — ул инде полковник, 43тә генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә һәм 1883 елда (отставкага чыгып), Казан шәһәренә күченеп килә. Бай, дәрәҗәле, ир-ат буларак чибәр булуы, югары даирәдәге элемтәләре, танылган нәселдән чыгуы һәм, өстәвенә, тол да булуы белән күпләрне кызыксындыра. Казан байлары аның белән туганлашырга тели, ләкин Мөхәммәтшәфи Шамил ашыкмый. Ниһаять, 1884 елда, 18 яшьлек Бибимәрьямбану Апакованы кияүгә алып, Апаковлар нәселе белән туганлаша. Яңа гаиләгә Ибраһим Апаков 1863 елда төзелгән һәм нәкъ без сүз йөрткән бина — Шамил йортын бүләк итә. Хәер, аның бүген без күреп белгән кыяфәте — беренчел рәвеше түгел. Тукай урамы, 74 адресы буенча торган мәһабәт корылма ул — 1903 елда төзекләндерелгән һәм өлешчә яңадан салынган йорт.
Шамил гаиләсе акча ягыннан кытлык кичерми, өйләренең тышы гына түгел, эчедә Ауропаның соңгы мода тенденцияләренә яраклаштырылып корыла. Алар беренчеләрдән булып фонарьлы экипажлар, цилиндрлы кучерлар булдыра. Мөхәммәтшәфи кече яшьтән үк атлар яратканга, аның мал-туар аранында төрле чорларда 18 төргә кадәр нәселле чабышкылар тәрбияләнә. 1906 елда, Кисловодск шәһәренә ялга барган җиреннән, Мөхәммәтшәфи йөрәк өянәгеннән вафат була. Озак та үтми, хатыны белән дүрт кызы Санкт-Петербург шәһәренә күчеп китә. Шамил йорты икенче гильдияле сәүдәгәр, 25 яшьлек Вәлиулла Ибраһимовка сатыла.
Апаковлар нәселенә килгәндә, Бибимәрьямбану, югарыда әйтеп узганыбызча, Ибраһим Апаковның бердәнбер кызы була. Әмма Санкт-Петербургта аның эзләре югала. Бары олы кызы Фатыймазөхрәнең 1912 елда Мөхәммәтгали (Махач) Дахадаевка кияүгә чыгуы мәгълүм. Әмма күренекле большевик Порт-Петровский шәһәрендә контрреволюционер тарафыннан үтерелә, һәм әлеге шәһәр 1922 елдан аның истәлегенә Махачкала дип үзгәртелә.
Шамил йорты чынлыкта кемнеке булган соң, дигән сорау туа. Урынлы сорау. Чөнки документлар буенча әлеге бина Мөхәммәтшәфи исемендә түгел, ә аның хатыны Бибимәрьямбану Апакова-Шамил исеменә язылган була. Димәк, асылда ул татар байлары нәселе — Апаковлар истәлеге икән. Аның 1906 елдан соңгы) торышына күз салыйк... Заманында Заһит Шамил, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Вафа Бәхтияровларны күргән, татар иҗтимагый үзәгенә әверелгән һәм үзендә алдынгы карашлы татар яшьләрен туплаган бу бина, Бибимәрьямбану Казаннан Санкт-Петербургка киткәч, икенче гильдияле сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка калды, дидек. Вәлиулланың табыш чыганагы — үзе нигезләгән «Альфа» конфет фабрикасы. «Вәлиулла Ибраһимов һәм абзасы» ширкәтенең еллык табышы 75 мең сумга җитә. Ибраһимовның сәяси карашларына килгәндә, ул оппозицион мөселман хәрәкәте фикерләрен яклый. 1929 елда, гаиләсенә куркыныч янаганга, Сан-Франциско шәһәренә күчеп китә. Шунда төпләнә һәм яңадан эшмәкәрлеккә кереп китә. Анда аның Зәки, Гали исемле уллары, Мәрзия исемле кызы дөньяга килә. Ә Шамил йорты 1919-1981 елларда торак урынына файдаланыла. 1986 елдан бүгенгәчә ул — Габдулла Тукай музее.
Менә шундыйрак тарих «яшерелгән» Шамил йорты нигез ташларында. Баксаң, без белмәгән, без беркайчан да ишетмәс һәм күрмәс тагы әллә ничә сере бардыр әле... Хәер, һәр йортка, һәр гаиләгә нисбәтле кулланып буладыр бу сүзләрне.
Зәйнәп Зафир.
«Идел», №2, 2012.
Saturday, May 19th
Last update03:14:41 AM GMT
Актуал






















